Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ, ҖӘЛИЛЛӘР БИЕКЛЕГЕНӘ

Ике съезд арасында басылып чыккан шигъри әсәрләрне тагын бер тапкыр укыганнан сон, төрле буын шагыйрьләрен чагыштырып карадым. Тавышлары, алымнары, тел-стиль үзенчәлекләре ягыннан бер-берсеннән нык аерылып торган шагыйрьләр бер ноктада очраштылар. Очрашу ноктасы — Тукай. Бөтенләй башка чор, бүтән укучы.... Ә Тукайның рухы шигъриятебезнең җанында, эчке һәм тышкы табигатендә, новаторлыгында һаман яши. Ул рух «Тукайдан альт Бакырганига кадәр булган шигъри өслуб җимерелергә тиеш» дип чыккан Такташ иҗатында да, коммунистик иман өчен үлемгә барганда елмаерга көче җиткән, шагыйрь шәхесен дөнья алдында тагын бер тапкыр раслаган Җәлил иҗатында да яшәгән. Ул рух яңа шартларда тагын да югары баскычка күтәрелгән. Без бүген Тукай. Такташ, Җәлил кебек «рухи Алыплары» булган олы поэзиябез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Барыбызга да билгеле: Владимир Ильич Ленин. 1921 елда Татарстан делегациясен кабул иткәндә, поэзиябезнең иң югары биеклеге булган Тукаебыз белән кызыксынып: «Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы?» дип сораган. Юлбашчыбызның бу соравына Такташча, Җәлилчә, Кәримчә, Фәйзичә, Туфанча иҗат белән генә җавап бирергә мөмкин иде. Хәзер инде изге мираска әверелгән Тукай поэзиясе, иң беренче чиратта, чорның хәлиткеч проблемаларын халыкка җиткерүе һәм сәнгатьчә бөеклеге белән кадерле. Үзенә кадәр булган мирас нигезендә Тукай поэзиябезне новаторларча яңа юнәлешкә—халыкчан юнәлешкә бора. Ул үзенең зур эрудициясе, алдынгы фикере белән барлык укучыларны, халыкны үз артыннан ияртә алды. Шунлыктан бүген тәнкыйтьтә барган «кайсы укучы өчен язарга» дигән бәхәсне Тукайча язып кына хәл итәргә мөмкин. Гадәттә,, шигъриятнең тәэсире турында сөйләИ ■тәндә, паникага төшкән гаскәрләрне, шигъри сүз белән күтәреп, дошманнарга каршы алып киткән мифологик грек шагыйрен мисалга китерәләр. Ә дошманның мәкерле тырнагыннан, йогышлы идеологиясеннән йолып, меңәрләгән әсирләрне туган илләренә кайтаруда хәлиткеч роль уйнаган Муса Җәлилнең көче бу миф геройларыннан «иммени? Чит идеологиягә каршы килешмәс көрәштә бүгенге поэзиябезнең тәэсир итү көче Җәлил шигърияте югарылыгында булырга тиеш. Бөек фикерләрнең сәнгатьчә табигый яңгырашын тапкан новатор шагыйрьнең иҗаты аннан соң килгән шагыйрьләр өчен традиция мәктәбе булды. Бүгенге шагыйрьләребез, үз әдәби мирасыбызны маяк итеп алу белән бергә, дөнья поэзиясе казанышларына да таяналар икән, бу — бик табигый. Рус шагыйре А. Твардовскийның да, төрек Назыйм Хикмәтнең дә, узган гасырда яшәгән америкалы Уитменның да, шотланд Роберт Бернсның да, Балтик буе шагыйрьләренең дә поэзиябезгә уңай йогынты ясавы яхшы билгеле. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми кебек башкорт шагыйрьләренең дә яшьләр поэзиясенә билгеле бер дәрәҗәдә тәэсире бар. Үз чиратында татар поэзиясенең дә тугандаш халыклар поэзиясен үстерүдә катнашы бар дип уйлыйбыз. «Бар нигезләр буталган, халыклар аралашкан» чор татар шагыйрен дә шигырьдә көч сынашырга ил мәйданына, дөнья мәйданына чакыра. Ләкин бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк, әгәр синең үз сабан туеңда ишеттерерлек тавышың юк икән, үз халкыңны сокландырырлык итеп җырлый алмыйсың икән, зур мәйданга чыгудан әллә ни мәгънә юк... Үз халкыңның күңел кылларын чиртү, халык күңеленә юл табу... Кешенең күңел түренә яшеренгән уен, моңын, шатлыгын, хыялын, сагышын тоя алуга ирешкән шагыйрь — бәхетле. Әмма моңа шагыйрь зур фикер-хис, кыю эзләнүләр аша гына килә ала. Соңгы еллар поэзиясендә нинди яңа тенденцияләр, нинди яңа сыйфатлар күрәбез соң? Республикабыздагы, илебездәге зур үзгәрешләр шагыйрьләребез иҗатын яңа эчтәлек, яңа темалар белән баетты. ■Сыйфат яңарышы, иң беренче чиратта. поэзиябезнең тормышка якынаюында, чынбарлыкның катлаулы үсеш процессына үтеп керергә омтылуда, заман сулышын сизгер тоюда күренде. Элек керосины да булмаган, көндезен үк чыра телеп куя торган Татарстан хәзер, нефть төяп, дөньяга, океаннарга чыкты.- Күкрәгенә Муса Җәлил исеме язылган теплоход җиде диңгез артларында дөнья гизә. Без белгән «Шүрәле», Кырлай урманыннан чыгып, Канада урманнарын яктыртты. Поэзиябез Татарстанның данын бар җиһанга ишеттергән. тормышны үзгәрткән һәм үзе дә үзгәргән гади хезмәт кешесенә борылды. Фәнни-техник революция дулкыны авылга иң тугрылыклы Гамил Афзалны да нефтьчеләр шәһәренә күчерде. Бу үзгәреш шагыйрь иҗатында каршылыклы чагылды, әмма авыл җирлегендә тамырланган гөл асфальт урамда да үсеп китте. Гомер буе авыл турында язган шагыйрь илгә нефть бирүче яңа тип кешеләрнең дә күңеленә үтеп керә башлады. Нәби Дәүли, шахтерлар тормышын өйрәнеп, «Донбасс токымы» исемле цикл язды. Хисам Камалов, иҗатында борылыш ясап, шәһәр ритмнарын эзләргә тотынды. Әхсән Баянов «Сәяхәтнамәсе»ндә яңача яшәешкә күчүнең драматик ноктасын тотып ала белгән. Чиләбе шәһәрендә яшәүче Камил Мостафинның шигырьләрендә бүгенте көн инженерының үзенчәлекле интеллектуаль дөньясы чагыла. Тормышны яңартучы хезмәт кешесе турында Ә. Исхак, 3. Нури, М. Садри, Г. Латыйп, Ә. Маликов. Ф. Шәфигуллин, Т. Камалиев, Ш. Маннапов һ. б. яздылар. Заман шагыйрьләрне яңача уйларга, заманча фикерләргә мәҗбүр итте. Заман... Киң колач, тиңе күрелмәгән тизлек, хыял җитмәс биеклекләр... һәм, ниһаять... шуларның конкрет символын гәүдәләндергән КамАЗ- Зур төзелеш алдында шагыйрьләребез, бәхеткә каршы, югалып калмадылар. Аны данлап күп шигырьләр, җырлар язылды. КамАЗның үзе белән бергә сулыш алган, аны үз куллары белән төзешкән Мәхмүт Газизовның шигырьләре яңача. конкрет һәм тормьшгчан булулары белән укучыны җәлеп итте. Гигант төзелеш үзе шикелле масштаблы әсәр язуны, фәлсәфи тирәнлекне. сәнгатьчә гомумиләштерүне таләп итә иде. Рөстәм Мингалимов «Күз карась» исемле поэмасында, төзелеш панорамасын күрсәтеп, КамАЗ капкасын ачуда матур гына омтылыш ясады. Бу поэмасы өчен авторга КамАЗ премиясе бирелү — поэзиябезнең тормыш белән бергә баруын күрсәткән бер дәлил. Тәҗрибәле шагыйрь С. Хәким исә, КамАЗ капкасын тагын да киңрәк ачып, аны татар халкының олы язмышы, тарихы, киләчәге белән, ил язмышы, үз язмышы белән бәйләде. Поэзиябезнең эчтәлеге, сулышы, масштабы, горизонты киңәйде, тирәнәйде — шагыйрьләребез иҗатында соңгы елларда барлыкка килгән асыл сыйфатларның берсе әнә шул. Киң колачлы заман үзеннән-үзе эпик жанрга мөрәҗәгать итүне сорый. Ерак тарихтагы «Йосыф-3өләйха»ны искә төшерсәк, поэма өлкәсендә мең еллык мирасыбыз барлыкны күрербез. Нинди поэмалар әдәбиятта торып калган? Үзе яшәгән чорның көрәшен, сулышын, фикерен, хисен, героен иң калку гәүдәләндергән поэмалар... Совет чорыннан Такташ, Җәлил, Кәрим, Фәйзи, Хәким поэмалары шундый. Арабыздан вакытсыз киткән талантлы шагыйрь Әнвәр Давыдов поэма жанрының яңа мөмкинлекләрен ачуда онытылмаслык эз калдырды. Аның «Йокысыз төннән соң» дип исемләнгән соңгы әсәре үзе үлгәннән соң басылды. Роман-симфония... Әйе, чыннан да симфония кебек бөтен, күп планлы, күп тавышлы, киң колачлы, тормышның үзе кебек катлаулы әсәр. Авылның төрле чорлары «бер күңелгә тыгызланып тулган». Роман вакыйга сюжетына корылган. Әмма вакыйгалар авторның чор турында уйланулары белән үрелеп бара. Гайни образы Такташның Мохтар карты, Ш. Маннурның Гайҗан бабайлары янында урын алырлык. Поэзиябез тарихында икенче шигъри роман. Димәк, бу эпик жанрның үз традицияләре барлыкка килде. Вакыйгага нигезләнгән зур шигъри әсәрнең яшәргә хакы бармы? «Евгений Онегин» чоры уздымы? Бу поэзиябез өчен артта калган этап түгелме? Вакыйга сюжетына корылган поэма шәбрәкме, әллә ул фикер- хис композициясеннән генә торырга тиешме? Бу хакта күп еллар инде бәхәс бара. Чыннан да, соңгы елларда поэманың табигатендә кызыклы үзгәрешләр барлыкка килде. Ю. Марцинкявичюс, А. Вознесенский, М. Каноат, Н. Нәҗми поэмаларында вакыйга сю Олы бәйрәмдә ике буын очрашты. Идрис Туктаров һәм Илдар Юзеев. жетына табыну юк, алар язган поэмаларның нигезендә — нинди дә булса бер вакыйгадан туган фикер композициясе. Татар поэзиясендә дә шул ук хәл. С. Хәкимнең «Васыятьләр», «Кырыгынчы бүлмә», Р. Фәйзуллинның «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр», Р. Харисның «Мулланур», Р. Мингалимовның «Минем дәүләтем» поэмалары вакыйга сөйләү белән түгел, ә заман, шәхес, *ил-җиһан турында тирән уйланулары, фикер композициясенә корылулары бе.^>н яңалык алып килделәр. Поэманың монолог, диалог, фантазия, симфония, цикл, повесть, роман, лирик, сатирик кебек төрләре, формалары туды. Тәнкыйтьчеләр бәхәсенә кушылып, боларның кайсына өстенлек бирергә, киләчәктә поэманың кайсы төре үсеш алыр? Миңа калса, поэма катып калган жанр түгел, аның ачылган һәм ачылмаган мөмкинлекләре чиксез. Ул, чор һәм шагыйрь ихтыярына буйсынып, үзгәрә тора. Бер үк шагыйрьдә без поэманың әллә ничә төрен очратабыз. Димәк, вакыйгага корылган повесть- романнар да, фикер композициясенә нигезләнгән поэмалар да бер-берсе белән ярышып яши алалар. Бары тик шагыйрь үз чорын кабатланмас итеп, бөтен бөеклеге, катлаулыгы, авырлыгы, каршылыгы белән ачып бирсен, эчтәлек һәм форма әһәмиятле булсын, кыскасы, шагыйрь чорның поэтик монументын килер буынга калдырырлык көчкә ия булсын! В. Маяковскийның «Во весь голос»ы, Һ. Такташның «Киләчәккә хат- лар»ы, X. Туфанның «Урал эскизлары» кебек... Такташның язылып бетмәгән хатлары безнең чорга килеп җитте, бүгенге көн шагыйрьләре ул хатның ^дәвамын яңача язып, киләчәккә юлларлык көчкә ияләрме? Бу өлкәдә эшләргә сәләтле көчләребез югарыда әйтелгән исемнәр белән генә чикләнми. Поэма жанрын үстерерлек шагыйрьләребез шактый: Ә. Маликов, X. Камалов, Ә. Баянов, М. Шабаев, Д. Сирай, Ә. Рә- шитовларны атау да җитә. Хәзер безгә бу өлкәдәге уңышларыбызны үстереп, чорыбызга тиң булырлык монументаль әсәрләр һәм психологик тирән образлар тудыру юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәктер. Тормыш көзгесе дип аталган поэзиябездә әлегә чор бөтен тулылыгы, катлаулыгы, драматик каршылыклары белән тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгән, кешенең рухи яңаруы җитәрлек чагылыш тапмаган. Һәр заман үзенә хас образлы фикерләүне таләп итә. Әгәр шагыйрь моннан егерме ел элек язган дәрәҗәсендә калса, поэзия орбитасыннан төшеп кала, аны заманның зәвыклы укучысы кабул итмәячәк. Борынгы шагыйребез Сәйфи Сарайның: Кыз әйләнде бу батыр яшь тярәля. Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли,— кебек юллары хәтта бүгенге көн укучысы өчен дә кызык. Ә шул заман өчен нинди кыю, көтелмәгән чагыштыру! Бу ике юл безгә шул чорның тәвәккәл фикерләвен генә түгел, хәтта «Җир әйләнә кояш тирәли» дигән фәнни ачыш Коперникка кадәр билгеле булган икән дигән хакыйкатьне дә җиткерә. Шуңа таянып, бүгенге көн шагыйре Нури Арсланов шигырь язган һәм Сәйфи Сарайга заман биеклегеннән караган: Мөмкннме шик тоту Коперникка,— Тел тидерү аның кебеккә! Тик гыйбрәтле шунысы — кайчак серләр Соң ачыла, элек белеп тә,„ Кайчан гына авыл белән шәһәр арасында йөрүче шагыйрьләребез Җир, Ай, Кояш орбитасына менделәр, туган җиргә, космонавт шикелле, зәңгәр ераклыктан карадылар. Образлы фикерләүнең офыгы киңәйде. Берәүләргә Җир зәңгәр йомгак, икенчеләргә карбыз, өченчеләргә сабый бала булып күренде Кинәт кенә Җир кечерәеп, Кеше зураеп калды. Шагыйрь хәзер ил уртасында, дөнья уртасында, чорлар чатында. Ул вак темалар, кечкенә идеаллар белән яши алмый. Аны «кешелек кая бара», «кыл өстендә торган Җирне ни көтә», «табигатьне саклап калырбызмы?» кебек гомумкешелек проблемалары борчый. Поэтик лексиконга «мизгел», «лазер», «неон», «ракетодром» кебек сүзләр килеп керде. Яңару сурәтле фикерләүдә дә, формада да, заманча чагыштыруларда да, телдә дә күренде. Җимерелгән империяләр, чорлар Җилкәсенә басып иттем ял,„ Сибгат Хәким. һәр мизгелдә мәгънә, Бер мизгелдә Гел ава ала, Ил ава ала„. Ургып чыккәи тирән чишмәләр дә Корый икән суым эчмәсәк.. Рәшит Гәрәй. Сандугачлар имгәк уттэ Җылынырга ярыймы сон? Рәшит Әхмәтжанов «Планета изүләрен чиште», «заман аягүрә» басты, туган җир төшенчәсе зураеп, киңәеп дөнья, галәм белән бәйләнештә сурәтләнде. Әмма туган туфрагында басып торган шагыйрь барыннан да элек үз халкының улы. үз иленең гражданины. Ул үзенең җилкәсендә. йөрәгендә ил йөген, аның мәшәкатен, борчуын, шатлыгын, матур хыялын алып бара Ул илдә, җирдә булган бер генә вакыйгага да битараф карый алмый. Хиросима, син үткәне микән. Киләчәге микән двньянык* 3. Насибуллин. Ренат Харисовның Фатих Кәримгә багышланган циклында шагыйрь-гражданин образы ил язмышын, Шиллер ватанының язмышын хәл итүче итеп бирелә. Поэзиябездәге горурланып әйтерлек укай күренешләрнең берсе — гражданлык лирикасының сыйфат үсеше. Чын лирика «гражданлык» киеменә төренгән образсыз-төссез, купшы риториканы артка кысрыклап чыгарды. Заман шагыйрьдән яңача образлылык, тирән фикер һәм хис таләп итте. Поэзиябезнең үсеш тенденциясен характерлый торган тагын бер күркәм сыйфат — фәлсәфи лириканың көчәюе Бу — С. Хәким. X Туфан. Н. Арслан. III. Галиев. Г. Афзал. X. Камалов. Ә. Баянов. Роберт Әхмәтҗанов, М Шабаев, Р. Файзуллин, Р. Харис. Ш Махмудов, Г. Рәхим, Р. Мингалимов. Зөлфәт. М. Әгълә- мов әсәрләрендә бигрәк тә ачык күренде. Талантының төп юнәлешен таба белгән шагыйрь үзен дә, поэзияне дә күтәрә. Кырыс та, матур да чынбарлыкны реалистик төгәллек белән бирүне иҗатына нигез итеп алган С. Хәкимнең тирән хис-фикерле лирикасы хаклы рәвештә ил аренасына күтәрелде. Н. Дәули каләменә публицистик лирика якын. Фәнис Яруллин үзен лирика һәм юморда тапты «Казан утлары»нын быелгы 4 нче санында басылган шигырьләре аның җитди үсүен күрсәтә С. Сөләйманова. К Булатова, Э. Мөэминова, Л. Шакирҗанова, Ф. Гыйззәтуллиналар хатын-кыз күңелен тирән тоеп язган шигырьләре белән укучыны җәлеп итәләр. Төрле юнәлешләрнең табигый синтезына ирешү Н. Арслан иҗатын яшәртеп. баетып җибәрде. Укучы аның тормышчан шигъриятендә фәлсәфә дә, публицистика да. рәссам сурәте дә. интим хисләр дә, драматизм да. юмор да, сатира да, җыр да, эпиклык та таба һәм аларның аерылмас бердәмлеген тоя. Г. Афзал һәм Ш. Галиевләргә сирәк очрый торган үзенчблек: лирика белән юморның бердәмлегенә омтылу хас. Шигырьләренең табигый җыр ритмында язылулары аларның иҗатын халык күңеленә тагын да якынайта. Шигъриятебездә шундый бер кимчелек тә күзгә ташлана. Бертөрлелек, алымнар ярлылыгы күп кенә шагыйрьләрнең иҗатын чикләүгә китерә. Кайбер шагыйрьләребезгә Тукайча киңлек. иҗат алымнарының байлыгы, аларның аерылмас бердәмлеге җитми. Димәк, халыкның рухи байлыгын тирәнрәк, тулырак бирү турында сөйләгәндә, без синтезлау процессының әйбәт нәтиҗә бирәчәген дә истә тотарга тиешбез. Чиксез киңлекләр, биеклекләр, колач заманы романтик шагыйрьләрне сорый. Поэзиябездә бу юнәлешнең бай традицияләре бар. Тукай, Такташ, Жалил романтикасы... Тормышчан, актив, революцион, оптимистик, дәртле, ашкынулы шигырь... Романтик алымны файдалануның уңышлы үрнәкләрен Роберт Әхмәтҗанов, Рәдиф Гатауллин, Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрендә дә күрәбез. Бу алым зур төшенчәләр, фикерләр, эре, колачлы образлар белән эш итүне ярата. Романтиканың куркыныч бер ягы бар: сак эш итмәгәндә, буш риторикага алып китә, ваклануны күтәрми. Реаль чынбарлыктан аерылдыңмы — романтика үзен акламый. Иҗатын романтик ашкыну белән башлап җибәргән Рәдиф Гатауллинның соңгы елларда сүрелә төшүе әнә шул зур романтикадан читкә китүендә, ваклануында түгел микән? Роберт Әхмәтҗанов та конкрет чынбарлыкны романтик биеклеккә күтәргән шигырьләрендә көчле, ләкин вакыт-вакыт ул, җирдән аерылган фәлсәфәдә үзен югалтып, томанга кереп киткәли. Рәшит Әхмәтҗанов. бер үк традицион образлар белән артыграк мавыгып, диапазонын тарайта, шунлыктан иҗатының яңа баскычка күтәрелүен тоткарлый шикелле. Әмма романтик рухлы шагыйрьләр вакытлы кыенлыкларны җиңеп чыгарлар һәм бу юнәлешне яңа сыйфатлар белән баетырлар дип уйларга нигез бар. Бөтен җаны-тәне белән романтик рухлы Зөлфәт бу ышанычны тагын да ныгыта. Аның «Тимерче турында» һәм «Гармунчы турында» гы балладалары поэзиябезгә үзенчәлекле шагыйрь килүен хәбәр итә. Кайчак мин Зөлфәт шигырьләрендә бик яшьли дөньядан киткән шашкын шагыйрь Ш. Бабич тавышын ишетәм. Зөлфәтнең замандашы М. Әгь- ләмов исә поэзиягә җирдән, Татарстан туфрагыннан, халык җырыннан, аның тарихыннан, сабан туйларыннан килә. Ул ныклап җиргә ябышкан. Беренче җыентыкларын чыгарган Зиннур Насибуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Разил Вәлиевләр... Алар артыннан килүче Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Фәннур Сафиннар... Бу өметле көчләр киләчәктә ничек ачылырлар, поэзия йөген озак-озак җигелеп тартырга аларның гайрәтләре җитәрме, киләсе җыентыкларында яңа сыйфатлар белән безне шатландырырлармы? Бу сорауга алар тик үзләренең иҗатлары белән генә җавап бирерләр. Кайбер яшь авторларның вак темалар тирәсендә әйләнүләре, тормышка актив мөнәсәбәте булмаулары безне бик борчый. «Идел» альманахында басылган күпчелек шигырьләрдә гражданлык хисенең олылыгы. чор сулышын, тормышның тирән агымын нечкә тою җитми, бертөрлелек, ясалмалылык күзгә ташлана. Кызганычка каршы, бу кимчелек кайбер өлкән шагыйрьләребезгә дә хас. Шунысы характерлы, яшь һәм урта буын шагыйрьләре Туфан һәм Хәким шигърияте йогынтысында һәм аларның конкрет ярдәме белән поэзия мәйданына килделәр. Елдан-ел гүзәл гамьнәр, яңа үрләр ачуны бөтен гомерләре белән раслаган өлкән дусларыбызның принцибы шуннан гыйбарәт: сәләтле яшьләргә — даими игътибар, зур таләп һәм кыю эзләнүләрне яклау. Эчтәлекне бирүнең төрле формалары тирәсендә кузгалган дискуссия һәммәгезнең хәтерендәдер. Хәсән ага Туфан яшьләр газетасында «Юкны эзләмәскә, барны үстерергә» дигән тезис белән чыкты. Тәвәккәл эзләнүләр ягында торган яшь шагыйрьләр моңа «юкны булдырырга, барны үстерергә» дигән декларация белән дә, үз иҗатлары белән дә җавап бирделәр. Дөрес, аларның шигъриятендә өлкән шагыйрь кисәткән формалистик мавыгулар да булгалады, әмма татар шигыренең яңа мөмкинлекләрен табуны максат итеп алган шагыйрьләр нигездә хаклы иде. Татар шигъриятендә ирекле форманың яшәргә хаклыгын иҗат тәҗрибәсе белән Хәсән ага Туфан үзе үк раслады. Бездә ирекле форманың ераклардан килгән үз традициясе бар, аның чиксез мөмкинлекләрен Такташ ачты. Әлбәттә, яшьләр эзләнүләрендә милли һәм дөнья классикасы мирасына таяндылар Бу юнәлеш бигрәк тә Равил Фәйзуллин һәм Ренат Харис иҗатында ачык күренде. Алар поэзиябезгә һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан яңалык алып килделәр, ирекле форманың заманча мөмкинлекләрен ачтылар. Эзләнүләр, ачышлар бертөрле һәм тигез бармады. Кайвакыт фәлсәфи фикерле, кыска формалы, рифмасыз шигырьнең аһәңе, гармониясе табылмады. Кайвакыт акыл һәм хис бердәмлегенә, телнең халык- чанлыгына, форма табигыйлегенә ирешә алмау комачаулады. Шулай да алар күпчелек шигырьләрендә эчтәлек һәм форма, акыл һәм хис бердәмлеген табуга ирештеләр. Равил Фәйзуллин җыентыктан-җыентыкка үзгәрде, үсте, «Наз» җыентыгында инде ул тирән фикере белән генә түгел, күңел җылылыгы. назы, аһәңе белән дә укучыны җәлеп итә. Бер заман башлап язучылар. Р Фәйзуллинга ияреп, барысы да ирекле шигырь язарга тотындылар, поэзиянең киләчәге бары шунда гына дип уйладылар, күрәсең... Әмма тора-бара иярүчеләр барысы да бер-берләренә охшап, дөрес юл таба алмыйча адашып калдылар. Димәк, эш теге яки бу формага өстенлек бирүдә түгел, ә шагыйрьнең талант дәрәҗәсендә, көчендә икән. Шул ук Равил дә, Ренат та төрле формаларга мөрәҗәгать итәләр, ә Равил исә соңгы вакытта канунлашкан формаларга кайтты. Әмма моның белән без һич тә ирекле формада эзләнүләр туктар дип уйламыйбыз, киресенчә, аның чиксез мөмкинлекләрен яңа талантлар да ачар дип көтәбез. Төрле чор шагыйрьләре ачкан, борын-борыннан килгән һәм, минемчә, бүгенге көн өчен дә искермәгән бер хакыйкать бар: шагыйрь табигате белән философ та, композитор да булырга тиеш. Эзләнүләрнең, новаторлыкның төп максаты — яңа эчтәлек ачу, фикерне сәнгатьчә матур итеп бирүгә ирешү. Эзләнүләре менә шул юнәлештә барганга күрә дә, укучы Равил Фәйзуллин шигырьләрен үз итеп кабул итә. Шамил Махмудов та яңача эзләнүләре белән кызыксыну уятты. Ул, һичшиксез, масштаблы образлар белән эш итә алучы, үзенчәлекле шагыйрь. Аның «Прага дәфтәре» циклы, «Чирек гасыр — аналарның кипми күз яше» кебек әйбәт шигырьләре бар. Әмма, инде күп кенә җыентыклар чыгаруга карамастан, III. Мәхмүдов укучы күңеленә юл табуда авырлык кичерә. Сәбәп нәрсәдә? Эш ирекле яки канунлаштырылган формада язуда гына да түгел: шагыйрьдә тегесе дә, монысы да бар. Минемчә, сәбәп фикерләү формасының матурлыгын, аһәңен табып бетерә алмауда... Аның кайбер шигырьләре йөрәк аркылы узмаган, акыллы фикер булып кына кабул ителәләр. Шуңа күрә дә, кайбер мәкаләләрдәге кебек, Шамил Мәхмүдовны новатор дип атап, аңа әлегә кирәгеннән артык бәя бирергә ашыкмыйк. Минем аңлавымча, новаторлык үз халкыңның туфрагыннан, теленнән, җырыннан күтәрелеп киткәндә генә, халык күңелендә сыналганда гына үзен аклый. Кайбер шагыйрьләр, бигрәк тә яшьләр, халыкның җанлы сөйләм телен өйрәнүгә игътибар итмиләр, шунлыктан шигырьләрдә купшы шаблон, ясалма тел... Телнең нечкәлекләрен үзләштермәү ритмның музыкальлегенә дә зыян итә. Новаторлык ул — миллионнарны дулкынландырган олы фикер-хисне яңача һәм халыкка барып җитәрлек алым-формаларда әйтеп бирү. Һәр шагыйрь, талантының көченә карап, яңалыкны үзенчә һәм төрле дәрәҗәдә алып килә. Маяковский, Такташ — һәм эчтәлек, һәм форма новаторлары. Әмма аларны эпигоннарча кабатлаган шагыйрьләр поэзиядә эз калдырмадылар. Новаторлыкның көче — кабатланмас булуында. Яңа заман шагыйре классик поэзиядәге зур ачышларны үстерү, баету юнәлешендә генә новаторлыкка ирешә ала. Кайвакытта новаторлык форма ягыннан күзгә бәрелеп тормаска да мөмкин. Традицион формада язуларына карап, без С. Есенин, А. Твардовскийны новатор түгел дип әйтә алаШигърият дөньясы уйландыра да, шатландыра да. Сибгат Хәким һәм Равил Фәйзуллин тәнәфес вакытында. бызмы? Һич юк! Хәсән Туфан ирекле формада язылган әсәрләрендә генә түгел, халык җыры үлчәвендә язылган шигырьләрендә дә новатор булып кала. С. Хәкимнең яңалыклары да болай тыштан кычкырып тормый. Димәк, кайвакыт новаторлык әсәрнең эчендә, күзәнәгендә, тирәндә яшеренгән була. Новаторлыкны форма яңалыгы гына дип аңлап ялгышучы шагыйрьләрнең фаҗигасен поэзиябез тарихы әле дә онытмый. Шагыйрь — камил формасы табылган яңа фикер, яңа хис, образлар новаторы. Поэзиябездә яңачыл хәрәкәт традицион формаларны үстерү юнәлешендә дә дәвам итте. Шагыйрь, меңәр ел кулланган форманы да, яңа фикере- хисе белән терелтеп, яңартып җибәрә ала. 8—7 үлчәве борынгы халык җырларына да, Мәүла Колыйга да, Г. Тукайга да, бүгенге көн шагыйрьләренә дә хезмәт итә ала икән. Безнең шагыйрьләребез ул үлчәүне кыска фәлсәфи шигырьгә дә, лирик шигырьгә дә, хәтта романга да җигәләр. Ә иске дип уйланган форма моңа риза, уйлый, моңлана, җырлый — шагыйре генә талантлы булсын. Әгәр шагыйрь, шушы кысага сыймыйча, шашып, дулап яңа формалар эзли икән, бу максатка да шатланып хезмәт итә. Гәрәй Рәхим «гел бер тонга, гел бер моңга» көйләүдән канәгать булмыйча, ритмиканың яңа төрләрен эзли һәм ача икән, бик дөрес эшли. «Әниләр зары», «Вәгъдә», «Болыннарны атлар табырла- ган» кебек шигырьләрендәге уңышлы табышларны үстерсә, шагыйрь, һичшиксез, поэзиябезне тагын да зуррак ачышлар белән баетыр. Заманында Шекспир кулланган сонетны без Ш. Мөдәррис иҗатында күргән идек. М. Хөсәен дә берничә йөз сонет бастырып чыгарды. Арада уңышлы гына язылганнары да бар. Әмма күпчелек сонетларның эчке табигатендә үзенчәлекле яңа фикерхис, драматизм, логик үсеш булмаганлыктан, беренче планга, кычкырып, форма чыга. Димәк, классиклардан өйрәнгәндә безгә сан ягыннан түгел, бәлки сыйфат ягыннан өйрәнергә кирәк. Хәлбуки, без эчтәлекнең яңа формаларын эзләүдә артыгы белән тыйнакбыз. Поэзиябездә онытылмас эз калдырган Әнвәр Давыдовның яңачыл эзләнүләре, кызганычка каршы, ярты юлда өзелде. Төрле юнәлештә, төрле формаларда шигъриятнең чикләнмәгән мөмкинлекләрен һәм серләрен ачу юлыннан барганда гына, поэзиябез яңа биеклеккә күтәрелер. Бер үк форманы күп кабатлау кайчак шагыйрьнең иҗатын чикли. Бу кимчелек «Юлдашым булсаң иде» дигән әйбәт җыентык чыгарган Рәшит Гәрәйнең шигырьләрендә дә сизелә. Тар, җыйнак кысага зур фикер сыйдыру омтылышы соңгы елларда шигырьнең кыска формаларын җанландырды. Без соңгы елларда икеюллык- лар, дүртьюллыклар, сигезьюллыклар, уникеюллыкларның хәрәкәткә килүен күрәбез. Сатираюмор жанрында эшләүче шагыйрьләребез кыска формаларны аеруча яратып кулланалар. Юмор һәм сатира турында сүз барганда, Ә. Исхак, Г. Афзал, Ш. Галиев, 3. Нуриларның актив эшләүләрен әйтми китә алмыйбыз. Ләкин игътибарның җитәрлек булмавы нәтиҗәсендә, реалистик поэзиянең иң катлаулы, мөһим бу жанры баю, тирәнәю юнәлешендә үсеп китә алмый тора. Әлегә безгә искелекне камчылауда Тукайча кыюлык, хакыйкатьне вакланмыйча, туры, усал әйтү җитми. Поэзиябезнең сәләтле яшь кадрларын шушы традицияне үстерү юнәлешендә җитәрлек тәрбияләмибез. Поэзия һәм музыка... Әдәбиятыбызны шушы мәңге аерылмас ике дустан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Без шагыйрь табигате белән композитор булырга тиеш дип әйтәбез икән, композиторның да җаны белән шагыйрь булуын уйлыйбыз... Борынборыннан җыр белән яшәгән халкыбыз оптимистик рухлы, дәртле, «дусларны иркәли, дошманны җиңә» торган җыр сорый. Шулай ук халкыбызга күңелне сафландыра торган тирән сагыш, сагыну мотивлары да ят түгел. Шигъриятнең югары үре дәрәҗәсендә иҗат ителгән «Киек казлар», «Өзелгәнсең сиреньнән», «Өченче көн тоташ кар ява», «Солдатлар», «Аккошлар» әсәрләре таш бәгырьләрне дә тыныч калдырмый икән, димәк, бу шигырьләрне җырга әйләндерүчеләр, әсәргә ачкыч тапкан илаһи минутларда үзләрен шагыйрь итеп тә хис иткәннәр дигән сүз. Менә шундый иҗади аңлашу булганда гына озын гомерле җырның тууы мөмкин. Безнең көчләрен бары тик җыр язуга багышлаган һәм шул жанрда уңышлы эшләгән М. Ногман. Г. Зәйнашева кебек шагыйрьләребез бар. Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Зөлфәтләрнең музыкага мөрәҗәгать итүләре җыр жанрында кызыклы яңалыклар вәгъдә итә. Ләкин бу өлкәдә һаман да әле <җыр язу өчен шагыйрь булмасаң да ярый, музыкасы яхшы икән — шул җиткән» дигән зарарлы караш яши. Шуның аркасында кайвакыт ягымлы көйгә төренгән, поэзиягә мөнәсәбәте булмаган мәгънәсез сүз тезмәләре халыкка тәкъдим ителә. Талантлы композиторларыбыз кайчак шигърияттән ерак торган мөнәҗәтчеләрнең текстларына музыка язып, үзләрен дә, көйләрен дә уңайсыз хәлгә калдыралар. Халык күңелендә озак еллар саклана торган җырның тууы өчен музыканың да. шигырьнең дә профессиональ югарылыкта булуы шарт. Текстлар ташкынында мәк чәчәге белән чүп үләннәре барысы бергә буталган, җыр бакчасына кереп чүп үләннәрен утыйсы килә... Туган якка багышлап җыр язу халкыбыз иҗатында күптәннән бар. «Сарман ‘ җырын туган ягын, сөйгәнен өзелеп яраткан кеше — билгесез бөек шагыйрь — халык иҗат иткән. Сарман яшьләре дәртле заман ритмына үзләре тагын бер яңа җыр чыгарганнар икән — бу да бик әйбәт' Әгәр дә инде шагыйрьләр. композиторлар «кызлары матур, егетләре батыр», «бу — минем туган ягым» дип, һәр районга, һәр авылга атап, бер-берсеннән исемнәре белән генә аерылган җырлар язалар икән, бу инде сәнгать рамкаларына сыймый башлый... Җыр жанрының берьяклы үсүе дә үзен нык сиздерә. Мәхәббәт сагышы, аерылышу, сагыну турында язарга өйрәндек шикелле. Ә совет кешесенең гражданлык хисләрен җырга әйләндерүдә безнең уңышларыбыз бик аз. Шулай ук Җәлилләр безгә ышанып тапшырган либретто жанрының һаман да аяныч хәлдә булуы һәммәбезне борчырга тиеш. Шагыйрьнең зур мәйданнарга, сәхнәгә. радиога. телевидениегә чыгуы ялкынлы шигъри сүзне күбрәк аудиториягә һәм тизрәк җиткерергә ярдәм итә. «Эстрада поэзиясе кирәкме, юкмы?» дигән бәхәсләргә без: «Әйе, кирәк, әмма ул Такташча, Җәлилчә трибун булып, чын поэзияне пропагандаларга тиеш».— дип җавап бирәбез. Тамашачыларны арзан кул чабуга исәпләнгән, кычкырып торган, төче, вак поэзиядән аралап, укучыларның зәвыгын үстерергә сәләтле югары шигъриятнең активлыгын көчәйткәндә генә, без зур традицияләргә тугрылыклы икәнне расларбыз. Халыклар багланышка кергән зур чорда шагыйрьнең аудиториясе үз халкы белән генә чикләнми, ул башка тугандаш халыклар телендә дә сөйли башлый. Үз халкының күңеленнән күтәрелгән Җәлилнең аудиториясе — бөтен дөнья; аны һәр милләт үз шагыйре итеп таный. Соңгы елларда поэзиябезнең ил мәйданына активрак чыгуы — әдәбиятыбызның үсешен раслый торган факт. Ләкин русчага тәрҗемә ителгәндә кайбер китаплар поэзиябезнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтү таләбеннән чыгып сайланмыйлар. Бу мөһим эшне нигездә авторның шәхси инициативасына гына калдыру кайчак очраклы әсәрләрнең чыгуына китерә. Әлегә кадәр Һ. Такташ. X. Туфан. Ф. Кәрим, Ә. Давыдов, Н. Арслан, Ш. Галиев, Г. Афзалларның рус укучыларына тиешенчә тәкъдим ителмәве нормаль хәл түгел. Кави Латыйповтан алда менә кемнәрне чыгарырга кирәк иде... Башка милләт укучыларына бер үк авторның гына күпләп тәкъдим ителүе шулай ук поэзиябезнең байлыгын күрсәтә алмый. Бу өлкәдә дә Тукай, Җәлил традицияләренә тугрылыклы булу — югары сыйфатлы поэзия белән генә башка халыклар алдына чыгу — изге бурычыбыз. Әлбәттә, шагыйрьнең төп аудиториясе — иң беренче чиратта — туган телендә укучылар. Шигъри продукцияне укучыларга иң башлап җиткерүче газет- журнал тиражларының елдан-ел артуы— күңелле хәл. Моннан берничә еллар элек шигырь китапларының тиражы 10 мең белән басылып тарала иде. Соңгы вакытта шигырь китапларының 2—4 мең тираж белән генә чыгуы безнең барыбызны да борчый торган факт. Нәшрият. Таткниготорг һәм Республика китапханәсе, шагыйрьләрнең ничек һәм нинди укучылар тарафыннан укылуы белән кызыксынып, ниндидер формада социологик тикшерү үткәрсәләр, аңа фәнни анализ ясасалар, шактый гыйбрәтле хәлләр күрерләр, тираж бирү мәсьәләсендә бәлки башкачарак уйларлар иде. Кайбер китаплар китапханә тузанына күмелеп хәрәкәтсез ята, кайберләре тетелеп беткәнче укыла. Моны университет дипломантлары тарафыннан берничә районда үткәрелгән социологик өйрәнүләре раслый. Шулай ук тәнкыйть яхшы белән начарны аерып бирергә укучыга ярдәм итәргә тиеш. Татарстан китап нәшрияты авторларга таләпне сизелерлек арттырды, хәзер без узган съездда телгә алынган, поэзиядән ерак торган китапларның басылып чыгуы турында сөйләмибез. Без бу таләпне яшь шагыйрьнең беренче китабын чыгару мисалында күрәбез. Зөлфәт, 3. Насибуллин, К. Сибгатуллин китапларының җәмәгатьчелек тарафыннан әйбәт кабул ителүе — шул таләпнең нәтиҗәсе. Яшь шагыйрьгә хәерле юл теләп фатиха биргәндә, аеруча игътибарлы һәм сак килергә, аны ялгыш юлга җибәрүдән сакланырга кирәк. Шулай да була: шигырьне матур гына үрергә өйрәнгән автор бер-бер артлы китап та чыгара, Союз члены булып та китә... Әмма аның шигъри гомере фаҗига белән тәмамлана — аның үзенчәлеге, шагыйрьлек чаткысын үстерерлек көче булмаган икән. Таләпчәнлекне киметеп, ялган шагыйрь ясауның аяныч нәтиҗәсен редакция һәм нәшриятта эшләүчеләр яхшы беләләр. Андый автор тавыш-гауга чыгару белән таныла башлый. Башка профессия сайларга инде соң, үз уңышсызлыклары өчен ул башкаларны гаепли, шәхес буларак ваклана. Китап арты китап чыгарып та, үз иҗатына таләп белән карамау аркасында, үсешнең башлангыч ноктасында поэзиябезнең бүгенге дәрәҗәсеннән төшеп калган авторлар да яшьләргә гыйбрәт булсын. Үз-үзеңә таләп куймау сан артыннан кууга, шигырь инфляциясенә китерә. Журналга олауолау шигырьләр бирү туктата алмаслык бер хәлгә әйләнде. Әлбәттә, сүз талантлы язылган шигырь бәйләмнәре турында бармый. Заманында «Безнең юл» журналында Такташның бер шигыре чыгуы зур вакыйга булган. Хәзер син шушылары гына басарга ярый дип, авторның бер-ике шигырен генә сайлап кара—тавыш чыгуын көт тә тор! Аның өчен иң мөһиме сыйфат түгел, шигырьнең саны гына күп булсын! Яшь әдипләр өлкән дуслары белән. Рәзил Вәлиев, Зөлфәт .Маликов. Нури ',ъ ■ в, Фаил Шәфигуллин. Ренат Мөхә.и.иәдиев. Зирәк Посылов. Нур Әхмәдиев Яшь шагыйрьләр авызыннан кайчак «Шигырь яза белү бик җиткән, җәмәгать эшләрен бүтәннәр эшләсен»,— дигән фикер ишетергә туры килә. Әгәр матур гына шигырьләр язып та, шәхес буларак вак булып каласың икән — син әле чын мәгънәсендә шагыйрь түгел. Кайбер яшь шагыйрьләребезнең гражданин буларак бик акрын өлгерүләре — барыбызны да борчый торган аяныч факт. М. Әгьләмов кебек сәләтле егетләрнең җәмәгать эшләреннән читләшүләре, эрудицияләрен күтәрү' турында аз уйлаулары иҗатларына кире йогынты ясамас микән? Шигъри матурлыкка шәхес каһарманлыгын кушканда гына шагыйрьнең сүзе тормышчан көчкә әверелә. «Шагыйрь нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавапны безгә «саф, коеп куйган поэт кына түгел, дипломат, политик, общественный деятель дә» булган шигъри даһиебыз Г. Тукай бирә. Бу сорауга җавапны безгә үлгәндә дә Тукайча җырлый-җырлый үлгән Муса Җәлил, унҗиде яшендә кулаклар тарафыннан үтерелгән ялкынлы комсомолец Шамун Фидаи, коммунистик иман өчен утта дөрләп янган Хәйретдин Мөҗәй бирә. Бу сорауга җавапны безгә арабызда Такташларны хәтерләтеп, гүзәл гам булып яшәүче өлкән дусларыбыз бирә. Поэзиябезнең үткәне горурланырлык... Коммунистик идеаллар өчев көрәш поэзиясе, Матурлык һәм Батырлык поэзиясе! Шул югарылыктан караганда, бүгенге поэзиябезнең йөзе нинди? Шигъри даһиларыбызның изге рухы алдында, заман алдында кызарырлык түгелме? Ул бүген нинди хәлдә? Минемчә, классикларыбызның олы традицияләренә нигездә тугрылыклы калган хәлдә, поэзиябез яңа сыйфатлар белән баю, эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнәю-яңару, социалистик реализмның мөмкинлекләрен тулы көчкә файдалану юнәлешендә үсеш хәрәкәте кичергән. Югары таләп куеп, үзендәге күркәм сыйфатларны киләчәктә тагын да баетса, үсешкә комачаулаган факторларга каршы кыю көрәшсә, поэзиябезнең киләчәктә Тукай, Җәлил менгән биеклекләргә күтәрелүе бәхәссез! Ә бөек Заман моны таләп итә. «Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы?» Владимир Ильичның кайгыртучан соравы билгеле биеклекләргә ирешкән аксакалларга да, поэзиягә яңа килүче яшьләргә дә карый. Һәм без юлбашчыбызның таләпчән сүзләренә идея-художество ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр белән генә җавап бирергә тиешбез. Халкыбыз, партиябез Ленин сүзләре белән үз шагыйрьләренә: — «Димәк, базда дары бетмәгән әле!»—дип әйтерлек булсын!