Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУР ГАЙСИНГА 60 ЯШЬ

Хөрмәтле Нур ага! 40 елга якын иҗат хезмәте дәверендә Сез дистәләрчә шигырь җыентыклары чыгардыгыз. Балалар өчен нәни дөньялар ачтыгыз. Балалар — җирнең чәчәкләре — игелекле булып үссеннәр өчен, Сез аларга шифалы нур иңдердегез. Сезнең «Дуслык бакчасында» мәйдан тоткан «таза Мортаза» образы бик күп укучыларга якын һәм кадерле. 1936 елда Казан педагогия институтында укыган чакта басылган тәүге китабыгыз иҗат юлыгызда беренче сынау иде. Укытучы булып эшләү дәверендә сез нең мәктәп тормышы белән якыннан танышуыгыз үз темагызны тагын да тирәнрәк ачуга китерде. Бөек Ватан сугышы башлангач, кулыгызга корал тотып, ил өчен яуга киттегез. Взвод һәм батарея командиры дәрәҗәсендә Сез авыр сугыш юлын үттегез. Коммунистлар партиясе сафына бастыгыз. Бу чордагы иҗатыгыз да укучыларга билгеле. 1952—53 елларда армия сафында Ерак Көнчыгышта хезмәт иттегез. «Тайгада очрашу» тәэсиреннән туган шигырьләрегездә үзенчәлекле Себер табигатен, карагайлар шавын, гаҗәп җәнлекләр илен алып кайттыгыз. Хөрмәтле Нур ага! Язучылар союзы идарәсе, «Казан утлары» журналы редколлегиясе Сезне 60 еллык юбилеегыз белән кайнар котлый. Киләчәк әсәрләрегездә тагын да кызыклы, ачылмаган утраулар табып нәниләргә бүләк итәрсез эле. Сезгә сәламәтлек, рухи күтәренкелек, озын гомер теләп калабыз. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ, «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕ