Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ VIII СЪЕЗДЫ

Мәгълүм булганча, 24 һәм 25 май көннәрендә республикабыз башкаласыКа- занда Татарстан язучыларының VIII съезды булып үтте Съездга СССР Язучылар союзы һәм РСФСР язучылар союзы идарәләре вәкилләре, *Литера- турная газета-'. •Литературная Россия* газеталарының, Мәскәү нәшриятларының җаваплы хезмәткәрләре, союздаш һәм автономияле республикаларның язучылар союзы вәкилләре, аерым алганда, Мәскәүдән РСФСР язучылар союзы идарәсе председателе. Ленин премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое С. Михалков, РСФСР язучылар союзы идарәсе секретаре В. Тельпугов. союздаш һәм автономияле республикаларның язучылар союзы вәкилләре — Украинадан Ф. Гарин, Белоруссиядән О. Савицкий. Әзер- бәйҗаннан И. Ароз, Үзбәкстаннан Б. Байкабуев. Төркмәнстаннан А. Алиев, Кыргызстан- нан А. Айтбаева, Каракалпак АССРдан К. Мамбетов, Башкортстан АССРдан Ә Мирза- һитов һәм Р Низамов. Чувашия АССРдан Н. Дедушкин, Мордовия АССРдан И. Паняев, Мари АССРдан С. Вишневский. Удмуртия АССРдан Г. Сабитов иптәшләр килде. Съезд эшендә КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев, КПСС Үзәк Комитетының Культура бүлеге мөдире урынбасары А. А. Беляев, партиянең өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев. Татарстан Министрлар Советы Председателе урын басары М. X. Хәсәнов, партия өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н. И. Демидов, партия өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин, республиканың киң жәмәгатьчелек вәкилләре катнашты Язучылар иҗаты һәм союз идарәсенең М оештыру эшчәнлеге турында отчет докладын Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Зәки Нури ясады. Съезд проза әсәрләре буенча язучы Гариф Ахунов докладын, поэзия буенча шагыйрь Илдар Юзеев докладын, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм балалар әдәбияты буенча драматург Т. Миңнуллин, тәнкыйтьче Р. Мостафин, балалар язучысы Л. Ихсанова докладларын тыңлады. Рус язучыларының иҗаты хакында язучы Тихон Журавлев' сөйләде. Ревизия комиссиясенең отчетын язучы- Г. Гобәй ясады. Докладлардан соң фикер алышуда язучы Ф Хөсни. РСФСР язучылар союзы идарәсе председателе С. Михалков. ТАССР журналистлар союзы идарәсе председателе Ш. Хамматов, драматург Р. Ишморат, язучы Ә. Баянов, ТАССР Культура министры- Ә. Миндубаев. Татарстан нефть берләшмәсе начальнигы урынбасары Ү. Саттаров, шагыйрь С. Хәким, Татарстан язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Р. Фәйзул- лин. Татарстан композиторлар союзы идарәсе С В Мимиков Казан вокзалында. председателе Н. Ж,иһанов, тәнкыйтьче Г. Кашшаф Буа районының «Коминтерн»колхозы механизаторы И. Гәрәев, язучы Нәби Дәули, ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре 3. Бохараев. Казан дәүләт университеты профессоры X. Госман, КамАЗ төзүчеләрнең комплекслы бригада бригадиры В. Филимонов, Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты директоры урынбасары А Әхмәдуллин, Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре Ә. Маликов, Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе Р. Җиһан шина, тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин, Татарстан художниклар союзы идарәсе председатель урынбасары Ә. Тумашев иптәшләр катнашты. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев съездда речь белән чыкты. Съезд Татарстан язучылар союзы идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яңа составларын сайлады. Идарә составына Г Бәширов, X. Туфан. С. Хәким. М. Әмир. А. Расих. Г. Ахунов, И. Юзеев, Ә. Баянов, Р. Фәйзуллин. М. Шабаев. Т. Миңнуллин, 3. Нури. Ә. Маликов. Г. Рәхим, В. Нуруллин, М. Хәбибуллин, М. Зарипов, М. Маликова, Г. Паушкин, Ш Рә- кыйпов, А. Әхмәдуллин иптәшләр сайланды. Ревизия комиссиясенә Ш. Бикчурин, Р. Даутов, К. Тимбикова иптәшләр сайланды. Татарстан язучылар союзы идарәсенең председателе итеп язучы, Г. Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Гариф Ахунов, аның урынбасары итеп шагыйрь Илдар Юзеев сайланды. Идарә секретарьлары итеп Р. Фәйзуллин һәм М. Хәбибуллин сайланды. «Казан утлары» журналының баш редакторы итеп 3. Нури билгеләнде. Журналның бу санында без съезд материалларын урнаштырабыз. ТАТАРСТАН АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ VIII СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ атарстан азучыларының VIII съезды совет халкы, КПССның XXIV съезды карарларын тормышка ашыра барып, бишьеллыкның күтәренке йөкләмәләрен үтәү өчен үз-үзен аямыйча фидакарьләрчә зшләгән, халык хуҗалыгы һәм культура төзелешенең барлык тармакларында яңа уңышларга ирешкән истәлекле көннәрдә уза. Съездыбыз тагын шул ягы белән истәлекле, ул илебез тормышындагы иң зур вакыйгага — СССР Верховный Советына сайлауларга хәзерлек барган көннәргә туры килде. Узган съездыбыздан соң алты ел вакыт узды, һәм ул елларның һәркайсы безнең республика тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Совет халыкларының бердәм гаиләсендә Татарстан хезмәт ияләре туган ягыбызның йөзен үзгәртәләр, яңа калалар һәм заводлар төзиләр, продукциянең мөһим төрләрен җитештерүне арттыралар, культура өлкәсендә яңа биеклекләр яулыйлар. Бүген Татарстан җирендә илебездәге барлык милләт вәкилләренең көче белән тугызынчы бишьеллыкның иң зур объекты —Кама автомобиль комплексы төзелә. Республика тормышындагы бу зур вакыйгаларның һәммәсе безнең язучыларның әсәрләрендә дә чагыла. Замандаш образы татар әдәбиятының төп героена әйләнде, бүгенге эшченең акылына һәм аңына фәнни-техник революциянең тәэсирен күрсәтү, төрле милләт эшчеләренең интернациональ дуслыгын сурәтләү аның төп темасы булды. Татар совет язучылары үзләренең төп бурычларын социалистик чынбарлыкның байлыгын һәм күп төрлелеген, аның үсешенең төп процессларын дөрес сурәтләүдә күрәләр. Социалистик реализм методы нигезендә совет әдәбиятының иң яхшы традицияләрен үстерә барып, бүгенге татар язучылары тематик диапазоннарын киңәйтәләр һәм замандашыбызның характерын, аның эчке дөньясын ачып бирү өчен яңадан-яңа сәнгатьчә сурәтләү чаралары табалар. Язучыларның тормыш, предприятие коллективлары, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, хезмәтчел интеллигенция белән бәйләнешләре ныгыды. Т Республика язучылары идея эчтәлегенең байлыгы ягыннан гына түгел, ә сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да камил әсәрләр иҗат иттеләр. Соңгы елларда татар әдәбиятының барлык жанрларында традиция һәм новаторлык олкәсендә кызыклы эзләнүләр барды. Ике съезд арасындагы чор эчендә Татарстан китап нәшрияты 168 исемдәге проза әсәре. 154 шигырь җыентыгы, 36 сәхнә китабы һәм 47 публицистика китабы дөньяга чыгарды. Татарстан язучыларының күп кенә әсәрләре Мәскәү нәшриятларында басылды һәм бөтен союз укучысының ихтирамын казанды. Съезд, күп милләтле совет әдәбиятының иң яхшы традицияләренә турылыклы калган хәлдә, татар язучылары алга таба да заманның актуаль мәсьәләләрен күтәргән яңа сәнгать әсәрләре язарлар, үз әсәрләрендә бүгенге көн кешеләренең масштаблы һәм тулы канлы образларын иҗат итәрләр, дип ышана. Шул максат белән Татарстан язучылары социалистик реализм методын тагын да тулырак һәм тирәнрәк үзләштерерләр, тирән, зур эчтәлекнең камил формалардан башка була алмавын күздә тотып, даими төстә профессиональ осталыкларын чарлый барырлар. Яшь язучылар белән эшләү Татарстан язучылар союзы оешмасының иң мөһим бурычларыннан санала, чөнки әдәбиятыбызның киләчәге алар кулында. Яшь язучыларыбызның идея һәм эстетик дәрәҗәләре югары булырга тиеш. Язучылар союзы идарәсенең бурычы — яшь әдәбиятчыларны тәрбияләү өчен идея-политик эшнең бөтен форма һәм чараларыннан оста файдалану, аларны иҗат эшенә югары җаваплылык хисе белән карарга өйрәтү, аларның әдәби осталыкларын чарларга ярдәм итү. Яшь алмашка әхлак тәрбиясе бирү, аларның иҗтимагый активлыгын көчәйтү мәсьәләләрендә Язучылар союзы идарәсе аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш. Иҗат союзларының яшь иҗат көчләрен үстерү мәсьәләләренә багышлап уздырылган берләштерелгән пленумы зур яңгыраш тапты, пленум карарлары уңышлы төстә тормышка ашырыла. Съезд Татарстан язучылар союзы идарәсен яшь язучылар белән активрак эш алып барырга, яшьләрнең «Идел» альманахын даими төстә чыгаруны тәэмин итәргә. «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахы редколлегиясен яшь язучылар иҗатын тагын да тулырак яктыртып барырга мәҗбүр итә. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өчен көрәштә әдә- биятсәнгать тәнкыйте хәлиткеч роль уйный. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбиятсәнгать тәнкыйте турында»гы карарында: «Тәнкыйтьнең бурычы бүгенге әдәби күренешләрне, тенденцияләрне һәм закончалыкларны тирән анализлаудан, ленинчыл партиялелек һәм халыкчанлык принципларын ныгытуга һәр яктан булышлык итүдән, совет сәнгатенең югары идея-эстетик дәрәҗәсе өчен көрәшүдән, буржуаз идеологиягә каршы эзлекле чыгыш ясаудан гыйбарәт, — диелә.— Әдәби тәнкыйть художникның идея кругозорын киңәйтүгә һәм аның осталыгын камилләштерүгә ярдәм итәргә тиеш». Үзәк Комитетның әлеге карарын кулланма итеп алып, күп кенә татар тәнкыйтьчеләре, партияле, принципиаль позицияләрдән торып, бүгенге әсәрләребезгә тирән һәм төпле бәя бирәләр. Шуның белән бергә, күренекле әдәбият белгечләренең үзәк газета һәм журналлар битендә тиешле дәрәҗәдә актив катнашмауларын билгеләп үтәргә кирәк. Съезд Язучылар союзы идарәсенә яшь тәнкыйтьчеләргә игътибарны көчәйтергә, «Казан утлары» журналы каршында оешкан яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәгенә көндәлек ярдәм күрсәтеп барырга тәкъдим итә. Съезд хезмәт ияләренә әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә прозаиклар, шагыйрьләр һәм драматургларның нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтә. Шуның белән бергә, съезд татар драматургларының пьесалары бүгенге тамашачыны һәр вакытта да канәгатьләндереп җиткермәвенә, татар театрлары сәхнәләрендә, актуаль темаларга язылган драма әсәрләре белән бергә, вак темаларга караган спектакльләр дә урын алуына басым ясый. Үсеп килүче яшь буынга коммунистик тәрбия бирүдә балалар һәм яшьләр әдәбияты искиткеч зур роль уйный. Шуны истә тотып, съезд Татарстан язучылары союзы идарәсенә балалар әдәбияты мәсьәләләренә тагын да игътибар бе- ләнрәк карарга, яшь буын турында язучы авторларның иҗади үсүенә булы шырга тәкъдим итә. Съезд Татарстан язучылар союзы идарәсенә Татарстан китап нәшрияты белән элемтәләрне тагын да ныгытырга, матбугатка иң лаек, халыкка кирәк әсәрләрнең генә чыгуына ирешергә тәкъдим итә. Съезд шулай ук Татарстан язучылар союзы оешмасының союздаш һәм автономияле республикалар, край һәм өлкәләр язучылары белән иҗади элемтәләрн е киңәйтү юнәлешендәге зур, нәтиҗәле эшен билгеләп үтә. Тугандаш әдәбият - ларның үзара дуслыгын үстерә, бу күркәм эшне ныгыта һәм камилләштерә барырга кирәк, чөнки төрле милләт азучыларының үзара иҗади элемтәләре аларның иҗатларын баета. КПССның XXIV съезды резолюциясендә: «Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә партия ленинчыл партиялелек һәм халыкчанлык принципларыннан чыгып эш итә. Партия социалистик реализм нигезендә эшләнгән күп төрле бай формалар һәм стильләр ягында тора. Ул художникның талантына, аның иҗатының идея ягыннан коммунистик юнәлештә булуына, безнең алга баруыбызга комачаулый торган бөтен нәрсәгә карата килешмәүчән булуына югары бәя бирә. Безнең әдәбият-сәнгать тәнкыйте партия линиясен актив төстә үткәрергә, зур принципиальлек белән чыгыш ясарга, таләпчәнлекне такт белән, әдәби кыйммәтләр иҗат итүчеләргә игътибарлы мөнәсәбәт белән бергә бәйләргә тиеш», — диелә. Татарстан язучылары Коммунистлар партиясенең менә шушы югары идеяэстетик таләпләрен үзләренең иң мөһим эшләре, сугышчан программалары дип кабул итәләр. Съезд Татарстан язучылары союзы идарәсен съезд материалларын җентек - ләп өйрәнергә һәм алдагы елларга республика язучылары оешмасының конкрет эш планнарын төзергә мәҗбүр итә.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ VHI СЪЕЗДЫ