Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КИТАПНЫҢ ТАРИХЫ

Әйдә, китапханәмдә, әллә ни зур да, кечкенә дә булмаган бер китап бар. Ул инде укыла-укыла, кулдан-кулга йөри* йөри шактый тузган, таушалган, кайбер битләре керләнгән, тапланган, хәтта кайбер юлларын танып та булмый. Аның шундый хәлгә килүенә әйләнә-тирәмдәге укучылар гына түгел, ә кулларына эләккән бер китапны актарырга, ертырга яратучы оныкларымның да гаепләре бар. Хәер, нигә аларны гына гаепләргә? Мин аны үз балаларымнан да тиешенчә саклый алмадым. Алар да кечкенә чакларында ул китапны кулларында җитәрлек әвәләделәр. Әле дә аның кайбер битләрендә аларның нәни куллары белән «язылган», бала чак хатирәсе булып калган кәкре-бөкре сызыклар, рәсемгә охшаган да, охшамаган да әкәмәт нәрсәләр ярылып ята. Ул китапны мин кайчак үземә генә билгеле бер җылы хис белән кулыма алам, шунда, шкаф янында басып торган килеш, яисә өстәл янына барып утырып, аның битләрен ашыкмый гына актарам, кайбер урыннарын, гәрчә кат-кат укылган булса да, кызыксынып укып карыйм, таныш образларны, дусларымны очратам һәм алар мине, үзем дә сизмәстән, узганнарга, ерак елларга алып китәләр. Бу китап—татар әдәбиятында үзенчәлекле эз калдырган, соклангыч хикәяләр иҗат иткән Мөхәммәт Галинең «Тормыш юллары» исемле беренче зур сайланма әсәрләре җыентыгы. Әдипнең анда «Сабан туенда», «Яңгырсыз елларны», «Пожарныйлар», «Көтүчеләр», «Серле кабер», «Рәхмәтулла тегүче» һәм башка шуның кебек иң матур хикәяләре тупланган. Алар әле бүген дә үзләренең беренче сафлыкларын, нәфислекләрен, укучыларның күңелләрен дулкынландыргыч көчләрен югалтмаганнар. Бу әсәрләрнең бергә тупланып матбугатка чыгуында минем дә беркадәр катнашым булды. 1939 ел иде, авыр ел иде, дөнья тарихында шомлы елларның берсе иде. Күк йөзендә кара, куркыныч болытлар айкала. Фашизм дигән котырган ерткыч әле бер илгә, әле икенче илгә канлы тешләрен ыржайта, хәтта инде кайбер илләрне басып та алган, мөстәкыйльлекләрен таптан, изеп, аларга коллык богавын кидергән. Фашистик Германия белән Италия хәрби интервентлары тарафыннан Испания республикасы канга батырылган. Австрия мөстәкыйльлеген югалткан, Алтын Прага урамнарында,—юк анда гына түгел,— Чехословакиянең барлык шәһәрләрендә, авылларында свастикалы Ө немец солдатлары йөри. Башка кечкенә илләрнең дә мөстәкыйльлекләре куркыныч астында... Үзәк Европа төрмәгә, концентрацион лагерьга әверелеп бара. Меңнәрчә, меңнәрчә коммунистлар, революционерлар, азатлык сөюче кешеләр, эшчеләр, интеллигентлар, галимнәр, язучылар төрмәләргә, концентрацион лагерьларга ябылган. Аларның баш очларында фашист палачларының балталары ялтырый... Берлин, Гамбург, Прага, Вена һәм башка бик күп, бик күп шәһәрләрнең урамнарында китаплар яндырыла, кешелек дөньясын иң яхшы, иң изге хисләр белән буыннан-буынга тәрбияләп килгән әдәби җәүһәрләр утка салына. Гете, Гейне, Шекспир, Бальзак, Золя, Пушкин, Толстой, Горький әсәрләре яндырыла... Һавадан дары исе, янгын исе, булачак дәһшәтле сугыш исе аңкый. Туган илебезнең чикләре дә тыныч түгел. Советлар Союзы белән дус булмаган, дус булырга теләмәгән кайбер күрше капиталистик илләрнең хәрби көчләре я анда, я монда провокация ясап карыйлар, чикләребезне тынычсызлап торалар. Чикләребезне генәме соң? Аларны гынамы? Юк, бөтен илне, йөз сиксән миллионлы бөтен совет халкын тынычсызлап торалар. Казан урамнарыннан,—Казан урамнарыннан гына түгел,—бик күп шәһәрләрнең урамнарыннан, саф-саф булып, «Если завтра война» дигән мәшһүр җырны җырлап, Кызыл Армия частьлары уза. Без аларга өмет белән, бик зур ышаныч белән карап, озатып калабыз. Күңелебез бераз тынычланган шикелле була. Шулай да тынычланып бетә алмыйбыз. Ил эчендә, халык телендә бер-ике елдан бирле шомлы сүзләр йөри: кемдер халык дошманы булган, кайдадыр шпион тотканнар. 1939 елның апрелендә Татарстан язучыларының икенче съезды булды, яңа идарәгә Муса Җәлил, Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәт, Михаил Бубеннов һәм башка иптәшләр сайланды. Шулар арасында мин дә бар идем. Муса Җәлил идарәнең җаваплы секретаре булып билгеләнде. Союз идарәсенең хәзерге хезмәт бүленеше белән чагыштырганда, председатель дигән сүз бу. Ул көннәрне Совет Язучылары союзы членнары арасында өлкән яшьтәге язучыларыбыз бик аз иде, хәтта берничә генә иде. Ачыграк итеп әйткәндә, үзләренең иҗатлары белән халык алдында танылган, ихтирам казанган өлкән яшьтәге язучылардан бары Ш. Камал белән М. Гали генә иде. Без аларны карт язучылар итеп саный идек һәм иҗатларын гына түгел, өлкәнлекләрен дә ихтирам итә идек. Ничәдә иде соң алар? Мөхәммәт Гали 46 ны, Шәриф Камал 55 не тутырган иде. Шуңа карамастан, алар безгә карт булып күренәләр иде. Чөнки без үзебез аларга караганда чагыштырмача яшь идек. Председателебез дә 33 яшендә генә иде. Бүген мин Язучылар союзы членнары исемлеген кулыма алып карыйм да утызынчы елларда Ш. Камал, М. Гали агаларны карт язучы итеп санап йөрүебезгә гаҗәпләнәм. Кырык-илле яшендәге каләмдәш иптәшләребезне без бүген урта буын язучылар итеп саныйбыз. Бу гаҗәп түгел. Чөнки Союзыбызда алтмышның, җитмешнең аргы ягына атлаган язучыларыбыз да байтак. Шөкер, сиксәнне тутырып килүчеләр дә байтак. Хәзер менә бу юлларны язганда мин XX гасырның беренче яртысында яшәгән, иҗат иткән һәм вафат булган атаклы язучылары- бызның исемлеген күз алдына китерәм. Татар халык шагыйре Г. Тукай 27 яшендә вафат булды, хәтта 27 не дә тутырмады, һ. Такташ 31 дә, М. Фәйзи 38 дә, Ф. Әмирхан 40 та, Г. Ибраһимов 50 дә, С. Рә- миев 53 тә, Г. Камал 54 тә арабыздан китте. Күрәсез, берсе дә алт- мышны тутырмаган, хәтта күбесе иллегә дә җитмәгән. Шуңа күрә ул көннәрдә безгә Ш. Камал һәм М. Гали агалар карт булып тоелганнардыр да. Аннары аларны карт һәм өлкән итеп саната торган тагын бер нәрсә бар иде. Алар иҗади хезмәтләрен күптән, Бөек Октябрь революциясенә чаклы башлаганнар, шәхси һәм иҗтимагый тормыш авырлыгын җитәрлек татыганнар һәм, ниһаять, совет язучылары, ♦ Коммунистлар партиясенең якын ярдәмчеләре дигән мактаулы исемне § йөртергә лаеклы булганнар. Бу яклары белән дә алар ихтирамыбыз- ? ны казанганнар иде. < Бу истәлекне язарга әзерләнгәндә мин, Татарстан язучылары сою- - зы членнарының тулы исемлеген алып, язучыларыбызның уртача = яшен табарга тырыштым. Каләмдәш иптәшләребез уртача 54 яшьтә < булып чыкты. Бу санны күреп, язучыларыбыз барысы да 54 яшендә = дип уйлый күрмәгез, зинһар. Алай дигән сүз түгел бу. Аларның яшь- * ләре дә, картлары да бар. Хәзер Союзыбызга член итеп алынган язу- g чыларыбызның иң яше 27 дә, ә иң карты 79 да. Яңадан М. Галигә кайтыйк. Югарыда мин М. Гали иҗади хезмә- а тен Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук башлаган дигән идем, о Аның «Кунак көткәндә», «Аулак өйдә» исемле беренче хикәяләре 1914 елда «Аң» журналында басылган иде. Димәк, 1939 елда аның g иҗади эшчәнлегенә егерме биш ел тулган иде. Шуңа күрә без, идарә членнарыннан өч кеше (М. Җәлил, партия оешмасы секретаре һәм < мин), үзара киңәшеп, бу датаны билгеләп үтәргә кирәк дигән фикерт гә килдек. Идарә утырышларының берсендә тиз арада М. Гали иҗа- < ты турында доклад ясау бурычы миңа тапшырылды. Тик минем докладны тикшергәннән соң гына без бу юбилейны кайда, ничек һәм нинди күләмдә үткәрергә икәнен билгеләргә булдык. Карар чыкканчы һәм юбилейны үткәрү өчен югары оешмалардан рөхсәт алганчы, бу турыда берәүгә дә, идарәнең башка членнарына да, М. Галинең үзенә дә әйтми торырга кирәк таптык. Кем белә, бәлки юбилейны үткәрергә рөхсәт итмәсләр дип уйладык. Ни әйтсәң дә, әдип гомеренең түгәрәк датасы түгел, ә иҗади эшчәнлегенең еллыгы гына. Шуңа күрә, планыбыз барып чыкмаса, М. Галинең күңелен кырырлык итмәскә булдык. «Юбилееңны үткәрәбез, әзерләнеп тор», дип, аны өметләндереп тә, соңыннан берәр сәбәп аркасында аны үткәрә алмасак, әдип өчен моның бик күңелсез булуы мөмкин. М. Гали болай да шагыйранә нечкә күңелле кешеләрдән иде. Докладны миңа тапшыруның кечкенә генә сәбәбе бар иде. Мөхәммәт абый белән мин күптәннән таныш идем, бер-беребезгә җылы, яхшы мөнәсәбәттә идек. Докладчы билгеләгәндә бу як та истә то- I тылды. Бу сүзләрдән чыгып, аның идарәдәге башка иптәшләргә мөнәсәбәте салкын булган яисә начар булган икән дип уйлый күрмәгез. Һич тә алай түгел! Мөхәммәт абый, гомумән, ачык күңелле, кешеләргә яхшы, җылы мөнәсәбәтле, игътибарлы, кечелекле кеше иде. Без еш кына очраша идек. Исәнлек-саулыкны сорашулардан тыш, эш турында, тормышыбыз турында һәм башка мәсьәләләр турында да сөйләштергәли идек, һәр җыелыштан диярлек сөйләшә-сөй- ләшә, фикерләребезне уртаклашауртаклаша бергә кайта идек. Бер якта тора идек без: ул — Касаткин урамында, мин — Тельманда. Ул елларда Язучылар союзында җыелышлар күп була иде. Соң башлана, соң бетә иде алар. Кайчак өйгә, гаиләбез янына, төн урталарында, хәтта таң алдында арып-талып кайтып керә идек. Җыелышлар озак дәвам иткәнгә түгел, ә бәхәсле булганга арый идек без. Эшлекле һәм тыныч җыелышларга караганда, шау-шулы җыелышлар, бер-беребезне чамадан тыш тәнкыйтьләүдән торган җыелышлар ул елларда күбрәк була иде. 1939 елда мондый күңелсез вакыйгалар кабатланмаса да, узган елларның шаукымы хисле күңелләребез дә н тулысынча чыгып бетмәгән иде. Шундый көннәрнең берендә мин Мөхәммәт абыйны Язучылар союзы идарәсе алдындагы мәйданчыкта очраттым (ул чакта идарә Матбугат йортының бишенче катындагы бүлмәләргә урнашкан иде). Әле дә хәтердә, мәйданчыкта утырырга урындыклар да, диван да юк, бары шактый кыршылган, тузып, җимерелеп барган озынча бер өстәл генә бар иде. Хәләхвәл сорашканнан соң, минем сөйләшергә теләвемне, аңа ниндидер йомышым барлыгын аңлап, Мөхәммәт абый аякларын салындырып, өстәл өстенә менеп утырды, мин каршысына бастым. Өстендә соры костюм, ак күлмәк, галстугын матур гына итеп бәйләгән, сакалын яхшы итеп кырган, яңаклары ялтырап, күкселләнеп тора, кулында яз да, җәй дә, көз дә кия торган, без инде күнегеп беткән, бераз искерә төшкән соры фетр эшләпә. Күңеле тыныч, күтәренке булса кирәк. Акыллы соргылт күзләре белән һәр вакыттагыча дустанә карый. Мин аңа йомышымны кыскача гына сөйләп бирдем. — Менә нәрсә, Мөхәммәт ага,—дидем.—идарә үзенең эш планына синең иҗатны тикшерү мәсьәләсен кертте. Докладчы итеп мине билгеләде. Аны алдагы утырышларның берсендә тыңларга әзерләнә. Шуңа күрә миңа тәрҗемәи хәлең кирәк иде. Язганы бармы? Булса, шуны бир. Булмаса, тиз арада язып бирә алмассыңмы?.. Тулырак, җентекләбрәк язсаң, яхшы булыр иде. Ярыймы?.. Аннары кайбер китапларың да кирәк. Миндә барысы да юк. Җыентыкларыңа кермәгән хикәяләрең дә бар бит синең. Шуларны берничә көнгә биреп тора алмассыңмы? Озак тотмам, утырышта ук үзеңә кайтарырмын. Авызымны ачып сөйли башлагач ук Мөхәммәт абый нигәдер миңа, күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпләнеп карады һәм шул хәлендә, аптырап, катып калды шикелле. Сүземне әйтеп бетергәч тә җавап бирми торды. Мин тәрҗемәи хәле турындагы үтенечемне кабатларга мәҗбүр булдым. — Тәрҗемәи хәлем нигә кирәк сиңа?—диде ул, ниһаять. Мин дә, үз нәүбәтемдә, аның шундый гади сүзләрне аңлап бетермәвенә гаҗәпләндем һәм үтенечемне мөмкин чаклы ягымлырак итеп яңадан аңлатып бирергә тырыштым. Ничек кенә аңлатсам да. Мөхәммәт абыйның күз карашы үзгәрмәде. Ул, миңа ниндидер каты сүз әйтергә әзерләнгән кыяфәт белән өстәлдән төшеп, ике кулы белән чалбарын күтәреп куйды. Аның борчылган. аптырашта калган яисә ачуы килгән чакларда чалбарын кү- тәргәләп кую гадәте бар иде. Дөресе, күтәрү дә түгел иде бу. Бары чалбар якасын костюмы аша ике кулы белән ике яктан тотып, күтәргән сыман хәрәкәт ясау гына иде. (Бу гадәте аның бала чактан калган булса кирәк.) «Кәефе нигә бозылды соң моның? — дип гаҗәпләнеп уйладым мин.— Әллә берәр ярамаган сүз әйттемме икән?.. Кәефен кырырлык, үпкәләтерлек бер сүз дә әйтмәдем шикелле ләбаса...» Мин инде үзем аптырап калдым. Ни булды соң бу Мөхәммәт абыйга? Әллә минем турыда аңа берәр начар сүз сөйләүче кеше булдымы икән? Нәрсә сөйләүләре мөмкин соң? Аның турында минем беркайчан да, беркайда да начар сүз әйткәнем юк. Әйтерлек сәбәбе дә юк. Әллә инде иҗады турындагы докладны яман ният белән, ягъни әсәрләреннән кимчелек эзләү нияте белән куярга җыеналар дип уйлыймы икән? Нигә алай уйласын? Ниятебез яхшы... Тукта әле, мин аңа доклад турында ничегрәк әйттем соң? «Иҗадыңны тикшерергә телиләр»,—дип әйттем түгелме? Шулайрак әйттем кебек. Тикшерү дигән сүздән шикләнәме әллә?.. Башымнан бер-бер артлы шундый уйлар йөгереп үтте. Шуңа күрә мин ниятебезнең яхшылыгын, изгелеген, мәсьәләне бары аңа ярдәм итү максаты белән генә куюыбызны аңлатып бирергә теләдем. — Кара әле, Мөхәммәт абый, нигә борчыласың син?— дидем мин ф аңа. — Без бит моны иң яхшы максаттан чыгып эшләргә җыенабыз... Идарә членнары иҗатың белән тулырак танышырга телиләр, сиңа кулларыннан килгәнчә ярдәм итмәкче булалар. Үзең беләсең, бәлки яхшы киңәш бирүчеләр булыр... Алдагы иҗат эшендә файдасы тияр... Сизәм, аны тынычландырырлык сүзләр таба алмыйм, башымда һаман бер уй: «Үпкәләтерлек нинди ярамаган сүз әйттем икән мин аңа?» Шунысы кызганыч, юбилее турында әйтә алмыйм. Әйтми торырга сүз куештык бит. Мөхәммәт абый миңа шактый тупас җавап кайтарды: — Кара әле, Афзал, мин бит идарәгә яхшы, ышанычлы кешеләрне сайладык дип уйлаган идем. Яшермим, шатланган да идем. Күрәсең, ялгышканмын икән... Гөнаһсыз кешене батырырга җыенасыз...— диде дә, борылып, саубуллашмыйча, кулын бирмичә, бишенче каттан төшеп китте. Бу сүзләрне ишетеп, мин баскан җиремдә катып калдым. Аның кул бирмәвенә, саубуллашмавына түгел, ә җавабына, тавышының корылыгына, миңа таныш булмаган, моңарчы беркайчан да аңардан ишетергә туры килмәгән тон белән җавап кайтаруына гаҗәпләндем. Йөрәгем «жу!» итеп китте. Менә нигә үпкәләгән, нигә ачуланган, нигә шул кадәр коры тон белән җавап кайтарган икән ул миңа? Син аңа иң изге максатлардан чыгып киләсең, сөйләшкәндә дә аны олы кеше итеп, өлкән әдип итеп, ихтирам итеп сөйләшәсең, басылган әсәрләрен, биографиясен сораганда да түбәнчелекле тон белән сорыйсың, һәрбер сүзеңне чын күңелдән әйтәсең. Ә ул синең яхшы ниятеңне, чын күңелеңнән әйтелгән сүзләреңне бөтенләй икенчегә юрый, сине һәм иптәшләреңне яман ниятле, култыгында таш саклап йөрүчеләр итеп саный... Башта мин шулай уйладым, Мөхәммәт абыйның тупаслыгына үпкәләдем, шуңа күрә артыннан төшмәдем. Әмма бераздан, сөйләшкән сүзләрне берәмберәм анализлагач, әдипкә булган үпкәм әкренләп югалды һәм аңа ниятебезне, максатыбызны яхшылап аңлатып бирә алмавыма үкенә башладым. Сөйләшә белмәгәнмен, тиешенчә аңлата алмаганмын, күрәсең, дидем. Шулай да аңлашыр өчен өенә бармадым. Мөхәммәт абыйны икенче очратканчы күпмедер вакыт узды,— атнамы, ун көнме, әллә аннан да артыгракмы, хәтерләмим. Ләкин бу көннәрне мин чын күңелемнән борчылып үткәрдем. Ниһаять, мин аны очраттым. Ниндидер җыелыш буласы иде. Башланырга берникадәр вакыт бар иде әле. Мин аның янына барып утырдым. Ул миле бик салкын каршы алды, хәтта күрешмәдек тә шикелле. Мин аңа ачыктан-ачык әйттем: — Аңла, Мөхәммәт абый,— дидем,— әгәр телисең икән, ант итеп әйтәм: иптәшләр синең иҗатың турындагы докладны бары сине ихтирам итеп кенә куялар. Берәүнең дә синең тырнак астыңнан кер эзләргә нияте юк. Белә торгансың ич, быел синең яза башлавыңа егерме биш ел тула. Моннан егерме биш ел элек «Аң» журналында беренче хикәяләрең басылып чыкты бит. Шулаймы?... Менә шуны искә алып иҗатың турындагы докладны тыңларга әзерләнәләр. Башка һичбер максат юк. Ышан... Ярар, доклад дип әйтмик, ул кадәр зурайтмыйк, информация дип кенә атыйк. Шулай ярыймы? Мөхәммәт абый бер сүз дә әйтмәде, гәрчә урындыкта утырган булса да, чалбарын берничә тапкыр күтәргәләп куйды. Аның тынычсызлыгын, борчылуын күреп, тагын да ачыграк итеп аңлатып бирергә тырыштым. АФЗАЛ ШАМОВ ф БЕР ШПАЛНЫҢ ТАРИХЫ — Нигә куркасың син, Мөхәммәт абый? Нидән шикләнәсең? Сине тәнкыйтьләргә ниятлиләр дип уйлыйсың икән — бик ялгышасың! Миңа ышанмасаң, әнә Мусадан сора, аның белән сөйләш... Мөхәммәт абый сүзләремә ышандымы, юкмы — белмим. Ләкин ул көнне дә без җыелыштан бергә кайтмадык. Дөресе, ул минем белән бергә кайтырга теләмәде булса кирәк, мине көтмичә, алдан чыгып китте. Башка вакытларда без аның белән бергә чыга, бергә кайта идек. Әгәр берәребез иртәрәк чыкса, түбәндә, Матбугат йорты ишеге төбендә көтеп тора идек. Биографиясен язып бирүен сораган көннән бирле мин аның читләшә баруын, очраганда күрмәмешкә салышуын, минем белән очрашырга, сөйләшергә теләмәвен сизә башладым. Бүген дә аның җыелыштан минем белән бергә кайтмавы, кайтырга теләмәве, электәгечә, мине түбәндә, Матбугат йорты ишеге төбендә көтеп тормавы минем белән очрашырга теләмәвен күрсәтә иде. Шулай итеп, һич көтмәгәндә, уйламаганда арабыздан кара мәче йөгереп үтте. Бертөрле дә гаебем булма- ганлыктан, бу хәл, бу салкынаю мине шактый борчуга салды. Шулай да Мөхәммәт абый биографиясен язып китерде. Аның бераз калтыранып чыккан, эре-эре хәрефләр белән язылган биографиясе әле дә архивымда саклана. Почерк белән дә, юлларының кәкре-бөкрелеге белән дә һәм юлларга сыймаган сүз кисәкләрен, иҗекләрне сыйдырырга тырышып, юл ахырын аска таба бөгеп төшерү белән дә бу биография миндәге бик күп кулъязмалардан аерылып тора. Утызынчы елларның ахырында Язучылар союзы членнарының күпчелеге җәй көннәрендә дачага Түбән Осланга чыга иде. Чөнки әдәби фондыбызның ял базасы шунда иде. М. Гали дә 1939 елның җәендә, үзенең тормыш иптәше Сафия ханым белән бергә, шунда торды. Җәйге айларда язучыларыбызның күпчелеге дачада икәнен искә алып, идарәнең киңәйтелгән утырышын Түбән Осланда үткәрергә булдык. Муса һәм дачага чыкмаган башка иптәшләр дә бу утырышка Казаннан махсус килделәр. Утырышны әдәби фонд йортының алмагач бакчасында ясадык. (Әдәби фондның бер таш йорты бар иде.) Өстәлләр, урындыклар юк. Җиргә, үлән өстенә генә тезелешеп утырдык. Кайсыбыз кырын яткан, кайсыбыз аякларын бөкләп утырган, тезләнгән — кыскасы, кемгә ничек уңай булса, шулай урнашкан. Мәҗлестә кеше аз түгел. М. Галидән башка М. Җәлил, Ш. Камал, Т. Гыйззәт, А. Алиш, Г. Кашшаф, Г. Бәширов (ул чакта әле Г. Разин), А. Әхмәт, Г. Гобәй, «Совет әдәбияты» редакторы Т. Имаметдинов һәм башкалар килгән. Көн тәртибендә беренче мәсьәлә: «М. Галинең әдәби иҗаты». Алдан планлаштырганча, докладны мин ясадым. Хәзер инде, бик күп еллар үткәннән соң, аның иҗаты турында нинди сүзләр, нинди фикерләр әйтүемне хәтерләмим, шулай да докладымның бер моменты күңелемдә ачык сакланып калган: аның иҗаты турында мин мөмкин чаклы уңай караштан торып сөйләргә тырыштым, әдәби кимчелекләрен аз күрсәттем. Миннән соң чыгып сөйләүчеләр дә аның иҗатына уңай бәя бирделәр һәм аңа иҗади уңышлар теләделәр. Казаннан җыелышка килүчеләр хөрмәтенә тормыш иптәшләребез, бергәләшеп, пилмән пешергәннәр иде. Аны тәлинкәләргә, тирән эчле вак табакларга салып, алдыбызга, үлән өстенә җәелгән ашъяулыкларга китереп куя башладылар. Иптәшләребез, мин сөйләгәнне тыңлый- тыңлый, пар чыгып торган кайнар пилмәнне бик тәмләп ашарга керештеләр. Тик Мөхәммәт абый гына пилмәнгә орынып карамады. Сәбәбен белмәдем. Әллә инде ул әле дә иҗаты турындагы мәсьәләне, яхшы нияттән чыгып, чын күңелдән куюыбызга ышанып бетерми, әллә инде иптәшләрнең җылы сүзләреннән күңеле тулган, дулкынланган иде. Гаҗәп түгел, күңеле тулуы да бик мөмкин. Чөнки кеше һәм аның хезмәте турындагы уңай сүзләргә кем сусамый! Утырышның кыска гына бер карары да булды: 1) М. Галинең иң яхшы хикәяләрен туплап, бер җыентык чыгарырга. Аны 1940 елгы планга кертүне Татгосиздаттан үтенергә. 2) Быел М. Галинең әдәби- ♦ иҗади эшчәнлегенә егерме биш ел тулганлыгын искә алып, көзге айларның берендә аның иҗатына багышланган тантаналы җыелыш үткәрергә. Юбилей кичәсе декабрь аенда, язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында үткәрелде. Кызганычка каршы, мин катнаша алмадым. Казанда түгел идем. Иптәшләрнең сөйләвенә караганда, кичә бик матур узган, халык күп булган. Тәнкыйтьче Гази Кашшаф аның әдәби-иҗ- тимагый эшчәнлеге турында доклад ясаган. Соңыннан концерт булган. Анда М. Галинең хикәяләреннән өзекләр укыганнар. Юбилей уңае белән әдип исеменә Мәскәүдән, тугандаш республикаларның Язучылар союзларыннан, редакцияләрдән, уку йортларыннан, дусларыннан, укучылардан күп кенә котлау телеграммалары килгән. Аларны да тантаналы кичәдә укыганнар. Соңыннан М. Галинең хикәяләре җыентык хәленә китерелеп, әзерләнеп, нәшриятка бирелде. Аны мин рецензияләдем (ул чакта Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли идем), җыентыкка керәчәк хикәяләрне автор белән бергә сайладык, бергә тәртипкә салдык. Юбилей да узды, Язучылар союзы идарәсе М. Галигә иҗади эш белән тынычрак шөгыльләнергә мөмкин булсын өчен акчалата ярдәм дә күрсәтте, китабы да редакцияләнеп, кул куелып типографиягә төшерелде, Мөхәммәт абый белән арабыз да төзәлде, очрашканда дусларча кулыбызны кысышабыз, җыелышлардан да, сөйләшә-сөйләшә, фикерләребезне уртаклаша-уртаклаша, бергә кайтабыз. Шулай да Мөхәммәт абыйның әлеге биография вакыйгасына, шул уңай белән әйтелгән тупас сүзләргә, аларның дөрес булып чыкмавына кайтканы, бу турыда фикерен әйткәне юк. Бу хакта нәрсә булса да әйтүен һаман көтеп йөрим. Әйтергә тиеш. Ничек инде әйтмәскә! Ә үзем сүз башламыйм, уңайсызланам. Олы кешене, өлкән әдипне уңайсыз хәлгә калдырасым килми. Ниһаять, китабының беренче корректурасы килде. Аны укырга авторның үзенә бирдек. Беркөнне иртә белән Мөхәммәт абый, корректураларны тотып, минем янга, нәшриятның 84 нче бүлмәсенә килеп керде (матур әдәбият секторы редакторлары шунда утыра иде). Иптәшләр килеп җитмәгән- нәрме, әллә эш белән чыгып киткән булганнармы, белмим, бүлмәдә ялгыз гына идем. Мөхәммәт абый, гадәттәгечә, кул биреп, ачык йөз белән күреште, күрсәтелгән урынга утырды. Хәл-әхвәлне сорашкач, корректураларны өстәлгә, минем алга куйды, аны җыентыкның редакторына — Гази Кашшаф иптәшкә бирүемне үтенде... Һәм тынып калды. Корректура тапшырылган, сүз тәмамланган, эшләүче кешегә комачаулык итмәс өчен, саубуллашып чыгып китәсе генә калган. Ләкин ул чыгып китәргә ашыкмады. Өстәлдәге каләм сабын кулында бераз әйләндергәннән соң сүз башлады: — Афзал, мин синнән гафу үтенергә тиеш бит әле,— диде. Мин сүзнең нәрсә турында барасын сизсәм дә, аңламамышка салышып: — Ни өчен, Мөхәммәт абый?— дип сорадым. Ул, кулындагы каләм сабын әвәләвендә дәвам итеп, күтәрелеп карамыйча гына аңлатып бирде: — Хәтереңдәдер, әлеге, тәрҗемәи хәлемне сораганнан соң әйткән АФЗАЛ ШАМОВ ф БЕР КИТАПНЫҢ ТАРИХЫ сүзләрем өчен... Мин бит аны яман ният белән сорыйсыз дип уйлаган идем... — Ай, ташлагыз әле шуны, Мөхәммәт абый!— дидем мин, аны тынычландырырга теләп. — Күптәнге вакыйга ич ул. Онытылып та беткән инде. Нигә аның өчен гафу үтенергә? Дөресе, ул көннәр, ул сөйләшүләр хәтеремнән чыкмаган иде. Онытылуы мөмкин түгел иде. — Шулай да гафу үтенергә кирәк,— диде Мөхәммәт абый. — Үтенмичә ярамый. Әгәр кешенең хәтерен калдырасың икән, урынсыз* га, һичбер сәбәпсез калдырасың икән, гафу үтенергә кирәк. Мин дә хәтереңне урынсызга калдырдым. Бактың исә, тәрҗемәи хәлемне иң яхшы теләктән чыгып, мине ихтирам итеп сорагансыз икән... Без аның белән чын күңелдән аңлашып, дусларча аерылдык. ...Өйдә, китапханәмдә, әллә ни зур да, кечкенә дә булмаган бер китап бар. Ул инде укыла-укыла, кулдан-кулга йөри-йөри шактый тузган, таушалган, кайбер битләре керләнгән, тапланган, хәтта кайбер юлларын танып та булмый. Кайчак мин аны үземә генә билгеле бер җылы хис белән кулыма алам, я өстәлем янына барып утырып, я шунда, шкаф янында, аягүрә баскан килеш кенә битләрен актарам, кайбер урыннарын укыштыргалыйм, таныш образларны, Рәхмәтулла тегүчеләрне, Таз Шәрәфиләрне, Сәйфетдин солдатларны һәм башкаларны очратам, алар белән сөйләшәм, кайгыларын, шатлыкларын уртаклашам. Кай минутларда, китабымны кулыма тоткан килеш, тирән уйга чумам. Бу китап, бу образлар мине, үзем дә сизмәстән, еракларга, узган көннәргә алып китәләр. Шундый минутларда нигәдер миңа ишегем ачылып китәр дә, кулына корректураларын тоткан килеш, ачык йөз белән дусларча елмаеп, Мөхәммәт абый керер шикелле тоела... Еллар, еллар, без синең шаукымнарыңны, давылларыңны, сынауларыңны онытсак та, дусларыбызның, арабызда яшәгән, иҗат иткән, халыкка, киләчәккә файдалы хезмәтләрен бүләк итеп калдырган өлкән агаларыбызның ачык чырайларын, елмаюлы күз карашларын беркайчан да онытмыйбыз, исебездән чыгармыйбыз, алар турындагы истәлекләребезне бик зур ихтирам белән киләчәккә алып барабыз, туачак буыннарга тапшырабыз.