Поэзия
Роман Солнцев Ул чакта Бала чактан омтылабыз еракларга, дөнья күрергә. Диңгезләр өстеннән уза юлларыбыз, уза гомер дә. Өлкәнәйгән маңгаебызга диңгезләр рәсеме сызыла, Тик ул чакта күңелебездә җир генә була... Язу машинасы янында Утыз өч йодрык кагалар бикле ишекне. Кагалар бикле ишекне утыз еч йодрык, Кыйныйлар, кыйныйлар ишекне утыз өч йодрык. Уйлардан, тәмәке төтененнән Баш ката, арып йокыга китәм туным өстенә егылып. Төш күрәм: Янымда ак ишек, Әз генә ачык, куркыныч зур ишек, имеш, эчтә — теге якта чигәсе чаларган Маяковский ята... Әнкәм әкияте Имеш, төпсез серле күл булган. Чуртан күле икән исеме. Бик күпләрнең котын алган ул: йоткан бихисап кешене... Кинәт күлнең төбе ачылган: Су югалган, кипкән. Карасалар: төптә берни юк: бары тик ком гына икән... РӨСТӘМ МИНГАЛИМОВ тәрҗемәләре. Чык тамчысы кызыл төскә керә... Шәфәкъ нуры бии офыкта. Малайларның кырга ат куганы Ишетелә кичке тынлыкта. Торам ярда... Дөнья киң һәм серле... Тып-тын инде авыл урамы. Аргы ярда гүя сөт яңгыры — Ай нурында каен урманы. ГОСМАН САДӘ тәрҗемәсе.