Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ

Җитез адымнар белән иҗади тормышыбызның тагын алты елы үтеп китте. Ул еллар, һәр вакыттагыча, уңышлы һәм җимешле булдылар, аларны без, эш киемнәре кигән килеш, ил белән, халык белән бергә атладык. Татарстанда, туган илебездә, бөтен дөньяда яңгыраган зур бәйрәм тантаналары, безгә илһам көче биреп, иҗат юлыбызда якты маяклар булып балкыдылар. 1970 елның апрелендә бөтен илебез һәм планетаның барлык хезмәт ияләре бөек юлбашчы һәм остаз, Коммунистлар партиясенә һәм Совет дәүләтенә нигез салучы, даһи фикер иясе һәм бөек революционер Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулган көнне гаять тантаналы шартларда, зурлап билгеләп үттеләр. Тормышыбызны тагын да көчлерәк идеялелек һәм гражданлык нуры белән балкытып, Ленин юбилее әдәби иҗат өчен зур этәргеч булды. Шушы ук елны Совет Татарстанының 50 еллык бәйрәмен үткәрдек. Республикабыз күкрәгенә Ватан, Ленин ордены белән янәшә, Октябрь революциясе ордены такты. 1971 елның язы совет кешеләре хәтерендә бик озак сакланыр, бу язда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең тарихи XXIV съезды булды. Съезд документларындагы һәр сүз — марксистик-ленинчыл идеяләр кояшының якты нуры ул. Тугызынчы бишьеллык Җ планның һәр саны — илебезне тагын да куәтлерәк, тагын да гүзәлрәк итәргә булышачак батырлык биеклеге ул. Съезд массаларга партия йогынтысы ясауда язучы сүзенең зурлыгын һәм кыйммәтен тагын бер кат бөтен тулылыгы белән күрсәтте. Матур әдәбият әсәрләренең совет кешесенең дөньяга карашын, аның әхлакый сыйфатларын, рухи культурасын формалаштырудагы зур роленә аеруча нык басым ясады «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең нәтиҗәле үсеше барлык союздаш республикаларыбызда. СССР халыкларының уннарча телләрендә, күп төрле милли формаларда бару факты зур канәгатьләнү хисе тудыра»,— диде Леонид Ильич Брежнев Иҗатыбызга бирелгән мондый зур бәяне без халык тормышына актив катнашып кына, илнең экономик куәтен арттырырлык, совет кешеләренең тормышын баетырлык рухи хәзинәләр тудырып кына аклый алабыз. 1872 елда СССР төзелүгә 50 ел тулды. Бу бәйрәм совет кешеләренең идея бердәмлеге. рухи туганлык тантанасы, социалистик милләт һәм халыклар культурасының үзара тагын да якынаю бәйрәме булды. Зур истәлекле бүтән вакыйгаларны каршылагандагы кебек үк, совет кешеләре бу бәйрәмгә дә яңа хезмәт бүләкләре белән килделәр һәм аны яңа казанышлар белән билгеләп үттеләр Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Татарстан республикасы байрагына өченче орден — Халыклар дуслыгы ордены тагылды. Без бу югары бүләккә СССР халыклары арасындагы туганнарча дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы зур уңышларыбыз, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура өлкәсендәге казанышларыбыз өчен лаек булдык. Республикабыз күтәрелгән биеклекне ачыграк күз алдына китерү өчен, кайбер саннарга мөрәҗәгать итик. 1973 елда Татарстан промышленность продукциясе җитештерүнең күләме буенча революциягә кадәрге дәрәҗәне 481 тапкыр узып китте. Моннан илле ел элек бездә 84 предприятиене берләштергән 20 промышленность тармагы булса, хәзер индустриябезнең 500 дән артык эре комбинатны, завод һәм фабриканы берләштергән 100 дән артык тармагы бар. 1913 елда Казан губернасы ел буена җитештергән продукцияне хәзер безнең промышленность предприятиеләре бер көндә эшләп чыгара. Быел нефтьчеләребез илгә тагын 103 миллион тонна нефть, 4 миллиард кубометрдан артык газ бирәчәк... Шунысы аеруча куанычлы, республикабызның халык хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгән бу казанышларда безнең өлеш — язучылар өлеше дә шактый гына. Иҗат өчен тормыш безгә әнә нинди бай материал бирә! Илебезнең киң колачлы эшләре, соңгы елларда халыкара хәлне сизелерлек яхшыртуга китергән тынычлык программабыз, әлбәттә, әдәбиятта да чагылмый калмады. VII һәм VIII съездлар арасындагы алты ел вакыт кыю эзләнүләр, киеренке хезмәт, күп төрле җәмәгать эшләрендә янып яшәү белән үтте. Бөтен талантыбызны, көчебезне, иҗади дәртебезне без шуңа бирдек. Язучылар коллективының төп игътибары әдәбият әсәрләрендә чорның бөеклеген гәүдәләндерергә, көрәшче, тормышны яңабаштан үзгәртеп коручы хезмәт кешеләренең тулы канлы образларын иҗат итүгә юнәлдерелде. Безнең иҗат эшебезгә партия өлкә комитеты даими төстә ярдәм итеп килде. Республиканың иҗат интеллигенциясе белән принципиаль һәм эшлекле, кай- гыртучан һәм таләпчән мөнәсәбәт булдырылды. Партия өлкә комитеты талантларны саклау, аларны идея ягыннан чыныктыру, инициативаны, һәртөрле файдалы башлангычны яклау, иҗат союзлары эшчәнлегенә көндәлек юнәлеш бирү юлында конкрет чаралар күрде. Безнең белән эшләүнең, икенче төрле әйткәндә, тәрбиячеләрне тәрбияләүнең күп кенә отышлы һәм нәтиҗәле юллары табылды. Өлкә комитетында очрашулар һәм әңгәмәләр, төрле семинарлар, язучылар җыелышларындагы докладлар һәм чыгышлар һәм башкалар, һәм башкалар... Мондый зур игътибар һәм кайтыртучан мөнәсәбәтне без югары идеяле, сәнгатьчә камил әсәрләр иҗат итү, актив төстә җәмәгать эшләрендә катнашу белән акларга тырыштык. Һәм менә без башкарылган эшләргә, әдәби иҗат һәм оештыру эшләре өлкәсендә тупланган тәҗрибәгә йомгак ясау өчен җыелдык. Съездны тагын да биегрәк иҗат үрләренә менү өчен старт мәйданчыгы итеп карарга мөмкин. Үткән алты елның һәркайсы, һичшиксез, безне ничәдер баскычка югары күтәрде. «Биектә торган күбрәкне күрә», дигән мәкаль бар. Әйе, без хәзер бер нәрсәне бик яхшы күрәбез һәм аңлыйбыз: союзнигыбыз һәм тәрбиячебез буларак, вакыт безне тагын да ныграк дисциплинага, оешканлыкка, дуслыкны тирәнрәк тоярга, үз иҗатыбызга карата таләпчәнрәк һәм тыйнаграк булырга, һәр язучының иҗади үсеше, бөтен колI лективның иҗади үсеше өчен бик тә кирәкле һәм файдалы булган тәнкыйть сүзенә колак салырга өйрәтте. Съезд вакытындагы фикер елышуларыбыз КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбиятсәнгать тәнкыйте турында»гы карарында әйтелгән зур таләпләр югарылыгында барыр, дип ышанырга кирәк. Ә фикер алышыр һәм сөйләшер нәрсәләр күп. 1968 елның башыннан 1973 елның ахырына кадәр Татарстан китап нәшрияты. кабат басылган әсәрләрне исәпләмичә дә. 168 исемдә проза китабы, 154 шигырь китабы, 36 сәхнә җыентыгы, 47 очерк һәм әдәбидокументаль әсәрләр җыентыгы басып чыгарган. Моннан тыш, безнең әсәрләребез 58 коллектив җыентыкка һәм 68 музыкаль җыентыкка кертелгән. Шулар янына тәрҗемә китапларын китереп кушарга кирәк. Күпме байлык, күпме тормыш материалы, күпме кеше язмышы ул китапларда! Аларның геройлары, тарихның авыр сынауларын үтеп, сугыш утларында көйгән, җимерек хуҗалыкны торгызышкан һәм менә бүген килеп данлы бишьеллыклар постында торган батырлар белән янәшә яши. Күпне күргән, күңелләре аша күпне кичергән, әмма һәр вакыт киң күңелле булып кала белгән мәхәббәтле һәм мәрхәмәтле кешеләр алар. Отчет чорында, халыклар бәхете һәм хәзерге яңарыш символы буларак. Ленин темасы иҗатта аерым бер урын алды. Язучылар, тәрҗемәчеләр һәм китап нәшрияты хезмәткәрләренең күмәк көче белән татар әдәбияты тарихында моңарчы күрелмәгән зур хезмәт — алты томлык лениниананы бастырып чыгару төгәлләнде. Ул томнарда үз әдәбиятыбызның, СССР халыклары һәм дөнья халыклары әдәбиятларының бөек юлбашчыбызга багышланган иң яхшы үрнәкләре тупланган. Татар язучылары- ның В. И. Ленин яшәгән һәм эшләгән урыннарда булып, Ильич васыятьләренең ничек тормышка ашуын күрсәтү максаты белән язылган публицистик әсәрләрен куанычлы яңалык дип бәяләргә кирәк. Вакытында «Казан утлары» журналы оештырган бу башлангычны күп санлы укучыларыбыз чын күңелдән хуплап телгә алды һәм телгә алачак. Сибгат Хәким берничә еллар дәвамында шигырь һәм поэмаларында үз ленинианасын иҗат итте. Соңгы вакытта ул әсәрләргә шагыйрьнең: Таулар, таулар, мәһабәт зур таулар ., ӘПт. кешелек, ашып күкләрдән: Әллә таулар аны. әллә Ленин тауны Җилкәсенә биек күтәргән? — кебек, тирән фәлсәфи фикерле яңа шигырьләре өстәлде. Укучы Габдрахман Әпсәләмовның Ленин турындагы хикәяләрен дә яратып кабул итте. Язучының узган ел «Казан утлары» журналында басылган «Күк күкрәр» исемле яңа романында юлбашчыбызның безнең шәһәр белән бәйле тормыш һәм көрәш юлын сурәтләүгә киң урын бирелгән. Роман остасының зур тәҗрибәсе, фидакарь хезмәте бу чиксез җаваплы һәм кыен теманы нигездә уңышлы башкарып чыгарга ярдәм иткән. Хәзерге көндә авыру булуына карамастан, язучы, аерым китап итеп чыгару өчен, романның яңа вариантын әзерли. Әдәбиятыбызның ару-талу белмәс шушы эшчән кешесенә ныклы сәламәтлек, озын һәм бик озын иҗат яшьлеге телик! Ике съезд арасындагы алты ел вакыт эчендә ленинианабызга Нури Арслановның «Җилкәнче», Рөстәм Мин- галимовның «Минем дәүләтем» һәм Роберт Әхмәтҗановның «Соңгы гыйн- вар»ы кебек үзенчәлекле яңа поэмалар өстәлде, татар шагыйрьләре бик күп яңа шигырьләр һәм җырлар иҗат иттеләр. Габдрахман Минский белән Виктор Байдеринның Владимир Ульяновның Кокушкино чоры турындагы хикәяләре аерым китап булып чыкты. Әмма укучы зур дулкынлану һәм түземсезлек белән бөек якташыбыз Ленин турында элеккеләренең барысыннан да яхшырак язылган яңа әсәрләр, образлы яңа сүз көтә. Әдәбиятта беркайчан да барлык жанрлар бер дәрәҗәдә тигез үсмәгән. Бер чорда бер жанр, икенче чорда икенче жанр алданрак барган. Жанрлар үсешенең бик тә катлаулы һәм үзенчәлекле эчке хасиятләре бар. Әмма барлык жанрдагы әсәрләр алдына куела торган төп бер таләпне истән чыгарырга ярамый. Совет язучысы бары тик югары идеяле, сәнгатьчә камил эшләнгән әсәрләр, социалистик реализмны расларлык, укучыларда актив гражданлык хисләре һәм югары әхлак сыйфатлары тәрбияләрлек әсәрләр иҗат итәргә тиеш. Бу исә язучыдан халыкчан һәм партияле карашларда торуны, чынбарлык күренешләренә сыйнфый ноктадан карап бәя бирә белүне сорый. Тематик колачның киңлеге, әдәби алым һәм стильләрнең байлыгы, болардан да бигрәк, бүгенге көн мәсьәләләрен. бүгенге кешеләр тормышын гәүдәләндерергә омтылышы белән әдәби хәрәкәтнең алгы сафында прозабыз атлый. Проза әдәбияты йөз белән заман темасына, хезмәт кешеләренә борылды. Ә хезмәткә дан җырлаган китаплар кешеләргә шатлык китерә, аларда иҗади тынгысызлык, батырлыкка омтылыш уята, аларны яңа уңышларга әйди. Конкрет мисалларга мөрәҗәгать итик. Прозаикларыбыз тарафыннан соңгы елларда иҗат ителгән 15 яңа романның 9 ы, 80 нән артык повестьның дүрттән өче диярлек бүгенге көн проблемаларына, хезмәт темасына багышланган. Элеккерәк елларда хезмәт темасына караган әсәрләр коры, рәсми тел белән языла, производство мәсьәләләре, техник процесслар җанлы кешеләрне, аларның хис-кичерешләрен күмеп китә иде. Менә шуңа күрә дә «производство» романнары үз вакытында каты һәм җитди тәнкыйтькә очрады. Хәзер андый әсәрләр акрынлап онытылып бара, ул заманнар артта калды. Хезмәт темасына багышланган әсәрләрнең күпчелегендә без тулы канлы характерлар белән очрашабыз, ул әсәрләр сюжет-композиция һәм конфликтларның бөтенлеге белән аерылып торалар. Хезмәт темасына караган әсәрләрдә «иҗтимагый як» белән «шәхси якны», производство процесслары белән кеше хисләрен дөрес бәйли белү һәр вакыт җитди проблема булып килде. Һәм бу мәсьәләнең бүген дә актуальлеген югалтканы юк. Билгеле. әдәби характерның асылын аның нинди профессия кешесе булуы гына билгеләми. Аннан соң без теге яки бу профессия кешеләре өчен кулланма әсбаплар да язмыйбыз. Әмма «Хуҗалар» романындагы Арслан Гобәйдуллинны үз стихиясеннән, нефтьчеләр тормышыннан, нефть чыгару эше белән бәйле мәсьәләләрдән аерып карагыз, ул чагында бу романтик герой күп мәртәбә кечерәеп, төссезләнеп калыр иде. Гариф Ахуновның башка әсәрләрендә дә хезмәт кешеләрен сурәтләүгә киң урын бирелә, ул — безнең прозаны хезмәт кешеләренең кызыклы образлары белән баеткан язучы. «Зәңгәр чәчәк — гашыйклар тосе» әсәрендәге маляр кыз, «Чикләвек тошеиннән коммунист Халикъ Саматов һәм, ниһаять, Урал төзелешләренең берсендә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән Мирсәет Ардуанов («Ардуан батыр») — әнә шундыйлар. Соңгы повесте белән язучы хезмәт темасының тарихи әһәмияткә ия булган тагын бер мөһим ягын ача—ул бүгенге яшьләрне беренче бишьеллыклар чоры батырла рының күркәм традицияләре белән таныштыра. Г. Ахуновның «Ардуан батыр»ындагы кебек үк, Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» исемле повестенда да, бер тамчы суда чагылган кояштай, халкыбызның хезмәт биографиясе күз алдына килә: эштә ару-талуны белмәс татар егетләре Донбасста күмер казыйлар, Днепрогэс плотинасына бетон салышалар, Магнитканы күтәрешәләр һәм Төрксиб юлына рельслар сузышалар. Билгеле булганча, язучыларның Беренче Бөтенсоюз съездында татар совет әдәбияты турында махсус доклад тыңлана. Персонажлары хезмәт сөючән һәм эшчән кешеләр булган өчен. М. Горький татар язучыларының әсәрләренә югары бәя бирә. Дөрес, ул чактагы әсәрләребезнең күпчелек персонажлары авыл кешеләре булган. Бу бик табигый дә, чөнки заманында республика халкының гомуми составында эшчеләр 22 процент кына исәпләнә иде. Җәмгыятьнең бу авангарды хәзер Татарстан халкының яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Мондый хәл әдәбият-сәнгать әсәрләрендә хезмәт кешесен, эшче образын тагын да тулырак, тагын да калкурак итеп күрсәтүне таләп итә. Бу мәсьәләгә аерым басым ясау, беренчедән. иҗатыбызның төп нигезен — тормышны ныклап һәм тирәнтен өйрәнүнең никадәр мөһим эш икәнлеген тагын да киңрәк аңлау өчен кирәк булса, икенчедән, әдәби алмашыбыз билгеле бер хезмәт биографиясе булган сәләтле художниклардан әзерләнергә тиеш, дигән фикерне куәтләү өчен дә кирәк булды. Ахыр килеп, без үз геройларыбызны кеше эшчәнлегенең күп төрле сфераларында, күп милләтле зур коллективларда, төрле географик киңлекләрдә сурәтли белергә тиешбез. Сыек ягулыкның тирәндә яткан катламнарына төшеп җитәр өчен, нефтьчеләргә җир ятмаларының каты токымнарын бораулап үтәргә туры килә. Шуның кебек үк, кеше рухының тирәнлекләренә үтеп керү өчен. «Каты токым» романының авторы Шамил Бикчуринга да гаять зур тырышлык, күп хезмәт куярга кирәк булгандыр. Нефтьчеләр. дөресрәге, нефтьчеразведчиклар турындагы бу әсәр төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрдән, төрле милләт вәкилләреннән торган бригаданың бердәм коллектив булып туплануын күрсәтүгә багышланган. Татар образлары белән бергә, автор башка милләт вәкилләренең әдәби образларына да күп урын биргән, аларны тулы канлы, тормышчан итеп эшләүгә күп көч куйган. Бик кирәкле һәм мактауга лаек башлангыч бу! Халыклар дуслыгын көчәйтү, интернационализм традицияләрен үстерү безнең төп бурычыбыз булып тора һәм дөньяга карашыбызның, тормышыбызның асылын билгели. «Интернационализм» һәм «миллилек» төшенчәләрен, бер-берсен тулыландырып килгән бу ике сыйфатны образлы төстә бер көймәнең ике ишкәге белән чагыштырырга мөмкин. Бер генә ишкәк белән ишкәндә, дөрес маршрут белән алга барып булмый. Менә шуның өчен дә безнең язучылар, тугандаш халык вәкилләренең фикерләү үзенчәлеген, аларның гореф-гадәтләрен һәм милли традицияләрен тирәнтен һәм конкрет өйрәнеп, интернациональ коллективлар тормышында нинди кыенлыклар килеп чыгуын, аларны ничек җиңәргә кирәклеген, төрле милләт кешеләре арасында патриотизм һәм интернационализм хисләренең ничек тәрбияләнүен, коллективның шәхескә ничек йогынты ясавын ышандырырлык итеп күрсәтеп бирергә тиешләр. Ике съезд арасындагы иҗат эшчәнлегебезнең тематик юнәлеше турында сөйләгәндә. КамАЗ төзелеше турындагы әсәрләргә аерым тукталу урынлы булыр. Халык энтузиазмы, халык көче һәм халык акылы белән төзелә торган бу гигантның әдәби елъязмасы 1969 елларда ук, әлеге төзелешкә беренче казыклар кагылган көннәрдә үк языла башлады. Тормышның алгы сызыгында булырга яраткан художникны тынгысыз йөрәге бүгенге көннәр пульсы ныграк типкән, конфликтлар зуррак һәм ачыграк, хисләр тыгызрак булган, олы характерлар формалашкан урынга тартты. Һәр вакыттагыча, бу өлкәдәге беренче адымнар очерклар, репортажлар. шигъри зарисовкалардан башланды. Язучылар төзелеш тормышыннан дулкынландыргыч яңа фактлар эзләп таптылар. аларны билгеле бер проблемалар белән бәйләделәр, кечкенә булса да кызыклы һәм үзенчәлекле ачышлар ясадылар. Әхсән Баяновның «Ут һәм Су» романы, Геннадий Паушкинның хикәя һәм очерклар китабы, Мөсәгыйть Хәби- буллин һәм Барлас Камаловның повестьлары, Хисам Камалов. Рөстәм Мин- галимов, Роберт Әхмәтҗанов, Сибгат Хәким шигырьләре һәм поэмалары әнә шул билгесез яңалыкның беренче карлыгачлары булып саналырга тиеш. Югарыда исемнәре саналган әсәрләр арасыннан Диас Вәлиевнең «Дәвам» пьесасы бер безнең генә түгел, бөтен союз тамашачыларының да игътибарын казанды Әсәрдә кеше һәм ул башкара торган эш. кешенең үзе башкара торган эшкә мөнәсәбәте, хәзерге зур төзелешләрдә эшне оештыру һәм төзелеш белән идарә итү кебек мәсьәләләр күтәрелә. Ул мәсьәләләрне хәл иткәндә төрле характерлар бәрелешә, кызыклы язмышлар очраша. Әхсән Баяновның «Ут һәм Су» романында ике инженерның эшкә һәм тормышка төрлечә карашы күрсәтелә, бүгенге төзелеш белән бәйле кызыклы мәсьәләләр күтәрелә. КамАЗ турында ике коллектив җыентык язылды. Берсе проза, икенчесе поэзия әсәрләреннән торган ул җыентыклар озакламый басылып чыгачак. КамАЗда безнең язучыларның даими посты бар. Актив эшләүче берничә яшь язучы яңа шәһәрдә бөтенләй төпләнеп калды. Без анда КамАЗга шефлык итүче «Новый мир» журналы хезмәткәрләре белән янәшә эшлибез, төзелеш мәйданнарында тугандаш республикалардан килгән күпләгән язучылар белән очрашабыз. Шул рәвешчә, съезд канәгатьләнү белән билгеләп үтә ала: без төп рубежга чыктык — эшче темасына кыю борылыш ясадык. Моңа эшче коллективлары белән бәйләнешләребезнең киңәя баруы да, язучыларга бирелә торган иҗат командировкаларының идарә тарафыннан рациональ бүленүе дә һичшиксез зур ярдәм итте. Язучылар союзы каршындагы иҗат секцияләре яңа кулъязмаларны таләпчәнрәк килеп, сыйфат мәсьәләсен беренче планга куеп тикшерә башладылар Иҗат секцияләренең хокуклары киңәйтелде, аларга тагын да зуррак эшләр йөкләнде, һәм секцияләр үз бурычларын шактый әйбәт үтәп киләләр, дияргә була. Турыдан-туры производствода эшләүчеләр — нефтьчеләр янында иҗади киңәшмәләр үткәрү, «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы битләрендә бүгенге көн герое, бүгенге проза мәсьәләләре һәм, шуларга бәйләп, язучының осталыгы турында иҗади бәхәсләр уздыру безне бүгенге көнгә шактый якынайтты. Соңгы елларда язылган иң яхшы әсәрләр замандашыбыз образын тудыруга багышланды. Ул әсәрләрдә сурәтләнгән образлар егерменче гасыр героеның җыелма портретын күзалларга ярдәм итәчәк. Бу геройлар — иң җитди мәсьәләләрне дә мөстәкыйль төстә хәл итәргә сәләтле, гражданлык җаваплы- лыгын тойган, эчке дисциплиналы кешеләр. Алар — югары аңлы һәм инициативалы, үз эшләренең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлап эш итә торган кешеләр, ө бу, үз чиратында, авыр минутларда аларга көч һәм дәрт бирә. Алар — инанган идеяле, зур фикер һәм хис кешеләре, мещан бәхетеннән һәм вак буржуаз психологиядән һәр вакыт өстен тора торган кешеләр. Хезмәт — алар өчен шатлык һәм бәхет китерә торган иҗат чыганагы. Алар — шәхси һәм иҗтимагый мәнфәгатьләрне оста берләштерә белгән, әмма үзләренең индивидуаль йөзләре булган намуслы геройлар. Эштә төгәллек, тәвәккәллек, вакытлы кыенлыклар алдында каушап калмау, алар алдында тез чүкмәү аларны кыю рәвештә билгеләнгән максатка альт бара. Һәм, әлбәттә, алар техниканы яхшы белүләре, профессиональ осталыклары, югары культурага омтылулары белән аерылып торалар. Кайчандыр А. И. Герцен, тирән ачыну белән: «Кеше барлык сыйфатларда йөрде, ә кеше сыйфатында йөргәне юк әле»,—дип язган иде. Ә безнең көннәр герое тормышта да, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә дә, барыннан да элек, үз иленең хуҗасы, рухи яктан бай иҗтимагый шәхес булып яши Шушы елның март аенда чирәм җирләрне үзләштерүчеләрнең Алма-Ата шәһәрендә үткәрелгән зур бәйрәмендә андый кешеләр турында олы сүзләр әйтелде. «Әмма без, чирәм җирләрнең кешеләрне үстерүе турында сөйләгәндә, алар- ның үсешен кайда һәм кем булып эшләүләре белән генә үлчәмибез. Кеше өчен үсешнең шундый ук әһәмиятле һәм күркәм тагын бер төре бар. Мин рухи чыныгуны, үз эшеңнең остасы булуны, әхлакый яктан өлгерүне күздә тотам»,— диде иптәш Л. И. Брежнев. Соңгы елларда язылган әдәбият әсәрләрендә һәм театрларыбыз сәхнәләрендә барган спектакльләрдә саф күңелле, принципиаль, киң эрудицияле, башкаларны үз артыннан ияртә ала торган нык рухлы коммунистлар образлары күбәйде. «Чикләвек төше»ндәге Саматов, «Дәвам»дагы горком секретаре Саттаров, Барлас Камаловның «Ялыкмаслар» повестендагы райком секретаре Кадергулов һәм авыл темасына багышланган әсәрләрдәге башка парторглар һәм колхоз председательләре — әнә шундый геройлар. Хезмәттән соң, җир, бик хаклы рәвештә, икенче герой дип йөртелә. Җирдә бар нәрсәдән кыйммәт һәм кадерле икмәк үсә. Муллык һәм байлык символы буларак, башак дәүләтебезнең гербын бизи. Рафаил Төхфәтуллин («Агымсу»), Фатих Хөсни («Мәйдан»), Вакыйф Нуруллиннарның («Күпер чыкканда») яңа әсәрләре аруталуны белмәс җир кешеләренә тирән хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Р. Төхфәтуллинның «Агымсу» повестенда игенче белән нефтьче хезмәте, авыл кешеләре белән нефтьчеләрнең үзара монәсәбәтләре турында сүз барса, Фатих Хөсни белән Вакыйф Нуруллинны кайчандыр артта калган хуҗалыкны ничек итеп аякка бастыру, алдынгылар рәтенә чыгару кебек мәсьәләләр борчый. Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Икмәк кадере. повесте җирне санга сукмаучы- ларга, аны әрәм-шәрәм итүчеләргә каршы язылган. Сарманда яшәүче яшь язучы Хәниф Хәйруллин («Канатлар талмасын») бүгенге авылны индустриа- лизацияләү һәм хезмәтне специальләштерү белән бәйле проблемаларны күтәрде. Авыл темасына язылган әсәрләргә нәкъ әнә шул нәрсәләр җитми иде һәм хәзер дә җитми. КПССның XXIV съезды документларында әйтелгәнчә, җитештерү көчләрен үстерү, авылда көнкүрешне үзгәртеп кору һәм культураны күтәрү буенча партия һәм хөкүмәт күргән эшлекле чаралар игенченең Президиум өстәле артында социаль йөзен һәм психологиясен танымаслык итеп үзгәртә килә. Авыл темасына караган әсәрләребездә бүгенге авылның объектив тормышы җитәрлек чагылмый әле. Авылның йөзен үзгәртә, кешеләр алдында яңа горизонтлар ача торган яңалыкларның авыл тормышына тиз үтеп керүенә әдәбият активрак ярдәм итәргә тиеш. Игенче хезмәте турында кайчандыр актив язган авторларыбыз сафы табигый төстә сирәгәя бара. Съездда сайланачак яңа идарә язучылар иҗатын күбрәк «икмәк фронтына», кыр һәм ферма эшчеләренең характерларын ачуга юнәлдерергә тиеш, дип уйлыйм. Бездә авыл интеллигенциясенең эшләре һәм уй-хисләре турында да яңа китаплар күбрәк чыгарга тиеш. М. Мәһдиев- нең «Фронтовиклар» романында, Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» һәм Т. Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» пьесаларында, мәсәлән, педагоглар хезмәте, һәм укытучыларның бүгенге авыл тормышында катнашулары шактый уңышлы һәм тәэсирле итеп сурәтләнә. Бу уңайдан, гомумән, драматурглары- бьтзның яңадан-яңа темаларга тотынуларын, бүгенге көннең дулкынландыргыч проблемаларын күтәрү буенча шактый актив эшләүләрен билгеләп үтәсе килә. Әсәрләр сан ягыннан да аз түгел. Республика театрлары 1968 елдан башлап тамашачыларга 95 оригинал, 54 тәрҗемә әсәре буенча эшләнгән яңа спектакль күрсәттеләр. Качалов исемендәге Зур драма театры. Яшь тамашачылар һәм Бөгелмә шәһәр театрлары, кызганычка каршы, татар драматургларының әсәрләрен сәхнәләштерү эшенә әле һаман да җитди игътибар биреп җиткермиләр. Бүгенге драматургиябез хакында сөйләгәндә, бу өлкәдәге бер куанычлы яңалыкны билгеләп үтәсе килә: театрлар һәм драматурглар хәзер тормышка тирәнрәк үтеп керәләр, җитди һәм катлаулы проблемалардан курыкмыйлар, конфликтларны иҗтимагый позицияләрдән торып чишәргә омтылалар. Тамашачының актив фикер йөртүенә, үзендә зур җаваплылык хисе тәрбияләвенә ирешергә тырышалар. Театрларыбызга халыкның күп йөрүен әнә шуның белән аңлатырга кирәк. Әмма семья, низагларына гына корылган сай эчтәлекле әсәрләр дә шактый әле, чың драмалар аз языла, трагедияләр бөтенләй юк диярлек. Театрлар белән драматурглар арасындагы бәйләнешләрнең тагын да тыгызрак, нәтиҗәлерәк һәм иҗадирак булуын телисе кала. Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе күрсәткәнчә, авторның стилен тоеп, авторның максатын аңлап, аңа ярдәм итү, драматургларга иҗади заказлар бирү, аларның фикерен кирәкле мәсьәләләргә юнәлтү матур нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бүгенге тормыштагы һәр яхшы китап — зур һөҗүмдә яңа җиңү ул. Ә бу эштә һөҗүмнең «давыл хәбәрчесе» һәм эз салучысы булган разведкадан башка җиңеп булмый. Әдәби очерк һәм публицистика фундаменталь әсәрләр язарга нигез хәзерли торган әдәби разведка булып исәпләнә. Алар ярдәмендә без иҗатыбызның беренче юлларын салабыз, алар ярдәмендә илебез биографиясенең бер өлешен тәшкил иткән бишьеллыклар биографиясе языла. СССР Язучылар союзының, «Язучы һәм бишьеллык» дигән темага багышлап, 1973 елда үткәрелгән пленумында һәркемнең исендә калырлык шундый бер чагыштыру китерелде. «Әдәбиятны сәгать механизмы белән чагыштырып карасак, роман, пьеса, поэма кебек жанрларны сәгатьнең акрын гына хәрәкәт итә торган кечкенә теленә, хикәя белән шигырьне минутларны күрсәт» торган зур теленә, публицистиканы секундларны күрсәтә торган теленә тиңләргә мөмкин...» диде бер оратор. Секундлардан минутлар һәм сәгатьләр җыелган кебек үк, очерк белән публицистика да әдәбиятның эре жанрларын иҗат итәргә нигез әзерли. Безнең заманның сәнгатьчә хроникасын, халыкның героик биографиясен иҗат итү буенча гүзәл традицияләребез һәм бай тәҗрибәбез бар. Пушкин һәм Герцен, Толстой һәм Короленко, Фатих Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимов үзләре яшәгән чор тормышына иң актив катнашу чараларын эзләгәннәр һәм тапканнар. Алар «көнкүреш ыгы-зыгысында» көндәлек тормышның тирән процессларын, күп төрле вакыйга һәм күренешләрнең асыл мәгънәсен ачканнар. Башка күренекле язучыларыбыз да турыдан-туры хезмәт коллективлары тормышына үтеп керергә, замандаш лары йөзендә киләчәк кешесенең образын күрергә омтылып яшәгәннәр. «Матур туганда» дигән романын язу өчен, Шәриф Камалга, мәсәлән, авыл хуҗалыгы коммуналары оештырып йөрергә туры килә. «Лирика җепләре», шагыйрьнең күкрәк читлеге төрмәсеннән котылып, җанлы тормышның ирекле ярларына сузылсын» өчен, Һади Такташ шахтерлар янына китә. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Г. Әпсәләмов, Г. Минский, Ф. Хөсни, Т. Журавлев, М. Садри, Н. Дәүли, А. Расих, М. Зарипов кебек очерк һәм публицистика жанрында актив эшләгән авторлар сафына Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова, Җәмит Рәхимов, Равил Вәлиевләр шикелле сәләтле яшьләр килеп кушылды. Алар күп санлы тормыш вакыйгалары арасыннан иң мөһимнәрен сайлап ала беләләр, күзгә бәрелеп торган эффектлы хәлләр артыннан куып азапланмыйлар. Бу жанрда шагыйрьләребез дә күбрәк һәм активрак эшли алырлар иде. Безнең күптәннән нигезе салынган һәм вакыт сынавын уңышлы узган зур поэтик традицияләребез бар. Аларны киңәйтү, тирәнәйтү һәм үстерү юнәлешендә яңа эзләнүләр алып барыла, тәҗрибәләр эшләнә. Без формалар, стильләр Төрлелегенә омтылабыз һәм еш кына уңышка да ирешәбез. Поэзиядә фәлсәфи-лирик һәм психологик башлангыч көчәеп килә. Трибун шагыйрьләребездән Һади Такташ, Гадел Кутуй һәм Муса Җәлил, замандашыбыз Хәсән Туфан һәм башкалар үз иҗатлары белән безгә поэзиядә олы гражданин булу, лириканы политика белән бәйләү, матбугат битләрендә, радиода һәм телевидениедә шигырь ярдәмендә көндәлек пропаганда эшен алып бару һәм заманның истәлекле вакыйгаларын һәм казанышларын зурлауның, ә эшкә комачаулаган әшәке жаннарны аяусыз камчылауның матур үрнәкләрен күрсәттеләр. Шундый актив гражданлыкны безнең коллектив һәр вакыт һәм һәр язучыда тәрбияләргә тиеш. Җыеп әйткәндә, зур проблемаларны чишәргә ярдәм итәрлек вакыйгалар турында, заман сулышын чагылдырган яңа традицияләр турында сугышчанрак төстә язарга һәм шул юл ■ белән кешеләр аңындагы иске гадәтләрне, аларның көнкүрешендәге чатак йолаларны тизрәк һәм активрак җиңәргә кирәк. Шулай эшләмәсәң, әйтик, Әнвәр Давыдов башлаган поэтик симфонияне ничек ахырга кадәр илтеп җиткерергә, тормыш биргән бай материалны ничек үзләштерергә мөмкин дә, ничек аны миллионнар йөрәгенә ятышлы гади һәм матур җыр итәргә ди?!. Бу очракта безне борчый торган тагын бер фактны әйтми үтеп булмый: зур тормыштагы зур характерлар бәрелешен күрсәтер өчен, сюжетлы һәм вакыйгалы поэмалар мөмкинлегеннән нигәдер елдан-ел азрак файдаланабыз. Тормышның үзеннән кискен сюжетлар эз- ләмәсәң һәм тапмасаң, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны да үгетнәсихәт, шомарып беткән купшы сүзләр ярдәмендә хәл итүдән башка чара калмый. Хезмәт коллективлары тормышы белән эшлекле һәм нәтиҗәле төстә танышу өчен барыбызга да зур мөмкинлекләр бар. Соңгы елларда төрле коллективларның Язучылар союзы белән бәйләнеше аеруча ныгыды һәм киң колач алды. Бу бәйләнеш Питрәч районының Вахитов исемендәге колхоз членнары белән иҗади дуслыктан башланды. Алар авыл темасына язылган әсәрләрне җентекләп өйрәнделәр һәм конкурска тәкъдим ителгән ике әсәрне колхозларының дипломы белән бүләкләделәр. Быел әдәби смотрконкурслар тагын өч коллективта үткәрелә. Мондый бәйләнешләрне һәртөрле чаралар белән ныгытырга һәм тагын да киңәйтә төшәргә кирәк. Сүз дә юк, бүгенге тормыш ифрат катлаулы һәм күп кырлы. Аны тиз генә аңлау һәм сәнгать әсәрләрендә чагылдыруның читенлеге һәркемгә ачык аңлашылса кирәк. Әмма халыкның хезмәт батырлыгы иҗат батырлыгына чакыра, һәм без алга өндәп кенә калмаска, ә заман геройлары белән бергә хезмәт мәйданына барырга, күңелебезне яңа тәэсирләр белән баетырга, теманы йөрәк аша уздырырга, эмоциональ тәэсир көченә ия булырлык әсәрләр иҗат итәргә, тормыш биргән тәэссоратларны мөмкин хәтле укучыга тулырак кайтарып бирергә тиешбез. Димәк, бөтен эшне актуаль темага кайтарып калдыру, иҗат эшендәге бракны оперативлык белән акларга тырышу ярамый да. кичерелми дә. Художникның осталыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм таланты гына уңыш китерә. Сыйфат мәсьәләсе һәр вакыт иҗат эшенең үзәк проблемасы булды. Чөнки начар сыйфатлы эш белән теләсә нинди матур башлангычны харап итәргә мөмкин. Идеялелек художестволылыктан башка яшәмәде һәм яшәми. Әдипләребезнең осталыгын күтәрү һәм аларны укыту буенча нинди конкрет эшләр эшләнде соң? Идарә утырышларында һәм партия җыелышларында, даими һәм планлы төстә, язучыларның иҗат отчетлары тыңланды. Безнең язучыларның иҗаты. шулай ук РСФСР язучылар союзы секретариатында. Бөтенсоюз һәм Бөтен- россия семинарларында тикшерелде. Татарстан язучыларыннан биш кеше М. Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы икееллык югары әдәби курсларга җибәрелде. Шул ук әдәбият институтын 4 яшь автор тәмамлады. Хәзерге көндә институтның көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә 10 кешебез укый, шуларның сигезе — тәрҗемә бүлегендә. Идея-сәнгатьчә дәрәҗәләре югары булган әсәрләр республиканың Г. Тукай исемендәге премияләре белән бүләкләнде: алты ел эчендә бу бүлеккә 6 иптәшебез лаек булды. Ә өч кеше Җәлил исемендәге комсомол премиясе белән бүләкләнде. Шагыйрь Сибгат Хәким Ленин турындагы поэмалары һәм соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре өчен РСФСРның М. Горький исемендәге премиясен алды. Бу еллар эчендә, әдәбият өлкәсендәге уңышлары һәм иҗат юбилейлары уңае белән, бер әдип Ленин ордены, өч кеше Октябрь Революциясе ордены. 5 кеше Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. 4 кеше «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән 30 язучыга «Хезмәттәге батырлык өчен» медале тапшырылды. Коллективыбыздан 6 язучы КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамоталары, тагын алты кеше ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Драматурглардан Хәй Вахит белән Юныс Әминевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, тагын өч язучыга Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемнәр бирелде. Булачак китапларның кулъязмаларын тикшергәндә, әдәби әсәрнең теленә зур таләпләр куела. Шул мәсьәләләрне хәл итү, тел турында конкрет һәм эшлекле сөйләшү өчен махсус җыелыш үткәрелде. Әгәр яңа чыккан кайбер әсәрләребез турында «күңелдә җылы тәэсир калдырдыдигән сүз әйтелми калган икән, моны тәнкыйтьнең һәм бүгенге укучыларның әдәби әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешенә аеруча зур таләпләр югарылыгыннан торып якын килүләре белән генә аңлатырга мөмкин. Чамасыз ашыгып язылганлыктан, Мәхмүт Хәсәновның «Саумы, кояш!» дигән тарихи романы, мәсәлән, укучылар арасында әллә ни зур яңгыраш тапмады. Гөлбану, Камил һәм Мохтар кебек образларның потенциаль мөмкинлекләрен автор тулысынча ачып бетерә алмаган. Автор үз геройларының күңеле түренә үтеп керә һәм шунда ачыш ясый алмаса, андый әсәр бармак белән баскач тавыш чыгара торган курчакка охшап кала. Нишлисең, ашыккан суларның күбесе зур диңгезләргә барып житә алмый диләр бит. Бик күп әсәрләрдә күзгә бәрелеп торган охшашлыкка, «игезәклеккә» дә чик куясы иде. Үзебез дә сизмәстән, кайбер әдәби алымнарны тәмам шомарып беткәнче, кабат-кабат файдаланырга яратабыз. Тыштан караганда, «Күпер чыкканда» һәм «Мәйдан» повестьларындагы охшашлыкны тою читен, әмма ул охшашлылык бар. Ни өчендер инде ничә әсәрдә төп герой сабан туйда көрәшеп, яки «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен уйнап сынала. Б. Кама- ловның «Урамнар киңәя» повестендагы Яфиз Шәйхаттаров белән «Язгы күкрәү. повестендагы Нурзат Ханов — икесе дә сигезенче класс укучылары. Беренчесе мәктәп-интернаттан КамАЗга- кача, икенчесе, әнисе белән ызгышканнан соң, өен ташлап китә. Яфизга да, Нурзатка да тормышларын рәтләргә киң күңелле кешеләр булыша. Геройларның- соңгы язмышлары да бер төсле үк: Яфиз «туры юлга» чыга. Нурзат мәктәпкә. үзе яраткан спортка кире кайта. Сәләтле, актив эшләүче, ике съезд арасында «Күршеләр» дигән әйбәт повесть язган Барлас Камаловыбыз, күрәсең, гади бер хакыйкатьне истән чыгар- ган: ширпотреб товары кебек кулданкулга күчеп йөргән әдәби алым үзе дә ямьсезләнә, әдипне дә бизи алмый. Осталыкны даими күтәрү, талантны иҗат дисциплинасы, хезмәт культурасы белән ныгыту турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Гомумкешелек культурасының бу таләпләре безнең барыбыз өчен дә табигый норма булып әверелсен. Язучының бер генә минутны да исраф итәргә хакы юк, чөнки бушка үткән гомерне берничек тә кире кайтарып булмый. Бездә талантка туктаусыз үсәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, әмма таланттан күп сорала да. Бу турыда яшьләр белән әңгәмә вакытында совет әдәбиятының күренекле язучысы Леонид Леонов бик матур фикер әйткән иде. Менә аның сүзләре: «Талант белән традиция кешегә мораль расписка белән бирелә. Һәм Ватан, милли казнабыз саекмасын өчен, аларны законлы процент белән кире кайтарып бирүне дә таләп итә ала». Һәр көнне, һәр сәгатьтә киеренке, нәтиҗәле эш — заман таләбе әнә шундый. «Шик юк ки, әгәр дә безнең әдәбиятсәнгать тәнкыйте партия линиясен тагын да активрак үткәрсә, таләпчәнлекне такт белән, әдәби хәзинә иҗат итүчеләргә игътибарлы мөнәсәбәт белән бергә бәйләп, зуррак принципиальлек белән чыгыш ясаса, совет әдәбиятының һәм сәнгатенең уңышлары тагын да зуррак булыр, ә кимчелекләре тизрәк бетерелер иде». Бу сүзләр партиянең XXIV съезды трибунасыннан әйтелде. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият- сәнгать тәнкыйте турында »гы шуннан соңгы карарында күп милләтле совет культурасын тагын да үстерү, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең идеясәнгать- чә дәрәҗәсен күтәрүдә тәнкыйтьнең роленә югары бәя бирелде. Партиянең бу кайгыртучанлыгы әдәбият белеме һәм тәнкыйть хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга этәрде, тәнкыйтьнең иҗтимагый абруен күтәрде. Соңгы елларда татар тәнкыйтьчеләре һәм әдәбият белгечләре дә әдәби хәрәкәтнең актуаль проблемаларына багышланган байтак хезмәтләр яздылар. Теге яки бу язучыны я гел мактаган, я гел хурлаган, я булмаса вульгар социологизм күсәге белән эш иткән еллардан аермалы буларак, тәнкыйтьчеләребез хәзер бүгенге әдәби күренешләрне һәм тенСъезд залында. Нури Арсланов, Әхмәт Исхак, Мөхәммәт Гайнуллин. денцияләрне җентекләп тикшерә, әдәби әсәрләрнең үзенчәлеген һәм нечкәлеген тирәнрәк тоеп эш итә башладылар. Шул ук вакытта талантка таләпчән һәм сак мөнәсәбәт белән килү дә күренә. «Каэан утлары» журналы каршында яшь тәнкыйтьчеләрнең даими төстә эшли торган семинары оештырылды. Матбугатта, телевидение һәм радиода тәнкыйть- библиография эшенең куелышы яхшыра бара. Әмма безнең әйдәүче һәм юнәлеш бирүче көчебез, иҗтимагый фикер командиры булган тәнкыйтькә әле күп киртәләрне узарга, җитди бурычларны хәл итәргә кирәк. Беренчедән, аерым авторларның урта кул әсәрләрен күпертеп мактап, таләпчәнлекне киметмик һәм укучыга эстетик тәрбия бирү эшенә зыян салмыйк Икенчедән, һәр яна әсәрне сыйфатына карап бәялик, язучыларның төп массасының иҗаты 8. «к. У» J* ю. 113 турында дәшми калу практикасын бетерергә вакыт Өченчедән, гүзәллекне бәяли, иҗатның партияле курсын тормышка ашыру өчен көрәшә, бер үк вакытта социолог та, галим дә, педагог та булып чыгыш ясый торган тәнкыйтьченең үз стиле һәм үз теле төгәл дә, саллы да, бар кешегә аңлаешлы да булырга тиеш. Дүртенчедән, әдәбиятыбызның иң яхшы казанышларын тагын да киңрәк пропагандалау өчен, тәнкыйтьчеләребез үзәк матбугатта чыгыш ясасыннар, теге яки бу әсәрнең рус укучылары тарафыннан ничек кабул ителүе белән кызыксынсыннар иде. һәм, ниһаять, бишенчедән, чама белән генә язылган, комплиментарь, әдәби әсәрне дистиллированный су белән юа торган рецензияләр, язучыга, бигрәк тә яшь авторга, дөрес юнәлеш күрсәтми, безгә кимчелекләрдән арынырга ярдәм итми торган рецензияләр беркайчан да булмасын иде. Безнең коллективта балалар язучыларының шактый зур отряды эшли. Бозылган олы кешене дөрес юлга бастыруга караганда, балада изге хисләр тәрбияләү җиңелрәк, диләр. Бу бәлки шулай күренә генә торгандыр. Нәниләрне яки балаларны, үсмерләрне яки өлкән класс укучыларын тәрбияли торган китаплар язу — аеруча җаваплы эш. Ул китаплар тормыштагы гүзәллекне танырга өйрәтергә, балаларны батырлык үрнәкләрендә тәрбияләргә тиешләр. Шул ук вакытта батырлык эшләү өчен ниндидер фаҗигале хәлләрнең, әйтик, сугышлар башлануның мәҗбүри түгеллеген, моның өчен көндәлек тормышыбызда адым саен мөмкинлек булуын, бары тик файдалы эшкә бөтен күңелеңне бирү генә кирәклеген ышандырырлык итеп күрсәтү сорала. Болар өстенә, Горький таләп иткәнчә, балалар китаплары тормышчан һәм кызыклы булырга тиеш. Язучылар иҗатын балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли торган, балалар тормышын һәм аларның эшчәнлеген коллектив эчендә күрсәтә торган китаплар язарга юнәлтү кирәк. Балаларга адресланган иң яхшы китаплар һәр вакыт шушы максатны күздә тотып язылды һәм шулай язылырга тиеш. Безнең һәркайсыбыз балалар өчен яза ала һәм язарга тиеш. Әмма бу темага көчләрне туплау, иҗатны тематик яктан координацияләү җитми. Хәрби-патриотик темага язылган әсәрләр турында да берничә фикер әйтеп үтик. Фашизмны җиңүнең 25 еллыгын бәйрәм иткән һәм җиңүнең 30 еллыгына әзерләнгән чорда хәрби батырлык темасы өстендә элекке армеец- лар һәм фронтовиклар, һәрвакыттагыча, тугрылык һәм активлык белән эшләделәр. Габдрахман Әпсәләмов Бөек Ватан сугышының өч герое турында өч повесть язды. Геннадий Паушкин «Ләкләкләр, кайтыгыз» исемле повесть, Хисам Камалов «Һәркемнең гомере бер генә» дигән роман. Юрий Белостоцкий «Утлы давыл» һәм «Күк тә, тормыш та бер генә» дигән документаль повестьлар төгәлләделәр. Ә. Еникинең «Без дә солдатлар идек», Ә. Маликовның «Яшьлек утравым» повестьларында, М. Садриның «Мин Берлинны алдым» дигән язмаларында һәм С. Хәкимнең «Дуга» поэмасында совет солдаты тормышының төрле яклары сурәтләнә. Муса Җәлил кебек үк. фашистларның үлем лагеренда һәлак булган шагыйрь, хәрби командир Мөҗәй Хәйретдинов турында Самат Шакир яңа документаль әсәр тәмамлады. Хәрби тема өстендә эшләүче язучылар отряды бүген дә сугышчан постта тора, хәрби-патриотик китаплар күбрәк булсын өчен алар көчләрен кызганмыйлар. Тик шунысы кызганыч, безнең тәнкыйть сугыш турындагы китапларның уңышлы һәм җитешсез якларын бик аз өйрәнә. Бөек Ватан сугышында җиңү дөньяда социализм системасын тудырды һәм капитализм дөньясының хакимлек итү мәйданын тарайтты. Сугыш әле хәзер дә бара, ул безнең тәннәрдәге, йөрәкләрдәге яраларда яши һәм ул һәркемне үлгәннәрнең якты истәлегенә лаеклы булыгыз, дип искәртеп тора. Үткән сугышның бүгенге тормышка йогынтысы чиксез зур. Җир йөзендә әле баштанаяк коралланган империализм яшәгәндә, без, язучылар, моны бер генә минутка да истән чыгарырга тиеш түгелбез. Бу темага инде яшьләргә, сугыштан соң туган буынга да кыюрак тотыныр вакыт. Безгә сугышчан әсәрләребезне һөҗүмнәр арасындагы кыска минутларда язу читен булды. Ә яшьләргә исә бу теманы эшкәртү тагын да читенрәк һәм катлаулырак булачак. Чөнки алар- га икенчел материалларга: я сугышта катнашучыларның истәлекләренә яки архивлардан эзләп тапкан чыганакларга таянып эш итәргә туры киләчәк. Шамил Рәкыйпов, шулай эзләнеп, Ватан сугышы батырлары (татар егете Батыршин, очучы Сыртланова, украин улы Чернопятко, белорус егете Кабушев) турында өч әдәби-документаль повесть язды. Аларның «Таңнар һаман матурмы?» дигән берсе рус телендә Мәскәүдә дә басылды. ’Мондый эзләнүләрне киңәйтергә һәм игътибар үзәгенә куярга кирәк. Гитлер фашистларының ерткычлыгын сурәтләп, без укучыга бүгенге дошманнарны аңларга булышабыз, ә фашистик көчләр әле бүген дә җирнең һәр почмагында диярлек яши. Безнең яңа идарә Совет Армиясенең бүгенге тормышына багышланган әсәрләр турында да күбрәк кайгыртырга тиеш. Хәрби бүлекчәләрдә һәм частьларда булырга, Ватаныбыз чикләренең ничек саклануын күрергә һәм укучыга сөйләп бирергә бездә барлык мөмкинлекләр бар. Мондый әсәрләрнең беренчесе— Рәфкат Кәрамиевның «Капитан Хәкимов» повесте белән без озакламый очрашачакбыз, аның артыннан башкалары да күренсен иде. Хәзер тарихи-революцион әсәрләр турында берничә сүз. Тормышны үткән көннәрдән калган истәлекләрсез, тарихсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Безнең Татарстан җирендә бик күп күренекле ленинчылар, революция геройлары көрәшкән һәм эшләгән. А. Луначарский аларны, бик образлы итеп, Ленин маршаллары дип атаган иде. М. Свердлов, С. Киров, Н. Тихомирнов, Камил Якуб, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм башка бик күпләр әнә шундый кешеләр. Ленинның көрәштәшләре булган, аңардан бетмәс энергия алган бу ленинчылар турында әдәбибиографик очеркларны һәм тарихиәдә- би әсәрләрне бездән башка кем иҗат итсен! Билгеле, күп көч һәм энергия салуны сорый торган бик авыр һәм җаваплы бу эш архивларда казынуны, документлар белән эш итә белүне таләп итә. Кыскасы, бик тә четрекле, катлаулы һәм авыр эш бу. Мәрхүм Павел Евгеньевның чекистлар турындагы «Раифадагы обелиск», Атилла Расихның Урта Азиядә басмачыларга каршы геройларча көрәшкән татар бригадасы тарихыннан язылган «Каһарманнар юлы» романы, шушы ук авторның «Хөсәен Ямашев» романы, кайбер бәхәсле урыннары булуга да карамастан, әдәбиятны яңа казанышлар, яңа тәҗрибә белән баетты. Бу тәҗрибә, әйтик. геройларны зур вакыйгалар эчендә күрсәтү, тар офыклы, кечкенә мәйданлы әсәрләрдән киң колачлы эпик полотноларга күчү, революция героеның уйтеләкләре, өметләре белән күбрәк кызыксыну, үткән чорлардан торып бүгенге көнгә карый белү кебек мәсьәләләргә кайтып кала. Ахыр чиктә, тарихи әсәрләр үткән көннәр белән бүгенгене тоташтыру, бердәм сулышлы итү өчен языла да бит. Илдар Юзеевның «Таш диварлар авазы» поэмасындагы Пугачев көрәштәше Мәсәгут Гомәровтан безне күп еллар аерып тора. Әмма ул бүген дә исән, син аның белән янәшә атлыйсың, бер һаваны сулыйсың кебек. Чөнки персонажның киләчәккә омтылышы көчле итеп күрсәтелгән. Җәвад Тәрҗемановның «Көмеш дага» исемле тарихи романы күренекле математик һәм Казан университетының ректоры Лобачевскийның тормыш юлына һәм фәнни батырлыгына багышланган. Әмма без анда Совет Россиясе халыкларының хәзерге какшамас дуслык чыганагын да күрәбез: бөек математикның безнең якташыбыз, галим һәм шагыйрь Нигъмәт Ибраһимов белән иҗади дуслыгын сурәтләүгә әсәрдә киң урын бирелгән. Фатих Хөснинең татар хатынының катлаулы язмышына багышланган «Гыйльмениса» повесте шушындый ук дуслыкның тагын бер яңа авазы булып яңгырады. Яисә балалар әдәбиятыннан тагын бер мисал алыйк. Ләбибә Ихса- нованың «Очкын» һәм «Гөлләр кояшка карый» повестьларында сурәтләнгән Хәдичә ханым әле дә исән. Язучы аны, реаль тормыштан алып, гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтләгән китапларына керткән һәм халык батырлары. ул батырларның халык бәхете өчен, гөлләр һәр вакыт кояшка карасын өчен көрәшләре турында сөйли торган әйбәт әсәрләр иҗат иткән. Шулай итеп, төрле китапта төрлечә, әмма төп максатка юнәлешле рәвештә төрле заманнарның үзара бәйләнешенә ирешелә. Тәрҗемә мәсьәләләрен юлга салу халыкларны һәм әдәбиятларны якынлаштыра. үзара баета торган эшне оештыру — идарә тарафыннан башкарылырга тиешле иң җаваплы һәм төп эшләрнең берсе. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү ифрат киң колач алган безнең илдә, бу эш, тәҗрибә ал- машу чарасы һәм күп милләтле әдәби процессның табигый яшәү формасы буларак, политик мәсьәлә биеклегенә куелган. Татар әдипләре рус әдәбиятының һәм дөнья халыклары әдәбиятларының классик үрнәкләрен тәрҗемә итү белән Октябрь революциясенә хәтле үк шөгыльләнгәннәр. Хәзер бу эш системалы рәвештә, план буенча һәм шактый киң масштабта алып барыла. Татар әдәбиятын күп буын әдипләрнең зур хезмәте белән үстерелгән бакчага тиңләсәк, туган телебезгә тәрҗемә ителгән әсәрләрне шул бакча уртасына куелган һәйкәлләр дип санарга мөмкин Алар бик күп: Пушкин һәм Толстой, Щедрин һәм Гоголь, Шекспир һәм Гейне, Руставели һәм Навои. Шевченко һәм Мәхтүмкули, Токтогул һәм Райнис, Колае һәм Ауэзов, Шолохов һәм Фадеев, Маяковский һәм Твардовский, Даут Юлтый һәм Константин Иванов.. Соңгы елларда алар сафына тагын 63 яңа һәйкәл өстәлде. Араларында Бальзак белән Хименгуэй да, Майн Рид белән Марк Твен да, Куприн белән Назыйм Хикмәт тә, Маршак белән Михалков та бар. Шул ук вакытта татар язучыларының 118 китабы рус теленә, 20 әсәре СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителде. Татар әдәбиятын рус телендә аеруча актив пропагандалаганнары өчен, Мәскәү шагыйрьләре Михаил Львов белән Рувим Моран- га күптән түгел Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде, Җәмил Мостафин белән Вадим Кузнецов Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тәрҗемәче кадрларны табу, алар белән безнең авторлар арасындагы иҗат элемтәләрен тагын да ныгыту буенча киләчәктә конкрет чаралар күрергә кирәк. Тормышның кырыс хакыйкатен рәхимсез һәм үткен сүз белән сөйләп аңлатырга да, халыкны усал елмаю белән дә шатландырырга һәм куандырырга мөмкин һәм кирәк. Үзенең ярты гасырлык бәйрәмен уздырган «Чаян»ы- быз «гаепле» булса кирәк, безнең укучы юморны һәм сатираны бик ярата. Дөресрәге, тормышта безнең кәефне кыра торган кешеләр яки күренешләргә каршы юнәлтелгән чәнечкеле китапларны күп укый. Андый әсәрләр һәр ел саен диярлек чыгып килә торган «Күңелле сәхнә» җыентыклары бик тиз таралып бетә. Димәк, алар укучыны кимчелекләргә тәнкыйть күзлегеннән карарга гына түгел, ә бүтәннәрнең көлке язмышыннан сабак алырга һәм нәтиҗәләр ясарга да өйрәтә. Габдрахман Минский, Мирсәй Әмир, Әхмәт Исхак, Габдулла Шамуков, Зәки Нури. Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Вахит Монасыйпов кебек язучыларыбыз ике съезд арасында кимендә бер яки берничә сатира- юмор китабы чыгардылар. Көлке осталарының саны болар белән генә чикләнми. Журналларыбыз, китап нәшрияты һәм Язучылар союзы идарәсе безне тагын да активрак эшләтергә, сатира- юмор әсәрләренең сыйфаты турында күбрәк кайгыртырга тиешләр. Әдипләрнең иҗат тормышын оештыручы идарәбез тормышка ашырган тагын берничә практик чарага тукталып үтик. Яшьләргә — яшел урам! Иҗади яшьләр белән эшләнгән эшләрнең төп эчтәлеген шушы сүзләр белән билгеләргә мөмкин. Әдәби түгәрәкләр яки берләшмәләргә барып (ә алар бездә 30 дан артык), яисә яшьләрне Казанга чакырып, күп төрле индивидуаль семинарлар үткәрелде. Тәнкыйтьчеләрнең коллектив семинары һәм әдәби берләшмә җитәкчеләренең семинары уздырылды. Нәшрият ел саен диярлек Союзга керергә әзерләнүчеләрнең кимендә 6—7 җыентыгын чыгарып килә. Атна саен әдәбият-сәнгать сәхифәсе биреп барган һәм ул сәхифәләргә яшь язучыларның әсәрләрен дә бик теләп урнаштырган өлкә газеталарына рәхмәтебез чиксез зур. «Социалистик Татарстан» газетасы, мәсәлән, 1956 елдан башлап 600 әдәби сәхифә чыгарды инде. Бу — дистәләгән томнарга җитәрлек әдәби байлык дигән сүз бит! Әдәбиятыбыз үсеше өчен искиткеч зур ярдәм бу! Нәтиҗәдә, ике съезд арасында без СССР Язучылар союзына 42 яңа член кабул иттек. Хәзер бездә Союз членнарының саны 143 кә җитте. Шуларның 91 е — коммунистлар, икесе — ВЛКСМ члены. 20 язучының фәнни дәрәҗәсе бар, аларның бишесе — фәннәр докторлары. Әмма яшь ягыннан мәсьәлә шактый катлаулы төстә тора. Безнең коллективта 30 яшьтән дә яшьрәк ни- бары 3 язучы бар. 40 ка кадәргеләр — 29, 50 гә кадәргеләр — 45, 60 ка кадәргеләр—18, ә калган 49 каләмдәшебезнең яше 60 ның өске ягында. Моннан шундый нәтиҗә килеп чыга: әдәбиятның яшь көчләрен үстерү. Союз членнары санын барлык жанрлар буенча тигез үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Иҗат союзларының яшьләр белән эшләүне яхшыртуга багышланып үткәрелгән берләштерелгән пленумы да әнә шул мәсьәләләргә басым ясады. Бу пленум 1973—1975 еллар өчен конкрет эш планы кабул итте. Төп игътибарны әдәби алмашыбызның идея ягыннан тәрбияләүгә, яшьләрдә иң югары мораль-этик сыйфатлар булдыруга юнәлдерергә кирәк. Бу урында Николай Островскийның: «Яшь язучы чын кеше, көрәшче булып үскәндә генә язучы була ала»,— дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. Язучы социаль климатны тоймыйча, үз эшчәнлегенең бөтен халык өчен кирәкле булуын сизмичә, үзен гомуми эш белән мәшгуль коллективның кирәкле бер кешесе итеп исәпләмичә яши алмый. Җәмәгать эшләрендә катнашу — иҗат өчен кирәк булган иң яхшы тәҗрибә чыганагы. Язучыларыбыз, партиянең өлкә яки шәһәр комитетларына, республикабызның Верховный Советына, шәһәр яки район Советларына сайланып, җирле яки үзәк органнарында, төрле комитетларда, комиссия һәм Советларда эшләп, җәмәгать эшенә күп вакытларын бирсәләр дә, иҗат темпларын һич тә киметмиләр. Киресенчә, нәкъ менә шулар активрак эшли. Димәк, көчеңне җәмәгать эшенә бирү сине баета, тормышны башка үлчәү белән үлчәргә өйрәтә. Әмма яшьләрнең энергияләрен җәмәгать эшләрендә активрак файдалану, хөрмәтле аксакалларыбызны мондый эшләрдән бушату өчен, идарә җәмәгать эшләренең тигез бүленүен әледән-әле күзәтеп торырга тиеш. Бер генә яшь кеше дә өлкәннәр тәҗрибәсен әзер килеш ала алмый, аңа тормышта барысын да үз тырышлыгы, үз кыюлыгы белән ачарга, үзенә татырга кирәк. Актив иҗат итүче язучы әдәбиятны актив пропагандалаучы да булырга, үз әсәрләрен укучының ничек кабул итүен өйрәнергә, һәркайда, һәркайчан каләмдәш дусларының иҗатындагы яңалыклар белән массаларны таныштырып торырга тиеш. Укучыларыбызның әдәбият белән кызыксынуы үскән саен, безнең мондый мөмкинлекләребез дә арта бара. Союзның әдәбиятны пропагандалау бюросы 1968 елда культура университетларында, культура йортлары, клублар, китапханәләр һәм югары уку йортларында уздырылган әдәби кичәләрдә язучыларның 825 чыгышын оештырса, 1973 елда мондый чыгышлар 2976 га җитте. Авылда культура шефлыгын яхшы оештырган өчен, 1972 елда Татарстан язучылары союзына, илебездә беренче буларак, СССР Культура министрлыгы һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл байрагы тапшырылды. Республиканың 22 районында татар әдәбияты атналыклары уздырылды. Рус һәм чуваш иптәшләр шундый атналыкларны 8 районда үткәрделәр. Тугандаш республикаларның язучылары белән элемтәләрне киңәйтү эшенә дә күп көч куелды. Безнең язучыларыбыз 130 тапкырдан артык төрле республика, өлкә һәм крайларда булдылар, ә Татарстанда башка милләт вәкилләре 151 тапкыр булды. 1971 елда кыргыз китабы көннәре, 1973 елда кыргыз әдәбияты атналыгы, үзбәк әдәбияты һәм сәнгате декадасы, союздаш һәм автономияле республикаларның комсомол премияләре лауреатлары фестивале, чуваш әдәбияты көннәре, Ворошиловград язучыларының иҗади отчет бәйрәме үткәрелде. Казанда РСФСР язучылар союзының күчмә секретариаты утырышы булып, анда Идел буендагы автономияле республика язучыларының иҗаты тикшерелде. Татар әдәбияты көннәре һәм атналыклары Мордовиядә, Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә, Куйбышев шәһәрендә, Украинаның Ворошиловград өлкәсендә уздырылды. Язучыла- рыбыздан 18 кеше чит илләрдә булып кайтты Һәр елны үткәрелә торган әдәби ел йомгакларын да җентекләп әзерләргә тырыштык. Аерым авторлар иҗатына, аерым әсәрләргә җитди һәм төпле анализ ясау безне тормыштагы яңа үзгәрешләргә тигезләнергә, артык мактанмаска, перспективалы тенденцияләрне кыю якларга, кемнең кем булуына карамастан, кимчелекләрне вакытында күрсәтеп барырга, заман сулышын тоеп иҗат итәргә өйрәтте. Иң мөһиме шул, без үз-үзебезгә һәм иптәшләребезгә карата таләпчәнрәк була барабыз. Безнең бу башлангыч бөтен союз күләмендә яклау тапты һәм СССР Язучылар союзы секретариаты тәкъдиме белән мондый сөйләшүләр инде илебезнең күп кенә башка оешмаларында да үткәрелә башлады. Идарә «Казан утлары» журналында һәм «Идел» альманахында басылган материалларны системалы һәм планлы төстә тикшереп бара. Бу журналларның һәр икесе әдәби процессны дөрес формалаштырырга, һәр язучыга таләпчән игътибарлылык күрсәтергә, яңа исемнәр ачарга һәм аларны үстерергә тиеш. Киләчәктә алардан тормыш һәм әдәбият тәҗрибәсен тагын да тирәнрәк гомумиләштерүне, иң яхшы каләм осталарының казанышларын өйрәнү һәм пропагандалауны, әдәби хәрәкәтнең мөһим проблемалары турында бәхәс алып баруны, гомум эстетик мәсьәләләрне киңрәк яктыртуны таләп итү урынлы булачак. Россия Федерациясендә иң зурлардан саналган Татарстан китап нәшрияты турында сөйләгәндә, без аның елдан- ел яхшыра барган гаять катлаулы эшен рәхмәт хисе белән билгеләп үтәргә тиешбез. Кәгазь белән тәэмин итүдәге зур кыенлыкларга карамастан, язучы- ларыбызның бер һәм күп томлы сайланма әсәрләре ныклы план буенча чыгарыла. Бүгенге көн темасына караган яхшы әсәрләрнең берсе дә басылмый калмады. Союз нәшрият белән тыгыз элемтәдә эшли. Без кирәкмәгән кабат басмалардан һәм артык дубляжлардан котылырга тырышабыз, актуаль серияле әсәрләр планын бергәләп билгелибез. Әмма шул ук вакытта безне бер нәрсә борчый: әдәби әсәрләр чыгару әле һаман 1968 ел күләменнән арта алганы юк. Директив органнар ярдәмендә күләмне арттыру юнәлешендә чаралар күрелә. Бу мәсьәләдә Язучылар союзына да зуррак тырышлык күрсәтергә кирәк. Нәшриятның редакцион советы яңартылырга һәм ул нәтиҗәле эшкә керешергә тиеш. Бүгенге тормышның мөһим мәсьәләләрен иңләү, әдәби процессны тагын да җанландыру максатыннан чыгып, язучыларның социаль заказ буенча эшләүләрен оештыру һәм төрле конкурслар үткәрү эшен көчәйтә төшәсе иде. Кол Галидән башлап безнең совет классикасы әсәрләрен татар һәм рус телләрендә чыгару мәсьәләләрен хәл итәргә тиешле авторитетлы комиссиядән дә конкрет эш таләп итәргә вакыт. Бу комиссия моннан алты ел элек Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты каршында оештырылган иде. Ләкин, кызганычка каршы, аның әле кыл да кыймылдатканы юк. ...Безнең съездыбыз, эшләнгән эшләргә йомгак ясау һәм алдагы көнгә бурычлар билгеләү буенча коллектив эшебез, язның иң матур вакытында, туган җиребездә җир яшәргән һәм гөлләр чәчәк аткан, җир өстеннән кыю адымнар белән игенче узган көннәрдә бара. Моның бик зур мәгънәсе бар. Чөнки игенче уңышны аерым бер тырышлык куеп үстерә, аның һәр минуты — яңа икмәкнең бер кисәге. Ул ел буе көч куеп үстергән икмәге белән генә данлыклы да. Безнең съездыбызның конкрет карарлары да халык тормышының туфрагына бәрәкәтле бөртекләр булып ятсын. Ул бөртекләр тигез булып шытсыннар һәм зур әдәби уңыш бирсеннәр. Безнең халык батырлыгын, хезмәт кешесе образын коммунистик идеялелек, эстетик таләпчәнлек белән гәүдәләндерүдән дә мөһимрәк һәм мактаулырак эшебез юк. Илебез язучыларының V съезды КПСС Үзәк Комитетына адреслаган хатта бик дөрес әйтелгәнчә, тормыш бездән заманыбызга тиң кыю эзләнүләр, яңа сәнгать казанышлары көтә. Җәмгыять алдындагы зур бурычыбызны үтәү, партия һәм халык ышанычын аклау өчен, без. ару-талуны белмичә, бөтен көчебезне һәм тырышлыгыбызны куеп эшләрбез.