Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Геатр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артисты Айрат Гәрәй улы Арслановка ТАССР Верховный Советы Президиумының 1974 ел, 5 августта игълан ителгән Указы нигезендә Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. станда, Киевтә. Башкортстанда, Пермьдә булып, нәни тамашачыларга Е Череповецкйның «Әй, бу Мыцык», П Амосова һәм Е Петроваларның «Атаклы үрдәк баласы Тим маҗаралары». Н Фәттахның «Энҗеле үрдәк». Т Миңнуллиннын «Азат» исемле әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрен күрсәтте. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артис ткасы Гелеем Сабир кызы Исәнгуловага һәм Минзәлә драма театры артисты Әхмәдулла Җиһангир улы Җиһаншинга Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. СҮЗ ОСТАСЫНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ Казанның Максим Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында нәфис сүз остасы Әзәл Яһудин иҗатына багышланган кичә үткәрелде. «Яшәү рәхәт, яшәү күңелле» дип аталган ул кичәдә Ә. Яһудин татар һәм рус язучыларының юмористик шигырьләрен һәм хикәяләрен укыды ТАССР Верховный Советы Президиумының шул ук көнне игълан ителгән Указы нигезендә, музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Владимир Тимофеевич Степановка да Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде Чиләбе филармониясенең эстрада ансамбле Казан культура сарайларында концертлар биреп китте Ансамбль җырчылары Борис Болимаков, Людмила Семина, Евгений Устиновлар җырлаган җырлар һәм алты бертуган Геннадий. Иван, Владимир. Виктор. Вячеслав һәм Леонид Карачинцев- ларның оста итеп биюләре Казан тамашачыларының күңеленә хуш килде. Тарих фәнен үстерүдәге хезмәтләре, нәтиҗәле педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен тарих фәннәре докторы, профессор. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел. әдәбият һәм тарих институтының археология һәм этнография секторы мөдире Альфред Хәсән улы Халикоөка Татарстан АССРның атказанган фән эш- леклесе дигән мактаулы исем бирелде СЕЗОН УҢЫШЛЫ ТӘМАМЛАНДЫ Казан дәүләт курчак театры быел үзенең кырыгынчы театр сезонын тәмамлады. Ул республикабыз районнарында һәм ДагҖӘЛИЛЧЕЛӘР ӨЧЕН Җәлил шәһәрендә тамаша залы 535 урынлы. меңнәрчә том китап сыйдырышлы зур китапханәле, бик әйбәт спорт залы, төрле түгәрәкләр өчен күп кенә уңайлы бүлмәләре булган яңа техника йорты ачылды Аны ачуга багышланган тантаналы кичәдә Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров катнашы белән зур концерт бирелде Тиздән әлеге техника йортында Муса Җәлил музее да оештырылачак. «ЯЛАВ» ЖУРНАЛЫНА 50 ЕЛ Шушы елның август аенда чуваш язучыларының әдәби журналы «Ялав»ның чыга башлавына 50 ел тулды һәм шул уңай белән ул журнал «Почет билгесе» ордены 'SZW4ZWW' белән бүләкләнде Чувашстан язучылар союзы чакыруы буенча, әлеге журналның тантаналы юбилей кичәсендә язучы Вакыйф Нуруллин да катнашты ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАП Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап, еш кына «үлемсезләр» дигән тематик кичәләр үткәрелә. Шул кичәләрнең берсе Чиләбе шәһәренең Ю Гагарин исемендәге паркында үткәрелде Анда шул көннәрдә Чиләбедә гастрольдә булган Татарстан артистлары Р Билалова, И Ишбүләков, Ф. Юсупов, Р. Ильясов, Т. Әхмәтов, Р. Халитов иптәшләр дә катнашып. «Алтынчәч», «Җәлил» операларыннан өзекләр, арияләр башкардылар. Чи- ләбе тамашачылары моның өчен Татарстан артистларына зур рәхмәт белдерделәр һәм ижат уңышлары теләп калдылар. ҮЗЕШЧӘННӘР СМОТРЫ Профсоюзларның Татарстан өлкә советы, республика курортлар идарәсе һәм профсоюзлар өлкә советының үзешчән сәнгать йорты Васильевода республика ял йортлары һәм санаторийлары үзешчәннәренең смотрын үткәрде Анда унбер коллективтан 200 ләп кеше катнашты. Смотрда беренче урынны Васильево санаторие һәм Берсут ял Порты үзешчәннәре яулап алды. Аларга бүләкләр бирелде. Мәскәүнең Кече Бронныйдагы драма театры артистлары Леонид Каневский, Валентин Смирниикий, Григорий Лямпе, Георгий Мартынюк илебез тамашачыларына «Тикшерүне белгечләр алып бара» исемле күп серияле телевизион фильм буенча танышлар Әлеге артистлар август аенда Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында чыгыш ясадылар һәм тамашачылар күңелендә жы- лы хис калдырдылар. ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Драматургларыбыздан Риза һәм Рәисә Ишморатовлар, шагыйрь Роберт Әхмәтжа- нов, ТАССРнын атказанган артисткасы Җәваһирә Сәләхова һәм яшь шагыйрь Марсель Галиев Мөслим районының Уразмәт, Чишмә. Татар Бүләр, Мари Бүләр, Чакмак, Иске Карамалы авыллары культура йортларында әдәби кичәләр үткәрделәр Алар кырда эшләүче механизаторлар янына барып та чыгышлар ясадылар Прозаик Хәсән Сарьян белән шагыйрь Зәет Мәжнтов Куйбышев районындагы авылларда китап сөючеләр белән очрашып, аларны үзләренең яна әсәрләре белән таныштырып кайттылар