Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТБУГАТТА КАТНАШУЯЗУЧЫНЫҢ ИҖТИМАГЫЙ ВАЗИФАСЫ

Мин бит... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дэ бит. Г. Тукай. атарстан азучыларының VIII съездында миңа республикабыз журна. листлары исеменнән чыгыш ясарга туры килде. Язучының газета-журнал редакцияләре белән элемтәдә торуы, вакытлы матбугат битләрендә әсәрләр, мәкаләләр бастырып, житди проблемалар күтәрүе зур политик әһәмияткә ия дигән фикерне үткәрергә тырыштым мин үз чыгышымда. Газета-журнал, радио һәм телевидение редакцияләре язучыларны ишекләрен киң ачып, аяк өсте торып, якты йөз белән каршы алалар. Шуның өчен кайбер язучыларның: «Без газетаны һәр вакытта да китапка чаклы булган беренче өебез итеп саныйбыз, аның битләрендәге үз түребезне бик якын күрәбез»,— дип әйтүләре бик урынлы. Совет матбугатының характерлы якларын, нан берсе шунда, ул массовый трибунаны сүз осталарына һәр вакыт тәкъдим итеп килде һәм тәкъдим итә. В. И. Ленин язучыларның, публицистларның партия матбугатында катнашырга тиешлеген берничә тапкыр күрсәтте. Газетадагы әдәби материалларның көчен һәм пропагандистик әһәмиятен Ленин язучыларның партия эше, партия җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә булуында күрде. Большевистик матбугатның данлы традицияләрен дәвам иттереп, совет газета-жур. наллары, радио һәм телевидениесе язучыларның әсәрләренә киң урын бирә. Язучылар өчен көндәлек матбугат һәр вакытта массалар, тормыш белән тыгыз бәйләнешнең иң ышанычлы чарасы булды. Партиянең X съезды барган көннәрдә В. И. Ленин Татарстан партия оешмасы делегатлары группасы белән очраша. Алар арасында язучы В. Бахметьев, журналист Вәли Шәфигуллин да була. Делегатлар белән очрашу вакытында Владимир Ильич татар әдәбияты һәм журналистикасының үсеше, газеталарның тиражы һәм полиграфия базасының торышы белән кызыксына '. Партия Үзәк Комитеты, КПСС өлкә комитетының даими кайгыртучанлыгы аркасында, бездә матбугат, культура һәм әдәбият Т иың шундый зур үсешкә ирешүен, Казанның илебездәге полиграфия промышленностеның иң эре үзәкләреннән берсенә әверелүен белсә, Ленин ничек шатланыр иде! Республикабызда җирле вакытлы матбугатның гомуми тиражы гына да хәзер 2 миллион данәгә якынлаша. Буржуаз пропагандистлар Советлар Союзында рус булмаган милләтләр уз телләрендә белем алуда, китап һәм журналлар чыгаруда чикләнгәннәр, дип юкка гына «кайгырталар». Бер «Социалистик Татарстан» газетасының тиражы гына да быел 160 мең данәдән артып китте. Бу — Россиядә 1913 елда татар телендә чыккан барлык газета-журналлар тиражы суммасыннан да артыграк дигән сүз. Безнең республикада ел саен 9 миллионга якын — ягъни 1913 елда денья күргән барлык татар китапларыннан дүрт тапкыр артыграк!—китап чыгарыла. Казанда әр-яңа техника белән җиһазландырылган гаять зур газета-журналлар комплексы төзелү партиянең, елкә партия оешмасының матбугатны үстерү турында кайгыртучанлыгының тагын бер яңа, ачык мисалы. Без Матбугат йорты дип йөртә торган күп катлы яңа бинада КПСС өлкә комитеты нәшрияты, барлык республика газета һәм журналлары редакцияләре, Журналистлар союзы урнашкан, биредә ук китапханә, уку залы, журналистлар һәм полиграфистлар клубы бар. Безнең матбугат рухи культура, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрен яктыртуга зур әһәмият бирә. Менә инде 17 ел рәттән «Социалистик Татарстан» газетасының якшәмбе саннарында «Әдәбият-сәнгать» сәхифәләре урнаштырылып килә. Андый сәхифәләрнең саны 600 дөн артып китте. •Әдәбият-сәнгать» битләрендә бүгенге көндә төп игътибар нәрсәләргә юнәлдерелә соң? Бу — барыннан да бигрәк әдәбият- сәнгатьнең актуаль проблемалары тиоәсе- нә җәмәгатьчелек фикерен туплау. Бу — укучыларыбызга рухи тормышның катлаулы күренешләрен, язучыларыбыз, драматургларыбыз, художникларыбыз иҗатын дөрес аңларга ярдәм итәргә тырышу һәм шул нигездә совет кешеләрен коммунистик рухта, шул исәптән эстетик яктан тәрбияләүдә булышу. 1973 елның январь аеннан мондый сәхифәләрне «Советская Татария» газетасы да бирә башлады. Башына Максим Горький һәм Владимир Маяковский, Габдулла Тукай һәм Муса Жәлил рәсемнәрен урнаштыру бу сәхифәләрнең төп юнәлешенә үзенчәлекле ишарә. Алар иҗатта партиялелөккә, патриотизмга, гражданлылыкка, милли һәм интернациональ якларның бердәмлегенә чакыра. Яшьләргә ярдәм итү, Татарстанның өлкән буын әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең бай тәҗрибәсен, осталыгын ачу — газета редакцияләренең иң мөһим бурычларыннан берсе, мөгаен, шулдыр. Әлеге максаттан чыгып, «Әдәбият-сәнгать» сәхифәләрендә республикабыздагы әдәбият һәм сәнгать белгечләренең чыгышларына зур урын бирелә. Алар әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, кино һәм театрның иң актуаль мәсьәләләренә багышланган булалар. Шучысы кызыклы, газетаның әдәбият-сәнгать бите нәшрият басма табагыннан бик азга гыча кечерәк. Шуннан чыгып, ел буе чыгарылган 52 сәхифәнең күләмен күз алдына китерү һич кыен түгел. Бу — әдәбият, музыка, театр, киноның күп төрле мәсьәләләренә багышланган мәкаләләрдән, күренекле язучылар, шагыйрьләр, художниклар һәм композиторларның, шулай ук яшь авторларның әсәрләреннән торган ике калын җыентык дигән сүз. Канәгатьләнү хисе белән тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк: язучыларның VIII съезды алдыннан газеталар битләрендә, радио һәм телевидениедә язучылар, тәнкыйтьчеләр, публицистлар әдәби хәрәкәтнең иң мөһим мәсьәләләре турында кайнар бәхәсләр алып бардылар. «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә басылган мәкаләләр, мәсәлән, күтәргән темалары, фикерләренең тирәнлеге белән әдәби эш өчен язучыларның чын күңелдән борчылуларын күрсәтте. Мондый ялкын киләчәктә дә сүнмәсен иде, дигән теләк белдерәсе килә. Алган темпны тагын да уңышлырак дәвам иттерү турында уйларга кирәк безгә. Моның өчен без язучы белән матбугатның үзара бәйләнешен тагын да ныгыту юнәлешендә яңа формалар табарга тиешбез. Матбугатта, телевидение һәм радиода киләчәктә дә дәвам итте- релергә лаеклы форма «Язучы һәм бишьеллык» девизы белән эшләү булыр дип ышанырга кирәк. Кистереп әйтергә мөмкин: матбугат язучының активлыгы, гражданлыгы көзгесе булды һәм шулай булып калачак. Ә бу сыйфатлардан тыш совет язучысының һәм публицистының эшчәнлеген күз алдына китерү мөмкин түгел. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә матбугат, яңа кеше тәрбияләүдә куәтле чара буларак, бүгенге көнгә, тормышка, коммунизм өчен көрәшнең көндәлек фактлары- на йөз белән борылды. Ул тагын да җанлырак, дулкынландыргычрак булсын, кешенең йөрәгенә үтеп керсен өчен абруйлы сүз осталарының газета эшеннән читләшмәүләре шарт Кызганычка каршы, бу куәтле, мактаулы трибунадан һәр язучы да тулы файдалана дип әйтеп булмый әле. Газетада катнашу төп эштән аера, дип раслаучылар да бар арада. Мондый әдәбиятчылар бик күп күренекле совет язучыларының газета һәм журнал битләрендә даими язышуларын, көннең мөһим мәсьәләләрен күтәрүләрен һәм бу эшләрнең аларга классик әдәби әсәрләр иҗат итүгә һич тә комачауламавын ә, киресенчә, ярдәм генә итүен онытыл җибәрәләр, күрәсең. Бүгенге көндә әдәби фронтның алгы сызыгы гигант үзгәрешләр барган, коммунизм, ның материаль-техник базасы төзелгән урыннан үтә. Укучылар язучылардан зур эшләр һәм кешеләр — яңа тормыш иҗат итүчеләр турында тормышчан итеп язылган, коммунистларча яшәргә һәм эшләргә өйрәтә торган яңа әсәрләр көтә. Чернышевский әйткәнчә, «тормыш дәреслекләре» булырдай мондый китаплар язу өчен әдип үзенең иҗатын иҗтимагый тормышта, шул исәптән матбугатта актив катнашу белән бергә бәйләргә тиеш. М. Горький, К. Федин, М. Шолохов, Габдулла Тукай, Муса Җ-әлил һәм әдәбиятның башка бик күп вәкилләренең күпкырлы иҗтимагый эшчәнлек- ләре моңа рухландыргыч мисал була ала. Владимир Маяковский үзенең поэтик эшен газетадан башка күз алдына китермәде. Ул: «Минем трибунам — газета»,— дип белдерә, газетага начар мөнәсәбәт күрсәтүче әдипләр турында кәефе кырылып сөйли. Маяковский фикеренчә, шагыйрьнең газетачы булуы — әдәби эшне тормышның көндәлек таләпләренә, халык интересларына буйсындыру һәм коммунизм төзү эшенә зур өлеш кертү дигән сүз *. Мәгълүм булганча, күренекле әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре язучыларның газетадан читләшүләрен нык гаепләделәр. «Газетадан читләшүче шагыйрь —- ят кеше. Газета өчен эшләмәүче шагыйрь — өлгереп җитмәгән кеше» — дип әйтә танылган шагыйрь А. Безыменский. Халык шагыйре Габдулла Тукай, газеталар чыгаруга, культура учреждениеләре оештыруга күп тырышлык кую белән бергә, язучының иҗтимагый ролен дә югары күтәрде. Ул болай дип язды: «Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне ертып ташлап, ялан аяк чыгып йөгерәчәкмен... Мин бит.» саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...» IX Әдәбият һәм журналистика, әдәби һәм публицистик сүз — партиянең үткен идеология коралы. Барометр кебек, алар совет кешеләренең тормышындагы, уй-фикерләрен- дәге, омтылышларындагы үзгәрешләрне бик сизгер чагылдыралар. Төрле чаралар, төрле ысуллар белән әдәбият һәм публицистика бер үк мөһим вазифа башкара — укучылар алдында чынбарлыкның дөрес сурәтен тудыра, халыкның хезмәт тәҗрибәсен гомумиләштерә, коммунистик аңлылык тәрбияли, яңа җәмгыять төзүгә рухландыра. Публицистика, җәмгыять тормышын һәрьяклап чагылдырып, идеологии һәм политик көрәшнең мөһим тармагына әверелә. Шуңа күрә зур политик, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, кагыйдә буларак, күренекле пуб. лицистлар да. Дөнья культурасы тарихына Максим Горький пролетариатның даһи язучысы буларак кына түгел, шулай ук күренекле публицист, редактор һәм журналист буларак та керде, «һөнәр турында әңгәмәләр»ендә ул 1930 елда болай диде: «...үземә килгәндә — мин үземне беркайчан да «бары тик әдәбиятчы» гына итеп санамадым һәм санамыйм, бөтен гомерем буена—теге яки бу өлкәдә — иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләндем һәм бүгенге көнгә кадәр аңа күңел тартылып тора» 2 . А. В. Луначарский М. Горькийны «гаять зур эшче хәбәрче» дип атады. Иҗтимагый, политик эшчәнлекне пролетар язучы җәмгыятькә хезмәт итүнең аерылгысыз өлеше итеп карады. Совет әдәбиятының теоретик базасына нигез салу һәм аның идеялелеге өчен көрәшү белән бергә, М. Горький совет матбугаты үсеше проблемаларын һәр вакыт игътибар үзәгендә тотты, массаларны политик тәрбияләүдә, идеология дошманнарына каршы көрәштә публицист, журналист, хәбәрче тоткан рольгә зур бәя бирде. Ул әдәбиятчы эшчәнлеген публицист эшчәнлеген- нән беркайчан да аерып карамады. Аның өчен публицистика гомуми әдәби эшнең 1 Карагыз: В. Саяяов. «Мәкаләләр һәя истәлекләр». Ленинград. 1958 ел. 200 бит. ’ «Литературная газета». 5 пай. 1933 ел, IX Г. Тукай. Әсәрләр 4 тоя. Казан. 227 бит. ’ М. Горький. Әсәрләр. XXIV том. 310 бит. бик тә мөһим өлеше: үз чорының алдынгы язучысы публицист булмый кала алмый. «Әдәбият», «публицистика», «журналистика» төшенчәләрен М. Горький янәшә куйды һәм язучыларны тормыш белән тоташтыручы күпер булып хезмәт иткән журналистикадан аеруга каршы чыкты. Әдәбиятчыларны Һәм публицистларны вакытлы матбугатта актив катнашырга өндәп, Максим Горький моның газета Һәм журналлар өчен генә түгел, язучыларның үз иҗатлары өчен дә файдалы булуын күрсәтте. 1928 елда Кызыл Армиянең Үзәк йортында башлап язучы кызылармеецлар һәм хәрби корреспондентлар алдында чыгыш ясап, ул болай диде: «Газетада эшләп башлап язучы нәрсәгә дә булса өйрәнә аламы? Өйрәнә ала. Күпләгән яхшы язучылар нәкъ менә газетадан үсеп чыктылар» Матбугатка Горькийча караган әдипләрне башка әдәбиятлардан да күп санарга мөмкин булыр иде. Бу җәһәттән безнең культура тарихыбызда Галимҗан Ибраһимов шәхесе аерылып тора. Партиянең Татарстан өлкә комитеты 1922 елның маенда Галимҗан Ибраһимовка «Татарстан» газетасына (хәзерге «Социалистик Татарстан») шефлык итү эшен тапшыра. Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлек- лесе Г. Ибраһимов газета редакциясенә яшь журналист кадрлары әзерләүдә, эшче-авыл хәбәрчеләрен тартуда, матбугатка өлкән буын әдипләрен җәлеп итү, аларның чыгышларын оештыруда ныклы ярдәм күрсәтә, тормыш таләпләренә җавап бирә торган публицистик мәкаләләр белән әледән-әле үзе чыгыш ясый. Матбугаттагы чыгышларында Г. Ибраһи- мовның тормышны тирән белүе, хезмәтне олылавы, коллектив куәтенә ышануы бөркелеп тора. Ул язучыларны «тормыш эчендә» кайнарга чакырды. «Мин әдип, мин шагыйрь дип, үзеңне аерып куйма, үзеңне коллективның бер кисәге, механизмның бер винты дип бел, бергә әйлән, бергә тормыш эчендә кайна, бергә ян, шатлан...» — дип язды Г. Ибраһимов 1924 елны «Пролетариат әдәбияты» турында дигән хезмәтендә. Вакытлы матбугат бик күп язучыларны тәрбияләп үстерде. Гомәр Бәширов—шундый әдипләрнең берсе. Аңа газеталарда, журнал редакцияләрендә эшләү тормыш серләрен өйрәнергә ярдәм итте. Ул газетада эшләү чорын һәр вакыт горурланып 1 М, Горький. Әсәрләр. XXIV том. 310 бит. искә ала. «Мине язучы итеп большевистин матбугат тәрбияләп үстерде» *,— дип язды ул. һәм Г. 10 А. Гыйннятуллнна, Татар совет язучылары. Казан. 1958 ел. 54 бнт. ’ «Социалистик Татарстан» газетасының «Журналист» листовкасы, 1968 ел. 12 март. ' ’ М. Әмир. Сайланма әсәрләр, Казан, 1966 ел, 6 бит. • В. И Ленин, Әсәрләр, 4 басмадай тәрҗемә, 1 «Социалистик Татарстан», 4 апрель, 1968 ел, 1 Г, Бәширов, Сайланма әсәрләр, II тоя, 1965 ел, 359 оит, 1 «Советская печать» журналы. № 5, 1966 ел, 1ә—16 битләр. Бәширов «Социалистик Татарстан» газетасының 50 еллык юбилее уңае белән язылган мәкаләсендә: «Газетада эшләү миңа матур әдәбиятка килү өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле бер баскыч булды» 10 11 , — дип белдерде. Вакытлы матбугатта эшләү өлкән әдип Мирсәй Әмиргә дә иҗади талантын үстерүгә ярдәм итте, әсәрләрендә публицистик рухны көчәйтте. М. Әмир, РСФСР Верховный Советы депутаты буларак, дәүләт эшлекле- се сыйфатында матбугатта актив катнашты. Ул хәзер дә газетажурналларны публицистик мәкаләләре белән бизи. «Күп еллар буена төрле редакцияләрдә эшләү сәбәпле, миңа әдәби иҗатымны журналистлык хезмәте белән тыгыз бәйләнештә алып барырга туры килде. Шуның аркасында минем... язылган әсәрләремдә публицистика йогынтысы көчле» 12 13 14 , — дип яза Мирсәй Әмир. Матбугат органнарында даими рәвештә хезмәттәшлек итүче прозаик, шагыйрь, драматург— теләсә кайсы редакция өчен көтеп алынган кеше. Алар газетаның колачын киңәйтәләр, эчтәлеген баеталар, аны кызыйлырак һәм сугышчанрак итәргә булышалар. Газета да әдәбиятчы өчен бик файдалы мәктәп булып хезмәт итә. Әдип монда мөһим темалар күтәрергә, көн мәсьәләләренә игътибар итәргә өйрәнә, чынбарлык белән тирәнрәк таныша, әдәби осталыгын чарлый. Шуның белән бергә, Ленин әйткәнчә, популяр язучы «укучыга җитди һәм кыен эшне эшләргә ярдәм итә, аны җитәкләп алып бара, аңа беренче адымнарны ясарга булышлык итә һәм мөстәкыйль рәвештә алга барырга өйрәтә» ♦. Минем журналистларның I Бөтенсоюз съездында (1959 ел, ноябрь) һәм III съездында (1971 ел, декабрь) илебезнең күренекле язучыларының, публицистларының матбугатка карата әйткән сүзләре хәтеремдә нык саклана. Алексей Сурков журналистларның I съезды трибунасыннан болай дип сөйләде: «...әдәбиятчы булган кешеләр илебез тарихының һәр зур борылышында газета аша тарих пульсын тою, халык тормышы пульсын тою өчен газетага килделәр. Язучы публицистикасы, очерклар, фельетоннар — • яхшы, кызыклы газета аларсыз яши алмый — язучы һәм журналист профессияләрен аерылгысыз итә» *. Журналистларның III съездында Борис Полевой журналист исемен горур йөртүен, бу профессиясенең бәхетле, кызыклы профессия булуын әйтте. «Минем әдәбияттагы урыным бераз үзенчәлеклерәк: журналистлар мине — язучы дип, ә язучылар журналист дип атыйлар. Мин бу квалификациягә бик тә шатмын һәм шуны әйтәсем килә: тормышымның иң яхшы һәм бәхетле еллары— үзебезнең совет журналистикасында үтте» г . Күргәнебезчә, язучыларның иҗади эшчән- леге совет матбугаты белән тыгыз бәйләнгән. Газетадан ераклашу, аннан аерылу әдип эчен тормыш, халык сулышын сиземләүне югалту булыр иде. Республикабызның күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре вакытлы матбугатта актив катнашалар. Аның битләрендә күпләгән хикәяләр, очерк, тәнкыйть мәкаләләре, яңа китапларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә, музыкаль әсәрләргә рецензияләр күрергә мемкин. Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшироа, М. Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким, Г. Тукай премиясе лауреатлары Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Гариф Ахунов, шулай ук танылган язучылар Афзал Шамов, Шәйхи Маннур, Гази Кашшәф. Зәки Нури, Риза Ишморат, Нәби Дәүли, Мөхәммәт Садри, Габдрахман Минский, Атилла Расих, Әхсән Баян һәм башка бик күпләр — газета һәм журналларның актив авторлары. Безнең заман язучысының бурычлары эчтәлеге белән дә, колачы белән дә бик нык үсте. Язучылар — коммунизм төзү чорының ялкынлы трибуннары, һәм алар үткен художник күзе белән якты киләчәкне күрергә өйрәтәләр, шәһәр һәм авыл хезмәтчәннәрен билгеләнгән максатка ирешү өчен көрәшкә тупларга өндиләр. Хезмәт кешесенең тормышы бик тә кызыклы. Чәчәкләргә күмелгән язгы болын кебек, Советлар иленең игелекле җире новаторлар казанышы, коммунистик иртәгә- безнең үсентеләре белән тулы. Бу кабатланмас гүзәл үсентеләр, яңа, прогрессив күренешләр әдәбиятчы һәм журналистлардан тормышка тагын да тирәнрәк үтеп керүне, җентекләп уйлануны таләп итә. Еш кына без бишьеллыкның гигант төзелешләрен торгызучылар. җирнең йөзен үзгәртүче кешеләрнең кызыклы эшләре турында эчлошыргыч итеп язабыз. Хезмәт батырлары турында без дулкынландыргыч итеп сөйләргә, материаль байлык тудыручыларның шатлыкларын, омтылышларын, хыялларын калкурак ачарга тиешбез. Моның өчен язучыларга һәм журналистларга барыннан да элек тормышчы яхшы белергә, халык массаларының— коммунизм төзүчеләрнең иҗади эшен өйрәнергә, алар белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк. Әдәбиятчыларның бурычы — гасырның бөек идеяләре, Коммунистлар партиясе идеяләре белән рухланган бүгенге көн кешесен бөтен тулылыгы белән күрсәтү. Әдәбиятыбыз көше шатлыгы, кеше бәхете турында җырларга һәм, шуның белән бергә, сәнгать төре буларак, үзе дә кешеләргә шатлык, зур эстетик ләззәт бирергә тиеш. Язучының осталыгын, аның сурәтләү чараларын, стиль ачыклыгын һәм тел байлыгын үстерү мәсьәләләре шуңа күрә бик кискен куела да. Без гүзәл чорда яшибез. Ул барлык кешеләргә: иҗат работникларына да, эшчеләргә дә, колхозчыларга да үзенең катгый таләпләрен куя. Газета һәм журнал, радио һәм телевидение редакцияләренә ул кичектергесез, әле моңарчы кагылмаган тема һәм проблемалар булып ишек шакый. Аларны күтәрү һәм хәл итү өчен матбугат белән язучы үзара тыгыз иҗади элемтәдә хәрәкәт итәргә тиешләр. Шагыйрь, язучы безнең көннәрдә вак-төяк көнкүреш низагларын теркәүче түгел, ә алдан байрак тотып баручы булсын. Югыйсә, кызганычка каршы, бездә әле барысы турында да язарга яратучы, әмма тормышның мөһим мәсьәләләре, әдәбиятның партиячел бурычы турында тирән- теи уйланып тормаучы әдипләр дә юк түгел Тагын шундый бер кимчелек күзгә ташлана. Өлкән буын язучылар үрнәгендә, күп кенә яшь шагыйрьләр матбугатта теләп катнашалар. Әмма әдәби яшьләребезнең бер өлеше бары тик шигырь генә язарга омтыла, анда да кайнап торган тормыштан читтә кала. Тормыш шагыйрьнең очерклар, публицистик мәкаләләрне дә яхшы яза белер, гә тиешлеген раслый. А. Пушкин, М. Лер. монтов, Д. Бедный, В. Маяковский, Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Бурнаш, Һ. Такташ, Г. Кутуй һәм М. Җәлилләрнең публицист каләме белей да оста эш итүләрен кем генә белми. Өлкән әдип Габдрахман Әпсәләмовның публицистик эшчәнлеге күп яшь язучыларга үрнәк була ала. Ул, каты авыру булуына карамастан, редакцияләрдән заказ көтеп ятмыйча, бүгенге тормыш таләпләренә җавап бирә алырлык язмалар белән еш чыгыш ясый. Әгәр дә яшь әдипләр газета-журнал өчен рецензияләр, очерк, фельетон, мәкаләләр язсалар, бик шәп булыр, бу аларның әдәби иҗатларын һәм авторитетларын киметмәс, ә, киресенчә, аларны халыкның тормыш тәҗрибәсе белән баетыр гына. Партия һәм яшьләр газеталары, журналлары, радио һәм телевидение яхшы очерк һәм публицистик мәкаләләрнең аз булуын бик яхшы тоялар. Билгеле булганча, публицистика— бүгенге көн тарихы, ул тормышка актив үтеп керә, вакыйгалар эчендә ту- рыдан-туры катнашучылар, коммунистик җәмгыять төзүчеләрнең ярдәмчесе булып хезмәт итә. Яхшы публицистика матбугатның, бигрәк тә газетаның йөзен билгели, диләр. Шуңа күрә дә Татарстан язучылар һәм журналистлар союзлары уз сафларында ялкынлы публицистлар тәрбияләү җәһәтеннән зур кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр. Совет укучысы фельетонны хөрмәт итә. Ул, публицистиканың бер жанры буларак, язучыларның игътибарын тартырга тиеш. Кызганычка каршы, газеталарда фельетон бик сирәк күренә, еш кына аның темасы вак була, сатирик энәсе юньләп кадамый, укучы аннан канәгатьләнү тойгысы алмый. Татарстан язучылары арасында фельетон сәнгатенең һәйбәт осталары бар. Аларның фельетоннары укучыларны ешрак сөендерсен, аларның чыгышлары совет кешеләрен эштәге җитешсезлекләрне, үсешебезгә комачаулык итүче һәр нәрсәне ничек тизрәк бетерү турында уйланырга мәҗбүр итсен иде. Очерк — язучының газетадагы эшләреннән иң мактаулысы һәм хөрмәтлесе. Әмма ул күп нәрсәдән хәбәрдар булуны, фикер киңлеген һәм осталык таләп итә. Вакытлы матбугатта очерк язып үзен таныткан язучы, журналист Гариф Галиев «Очеркның кадерен белегез» дигән мәкалә, сендә болай дип яза: «Минем үз гомеремдә газета-журнал битләрендә йөздән артык очеркым басылды... Шулерның иң күп өлеше «Кызыл Татарстан» редакциясенең командировкалары нәтиҗәсендә барлыкка килде һәм шуның битләрендә басылып чыкты... Редакция мине, язучы буларак, тормыш белән даими рәвештә бәйләп торды. Дөрестән дә, уйлап карасаң, республикабызда мин булмаган район бөтенләй юк, ә мин булмаган авыл сирәк» *. Очерк остасы Г. Галиев сүзләреннән безнең күп язучыларыбыэга, бигрәк тә яшь әдипләргә җитди нәтиҗә ясарга кирәк. Бу фикерне әдәби иҗат юлын «Кызыл Татарстан» газетасында очерклар язып башлаган Гомәр Бәширов сүзләре дә куәтли. «Очерклар язу,— ди ул,— мине, гомумән, күп нәрсәгә өйрәтте. Дөресен генә әйткәндә, мине әдәбиятка очерклар алып керде» ’. Очерк — оператив жанр. Аның вазифасы — тугызынчы бишьеллык батырын, коммунизм төзүче совет кешесенең үсешен күрсәтү. Әмма бу мөһим жанрда әле язучы һәм журналистларның бик азы гына иҗат итә. Республикабыз матбугатында экономик очерк бөтенләй юк диярлек. «Советская Татария» яки «Социалистик Татарстан» битләрендә производствоны үстерүдә замандашыбыз ирешкән казанышлар турындагы очеркны укыгач, кайберәүләр, нинди очерк булсын бу, дигән шик белдерәләр. Әмма мондый очерклар бик кирәк. Бу — чор сулышын чагылдыру дигән сүз, чөнки хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, техника прогрессы өчен көрәш, производство мәсьәләләре белән кызыксыну — коммунизмның материаль-техник базасын төзүдә иң мөһим шартлар. Газета очеркларына карата даими әдәби тәнкыйтьнең булмавы бу иң массовый һәм сугышчан жанрның үсешен тоткарлый. Публицист актив, оператив булырга тиеш. Бу — сугышчан уяулыкта тору дигән сүз. Язучының тормышка үтеп керү чаралары максатчан булсын өчен, аның бик тә сизгер булуы кирәк. Язучы партия куйган бурычлар белән күзгә-күз очрашырга тиеш. Әйе, очерклар бик кирәк! КамАЗ турында — КамАЗ масштабындагы, игенче хезмәте турында—колач җитмәс кырлар киңлегендәге, фән турында микроскоптай үткен күзле, ерактан күрүче очерклар безнең матбугатны бизәсен иде. Шуны басым ясап әйтергә кирәк, КПСС Үзәк Комитетының мәгълүм карарыннан соң әдәби ятсәнгать мәсьәләләре матбугат, радио һәм телевидениенең игътибар үзәгенә куелды. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе, мәсәлән, күренекле тәнкыйтьII, «к, У • м 11. 161 челэр, әдәбият белгечләре, язучылар белән «Түгәрәк өстәл янында сөйләшү» үткәрде. Анда әдәби тәнкыйтьнең торышы һәм аны тагын да яхшырту, хәл итәсе мәсьәләләр турында кызыклы фикерләр әйтелде. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең үсеш юллары турында газета-журналларда дистәләрчә мәкаләләр басылды. Шулай да без тәнкыйтьчеләребезнең матбугат битләрендә ешрак һәм кыюрак чыгыш ясауларын теләр идек. Архивларда гына утырмыйлармы алар? Очраклы сорау түгел бу. Чөнки кайбер тәнкыйтьчеләребезнең акрын кыймылдавы аркасында җирле нәшриятта чыгарылган китапларның күбесе игътибардан читтә кала. Әдәбият Һәм сәнгать эшлеклеләренең яшь һәм урта буын вәкилләре арасында үз адресына бер генә сүз ишетмәгәннәре дә бар. Миңа Мәскәүдә КПССның XXIII съезды узган көннәрдә Кыргызстаннан халык язучысы Чыңгыз Айтматов белән очрашырга туры килгән иде. Безне — бер төркем журналистларны, партиянең XXIII съезды делегатларын, шул исәптән язучы, Ленин премиясе лауреаты Чыңгыз Айтматовны — журналистларның Үзәк йортына чакырды* лар. Без анда КПССның XXIII съезды таләпләре яктылыгында матбугат алдында торган бурычлар турында фикер алыштык. Ч. Айтматов әдәбиятсәнгать өлкәсендә партия политикасын үткәрүдә матбугат һәм журналистларның нинди урын тотуы, газета белән язучының иҗади дуслыгы турында дулкынланып сөйләде. «Урыннарда әдәби политика,— диде ул,— нигездә газеталар тарафыннан уздырыла. Теге яки бу әсәрнең язмышы, җәмәгатьчелек күз алдында аңа булган бәя газета алган юнәлешкә, аның мөнәсәбәтенә бәйле». Ул әдипләрнең иҗаты, аның әсәрләре турында газета аша сөйләшү нигезле, төпле булырга, шунлыктан редакциядә әдәбиятны белгән журналистлар, авторлар эшләргә тиеш, диде. Шул вакытта «газетаның әдәби политикасында, аның сәнгать әсәренә булган карашында конъюнктурщина, бер чиктән икенче чиккә ташлану кимрәк булыр. Газе таның ачык, даими линиясе барлыкка килеп, газета нәрсә яклы һәм нәрсәгә каршы чыга— газета үзе һәм аның укучылары бу турыда белеп торырлар» '. Бу фикердән, әлбәттә, безгә, журналист, ларга, редакцияләргә җитди нәтиҗә ясарга кирәк. Хәл итәсе башка мәсьәләләр дә бар. Без балалар әдәбиятына игътибарны арттыру ягында. VIII съезд алдыннан «Социалистик Татарстан» газетасында басылган мәкаләсендә, радиотапшыруда, съездда ясаган докладында язучы Ләбибә Ихсанова балалар әдәбияты үсеше турында кызыклы мәсьәләләр күтәрде. Бездә бу өлкәдә эшләүче тәҗрибәле язучылар бар. Әмма матбугатта балалар әдәбиятының бүгенге хәленә тирән анализ ясаган, аның киләчәк үсеш юлларын күрсәткән мәкаләләр күренми диЯзучыларның эшче һәм авыл хәбәрчеләре арасында да үз эшчәнлекләрен активлаштырулары, алар алдында докладлар белән ешрак чыгулары, газета редакцияләрендә әдәби түгәрәкләр оештыруга булышулары, сәләтле эшче-авыл хәбәрчеләренә үз көчләрен әдәбиятта да сынап карарга ярдәм итүләре сорала. * ♦ Язучының партияле, дөрес сүзе матбугат битләрендә тагын да көчлерәк ишетелсен, коммунистик идеаллар тантанасы хакына совет кешеләрен фидакарь хезмәткә рухландырсын өчен газета-журнал, радио һәм телевидение редакцияләре барлык чараларны күрергә тиешләр. Билгеле булганча, язучы һәм журналист профессияләрен аерып карау кыен. Алар — коралдаш туганнар. Аларның коралы — ялкынлы большевистик, партияле сүз. Язучыларның һәм журналистларның иҗади союзлары һәр вакыт иңгә-иң торып эшләргә тиешләр. Моннан матбугат та, әдәбият та отачак! Партиянең халык белән иң мөһим эшләр турында сөйләшә торган чарасы — матбугат, радио һәм телевидениедә эшләү — язу. чы өчен дә, журналист өчен дә мактаулы вазифа.