Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРШЕМ ГАБДЕЛХӘЙ БУРОВОЕНДА

Карар күзгә бары да гадәти иде... астер Габделхәй Шәйморатов, мине күрүгә, авызын колагына тикле ерды һәм кулымны кыса-кыса бәрхет тавышы белән: — Килдем, дисең? Бик әйбәт?.. Әйдүк, әйдүк,— дип тәкърарлый башлады. — Балыккадыр инде ният, жумбага... — Белмим әле. Бәлки тотып маташмам да... — Ярар, хәйләләмә. Беләм мин сине! Әле кайчан гына әнә Сельсков буровоенда кунып та яткансың.— Мастер дамба буйлап еракка күз ташлап алды: анда, ике-өч чакрымнарда, икенче буровой шыңгырдап азаплана иде.— Ул чагында ничәләп жумба тартып чыгардың? Унлап түгелме? Җитмәсә, һәр кайсы килолы... Хәйран кылангансың, имеш! Шулай да үпкә бар сиңа: буровойда уха пешереп сыйламадың. — Төн уртасындамы? Аннары кем белән пешерергә иде аны? — дип акланырга тотындым мин.— Иван Сельсков төнге вахта белән өенә тайды, калган егетләр эштә — инструмент күтәреп яталар иде. Аларны ничек аерасың? Соң, Габделхәй, син үзең дә, Фәнзәңне яман да сагынып, Алабугага сызган идең бугай ла... — Э-э, юк. Атна буе инде мин монда ябышкандай ятам. Скважина авыш. Күз-колак булып тормыйча ярамый. Ахырга таба бигрәк тә... Иртәнге якта хәбәр иткән булсаң иде, ичмаса, уханы монда да пешерә белер идек. Ачык һәм киң күңелле кеше ул Габделхәй, һәм миңа аңардан шук сүз белән генә котылу уңайсызрак тоелды. Җитдирәк тавышка күчеп, аңлатырга керештем: — Синең монда калганлыгыңны белгән булсам икән! Әмма иртәнге якта мин бәлага эләгә яздым шул: ярдан атлавыма ук бил тиңентен бозлы суга төштем. Кая анда балык кайгысы! Культбудкада бераз кибендем дә вахта белән тизрәк Алабугага кайтып киттем. Кама аша да көчкә чыктык: боз күбенеп, ярдан чигенә башлаган иде инде. Куркыныч... — Анысы хак. Шулай да безнең егетләр монда насосный тирәсендә матавыкланалар әле. Бозга такта салып керәләр. Ә проран Сельсков янындагыдан начар түтел: земснаряд казыган. Бәкеләр дә җитәрлек. Кышын да, язын да камазчылар өзелмәде. Әле дә проранда Чаллы халкы байтак утыра. Әмма тотканнары вак-төяк... камырга, кортка. ♦ Кая инде аларга жумба! Мин җилкә тартып көлемсерәдем. Ә Шәйморатов күзләре белән мине бораулагандай итә: Жумба кичке эңгердә каба башлый бугай, иеме? Әйе, кояш баю белән. Аннары, ара-тирә тукталгалап, төн ката. Көне, һавасы ничек була бит тагы...— Бу хакта мин, әлбәттә, бик озаклап, тәмләп сайрый алган булыр идем, ләкин ул мине шундук бүлдерде: > Алайса, болай: миндә балыкчылар чутсыз. Кичке эңгердә вахтадан бушаган теләсә кем синең белән боз өстендә йөри алырдыр. Коралларың үзең беләнме? Блеснаң шәпме? Коралны алуын алдым. Елдырма да шәп, суалчан да...— Мин кулымдагы бәләкәй генә чемоданны бер мәл селеккәләп торгач, мастерга турысын ярып салырга исәп иттем: — Әмма бу юлы балык тотарга ният юк минем. Болай гына килдем. Хәл-әхвәлләрегез белән танышырга дигәндәй... — Бик әйбәт. Анысы да эш... Ярар, буровойда син беренче тапкырың түгел, бары да таныш, әйдә, үзеңчә кылан. Әмма иң башта культ- будкага кереп, тамак ялгап ал. Ризык өстәлдә, ә чәйне кайнарларсың. Ә без монда, күрәсең, колонна төшерәбез. һәм буровой хуҗасы ашыкмыйча, аз гына чайкалгалап, күперчеккә таба юнәлде. Шактый гына калку, калын гәүдәле ул. Мондыйлар, гадәттә, мәйданга чыгып, батыр кала. Чәйдәмени кайгы? Иң әүвәл бераз «иснәнергә» кирәк. Мин чемоданны койка астына тыктым да культбудкадан чыктым. Буровойда Харис Фазлыев вахтасы. Үзе ул юка, тыгыз гәүдәле, үтә кырыс кыяфәт белән бар игътибарын тормоз рычагына һәм индикатор угына биргән — янына якын килерең юк. Аның ярдәмчеләре күз иярмәслек тизлектә элеватор, автоматик ачкыч, трос ише нәрсәләр белән эш итә, һәм корыч колонна торбалары, теш камаштырырдай каты һәм ачы шыгырдап, берсе икенчесенә ялганып куя. Нык берегә, мәңгелеккә! Әйе, алар үзара күз карашлары белән генә аңлаша, эшне гаҗәп гаярь һәм оста башкара иде. Карап торулары ук күңелле. Һәм галәмәт озын корыч колонна, әнә шулай югарыдан өстәлә барып, җир куенына тирәнгә акрынлап кертелә-сеңдерелә бара... Егерменче йөзнең киләчәк гасырларга чираттагы күзгә күренмәс һәйкәле! Шәйморатов бораулау идарәсенең производство бүлеге башлыгы Попов белән бергә — бусы бездән чак кына алданрак махсус рәвештә колонна төшерергә килгән икән — күперчек кырыенда торган эстакададагы торбаларның озынлыгын үлчәп маташа, һәр торба-шәмнең озынлыгы төрлечә, моны анык белмичә, исәпкә алмыйча һич ярамый. Хәзер буровойда иң җаваплы вакытларның берсе: колонна скважинаның проект тирәнлегенә төп-төгәл төшеп урнашырга, ягъни забойга җитеп төртелергә тиеш. Югыйсә... Бер читтә, дамбаның шушы киңәйтелгән мәйданы кырыенда ук, ике вагон тора. Берсендә — тулай торак. Икенчесендә — күчмә ашханә. Бу соңгысының болдыры төбендә, агач тумранга утырып, пумала башлы бер егет бәрәңге чистартып азаплана. Үзе солдат гимнастеркасыннан. Эшенә шул тикле чумган, хәтта дөньясын оныткан дияр идем. Бүтәнчә булмый да торгандыр, ахры: бәләкәй генә ашханәдә бөтен дамба диярлек тамагын туйдыра, һәм ризыкны әләй-вәләй генә пешереп табынга бирсәң, ай-яй. бораулаучылар, монтажчылар һәм төрле механизаторлар үзеңне утлы табага бастырып биетүләре бик ихтимал! Ә миңа шушы контраст сәер, хәтта беркадәр көлке тоелды: янәшәдә бүтәннәр чамасыз авыр, чын ирләр эше белән мәшгуль, ә монда исә үзенә күрә «чираттан тыш наряд» сыманрак... Бераздан, сорашЭДУАРД КАСЫПМОВ ф КҮРШЕМ ГАБДЕЛХӘП БУРОВОЕНДА калын торгач, аңладым. Армиядә чагында ук әле кухня тирәсен якын күргән, яраткан. Инде хәзер буровойда үзенә күрә стажировка уза. Казандагы сменадашы белән унбиш тәүлек саен алмашыналар икән. Сизелеп тора, егет җәядәге угын еракка төбәгән: буровойда кулын шомартып, осталыгын үстерә төшкәч, Казан каласының үзендә берәр ресторан яисә юньлерәк ашханәдә пешекче булырга чамалый. Бер генә дә кырын эш түгел. Кем әйтмешли: «Җаны теләгән — җылан ите ашаган» ләбаса... Ә тулай торак дигәнебез вакытлыча гына оештырылган, бер-ике атнага : Кама аша әлегә юл ябык бит. Вахталар берничә тәүлеккә командировкада. Вертолет өчен иң ыгы-зыгылы, иң мәшәкатьле чак. Аннары, Камада су юлы ачылгач, чират катерларга. Вагонда җанлана төштеләр: тиздән вахтага чыгасы. Билгеле инде, гәүдәсен кырын салган җиреннән беренче булып бораулаучы Шәрх- мулла абый Шакиров үзе кузгалды һәм эш киемнәренә тотынды. Ачык, мөлаем чырайлы, арпа мыеклы бу абзый бөтен Союзда ук бул- маса да, һич югы, Татарстанның үзендә, мөгаен, иң өлкән, күрәсен күргән бораулаучыдыр: аның сугыштан соңгы бар язмышы бораулау эшенә бәйләнгән. Данлы Бакуда башлап җибәргән, тәҗрибә туплаган, аннары ерак Сахалинга китеп җир тишкән, моның соңында кире туган ягына — чиксез бай Тимәш мәйданына кайтып маңгай тирләрен агызган. Инде хәзер берничә ел рәттән Кама буйларын бораулый. Аңа бригадада, үз һәм якын итеп: «бабай» дип эндәшәләр. Дөрестән дә, бабай инде... Кайчагында чаярак усалрак егетләр, юри шаярткалап, «бабайның» күңел кылларында уйнап алгалыйлар. Әмма эшкә килгәндә, әлбәттә, берсүзсез буйсыналар, тыңлыйлар. Минем игътибарны колгадай озын, элеп киптергәндәй юка буйлы Виктор исемле егет җәлеп итте. Өстенә йон свитерын, башына җептән бәйләгән башлыгын киеп өлгергән дә, ишек яңагына сөялгән хәлдә, бүтәннәрне көтеп тора иде. Буровойда бу кадәр үк колга гәүдәлене гадәттә очратмыйсың. Фамилиясе дә кызык кына: Чипиус. Латыш егете икән. Күр, кайлардан килеп чыккан! — Мондый буй белән баскетбол мәйданчыгына басасы иде сезгә! Бит сезнең якташлар... Виктор миңа әйтеп бетерергә бирмәде, кырт кисте: — Мин дә заманасында уйнаган идем. Армиягә тикле дә, армиядә чагымда да...— Аннары ялкау гына кул селтәде.— Ә монда ул хакта уйларга да вакыт тими... — Дөп-дөрес: тими. Алай-болай вышка ава башласа, ул бит монда иң төп терәк,— дип чәнчеп алды кайсыдыр, шаяртып. Помбур Володя Калабушкин булдымы, әллә Рәшит Ширәев идеме? Моңа Чипиус хәтта кашын да селкетмәде, күрәсең, шундыйрак вак- төяк үртәшүләргә ул инде күнегеп беткән. Ләкин электрик Геннадий Аникин кичен бушрак вакыт тисә боз өстендә бергәләп йөрергә нияте барлыгын миңа сиздереп куйгач, Чипиус мыскыллап авызын кыйшайтты: — Эх, сезне, хәсрәт балыкчылар! Соң бит бүген безнекеләр чехлар белән мөгезгә мөгез... Безгә вахтага чыгасы... жәл...— һәм ул дамба комыннан беренче булып озын аякларын кыштырдатты. Мин уч төбем белән маңгаемны шапылдаттым: менә сиңа мә! Ничек онытканмын икән? Әмма «бабай» мине тынычландырырга ашыкты: — Телевизорыбыз юк югын, ләкин, аның каравы, культбудкада радиоалгычның тавышы шәп. Тиккә ухылдама, энекәш! Вахта халкы, скважина тамагы төбендә кайнар тирләрен түккән иптәшләрен алыштыру өчен, бердәм кубып һәм шаулашып, буровойга таба атлады. Буровой өстендә көмеш ай... — Шулай инде. Нервы дигәнеңне шәп сыный. Азимутны төгәл алсаң, авышлыгы какшый, бусын төзәтсәң, азимут читкә тайпылгандай... Бит илле метр радиустагы түгәрәккә эләгергә кирәк. Ноктасына! Ә ул куенында мең дә сигез йөз метрлар тирәнлектә, җитмәсә тагы, вертикальдән алты йөз утыз метрдан да артык читтәрәк... Кыскасы, скважина еландай бөтерелеп төшә, өстән караганда, спираль сыман... Ә-әнә, күрәсеңме, теге күл артындагы куаклар астында, җәһәннәм тирәнлегендә, безнең забой... — Димәк, «нокта»сына эләктегезме? Ә синең берәр кайчан ул түгәрәктән читкә тайпылганың булмадымы? — Төрле хәлләр килеп чыккалый. Юкка гына буровойдагы эшне «кәртә уены сыман» дип әйтмәгәннәрдер... Ләкин минем үземнең әле беркайчан да брак ясаганым юк... Моның соңында да авыш скважина. Әмма анысы бөтенләй икенче якка кыегая. Безгә шушы мәйданчык- тирән җир куенын имеп торачаклар... — Анысы да уңышлы булырдыр. Инде хәзер шактый ук остардыгыз шикелле. Биш-алты ел элгәредәге кебек түгел. Ул чагында авыш скважиналар белән, һай, иза чигәләр иде. — Әйбәт буласына өмет юк түгел үзе. Тик, күрше, андый-мондый хәл генә чыкмасын. Үзең беләсең... Мастер авыр кымшанып миңа таба тартыла төште, һәм читкә караган көенчә, дустанә-серле пышылдауга күчте: — Әлмәттән заливка агрегаты, бәлкем, соңга калыр. Ул чагында кичке эңгердә синең белән боз өстендә йөрергә миңа да җай туар иде. Блеснага бик тотып карыйсы килә. Минем моңарчы әле бер кайчан жумба эләктергәнем юк бит... Аннары бераз онытылып йөрү дә зыян итмәс иде... Мин җилкә тарттым һәм сәбәбен аңлаттым. — Чехлар белән алайсам... Анысы да кызык! Ләкин бу минутта без — ни ул, ни мин — кичен эшләрнең кискен борылыш ясап, яман үзгәреп китәсен тамчы да абайламый идек. Башта барысы да әйбәт барды. Колоннаны, Габделхәй үзе әйтмешли, бик тә «шома» төшереп бетерделәр. Бу вакытта кичке эңгер тәмам куерган иде инде. Ул да түгел, Әлмәт җибәргән зур ярдәм дә килеп Мин чәй кайнатып өлгертүгә, культбудкага Шәйморатов килеп керде һәм күкрәк тавышы белән гүләп тә җибәрде: — Шәп, шәп! Егет икәнсең! Ләкин тәмләп чәй эчәргә керешкәнче, ул рация аша диспетчер белән элемтәгә кереп монда колонна төшерүнең әлегә шома гына баруын әйтте, аннары Әлмәттән цемент койдыру агрегатының чыгуы-чыкма- вы хакында белеште. Ә чәй чынлап гаҗәеп хуш исле булып пешкән иде. Бер-беребезне узарга теләгәндәй, «өф-өф* итәргә тотындык. — Шома дисең. Алай да бу авыш скважинаның мәшәкате аз булмагандыр, ә? — дип сорадым мин һәм күз карашым белән стенага ябыштырылган «миллиметровка»га ым кактым. Зур кәгазь битенә проходканың бар үткән юлы төшерелгән иде.— Әнә бит нинди: кыек- мыек... КҮРШЕМ ГАБДЕЛХӘП БУРОВОЕНДА тан дүртне тишәсе. *= * — Иван Сельсковта бишәү бугай. — Бишәү. Комнан өелгән биек дамба... Аңарда бер-берсеннән шактый ара калдырып махсус киңәйтелгән бүсенте-мәйданчыклар. Русча «пятачок»... Җир маен ипләп суырту өчен, һәр мәйданчыктан дүртәр-бшпәр скважина-тамыр төшә. Әйләнәтирәне су баскач та, ул скважиналар җитте. Өч агрегатны бергә тоташтырып, үзенә күрә «төен» бәйләргә керештеләр. Нык һәм ышанычлы итеп! Шул чагында, күктән иңеп төшкәндәй, әллә каян гына геолог Василий Алексеев та килеп чыкты. Ул, колонна төшергәндә Попов катнашкан шикелле үк, скважинаны, дөресе, колоннаның тышкы аралыгын, цемент измәсе белән «коенды- ру»ны үз күзләре белән карап, тикшереп торырга тиешле икән. Геологларга йөкләнгән меңләгән вазифаларның берсе... Әлбәттә, скважинаның төрле катламнары арасында бернинди дә циркуляциягә юл калдырылмасын, шәпләп катырылсын. Хәзер инде бөтен скважиналарны да өстәге тамагына хәтле цемент белән ныгытып катыралар икән. Бик вакыт! Ә сыйфат соңыннан, карротаж һәм опрессовка вакытында, беленәчәк. Баш өстебездә күк гөмбәзе ап-аяз. Йолдызлар җемелдәшә. Көньяккөнчыгыш тарафта караңгы урман сырты артыннан, кызу мичтә йөзе килеп, һәйбәт пешкән ак күмәч рәвешендәрәк, акрын гына ай калкынып килә. Күңелле булып китте. Әле теге эшче янына барып сүз катам, әле бусы янына барам. Эшләре ярыйсы ук тыгыз булса да, көр тавыш белән җавап кайтаралар, тәмләп, ара-тирә әчкелтем сүзләр дә кыстыргалап, сөйләшә беләләр. Кыскасы, кәефләр безнең ал да гөл. Шулай буталып-матавыкланып йөри торгач, вакытның узганын сизми дә каласың. Бактың исә, радиодан хоккей матчы турында репортаж күптән башланган икән инде. Бермәлне культбудкадан берәү башын игән килеш атылып килеп чыкты да күңелсез хәбәр белән чаң суккандай итте: — Безнекеләрне кыстылар... Чехлар инде ике шайба тыкты... Эшләр харап! Өнсез калдык. Авыр тынлыкны бердәм ыңгырашу бозды: — Ничек инде алай? — Нәрсә анда алар, мать якасына, безнең нервыда уйныйлар... Шушы сүгенү җитә калды: кинәт электричество сүнде. Ниндидер сихер дулкыны бәрелде кебек... Дөм караңгы. Күк гөмбәзендә тик йолдызлар җемелдәшә дә бер кырыйдан ай күтәрелеп килә. Культбудка- дагылар сукранып тышка атылды. Мондагылар да ыгы-зыгы килә башлады. Электрикны дәшеп алдылар. Ул трансформаторныйда актарынырга тотынды. Берничә минуттан ачыкланды: нәрсәнедер кай төштәдер ток бәргән, яндырган. Бәлкем, югары вольтлы линиянең үзендәдер? Алла белә... Караңгыда әле тегендә, әле монда йомшак кына яктылык көлтәләре кабынып уйнаклады. Мин дә үземнең электр фонаремны алырга дип культбудкага ашыктым. Аннан чыгуыма, каршыма Шәйморатов килеп басты да миңа таба кулын сузды: — Сиңа фонаригың ул хәтле үк кирәк түгел бугай? — Мә, рәхим ит... Сез нәрсә, бу караңгыда да эшегезне... — Тукталырга ярамый. Электрик кайчан рәтли бит. Булдырырмы- юкмы әле... Вакыт кадерле... Ә син, пожалуйста, читтәрәк йөре. Караңгыда әллә нинең бәрүе бар. Сакланганны... үзең дә беләсең... Тәмәке көйрәтеп, культбудканың тимер болдырында утырам. Күңелдә ачы бер хис, күкрәк тырнала... Нинди уңмас юлга чыктым соң мин бүген? Нидән бу? Әлбәттә, «балык» дигәненә төкерәсе. Алай зур ниятем дә юк иде. Ә тегендә Прагада ничек икән? Безнекеләр бире- шерме-бирешмәсме? Әмма иң ачысы: мин бүген монда скважинаны тамагына тикле цемент белән «коендыру»ны күрмим. Мастер чын-чын- лап куып җибәргәндәй итте. Ә бит бу кызыклы процессны шул хәтле күрәсе килгән иде. Мин әз генә юк-барга ышанучан кеше. Әллә берәр килешмәгән эшем булдымы? Ай инде үзенең әфлисун төсен җуя төшкән. Ул, җир йөзенең шушы кечтекп генә бер почмагын көмеш нурлары белән тизрәк яктыртмакчы булып, безгә ярдәмгә ашыга сыман. Дамба буйлап ерактарак Сель- сковның буровой вышкасы яп-якты утлар челтәрендә балкый. Ул галәмәт зур Яңа ел чыршысы шикелле. Кинәт ул якта төнге тынлыкны зәһәр металл сызгыруы һәм чинавы яргалый башлады. Әйе, андагылар кискен җәһәтлек белән тирән җир куеныннан корыч инструментны суыртып чыгарырга кереште. Ә безнең монда караңгыда бәләкәй фонарьлар яктысы биешә дә, эшчеләрнең кисеп-кисеп әйткән кырыс сүзләре ♦ ишетелгәли. Тукта, чү, безнең дә монда кинәт шалтыр-шолтыр гөрелте купты! Скважинага цемент кою башланды... Ниһаять! Инде хәзер мин караңгылык эчендә эреп, бик тә кирәкле һәм кичектергесез эш белән мәшгуль булганнар хакында уйлыйм. Әйе, бригаданың үзәге нык. Менә хәзер монда эшләүчеләрдән тыш, бурильщик Айрат Нәбиев белән Равил Ибраһимовлар үзләре генә дә ни тора! һәр кайсы тәҗрибәле, тырыш һәм булдыклы. Ләкин бу бригада шушы нык һәм көчле үзәге белән әле кайчан гына Алабуга бораулау идарәсендә, ул чагында конторада, койрыкта сөйрәлүчеләр арасында булган лаба- са. Бригадага Шәйморатов килүгә, хәлләр тамырдан үзгәрә. Былтыр болар ел йомгаклары буенча идарәдә беренче урынны яулап алалар. Ә ясаган экономияләре исә бөтен бер скважина борауларга җитәрлек була! Шәйморатов шул рәвешле инде өченче коллективны алгы сызыкка чыгара. Ул ирешкән уңышларның сере пидә? Бу хакта мин, ничектер җаен китереп, партком секретаре Рифгат Гыйззәтуллиннан сораган идем. — Үз эшен нык белә. Кул астындагы кешеләр белән уртак тел таба ала,— диде парторг, бермәл уйланып торгач. Шушындый ук фикерне директор урынбасары Илһам Вахитов та әйтте, тик өстәп куйды: — Тырыш та, инсафлы да ул Габделхәй... Буровой хуҗасына бик тә кирәкле сыйфатлар, әлбәттә. Ләкин мастерлар арасында югары белемле инженерлар, ягъни үз эшләрен яхшы һәм тирән үзләштергән кешеләр дә була. Алар да бит тырышмыйча ятмый, кул астындагыларны бик тә инсафлы рәвештә җайлый һәм тыңлата белә. Шулай да, ни генә булса да, узышта Шәйморатов еш кына аларны артка калдырып килә... Димәк, аңарда бүтәннәрдә булмаган башка төрле сыйфатлар бар? Ә ни икән? Мин культбудкага кердем дә, өстән пальтоны, аяктан итекләрне салып, мастерның койкасына сузылып яттым. Хуҗа рөхсәт итү генә түгел, кушкан да иде: янәсе, барыбер ут юк... Башымда уйлар... Куәтле яктыдан кинәт уянып киттем. Ни күрим, Шәйморатов каршы якта икенче каттагы сәкегә, әллә шүрлеккә димме, үзенә урын хәстәрләп маташа. Астагы катта исә ике начальник — Попов белән Фирсов, аркаларын терәшеп, «мәрткә» киткән. Фирсов—идарәнең техника бүлеге башлыгы. Ул шактый соң, караңгылык куергач килеп төште. I Әлмәттән бораулар һәм кайбер бүтән төрле инструментлар алып кайтышы икән. Аларның бер өлешен ул иртәгә вертолетта төп базага илттерергә тиеш. Ике башлык та нык арыганнар, күрәсең. Ә буровойда соңгы араларда үтә тыгын... Мин койкадан сикереп тордым да мастерга текәлдем. — Нәрсә, әллә бетте дәме инде? Арумы? — Ару. Ә син беләсеңме, күрше, безнекеләр чехлар белән уенны тәки тигезләгән бит. Өч тә өч!.. Вахтадан буш торган бср-ике егет репортажны Сельсков буровоена барып тыңлады. Әйттеләр... Мин җиңел сулап куйдым. _ — Әлмәтлеләр кайда соң? Әллә тайдылармы инде? — Киттеләр. Мең рәхмәт инде аларга: әйбәт булыштылар... Мастер баш астына плащын һәм сырмасын салгач, акрын гына тавыш белән, миңа әйтүдән битәр, үзе өчен булса кирәк, бер мәл сөйләнеп торды: — Ә хәзер ял: ОЗЦ... Аннары карротаж булыр, опрессовка. Анысы да үткәч, монтажниклар килер дә станокны төп-төгәл алты метрга күчеЭДУАРД КАСЫПМОВ ф КҮРШЕМ ГАБДЕЛХӘЙ БУРОВОЕНДА реп куяр. Бусы да эшләнгәч, ике-өч көннән яңасын башларбыз... Булды бу: рәхәтләнеп «мәрткә» китим әле бер! Иртәгә өйгә. Анда инде мунча, ә мунчадан соң бер-ике савыт салкын сыра... Эх, әттәгенәсе! Габделхәй бездән ике йорт аша гына яши һәм мин күршемнең йомшак ягын бик беләм: мунча һәм сыра ярата ул. Тышта — утырып мәрҗән тезәрлек. Буровойда бернинди дә хәрәкәт сизелми. Җан иясе дә юк. ОЗЦ — ожидание затвердевания цемента (цемент катканын көтү). Димәк, берничә сәгать ял итәргә мөмкин. Мин папиросымны җәһәт кенә сүндердем дә кире культбудкага кердем. Төн уртасындагы әңгәмәне дәвам иттерәсем килде. Ләкин Габделхәй шул арада гырлап йокыга да киткән иде... Әйе, шулайдыр: аның җилкәсеннән чираттагы тавы төшкән. Хәер, бер аның гынамы? «Бар иде минем бер алашам...» Анда-монда сибелешеп, дамба сыртында ятабыз һәм эч пошканнан комда сызыклар сызгалыйбыз. Күзләребез күктә. Әмма вертолетның күренергә исәбе дә юк. — Мөгаен, ул мөртәт Идел аръягына сызгандыр әле? Бүген разведкада вахта алмаштыралар бугай,— дип сызлана безнең арадан берәү. — Ләкин диспетчер иң әүвәл безгә диде бит... Элгәрерәк Алабугада ике контора иде: берсе эксплуатация скважиналары әзерли, икенчесе — разведка бораулавы. Күптән түгел аларны берләштерделәр, һәм бораулау идарәсе туды. Бригаданың бер өлеше кайдадыр Казан тирәсендә, хәтта Иделнең уң як төбәкләрендә «кара алтын»ның яңа хәзинәләрен эзләүдә. Әгәренки вертолет шунда очкан булса, кимендә бишалты сәгать көтәсе: тик Казанның үзенә кадәр дә турыдан ике йөз чакрымнан артыграк бит. Попов, түземе шартлап, урыннан куба да киеменә сыланган комны коя: — Килә калса, тоткарларсыз, мин бик тиз әйләнермен... Ул кызу-кызу дамба буйлап атлый. Без аунап яткан мәйданчыктан буровой нибары ярты чакрымнарда гына. Поповның нияте изге: ул рация аша диспетчерны тагын бер кытыкламакчы... — Сез анда текәрәк тотыгыз! — дип кычкыра Рәшит Ширәев, тез өстенә калкынып. — Югыйсә, безгә монда кичкә хәтле казынып ятарга туры килмәгәе. Ул чагында мунчасы да, бүтәне дә... аллаһы әкбәр! Дөрес бит? — Аның каравы, хатының... ул сиңа шатлыктан... Син ничә көн өеңдә булмадың? Эһе, алайса, өстәлгә шәбен куяр... — дип, үзенчә тирән мәгънә белән күз кыскалый берсе һәм күн тужуркасының куен кесәсеннән тузып, майланып беткән карта колодасы тартып чыгара. — Нәрсә, җәмәгать, башлыйбызмы? Нервыларны сакларга кирәк монда... Бусы инде буровиклар һәм монтажчылар арасында була торган хәл. Вакытны ничек үткәрергә беләләр. Хәтта юлда автобуста элдерткәндә яисә катерда барганда да шуны онытмыйлар, уйный бирәләр. Тик вертолетта очкан чакта гына тотынмыйлар: вакыт кысанрак. Хәер, разведка халкы анысына да җайлашкан, чөнки аларга, гадәттә, ярыйсы ук озак очасы. Шәйморатов та, уенчыларга кушылырга ниятләп, дамба сыртының түбәндәрәк өлешенә, кояш җылысына шумакчы булып итенде, ләкин мин аны, плащ итәгеннән эләктереп, тоткарладым: «Сөйләшеп утырулары күңеллерәк булыр»,— дидем. Апрель комы салкын әле, җитмәсә, Кама ягыннан, боз сулышын сиздереп, җил дә исеп куйгалый. Әле ге шау-шулы картачылар төркеменнән читкәрәк тайпылып, без дә дамбаның кояш җылыта төшкән яңагына кырын яттык. Ләкин мин сүзне каян һәм ничек башларга белмим. Бераздан җеп очын Шәйморатов үзе тоттырды. — Өйгә кайтып төшү белән үк, иң башта, сад-бакчаны барып карарга ният. Бу кышның зәһәр суыкларыннан соң алмагачкайларның ♦ хәле ничегрәк икән анда? Тернәкләнеп китәрдәйме?— дип куйды ул хафалы бер тавыш белән. — Бакчада да казынгаларга вакытлар җитеп килә бит, ә... Буровикларның коллектив бакчасы нефтьчеләр поселогы белән янәшә генә диярлек, нарат-каен урманы һәм тирән чокырлар арасында урнашкан. Беркемгә кирәге булмаган, ташландык бер бушлык иде. Хәзер анда күзләрнең явын алырдай бакча үсеп чыкты. Суны үзләре тишкән скважинадан суырталар. Һәм, әлбәттә, матур-матур бәләкәй йортлары да бар. Хәер, болары хаҗәт булудан бигрәк, модага иярүгә охшый кебегрәк: һәркайсының өеннән бакчасына нибары биш-алты минутлык кына юл лабаса. Мондый хиреслек беркадәр аңлашыла да: аларның бакчасы бүтән җирләрдәгедән төссезрәк һәм ялангачрак булсынмыни соң?! — Ә син, Габделхәй, йортның берәгәйлесен салгансың, кызыгырлык,— дим мин. — Җәйләрен кунып ятулары искитмәледер, ә? — Минем анда әле бер тапкыр да кунып караганым юк шул. Тик көндезләрен генә кайчагында буровойдан кайткач йокы симертергә баргалыйм. Аннары ни... телефон шалтырауларын ишетмәс өчен... — Нәрсә, еш шалтыраталармыни? — Була инде... Бездә бит шундыйрак тәртип: концерт карарга китәсеңме яисә кунакка барасыңмы, диспетчерскийда синең кайда батып ятуларыңны белеп торырга тиешләр. Язылмаган закон! Искә төште... Кайчагында шулай нефтьчеләр клубында ипле генә утыра бирәсең, кино яисә спектакль карыйсың һәм кинәт кискен тавыштан сискәнеп куясың: «Фәлән Фәләневне на выход!». Бу рәвешчә гадәттә берәр хирургны яки гинекологны алып китәләр, рәхәттә оеп утырырга бирмиләр. Димәк, кемнеңдер тормышы куркыныч астында... Кайвакытта, бик сирәк булса да, берәр бурмастерның фамилиясен атап та кычкыралар. Ул да бик ашыгыч кирәк, ул да коткарырга тиешле, чөнки һәр скважинаның тик үзенә генә хас холкы-фигыле һәм язмышы бар... Ә бит бер уйлаганда, берсе икенчесеннән шул кадәр ерак торган профессияләр болар: медик һәм буровик... — Карале, Габделхәй, кызык өчен генә әйтче: син үз гомереңдә ничәләп скважина борауладың? Сигез ел элек мастер булганыңны беләм мин. Аңарчы күпме дә, мастер булгач күпме? — Барлыгымы? Ул шактый озак дәшми-тынмый ята бирә. Күңеленнән исәпли булса кирәк. Җиңел түгелдер, ахры: буровойның авыр хезмәтендә ул бар баскычларны да узган бит. — Бөтенесе, пажалый, йөз скважинага туладыр. Әйе, ким түгел!— ди ул, ниһаять.— Мастер булып эшләгәндә алтмыш дисәм, аңарчы ун ел эчендә кырыклап бар да бар инде... Сизеп торам: киметебрәк әйтә әле ул... Әмма әйткән кадәрен дә күз алдына китерүе җиңел түгел: бур белән каты токымнар аша Алабугадан Казанга хәтле ерак ара лабаса! Юк, ул бораулау эшендә бернинди дә рекорд куймаган һәм аның исеме бөтен республикага яңгырамаган. Ләкин Габделхәйнең җегәр- сәләте чәчәк аткан чак. Кем белә, бәлкем, ул үз гомерендә иң зур рекордын куяр: бораулауда иң озак еллар эшләүче һәм иң озын проходка үтүче булыр? Хәтта бер Татарстанда гына түгел, бөтен Союз күләмендә?.. Мин болармы, әлбәттә, үз алдыма уйлыйм һәм күңелемнән ан ЭДУАРД КАӨЫЯМОВ ф КҮРШЕМ ГАБДЕЛХӘП БУРОВОЕНДА дый хәлнең килерен, булуын телим. Ә Габделхәйнең үзенә бөтенләй бүтән төрле сорау бирәм: — Тагын шунысы кызык: син буровойга ничегрәк килдең? Күңелеңне ни тартты дигәндәй? Ул җиңелчә елмаеп куя. Күрәсең, искә төшерүләре үк рәхәттер... — Гап-гади кызыгу аркасында гына... Малай чак иде. Бер заман безнең авыл янына разведчиклар килеп буровой торгыздылар. Бу ни.., Әгерҗе районы Рыс авылы... Хәзер анда да нефть таптылар. Мин, мөгаен, үземнең бригадам белән озакламый ул тирәгә барып та чыгармын әле: туган туфракны борауларга... Ә теге заманда разведчикларның беренче борган скважиналары коры булып чыкты. Юкса, безнең авыл халкы нефть чыгуын шул хәтле теләгән иде! Бигрәк тә мин үзем... Еш кына мин алар янына бара торган идем. Күңелне тарта да тора. Чын әкият сыманрак бит: күз алдында әкрен-әкренләп җиде кат җир астына, җәһәннәмнең үзенә төшәләр ләбаса! Уйламыйлар да! Үзләре гап-гади кешеләр, хәтта, әйтер идем, безнең авыл мужикларыннан артык җирләре дә юк... Кайчагында буровойга дәрестән дә качып киткәли идем. Тик алар шул коры килеш ияк сыпырып китеп бардылар. Китсәләр китте, әмма буровой үзе минем күңелдә утырды да калды. Бераз үсә төшкәч, тоттым да төенчекне төйнәп, Әлмәткә, җизни янына киттем. Әлмәт ягы ул чагында гөрли иде. «Җизни, мин әйтәм, давай буровойга урнаштыр әле, югыйсә, хәлләр хәл...» дигән булам. Урнаштырды бу мине. Төрле эштә йөрим. Бар иде минем бер алашам. Мин аңа «Буровик» дигән исем куштым. Буровойга төрле ыбыр-чыбыр ташыйбыз. — Мастер боларны, яшен яшәгән ак сакаллы карт сыманрак, бик тә күптән узган хәлләр рәвешендә исенә төшерә иде. Ә чынлыкта ике дистә ел да узмаган бит әле. «Бервакыт миңа унсигез яшь тулды. Әйе, илле дүртенче ел иде. Киттем туп-туры директорның үзенә. «Шулай да шулай, иптәш директор,— дим, буровойда кара крестьян булып йөрүдән гарык булдым, чын буровик итегез инде, зинһар», дим. Бу башта бер туйганчы көлде. «Ах сине, ди, ничек кыю сөйләшәсең», ди. Аннары чигенде: «Ярар, унсигез яшь тулган икән, закон рөхсәт итә», ди... Шулай иттереп, мин верховой булдым, ягъни вышка хуҗасы. Ул чагында дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр! Чын әгәр... «Кәртә сугучылар» кинәт хәрәкәткә килде, һавада вертолет күренгән икән. Ләкин тимер кош Каманың уң яктагы биек яры өсләтә бөтенләй читтән узды. — Ык тамагына баруы, ахры. Эх, кире кайткан чагында безне дә эләктереп алып китсә иде! — диде уенчылардан берәү. — Илдар Бакинский кая китеп югалды әле? — Шәйморатов, җирдән калкына төшеп, як-ягына карангалады.— Ул үзенең рациясеннән диспетчерларына әйтеп, вертолетны безне алмага җибәрттерә алыр иде, ичмаса. Илдар Бакинский — шушындагы участок башлыгы. Мондагы бар скважинага ул хуҗа. Илдар әле бик күптән түгел генә үзенең тупы борынлы вездеходында, безгә ягымлы кул селтәп, дамбадан узып киткән иде... Габделхәй янә минем янга комга сузылып яткач, мин, күңелемне кичә кич һәм төнлә борчыган нәрсәгә җавап табу нияте белән, ашыгып сорау бирдем: — Әйтче, Габделхәй, синең бригадада уңганның да уңганы — бораулаучы Харис Фазлыев бугай, дөресме? — Дөрес. Ул безнең идарәдә генә түгел, трестта да алда бара. — Хикмәт нидә? Аның уңышының сере, дим? Шәйморатов уйчанланып бер ноктага төбәлде. Ул, әлбәттә, аңлады мине. Тик җавап бирергә генә ашыкмый. Фазлыев — үз эшенең остасы, билгеле. Шул ук вакытта ул эшне бүтәннәрдән күбрәк ярата шикелле. Аннары аңарда... ничек дип әйдим, ниндирәк эчке сизү бар... Талант димме... Әйе, бурильщик таланты! Инде мин тынып калдым. Ап-ачык итеп әйтте: «Ярату һәм талант». Мин әлеге соравым белән кыек атып туры тидергәндәй булдым. Мастерның бу сүзләре аның үзенә дә карый лабаса! Әйе, шулай: аның ♦ да асыл сыйфатлары ич бу һәм алар мастер эшчәнлегендә тагы да калкурак шәйләнә сыман... Кинәт минем гәүдәне салкын дулкын өшетеп узгандай булды: Габделхәй үз тырышлыгы белән хезмәттә үз урынын тапкан, дәрәҗәгә ирешкән, ул инде хәзер партком члены да... Кинәт аны талантына тулы чәчәк атарга җай китергән урыннан кубарып алып, югарырак чөю сылтавы белән, икенче төшкә күчермәсләрме? Җылы, тагы да дәрәҗәлерәк, әмма аның өчен җайсыз-уңайсыз урында талантын әрәм- шәрәм итмәсме һәм соңыннан тау түбән тәгәрәмәсме? Моңа охшашлы хәл хезмәттә дан казанып, зур орден алуга ирешкән бер мастер белән шушы ук идарәдә бер булып алды бит инде. Юк, кабатланырга тиеш түгел! Минем озак кына дәшми-тынмый уйчанланып ятуымның серен күршем, әлбәттә, сизми. Ул әле һаман татлы яшьлек елларыннан аерыла алмый, ахры, шыпырт кына сөйләнә бирә: — Әйе, бар иде минем ул чагында Буровик кушаматлы алашам. Бик акыллы, бик күндәм ат иде... Ә хәзер вертолет дибез, каһәрләп ятабыз үзен... Эх, замана-заманалар! — Ләкин бер мизгелдән мастер дамбадагы реаль халәтенә кайтты, ахры: кинәт йодрыгы белән комга сукты.— Безне алмага киләме инде ул, юкмы, иблис өшкергән нәрсәкәй! — Син, мастер, иблисне күптән телгә алырлар! — Ни күрик, янәшәдә күн тужуркалы егет басып тора. Авызын ерган.— Әнә карагыз: күренде инде канатсыз саескан!.. Чынлап та, Олы Урман ягыннан, шактый түбән төшеп, болай таба бәләкәй генә чебен очып килә иде кебек. Үзе торган саен зурая бара. Инде гөрелтесе дә абайланды... Без һәммәбез дә урыннарыбыздан куптык та, дуамалланып, һавада береткепкаларыбызны болгарга тотындык... Соңыннан... Ике атналап вакыт үткәч, мин Шәйморатовны Алабугада Беренче май демонстрациясендә очраттым. Әлбәттә, аны бәйрәм белән котладым. Хәер, бәйрәм белән генәме? Аның бригадасы акчалата шәп кенә премия, ә мастер үзе «Татнефть» берләшмәсе җитәкчелеге тарафыннан исемле алтын сәгать белән бүләкләнүе хакында да ишеткән идем инде. Түгәрәк бите җәелгән иде күршемнең... Демонстрациядә Шәйморатовка идарәнең байрагын илтүне тапшырганнар иде. Габделхәй аны, таза, егәрле кулларында тотып, җиргә салмак, әмма ышанычлы баса-баса, колонна алдыннан җилфердәтеп барды... Алда исә җәй иде. Галәмәт эссе һәм коры, галәмәт хәтәр җәй. Табигать җәһәтеннән караганда да, хезмәт кайнарлыгы җәһәтеннән килгәндә дә, хикмәтле хәлләр. Эшчәннәр өчен чын-чынлап авыр сынаулы җәй... Июнь башларында яман давыл котырынып алды. Кама буйларында моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән дәһшәтле туфан... Әллә ниләрне кырды-җимерде, астын-өскә китерде. Кызыл Тау янындагы дамбада урнашкан буровойлар — Вася Сельсковныкы да, Габделхәй ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф КҮРШЕМ ГАБДЕЛХӘЙ БУРОВОЕНДА Шәйморатовныкы да — электр энергиясез калды, шулай ук елганың бу як ярындагы байтак скважиналарда нефть суырту тукталды: давыл Боровецк урманында «җен туе» уйнап, исәпсез агачны аударган һәм, шул сәбәпле, урман аша узган югары вольтлы линия әллә ничә чакрымнарда сафтан чыккан иде. «Кама буе нефть һәм газ идарәсе»нең төзүчеләре белән электриклары, ярты ай чамасы диярлек көнне-төнне ялгап, өр-яңа электр линиясе сузып чыкты. Үз-үзеңне аямый эшләүнең матур бер үрнәге булды бу... Ә буровойдагы хәлләр? һәр ике буровойда да, дәһшәтле туфан котырган чакта, инструмент тирән забойда була. Куәтле энергия югында инструментны, әлбәттә, күтәртү мөмкин түгел. Берничек тә! Тик бер нәрсә көн кебек ачык: әгәр кыйммәтле вакытны йокымсырап уздырсаң, бу авыш скважиналардагы буровой инструментлар җир катламнары эчендә, инде суыртып ала алмастай булып, кысылып һәм томаланып калачаклар. Күпме хезмәт, күпме тырышулар, никадәр средство — барысы да җилгә очачак... Юк, йоклап калырга ярамый. Бик тиз арада Алабугадагы базадан берничә агрегат китертәләр дә скважи- ’ наларда су һәм измә циркуляциясен яңарталар. Туктау юк, тын алу юк.— каты басым астында су белән измәне кудырта бир! Төнлә дә, көндезләрен дә... Ике атна буе! Бөтен бораулау идарәсе тын кысып көтә кала: ни булыр, җиңә алырлармыюкмы? Әлеге буровойларга энергия тоташтыргач, һәммәсе дә җиңел сулап куя: җир катламнарының куркыныч кочагыннан хәвеф-хәтәрсез генә котыла тегеләр. Кешеләрнең чыдамлыгы һәм осталыгы табигать стихиясеннән өстен чыга... Ләкин шушы авыр җәй китергән кыенлыкның баласы гына була әле бу, шәйморатовныкыларны тагын да хәтәррәге, тәмам җелекләрне киптерердәе, алда көтә... Монысы Алабуга мәйданында була. Эсседән төсе сорыланган август аенда. Бу чыганак әллә ни байдан түгел үзе. Әмма үтә холыксыз, үтә көйсез. Катламнардан газ бәреп чыгуын көтәләр. Шул сәбәпле бораулау технологиясе дә беркадәр катлаулана төшә. Ләкин газ бәреп чыкмый. Кешеләрне афәтнең бүтәне көтә, алар бертөрле тозакка эләккәндәй булалар: тирән забойда инструмент кинәт кысылып кала — яман прихват... Ә бит инде җир куенына бер чакрымнан артык төшкән булалар. Сүгенүдән файда юк. Янә акыл көчен, сабырлык һәм чыдамлыкны җигәсе... Җигәләр — җиңәләр! Бу бәладән шулай мең мәшәкать белән булса да котылалар котылуын, әмма, шуңа ук ялганып, икенчесе башлана: катлам измәне йота. Җиткерер әмәлләр юк. Скважинаны цемент белән катыралар, янә бораулыйлар, янә измә эзсез югалып кала. Тагын цемент коялар, тагын... — җир куенында мәңге туймас убыр ятамыни! — Бүтәннәр туктаусыз тирәнгә төшә тора, ә мин, киресенчә, һаман өскә таба чигенәм... дөнья яктысына таба,— диебрәк шаяртып алды Габделхәй күңелсез генә. Аның бер кичкә генә булса да өенә, семья җылысына кайтып килеше иде. Адымы салмак, авыр. Үзенең гәүдәсе дә салына-шәлперәя төшкән, күзләре чак кына кызарган, карашында коры зәһәрлек тә бар сыман. Йокысыз төннәре аермачык сиздерә... Әйе, ул скважина үзенең үтә яман холкын күрсәтә иде. Ә бораулаучылар үз характерларын... Ләкин монысында да кешеләр өстен чыкты. Бирешмичә, чын ирләрчә... Бу хәлләрдән соң инде байтак вакытлар үтте. Менә мин янә Габделхәй буровоенда. Бу юлы да әллә кайда түгел, Кызыл Тау тирәсендә. Ләкин дамбада да түгел — ун чакрымга сузылган бу дуга-дамбадагы скважиналарның тишәрдәе тишелеп беткән инде. Нефть биреп яталар. Шәйморатов буровое текә янлы, җыйнак кына «бәлеш» сыман утраучыкта калкынып утыра. «Бәлешне» ике-өч ел әүвәл земснаряд өйдергән. Разведкадан калган нокта... Утрауның итәген калын боз астыннан Кама суы юып-сыйпап ята. Кыш уртасы. Буран^ Ә монда чираттагы скважинага «нокта куйганнар» икән. Габделхәйнең җилдә кызарган түгәрәк йөзен юка сакал- мыек баскан. Әмма күршемнең күз карашы нурлы, куанычлы. — Забой дисеңме? Әнә анда, Кама уртасыннан да ары... Моннан өч ел элгәрерәк шушында сул як ярдагы беренче скважинаны да миңа башлап җибәрергә туры килгән иде, инде азаккысын да безгә бетерәсе булыр. Тагын нибары өч нокта калды. Җәйгә тикле, ныклап тотынсак, Беренче май мәйданы, шулай иттереп, вәссәлам бу як ярда... Әллә ничә дистә скважина борауланган һәм шуларның иң зур күпчелеге — шәйморатовныкылар тарафыннан. Җитмәсә, яртысыннан да күбрәге бетмәс мәшәкатьле кыеш скважиналар. Әнә шундый хәлләрдә дә бу бригада идарәдә һаман да алда бара икән. Горурланмаслыкмыни кешегә! — Аннары кая? — дип сорыйм мин.— Әгерҗе районына туган авылың туфрагын борауларга түгелме? — Юк шул. Җибәрмиләр әле... Иң башта Суык-су чыганагын, диләр. Бусы кайдадыр Чаллы артында. Шулай булгач, озакламый шау- лап-гөрләп торган КамАЗ җирләре аша йөрергә туры килер әле безгә, туганкай... Мин җиргә биштәрне куям, боз боравымны рәтләргә тотынып, мастерга жумба балыгы турында әйтәм, тәмле уханы исенә төшерәм. — Син зинһар гафу ит инде. Өйдә көтәләр мине. Кичен партком утырышы, диләр. Аннары мәктәпкә ата-аналар комитетына да барасы. — Җилкәң калын, әйдә, җәмәгать йөген тарта бир! — дип көлемсерим мин, әмма шундук борынны җыерам: —Тик шунысы кызганыч: бу юлы тагын буровоеңда уха белән сыйлап булмый икән үзеңне... — Үпкәләмә, дим... Мә ачкычны, будкага үзең хуҗа бул инде. Ул арада яңа вахта да килеп өлгерде. Монда инде гадәти күрсәтмә- киңәшүләр... Югарыда буровойның корыч конструкциясендә җил ыжгыра. Озакламый җил ыжгыруына куәтле тракторларның шау-гөрелтесе кушылыр: монтажчылар буровой станогын ун метрлар чамасы читкәрәк шудырып, яңа ноктага утыртачаклар. Фидакарь хезмәтнең яңа ноктасына — оеткысына... Кама аша сузылган юлга күпләп кар салган. Тездән ерасы. Юлның читчитләреннән чыбык маяклар тезелгән. Эштән бушаган вахта юл буйлап бер җепкә сузылды. Кешеләр, җилдән бөгелә һәм янтая төшеп, тирән карда ава-түнә атлыйлар. Арада мастер Габделхәй дә... Аръякта, «Тын таулар» итәгендә, аларны Алабугадан килгән вахта автобусы көтә. Озакламый, нефтьче пәһлеваннарны кар бураны үз эченә йотып та алды... Алда ни көтә аларны? Тик бер генә нәрсә көн кебек ачык: алар- га — скважиналарга да, кешеләргә дә — үз характерларының ныклыгын әллә ничә мәртәбәләр күрсәтергә туры киләчәк әле... Шулай, җир-әнкәбез куенындагы «кара алтынга» юллар бер генә дә җиңел түгел. Бик авыр, бик четерекле... Бу хәл бер Кама буенда гынамы соң? Алабуга — Чаллы, 1972—1974