ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕ ПОЭЗИЯ ӨЧЕН
Съезд — бөтен буын язучылар өчен дә уртак зур вакыйга. Безнең буынга — әдәбиятның чагыштырмача яшьрәк буыны вәкилләренә — съездларда күп катнашырга туры килмәсә дә, бөтен союз һәм республикабыз масштабында үткән соңгы ике-өч съезд һәм аларда булган сөйләшүләр ачык хәтердә. Ул съездларда ил күләмендәге әдәби процесска һәм шулай ук милли әдәбиятлар үсешенә турыдан-туры бәйле байтак актуаль проблемалар күтәрелгән иде. Әйтик, үзебезнең республика съездларында яшьләр ечен махсус әдәби журнал яисә квартал саен чыга торган альманах булдыру, «Казан утлары» журналын РСФСР язучылар союзы органы итеп үзгәртү, безнең язучыларны чит илләргә чыга торган делегацияләр составына даимирак кертү, Язучылар союзы идарәсенең штатларын арттыру, әдәби музей ачу, Язучылар йорты салу кебек практик мәсьәләләр күтәрелгән иде. Аларның кайберләре уңай хәл ителде, ә икенчеләре исә көн тәртибендә кала бирә. Татар язучыларының бу съездында, әдәби хәрәкәт башында М. Горький, А. Фадеевлар торган чорларда ук әдәби мәйданга килеп, замананың күп съездларын һәм тормышның зур вакыйгаларын үз башларыннан кичергән өлкән буын язучыларыбыз да утыра. Янәшә куеп, чагыштырып карарга һәм әдәбиятыбызның бүгенге торышын төплерәк һәм төгәлрәк анализлауга ярдәм итәрлек мәгълүмат алар хәтерендә һичшиксез күбрәктер. Кереш сүздә конкрет мәсьәләләргә тукталуның мәгънәсе шунда: бу съездда да һәм иҗат мәсьәләләренә, һәм оештыру эшчәнлегебезгә караган файдалы һәм кирәкле фикерләр шактый әйтелде. Ләкин аларның байтагы үткән съездларда күтәрелгән мәсьәләләргә бәйләп, аларның үстерелеше юнәлешендә яңгырамады. Алдагы съездларда чыгыш ясаячак ораторлар, бүген без ихлас күңелдән тикшергән мәсьәләләрне, ул мәсьәләләрнең үтәлү- үтәлмәвен «онытып» үтсәләр, мөгаен, барыбызның да беркадәр хәтере калыр иде. Җәмгыять эшчәнлегенең теләсә кайсы өлкәсендә, шул исәптән әдәбият өлкәсендә дә, теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә ныклы эзлеклелек булырга тиеш. Бары тик шул чагында гына чын тә- рәкъкыят—прогресс булырга мөмкин. Үткән съездда Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре иҗат һәм оештыру эшләре буенча махсус чыгыш әзерләгән иде. Бу юлы андый ихтыяҗ юк. Делегатларга «Татарстан язучылар союзының ике съезд арасындагы эшчәнлеге турында» брошюра таратылды. Ул брошюрада, башка күп кенә материаллар белән бергә, иҗат секцияләренең эше турында да шактый мәгълүмат теркәлгән. Шуңа күрә дә төп сүзем — үземә якын һәм аңлаешлы өлкә булган поэзия турында. Борынгы һәм мәңге яшь шигърият турында, аерым бер жанр буларак, аның асыл сыйфатлары турында өряңа сүз әйтү, ихтимал, мөмкин дә түгелдер. Ләкин шигъриятнең бүгенге җәмгыять тормышында тоткан роле хакында уйлану зарар итмәс. Шигърият барлык заманнарда хезмәтне һәм батырлыкны, сафлыкны һәм мәхәббәтне — табигатьтә һәм кешедә булган гүзәллекне данлап җырлаган. Рухы-табигате белән гөл кебек нечкә һәм нәфис шигърият, кирәк чакта,— халык язмышының хәлиткеч сәгатьләрендә, үткен кылыч булып та ялтырый алган. Шагыйрьләр заманында гаскәр башлыклары да, идарәчеләр дә булганнар, ач-ялангач, илсез- күзсез хәерче дәрвиш булып та йөргәннәр. Шагыйрьләрне еш кына эзәрлекләгәннәр, үтергәннәр — моны С гасыр- дар һәм еллар хәтерли —әмма шагыйрьләрнең җан кыючы булуларын тарих белми. Чөнки шигърият үлемне түгел, в яшәүне җырлый, аның асылында бөек гуманистик хис — кешелеклелек ята. Шагыйрьләр, аларның шәхси язмышлары, тормыштагы урыннары нинди булуга карамастан, үзләре исән чакта ук яки үлгәннән соң халыкның рухи юлбашчылары булып танылганнар, халыкның намус һәм горурлык символына әверелгәннәр. Шушындый сүзләрдән соң бүгенге шагыйрьләребезгә якынрак килик. Без үзебез кемнәр соң? Бүгенге тормышта тоткан урыныбыз һәм яңа җәмгыять төзелешенә керткән өлешебез ниндирәк?.. Әлбәттә, җәмгыятьнең үсеш законнарын һәм үзебез яшәгән эпоханы исәпкә алмыйча, социаль-техник прогрессны, сәнгатьнең үз эчендәге бүленешләрне күрмичә, тарихилык принцибы белән исәпләшмичә, артык зур хокукларга һәм миссияләргә дәгъва итү дөрес булмас иде. Ләкин кодрәтле вакыт та, тарихи-социаль үзгәрешләр дә шагыйрьне аның горур һәм бөек исеменнән мәхрүм итми, минемчә. Киресенчә, шагыйрьнең гражданлык активлыгы турындагы сүз хәзер тагын да җитдирәк төс алып бара. Быел СССР Язучылар союзы идарәсенең поэзиягә багышланган махсус пленум җыярга ниятләнүе, үзәк әдәби журнал һәм газеталарның шагыйрьләр иҗаты турында әледәнәле дискуссияләр оештыруы шул хакта сөйли булса кирәк. Халыкка яңа Пушкиннар, Тукайлар, Есениннар, Җәлилләр, Твардов- скийлар кирәк. Шагыйрьләр хәзер бо- лай да күп бит, дип әйтүләре мөмкин. Язучылар союзында член булып торган профессиональ шагыйрьләр илебездә ике мең ярым чамасы, Мәскәүнең үзендә генә ярты меңнән артык шагыйрь исәпләнә. Татарстан язучылар союзында да «саф» шагыйрьләр иллегә якын. Ләкин бу саналган меңнәрнең, йөзләрнең барлык язганы чын поэзия дип аталырга лаекмы соң? Бу сорауга өзеп кенә җавап бирү читен. «Шагыйрь» дигән төшенчә үзе замандашларыбызның кайберләрендә, дөресен әйтик, төрле тойгылар уятуын һәм ул тойгыларда ихтирам хисләре белән бергә беркадәр көлемсерәү төсмерләре дә булуын онытмыйк. Нигә алай соң? Укучыларыбызның бер өлешен мещанлыкта гаепләргә яки шагыйрьләр кавемен кушлы респектабльлеккә чакырырга ашыкмыйк. Гади укучының да хәлен аңларга кирәк — шагыйрь саналган күп меңнәрнең тау-тау шигырьләре арасында яхшыны яманнан аеру җиңел эш түгел. Тигез хокуклы шагыйрьләрнең шундый зур армиясе булу үзе генә дә билгеле бер дәрәҗәдә шигъриятнең бәясе төшүгә, аның очсызлануына альт бара. Тигезләү тенденциясе поэтик сәнгатькә зарар китерми кала алмый. Меңләп исәпләнми шагыйрьләр. Зур яки урта кул шагыйрь дип әйтү үзе үк, минемчә, дөрес түгел. Шагыйрь урта кул була алмый. Кайбер тәнкыйтьчеләр әйткәнчә, әдәбиятка алар көтүләре белән дә килмиләр. Ьәркем үз шигъри йолдызын табып, үз сукмагыннан ялгызы килә. «Әйдә, язсалар язсыннар, вакыт үзе талантлыларны гына сайлап калдырыр әле»,— дип, үз-үзеңне юатудан яки сукранудан да әллә ни мәгънә юк. Кайбер нәрсәләргә менә хәзер, бүген төшенергә мөмкин һәм, кирәк булганда, нигә бөтенесен дә тарих җилкәсенә калдырырга? Тере материяне фәнни тикшеренүдә кеше акылы фантастик уңышларга иреште, әмма кешенең художество талантын танып-белү һәм ачыклауда без элеккечә үк көчсез әле. Бу мәсьәләдә бердәм һәм даими критерийларны алдан билгеләп кую бәлки мөмкин дә түгелдер. Ләкин талантның табигатен өйрәнү кирәк һәм зарури нәрсә икәнлеге көннән-көн ныграк сизелә. Безнең эстетикада бик йомшак өйрәнелгән бу проблема әдәбиятның, гомумән, сәнгать теориясе һәм практикасының иң актуаль мәсьәләләреннән берсе саналырга тиеш. Талант турында фикер йөрткәндә, гадәттә, ике төрле караш барлыгы ачыклана. Кайберәүләр фикеренчә, талант ул иң мөһиме түгел. Белемле һәр кеше, теләге булып тырышса, янәсе, әдип булып китә ала. Икенчеләр, киресенчә, әдәбият-сәнгать кешесе булу өчен югары белем дә, махсус әзерлек тә, системалы рәвештә эшләү дә, ихтыяр көче дә таләп ителми, талантлы затка һәрнәрсә үзеннән-үзе бирелә, дип уйлыйлар. Беренче «теория» тарафдарлары арасыннан коры рифмачылар, графоманнар төркеме барлыкка килә һәм алар, ару-талуны белмичә, әрсез рәвеш тә зур дәгъвалар куеп, нәшриятларга һәм иҗат союзларына тынгылык бирмиләр. Әйтергә кирәк, еш кына максатларына ирешәләр дә. Икенче «теория* исә беркадәр табигый сәләте, талант очкыны булган кешеләрне, бигрәк тә яшь иптәшләрне иҗат өчен бик тә кирәк булган уку һәм хезмәт дисциплинасы кебек нәрсәләргә җиңел һәм җавапсыз карауга, рухи оешмаганлыкка, богемачылыкка этәрә. Шулай итеп, талант проблемасының эстетика фәнендә тиешенчә эшләнмәгән булуы аркасында, әсәрнең сәнгатьчәлек дәрәҗәсен билгеләүдә һәм поэтик хәзинәне бәяләүдә тәҗрибәсез кешеләрне, аеруча яшь укучыларны кыен хәлгә куябыз. Дөресен әйтергә кирәк, кайчак теге яки бу кешенең иҗатын бәяләгәндә без үзебез дә чама хисен югалтыбрак җибәр- гәлибез. Әйтик, күп китап чыгарган берәр шигырьчене хәтта атаклы яки күренекле шагыйрь дип атаудан да тартынмыйбыз, яки талантлы шагыйрьнең дә. Союзга очраклы рәвештә алынган рифмачының да әсәрләрен, вөҗдан газабы кичермичә генә, бер үк күләм, бер үк тираж белән бастырып чыгаргалыйбыз. Мәгълүм нәрсә, бериш талантлы кешеләрнең кайбер сәер һәм йомшак яклары да булгалый. Кайбер талантлы кешеләр, иҗатларында фидакарь хезмәт күрсәтсәләр дә, шәхси яшәешләрендә беркадәр инертрак, гел күзгә бәрелеп тормаучан булалар. Ә әдәби эшкуар үзенең актив «гражданлык» сыйфатлары белән һәр вакыт күзгә ташлана. Аның һәр эше алдан уйланган булыр, исәбендә ялгышмас, нәшер итү эшләрендә членлык хокукларыннан максималь файдаланыр. Ә күп санда китаплар чыгаргач, ул әдәби тәнкыйтькә гаеп ташларга тотыначак. Әлбәттә, аны вакытында язудан туктатмаган өчен түгел, ә иҗатын тиешле югарылыкта бәяләмәгән өчен гаепләячәк ул тәнкыйтьчеләрне. Күрәсең, кайчак без бик гади бер хакыйкатьне онытып җибәрәбез: хөрмәткә лаек биографиясе, җәмәгать эшләре һәм беркадәр әдәби грамотасы булган һәр яхшы кеше шагыйрь яки язучы булып китә алмый бит!.. Шулай итеп, укучыларыбызны примитивлыкта, шигъриятне аңламауда гаепләүдән элек, безгә үз иҗат «цехыбызда» байтак нәрсәләрне үзара ачыклыйсы бар әле. Нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар икәнлеген һәр даи» аныклап тору — бик мөһим эш. Әгәр чын поэзияне халтура әсәрләреннән һаман тиешенчә аралап бетерә алмыйбыз икән, аны коммунистик җәмгыять төзелешендә бөтен җегәрендә файдаланып бетермибез икән, бу — шигырьд» тигезләүчелекнең, «бер чыбыктан сөрү»- нең ачы җимешләре булып саналырга 4 тиеш. Бездә әдәби китаплар шактый- күп чыгып килә. Тормыш катлаулырак һәм күпкырлырак була барган саен, әдәби китапларыбызның тематик диапазоны да киңәя тора. Әгәр шигырьләрне нәшер итүдә катнашучы иптәшләр, тема ягы белән нык кызыксынып- та, әсәрнең әдәби сыйфатына игътибар биреп җиткермәсәләр? Кәсепче мондый хәлдән оста файдалана. Актуаль темага ул бик теләп тотына, аны рифма кысасына куып кертә һәм теманы әрәм итә. Бу бик начар нәтиҗәгә — гражданлык темасын ваклауга, кадерсезләтүгә- китерә. Эстетика законнарын нык саклап, талантлы итеп язылган әсәрләр аша гына күңелдәге мөкатдәс идеяләр- 4 не күп санлы укучыларыбызга илтеп җиткереп, максатка ирешә алачагыбызны беребезгә дә онытмаска иде. «Талант—сирәк күренеш. Аның кадерен белергә кирәк»,—дигән Ленин. Ә моның, өчен иң әүвәл талантны аера һәм билгели белергә, һәр даим яклый белергә кирәк. Бу урында партиянең XXIV съезды резолюциясендә әйтелгән сүзләрне тагын бер кат хәтеребезгә төшерү урынсыз булмас: «Безнең әдәбиятсәнгать тәнкыйте партия линиясен актив үткәрергә, таләпчәнлекне тактлылык, художество кыйммәтләрен тудыручыларга сак мөнәсәбәт белән бергәI бәйләп, зуррак принципиальлек беләю эш итәргә тиеш». Шигърият һәм шагыйрьләр турында сөйләгәндә, тагын берничә мәсьәләгәтукталып үтми булмый. Тәнкыйть мәкаләләрендә, чыгышларда яки докладларда, гадәттә, әсәрләрнең үзләрен түгел, ә шагыйрь исемнәрен саныйлар. Әгәр шагыйрь поэмалар язмыйча, шигырьләр генә язса, аның теге яки бу шигыре, әйтик, кыска гына әйбәт шигырьләре, телгә дә алынмый. Шул ук вакытта берәр прозаик нинди дә булса отышлы, көндәлек темага повесть язса, әсәре бик үк уңышлы булмаган хәлдә» дә, телгә кереп әйләнештә йөри башлый. Ә бит һәр шигырь юлы шагыйрьдән күпме эмоциональ киеренкелек сорый, җан байлыгын, зур рухи көч салуны таләп итә! Шагыйрьләребез матбугатта, бигрәк тә «Казан утлары» журналында җитди шигырь цикллары белән еш кына чыгып торалар. Аларның кайберләре, чыннан да, әдәби вакыйга булырлык. Ләкин соңгы елларда теге яки бу яңа поэма яки шигырьләр циклы уңае белән дискуссия һәм бәхәсләр кабынганын хәтерләмим. Ә кайбер очкакта, югыйсә, аерым бер чын шигырь турында да җитди фикер алышу комачауламас иде. Ихтимал, бераз арттырып җибәрү диярләр, шулай да әйтергә базам: минемчә, әдәбиятның үсү дәрәҗәсен шагыйрьләр билгели. Чөнки чын шагыйрь, гадәттә, башка жанрлар өлкәсендә дә уңышлы эшләп, әдәбиятка зур игелек күрсәтүчән була. Моңа мисаллар күп. Шагыйрьдә зур потенциаль мөмкинлекләр яшеренгән. Шигърият — яшьлек һәм, димәк, кодрәт, көч символы да. Ләкин, шуңа карамастан, безнең ♦чорда, алда әйтелгән сәбәпләр аркасындамы. (ихтимал, бүтән сәбәпләр дә бардыр) шагыйрьнең абруе, гомумән алганда, беркадәр төште дип уйлыйм мин. «Шагыйрь» дигән сүзнең мәгънәсе элекке классик югарылыгында тормый шикелле. Монда гаепнең бер өлешен шагыйрьләр үзләренә алырга тиеш. Без хәзер халык белән бик еш очрашабыз һәм һәр очракта да иң яхшы тәэсир генә калдырабыз, дип әйтмәс идем. Шагыйрь исемен йөрткән индвидиум кайчак укучы яки тыңлаучы күз алдында көтелгән яки хыялда йөртелгән шагыйрь образыннан калыша. Һәрхәлдә, безгә, кемнең кем булуына карамастан, укучының әдәбиятка һәм язучыга булган олы ихтирам хисен кадерләп сакларга кирәк. Һәм бу урында үзебезнең тагын бер йомшак ягыбызны икърар итеп китәргә тиешбез. Булырдай дигән талантлы шагыйрьләребез дә еш кына үз эшләрендә тиешенчә оперативлык күрсәтеп җиткермиләр, бүгенге тормыш симфониясен, пульс тибешен тоеп, әсәрләрендә чагылдыруда кирәк дәрәҗәдә өлгер түгелләр. Мисал өчен, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, шулай ук Казан шәһәре кебек индустрия үзәкләрендә хәзер яңа тип яшь эшче формалаша. Аларның хезмәтләре, хыял һәм омты Шәйхи Маннур һәм Нури Арсланов лышлары бүгенге поэзиябездә лаеклы чагылышын табып җиткерми әле. Бүгенге татар поэзиясен тулаем алып караганда, мин аны интенсив үсештә дип әйтер идем. Аның бүген зур таләпләрдән торып сөйләшерлек бай шигырь хәзинәсе бар. Шигъриятебез җәүһәрләрен тиешле биеклектә һәм яктылыкта күрсәтә белгәндә, алар теләсә кайсы милләт укучылары алдында да йөз кызартырлык түгел. Бүгенге шигъриятебез төрле талантларга, төрле төсләргә, төрле авазларга бай. Менә бүгенге татар шигъриятендә актив һәм фидакарь эшләүче кайбер исемнәр: С. Хәким, X. Туфан, Н. Арсланов, И. Юзеев, Ш. Галиев, Г. Афзал, М. Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов, С. Сөләйманова, Р. Харисов, Р. Мингалимов, Зөлфәт, Г. Рәхим, Р. Гатауллин. М. Әгьләмов, 3. Насыйбуллин, К. Сибгатуллин һ. б. Эш — булган рухи поэтик байлыкны, күп милләтле социалистик культураның бер өлеше булырлык итеп, союз һәм дөнья күләменә чыгара белүдә, күрсәтә белүдә. Бу яктан безнең эшләр артык мактанырлык түгел. Рус һәм башка телләрдә хәзинәдә булганның иң яхшылары гына чыга дип булмый. Татарстан язучылар союзының яңа идарәсенә бу юнәлештә күп эшләр башкарырга кирәк булачак. Сүземне шагыйрьләрнең тормышта тоткан урыны турындагы фикердән башлаган идем. Ялгышмас өчен, тарихка, халыкка, аның бәя бирү принцибы- 4 на мөрәҗәгать итәсең. Ә халык ялгышмый, шәхесләргә һәм аларның кылган хезмәтләренә дөрес бәя бирә. Кирәген җыр итеп йөртә, һәйкәл сала, кирәкмәсен— оныта. Чит җирләрдә, чит шәһәрләрдә йөргәндә, урамнарын урап әйләнгәндә, көтмәгәндә бөек шагыйрьләрнең һәйкәлләре янына килеп чыгасың. Ирексездән алар язмышы турында уйланасың. Бездә дә бар андый һәйкәлләр, ул — Тукай, Җәлил һәйкәлләре. Ул һәйкәлләр янына килеп, әлеге шагыйрьләр һәм ил язмышы турында бераз гына булса да уйланып тору һәркем өчен дә файдалы һәм гыйбрәтле булыр. Фарваз Миңнуллин ТӘНКЫЙТЬНЕҢ ТӨП БУРЫЧЛАРЫ үзне үзебездәге иҗат атмот сферасы өчен сөенүдән башлыйсы килә. Бездә яшь талантларның ачылып-күтәрелеп китүе һәм төрле стильдәге язучыларның нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен бик әйбәт атмосфера, ифрат уңай шартлар бар. Без үзебез моңа инде ияләнгәнбез, аны табигый һәм гадәти бер хәл дип саныйбыз. Башка республика һәм өлкәләрдән килгән кунаклар бездәге иҗат атмосферасына сокланып бетә алмыйлар. Әйбәт әдәби атмосфера татар совет әдәбиятының дөрес юлдан, таза җирлектә үсүе өчен уңай шартлар тудырды. Нәтиҗәләре күз алдында. Бүген без, һич икеләнмичә, татар әдәбиятында > халтурага җирлек, зәмин бетте дип әйтә алабыз. Ихтимал, әдәби эшләнеше ягыннан йомшак әсәрләр киләчәктә дә чыккалар. Әмма ачыктан-ачык халтурага урын булмас! Күпмедер еллар элек безнең яшьләр тормышның күләгәле якларын сурәтләү, сугыш һәм сугыштан соңгы авыл тормышыннан кимчелекләр эзләү белән мавыгып алдылар. Әдәбиятыбыз бу «сырхаудан» да терелеп җитте. Бүгенге әсәрләребездә берьяклы мавыгулар, идея чатаклыклары очрамый диярлек. Бусы — аеруча куанычлы хәл. Ике съезд арасындагы чор эчендә татар әдәбияты бүгенге тормышка, заман темасына йөз белән борылды. Бүгенге тормышның бик мөһим һәм актуаль мәсьәләләренә багышланган әсәрләр саны нык артты. Заман темасын сәнгатьчә хәл итү җәһәтеннән дә әдәбиятыбыз шактый югары дәрәҗәгә ирешеп килә. Татарстан язучыларының заман темасына караган әсәрләре ил күләмендә матур яңгыраш тапты. Мин, беренче чиратта, Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы» поэмасы, Шамил Бик- чуринның «Каты токым» романы, Диас Вәлиевнең «Дәвам» пьесасы кебек әсәрләрне күздә тотам Бүгенге совет әдәбияты барлык милләт язучыларының уртак тырышлыгы белән үстерелә Һәр әдәбият уртак хәзинәгә үзеннән билгеле бер өлеш кертә Берәүләрдә — бер як, икенчеләрдә икенче як көчле. Бездә эшче темасы көчәеп килә. Бик ихтимал, без совет әдәбияты тарихына шушы темага караган әсәрләр белән кереп калырбыз. Мин ышанам: әгәр киләчәктә дә еллар буе тудыра килгән иҗат атмосферасын саклый алсак, безне бу өлкәдә зур казанышлар көтә! Билгеле, татар әдәбиятындагы әйбәт ■атмосфера үзеннән-үзе, җиңел генә тумады. Иң элек партия өлкә комитетының зур ролен билгеләп үтәсе килә. Партиянең Татарстан өлкә комитеты язучыларга идея-эстетик тәрбия бирү, аларның карашларын киңәйтү кебек мәсьәләләргә даими төстә җитди игътибар биреп килде, безнең алга баруыбызны, әдәбиятның үсешен тоткарлаган күренешләрне тәнкыйтьли барды. Шундый конкрет һәм эшлекле ярдәм, даими кайгыртучанлык республикада әйбәт әдәби атмосфера булдырырга ярдәм - итте, язучыларны иҗат эшенә рухландырды. Бездәге иҗат атмосферасын яхшыртуда өлкән буын әдипләребезнең хезмәте зур. Әдәбият язмышы өчен янып- көеп яшәгән, тынгысыз җанлы, мәңге яшь йөрәкле аксакалларыбызга рәхмәт моның өчен! Без әле бүген дә идарәнең элекке председательләре Мирсәй ага Әмирнең, мәрхүм Ибраһим ага Газиның бу өлкәдәге эшчәнлекләрен сагынып искә алабыз... Әдәби атмосфераны яхшыртуда тәнкыйтьнең дә роле шактый зур булды. Үзәк Комитетның «Әдәбиятсәнгать тәнкыйте турында»гы карарыннан соң тәнкыйть мәсьәләләренә багышланган уннарча мәкалә басылды. Ул мәкаләләрдә бүгенге татар тәнкыйтенә төпле һәм тулы бәя бирелде. Ниһаять, кичә генә Рафаэль Мостафинның бездәге тәнкыйтьнең көчле һәм йомшак якларын тикшерүгә багышланган төпле докладын тыңладык. Шуңа күрә тәнкыйтьнең уңышлары турында озаклап сөйләп торуның әллә ни кирәге булмас. Игътибарны тәнкыйть алдында торган бурычларга, аның йомшак якларына юнәлтәсе килә. Сүз дә юк, безнең тәнкьштьчеләр нигездә әйбәт сыйфатлы продукция бирәләр. Бездә әдәбиятны аңлый һәм ярата торган, сәнгать әсәрләрен нечкә сиземли торган тәнкыйтьчеләр бар. Ләкин тәнкыйть цехыннан чыккан продукция искерәк кораллар, искерәк алымнар белән эшләнә, кыйммәткә төшереп эшләнә. Әдәби әсәрләр хакында фикер йөрткәндә, без тарих, философия, лингвистика, социология кебек фәннәр ирешкән казанышларга таяна, шулардан файдалана белмибез. Файдалана белсәк, бу — тәнкыйть сүзенең фәннилек дәрәҗәсен күтәрер, аның абруен һәм авторитетын тагын да арттыра төшәр иде. Татар әдәбияты заман темасына, бүгенге тормышка йөз белән борылды, дибез. Йөз белән заман темасына борылган әдәбият хакында төпле фикер йөртү өчен, бүгенге тормышка йөз белән борылган тәнкыйть кирәк. Без исә, бер мәртәбә дә КамАЗда булмаган килеш, әлеге зур төзелешкә багышланган әсәрләрне сүтәбез, буровой вышкасын барып күрмәгән килеш, нефтьчеләргә багышланган әсәрләр хакында фикер йөртәбез, бүгенге авылны белмәсәк тә, авыл турындагы әсәрләргә бәя бирәбез. Билгеле, якынча гына фикер йөртәбез, интуициягә таянып кына бәя бирәбез. Моның өчен тәнкыйтьчеләрнең үзләрен генә гаепләү дөрес булмас. Аларның барысы да диярлек кайда да булса эшли. Казна эшендә эшләгән кешенең йөрү өчен вакыты да, мөмкинлеге дә чикләнгән була. Димәк, бу хәлдән чыгу өчен ниндидер чаралар күрергә, оештыру эшләре алып барырга кирәк. Илдар Юзеев та, Рафаэль Мостафин да дөрес әйттеләр, безнең чорда бер генә әдәбият та үз кысаларына гына бикләнеп үсми, үсә алмый. Шулай ук Шагыйрә Caxfadi Сөләйманова. татар әдәбияты да. Тәнкыйть исә әле һаман да үз әдәбиятыбыз кысаларыннан читкә чыга алмый, татар язучыларының әсәрләрен башка милләт азучыларының әсәрләре белән чагыштырып өйрәнми. Башка республикаларда төрле әдәбиятларның үзара бәйләнешен һәм бер-берләренә йогынтысын өйрәнүгә багышланган калын-калын хезмәтләр чыкты. Без бик артка калдык, бу эшкә тотынырга ниятләп кенә торабыз СССР төзелүнең 50 еллыгы уңае белән, «Казан утлары» журналында татар әдәбиятының кумык, чуваш, казакъ, үзбәк әдәбиятлары белән бәйләнеше хакында зур-зур мәкаләләр басылды. Ул мәкаләләрнең берсе генә дә безнең галимнәрнеке түгел. Тәнкыйть матбугатка чыккан барлык китапларны рецензияләп барырга тиеш, диләр. Тәнкыйть аерым исемнәр белән генә чикләнеп калмаска, барлык язучылар иҗатын иңләргә тиеш, диләр. Мондый тенденция съездда ясалган аерым докладларда һәм чыгышларда да сизелде. Бу фикерләрдә дә күпмедер дөреслек бар. Чыннан да, җитди игътибарга лаек китапларның байтагы бөтенләй бәяләнми кала. Күренекле язу- чыларыбызның томтом «Сайланма әсәрләре» чыкты. Аларның берсе дә рәтле-башлы рецензия күрмәде. Әдәбият дәреслекләре, тәрҗемә әсәрләре тәнкыйть игътибарыннан читтә кала КИЛӘ— Сүз дә юк, дөньяга чыккан һәр яңа китап теге яки бу формада искә алынырга һәм халыкка җиткерелергә тиеш. Әмма шулай да һәр китапка мәҗбүри төстә рецензия язылырга тиеш, дигән фикер белән килешеп җитмәс идем. Бездә даими төстә әдәби ел йомгаклары уздырылып килә. Шул чагында барлык яңа әсәрләргә диярлек тулы һәм 4 төпле бәя бирелә. Аерым китаплар өчен ел йомгакларында бирелгән бәя дә бик җиткән. Аннан соң, теге яки бу язучының китабы нинди дә булса фикер уятырлык түгел икән, монда тәнкыйтьнең ни гаебе бар?! Тәнкыйтьче язучының хезмәтчесе дә, китап пропагандалаучы да түгел. Китап пропагандалау — библиография эше. Димәк, аларның эшен яхшырту турында күбрәк уйларга кирәк. Безнең дистәләрчә китаплар чыгарып та, рәтле-башлы тәнкыйть фикере ишетмичә үлеп киткән язучыларыбыз бар. Бу — нормаль хәл түгел. Аннан соң безнең барлык язучыларыбыз да иҗат эшенә иң изге ниятләр белән то- ’ тыналар, халык өчен, партия өчен эшлиләр. Бу кадәресе дә — бәхәссез хакыйкать. Әмма ни генә булмасын, тәнкыйть барлык язучылар иҗатын иңләргә, барлык язучыларга бердәй игътибар бирергә тиеш, дигән таләп белән дә килешеп бетеп булмый. Бу таләп тәнкыйтьне урта кул әдәбиятка ориентация тотарга юнәлтә. Хәзер безнең өчен иң куркыныч нәрсә — урта кул әдәбият. Язучыларыбызның саны арткан саен, урта кул әсәрләр күбәя бара. Нидән бу? Хикмәт нәрсәдә? Ашыгу бәласеме, әллә материалны белмәүдән киләме? Я бул- маса, зур, яңа темаларны үзләштерергә ’ тотынганда шунсыз мөмкин түгелме? Хәзергә без моның сәбәпләрен төгәл белмибез. Әмма зыянын беләбез. Урта кул әсәр актуаль теманың кадерен, ямен бетерә, дәрәҗәсен төшерә. Урта кул әсәр яхшы әсәргә бирелергә тиешле кәгазьне «ашый». Иң әшәкесе шул: урта кул әдәбият сиздерми генә укучының зәвыгын тупасландыра, укучының зәвыгын боза. Безнең тәнкыйтьнең киләчәктәге иң төп, иң зур эше — урта кул әдәбиятка каршы көрәш ачу. Тәнкыйть алдында торган зур бурычларны уңышлы башкарып чыгу •эчен кадрлар кирәк. Ә алар җитми. Бердәнбер профессиональ тәнкыйтьчебез — Рафаэль Мостафин. Хәзергә тәнкыйтьчеләр өстенә төшкән йөкнең иң зур өлешен ул тартып бара. Яшьләр акрын үсә, аз килә. «Казан утлары» журналы каршында яшь рецензентлар түгәрәге оештырып карадык. Ике ел эчендә шул түгәрәккә йөрүчеләрнең күп кенә рецензияләре басылды. М. Вәлиев, Н. Гамбәров, Р. Абдуллина, М. Галиев кебек яшьләрнең рецензияләре җәмәгатьчелектә уңай тәэсир калдырды. Ләкин яшь рецензентлар түгәрәгенең эше без теләгәнчә җәелеп китә алмый тора. Димәк, ниндидер чаралар күрергә кирәк. Мәскәүдә махсус әдәбият институты бар, шул ук институт каршында ике еллык югары курслар эшли. Бәлки сәләтле яшьләрне табып, шунда җибәрергә кирәктер?.. Университетта һәм педагогия институтларында татар әдәбияты бүлекләре бар. Теләк булганда, яшь тәнкыйтьчеләр үстерү эшенә алар да күбрәк өлеш кертә алырлар иде... Үзәк Комитетның «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы мәгълүм карарыннан соң, илебездәге күп кенә әдәби газеталар һәм журналлар каршында «литературный обозреватель» штаты булдырылды. Андый штат хәтта «Волга» журналы каршында да бар. Хәтта дим, чөнки РСФСР язучылар союзының «Волга» тибындагы журналлары дистәләрчә. Безнең съездда РСФСР язучылар союзы идарәсенең председателе һәм Үзәк Комитет вәкиле катнаша. Алар- ның монда булуыннан файдаланып, съезд исеменнән сорыйк әле: Татарстанда, һич югы, бер «литературный обозреватель» штаты булдырырга ярдәм итсеннәр иде. Съезд материалларында Э ХӘКИМОВ һәм Н СЕЛОВ фотолары файдаланылды»