Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХАНГӘРӘЙНЕҢ СӘЕР КӨННӘРЕ

Кырым татары егете Илдар Гәрәев төньякка акча эшләргә дип килгән иде. Әти-әнисе аны гомерләре буена ата-аналарга гына хас чын ярату белән яратып яшәделәр. Илдар тир түгеп эшләп тапкан акчаларына әти- әнисе өчен яңа йорт салып бирде, тик картлар бу өйдә озак яши алмадылар, үлеп киттеләр. Әҗәл капыл килде аларга, ике көн дигәндә бер-бер артлы җан бирделәр. Үлгәндә икесенең дә телендә Үкенү, көнләшү корты аның йөрәк итен кимерде, кешеләр арасында да үзүзен кулга ала алмады Илдар, кайгысына сабышып йөри бирде. — Нәрсә син тундра кисәве төсле кара көеп йөрисең әле, Хан-Гә- рәй?— дип сорады аннан бер көнне баш бухгалтер Козлов. Хан-Гәрәй дәшмәде. Һай, көнләшү корты, йөрәк итен кимермәсәнә шул кадәр! Ләкин Хан-Гәрәйнең «мәхәббәт газаплары» икенче көнне ничектер юып ташлангандай юкка чыкты. Мондый чакта Илдар өчен иң шәп дәва — әйбәт эш икәнен яхшы белә иде Козлов һәм сүзне дә шуңа таба борды: — Мейнываамга барырсың,— диде Илдарга,— балыкчыларга бригадир кирәк. Илдар исеме булды. Илдар аларны табутка салып күмде, аннары йорт-җирне сатты да, очраклы рәвештә генә күреп калган сабыр холыклы чибәр бер рус хатынына өйләнергә карар кылып, яңадан Чукоткага китеп барды. Ләкин бу хатынның менә инде бишенче ел кияүдә икәнлеге, ике баласы барлыгы беленгәч, Илдарның тәмам сөмсере коелды... Бүген эшне Козлов бирә, чөнки ул председатель урынына калды. — Кайчан? — дип сорады Илдар һәм башы белән тәрәзәгә таба ымлады. Ә тышта күз ачкысыз буран котыра иде. — Иртәгә: бүген төнлә буран туктаячак. Козлов төньякта күптән яши иде инде, ул көньяктан килгән кешеләрнең бу тирәләрдә өч көннән артык тормавын яхшы белә. Беренче нарта белән миңа бер капчык шәп балык җибәрерсең. Кыздырган балык ашамаганга йөз ел тула бугай инде. Анысы булыр,— диде Илдар,— ә кыздырган балык янына? Складтан сиңа да, егетләргә дә яздырып алдым. — Җитәрлекме? Юк, әлегә аеруча салкын көннәр өчен ярты ящик кенә биреп торабыз. Акча исе килгән җирдә Илдар җәһәннәмнең үзенә дә бара инде. Козлов моны бик яхшы белә, шуңа күрә Илдарга ышана, товарны да кызганмый,— бигрәк тә боз астыннан балык тотучыларга кирәк товарларны. Үз чиратында Илдар да беркемне дә кыерсытмас — үзен дә, егетләрне дә, Козловка да өлеш чыгарыр. Акча өчен дә, спирт өчен дә эш белән, аяк-буыннарның ару-талуы белән, буранлы төннәрдәге ялгызлык һәм сагыш белән түләрләр балыкчы егетләр. Баш бухгалтер боларның барысын да белә, шуңа күрә юмарт та ул бүген. Илдарның алты эте бар. Авылда өй борынча йөреп тагын дүртне тапты. Аларын, чылбырга бәйләп, барысын ашатты да җыена башлады — иртәгә иртүк ерак юлга чыгасы. Чукоткада гадәт шундый: әгәр сиңа «иртәгә» диләр икән, димәк, берсекөнгә барысы да әзер булачак. Гадәттә Чукотка кешеләре «кайчан?» дигән сорауга кинаясез-нисез: «Хәзер, хәзер, төштән соң ук»,— дип җавап бирәләр. Шул гадәт буенча Илдар да бик ашыкмады, ләкин ашыкмавына бик үкенде. — Менә нәрсә, Хан-Гәрәй,— диде аңа Козлов,— Күнче бригадасына кадәр бер кеше утыртып барырсың. — Күнче янында ни калган аңа? — Сиңа барыбер түгелмени? Илтәсе бар. Менә шул... — Кеше төяп йөрисем килми әле. — Хатын-кыз ул... — Аһ, аллам! Хатын-кыз булгач бигрәк тә!.. Ничегрәк соң төскә- биткә диюем?.. — Ансын үзең карарсың инде... Яңа кеше әле. — Ни эш майтарып йөри? — Кызыл ярангадан, укытучы. — Соңрак илтеп булмыймы соң үзен? — Белеп торасың ич, — дип авыр сулады Козлов,— вездеход сүтеп ташлаган көе ята, тракторны суга батырдык, вертолет чакырсаң, аяз I көн көтеп ятасы бар, берничә тиен көмеш өчен җибәрмәүләре дә бик 1 ихтимал, а карталарның барысы да тундрада... Кыскасы, бөтен өмет синдә. Ерак җир түгел, юл уңаенда калдырып китәрсең... Тфу, шантан, ниемә дип кодалап торам соң әле мин сине, әйтерсең Хан-Гөраи шуны да аңламый. Козлов кырт кына борылды да, муеныннан эше бар кеше кебек, җәлт-җәлт атлап китеп тә барды. Күп тә үтмәде, тиредән тегелгән кием-салымнар төргәге күтәреп, укытучы кыз да килеп җитте. — Исәнмесез, миңа сезнең белән барырга дип әйттеләр. — Дөрес әйткәннәр,— дип мыгырданды Илдар. Икесе дә тынып калды. Кызый көрсенеп куйды: — Ә кайчан юлга чыгабыз? — Мин иртәгә дип торам... АЛЬБЕРТ МИФТАХЕТДИНОВ ф ХАНГӘРӘЙНЕҢ СӘЕР КӨННӘРЕ Кыз, Илдар өенең болдырына утырды да, тегенең нарта белән мәш килүен күзәтә башлады. Аның күзләрендә шул кадәр кызыксыну, са- мимилек, балаларга гына хас гөнаһсызлык бар иде,— моны күргәч, Илдар бик мавыгып башлаган эшен ташлап нартага утырырга һәм тәмәке кабызып җибәрергә мәҗбүр булды. — Минем исемем — Илдар. Хан-Гәрәй дисәң дә ярый, монысы Козлов таккан исем. Ә сезне кем дип белик? — Света... Светлана мин, Иванова. — Тәк, менә нәрсә, Света Иванова, мин бер үзем генә булсам, сезгә кирәк җиргә, ягъни Күнче янына иртәгә үк барып җиткән булыр идем... — Илдар шунда ук «син»гә күчте: — Ә синең белән ике көндә барып җитүе дә шикле. — Нигә? — Чөнки кар йомшак, этләргә авыр булачак. Җитмәсә, юл уңае нда авыл да юк, юлда безгә ялгыз йорт кына очраячак. Без бүген анда барып җитә алмыйбыз, соңга калдык, ә синең әле палаткада бер мәртәбә дә кунып караганың юктыр?.. — Ю-ук... — дип сузып куйды Светлана. — Әллә тундрада да беренче мәртәбәме? — Беренче. Беркайчан да булганым юк. Күпме хыялланып... — Нигә? — Нәрсә — нигә? Илдарның ачуы чыга башлады: — Нигә хыялландың дим? — Белми-и-им... — дип сузды Светлана тагын. Илдар авыр сулап куйды. — Иртәгә иртәрәк кил. Таңда кузгалырга кирәк. Ә бүгенгә яңа туныңны киеп кара,— таманмы. Киеп карамадыңмы әле?.. Юк?.. Менә сиңа мә, үзең тундрага чыгам дисең. Ә киемеңнең берәр җирен төзәтәсе, сүтеп тегәсе урыны булса? Давай, тире эченә керергә өйрән... Күнеккәнне ярата ул тире... Э-э-эх... Илдар тагын бер тапкыр көрсенде дә өенә кереп китте. Чәй куйгач, бер көйрәтеп җибәрде. «Ниемә дип шундыйларны тундрага җибәрәләрдер?!— дип уйлады ул. — Җан көеге булырга гына ярыйлар, адәм көлкеләре». Тәмам ачуы чыгып йокларга ятты, йоклап китә алмыйча озак азапланды, ә Светаның юлдаш булуына күңелендә ни сөенеч, ни көенеч юк иде. Нишлисең инде, илтергә кирәк икән, илтергә, Күнче янында калдырырга да бетте-китте. Әйдә, бездән булсын яхшылык, тундрадан кире сыпыртканда юлы уң булсын. Иртән иртүк, әле кояш салкын чакта ук кузгалдылар. Илдарның инде Козловка ачуы басылды — юлаучы зыянлы күренми. Озын итәкле өр-яңа тун кигән кызый шөкәтсез аю баласына охшап калган пде. Кызның бу кыяфәте Илдарга кызык булып тоелды, шул ук вакытта ул тунның башлыгы алыштырылганын, башлыкның киндерә бавы урынына ефәк бау тагылганын да күрмичә калмады. «Монысы юкка,— дип уйлады Илдар,— ефәк бауның төене тиз чишелә». Этләр әйбәт кенә бара. Эт ул кеше кәефен сизә белә. Күршеләрдән алган теге дүрт эт тә, бу җигүдә чит булуларына да карамастан, тыныч кына теркелди бирәләр. Илдар этләре аларны борчымый, Илдар да аларга кычкырмый, тынгысызламый. Ул кояшка битен куйды да Светланага запас кара күзлекләрен сузды. Гомумән, Илдарның кәефе әйбәт. «Гаҗәпкә каршы, 76 дыа эчтэнЮгёю.е КеШе бУЛЫП ЧЫКТЬ’' 6ерни дэ »Р«шмый.._ див Илдар этләрне туктатты. Чәй эчәбезме?— дип сорады ул. Эчә-ә-бе-е-з,— дип сузды Светлана. Кыз малахай бүреген салып ташлады. Һәм кинәт Илдар кызның шактый ягымлы, хәтта чибәр, кояш нурлары төшкән кар шикелле очкынланып торган күзләренең, шат йөзенең, озын сары чәчләренең бик тә матур икәнлеген күреп алды. «Бу чәчләрдән, мөгаен, кар һәм кояш исе киләдер»,— дип уйлады Илдар. Кызый бер уч кар йомарлап Илдарга ыргытты. Тегесе көлеп җибәрде. Кар Илдарның колагы яныннан гына үтеп китте дә бер эткә барып тиде. Ә этнең моңа бер дә исе китмәде — салмак кына борылып карады да нарта буена сузылып ятты. Аның танавы һәм күзләре мөлаем, ягымлы иде. Этләр дә, кешеләр кебек, яз шатлыгы белән шатлана беләләр. Көн кичкә авышкач, нарта юл буендагы ялгыз йорт янына килеп җитте. — Шушында кунарбыз,— диде Илдар. — Арымадыңмы? Кыз баш какты. Илдар этләрне ашатырга чыгып китте. Башта ул аларны туарды, аннары иң алдан баручы ике эттән башкаларын бәйләп куйды. Эт саен берәр кисәк ит ташлады. Шуннан соң бераз уйланып торды да, кулын селтәп, тагын берәр кисәк нерпа мае кисеп бирде. Этләр, һәр вакыттагыча, ашар алдыннан чинашып алдылар. Илдар бәйләмәгән этләрнең берсен өйгә алып керде. Эт ишектән керүгә түргә узмады, бусага буена гына сузылып ятты. Чәй кайнап чыкты. Илдар иелеп Светлананың йөзенә карады. Кыз йоклый иде инде. Илдар чәйнекне читкәрәк алып куйды, аның урынына утка котелок утыртып кичке аш әзерли башлады. Ул табак-савытны шалтыратмыйча, тавышланмыйча гына эшләп йөрде: кешене беркайчан да юкка уятырга ярамый, ач килеш йоклап китсә дә... Илдар тамак ялгап алды, термоска яңа чәй салды, уянып ашап алмасмы дип, Светлананың баш астын рәтләгән булды, ләкин кыз инде тирән йокыга талган иде. Илдар көрсенеп куйды, бер генә шәм калдырып, бүтәннәрен өреп сүндерде, бер почмакка барып тире капчыгын җәйде ләкин капчык эченә кермәде, өстенә генә менеп ятты. Өй инде шактый җылынып җиткән иде. Илдар уйга чумды. Менә хәзер ул йоклап китәчәк, матур төшләр күрәчәк. Бүген ул эт булып арыды, ә By тильхинның муенчагын рәтлисе бар, бөтенләй чәйнәп бетергән - яшь уйлаИлдар һәр вакыт аз сүзлелекне, тынлыкны ярата, юлда өч тиенгә ярамаган сүз сөйләп тинтерәткән кешеләрне җене сөйми аның. Шушы тып-тын карларны, тыныч кына юрткан этләрне күзәтеп, җылы мартның нечкә моңын тыңлап барудан да ләззәтлерәк нәрсә бармы икән дөньяда: !. Илдар аңа урын-җир рәтләде, мичкә ягып җибәрде, шәмнәрне кабызды, чәй куйды. Света тире капчык эченә кереп ятты. Илдар аның баш астына тун салды, тегесе, рәхмәт йөзеннән, ягымлы итеп елмаеп куйды. — Арыдыңмы, Света? — Бераз гына баш авыртып тора... Чәй эчкәч, узар әле. — Әйе... юл шактый ерак шул... шул әле, җигүгә күнекмәгән. Иртәгә иртәрәк торырга кирәк, кояш салкын чакта юлга... Ә кызый болай ярыйсы гына... тик бер генә җи- тешсезлеге бар — артык чибәр, тундрага төс түгел... һәм чәче дә мондагыча түгел... ул чәчтән, мөгаен, кар һәм кояш исе киләдер... Илдар торды да Светлана янына килде, аның таралып төшкән чәчен рәтләп куйды, иреннәре белән тияр-тимәс кенә кызның бит очына кагылды һәм кинәт елмаеп куйды — юл шактый арытса да, яшьлек үзенекен итә шул. Светлана тын гына йоклый бирде. Илдар борылып үз урынына китте. Йоклар алдыннан тартылган сигарет — иң татлысы! Соңгы сигарет белән күңелгә тынгылык яки иң вәсвәсәле уйлар килә. Соңгы сигарет күп нәрсәгә төшендерә... «Гаҗәп,— дип уйлый Илдар,— бу кызның миңа мөнәсәбәте мине һич кенә дә кызыксындырмый. Мине үземнең аңа мөнәсәбәтем ныграк кызыксындыра. Гаҗәп...» Көлешә-көлешә, иртәнге ашны ашадылар. Юлга кузгалгач, Илдар оялып кына кызга тундрада озак барачакларын, шулай булгач, әгәр Светлананың андыймондый йомышы булса, оялып тормыйча әйтергә һәм Илдарга нартаны туктатып читкә карап торырга кушарга тиешлеген аңлатты. Боларны аңлатканда ул оялуыннан кып-кызыл булды, ләкин тегесе: — Ярар, ярар, Хан-Гәрәй, ярар, аның ни ояты булсын,— дип кырт кисте. Кызның бу кыен хәлдән Илдардан алдарак чыгуы егетне тәмам тынычландырды. — Тагам!II — дип кычкырды ул этләргә һәм чиелдый-чиелдый зарланып барган Вутильхинга берне сыдырып алды. Нарта дәррәү алга омтылды. Күнче туплавына алар төнлә генә килеп җиттеләр. Ләкин монда аларны буш консерв савытлары, учак урыннары гына каршы алды. Тирә-яктагы кар өстен болан һәм кеше эзләре чуарлап бетергән иде. Илдар учак урынындагы көлне һәм болан тизәкләрен тотып карады да Светланага: — Алар кичә генә кузгалып киткәннәр,— диде. — Ә хәзер нишлибез инде? — Этләр арыды... Кунарга туры килә. Иртәгә куа чыгарбыз. Илдар нартадан кирәк-яракларны бушата башлады. — Алар язгы туплауга киткәннәр. Моннан ике көнлек юл. Ә син бер дә кайгырма, без аларны куып җитәрбез... Әйдә, миңа палатка куярга булыш. Агач терәкләр юк иде, алар урынына Илдар карабинын һәм мылтыгын утыртып куйды... Мылтык аңа кыр тавыклары атарга кирәк, ә карабин... Яныңда карабин булуы һәр вакыт ярап тора. Палатка итәгенең бер ягын нартага бәйләделәр, ә икенче ягына учак әйләнәсенә тезелгән ташларны бастырып куйдылар. Шулай итеп ике урынлы кечкенә генә палатка корылды. Аннары Илдар этләрне ашата башлады, ә Светланага учак тергезергә кушты. Света ботак-сатак җыеп килде, ярты кап шырпы яндырып бетерде, ләкин учак кабынмады. Илдар аңа шәм төбе бирде, ничек итеп тундрада учак кабызырга икәнен өйрәтте. Егет палатка идәненә нарта төбендәге болан тиресен җәйде, аннан тире капчыкларны алып керде һәм Светланага палатка эченә урнашырга кушты, әгәр теләсә чәйне дә монда гына алып керергә булды. II Этләрне кызурак барырга өнди торган сүз. Светлана каршы килмәде. Ике сәгать тә үтмәгәндер, буран күтәрелде. Ул капыл гына башланып китте, ләкин палатка эчендә рәхәт иде — тире капчыклар җылы, кул астында гына кайнар чәй белән термос, тагын ни кирәк. Палатка эче гаять җайлы, Светланага рәхәт, Илдарга сәер иде. Ул күңелендә ниләр барлыгын аңларга тырышып карады. Ләкин уйларының очын- очка ялгый алмады. Ул һаман саен көрсенде, тәмәке тартты. ~Элек Илдар гомере буе үзен һәм әти-әнисе исән чакта аларны гына кайгырта иде. Ул үз шәхесенә бик нык ияләшкән, үз-үзен яхшы беләм дип уйлый иде. Ләкин аның күңеленә бернинди рөхсәтсез-нисез менә бу кызый кереп килә бит. Илдар кинәт шуны аңлап алды: бүгенге мәшәкатьләр аңа бер рәхәт кенә, менә бу хатын-кызга җылымы яки салкынмы булуы, аның ачмы яки тукмы булуы, ул бүген төшләр күрәчәкме һәм нинди төшләр күрәчәге Илдар өчен һич кенә дә барыбер түгел иде... үзен. Илдар Күнче белән пышылдашып кына сөйләшеп алды, карчыклар тирмәгә олы бер казан асып ут ягып җибәрделәр, казанга боз һәм кар тутырдылар. Светлана талчыккан кыяфәттә учак янында утыра бирде. Су җылынды. Бөтенесе дә тирмәдән чыгып киттеләр. Илдар ишекне ябып, таш белән терәтеп куйды, учак янына иске болан тиресе ташлады да Светланага кырыс кына: — Чишен! — диде. Кыз берни дә аңламыйча, күзләрен челт-челт йомгалап, аңа текәлде. — Чишен,— дип кабатлады Илдар. — Монда юынырга салкын түгел, мин сиңа булышырмын. — Юк, юк... — Светлана куркып тирмә почмагына сеңде,— юк! — Аһ, аллам,—дип көрсенде Илдар. — Мин синең белән сүз көрәштерергә килмәдем монда, һәм синең сылу гәүдәң дә кирәкми миңа Мин арыдым, йокым килә. Ләкин син тундрада чакта мине тыңларга тиеш булырсың. Хәзер карт Күнче кереп чишендергәнне телә- мисеңдер бит? Шунысы да бар: мин юынганда сия миңа булышырга тиеш булырсың. Башка баш! Мин җәмәгать эше тәртибендә бер эш та эшләмим,— дип ялганлады Хан-Гөрей. Кружкалар бик кечкенә иде, Илдар кызны зур алюмин табак бе- лән "коендырды. Светлана чүгәләп утырган, болан тиресе юеш һем җылы, кызның аякларына җылы пар беркеп тора. Караңгы тирмәдә учак күмерләре генә җемелдәшә. Илдар Светлананың эчке киемнәрен җыеп алды да учак өстенә элеп куйды, э кызга зур салге тоттырды. Светлана сөлгегә төренде. Ил- дар капчыгыннан үзенең җылы эчке киемнәрен алып кызга бирде, тизрәк киенергә кушты. Илдар ике көн буе куган этләргә азык бетте, аннары алты кыр тавыгын ун эткә бүлеп бирергә туры килде. Дөресрәге, биш кыр тавыгын бүлде ул, чөнки алтынчысын Светлана белән бүлешеп ашадылар. Ниһаять, бишенче көнне алар Күнчене куып җиттеләр. Күнче кадерле кунаклар килүгә бик шатланды — ул көнне көтүчеләр бәйрәм ясадылар... Ләкин бәйрәм алдыннан әле шактый сәер хәлләр булып алды. Күнчегә килеп җиткәч, Илдар Светлананың талчыккан, сулган йөзенә карады да: «Аһ, аллам,— дип уйлады,— соң бит ул бер атна буе чишенмичә тире капчык эчендә йоклаган кеше. Ни уйлап йөри бу минем баш тартмасы! Әлбәттә, кызый авырый. Ахмак, дивана!» — дип ачуланды ул АЛЬБЕРТ МИФТАХЕТДИНОВ ф ХАН ГӘРӘЙНЕҢ СӘЕР КӨННӘРЕ ф Светлана киенгәч, Илдар аны сәкегә утыртты, янына керосин лампасы кабызып куйды, тарак, көзге һәм кызның сумкасындагы башка кирәк-яракны алып биргәч, тирмәдән чыгып китте. Ир кеше беркайчан да хатын-кызның ничек итеп яңадан үз гүзәллегенә кайтуын карап торырга тиеш түгел. Чәй эчкәч, йокларга әзерләнделәр. Илдар Светлананың үзе белән тагын кемнеңдер арасында ятуын теләмәде, аңа иң кырыйга ятарга кушты. Үзе Светлана белән Күнче арасына ятты, ә Күнченең теге ягына кечкенә малае, малайның теге ягына анадан тума чишенеп ташлаган карт — Күнченең әтисе урнашты. Карт, оялып, өстенә тире ябынды. Ике карчык башка урынга яттылар, өсләрендә җылы киемнәр булганга алар туңмыйлар иде. Җитмәсә, иртән иртүк торып учак тергезәселәре һәм иртәнге чәй әзерлиселәре дә бар. Биш кеше яткан кечкенә сәкедә озакламый эссе дә була башлады. — Башны чыгарып ятсаң әйбәтрәк. Ә баш астына мендәр урынына малахай бүрек сал,— дип пышылдады Илдар Светланага. Һәм моны ничек эшләргә икәнен күрсәтеп тә бирде. Илдар тәмәке көйрәтеп җибәрде. Светлана караңгы тирмәдә Илдарның тәмәке утлары җемелдәвек күзәтеп ятты. Аннары песи кебек йомарланды да тынып калды. Ә Хан-Гәрәй тарта да тарта иде. Бераздан Светлана як-ягына әйләнгәли башлады — күнегелмәгән урында җайсыз иде аңа. Шуннан соң ул Илдарның колагына: «Тыныч йокы!» — дип пышылдады һәм егетнең колак очыннан гына үбеп алды. Аннары ул малахай бүрекнең яртысына Илдарның башын салды. Бу — аларның беренче уртак мендәрләре иде. Светлана Илдарның таза беләгенә башын куйды да егетнең тыгыз тәненә сыенып йоклап та китте. Кызның коп-коры сары чәчләре Илдарның беләге өстендә таралып ята. Егет ул чәчләрне битенә каплады. Бу чәчтән хәзер чыннан да кар һәм кояш исе, тагын бераз гына учак төтене исе дә килә иде. «Кызык, ул бүген нинди төш күрер икән?»— дип уйлады Илдар. Русчадан ГӘРӘЙ РӘХИМ тәрҗемәсе.