Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР СҮЗЕ

Хөрмәтле Габдрахман ага Әпсәләмов! «Кояш тотылганда табылган хәзинә» исемле язмаларыгызны бик яратып укы» чыктым. Сез юкка гына: «Безнең татар укучылары мондый язуларны укырга бик үк күнекмәгән».—дисез. һич тә алай түгел. Татар укучылары да хәзер элекке укучылар түгел, аларның да уй-фикерләре елдан-ел байый, камилләшә бара. Бигрәк тә яшьләребезгә күпне белергә омтылу хас. «Кояш тотылганда табылган хәзинә» сезнең тормышыгыз, иҗатыгыз турында укучылар өчен бер матур истәлек ул. Рәхмәт сезгә, Габдрахман ага. Сез безне, укучыларны, бер мизгелгә генә булса да, без яраткан Гөлсем Сөләйманова, Салих Сәйдәшев, Хөснул Валиуллин, Әхмәт Фәйзи кебек атаклы, Әбүзәр Терегулов шикелле яхшы кешеләр белән очраштырдыгыз. Бу кешеләр турында сезнең язмалардагы кыска гына җөмләләрне укуы да — үзе бер дөнья. Шулар арасында Гөлдери карт шикелле мәгънәсез, үз-узен генә яратучы бәндәләр дә бар. билгеле. Нәкъ тормыштагыча! Укучыларга фикерләү өчен дә урын калдырылган. Мәсәлән, сезнең җырчы Гөлсем Сөләйманова белән әңгәмәгезне яки шифаханәдә соңгы төндә күргән төше гезне тасвирлаган урыннарны укыганда, үзеңнән-үзең уйланырга мәҗбүр буласың. Күңел әллә канларга алып китә, әллә кемнәргә барып тоташа. Әсәрнең исеме дә җисеменә туры килә. Чыннан да, кояш та бит күңелләргә шом салып, сунәмсунәм дип тора да. элеккедән дә яктырак булып, тагын балкып китә. Барлык укучыларның күңеленә хуш килгән «Ак чәчәкләр» романының дөньяга килү тарихы да шул күренешкә охшаш булган икән ләбаса. Без генә берни белмәгәнбез. Мин үзем руслар арасында эшлим. Алар да сезнең әсәрләрне бик яратып укыйлар, сезне һәр вакыт зурлап, хөрмәт белән телгә алалар. Әле күптән түгел ген» китапханәгә килгән ике рус иптәш арасында мондый сөйләшү булып алды: — Нинди китап китердегез! Кызыклымы! — диде берсе. — Бик матур әсәр. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы. Төн йокламый укып бетердем. Алыгыз, үкенмәссез,— диде икенчесе. — Ә ниндирәк язучы соң ул! — Ну, менә бездә, русларда, Лев Толстой, ә татарларда исә — Әпсәләмов. Ләкин аның әсәрләрен, иң беренчесеинән башлап, язылу тәртибендә укырга кирәк. Шулай иткәндә тагын да тирәнрәк аңлыйсың. Язучының иҗаты ничек үсә баруын хәтта үзең тоясың. Сезнең бу язмалар без — китапханә хезмәткәрләре — өчен зур кулланма да. Сез дөрес әйтәсез, әйе, татар язучылары укучылар өчен үзләренең иҗат лабораторияләрен бик сирәк ачалар. Ә кирәк иде! Кайвакыт теге яки бу язучы иҗатына багыш лап кичә үткәргәндә ул язучының тормышы турында эзләнеп аптырап бетәбез. Бит сөйләшү шуннан башлана — кем ул! Кайда! Ни эшли! Күбрәк чыксын иде мондый истәлекләр. Сүземне кыскарта төшеп тагын шуны әйтәм, Габдрахман ага: «Артист халкының тормышын каплап торган чаршауны бер күтәрсәң иде. Анда әллә ниләр бардыр»,— дигән җөмләгез бик кызыктыргыч, күңелләрне кузгатып куйды. Бәлки ул чаршауны да ачып, безне тагын да куандырырсыз әле. Сезгә йөзләгән укучылар исеменнән зур сәламәтлек һәм озын гомер теләп калам!