Логотип Казан Утлары
Публицистика

 НӨНӘГӘР КЫЗЫ

Безнең Нөнәгәр дигән сүзне ишеткәнегез дә юктыр әле? Ә ул Балтач районындагы бер авыл. Нәрсәсе белән мәшһүр соң бу авыл? Татарның югары театр белеме алган беренче хатын-кыз режиссеры Кәшифә ханым Тумашева туган бу авылда. Бу хәл 1903 елның 7 нче январенда булган. Нәрсә биргән соң Нөнәгәр кечкенә Кәшифәгә? Авылдагы абыстай «мәдрәсәсендә» әлпи укырга, бисмилла әйтергә, амин тотарга, намаз укырга өйрәткән. Шулай да язарга өйрәтә алмаган. Чөнки бу елларда кызларның үскәч егетләргә хат язуларыннан курыккан руханилар кыз балаларга язу өйрәтүне тыйган булганнар. Кечкенә Кәшифәне язу язарга өйрәтү бурычы Өркет шәһәре өстенә төшеп калган. 1908 елны булачак артистканың атасы Җамалетдин абзыйның бертуган сеңелесе Газизҗамал апа Рахманова, үзләренең кечкенә кибетләрендә сату итәргә өйрәнчек кирәк булганга, кечкенә Кәшифәне Себергә, Өркет шәһәренә алып китә. Кәшифә бик җитез, елгыр кыз була. Кибеттә дә, өйдә дә бик тиз кул арасына керә. Газизҗамаллар аңа үзләренең киләчәктәге булышчылары итеп карыйлар, һәм, кибетләрендәге исәп-хисап эшләрен дә алып бара алсын өчен, 1910 елда воскресный школага рус теле һәм арифметика укытырга йөртә башлыйлар. 1912 елда инде Кәшифә Өркет бае Шәфигуллин ачкан «мәдрәсәи исламия» дигән җәдиди кызлар мәдрәсәсендә мөселманча укый. 1914 елны шул мәдрәсәнең рөшди сыйныфларын бик яхшы билгеләре белән генә тәмамлый. Аңа халык шагыйре Габдулла Тукайның «Имтияз алган бала» дигән шигыре басылган Имтияз кәгазе бирәләр. Өркет мәгариф мәдәният җәмгыяте Кәшифәне җәмгыяте хәйрия хисабыннан Төркиягә дарелфөнүндә укырга җибәрмәкче була. Ләкин беренче бөтен дөнья сугышы башланып китүе генә аларга бу ниятләрен гамәлгә ашырырга комачаулый, һәм заман агышы Кәшифәнең тормышын бөтенләй башка эздән агызып алып китә. СӘНГАТЬ ®.с Юл башы Укып, белем алып авыл укытучысы булу хыялы белән янган Кәшифә, 1917 елгы Февраль революциясеннән соң, Өркеттәге Лятоскович дигән кешенең частный гимназиясенә укырга керә һәм аны 1919 елны экстрен рәвештә бетереп чыга. Ләкин укырга керү белән аның тормышында әле тагын бер үзгәреш булып ала. Кәшифә үзен артык укытырга теләмәгән һәм хәзер инде шактый зур сәүдәгәргә әверелгән апаларыннан китә. Шәмсеҗамал дигән, ире сугышта үлгән эшче хатыннарда яши башлый. Ләкин, шуның белән бергә, тормышның бөтен авырлыгы да аның үэ җилкәсенә төшеп кала. Кәшифәне «мәдрәсәи исламия»дә укыган елларында ук Миңнулла Гыйззәтуллин («Нур» труппасының суфлеры) һәм «Энҗекәй, балдызкай» пьесасының авторы X. Габидов кебек алдынгы фикерле укытучылар мәдәниагарту эшләренә тарта башлыйлар. Ул шулар кул астында Габдулла Тукайның «Фөрьяд» һәм башка шигырьләрен яттан өйрәнә, әдәбият кичәләрендә сөйләп йөри. 1917 елның Февраль революциясе алдыннан X. Габидов аларны «Марсельеза» җырларга өйрәтә. «Озакламый илдә зур вакыйга булачак, без урамнарга чыгарбыз, флаглар күтәреп шушы җырны җырлап йөрербез!» — ди улаларга, һәм, чыннан да, алар революцияне урамда кызыл байраклар күтәргән, «Марсельеза» җырлаган хәлдә каршы алалар. Ләкин Өркеттә власть Октябрь революциясеннән соң да бик озак вакытлар тотрыклы хәлгә килә алмый. Себердә Колчак, шәһәрдә әле аклар, әле кызыллар, әле Калмыков бандалары яки атаман Семенов башкисәрләре. 1919 ел. Гражданнар сугышы бөтен көченә дәвам иткән чак. Өркеткә Колчак тылындагы татар эшчеләре арасында революцион эш алып бару өчен партия тарафыннан җибәрелгән атаклы татар большевигы, элекке каторжан Садыйк абзый Сәгыев килеп төшә. Ул соңыннан Татарстан Верховный Советы Президиумы Председателе булган Гали ага Дин- мөхәммәтов, Хәйретдин Саттаров, Хафиз Әхтәмов кебек татар коммунистлары белән берлектә легаль татар драма түгәрәге оештыра. Бу түгәрәкнең эшендә Өркет шәһәренең күренекле татар большевиклары һәм Рәхим Тумашев, Ибраһим Габтерәшитов кебек, аларга теләктәшлек итүче алдынгы татар яшьләре дә тартылалар. Кәшифә дә шул түгәрәкнең актив членнарыннан берсе булып китә. Түгәрәк Рәхим Тумашев җитәкчелегендә Г. Гумерскийның «Уйламаганда ике никах», Фатих Әмирханның «Яшьләр», Фатих Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш» пьесаларын куя. Кәшифә бу спектакльләрнең барысында да уйный. Хафиз Әхтәмовлар аңа Зауральская дигән сәхнә ләкабе бирәләр. Ниһаять, 1919 елның 24 декабрендә шәһәр партия комитеты Өркет эшчеләрен кораллы восстаниегә күтәрә. Аларга Черемхово шахтерлары- отряды да ярдәмгә килә. Нәтиҗәдә Колчак бандалары җиңелеп кача. Колчак үзе кулга алына. Казаннан чехлар алып киткән Россия алтыны эшчеләр кулына эләгә, һәм Өркеттә Совет власте урнаштырыла. РКП(б) ның шәһәр комитеты каршындагы мөселман секциясе (җитәкчесе С. Сәгыев) карамагында беренче профессиональ мөселман театр труппасы оештырыла. Труппа Шамил Усмановның «Канлы көннәр», «Беренче адым» дигән әсәрләрен, Евдокимовның «Дәфенсез- ләр»ен, Габдулла Кариевның «Артист»ын, Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын, Рәхим Тумашевның «Ялгышу» дигән драмасын сәхнәләштерә. Бу әсәрләрнең барысын да Рәхим Тумашев куя. Гали Динмөхәммәтов бу спектакльләрдә дә катнаша. Кәшифә исә Зөләйха, Нәфисә, Наташа, Факиһә кебек баш рольләрне уйный һәм труппаның беренче артисткасы булып китә. 1921 елда губерна политик мәгариф бүлеге Семипалат шәһәрендәге мәдәният йорты каршында профессиональ татар театр труппасы оештыра. Рәхим Тумашев белән Кәшифә Шәрәфетдинова-Зауральскаяны да шушы театрга чакырып алалар. Рәхим Тумашев артист һәм режиссер, Кәшифә апа артистка булып урнаша. Семипалатның Луначарский исемендәге рус дәүләт театры сәнгать эшләре җитәкчесе Леонид Баской татар труппасының да баш режиссеры булып билгеләнә. Труппа аның җитәкчелегендә 1921—24 еллар арасында утыздан артык әсәрне сәхнәгә куя. Шулар арасында Генрих Гейненең «Әлмәнсур» трагедиясе, Фридрих Шил- лерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Нариман Наримановның «Надир шаһ», Фәтхи Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә», «Яшь йөрәкләр», Гафур Коләхметовның «Яшь гомер», Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү», Гали- әсгар Камалның «Беренче театр», Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» дигән әсәрләре бар. Болардан тыш русчадан тәрҗемә ителгән уннарча әсәрләр дә театр сәхнәсеннән тамашачылар хөкеменә чыгарылалар. Бу спектакльләрнең егермедән артыгын Рәхим Тумашев куя. Кәшифә ханым Зауральская спектакльләрнең барысында да диярлек катнаша һәм һәр вакыт баш рольләрне уйный. Шулардан Камилә («Хаҗи әфәнде өйләнә»), Нәгыймә («Назлы кияү»), Факиһә («Беренче театр») кебек комик рольләрне искә алмаганда, калганнары барысы да трагик, драматик, героик образлар булалар. Семипалат театрында Кәшифә апаның артистлык таланты ачылып китә һәм чәчәк ата. Кәшифә апаның чын артисткага әверелүендә тормыш иптәше Рәхим Тумашев һәм Леонид Баской зур роль уйныйлар. Баской, югары культуралы алдынгы рус интеллигенты буларак, Кәшифә ханымның уенын өзлексез күзәтә һәм аталарча кайгыртучанлык белән төзәтә бара, сәхнә кануннарын өйрәтә. Луначарский исемендәге театрның башка артистлары да ярдәмләшүгә һәр вакыт әзер торалар. Рус труппасы белән татар труппасы арасында чын-чыннан иҗади дуслык, тәҗрибә һәм белем уртаклашу гадәткә кереп китә һәм изге бер традициягә әверелә. Алар ярдәмендә татар труппасы артистлары рус театр сәнгатенең реалистик мәктәбен үзләштерәләр. Уку еллары Семипалат театрында уйнау, аерым спектакльләрдә режиссер булып катнашу Кәшифә апада «режиссер булсам!» дигән фикер уята. Ләкин режиссер булу өчен күпне белергә, күп укырга, өйрәнергә кирәк. Кәшифә апа моны яхшы аңлый һәм шул максатка ирешү өчен Рәхим Тумашев белән 1923 елның ахырларында Казанга килә. Кәшифә ханым театр техникумының икенче курсына кабул ителә һәм аны 1926 елда Риза Ишморатов, Хәким Сәлимҗановлар белән бергә тәмамлый. Техникумның үзендә ул режиссер-педагог булып калдырыла. Театр техникумы җитәкчеләре Борис Сималин белән Наум Шульгалар Кәшифә ханымдагы табигый режиссерлык сәләтен күреп алалар. Укыту дәверендә аңарга ассистент һәм режиссер эшләре дә йөклиләр. Мәсәлән, ЗӘПИИ ШАҺПМОРЛТОВ ф НӨНӘГЭР кызы 1929 елда ул, Габдулла Йосыпов белән берлектә, Дауд Юлтыйның «Карагол» драмасын, Всеволод Ивановның «Бронепоезд № 14-69» әсәрен сәхнәгә куя. Е. Яновскийның «Ток һәм доллар» пьесасын Кәшифә апа режиссер-педагог Анна Бородавкина белән бергә сәхнәгә чыгара. Театр музеен һәм «Тамашачы» журналын оештыручы энтузиаст Кәбәй ага 1929 елны Кәшифә апаны радиокомитет председателе Сәгыйт ага Фәйзуллин белән таныштыра. Сәгыйт ага Кәшифә ханымның режиссер булып эшлисе килүен белгәч, аны радиога диктор итеп тә, режисссер итеп тә урнаштыра. Кәшифә апага, ниһаять, үз көчен режиссерлык эшендә дә сынап карау мөмкинлеге туа. Ул башта татар сәхнәсенең беренче трагигы Мохтар ага Мутин белән бергәләп «Чапаев» дигән радиоспектакль куя. Аннан үзе генә «Галиябануины әзерли һәм уйнарга Галия ханым Кайбицкая белән Газиз Әлмөхәммәдовларны чакыра. Бу чорда язучылардан Һади Такташ, Гадел Кутуй, Салих Баттал, Төхфәтулла Ченәкәй, Хәсән Туфан, Габдрахман Минский, Гариф Гобәйләр әдәби- музыкаль монтажлар эшләүдә актив катнашалар. Композитор Василий Иванович Виноградов радиода махсус оркестр оештыра. Бу оркестрда соңыннан татар балет сәнгатенең атасы булып киткән Фәрит Яруллин һәм хәзер Татарстанның атказанган артисты Мөбарәк Батталлар да катнашалар. 1931 ел җитә. Кәшифә апа бу еллар эчендә театр техникумында педагог булып та, радиода спектакльләр куеп та шактый чыныга һәм тәҗрибә туплый. Шул ук елны театр техникумы директоры Хәмид ага Төхфәтуллин Кәшифә апаны Татарстан исеменнән Мәскәүгә театр институтына укырга җибәрә. Аны театр институтының режиссерлык факультетына кабул итәләр. Ул анда: «Мин МХАТ мәктәбен өйрәнергә килдем. Мине Илья Яковлевич Судаков укыткан бүлеккә беркетегез!» — ди. Үтенеч канәгатьләндерелә. Ләкин бер курсны укып бетерүгә, Казаннан Рәхим Тумашевның каты авыруы турында хәбәр килә. Кәшифә апа бер елга академ ял алырга һәм Казанга кайтып китәргә мәҗбүр була. Бу академ ял 1934 елга, Рәхим Тумашев гүр иясе булганга чаклы дәвам итә. Кәшифә апа ике баласын алып Мәскәүгә укуын яңадан дәвам иттерергә бара. Институт директоры, мәшһүр «Чапаев» романының авторы Дмитрий Фурмановның хатыны Анна Никитична Фурманова Кәшифә апаның хәленә керә, аны балалары белән тулай торакка урнаштыра һәм укуын дәвам иттерерлек шартлар тудыра. Кәшифә апа чын мәгънәсе белән Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестендагы Галия кичергәннәрне кичерә һәм, Галия кебек үк, дуслары, танышларының кайгыртучанлыгы белән чолгап алына. 1939 елны ул институтны тәмамлап Казанга кайта. Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Шулай итеп, Кәшифә апа Семипалат шәһәрендә хыялланган максатына ирешә. Институт аңа белемне көрәп бирә, кайбер практик сабаклар аша да үткәрә. Ләкин тәҗрибәле режиссер итеп кенә чыгара алмый. Бусына инде Кәшифә апа театрда үзе казынып ирешергә тиеш була, һәм ул бу эшкә җиң сызганып керешеп китә. Академия театры мәктәбе Кәшифә ana Татар дәүләт академия театрында 1939 елдан 1953 елга чаклы эшләде һәм шул дәвер эчендә утыздан артык спектакль чыгарды. Талантлы, сәләтле режиссер булып танылды. Аның Галиәсгар Камал театрында куйган беренче спектакле күз врачы Хәбиб Фәтхуллинның «Күзләр» драмасы була. Иске режим вакытында җәберләнгән, өлешсез калдырылган кешеләрнең совет шартларында ничек уяну, үсүләрен, укып зур профессия иясенә әйләнүләрен күрсәткән пьеса Кәшифә апаны гашыйк итә. Ул елга якын пьесаның авторы оелән эшли, аңа әсәрен камилләштерергә булыша. Башта бик озын, таркау әсәр барабара җыйнаклана, образлар тулылана, җанлана, ачыла төшәләр, калкуланалар. Бу чорларда әле күзгә операция ясау үзе бер проблема булып торганга, күпләр пьесаның җитдилегенә дә ышанмыйлар. Аңа гади бер фантастика элементы итеп кенә карыйлар. ♦ Кәшифә апа консультация алу өчен Казанның атаклы күз профессоры Адамюкка мөрәҗәгать итә. Адамюк Одессадагы академик Филатов белән багланышка керә һәм «ачарга мөмкин» дигән җавап бирә. Артистларны күз клиникасына операция моментларын карарга алып баралар. Сукырлар җәмгыяте белән багланышка кереп, сукырларның производствода эшләү процесслары белән танышалар. Короленконың «Сукыр музыкант»ын һәм башка язучыларның сукырларга багышланган әсәрләрен укыйлар. Кәшифә апа рольләрне башкару өчен артистлар сайлый башлый. Аңа Хәким Сәлимҗанов, Камал III кебек танылган артистларны тәкъдим итәләр. Кәшифә апа аларга: «Хәким Сәлимҗанов та, Камал III тә — бик яхшы артистлар, бик зур талант ияләре. Мин аларның уеннарына сокланып бет ә алмыйм. Ләкин миңа бу юлы мәхәббәт геройлары түгел, борынына шәһәр исе керергә өлгермәгән авыл егете кирәк!» — ди. һәм әле генә эшче театрыннан күчеп килгән Фоат Халитовны сайлый. Әсәрнең героинясы Рәисә образын режиссер халыктан, тормышның төбеннән калкып чыккан, саф табигатьле, үтә шагыйранә, үтә кешелек ле, чыдам һәм көрәшкә сәләтле оптимист образ итеп күзаллый, һәм Рәисә ролен Марзия Миңлебаева белән Зифа Басыйроваларга йөкли. Ышанычы аны алдамый. Спектакльгә музыка яздыру мәсьәләсе кузгалгач, труппа мөдире Мәрьям ханым Чанышева: «Бу Салих ашы. Аңардан яздыр. Ләкин җилкәсеннән төшмә. Шунсыз язмас!» — дигән киңәш бирә. Кәшифә апа һәм пьеса авторы Хәбиб Фәтхуллин Салих Сәйдәшевкә мөрәҗәгать итәләр, аны әсәр белән таныштыралар. Әсәр укылып беткәч, ул бик озак дәшми дулкынланып утыра һәм Фәтхуллинның:—Я? — дигән соравына каршы: — Мин, бәгырьләрем, әсәрне аңладым. Бу ике бала минем йөрәгемә үтеп керде. Мин музыка язам. Ләкин мине сроклап, бүген-иртәгә дип йөдәтмәгез. Музыка йөрәктә кайнарга тиеш. Ул кайчан кайнар, шунда өлгерер! — дип җавап бирә һәм күздән югала. Спектакльне чыгарыр вакыт якынлашып килә. Ә музыка юк та юк. Артистлар борчыла башлый. Көйләрне өйрәнергә вакыт җитмәс кебек. Ниһаять, Кәшифә апа Сәйдәшне эзләп таба. Бик ныгытып ачуланырга уйлый. Ләкин үзенең:— Я? — сенә, Салихның:—Музыка әзер! — дигән җавабын ишеткәч, бөтенләй ачуын оныта. Алар композиторның театрдагы кабинетына керәләр. Салих пианино янына утырып уйнап та һәм үзенең матур, ягымлы тавышы белән тәмләп җырлап та җибәрә. Әле иркәли, әле елый, әле юата аның музыкасы. Кәшифә апа матур, моңлы музыка тәэсиреннән дөньясын да, кайда утыруын да оныта. Күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага башлый. Салих аңа үзенең мөлаем зәңгәр күзләре белән карап ала да: — Елыйсыңмы? — дип сорый.— Еларсың шул, бәгырь. Әле халык ничек елар. Менә шунда булыр тамаша! — ди һәм үзе дә елап җибәрә. Спектакль чыга. Халык аны ифрат дәрәҗәдә бирелеп карый. Салих Сәйдәшевнең алдан күрүе аклана. Шулай итеп, яшь режиссерның беренче спектакле бертавыштан яхшы дип табыла. Хуҗа Насретдин мәзәкләре — халкыбыз тарафыннан гасырлар дәвамында тудырылган күмәк иҗат җимеше, халкыбызның үткен сатира, юмор байлыгының җыелмасы. Шушы гүзәл мәзәкләрне туплап тере сәхнә әсәре хәленә китерү мәсьәләсен башта Хәлил ага Әбҗәлилев күтәрә һәм театрның танылган драматургы Нәкый ага Исәнбәткә Хуҗа ЗӘЙНИ Ш А һ И М О Р АТ о В ф НӨИӘГӘР кызы Насретдин турында комедия язарга тәкъдим итә. Юк, итеп кенә калмый, хуҗаңны үзем уйныйм! дип, вәгъдә дә биреп куя. Әсәрне сәхнәгә куючы сыйфатында ул Кәшифә ханым Тумашеваны тәкъдим итә. Хәтерлим әле, бу 1939 еллар иде. Язучылар союзының Габдулла Тукай исемендәге клубы халык белән шыгрым тулган. Залда энә төртерлек тә урын юк. Трибунада Нәкый Исәнбәт, коңгырт чәчле, коңгырт күзле, нурани ачык йөзле Нәкый Исәнбәт. Ул «Хуҗа Насретдин» комедиясен укый. Залда әле кабер тынлыгы хөкем сөрә, әле дөнья шаулатып көлгән тавышлар яңгырый, авторны бүлдереп гөрләтеп кул чабулар, зурлаулар китә. Минем драма секцияләренең бик күп утырышларында катнашканым бар. Ләкин моңа чаклы да, шуннан соң да мондый куанычлы, соклану, канәгатьләнү тойгылары уяткан утырышны күргәнем юк. Бу татар драматургиясе тарихында иң якты сәхифәләрнең берсе булып калды. Театр әсәрне кабул иткәннән соң, аны куюны кемгә тапшыру турында бәхәс китә. Хәлил Әбҗәлилев Кәшифә Тумашеваны даулавында дәвам итә. Театрның шул чордагы сәнгать эшләре җитәкчесе Евгений Глебович Амунтов әсәрне куярга үзе алына һәм Кәшифә Тумашева белән бергәләп эшләргә була. Ләкин күп тә үтми, Амунтов театрдан бөтенләйгә китә. Эш тулысы белән яшь режиссер өстенә төшеп кала. Кәшифә апа әсәрне сәхнәдә ничегрәк чагылдыру турында уйлый башлый. Хуҗа Насретдинны халык күңелендә яшәгәнчә яңгырату өчен, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен куйган алым да, җитди драма алымнары да яраксыз булып чыга. Хуҗа Насретдин үзенә башка форма таләп итә. Күп уйланулардан соң Кәшифә апа мәйдан, халык театрларына, халык әкиятләренә хас күпертелгән театраль алымнар кулланырга, әсәрне пырхылдап очып бара торган кош кебек җиңел, кабарынкы итеп уйнатырга карар бирә. Персонажларда да аның үтә чыккан явыз кешеләр күрәсе килми. Ул Хуҗа Насретдинны тинтәк, аңгыра итеп түгел, Иван дурак яки Шомбай сыманрак, белмәмешкә салынып эшләүче акыллы дивана итеп күрә. Хәлил Әбҗәлилев тә моның белән килешә. Аксак Тимерне дә Кәшифә ханым җитди акыл иясе, сугыш даһие итеп күрәсе килми. Аны да чикләнгәнрәк, урта гасырның бөтен хорафатын үзенә туплаган кеше итеп күзаллый. Нәкый ага, Хуҗа Насретдинны спектакль үзәгеннән читләштермичә тагын да калкурак күрсәтү йөзеннән, Аксак Тимернең монологларын кырка төшә, образны спектакльнең стиленә җайлаштыру юнәлешендә эшли. Аксак Тимерне Җиһангир хан белән алыштыра. Болардан спектакль ота гына. Кәшифә апа «Хуҗа Насретдин» спектакле музыка белән башланырга, музыка белән бетәргә тиеш, ә музыкасы җиңел, очып бара торган, барабанлы булырга тиеш дип таба. Спектакльгә музыка яздыру өчен көйләренә комедиялелек, оперетталылык хас булган композитор Җәүдәт ага Фәйзине чакыра, музыканың нинди характерда булырга тиешлеген аңлата. Болар композиторны спектакльнең эченә алып кереп китәләр, эшне җиңеләйтәләр. Нәтиҗәдә, халык күңелендә якты эзләр калдырган Хуҗа Насретдин көйләре пәйда була. Балетмейстер Гай Таһиров спектакль стиленә, рухына хас җитез, йөгерек комик биюләр куя. Спектакльнең тышкы сурәтен формалаштыру бурычы Петр Тихонович Сперанскийга йөкләнә. Бу вакытта Сперанский Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан павильонын бизәү эшенә чакырылган, театрдан бөтенләй киткән була. Кәшифә апа белән Хәлил Әбҗәлилевкә Сперанскийны эзләп Мәскәүгә барырга туры килә. Алар аңа, оформление борынгы Болгар шәһәре бистәләрен, сарайларын, кешеләрен, көнкүрешен күзалдына китерерлек булсын, дигән таләп куялар. Сперанский алына һәм тарихи материалларны өйрәнеп, спектакльнең рухы белән органик бәйләнгән тышкы сурәтне тудыра. Костюмнарны тектерү өчен генә ул Мәскәүдән кайта алмый. Костюмерныйда да аларны ничек тегәргә кирәген белүче булмый. Бигрәк тә чалмаларны чорнау мәсьәләсе үзенең остасын таләп итә. Костюмерныйда эш туктала. Хәлил Әбҗәлилев Кәшифә апага:— Костюмнарны, чалмаларны бары тик Хөсәен Уразиков кына эшләтә ала. Аны спектакль куешырга чакырыйк! ди. Хөсәен ага риза була, һәм үзенә генә хас бер оешканлык ♦ белән җиң сызганып эшкә керешә. «Хуҗа Насретдин» спектакле шулай итеп аларның уртак иҗат җимешләре булып китә. Кәшифә апа артистлар белән армый-талмый эшли. Хәлил Әбҗәли- левкә Хуҗа Насретдинның йөреш-хәрәкәтен, Нәҗип Гайнуллинга Җиһангир ханның аксаклык рәвешен табып бирә. Хөсәен агага гына Колый Тархан трактовкасының кайбер яклары бик үк ошап бетми:— Ничек инде ул тархан башы белән шулай комикланып йөрсен? — дигән сорау куя. Кәшифә апа аңа:— Хөсәен ага, алар положениеләре белән генә тархан булганнар. Чынлыкта бик чикле кешеләр. Алар бөтен нәрсәгә лупа аша карыйлар. Шуңа күрә бу спектакльдә энәне дә дөя итеп уйнарга кирәк! — ди. Әнә шундый эзләнүләр нәтиҗәсе булып мәшһүр Колый Тархан образы барлыкка килә. «Хуҗа Насретдин»га репетицияләр башлангач, кайбер артист һәм режиссерлар:— Бу безнең театр стиле түгел. Курчак театры. Кәшифә балаган кора! — дип шау-шу күтәрәләр. Ләкин спектакль чыкканнан соң, үзләре үк беренче булып режиссерны уңыш белән тәбрик итәләр. Спектакльне халык зур шатлык, тантана белән кабул итә. Хәлил Әбҗә- лилев иҗтиһады белән башланган бу эш әнә шулай уңышка китерә һәм татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылып кала. 1957 елда үткән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында «Хуҗа Насретдин» спектакле югары бәя ала. Хуҗа Насретдин образын иҗат итүче Хәлил Әбҗәлилевкә татар театры тарихында беренче булып СССРның халык артисты дигән олы исем бирелә. Декада спектакльләренә анализ ясаучы театр белгечләре «Хуҗа Насретдин» спектакле турында сөйләгәндә: моны башка төрле куеп булмый. Бу — кабатланмас уникаль спектакль. Ә Хәлил Әбҗәлилев гениаль Хуҗа Насретдин! — дигән бәяне бирәләр. Әгәр без, театрга шундый зур уңыш китергән «Хуҗа Насретдин» спектаклен башлап иҗат итүчеләр Нәкый Исәнбәт, Хәлил Әбҗәлилев, Кәшифә Тумашева, Хөсәен Уразиков һәм спектакльне тудыруда катнашкан артистлардан — Мәрьям Сульва, Фатыйма Камалова, Мәҗит Илдар, Габдулла Сәгыйтов, Фоат Халитов, Хәким Сәлимҗанов, Галимә Ибраһимова, Марзия Миңлебаева, Рәшидә Җиһаншина, Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Нәҗип Гайнуллин, Шакир Мәҗитов, Сәет Булатов, Ибраһим Гафуров, Касыйм Шамил, Каюм Бариев, балетмейстер Гай Таһиров, композитор Җәүдәт Фәйзи, художник Сперанскийлар булды һәм татар сәнгате, драматургиясе шушы изге эшләре өчен нәкъ менә шушы талант ияләренә бурычлы дисәк, һич тә хата булмас. «Хуҗа Насретдин» спектакле ун елларча сәхнәдән төшми барды. Аның геройларын, берсен-берсе алыштыра-алыштыра, төрле артистлар уйнадылар һәм киләчәктә дә бу шулай дәвам итәр. Ләкин аның беренче тудыручыларын театр тарихы беркайчан да онытмас. Бервакыт академия театрының шул чактагы директоры Хәмит Алха- новны Мәскәүгә чакырып алалар да, үзе җитәкчелек иткән театрда балалар спектакле куйдырмавы өчен, суганлап, борычлап пешереп, шелтә биреп кайтаралар. Алханов Кәшифә апаны чакырып ала да: — Хет асылын, хет суел, теләсәң нишлә, тик балалар пьесасы тап та бер атнадан уйнат. Мәскәүдән комиссия килгәндә театрның үз спектакле булсын,— ди. Кәшифә апаның кулында Абдулла Әхмәтнең «Үги кыз» әсәре була. Алар Абдулла Әхмәт белән әсәрне җитлектерәләр. Пьесага шүрәлеләр, ЗӘЙНИ ШАҺИМОРАТОВ ф НӨНӘГӘР кызы җеннәр, бүреләр, аюлар, күбәләкләр килеп керә. Ниһаять, композитор Җәүдәт Фәйзине чакырып музыка яздыралар. Художник Мәэмүн Сүтюшев калдык-постык декорация кисәкләреннән, кием-салым ташландыкларыннан спектакльнең тышкы кыяфәтен оештыра. Үги кызны Зифа Басыйрова, аның үги анасын Хәдичә Мәхмүдова, убырлы карчыкны Гөлсем Камская уйный. Шүрәлеләр дә, аю, бүреләр дә, күбәләкләр дә үз урыннарында булалар. Спектакль әйтелгән срогында чыга. Халык аны кул чабып каршы ала. Бигрәк тә нәниләр өчен зур бәйрәм була бу. Муса Җәлил мактап рецензия дә яза. Мәскәүдән килгән комиссия спектакльне әйбәт дип таба. Балалар өчен махсус әсәрләр кую шуннан соң академия театрының матур бер традициясенә әверелеп китә. Озакламый Кәшифә апага Дәрҗия Аппакованың «Тапкыр егет» комедиясен куярга кушалар. Бу әсәрдә режиссерның күңелен җәлеп иткән, җылыткан нәрсә хезмәт кешесенең өстенлегенә дан җырлау була. Чыннан да, хикмәт хезмәт кешесендә бит! Ул эшләп табып, үз көче белән көн күргәнгә физик таза, акылга сәламәт, тәҗрибәгә бай, тапкыр, курку белмәс була. Хезмәт кешесе юкны бар итүче кодрәт иясе. Ул җенне дә, байны да җиңә. «Ник аның шулай икәнен балаларга шүрәле белән, бай белән очраштырып күрсәтмәскә?» дип уйлый Кәшифә апа. Аннары авторга һәм үзалдына «Шүрәленең көче нәрсәдә?» дигән сорау куя. Алар Шүрәленең көче мөгезендә дип билгелиләр дә, Шәйхулла байдан мөгезен кистертеп, урман өрәген бәлаләргә дучар итәләр. Мөгезсез Шүрәле кая барсын? Аны хәтта урман пәриләре дә кабул итмиләр. Шүрәле мөгезен кайтарып алу өчен Шәйхулла байга хезмәт итәргә, аның капризларын үтәргә мәҗбүр була. Аннан соң тагы Зөһрә кызны алып кайтырга Айга очырып, Шүрәле ролен уйнаучы Әзәл Яһүдинне дөньяда беренче «космонавт»ка әверелдерәләр. Музыка язарга өченче бер ханымны, җырчы Мәрьям Рахманкулованы чакыралар. Музыка матур һәм үзенчәлекле килеп чыга. Көйләрне оркестрга салу эшләрен профессор Михаил Юдин башкара. Биюләрне Гай Таһиров куя. Оформлениесен армас-талмас Сперанский эшли. Былтыр Әхмәтне Ибраһим Гафуров, Галине Зифа Басыйрова, Шәйхулла байны Касыйм Шамил, Байбикәне Фатыйма Камалова, Акбайны Маһинур Шәрипова уйный. Тик менә шул Акбай мәсьәләсендә чак кына конфуз чыкмый кала. Акбай ролен уйнарга тиеш булган Маһинур ханым бу хәбәрне ишеткәч, гаять дәрәҗәдә хурлана һәм Кәшифә апа янына яшькә манчылып йөгереп килә дә: — Мине эткә әйләндерер өчен генә кайткансыз икән, Кәшифә! Этне уйнарга миннән дә начар кеше тапмагансыз икән! — дип кычкыра. Кәшифә апа елмая да: — Нишләп алай дисең, Маһинур? Син генә түгел, «Зәңгәр кош» әкиятендә этне Станиславский үзе дә уйнаган. Артист Боголюбовлар да, Чебаннар да уйнаганнар. Аңа карап алар эткә өйләнмәгәннәр бит! — дигән Маһинур ханым аның саен ярсып: — Алар ир кешеләр! Аларга нишләсәләр дә килешә. Мин хатын-кыз башым белән сәхнәдә бөтен халык күз алдында ничек дүрт аякланып йөрермен?! — дип каршы төшә. — Бер дә кайгырма, Маһинур! Алар карт этләрне уйнаганнар. Ә син менә дигән яшь этне уйнарсың. Җитмәсә, Карло Гоци әсәрләрендәге кебек ике аякта гына, сикергәлән кенә йөрерсең! — дигән Кәшифә апа. Маһинур ханым тынычланган, Акбайны уйнаган, яратып уйнаган һәм спектакльгә менә дигән әкият колориты өстәгән. «Тапкыр егет» зур уңыш белән барган һәм ул Дәрҗия-Кәшифә-Мәрьям ханымнардан торган өч талант иясенең уртак иҗат җимеше булып калган. «Тапкыр егетнне шул чорларда Габдулла Тукай «Шүрәле»се буенча язылган драма әсәрләренең иң уңышлысы булды дисәк, артык гөнаһ эшләгән булмабыз. Кәшифә апа болардан тыш Сергей Михалковның «Кызыл галстук», Галиәсгар Камалның «Хафизәләм иркәм», «Беренче театр», «Бүләк . өчен» дигән әсәрләрен сәхнәләштерә. Мирсәй Әмирнең «Тормыш * җыры», «Җыр дәвам итә», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», «Ак калфак», Жан ЛАольерның «Жорж Данден», Александр Островскийның «Ярлылык гаеп түгел», Константин Симоновның «Көннәр, төннәр», J Җаббар Җаббарлының «Сулган чәчәкләр» һәм башка әсәрләрне сәхнәгә куя. Шулар арасында иң күренеклеләреннән берсе итеп Мирсәй Әмирнең сугыштан соң сәхнәгә чыккан «Тормыш җыры» драмасын күрсәтергә кирәк. Фатыйма Бөек Ватан сугышыннан соң безнең татар драматургиясендә пәйда булган иң олы, иң калку, иң якты героик хатын-кыз образларының берсе. Шушы юлларны язып утырганда «Социалистик Татарстан» газетасы килде. Карасам, анда Хәмзә Кашаповның «Фатыйма арышлары» дигән мәкаләсе һәм «Тормыш җыры» Фатыймасының прототибы Фатыйма Вилданованың портреты басылган. Фатыйма Вилданова башта укытучы булган. Аннан сугыш вакытында, ирләр китеп беткәч, бригадир булып эшли башлаган. «Фатыйма арышлары» үстереп зур уңыш алган һәм шул уңышны үгезләр, сыерлар җигелгән кызыл олаулар белән кабул итү пунктына озатуны оештырган. ВЛКСМ Үзәк Комитетының һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Почет грамоталары, «Батыр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Бюсты Татарстан дәүләт музеендагы Ватан сугышы чорына багышланган күргәзмәгә куелган. Менә «Тормыш җыры» Фатыймасын Мирсәй ага кайдан актарып чыгарган ИКӘН1 Кәшифә апа да, режиссер буларак, әсәрнең рухын, аның сәхнә ачкычын җаны белән тоя. Бу — героик эпоска охшаган шигъри әсәр. Монда кешеләрнең сулауларына кадәр ил язмышы белән бергә береккән. Режиссер бу әсәрдән көнкүреш спектакле түгел, ә тирән, киң социаль яңгырашка ия булган олы авазлы сәнгать әсәре туарга тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Рольләр Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Фатыйма Камалова, Марзия Миңлебаева, Зифа Басыйрова, Касыйм Шамил, Хәким Сәлимҗанов, Ибраһим Гафуров, Гали Надрюков кебек артистларга йөкләнә. Композитор Җәүдәт Фәйзи, художник Ренат һибәтуллин җиң сызганып эшкә керешәләр. Шул рәвешчә, заманның бөтен авырлыгын һәм героикасын калку чагылдырган, зур романтик пефос белән сугарылган спектакль барлыкка килә. Классик әсәрләрне сәхнәгә куйганда, аларда яңгыраган социаль мотивларны тотып ала белү һәм шуларны калкуландырып әтрафлы итеп күрсәтә белү режиссер өчен гаять мөһим сыйфат. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасын куярга булгач, әсәрнең сәхнәгә чыгуына каршы килүчеләр дә, морза кызларының драмаларын күрсәтеп халык елатудан ни мәгънә? — диючеләр дә табыла. Ләкин Кәшифә апа «Ак калфак» драмасында бөтенләй башка нәрсә күрә. Бу — саф мәхәббәт трагедиясе, ди ул. Хәмдия морза кызы гына түгел, бөтен күнегелгән тормыш тәртибенә, крепостнойлык кануннарына каршы протест тавышы күтәрүче, Добролюбов сүзләре белән әйтсәк, караңгылык патшалыгында ялтыр зп киткән нур да. Менә ул табигатьнең үзе төсле саф йөрәкле көтүче Бакый белән крепостнойлыкның үзе кебек мәкерле, шәфкатьсез Шаһтимер морза арасын сайлау алдына куела. Социаль хәле, тоткан урыны аңа Шаһтимерне сайла ди. Ә йөрәге, намусы исемен җырга кушып тәсбих итүче арыслан Бакый ягына тарта. Бакый көрәштә үтерелә. Хәмдиянең Бакый мәете өстендә әйткән әрнүле, ялкынлы сүзләре е. «К, > » м и, ЗӘПНИ ШАҺИМОРАТОВ ф НӨНӘГӘР кызы 129 шул чорның, шул тормышның газраилларына гаепләү акты булып ның шатлыктан шашар хәлгә җитеп сәхнәдә тәгәрәп йөргән момент лары, Хәмдия-Ибраһимованың Бакый үтерелгәннән соң аһ-зар елау-f лары, протестлары, белмим, кемнәрне генә дулкынландырмый, изүче сыйныфларга карата нәфрәт хисе уятмый калды икән? Академия театры сәхнәсендә шаулап баруы «Ак калфак» драмасының Мирхәйдәр Фәйзи томлыкларына кереп басылып чыгуына да тәэсир итте булса кирәк. Тамашачыларны классик әдәбият белән таныштыру, артистларның, режиссерларның осталыкларын күтәрү максаты белән рус һәм дөнья классиклары әсәрләрен сәхнәгә чыгару академия театрының тарихи һәм изге бер традициясе, тәҗрибә алмашу мәктәбе дә булып тора. Театр җитәкчеләре шул традициядән чыгып Кәшифә апага да үзен Александр Островский әсәрләрендә сынап карарга мөмкинлек тудыралар. Ул 1949 елгы сезонда Александр Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» дигән комедиясен сәхнәләштерә. Анда театрның мәшһүр артистлары Хәлил Әбҗәлилев, Хөсәен Уразиков, Нәҗип Гайнуллин, Камал III, Фатыйма Камалова, Галимә Ибраһимова һ. б. лар катнаша. Хәлил Әбҗәлилев белән Хөсәен Уразиковлар образларны ачуда Кәшифә апага ярдәм итеп кенә калмыйлар, Любим Торцов, Африкан Коршунов образларын татар театр сәнгатендә үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәреп I башкаралар да. Бу — коеп куйган ансамбльле классик спектакль була да чыга, һәм Кәшифә апаның үзе өчен дә бөтен бер иҗат мәктәбе булып кала. Болардан тыш Кәшифә Тумашева В. М. Бейбутов, Евгений Амунтов, Л. М. Литвинов кебек киң танылган театр режиссерлары белән бергәләп күп кенә спектакльләрне сәхнәгә чыгарды. Мәсәлән, опера һәм балет театрының сәнгать эшләре җитәкчесе В. М. Бейбутов белән иҗади яңгырый. Спектакльгә музыканы Сара ханым Садыйкова яза һәм бу аның драма әсәрләренә язган беренче көйләре, композиторлык юлына таба атлаган беренче ышанычлы адымы да була. Бакыйны Дилүс Ильясов, Хәмдияне Галимә Ибраһимова, Шаһтимерне Кәрим Гыйльманов, Сәлим морзаны Хөсәен Уразиков, Җиһанны Гөлсем Болгарская уйный. Сәлим- Уразиковның котырынып күтәрелеп бәрелгән чаклары, Бакый-Ильясовхезмәттәшлектә Вильям Шекспирның «Король Лир», Александр Островскийның «Яшенле яңгыр», Евгений Амунтов белән берлектә Шекспир ның «Ромео һәм Джульетта», Зур театр режиссеры Лев Маркович Литвинов белән Әнәс Камалның «Иске Казанда», Шакир Шамильский белән бергә Хәмзә Хәкимзадә Ниязиның «Мәйсәрәнең хәйләсе», Ширияздан Сарымсаков белән бергә Әхмәт Фәйзинең «Тукай», Габдулла Йосыпов белән икәүләп Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан», Гамир Насрыйның «Кадерле минутлар», Шәриф Хөсәеновның «Профессор кияве» әсәрләрен куйдылар. Шулардан «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә икенче составта катнашкан Фоат Халитов, Марзия Миңлебаева- лар белән Ромео һәм Джульеттаны әзерләтә. Алар бу рольләрне беренче составта Амунтов үзе әзерләгән Фатыйма Ильская һәм Камал III ләр белән алмаш-тилмәш уйныйлар. Мәскәүдә үткәрелгән яшь артистлар смотрына барып беренче урынны алалар. Борис Горба- товның «Аталар яшьлеге» әсәре буенча куелган спектаклендә Бейбутов белән берлектә алар шулай ук әсәрнең героинясы Наташа ролен уйнаучы Асия Масагутованы яңа иҗат үрләренә күтәрәләр. Ул талпы нып, канатланып киткәндәй итә һәм бөтен колачына җәелеп уйный. Театр сәхнәсендә Наташаның онытылмаслык якты образын иҗат итеп калдыра. Кәшифә апа «Тукай» спектаклендә Касыйм ага Шамил белән бергәләп икенче составта катнашучы Ибраһим Гафуровтан Тукай ролен әзерләтәләр. Тукай яраткан кызны эзләп табып Әминә ролен уйнаучы Галимә Ибраһимова белән очраштыралар. Мондый уртак постановкалар Кәшифә апаның белемен, тәҗрибәсен киңәйтәләр. Үзенең режиссер лык алымнарын гамәлдә тикшереп, сынап карарга мөмкинлек бирәләр. Әсәрләрне бергәләп сәхнәгә кую академия театрының бүген дә дәвам иттерелә торган тагын бер матур һәм мактаулы традицияләреннән берсе. Кәшифә апа, әнә шулай итеп, Татар дәүләт академия театры сәхнә- ♦ сендә, театр сәнгате корифейлары арасында, кулга-кул тотынышып иҗат итә, аның изге иҗат традицияләрен үзләштерә һәм алга үстерешә, - югары квалификацияле режиссер булып таныла. р Республика күчмә театрында = 1955 елда Кәшифә апаны Татар дәүләт академия театрының филиа- ш лыннан үсеп чыккан Республика күчмә театрына баш режиссер итеп о күчерәләр. Күчмә театр коллективы аны шатланып каршы ала. Кәшифә < апа бу театрдагы эшчәнлеген театрны яшь талантлар белән ныгытудан, - профессиональ укуны җайга салудан башлый. Театр югары сыйфатлы ° җитди әсәрләргә мохтаҗ була. Театр тирәсенә Нәкый Исәнбәт, Риза - Ишморат, Гамир Насрый, Хәй Вахит, Ш. Зәйни, Г. Минский кебек драма- •= турглар, Җәүдәт Фәйзи, Хөснул Вәлиуллин, Мирсәет Яруллин кебек - композиторлар, Әнәс Тумашев, Әнвәр Нагаев кебек художниклар тар- _ тыла. Аерым спектакльләр куярга Хөсәен Уразиков, Сабир Өметбаев Z кебек режиссерлар чакырылалар. Театр 1955—62 еллар арасында тама- с шачыларына төрле темаларга утыздан артык яңа спектакль күрсәтте. £ Назыйм Хикмәтнең «Сәер кеше» әсәре, Кәрим Тинчуринның «Сакла, Лиартламасын» комедиясе, Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан» драмасы, Риза Ишморатның «Үлмәс җырны, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы, Хәй Вахитның «Яшерен эзләр»е, «Беренче мәхәббәт» пьесалары, Ш. Зәйнинең «Хәзрәт үгетләргә килә», «Тугыз гашыйк», «Таң җыры» дигән әсәрләре, Гамир Насрыйның «Яшел эшләпә»се, Габдрахман Минскийның «Тапшырылмаган хатлар»ы, Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй» комедиясе, башкорт язучыларыннан Даут Юлтыйның «Карагол» драмасы, Нәҗип Асанбаевның «Рәйсә»се, әзербәйҗан драматургы Шамхаловның «Кай- нана»сы, ниһаять, дөнья классик әдәбиятыннан Жан Мольерның «Жорж Данден» комедиясе шушы елларда сәхнәгә чыгарылдылар. Сугыш елларында зәгыйфьләнеп аксап калган, сугыштан соң Габдулла Йосыпов, Сөләйман Вәлиев-Сульвалар җитәкләгән чорда аякка баса килгән театр Кәшифә апа эшләгән елларда яңадан иҗат үрләренә күтәрелә һәм чын профессиональ театр хәленә килә. Артистларның талант- |Лы яшь буыны үсеп чыга. ’ Кәшифә апаның академия театрында һәм күчмә театрны үстерүдә башкарган хезмәтләре партиябез һәм хөкүмәтебез тарафыннан югары бәя ала. Аңа 1956 елда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Һаман сафта Лаеклы ялга киткәч тә Кәшифә апа үзенең режиссерлык эшен ташламый. Аны әле күчмә театрга, әле Минзәлә театрына спектакль куярга чакыралар. Соңгы елларда гына ул күчмә театрда Т. Закиров- ның «Урман егете» комедиясен, Кадир Даянның «Дулкынлана тирән күл» дигән әсәрен, Минзәлә театрында Д. Аппакованың «Тапкыр егет»ен, Г. Зәйнашеваның «Бәхет кошым» дигән пьесасын, Александр Островскийның «Җарияләр»ен сәхнәгә чыгарды. Кәшифә апа театр техникумында, аннан академия театры каршындагы театр студиясендә, соңрак яңадан ачылган театр училищесында уннарча талантлы артист һәм артисткалар әзерләп чыгарган педагог та. Аңарда белем алган сәнгать эшлеклеләреннән Минзәлә театрының баш режиссеры Мулланур Мостафин, Әлмәт театрының режиссеры Зәкия Туишева, академия театры артистларыннан — Галимә Ибраһимова, Марзия Миңлебаееа, Ибраһим Гафуров, күчмә театр артистларыннан Газиз Гыйматов, Фердинанд Фарсин, Сания Исмәгыйлова, Люция Фар- синс, Гата Нуруллин, Минзәлә театры артистларыннан — Хәдичә Салимова. Рабига Шакирова, Мөхәррәм Зәйнуллин, Нәсимә һәм Роза Җиһ?чшиналар, дәүләт филармония артистларыннан Зифа Басыйрова, Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Наҗия Минкиналар барысы да Кәшифә апа шәкертләре, һәм аларның барысына да атказанган һәм халык артистлары, сәнгать эшлеклеләре дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Кәшифә апа әле хәзер дә ару-талуны белмичә җәмәгать эшләрен алып бара. Ул — сәхнә ветераннары советының актив члены. Клублардагы үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр әзерләү өчен ветераннар советы тарафыннан оештырылган драма студиясендә өч ел буена җәмәгать эше тәртибендә укытып килде. Бу студияне бетереп чыккан яшьләр хәзер клубларда гына түгел, Минзәлә, күчмә театрларында артист булып та эшлиләр һәм культура институтының режиссерлык факультетында укыйлар да. Үзешчән сәнгать смотрларында Кәшифә апаны һәр вакыт жюри комиссиясе членнары, консультантлар арасында күрәсең. Кәшифә Тумашеваның театр сәнгатендә үз алымы, үз стиле, үзенә генә хас кую рәвеше, үз урыны бар. Ул куйган спектакльләр чиле- пешле булмыйлар. Образлары җанлы, тере, ачык, мезансценалары чигелеп тукылган кебек төгәл, җитлеккән һәм тирән мәгънәле. Ул сәнгатьнең кодрәтен тормышны, алдынгы идеяләрне раслаучы булуында, оптимистик рухында күрә. Аның үз иҗаты да шул сыйфатлары белән көчле булды.