ИСЕМНӘР-AT АЛЛАЛАР СӨЙЛИ: БОЛГАР-ТАТАР АВЫЛЛАРЫ
Урта Идел-Кама буйларында гасырлар буена яшәү дәверендә болгар баба ларыбыз, һичшиксез, күп кенә фнэик-географик объектларга (елгаларга, инешләргә, күлләргә, тауларга, кырларга, урманнарга һ. б) һәм ясалма географик яки административтеррнториаль объектларга (шәһәрләргә, авылларга, юлларга һ. б.) үз исемнәрен кушканнар. Шулай итеп, урта гасырларда Урта Идел-Кама (шул исәптән хәзерге Татарстан АССР) территориясе топоннмиясенең болгар катламы барлыкка килгән. Әмма, билгеле булганча, болгар теленең бик аз сүзләре генә, башлыча, ялгызлык исемнәре, ел һәм көн исемнәре, сан атамалары һ. б. теге яки бу тарихи чыганакларга теркәлеп, сакланып калган. Борынгы болгар теле үле телләрдән санала. Өстәвенә, Татарстан АССР топокимиясендә урын алган болгар комонимнарын (авыл исемнәрен) барлау, ачу-аныклау һәм аларны системалы итеп тарнхн-лннгвнстнк аспектта махсус тикшерү эше дә артта калып килде. Бу исә Татарстан АССР топо- кимиясенең болгарлар тарафыннан барлыкка китерелгән һәм безгә тарихи топонимик мирас игеп калдырылган субстрат катлам *ны (аерата шушы катламга карый торган комонимнарны һәм антропокомонимнарны — кеше исемнәреннән, кушаматлардан якн фамилияләрдән ясалган авыл атамаларын) барлау һәм тикшерү эшен нык кыенлаштыра һәм катлауландыра. Республикабыз топоннмиясенен болгар катламын ничек барларга, нинди метод- алым кулланып аларга якын килергә һәм тикшерергә сон? Әле мона кадәр зур күпчелеге мәгънәләрен сер итеп саклый килгән, фән өчен гаять әһәмиятле мәгълүматларга, мөһим информациягә ия булган тарихи-географик атамаларга — борынгы тел һәм чал тарих шаһнтләренә, безгә хәзергә берни дә хәбәр итми, сөйләшми торган «телсез» исемнәргә — нинди тел ачкычы табарга, аларны ничек сөйләтергә? Бу хакта галимнәр озак баш ватканнар, һәм бу мәсьәләләрне хәл итүдә уртак бер фикергә дә килә яздылар шикелле. Илебезнең танылган өлкән топоннмнсты. проф. А. П. Попов, субстрат топонимик катламның формалашу үзенчәлекләрен һәм аны өйрәнүнең юлларын күрсәтеп, болай дип яза: «Әгәр борынгы топонимика күпчелек урында сакланса, һәм ана янасы өстәлсә, бу. димәк, элекке халыкның токымнары шушы жирлектә (телләрен башкага алмаштырыл, ә кайбер очракта үз телләрен тулысынча яки өлешчә саклап) яшиләр дигән сүз. Шулай итеп, мондый очракта борынгы топонимика субстрат була, аны аңлау өчен, элекке халыкның теле бөтенләй сакланмаса, башка кардәш телләрне һәм шулай ук хәзерге халык телендәге субстрат лексиканы өйрәнү зарур»’. 'Субстрат катлам —юкка чыккан жирле халык телеиең хмерге халык телаал» си- ланып ка.цан калдыклары белән мөиәсабәтле каглам. 1 А, П. Попча, Географические иаманиа. Рус телендә, «Наука» иәшрнагы. IP6S, ttO Ват, ю* 147 У Гаять мөһим булган шушы фән ни-методологик күрсәтмәгә таянып, без Татарстан АССР топонимиясенеи болгар катламына караган атамаларны барлау, аларнын мәгънәләрен аныклау эшен түбәндәге юллар белән алып барырга булдык: I) гомум болгар теле ядкарьләренә (без биредә Идел-Кама болгарлары. Дунай болгарлары һәм Кавказ болгарлары телен тулаем күздә тотабыз); 2) борынгы болгар теленә якын торган хәзерге чуваш теленең лексик байлыгына һәм 3) татар теле сөйләшләрендә һәм 4) болгар-татар кабер ташы язмаларында сакланып калган лексик булгаризмнарга таяну Болгар дәүләте Алтын Урда князе Булат-Тимер тарафыннан 1361 елда икенче мәртәбә җимерелгәннән соң, болгарлар үзләренең төп яшәү урыны булган Кама сулъягының кара туфраклы, уңдырышлы җирләреннән, туган авылларын һәм шәһәрләрен ташлап. күмәк рәвештә Каманың уңъягына — Казан арты территориясенә күчеп утырганнар. Болгарларның бер өлеше Иделнең уңъягына — Зөя елгасының түбән агымындагы җирләргә күчеп килгән. Менә шушы тарихи сәбәпләр республикабызның Кама аръягы (сулъягы) җирләрендә болгар теле белән мөнәсәбәтле топонимик катламның, бнгрәк тә торак пункт исемнәренең югалуы исәбенә, шактый ярлылануына, сирәкләнүенә китергән Без бу төбәктә болгар топонимик катламы бөтенләй юкка чыккан, эзсез югалган дигән карашта тормыйбыз, әлбәттә. Байтак кына елга (Кондырча. Кондызча. Чирме- шән. Яуширмә, Чаллы һ. б). күл (Биләр күле. Би күле. Балым Хуҗа күле һ. б). шәһәр (Болгар. Биләр. Тубылгытау. Җүкәтау, Баламир һ. б) һәм авыл (Пәрәү. Саурыш. Чаллы. Таңкай. Нократ. Ямбакты. Әжмәр. Иске Рәҗәп, Салман һ. б.) атамалары безнең көннәргәчә сакланган. Татарстан АССРның Тау ягы (Иделнең уңъягы) территориясендә болгар топонимик катламы шулай ук шактый урын ала Тарихи чыганакларга караганда, бу җирлектәге: Әтрәч, Тәтеш. Килдеш. Кирмәле. Олы Кариле, Мулла иле. Олы Тархан. Hop- лат, МамадышТәүгилде, Сатылган, Тау иле. Әҗәл, Иске Чәчкап. Борындык. Чүти Әжем. Дәүләки. Коллар. Килдеураз. Шырдан. Салатчы, Борнаш. Күгеш, Күгәй. Айдар, Әлмән. Кармыш. ШәмБалыкчы, Өтек кебек авылларга XIII—XIV йөзләрдә болгарлар нигез салган. Әмма Иделнең уңъягында. XII!—XIV йөзләрдә болгарлар күпләп күчеп утырганчы ук. чувашлар яшәгән. Чувашларның бабалары үз телләрен акрынлап ташлаулары, онытулары һәм ул заманнарда составына үзләре кергән дәүләтнең башында торган болгарлар телен кулланышка алулары нәтиҗәсендә, хәзерге чуваш теленең борынгы болгар теле белән уртаклыгы, якынлыгы тәэмин ителгән Проф. А. П Ковалевский: «Чувашларның бабалары Идел буеның җирле халкы булганнар, аларнын Болгар дәүләте составында яшәгәннәре дә. аннан читтә яшәгәннәре дә үз телләрен югалтканнар һәм яулап алучы болгарларның телләрен кабул иткәннәр, моңа карап алар үзләре болгар булып китмәгәннәр, әмма болгар телендә сөйләшә башлаганнар»’. — дип яза. Борынгы болгар теле белән чуваш теленең үзара якынлыгы Татарс тан АССРнык Тау ягы топоннмнясенен болгар катламын аныклауны, шушы катламга караган географик атамаларны барлауны нык кыенлаштыра. Бу җирлектәге географик атамаларнык кайсының болгарларга, кайсының чувашларга каравын аеру бик авыр эш. Казан арты территориясенә XIII—XIV йөзләрдә болгарларның күпләп күчеп утырулары бу җирлектә байтак кына яна торак пунктлар (авыллар, шәһәрләр, кальгалар һ. б) барлыкка килүгә китергән Алар яна торак пунктларның күбесенә һәм әйләнә- тирәдәге байтак кына жир-суларга болгар теленә нисбәтле атамалар кушканнар. Нәтиҗәдә Казан арты җирлегендә шактый киң таралган һәм ишле болгар катламы барлыкка килгән һәм шушы катламга караган байтак кына җирле атамалар безнең көннәргәчә сакланып калган. Республикабызның Казан арты топонимиясендә болгар катламына караган атамаларның безнең көннәргәчә сакланган булуы һәм бу төбәктә чувашларның компактлы булып яшәмәве әлеге җирлектәге болгар топонимик катламын барлау һәм өйрәнү өчен хәзерге чуваш теле материалында якын килергә, шушы катламга караган атамаларны расшифровкаларга тулы мөмкинлек бирә. Болгар авыл исемнәренең иң киң таралышы Татарстанның хәзерге Саба районына туры килә Бу районда исемнәренең килеп чыгышын Идел-Кама болгарлары теленә ,, „ А п Ковалевский. Чуваши ■ булгары по яанныв Ахмеда ийи-Фадлаиа. Рус теленде. ЧеЛлкгап Iк якынлыгын нык саклаган хәзерге чуваш теленә бәйләп аңлатып була торган татар авыллары зур күпчелекне тәшкил итә Мамалай авылы атамасының этимологиясен чуваш мифологиясендә сакланган МамалеМамали дигән мәҗүси аллачык 1 исеменә бәйләп аңлатырга мөмкин. Борында мәҗүси йолаларны башкару, мәҗүси аллаларга табыну урыннары изге саналган. Теге яки бу мәҗүси аллачык яки йола исемен йөрткән мондый урын атамаларының шул ф тирәдә барлыкка килгән торак пунктларга кушылуы, ягъни ойконимлашуы бик мөм- 3 кин хәл. а. Саба районында Иләбар исемен йөрткән ике татар авылы бар. Иләбар атамасының =5 килеп чыгышын чувашларда сакланган мәҗүси Илебәр исеменә бәйләп була. Шушы з райондагы Кибәче, Мичән. Пүкәл, Сабай. Саурыш, Теләче. Теләже авыллары атамала- < рының килеп чыгышын озак заманнар мәҗүси булып яшәгән чувашларда сакланган с. Кибәче, Мичан, Пуккал, Телес, Сабай һәм Савруш исемнәренә бәйләп карый алабыз н Саурыш авылы исеменең килеп чыгышын авыл картлары болай аңлата: «Имеш. кайчандыр бу авылның арыш басуларын боз суккан. Бары тик урман буенда гына < бераз җирдә арыш исән калган. Бу урынны дигәннәр. Шуннан чыгыл, g авылга да Саурыш исеме кушылган» Безнең карашыбызча, бу авылның атамасы ш Саурыш дигән борынгы болгар мәҗүси кеше исеменнән алынган. = Саба районындагы Олы Кибәче һәм Кече Кибәче авыллары исемнәренең борынгы § заманнарда бу асылларда сугышта кию өчен көбә-кибә күлмәк ясаучылар — кнбәчеләр § яшәүгә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән булуы мөмкин. Профессор Н. И Золот- с. ницкий Казан татарлары телендә көбә сүзенең «вак боҗралардан эшләнгән корыч - кием, күлмәк, кольчуга» мәгънәсендә кулланылуын хәбәр нтә3 . Кибәче авылларында тимерчеләр әле дә күп. Кибәче авыллары атамаларының Кибәче дигән борынгы төрки кеше исеменнән алын- ган булуы да бар. Кәсеп-профессия терминнарын һәм кешегә хас характер, һәвәслек 2 билгеләрен күрсәтә торган сүзләр ясый торган -чы. -че кушымчаларының (көтүче. § кибетче, игенче һ. б.) борынгы заманнарда профессияне белдерүче кеше исемнәрен ясауда да катнашулары билгеле. Шуның нәтиҗәсендә төрки халыкларның күбесендә, шул исәптән татарларда да, Сунарчы, Урманчы, Сабанчы. Уракчы. Печәнче. Ындырчы, Япанчы, Аючы. Казанчы, Балыкчы, Бакырчы, Кибәче кебек борынгы кеше исемнәре о барлыкка килгән. Хәзерге тагар телендә мондый исемнәр кулланылышта йөрми с. Татар ономастикасында болардан Сунарчин, Урманчнев, Сабанчнев. Каэанчнев. Урак- ь чин. Ямгурчиев. Аючин, Аючиев, Салмачиев кебек фамилияләр һәм Ындырчы. Балык- »- чы, Япанчы. Бакырчы. Кибәче кебек авыл атамалары ясалган Саба районында исемнәре составында ширмә топокомпоненты булган Караширмә. а Орымшнрмә. Икширмә дигән татар авыллары бар. Чувашча сырма сүзе «елга», «елга- о чык», тип сырма «коры елга», «чокыр» мәгънәсен белдерә. Караширмә атамасы, «кара ** †† (тирән) чокыр» мәгънәсен хәбәр иткән хәлдә, чувашларның Хурасырмасына туры килә. «_ Чувашстаиның Ишлей һәм Вурнар районнарында Хурасырма исемле чуваш авыллары бар. Шуширмә —Татарстанның Апае районындагы. Ямәшнрмә — Бнектау районындагы. Яуширмә — Чистай районындагы татар авыллары Чнстай районындагы Яуширмә (икенче төрле исеме Кутлушкиио. Башлап Котлыкай яки Котлыш исемле кеше килеп утырудан) авылының атамасы Яуширмә дигән елгачык исеменнән алынган. Бу елгачыкның исемен 922 елда Болгарга сәяхәте вакытында Ибн-Фадлан Джаушыр һәм Джаушыз рәвешле теркәгән Димәк, Идел болгарлары телендә шыр(шырма) сүзе, чувашларның сырма термины кебек үк. «елга, елгачык, чокыр» мәгънәсендә йөргән булып чыга Татарстандагы Зур Чирмешән, Кече Чнрмешән (Кама аръягында) һәм Чирмешән (Тау ягында) елгалары атамасында урын алган чирмешән топокомпонентының барлыкка килүе дә Идел-Кама болгарлары теленә мөнәсәбәтле. Ул «елга 4-елга* төзелмәсеннән гыйбарәт булган ике өлештән тора. Саба районындагы Өтеркәе (русча Утернясь) дигән татар авылының атамасы XVIII йөзгә караган документларда Кутернясь рәвешле язылган’ Моңа таянып. Өтер- 1 Н. И. Ашмарин. Словарь чувашского языка. Вып. VIII. Чебоксары, Рус телендә. 1935, 185—186 бнтлар. м .. „ 1 KapaibU Н. И. ЗолотмяцкаЯ. КоряеаоВ чумшеао русская словарь К*»аа 1873, ЗМ бвт †† Д А. Корсаков. Сборник материалов по истории казанского края a XVIII в. Рус телендә. Казан, 1908. 257 биг. нәс атамасы башта Көтернәс формасында кулланылышта йөргән дип әйтә алабыэу Көтернәс атамасының кетер өлешенең этимологиясен татар теленең Минзәлә сөйләшендә сакланган күтер (өсте үлән белән капланып сазлыкка әверелгән күл, тирбәлеп тора торган сазлык) 1 сүзенә бәйләп аңлатып була. Өтернәс авылы янында әле хәзерге вакытта да берничә саз бар. Көтернәс авылының Казан ханлыгы чорында булуы мәгълүм3 . Өтернәс (Көтернәс) атамасы составындагы нас топокомпонентының мәгънәсен ачыклавы кыен. Әлеге топокомпонент Арча районындагы Чикәнәс, Мамадыш районындагы Сәкинәс, Югары Сәкннәс (Сәкинәс елгачыгы буенда) авылларының исемнәре составында бар. Чикәнәс авылы Чикәнәс елгачыгы буена утырган. Чуваш телендә чике. татар телендә чик сүзе, м күчеше Пимәр, ә саңгырау «п» тартык авазының яңгырау лары Е ир г««тчлвгик сүзлеге, Татарстан кнтап нәшрияты, Казан. 1969. 286 бит. генеза Селения Казанского ханства (по писцовым книгам).—Сб. «Вопросы »тиоrt“ e , 3a B пг.Ркоязычных народов Среднего Поволжья». Рус телендә. Казан. 1971, 286 бит. нм истоонн^к^ Л авыллары атамаларының барлыкка килүен дә чувашларда сакланган борынгы төрки болгар мәжүси кеше исемнәренә бәйләп аңлатып була. В К. Магницкий төзегән мәжүси чуваш исемнәре тезмәсендә Атрясь. Кибәк. Кибәч һәм Тогаш исемнәре бар Казан артында Әтрәч. Кобяково (Күбәк иле), Кибәч, Тогаш авылларының Казан хан лыгы чорында булулары билгеле. ТАССР дәүләт музеенда Казан ханы Мөхәммәтәминнең (1487—1496 һәм 1501—1518 елларда ханлык иткән) гаскәр башлыгы Күбәккә моннан 500 еллар элек бакыр эшләре остасы Насыйр бүләк иткән жиз савыт саклана. Аңа чукып язылган текстларда Күбәк исеме ике мәртәбә кабатлана Димәк, Казан ханлыгы чорында болгар-татар- ларда Күбәк исеме кулланылышта йөргән Бу исем, ир бала күбәк-эт кебек талымсыз, авыруларга бирешми торган булсын, дигән теләктән чыгып кушылган Балык Бистәсе районындагы Чаллыбаш. Бикчурай Чаллысы. Казак Чаллысы. Кадрәк Чаллысы. Көчек Чаллысы. Мукшы Чаллысы. Котлыбөкәш Чаллысы. Бирде- бәк Чаллысы. Тәберде Чаллысы. Мәмлә Чаллысы. Үри Чаллысы авылларының исем нәре составында урын алган Чаллы топокомпонентының килеп чыгышын чуваш телендә «ташлы» мәгънәсендә кулланыла торган чулла-чолла сүзенә бәйләп аңлатып була И. А Износков, Бирдебәк Чаллысы авылының исеме турында сүз алып барганда, бу авылның элек Чаллы дип аталган (хәзерге Шумбут) елга буенда булуын хәбәр итә Чаллы атамасының мәгънәсе билгесез, ди Тәберде Чаллысы авылы янында Чаллы (Шумбут) елгасынын сулъяк ярында Казан ханлыгы чорында Чаллы каласы (Чаллннский городок) булган. Татарлар аны Чаллытау дип атап йөрткәннәр. Югарыда күрсәтелгән авыллар һәм Чаллытау каласы атамасы составында урын алгаи чаллы компоненты Чаллы елгасы исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. Бу елгага исә, ярларының ташлы булуыннан чыгып. Чаллы исеме кушылган Мамадыш районындагы Албай. Алгай. Югары Әрнәш. Түбән Әрнәш. Югары Тәкәнеш. Урта Тәкәнеш һәм Түбән Тәкэнеш дигән татар авыллары атамаларының килеп чыгышын чувашларда сакланган мәжүси исемнәр Албай. Әрнәш һәм Таканашка (Тәкәнеш) бәйләп аңлата алабыз. Югары Тәкәнеш. Урта Тәкәнеш. Түбән Тәкәнеш авылларының иң борынгысы — Түбән Тәкәнеш. Бу авыл исеменең килеп чыгышын картлар түбәндәгечә аңлаталар «Тау башыннан текә инеш аккан Аны «Текә инеш» дип йөрткәннәр Шул инешнзң исеме безнең авылга бирелгән» Бу риваять. Тәкәнеш атамасы орфоэпик яктан Текә инеш әйтелешенә якын торудан чыгып. Тәкәнеш «Текә инеш*тән барлыкка килгән дип фараз итүгә (халык этимологиясенә) нигезләнгән Текә сыйфаты атрибутив функциясендә оронимнар составында урын алса да (мәсәлән, Текәтау, Текәъяр. Тскәкыя һ. б). гидронимнар составында очрамый (ОМ ӘР САТТАРОВ ф ИСЕМНӘР-АТАМАЛАР СӨЛЛИ. БОЛГАР ТАТАР АВЫЛЛАРЫ Безнен карашыбызча, Тәкәнеш атамасының нигезендә чувашларда сакланган мәжүси болгар Таканаш ~ Туканаш ~Токанаш (Туганиш) исеменен нечкә әйтелешкә ня булган варианты (аллонимы) ята. Казан крае топонимиясен өйрәнүгә күп көч куйган рус галиме И. А Износков, чуваш теленә бәйләп, хәзерге Ласш районына керә торган Анатыш (рус) һәм Свнгел (татар) авыллары атамаларының килеп чыгышын узган гасырның 90 елларында ук аңлаткан иде '. Лаеш районындагы Парау дигән татар авылы атамасының этимологиясен дә болгар теленә якынлыгын нык саклаган чуваш теле материалында анлатып була. Чуваш телендә пару, парав сүзе «бозау» мәгънәсен белдерә. Параө (бозау) сүзе башта берәр шәхеснең яки нәсел-ыруның кушаматы яисә кушамат-нсеме булып йөрү аша авыл атамасына әйләнгән булырга тиеш. Казан артында Пәрәү авылының Казан ханлыгы чорында булуы мәгълүм Хәзерге Ульяновск өлкәсенен төньягындагы Парау (Боровка) дигән татар авылы да бик борынгы болгар авылларыннан санала. Борында аны Парау иле дип йөрткәннәр. XIX йөзнең беренче яртысында яшәгән татар шагыйре Габделжаббар Кандалый Парау авылының исемен «Сәхипжамалга» поэмасында берничә мәртәбә телгә ала: Саба жиле исәр булсаң. Парау атлыйг нәфис жайга, Сәламемне тикергәйсән Сәхипжамал абыстайга. Татарстанның төньяк почмагындагы Балтач районының Ор. Чутай һәм Курмала дигән татар авыллары атамаларының килеп чыгышын да Идел-Кама болгарлары теленә бәйли алабыз. Тарихта Казан ханлыгы чорында Алат юлында Ор, Орнашбаш һәм Арча юлында Урсек («Елгачык») дигән татар авыллары булган2 . Идел-Кама болгарлары телендә «елга» төшенчәсен белдергән Vap (уар) сүзе татар теле сөйләшләрендә дә сакланып калган. Алабуга керәшеннәре сөйләшендә әле хәзер дә ур сүзе «текә ярлы, сусыз коры елга» 3 мәгънәсендә кулланыла. Татарстанның Сарман һәм Минзәлә төбәкләрендә электә бакчага терлек кертмәү өчен тирән канау- чокыр һәм балчык өеме белән әйләндереп алынган киртәне ур. ур чокыр дип атыйлар. Ур «елга, чокыр» географик номенклатура термины төрки гидронимиядә һәм топонимнядә эзсез югалмаган Ул берничә төрки гидроним һәм топоним составында урын ала. Татарстанда: Ур —Минзәлә елгасына коя торган елгачык. Уртамак — Минзәлә районындагы авыл, Урсай — Ык елгасына коючы елгачык, Урсай. Урсай-Клюн — Азнакай районындагы авыллар. Урсала — Әл.мәт районы территориясеннән агып Зәйгә коючы елга. Урсала. Урсалабаш — Әлмәт районындагы авыллар. Оренбург өлкәсендә Ор елгасы бар Шушы елга исеменнән Орск һәм Оренбург шәһәрләренең атамасы алынган. Ор елгасы исеменең этимологиясе турында Оренбург краен тарихи-географнК я тан жентекләп тикшергән галим П. И Рычков болай дип яза: «Ор—төркн сүз. анын нке мәгънәсе бар. Беренче мәгънәсе «перекоп, линия» (татарларда ур—Г. С). икенче мәгънәсе «устье, отверстие, ворота»4 . Казакъ топоиимисты Ә Ә Әбдирахмаиов Ор елгасының исеме ор сүзенең П И Рычков күрсәткән беренче мәгънәсеннән алынган булса кирәк дип саный. Шунда ук борынгы төрки телләрдә ор сүзенең *едга» мәгънәсендә кулланылу ихтималы булуын искәртә. Республикабызның Арча районында ор. «елга, текә ярлы сусыз коры елга, тирән чокыр» якн «тирән канаулы балчык вал. ныгытма, крепость» географик номенклатура термины буларак, берничә жирле географик атама составында урын ала: Югары Оры, Түбән Оры. Орбаш. Орнашбаш — татар авыллары. Ор. Орнаш (Орнәс?) елгачыклары. Балтач һәм Арча районнары территориясендә әлеге атамаларның барлыкка килүе һам безнең көннәргәчә саклануын урта гасырларда (XII—XIV йөзләр) Казан арты жирле- гендә Идел-Кама болгарларының яшәве һәм алар телендә тирән ярлы кечкенә елганы, тирән чокырны яки тирән канаулы балчык валлы ныгытманы белдерү өчен ор (ур ~ уар) сүзенең кулланылышта йөрүе белән бәйләнешле дип саныйбыз. И. А. Исносков. Список населенных вест Казанской губернии с краткий описанием «* Лаешевскийуезд Вып I Казан. 1893 18 бит. Вып. II, Казан. 1895. 34 бит, t. и Чернышев Күрсәтелгән хезмәт. 288 бит. . п Т ?? теленен диалектологик сүзлеге. Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1969, 455 бит, п. И. Рычков, Топография Оренбургской губернии, Оренбург. 1887. 2 бит. Чутай авылы атамасының килеп чыгышын этимологик яктан хәзерге чуваш телендә «нур», «яктылык» мәгънәсен белдерә торган сута сүзе белән мөнәсәбәтле Чутай мәжүсж болгар исеменнән дип карый алабыз. В. К. Магииикнй туплап төзегән мәжүси чувал исемнәре тезмәсендә Чутей һәм Чучей исемнәре дә урын алган. Хисаметдин Мөслимя- ней «Тәварихы Болгария»сендә (Казан. 1897 ел басмасы) Читай болгарлардагы кеше исеме буларак телгә алынган. Биредә шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Идел-Кама бол- ф тарлары белән борынгы заманнарда кан-кардәшлеге булган карачай-балкарларда асылларында чути («нур») сүзе яткан Чотай, Чоту. Чотча исемнәре бүгенге көндә дә кулланылышта йөри. Чутей мәжүси болгар-татар исеме, Чути әйтелешен алып, республикабыз топонимиясендә авыл атамаларына әверелеп сакланган. Татарс танның Апае һәм Леннно- горск районнарында Чути дигән татар авыллары бар Болгарлардагы Чутай. Чутей. Чути исемнәреннән Казан татарларында Чутаев, Четаев һәм Чутиев фамилияләре һәм Чутай, Чүтәй дигән нәсел кушаматлары ясалган. Биредә «нур», «якты», «яктылык» мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең күпчелек халыкларда кеше исемнәрен ясауда шактый актив катнашуларын әйтеп китү урынсыз булмас. Пакьлек, сафлык, яктылык, намуслылык, матурлык символы булып саналган «нур», «якты» мәгънәсен белдергән сүзләрнең кеше исемнәренә әверелүе яки алар- ның кушма төзелешле кеше исемнәре составында урын алулары борынгы заманнарда ата-аналарның үз балаларында әлеге яхшы сыйфатларның булуын ихлас күңелдән теләүләре, балаларына исем сайлаганда һәм кушканда шуны мотив итеп алулары белән бәйләнешле. Тарихка Тау ягындагы (хәзерге Апае районындагы) Чути дигән татар авылының Казан ханлыгы чорында булуы һәм аның Я кола Чума Кылыч черма исемле елгачык буена урнашканлыгы билгеле'. Казан ханлыгы чорында да булуының мәгълүмлеге һәм атамасының борынгы болгар-татар-чуваш телендәге Чути («нур. якты») исеменнән алынуы әлеге Чути авылының Болгар чорында ук барлыкка килгән булырга тиешлеге, ягъни башта болгар авылы булып. Казан ханлыгы чорында исә болгар-татар. соңрак татар авылына әверелүе турында сөйли 1 Е. И. Чернышев Күрсвтолган хозмаг. .’89 бит, ИСЕМНӘР АТАМАЛАР СӨЯЛИ1 БОЛГАР-ТАТАР АВЫЛЛАРЫ Югарыда анализланган тарихи, топонимик, антропонимик. шулай ук археоло- J гнк, диалектологик, этнографик һ. б. мәгълүматларны, ягъни үзара тыгыз бәйләнештәге о янәшә, чиктәш-арадаш фәннәрнең бер бөтен комплексын тәшкил итүче фактларның °- тулаем синтезын күздә тотып. Казан арты топоннмиясенең үзендә Идел-Кама болгар- к лары теленә якынлыгын күп саклаганга күрә, башлыча, хәзерге чуваш теле мате- £ риалында аныклана торган тарихи катламы урта гасырларда (якыяча XII йөздән u алып XVII йөзнең беренче чирегенә кадәр) шушы территориядә яшәгән Идел-Кама а. болгарлары теленә мөнәсәботле рәвештә барлыкка килгән дип әйтә алабыз Казан 2 арты топоннмиясенең әлеге үзенчәлекле тарихи катламы чувашларныкы түгел. Идел- о Кама болгарларыныкы һәм аларның туган телләренә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка *- килгән дип әйтү өчен шактый күп яклы һәм дәлилле тарихи-лингвистик һәм зкетралингвистнк жирлек бар. Бу очракта хәзерге чуваш теле сүзләре һәм мәжүси исемнәре. Татарстан топонн- мнясенең болгар субстрат катламын тикшерү өчен лингвистик чара, бер методик алым, тел ачкычы хезмәтен үти. моңа шактый кулай арадашлык итә Әмма моңа карап. Татарстан топоннмиясенең. бигрәк тә аның Казан арты жирлеге топонимиясе- нең, лексик-ссмаитик мәгънәләрен хәзерге чуваш теле материалында ачыклап, аныклап була торган барлык географик атамалары да чувашларныкы, чувашлар тарафыннан кушылган дигән нәтнжә ясый алмыйбыз Топонимика фәнендә, ифрат дөрес һәм зарури рәвештә лингвистик факторлардан тыш экстралннгвнстлк (телдән башка) факторларны бик нык исәпкә алып эш итү. аларга таянып фикер йөртү һәм нәтижәләр чыгару таләп ителә. Экстралингвистик факторлар исә республикабызның Казан арты регионы (жирлеге) топоннмиясенең лекснк-семантик мәгънәләре хәзерге чуваш теле материалында аныклана торган географик атамаларының чувашларга карамавын, чувашлар тарафыннан бирелмәвен, бәлки Идел-Кама болгарларыныкы булуын һәм Урта гасырларда алар тарафыннан кушылуын күп яклап дәлилле итеп раслыйлар Казан арты татарларының төньяк-көнчыгыштагы борынгы күршеләре удмуртлар ның (вотяклар) татарларны бигер1 (болгар) исеме белән атаулары да җирле фнн- угыр халыкларының (чирмешләр, вотяклар һ. б) болгарлар белән Казан татарлары» тарнхи-этннк яктан бер бөтен (ягъни бер үк халык) итеп санауларын ачык күрсәтә. Казан арты территориясенә болгарлар X гасырларда ук үтеп керә башлаганнар. Проф. А. П. Смирнов: «Казан елгасы бассейнына болгарлар бик иртә үтеп кергәннәр һәм X—X! йөзләрдә бу районнар Идел болгарлары дәүләте составында булган»’,— дип яза. «Феодаллашунын көчәюен тагын XI!—XIII гасырларда болгар феодалларының Камадан төньякка таба яткан жнрләрне экспансияли башлавы белән аңлатырга кирәк. Мишә һәм Казанка елгасы буенда беренче болгар шәһәрләре һәм авыллары шушы вакытларда барлыкка килә». — диелә «Татарстан АССР тарнхы»нда (Казан, 1970. 50 бит). 1236—1240 елларда Болгар халкының шактый өлеше төньякка. Кама аръягына (Казан артына — Г. С.) күчеп китә. Шунысы характерлы: 1360 еллардан башлап (Болгар иле 1361 елда Алтын Урда князе Булат-Тимер тарафыннан яңадан җимерелгәннән соң — Г. С.) борынгы болгар телендә язылган, болгар кабер ташлары юкка чыга. Кама аръягы һәм Болгар шәһәре халкы икенче тапкыр үз урыннарын ташлап китә һәм төньякка — Казан князьлегенә һәм Идел аръягына. Зөя елгасының түбән агымына күчә. Казан арты җирлегендә эпитафик истәлекләрнең күбесенең XIII йөз азагы һәм XIV йөзгә каравы бу территориягә шушы дәвердә болгарларның күпләп килеп утыруы белән, һичшиксез, бәйләнешле. Болгарларның, ул вакытта мари һәм удмуртларның бабалары яши торган Кама алды районнарына күчеп утырулары нәтиҗәсендә, крайның аборигеннары белән икенче мәртәбә очрашу-якынлашуы булып уза. Бу хәл исә халыкның һәм аның культурасының формалашуында шактый тирән эз калдыра Идел-Кама болгарлары Идел буе халыкларының үсешенә гаять зур йогынты ясаганнар. Топонимик фактлар белән беррәттән, антропонимнк (исемнәр, кушаматлар һәм фамилияләр) якн боларны үзара бәйли торган онамастик фактлар да Казан арты җирлегендә һәм башка урыннарда Идел-Кама болгарлары белән татарларның тыгыз этнолннгвистик бәйләнеше, күчемлелеге булуы турында сөйли. Шундый фактларның безнең өчен аерата мөһим булган берсенә тукталыйк. Татарстанның Алабуга районындагы Канак авылының атамасы борынгы болгар һәм арту телләрендә «каймак», «сөт өсте» мәгънәсендә кулланылган qanaq (күмәклек сүзеннән) ясалган Канак исеменә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. Ата-ана өчен баланың бик татлы, тәмле булуы, «каймак» дигән мәгънә белдерә торган сүзләрне, күчерелмә мәгънәдә «татлытәмле, ләззәтле бала» төшенчәсен аңлаткан хәлдә, борынгы заманнарда ук төрле халыкларда кеше исеме итеп кушуга китергән һәм антропонимнк универсалий (төрле телләргә бердәй хас күренеш) тудырган. Татар антропоннмиясендә Идел-Кама болгарларының Канак («Каймак») исеме Канак дигән нәсел кушаматына (патронимга) һәм Канаков фамилиясенә әверелеп сакланган. Зеленодольский районының Мулла иле авылында Канак кушаматын йөртүче уннан артык семьядан торган нәсел-ыру бар. Мәсәлән. Гатият Канак, Хәйрулла Канак, Хәсән Канак. Хәмидулла Канак, Шәйхулла Канак, Әсәдулла Канак. Гыйбадулла Канак. Әхәт Канак һ. б Шушы нәселнен күпчелек вәкилләре Канаков-Канакова фамилиясен йөртәләрэ . Авылның Канак нәселе семьялары утырган зур урамнарыннан берсе Канак җыены якн Канак урамы дип атала. Моның Казан татарларының борынгы бабалары болгарлар телендә «каймак», «сөт өсте» мәгънәсен белдерү өчен кулланылган qanaq сүзе белән мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килүен башка тарихи-лннгвистик мәгълүматлар да раслыйлар. Каюм Насыйрн «Зөя өязе» дигән хезмәтендә Мулла иле авылы турында: «Бу Мулла иленең асылы бнк күптәннәндер. Монда бер Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар әүвәл килгәндә берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзысының исемнәре мәгълүм түгел Аларның берсе Муллагол дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән J Удмуртско-русский словарь. 1948. 28 бит .’ll"” Пово' 1жскоП археологической экспедиции за 1970 г. Архив ИА АН СССР. Ф. I, * Норлат авыл Советының 1970 елга хуҗалык кенәгәсе мәгълүматларына караганда. 52 кенн» адәм. Ул үзе бер угылы белән килгән. Угылы Теләш исемле галим кеше булгандыр. Мулла илендә дәрес әйткән, мәдрәсә ихъя кылган (булдырган —Г С ). Бу Шәехбинен атасы Тамты дигән кеше асыл Кытайдан килгән кешедер Болгар йортында Кытайдан, һиидстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар жнрендә ярминкә булып, һиндстан. Кытайдан сәүдәгәрләр килеп, сату итәләр икән. Шул сәбәпле аннан килгән кешеләр бәгъзы сәбәпләр белән бу жирдә уалганнардыр» ‡‡ §§,— дигән тарихи мәгълүматларны хәбәр итә. Болгар иленек башкаласы шәһре Болгарнын 1230—1350 нче еллар аралыгында халыкара зур сәүдә үзәкләренең берсе булуы турында тарих фәннәре кандидаты Равил Фәхретдинов та яза 2 . Мулла иленә Муллагол белән Болгардан бергә килгән Шәехби бнне Тамти-Хытай Әльболгари нәселенең унбер буынын эченә алган шәжәрәсе шушы авыл зиратындагы кабер ташына язылып сакланган 3 Хәйрулла бабай Биктаһиров безгә бу шәжәрәнең хәзерге вакытта 24 буынны эченә алуын хәбәр итте. Бу авылда әле бүгенге көндә дә Болгари кушаматын йөртүче нәсел-ырулар бар. Мәсәлән, Шаһзадә Болгари, Галиәскәр Болгари, Гали Болгари, Гомәр Болгари һ. б. Болгар теленеке булуы М. Кашгари сүзлегендә (XI йөз) теркәлгән qanaq («сөт өсте», «каймак») сүзенең борынгы болгарларда кеше исеме яки кушамат булып йөрү аша топонимлашып. Казан арты территориясендәге Канак авыл»исемендә саклануы, бу жирлектә килеп чыгышы турыдан-туры Идел-Кама болгарлары теленә нисбәтле атама, болгар антропотопонимы урын алуга конкрет мисал булып тора Шушы гаять мөһим факт исә Казан арты топонимиясенең лексик-семантик мәгънәләрен хәзерге чуваш тел» материалында аңлатып була торган атамаларның да борында телләре чуваш теленә якын булган Идел-Кама болгарларыныкы булуын дәлилли, мондый атамаларның республикабыз топонимиясенең болгар катламын тәшкил итүе турында сөйли Чувашча каймак «хайма»4 Димәк, Канак авылы исеменең (комоннмынын) һәм Канак нәселе кушаматының килеп чыгышын чуваш теле материалында анлДдып булмый. Татарстандагы Канак комонимы һәм Канак кушаматы (патронимы) саф булгариэм (Идел-Кама болгарлары сүзе) булып чыга Шулай итеп, топонимик һәм антропонимик фактлар, чал тарих шаһитләре буларак, Казан арты жирлегендә һәм Татарстанның башка өлешләрендә Идел-Кама болгарлары белән Казан татарларының тыгыз этнолингвнстнк бәйләнеше, күп яклы дәвамчан күчемлелеге булуы турында безгә ерак гасырлар аша гаять мөһим хэбәр-мәгъ- лүмат китерәләр. Без карап узган исемнәратамалар Татарстаяжтеррнториясеидә. аерата аның Казан арты жирлегендә, Казан татарларының кан-<ардәш бабалары Идел- Кама болгарларының йөзләгән авыллары булуы турында ономастик фактлар теле белән дәлилле итеп сөйлиләр һәм тулаем алганда, топонимикаявлхәсендә туган телебезнең «...болгар теленнән килә торган лексик берәмлекләрен ^аныклауда» 3 тәүге бер тәжрибәие хасил итәләр