Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ДУСЛАР!

Иләмсез зур, авыр масса гөрселдәп таш идәнгә килеп төште. Цехтагы барлык эшчеләр иркен сулыш алып уфылдап куйдылар. Барлык ыгы-зыгы әнә шул күбенеп үлгән сыерга охшап идәндә җәелеп яткан пешмәгән каучук кисәгеннән башланды. Аны алдагы смена әзерләп җиткермичә, Андерсен агрегаты казанында калдырып киткән иде. Мондый ыгы-зыгылы вакытта цехның бөтен килеп җитмәгән ягы синең нервыңа тия. Ничек моңарчы игътибар итмәгәннәр соң әле болар? Коточкыч тавыш икән бит монда. Пресслар чыелдый, насослар улый, триер дырылдый, газы да борынны бик әчеттереп, үпкәләрне яндырып керә сыман... Ритмнан, стабильлектән бер чыккан технологик агым барыбер кысасына кермәде, ул тагын башка узелларны ватарга, җимерергә тотынды. Әнә тагын бер насос киреләнде һәм «ачуланып» бөтенләй янып чыкты. Запас насосны ходка җибәрү булды, басымнар кинәт бер күтәрелә, бер төшә башлады. Тагын фильтрлар тыгылган иде. Ахыр чиктә агрегатның күчәре сынып чыкты. Дегазация бүлеге дә газны тигез бирми иде. Идарә пультыннан газ бирүне бөтенләй туктатырга дигән боерык яңгырады... ' Цех эчендә утыз алты градуска җиткән көн эсселегенә Андерсен агрегатларының эссесе һәм зәңгәр газы кушылып, янгын вакытындагы кебек мәхшәрле, костыргыч авырсу, тәмсез исле һава эленеп калды. Андерсен баскычыннан төшеп килгән өлкән аппаратчы Сашаның изүләре чишелгән, беләкләре сызганылган, маңгае, битләре буйлап шыбыр тир ага иде. — Әгәр гомер буе болай эшләсәң, бик тиз аягыңны сузарсың. Ай-яй-яй, өч сәгать буе бер «сыерны» ват, имеш. Болай булса, яшьләр тормас монда, тормаслар... Илнур, бар әле, Хәмзәне чакыр! Киңәш итешеп алыйк,—диде Саша. Эшчеләр, ярык тагарак янындагы карт сыман, моңаеп баскычларга утырыштылар. Колаклар чыңлавы һаман туктамады, күңел уйнаклады. Барысы да ачулы, нервылы һәм кемгәдер үчле иделәр. Алар янына, тирләп, янып-пешеп, смена начальнигы Хәмзә Галимов килеп җитте. Ул, ничектер, арыган, каушаган, бик борчылган иде. Барысыннан да ныграк ярсып эшләүче Саша сүгенә-сүгенә инженерлардан зарланды: — Менә шушы чатыр арбаны — Андерсен агрегатын да юньләп ♦ көйләп җибәрә алмагач, нигә дип укыталардыр бу инженерларны, £ Хәмзә туган, ә?! Шушылай маңгайдан тир сыпырып эшләү өченме? ч Без әнә Илнур соңга калган саен сүгеп кызарткан булабыз, ә * ул нишләсен? Ул яшь кеше, чыныкмаган кеше. Мондагы авыр эштән арый ул, ял җитми аңа. Аның урынына ләчтит сатып утырырга яра- § тучы кайбер инженерларның тетмәсен тетәргә иде. Әнә Нурмый Ива- 5 нычның үзенә өстерәтергә кирәк бу сыерны. Хәмзә бу сүзләрне, үз адресына да әйтелгәндәй, уңайсызланып М тыңлады. Ләкин үпкәләп яисә сүз көрәштереп торыр чак түгел. Һәм с эш күрсәтмичә торып кемнедер сүгеп йөрүдән берни дә үзгәрмәсен ул S яхшы аңлый. Аны бер генә уй, бер генә теләк алга дәшә, чыбыркы- > лый, ярсыта. Күңеленнән аның йодрыклары төйнәлгән һәм ул ярсу- - лы теләкләр тәкърарлый: «Агрегатлар эшләргә тиеш!» «Бернигә дә х карамастан эшләргә тиеш!» «Без сынатырга тиеш түгел!». — Саша дустым! Аңлыйм мин сине, сүзеңдә хаклык юк түгел,— >' диде Хәмзә, кулын аның җилкәсенә куеп.— Ләкин бүген күп сөй- «- ләшеп торыр чак түгел. Давай, хур булмыйк, яңабаштан бөтен узел- s ларны карап чыгыйк. Калган сәгать ярым эчендә агрегатларны баш- и ка сменага булса да эшләтеп калдырыйк! - Саша, бик ачуы чыккан булса да, Хәмзә белән килешми булдыра с алмады. Дусты бит. Хак сөйли инде. < — Ярар, хуш, егетләр, алайса тагын тырышып карыйк әле,—ди- s де ул, башын иеп. * Хәмзәнең күз алдыннан йөкләмә алу җыелышы йөгереп узды. в. Чыннан да, ул чагында цех начальнигы Нурмый Иваныч ни өчендер Галимов сменасына артык зур өмет баглап сөйләмәде. Күпчелек башка сменаларны алга куйды. Аларны мактады. «Ну что ж!» дигән иде Хәмзә эченнән генә. «Без дә Кузбасс шахтерының холкын күрсәтербез әле!» Эшчеләр, Хәмзәнең дәртле итеп эшкә кушуыннан яңа көч алгандай, яңадан тыз-быз эшкә керештеләр. Бер сәгатьтә көч-хәл белән бер агрегатны яңадан эшләтә башладылар. Эмма эшчеләр дә, Хәмзә үзе дә эт булып арыганнар иде бүген... II ...Язгы матур көн булуына карамастан, трамвайга кереп утыргач, сменадашлар бер-берсенә бер сүз дә катмыйча, һәркем үз уенда тир- бәлә-тирбәлә кайта бирделәр. Хәмзә алдындагы утыргычларда саф һавада эшләгән алсу йөзле төзүчеләр үзара сөйләшеп, рәхәтләнеп көлешә-көлешә шау-гөр килеп кайталар иде. Берсенең сүзе Хәмзәнең күңеленә уелып керде. — Тукта, тукта, дускай, син саный белмисең,— диде ул иптәшенә.— Зарплата плюс 15 процент уральски плюс сандугачлар сайравы да плюс шомырт чәчәкләренең хуш исе... Соңгы икесе инде, туганкай, минем беркем дә тартып ала алмый торган премиальниләрем!.. Үз эшләренең яхшы шартларына куанышып, шаярыша иде булса кирәк алар. Әйе, бик гыйбрәтле көн булды бүген Хәмзә өчен. Дөрес шул. Аның үз кул астында эшләүчеләре турында һаман да ныклап уйлап бетергәне юк шул әле. Аларның л>\ каучук цехын эшләтергә керешеп. проект куәте артыннан куа башлаганнан бирле, Хәмзә кебек үк, кулларына китап тотып караганнары, юньләп кино-фәлән күргәннәре юктыр. Менә бу сандугачлар тавышын тыңларга бергәләп табигать кочагына да чыкканнары юк. Арыта, техника кәйсезлеге җәфалый... ә төзүчеләр әнә саф һавада сандугачлар тавышына иркәләнү өстенә 15 әр процент өстәмә түләү дә алып яталар. Ә химикларга нигә юк ул? Бу хәлне җитәкчеләр беләләрдер дип көтеп яту инде бу. Щекино методының кертелүе дә аңлашылып бетми. Бер эшче ике-өч кеше j өчен тырышып эшли, ә нишләптер, аның хезмәт хакына бернинди дә өстәмә түләү ясалмый. Бу бит матди кызыксындыруны юкка чыгару. Ахыр чиктә энтузиазм да сүнәр ул. Әнә Әхмәт белән Ринат каядыр күчәргә чамалап йөри башладылар бугай инде. Комсомол-яшьләр сменасында Хәмзәдән дә өлкән башка берәү дә юк, бу турыда ул дәшми кем дәшсен. ...Эһе, иртәгә Лемаевта планерка бит, тагын тәкъдимнәр сорарлар инде... Трамвай тәгәрмәчләре борылышта чыелдашып, елашып алдылар, аннары тагын рәхәт тирбәтеп Биклән тавыннан түбән тәгәрәделәр. Инженерларны тәнкыйтьләгәндә Саша бераз хаклы да, хаксыз да тоелды Хәмзәгә. Уйласаң, бүгенге менә бу бөтен техника алар хыялы, алар исәп-хисабы белән тудырылган бит. Трамвай тирбәтеп алып кайта икән, сине инженер да тирбәтә бит. Алар арасында төрле кешеләр булуы—бусы инде икенче мәсьәлә. Хәмзә үзе, мәсәлән, беркайчан да инженер булырга хыялланмый иде. Әтисе кебек гади шахтер була алса, аңа шул җиткән иде. Әмма тормышның агымнары аны 4 яңа юлларга кертеп җибәрде... Ill ...Әтисе Җәләй ага Хәмзәгә: «Улым, әйдә кайтыйк Татарстанга, туган җирләрне мин бик сагынам»,—дип күпме генә әйтмәде, әмма улының башта артык исе китмәде. Әйе, Татарстанның кайсыдыр бер авылында туган әтисе өчен анда серле сабый чак планнары, дәртле бала чак чишмәләре, якты яшьлек моңнары бардыр. Ә Хәмзә бит шушы Кузбасста туды, шушындагы шахтер малайлары белән аралашып үсте, шушы төтенле шәһәрнең һавасы аның канына сеңде. Инде Хәмзә хәзер үзе әтисе белән бергә шахтада эшли, күмер вата. Илгә бер дигән ягулык чыгара. Чын шахтер булып эшли башлавына да инде аның . биш ел тулды. Монда аны ихтирам итәләр, бәйрәм саен яхшы эше i өчен бүләкләр бирәләр. Футбол командасында да ул яхшы уенчыларның берсе. Аңа тагын ни кирәк соң? Ләкин беркөнне туган ягы турында көннән-көн күбрәк сөйләнә башлаган әтисе аны әйтерсең лә сихерләде дә ташлады. Бөтен тирә- юнь чәчәкләргә күмелгән июнь көне иде. Хәмзә өйгә кайтып кергәндә әтисе үзе кебек үк укалы түбәтәйләр кигән дус-ишләре белән күңелле генә бәйрәм итеп утыра иде. Әтисе туган ягыннан бер хат та алган икән. Ул ничек итеп аны якташлары сабан туйларына чакырып язганнарын зур горурлык белән кат-кат укып чыкты да түзмәде: — Эх, улым? Синең бит безнең җырларны да рәтләп ишеткәнең булмады, дөнья кудык шунда. Гомер узган менә. Тыңла әле, улым, бер уйныйм мин сиңа безнең сабан туе көйләрен,—дия-дия, әллә кайчаннан бирле сандык төбендә тын яткан көмеш телле тальянын тартып чыгарды һәм егерме сигез ел буе күмер чапкан, күмер тузаны сеңеп бөртек-бөртек каралган, буын-буын каткан бармаклары белән. дөньяның иң изге телләренә басарга хокукы барлыгын белдереп, өз- дерепөздереп уйнап җибәрде. Уйнады да, җырлады да карт шахтер, үзәкләрне өздереп уйнады. Йөрәкләрне тетрәндереп җырлады. Авыл көенә. Саф, бер риясыз туган як көенә. Меңләгән шахтерларның иң газиз йөрәк моңы сеңеп калган шахта көенә. Без барасы тал арасы. Сайрый былбыл баласы. Туган илем гөл арасы. Үзем авыл баласы. Хәтта Хәмзәнең күңелен дә әллә нишләтте бу җыр. Ә инде күңелле генә утырган абзыйларның бу моң астында кинәт дөньяларын онытып, карашларын әллә нинди еракларга төбәгән йөзләренең яктырып, матурланып китүен, әнисенең, башкаларга сиздермәскә тырышып, күз яшьләрен сөртүен күреп алгач, йомшады да калды егет күңеле. Матур икән бит әтиләр моңы, рәхәт икән бит аны тыңлавы! Хәмзә моңарчы игътибар итмәгән тирән мәгънәләр, яшәү көче, ярсу дәртләр бар икән бит бу моңда. Шушы көнне Хәмзә үз җилкәсендә ата-анага тиешле бурычны тойды, үзүзенә аларны туган якларына алып кайтырга сүз бирде... Ул иң беренче Казанга бер кардәшләренә кайтып төште. Башта бер заводка фрезерлаучы булып эшкә керде. Казан кызы Миңзифага өйләнеп җибәрде. Аннары алтмыш өченче елда алар парлап яшьлек шәһәре Түбән Каманы төзергә китеп бардылар. Әллә өйләнү айнытты егетне, әллә әтисенең туган ягы уятып җибәрде, аның тормышында рухи яңару язлары ачылды. Кузбасста чагында әллә ничә мәртәбә башлап ташланган кичке укуга ул яңадан ябышты. Элек укый алмый, укыйсы килми җәфа чиккән, икеледән, өчледән дә югары күтәрелә алмаган Хәмзә зиһене артканын, укырга дәрте ташып торганын тойды. Ул, комбинат төзи- төзи, кичке урта мәктәпне бик җиңел генә тәмамлады да куйды. Аннары бер күңел уянганда, рух күтәренке чакта сынап карыйк әле дип, Казан химия-технология институтына читтән торып укырга имтихан бирергә барды. Менә тамаша! Бирде бит аны да! Кайчандыр уку дигәндә йөзе чытылган Хәмзә студент булды. Комбинатта кадровый эшче булып эшли торып, үзәк газ аеру установкасын, изопрен-мономер цехларын сафка кертешә торып, иң яхшы футболчы булып уйный торып, укырга да вакыт тапты. Үзенә нәкъ 32 яшь тулганда инженер-химик-технологлыкка диплом алды. Ул диплом алды! Гади шахтерны туган җире көтмәгәндә, уйламаган 8. «к. У > J* и. да инженер итеп күтәрде. ...Трамвай талгын гына тирбәтә дә тирбәтә Хәмзәне. Авырлыклар аша. ныклы физик хезмәт аша үскәнгәдер, күрәсең, инженерның кем икәнен, нигә кирәклеген бик яхшы аңлап, төшенеп барды. Аларның төрлесен күрде. Яңа гына институт бетереп килгән яшь инженерларның кайбере тәүге көннәрендә эштәге шаблонлыклар, фикерсез катып калганлык очраклары белән килешмичә, авызлыгын чәйнәп өзәргә җыенган тай кебек чыгымлый, үзенә аерым бер иҗат шартлары таләп итә. Ләкин тора-бара, моның мөмкин түгеллеген аңлап, кайсы кая иске, тапталып беткән юлларга сибелә. Бер өлеше, иҗадилыкка нык омтылганнары, тикшеренү институтларына, заводның аерым иҗади бүлекләренә урнашып кала. Икенче берләре уйлап табылган яңалыкларны тормышка ашырырга алына. Линиядә эшли. Бу икенчеләре дә күпмедер дәрәҗәдә иҗат уты, иҗат хисе белән яналар. Бо- ларда да инженер исеменең яме сүнми әле. Әмма кайсы гына предприятиене алма, анда өченче бер категория инженерлар булыр. Боларның эше сан актарып утыруга, отчетлар 113 язуга, кирәкле әйберләрнең исемлеген төзүгә, югарыда утырган начальнигы өчен справка сызгалауга кайтып кала. Ә бит һәр инженер каршында никадәр ачылмаган серләр диңгезе, никадәр чишелмәгән проблемалар тора! Дөнья чиксез серләр белән кайный, мәңге әйләнә. Аның әйләнүе үзе энергия, һава — энергия, атомнар — энергия. Бөтен нәрсәдән энергия тулышып агыла, болгана. Әгәр син инженер икәнсең, бул фидакарь, менә шушы мәңге әйләнүче дөньяның энергиясеннән кешегә файдалы көч-куәт яса, шушы хаосны, шушы туктаусыз хәрәкәтне кешегә иң дәвалы, иң рәхәт юнәлештә авызлыкла! Архимедлардан алып Курчатовларга, Сәгъдиев- ләргә кадәр булган акыл һәм ачышлар хәзинәсенә синең дә өлешең керсен! Әйтик, менә бу чит илдән кертелгән Андерсен аппаратлары да ул- кадәр ис китеп сөйләрлек нәрсәләр түгел. Эшчеләрнең нинди шартларда эшләүләренә игътибар итми торган машиналар. Алар бер 10 — 15 елдан автомобиль янындагы чытыр арбалары гына булып калачаклар. Ничә тапкыр инде Хәмзә, ап-ак шомыртлы язгы урманның хуш исенә исереп йөргәннән соң, каучук цехына килеп кергәч, борынга килеп бәрелгән авырсу газ исеннән күңеле болганганын тойды. Ә бит эш урынында үзен хуш исле әнә шул язгы урманда кебек хис итә ала. Һәм шулай итәргә тиеш! Ул яшел болыннарны, ямьле урманнарны мәңге сагынып кына яшәмәскә тиеш! Юкса, киләчәкнең ерак түгел бер баскычында аны һәлакәт сагалавы мөмкин. Химия заводлары тыелгысыз арта торса, атмосфераның тереклек катламы зарарланып, кешелек бөтенләй яшәүдән туктарга мөмкин. Хәзердән үк инде кайберәүләрдә бу газ белән биологик сыешмау, ярашмау бар. Әнә училище тәмамлап килгән Гөлназ дигән япь-яшь матур кыз шуның аркасында гына яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булды. һәм инженер, әгәр ул чын инженер икән, менә шушы каршылыкларны да җиңү өстендә эшләргә тиеш! Әйе, уйлап табам дигән кешегә менә шушы каучук цехында да әллә никадәр чишелмәгән проблемалар тулып ята. ...Иртәгә генеральный директордагы планеркада рационализаторлык тәкъдимнәре турында да сорарлар инде... ...Трамвай яңа шәһәргә керде... IV ...Кичке аштан соң бүген, нишләптер, арулар бөтенләй онытылгандай булды. Хәмзә, һәр көнне үзен сагынып көткән кызларыннан качып, эш бүлмәсенә кереп бикләнде. Ләкин кызлары, сизенеп альт, ишеккә сарыласарыла кычкырып еларга, ялварырга тотындылар. — Әти, бикләнмә! — Әти, ач, ач, әти! — Әти, әйдә, лошадка бул! — Әти, әйдә, поезд бул! Бергә сөйләшеп утыруны, бергәләп уен-көлкене яраткан хатыны да артыннан кычкырып битәрли башлады: — һәй, әтисе, синнән барыбер академик чыкмас, юкка кереп бикләнеп маташасың. Ач инде! Инженер булуың да бик җиткән. Елатма инде кызларны! Әмма Хәмзә җавап бирмәде. Ул инде күптәннән эшли башлаган сызымнарын, исәп-хисапларын өстәлгә җәеп салды. ...Әйе, бу Андерсенда уйланып җитмәгән нәрсәләр буа буарлык. Хәтта концентраторда каучук валчыкларының тирәнлеген үлчәү өчен штанга да юк иде бит. Хәмзә тәкъдим итте, эшкә ярады. Әле менә бу сызымнарда да концентраторда барлыкка килеп җанга тиюче «кәҗәләрне» киметү турында бер тәкъдим. Хәзер әле каучук валчыклары укмаша башлагач, шактый еракта урнашкан дегазация бүлеге операторы кранны ачып концентраторга кайнар су җибәрә. Ләкин дегазация бүлегенә хәбәр итеп, аннан кайнар су килеп җиткәнче шактый кыйммәтле секундлар әрәм була, «кәҗә» ныклап укмашырга өлгерә. Сызымны укый-укый, Хәмзәнең күзе ватман кырыйларына төште. Кинәт андагы язулар аны көйдереп алгандай булды. Ватман чит- * ләренә: - Эх, Нурмый, Нурмый, Нурмый, 2 Эшең бер тиен дә тормый...— £ дип бик күп мәртәбәләр язып тутырылган иде. Эх, шайтан алгыры, 2 тагын шуның белән чәкәләшергә туры килер микәнни инде? Бу сүзләрнең тарихы хәтергә килде... х Беркөнне Хәмзә, «кәҗәләр» белән бик иза чиккән егетләрен, транспортер һаман да көйләнеп җитмәү аркасында каучук брикетларын < складка күтәреп ташыган яшь кызларын кызганып, бер-бер хәл үз- s гәрмәсме дип, цех начальнигы Нурмый Иваныч янына кергән иде. * Үзе белән бергә инде ай ярым баш ватып сызган шушы сызымнарын =. да алган иде. Нурмый Иваныч Хәмзәнең киңәшләрен ачыктан-ачык шикләнеп каршы алды. — Да-а... Мин дә цехлар гөрләсен өчен бик тырышам. Ну, слушай, син үзең дә бала түгел бит, аңлыйсың: монда конструкторское бюро што ли? Бездән биш баш өстен торган кешеләр уйлап тапкан агрегатка тот та үзгәртү керт, имеш. Мин моңа һич тә юл куя алмыйм. Под суд што ли безгә бергә? — Нишләп алай булсын, Нурмөхәммәт Ихсанович! — диде Хәмзә, гаҗәпләнеп,—һәр производство камилләшергә тиеш. Әгәр бу чытыр арбадай агрегатларны үзебез үзгәртә тормасак, безгә монда японнар яисә америкалылар килеп фикер бирмәс. Алар бу машиналар өчен сыгасы алтыннарны сыкканнар инде. — Да, син, брось, Хәмзә, международный^ тыгылуны! Турысын әйткәндә, слушай, мин синең белемеңә, во-первых, ышанмыйм. Син бит менә абыеңнар кебек,—ул үзенә ишарә иткәндәй булды,—институтларда очно торып укымаган. Син бит эшли-эшли, заочно гына, катыргы өчен генә укыган кеше.—Бу Нурмый Иванычның кайбер цех җыелышларында аны тәнкыйтьләгән өчен Хәмзәгә үчләнүе иде, ахры.—Менә син институтны с отличием бетергән башковитый малай булсаң иде, яисә техник фәннәр кандидатлыгына диссертация якларга җыенсаң иде, менә андыйга ышанырга булыр иде. Аннары, өстән башлап башкалар йөрсә дә другое дело. Так что, давай, пока эш барганда эшлә,—дип, ул сүзен төгәлләде. Хәмзә, эченнән генә сүгенә-сүгенә, гомерендә беренче мәртәбә, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Шунлыктан Хәмзә Андерсен аппараты торган шушы ук бүлмәдәге насос коллекторыннан концентраторга туры торба үткәрүне мөмкин һәм отышлы дип тапты. Болай иткәндә Андерсен янында торган аппаратчы үзе үк ашыгыч рәвештә кранны ача ала һәм алтын минутлар янга кала... БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ДУСЛАР! «Иҗат рухы тәмам кипкән, тәмам корыган бу кешедә,—дип уйлады Хәмзә.—Постыннан бәреп егарга җыена бу малай, дип уйлый инде әллә? Кешеләр ничек шулай салкын җанлы була алалар икән?.. Үз ягына каерырга дигәндә алар бернидән дә тартынмыйлар, премия калҗаларының иң симезләрен эләктерү ягын карыйлар. Үз кешеләрен күтәрергә тырышалар. Әле менә аның пешмәгән бер кадры аркасында каучук «кәҗәләрен» ваткалап гомер уздыралар бит». Сызым кырыена Нурмый турындагы икеюллыкларны бик күп тапкыр язып чыккач кына, ачуы бераз сүрелә төшкәндәй булды. ...Аннары көн артыннан көннәр узды. Ул бик ямьсез төшенкелекләргә бирелеп алды, янып йөрүләреннән Хәмзә үзе үк көлә башлады, һе, юләр мин. Чыннан да, бу коточкыч гигант производствоны ул берүзе ничек үзгәртсен инде. Ярар әйдә, сменасы үтсен дә, как-нибудь акчасы килеп торсын. Подумаешь!.. Әйе, кеше күңеле әллә нинди уйларга керүчән, әллә нинди сагышлы чигенүләргә бирелүчән шул ул. Бөркет булып ыргылган күңел кайчак елан булып та шуыша, эреп бала назлаган күңел кешене тиргәп тә ташлый ала бит. Ләкин бу хәлләр ниндидер каһәрле минутларда булалар... Ул минутлар үтә. Кеше айный... Реаль дөньяга кайта, үкенә... Соң була... Хәмзә дә соңыннан үзенең «акчасы килеп торсын әйдә» дигән уйларыннан җирәнеп йөрде. Ләкин сменадашлары цехтагы торгынлыкны хәл итәргә кирәк иде дип исенә төшергәләсәләр дә, ул үзенең тәкъдиме турында сөйләшергә дип һаман беркая бармады. Ай-Һай, нечкә нәрсә бит ул зарланып йөрү. Аның башы ике яклы. Бер дуамал җитәкчегә туры килсәң: «Әһә, кеше өстенә гаеп атып, үзеңне акларга. үзеңне өстен чыгарырга тырышасыңмы», дип, шундук үзеңне гаепләп ташларга бер тиен дә сорамавы мөмкин. Шунлыктан Хәмзә, гомумән, кемнеңдер кем өстеннәндер жалоба белән йөрүен түбәнчелек саный һәм аның эш өчен артык файдасын күрми иде. Аннары бит тормышны жалобалар алга этәрми, аның үзенең куәтле дулкыны күп нәрсәне чишеп ташлый. Чүпләрне яр читенә чыгарып ата, кирәген шаулатып агыза. Беркөнне Хәмзәнең өенә яңа гына аппаратчы булып эшли башлаган кызның анасы килде. «Кызым төннәрен саташып йоклый, кнопкаларга бас, бас тизрәк!—дип төшендә кычкыра.—Бер-бер хәл булмадымы аңа эшендә?»—дип сораштырды ана борчылып. Ә беркөнне күптән түгел тормышка чыккан яшь киленнең ире Хәмзә янына килеп китте. «Авырлы хатыннарга бу цехта эшләү зыянлы түгелме?» — ди. Ә Хәмзә ничек җавап бирә алсын аңа? Аңа врачлар да җавап биреп бетерә алмыйлар. Күпмедер дәрәҗәдә зарарлы булмый каламы соң инде... Шуңа да бит аларны зарарсыз җиңеп эшкә күчерәләр. Монда күзгә күренми торган басымнар дөньясы. Әгәр дә күңелләрдә дә шундый ук игътибар басымы булмаса, нәкъ менә шул игъ- тибарсызлыгы аркасында ябылмый калган задвижкадан, туктатылмаган стоп-сигналдан, артык бирелгән газ басымыннан дистәләгән кешеләрнең һәлак булуы мөмкин. Монда басымнар күңелгә, йөрәккә, гомергә төбәлгән. Шуңа күрә дә монда иң төгәл күңел тәртибе, иң сыналган тойгылар мәктәбе кирәк. Шуңа күрә дә Хәмзә кешеләрнең ул басымнар белән идарә итә алуалмауларын күзләреннән укырга өйрәнде. Блокнотына һәрберсенең психик дөньясын—туган елын, семья хәлен, нинди китаплар укуын, нинди хисләр кичереп йөрүләрен яза барды. Шулай итеп, аның күз алдында әкренләп һәрберсенең холкы пәйда булды... Хәмзә беркайчан да, беркем дә эшкә эчеп килми торган, соңга калмый торган, корыч тәртипле катгый обстановка тудырды. Менә шундый чакларда ничек жалоба артыннан йөрисең дә ничек вакланасың... ...Хәмзә тагын сызымнары читенә ярсып-ярсып язылган тәнкыйть сүзләрен укыды. Ул вакытта хисләр өстенлек иткән булган шул. Ә ♦ менә бүген ул күңелендә башка дөнья туып өлгергәнен аңлады. Бү- г генге Хәмзәне син туктатып кара! Ниһаять, аңарда тормыш үзе корыч £ ихтыяр көче тудырды... Нурмые булмый хет чурты шартлап ярыл- ? сын, иртәгә бөтен комбинат башлыклары каршында цехтагы хәлләрне ярып салачак ул. х Төнге бер иде инде... ч ш S ...Менә комбинатның иң эшлекле кешеләре җыелган иртәнге кай- * нар планерка. Монда артык сөйләүне, буш тәкъдимнәрне өнәмиләр. һәркем нервысына йөгән кигезгән. һәркемнең, йөгерештән кайткандагы кебек, тыны кысыла сыман. ~ Өстәл башында генеральный директор Николай Васильевич Лема- н ев үзе утыра. Аның бөтен кыяфәтендә—җитдилек һәм эшлеклелек. « Җитәкче булып ун ел эшләгән чор эчендә беркем дә аның уртак эшкә „ хилаф килгән бер генә боерыгын да хәтерләми. Менә өченче тапкыр инде күз өстендә каш булып торган каучук * цехыннан смена начальниклары да персональ рәвештә планеркага с чакырылдылар. g Әнә, Хәмзә. Ни хәле бар аның? Әллә сүрелгән дәме? Дөнья шулай х итә ул: яндыра да сүрелдерә. < Әмма Хәмзә бу юлы сүрелмәде. Карашы Нурмый Иваныч белән очрашкач, йөрәге соңгы чиккә җитеп кысылды. Бер кызарынды, бер агарынды. Кем белә, бу Галимов артыгын таләп итә дип, гаеп итүләре дә бар бит. Нурмый Иваныч та акланып каршы төшми калмас. Әмма әйтәсене әйтми булмый инде. Ниһаять, Хәмзә сөйлисе сүзе барлыгын кыюсыз гына белдерде. Дистәләгән ашыгыч карашлар аңа төбәлде. Ул сабыр гына торып басты да хезмәт хаклары, эш шартлары, эшне җиңеләйтү турында сөйләп китте. Сүз тирәнгәрәк керә башлагач, директор кырт сорап куйды: — Ә сез цех начальнигы белән болар турында киңәштегезме? Хәмзә кызарынып, каушап калды. — Соң, сөйләшенде инде, бер генә тапкыр түгел. — Эһе, аңлашылды... Хәмзә тагын сүзен дәвам итте. Ул Лемаевның аңа игътибар иткән сыман «так», «так», «так!» дип утыруыннан, кайбер урыннарда баш кагуыннан ничектер кыюлана төште һәм бәлки сөйләргә дә ярамас дип шикләнеп йөргән уйларын да, Нурмый Иванычның аның тәкъдимнәрен хупламавын да сөйләп ташлады. Директор аны игътибар белән тыңлап утырды. Башкалар да, шым булып, гел Хәмзәне генә күзәттеләр. Хәмзәнең кара чәчләре биек маңгаеның дәвамыдай бик җыйнак, түгәрәк булып өскә таба калкып тора. Тыңлаучылар өчен гадәти булмаган бу сөйләүгә директорның ничек караячагы кызык иде. Лемаев эченнән: без күтәрергә кадрлар җитешми дибез, бу егет киләчәктә бер дигән җитәкче булачак бит, дип уйлап утырса да, планеркага йомгак ясаганда үзенең мөнәсәбәтен сиздермәде. — Каучук цехы турында уйланырга кирәк, — дип кенә әйтеп үтте. Шулай да Хәмзәнең күңеле директорның эчке уен сизгәндәй булды. Йөрәккә кадалырга торган чәнечкеләр эреп юкка чыкты. Йөзендә рәхәт елмаю балкыды. Чыкканда ул Нурмый Иваныч белән күзгә-күз очрашты. Аның карашы яшеннәр уйната иде... ...Планеркадан соң Хәмзә цехка юнәлде. Ул бүген беренче мәртәбә язгы матур көннең рәхәтлеген тойды. Әнә өй кыекларыннан шат кояш тамчылары сикерешеп төшеп бииләр. Шундый рәхәт дөнья! Каучук цехы аңа бүген әллә ничек бигрәк тә үз, якын булып тоелды. Беренче көннәр, канатланып йөргән чаклар искә төште. Комбинатта эш сөючәнлеге белән танылган Хәмзәне диплом алу белән шушы иң катлаулы цехка чакырдылар. Ул, эшли башлагач кына, нинди авыр участокка эләгүен аңлады. Башка цехларда уңай һәм тыныч иде, төтенсез иде. Аппаратчылар, ниндидер зур чиста корабта очып барган сыман, төрле приборлар күрсәтүләрен генә язып алып, чарасын күреп торалар. Ә каучук цехында исә, моңарчы күп цехлар буйлап сыек хәлдә күчеп йөргән газ каты брикетларга әверелү сәбәпле, эш авырлаша. Бу процессны әле автоматлаштырып өлгерә алмаганнар, конвейер эшләми. Шуңа күрә дә бу установкаларны, төрле режимнарга куеп озаклап эшләтеп карый-карый, проект куәтенә ирешү өчен өч ел вакыт бирелгән. Ләкин Хәмзәнең болай озаклап көтәсе килмәде. Ярар, шушы < Андерсеннар Кушма Штатларда сәгатенә 4,2 тонна каучук чыгара ди. Ә соң без алардан кай җиребез белән ким? Татарстан нефте бар дөньяга шаулаган кебек, аңардан куәт алучы каучук та ятларны- кыннан калышмас! Бүгенге җыелышта чыгыш ясау шул ашкынуның дәвамы булды. ...Цехка кайтып керү белән Хәмзәне Нурмый Иваныч үз кабинетына чакыртып алды. Ул, креслосында бик эре кыяфәт белән киерелеп утырып, усал тонда сүз башлады. Ул эш дәверендә бик күптән булып үткән җитешсезлекләрне, брак каучук ясаган очракларны чокып чыгарырга тотынды. Ләкин сүзен очлый алмады. Ашыгыч һәм ачулы ярсып, Саша Калинин килеп керде. Бернинди итәгать-фәлән саклап тормыйча: — Николай Иванович, синең мүкләк Габсаттарың безнең сменага тагын «сыер» калдырып киткән. Башка болай эшләп булмый. Булыр- булмас кодаңны я эштән аласың, я без менә хәзер бөтен сменабыз белән җыелышып Лемаевның үзенә барып әйтәбез,—диде. Нурмый Иваныч, бурлаттай кызарынып, өнсез калды.. Директордагы планеркадан соң озак та үтмәде, яңа цех начальнигы билгеләнде. Яңа начальник—бөтен җаны-тәне белән оештыру эшенә бирелгән Белов дигән, кечкенә, чандыр гәүдәле, ябык, аксыл йөзле кеше—беренче көннән үк җыелыш җыеп, эшне яхшырту буенча кемдә нинди тәкъдимнәр барлыгын сорашып чыкты, һәм теше-тырнагы белән Хәмзә тәкъдимен яклады. ...Белов җитәкчелегендә эш уңышлы барды. Хәмзә директорда күтәргән мәсьәләләрнең күбесе уңай хәл ителде. Комбинат буенча хезмәт хакына Урал өстәмәсе кертелде. Каучук ташучы Гөлфияләрне сөендереп, транспортерлар көйләнде. VI ...Зур бәйрәм, тантана бүген Галимовларда? Әйе, бу гаилә бәйрәме. Әтисе Җәләй ага һәм әнисе Хәтирә апа бөтен гомерләре буена хыялланган көн килде. Улларының уңышлары аларга бу шәһәргә юл ачты. Менә, ниһаять, алар туган җирләренә ♦ кайттылар. Җәләй ага пенсиягә чыгып, ә хатыны, монда кайткач, улы эшли торган җиргә үк эшкә керде. Үзләренә аерым квартира бирделәр. t Менә аларны куандырып малайлары тагын да зуррак шатлык алып кайтты. Бу зур батырлык иде. Чөнки шундый кыска срокта, өч ел урынына нибары алты айда проект куәтенә ирешеп, сәгатенә 4,5 тонна каучук бирүне илебез тарихы белми әле. Киләчәктә моны бик җентекләп өйрәнерләр. Яңарган Татарстан бу хәлне үзенең тарихи битләренә алтын хәрефләр белән теркәп, үзенең барлык балаларына: — Укыгыз, сокланыгыз! Беренче бишьеллыклар чорында минем улларым Березники, Донбасс, Кузбассларда, Магнитогорскиларда дөнья рекордлары куйдылар! Ә бүген инде ул ветераннарның балалары үземә кайтып дөнья рекордлары куялар,—дип сөйләр. ...Әнә алар — Хәмзә абыйларының кул астында бөркет булып очарга өйрәнгән Зөһрә Исрафилова, Илнур Ямалеев, Валя Алексеева, Сергей Гатауллин, Александр Калининнар... Һәрберсе нидер әйтергә, куандырырга тели. Әмма һәрберсе тартына. Бу Зөһрәләр, күптән түгел генә авылдан килгән кызлар, үзләрен бик тыйнак тоталар. Хәмзә абыйлары алар күңеленә дә күпер тапты. Кызлардан ул «Азат хатын», «Казан утлары» журналларын алып торгалады, алардан татарча чиста сөйләшергә өйрәнеп йөрде. Шулай әкренләп, сизмәгәндә абыйлары бик якын дус кеше, якын сердәш булып китте. Һәм менә өченче көн генә Зөһрә Хәмзә абыйсын матур хәбәр әйтеп куандырды. Ул КамАЗ егете, бетончы Кирамга тормышка чыгачак икән! лары кавыша. Озакламас Түбән Каманың каучук тәгәрмәчләре белән КамАЗ машиналары да кавышыр! Әнә Илнур... Бераз кыюлана төшкәч әйтер әле, Хәмзә абый, дияр, мин синең киңәшне тоттым, тырыштым бит, кичке институтка имтиханнарны кичә генә әле уңышлы тапшырдым, рәхмәт, дияр. Сүзләр күп булыр. Әмма беренче сүзне карт ветеран Җәләй ага алды әле. Ул әнә, иң элек кулындагы шахтерлар тальянын карчыгына тоттырды, чәчәкле тастымалын ипләп кенә алдыннан алып куйды. Аннары, тамак кырып, ашыкмыйча гына торып басты. Алтмыш яшьлек тәбәнәк кенә буйлы картның кырыс кара чәчле башы, саллы ияге, чуеннан коелгандай куәт ташып торган гәүдәсе күзләрне әсир итте. Аның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән зур бер тауны кузгатырлык энергия ташый, ихтыяр, тазалык, ныклы, төпле тормыш рухы бөркелеп тора. Җырларда җырланган меңләгән шахтерлар образы күз алдына килеп басты. БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ДУСЛАР! Хәмзә сменасы туган җиргә зур җиңү китерде. Хәмзә сменасы Европа күләм әһәмиятле, ил күләм данлыклы цехны иң беренче булып проект куәтенә чыгарды. с а. Бигрәк тә әйбәт! Өч бәйрәм бергә булсын! Хәмзә аны егете белән үзенә чакырды. Шуңа күрә монда КамАЗга килен бирү туе да! Монда чорның ике матур дөньясы, ике яшьлек шәһәре карлыгач — Кадерле улым!—диде Җәләй ага һәм тирән дулкынланудан туктап калды. Бүген иртән шәһәр уртасындагы гигант урак-чүкеч сыны янында шәһәрнең данлыклы кешеләре тезелгән иде. Мактау тактасы каршында басып торуы Җәләй аганың күз алдына килде. Мактау тактасында беренче булып аның улы, эшче династиясенең лаеклы варисы, коммунист Хәмзә Галимов рәсеме тора. Җәләй ага өчен бу бик күңелле булды. Улы аның иң тирәндә яткан, иң гадел хыялын тормышка ашырды, һәр кешегә тәнкыйть һәм сынау күзлеге аша караучы якташлары алдында улы үзен булдыклы итеп танытты. Һәм карт ветеран, меңләгән шахтерлар исеменнән улына рәхмәт әйтә-әйтә, кояшлы урамнар буйлап атлады. Табын янында менә шул хисләрне белдерәсе килде аның. Ләкин... әйтә алмады. — Туганнарым, кадерлеләрем? Җыелгансыз зурлап безне, рәхмәт сезгә. Сезнең барчагызны котлап бер көй уйнарга рөхсәт бирегез, балалар!—диде ул, дулкынлануын басып. Яшьләр кул чаптылар. Җәләй ага, баскан килеш, тальян алып бик җәһәт тартып җибәрде... ...Тәрәзәләрдән борынгы да, бүгенге дә булып тоелган, Кузбасс шахталары кебек тирән, Урал таулары кебек биек «Шахта көе» ургылып чыкты. Чыкты да, тамчысы да әрәм булмыйча, матур сандугачлар булып, түбән камалыларның күңелләренә куна барды. Ул җыр гүя үзенең яңа дәвамын, халыкның хезмәт сөючән гүзәл сыйфатларын дәвам итүче Хәмзәләр династиясе җырын сорый иде. Бу минутта кайчандыр татар теле, татар моңы үзенә ят булган чит илнең шахта сүзен үзенең җанында эреткән кебек, бүген әле җырга кермәстәй чит булып тоелган каучук сүзе дә матур җыр яңгырашларына салыныр иде сыман... Хәмзә бөтенләй бу көннәр турында хыялланмаган иде. Ул бары эшләде, тирен түгеп, тырышып, булсын дип эшләде. Җир тетрәтеп, җир төбенә төште, җир астын айкап күмер чыгарды. Җир өстенә менде, сыек газдан каучук ясады... Кыйгач кашларын сикертеп бер елмаеп алды да ул, чын йөрәктән: — Бәйрәм белән сезне, дусларым! — диде...