СОЛДАТ ҮЛЕМЕ
тән тетрәп торган, ут кебек кызган бөтен тирә-юнь күчеп килә сыман тоелды. Немецның корычтан койган бу дәһшәте каршында беренче тапкыр куркып-каушап калуны Киньягулов инде күптән кичергән һәм оныткан булса да, өскә танклар килә башласа, бөтен җанны һәм тәнне тетрәткән әнә шул яман тойгы яңадан кузгала иде. Киньягулов инде сугышта ике тапкыр яраланды, үлемнән курку дигән ямьсез тойгыны бер генә тапкыр кичермәде (бигрәк тә ял итеп яки госпитальдә ятып яңадан сугышка кергәннән соң көчле була ул тойгы), һәм, ниһаять, ул күпне күргән солдат кебек сабыр була белергә өйрәнде; юк. батырлык түгел иде бу — батырлык ул гайрәт, тәвәккәллек белән дә бәйләнгән— сугышка, үлемгә һәм немецка ничектер тыныч һәм гади итеп карарга өйрәнде ул... Окоп өстенә басып кергән танкны шартлатырга дип, брустверга бәйләме белән гранаталар урнаштыргач, Киньягулов үзенең «дегтярөв»ыннан танклар артында кайнашкан пехотага төбәп атты, патронны кызганмыйча, тоташ-тоташ сиптереп торды, пулеметның каэеннигы кулны пешерерлек булып кызды. Снаряд тиеп шартлауга танк дер селкенеп куйды, өзелгән чылбырын саласала, бер урында әйләнә башлады һәм ян бронясын артиллеристларга таба каратып туктап калды. Икенче снаряд тиеп, танкның бронясына кырыйлары төерләнеп торган түгәрәк тишек тиште, һәм танктан куе төтен бөркелә башлады. Шул вакыт люк капкачы ттай кызган дала өстенә снарядлар шартлап тузгыткан сары тузан болыты күтәрелә, дөрләп янган танклардан һавага майлы кара сөрем бөркелә. Җил аларны бер якка куып авыштырып тора, көйгән ит исе аңкый—бая җимерелгән танкта янып калган теге ике фрицтан килә, ахры... Дүрт почмаклы кубны хәтерләткән соргылт- яшел бу танклар, әллә нинди ерткыч албасты шикелле, борыннарын алга таба сузып, җансыз бер куат- тирәсенә китереп җиткергән. Әйе. әйе, бу — теге үз станцияләре, мон- 5 I нан аларның авылына йөз чакрым чамасы гына... Окопта чакта сна- § ряд кыйпылчыгыннан яраланып анынны җую, дөм-карангыда шуыша- g шуыша ниндидер станциягә барып житү, буш вагонга үрмәләп кереп. ф каты йокыга талу яки ансыз-һушсыз калу, аннары, уянып китеп, үзен- _ не әллә кайда тыл эчендә күрү — бер уйласаң... Хәер, Киньягулов бу z хәлгә шаккатмады — сугыш инде аны бернигә дә шаккатмаска өйрәт- ч те. Ул фәкать шәһәргә барып военкомны табарга да үземнең хәлне сөйләп бирергә кирәк, дип кенә фикер йөртте... Шуннан соң аны госпи- н тальгә салырлар, ап-ак чиста җәймәләр. ак халатлы ягымлы сестра- * лар, операция, ул терелер һәм исән калыр... Әгәр алай булмаса... Аның х гомерен беразга гына озайтсалар... Бер атнага, бер айга гына... Кинь- к ягуловнын госпитальдә ятканы бар инде: башы яраланган кешеләр £ бик сирәк терелә... Туган йортыннан йөз генә чакрымда булып та ч әниеңне, хатыныңны, балаларыңны күрмәү... Җәяүле юлдан гына ки- х тәргә кирәк, аякларың атлый алмас хәлгә житкәнче барырга да ба- ч рырга, туган йортыңның бусагасы төбенә шуышып булса да кайтып * җитәргә. Аннары хатыңын, балаларын кочаклап сөяр, яралы башы белән әнисенең аякларына егылып, битендә аның гафу итеп сыйпаган җылы кулын тояр, аннары инде... ни булса да булсын... Киньягулов тимер юл буйлап китеп барды, ниндидер ямьсез, шыксыз кирпеч биналар. стеналарына ут сүндергеч баллоннар асып куелган агач складлар, таудай калкып торган соры элеватор яныннан узды, ямь-яшел үлән үскән ниндидер бер урамнан китте, аннары шәһәр читенә килеп чыкты. Монда кеше йорт кормаган иркен яшел болын-кырлар башланып китә, мондагы үләннәр, игеннәр өстеннән, урманнар, таулар һәм елгалар аша бормалы-сырмалы ат юлы сузылып, әллә кайда ерактагы очы белән Киньягуловның туган авылына, аларның тузанлы урамына барып керә... Бик күптәнге, бик борынгы юл ул. Ташлы Урал җиренә ул юлны ат тояклары, арба тәгәрмәчләре, сөялләнеп каткан ялан аяклар таптап салган. Бу җиргә кешеләрнең тире, күз яше сеңгән, бу җир тапталып он шикелле тузанга әйләнгән. Киньягуловка бу юлның һәр түмгәге- чокыры, һәр борылышы таныш. Бу юлдан ул малай чагында әтисе белән калага бара — элеваторга икмәк, базарга ит-май алып баралар, ситсы, кием-салым, чәй, шикәр юнәтергә баралар иде. Шул юл белән сугышка киткәндә аны гармун уйнатып, елашып озатып калдылар... Хәзер инде ул юл тып-тындыр, аны үлән баскандыр, анда кешеләр кайнап тормыйдыр, чөнки сугышка китәсе кешеләр күптән китеп бетте инде, ә аннан әйләнеп кайтучы юк. Калага да йөрмиләрдер, чөнки анда чәй. шикәр дә. ситсы да юк. Киньягулов солдат атлавына хас булмаганча авыр итекләрен көчкә өстериөстери бик озак барды. Аның юлга төшкән күләгәсе башта уң якта иде, озын иде. аннары бөкре кеше гәүдәсе шикелле кыскарды, шуннан сон тагы озаеп, сул яктан ияреп бара башлады, һәр аяк басуы ярасын ут кебек әрнетеп-сызлатып башында яңгырый, аяклары инде тәмам арып-талып берни тоймас хәлгә җиткән, бөтен тәне сасы тиргә баткан. Юл буендагы йомшак, җылы үләнгә утырасы, рәхәтләнеп сузылып ятасы килсә дә, Киньягулов алданмый. Белә ул: әгәр хәл алыйм дип утырса, яңадан торып китә алмаячак, торып китә алса да. гомеренең берничә минутын тик утырып әрәм итәчәк. Өенә кайтып җитү өчен бәлки әнә шул берничә минут кына җитми калыр. Киньягулов, көч килүдән һәм кан кайнарлыгыннан кызган йөрәге салкынча кыр җилендә бераз суынсын дип. гимнастерка изүен чишеп җибәрде. Ул калку үрләргә менде, иңкү үзәннәргә төште, елга ярлары буйлап, иген басулары кырыйлап атлады. Ана бытбылдыклар кычкыруы да. тургайлар сайравы да. сулар чылтыраганы да ишетелмәде. Шулай да дымлы кара балчык исен, үләннәр, каен яфраклары исен, ташлы калку битләрендәге тау чәчкәләре исен артыгы белән тойды. Туган авылы җирләренә кайтып җитәргә әле байтак ара калган булса да, бу калкуларны. бу басуларны таныды ул: бу төшләр дә үз җирләре төсле үк иде. Күз алдындагы дөнья аның туган җирләрен сагынган күңеленә беренче тапкыр күргәндәй гаҗәеп ямьле, өр-яңа, саф-пакь булып күренә иде: калкулык битләрендә зөбәрҗәт төсле булып бодай уҗымнары яшәреп утыра, урманнар —куе яшел, ерак офыктагы киртләч таулар— шәмәхә-күксел, һава — жылы-рәхәт. күктә чалт иткән кояш, мамык кебек кабарган бөдрә-бөдрә ак болытлар. Шул ук вакытта Киньягуловның күңеле бу тауларның, урман-кырларның илаһи матурлыгында йөрәкне эчтән генә ямансулата торган кайгы-сагыш барлыгын да тоя. Аның авыл кешесенә хас күзе моңаеп яткан кысыр басуларны да, начар гына булып үсеп утырган арыш башакларын да, чүп баскан сирәк бодай уҗымын да, сөрелми калган чи җирләрне дә (хатыннар, үсмер малайлар сөргән, алар чәчкән шул), болынтугайлардагы биек үләннәр басып киткән юлларны да күрә. Аннары Киньягулов басуда кешеләр күрде. Калкулык битендә су шикелле агылып-чайкалып торган яшел уҗым өстендә ак яулыклар, чуар күлмәкләр күренә иде. Хатын-кыз бер рәткә тезелеп — кайсы иелеп, кайсы чүгәләп—чүп утый иде. Киньягулов, якынлаша төшкәч, аларны әйбәтләбрәк күрде: болар—кечкенә генә карчыкларга охшаган, җитди чырайлы, ялан аяклы үсмер кыз балалар, ямаулы иске-москы чалбар кигән берничә малай һәм ике хатын иде. Шуннан ары ерактарак эссе рәшә дулкыны эченнән соры чүп өемнәре төсле булып авыл күренә. Чит авыл булса да, монда тамак ялгарлык ризык, төн кунарлык урын һәм ачык чырайлы кешеләр табылмый калмас иде. Тик шулай да Киньягулов бу авылга тукталмаячак. Коеларыннан су эчәр дә китеп барыр. Бер адым атласаң да туган авылыңа якыная барасың... Бер кыз чүп утаган җиреннән күтәрелеп Киньягуловка карады. Юлдан кайтып барган солдатны күргәч, башкаларга нидер әйтте. Калган кызлар, малайлар һәм ике хатын да барысы берьюлы күтәрелеп Киньягуловка карадылар. Аннары малайлар белән кызлар кинәт йөгерешә башладылар, ялан тәпиләрен елтыратаелтырата, туп-туры бодай басуы өстеннән авылга таба чаптылар. Үзләре нидер әйтә-кычкыра иде. ләкин Киньягулов аларның ни дип кычкыруларын ишетмәде. Хатыннар да, кулларын каш өстенә куеп. Киньягуловка текәлеп карый-карый һәм аңа таба әллә ничек кенә яннары белән якыная-якыная, авыл ягына таба атладылар. Менә малайлар, кызлар, куллары белән Киньягуловка таба ишарәләп, нидер кычкыра-кычкыра. алабута-әрем баскан авыл урамы буйлап йөгерделәр. Моңарчы бер җан әсәре юктыр кебек тоелган авылда кинәт ыгы-зыгы башланды: янтайганкыйшайган өйләрдән, ауган-түнгән читәннәр, череп яткан тирес таулары артыннан, тузанлы әрекмән яфраклары, әрем-алабута сабаклары арасыннан ачык урамга кешеләр чыкты: корышкан ябык кулларын каш өстенә куеп карана- карана. Киньягуловка таба озын итәкле күлмәк кигән карчыклар, шомырт таякларына таяна-таяна, каешланып беткән түбәтәйле, чал са- каллы бөкшәйгән картлар килә башладылар. Таяк атларына атланып, кәкре аяклы, ертык ыштанлы малайлар йөгерештеләр. Авыл урамы Киньягуловка ишетелмәгән кеше авазлары, шау-шу белән тулды. Кинь- ягуловны чолгап алган халык төркеме — арада бер генә дә яшьрәк ир заты күренми иде — аның белән бергә авылның икенче башына таба агылды. Елый-елый күз яшьләре корып беткән карчыклар Киньягуловка яратып, өмет белән карыйлар, аннан нидер көтәләр сыман иде. Картлар, дәрәҗәле һәм горур кыяфәттә сакалларын чөебрәк, солдатка астан күз салдылар, аның медален тотып карадылар, аяк астында чуалган малайларга таяклары белән кизәнгән булдылар. Шул вакыт кешеләр кинәт йөзләрен алга, авыл башына таба бордылар. Тәрәзә капкачлары тупсаларыннан купкан кечкенә генә өйдән бер карчык чыгып, халык төркеменә каршы йөгереп килә иде. Карчык, аяк астындагы балчык кантарларына абына-абына. иске күлмәгенең озын итәкләренә аяклары бутала-бутала йөгерә иде. Кешеләр хөрмәтләп-олылап аңа юл бирделәр. Карчык Киньягулов янына килде, куллары белән күкрәген тоткан хәлдә, сукырая башлаган яшьле күзләре белән солдатка карады. Киньягуловның йөзенә текәлгән хәлдә, кырын-кырын артка чигенә башлады. Аптыраган, ачу-шелтә белдергән бер төстә кешеләргә карады, кулларын селкеде һәм башы белән Киньягуловка ымлап, нәрсәдер әйтә башлады. «Минем әнигә бик охшаган икән!» — дип уйлады Киньягулов. карчыкны чын күңеленнән кызганып куйды. Аннары, бу авыл кешеләре мине фронттан кайтып килүче икенче бер солдат дип. шушы карчыкның улы дип белгәннәр, ә хәзер ялгышуларын күргәч, үзләренең кояш баешы ягында сугышып йөргән уллары, ирләре турында миннән берәр төрле хәбәр белергә телиләр, дип уйлады. Ләкин Киньягулов аларның тавышларын ишетмәде, ишетсә дә. берни әйтә алмас иде ул. Кешеләр аңа ипләп кенә кагылып-катылып алдылар, туктап бераз ял ит, өебезгә кереп тамак ялгап чык, сутыш хәлләрен сөйлә дип үтенделәр. Киньягуловны авыл читенә хәтле озата бардылар да аптырашкан сыман шунда торып калдылар. Тик малайлар гына, агач атларына атланып, аның артыннан байтак ара ияреп килделәр. Кайгы-хәсрәт, борчулардан картайган солдат аналарын, тол хатыннарны, ач-ялангач балаларны кызганып уйлана торгач, Киньягулов моннан ары авылларга кермәскә, улларын, ирләрен, әтиләрен зарыгып көткән кешеләрне шушылай аптырашта калдырмас өчен, читләтеп үтәргә карар кылды. Урман кырыеннан икенче авылның соры түбәләре күренгәч, Киньягулов юлдан чыгып, урман эченнән китте. Атлавы бик авыр иде: биек куе үлән аякларга урала, әледән-әле черек агач төпләренә, түмгәкләргә, күптән авып муртая башлаган агач кәүсәләренә сөртенеп китә. Киньягулов адашудан куркып, урман кырыеннанрак барырга тырышты. Вакыт-вакыт бу каен урманы ана бик таныш та кебек тоелды. Бирегә кайчан килгән иде сон ул? Бу — хатыны белән икәү каен себеркесе сындырырга барган Кызлар тавындагы урман төсле үк бит. Ул вакыт аларның нинди яшь чаклары, бер-берен сөеп туймый торган чаклары иде бит! Каен яфракларыннан шундый тәмле ис аңкый иде! Ул хатыны белән ирләрчә дорфарак итеп шаяра башлагач, хатыны, күгәрчен күк гөлдерәп кенә көлә-көлә, иренә каршы каен ботагы белән селтәнгән иде... Аннары хатыны ул себеркеләрне, унар-унар итеп көянтә башына бәйләп, өнгә күтәреп кайткан иде. Ә кыш көне инде мунчада чабынганда каен себеркеләренең исе башка иде... Каен яфраклары исе Киньягуловның сугышка хәтле булган иң татлы мәхәббәт минутларын хәтерләтте... Юк, таныш урман түгел бу, ят урман, тик исе генә таныш. Авылны читләтеп узгач, ул яңадан юлга чыкты, үргә күтәрелгәч, тагын кешеләр күрде. Шул минутта ук күңеленә «кире борылып, тиз 2. «к. У » J* 1». Т А Л X А Г Ы П Н И Я Т У Л Л И Н ф СОЛДАТ ҮЛЕМЕ генә урманга йөгерим» дигән уй килде. Әмма шунда шаккаткыч бер хәл күреп, тораташтай басып калды. Якындагы офык турысында басуда, күксел-зәнгәр күк фонында аермачык булып, сабан тарткан егермеләп .хатын-кыз күренде. Алар янындагы сукаланган кара җир өстендә кечкенә генә бер карт сажин таягы белән җир үлчәп бара иде. Хатыннар алга таба иелеп-көчәнеп сабан тарталар — бау аларның йомшак тәннәренә батып кергәндер. Хатыннар күлмәк итәкләрен күтәрә төшеп кыстырып куйганнар, ялангач балтырларында, йөк тарткан ат тәнендәге кебек, тамырлары бүртеп-бүртеп тора. Сабан авырлыгыннан алар унлы-суллы чайкалып китәләр; әледән-әле туктап, бауны рәтлиләр дә тагы өстерәргә керешәләр. Сабанны әтисенең сынык козыреклы дәү кепкасын кигән бер үсмер малай тоткан. Ул, бөтен көче белән сабан тоткасына ябышып, буразнадан бара. Малай артыннан, кап-кара җир өстеннән, эре генә селкенгәләп, кара каргалар атлый. Киньягулов хатыны язган хатны исенә төшерде. Язга таба, азык юклыктан, бик күп ат үлде, дигән иде хатыны. Бөтен азыкны ашатып бетердек, хәтта каралты түбәләрендәге черек саламны да ашаттык; корчаңгылап беткән арык атларны иртән күтәреп торгызалар да бауга асып куялар, дигән. Җир сөрерлек ат калмады хәзер, тракторга маңка малайлар, кызлар утырды, тракторлар ватыла, атна буе тик тора, сыерлар, үгезләр жигеп сукалап караган идек тә. рәт чыкмады, чөнки безнең якларда моңарчы сыер жигеп җир сукаламаганнар, ул эшнең рәтен белмиләр, аннары сыерлар буразнадан йөри белми, үзе бер җәфа икән ул, шулай булгач, без хатыннарга үзебезгә җигелеп җир сөрергә туры килер, ахры, дигән иде... Шул вакытны бер хатын Киньягуловны күреп алды. Хатыннар туктап, бауларын ташладылар да юлга таба карап тора башладылар. Аннары кинәт барысы берьюлы кулларын болгарга, кычкырырга кереште. Киньягулов хатыннарның ни дип кычкыруларын ишетмәде, шулай да аларның кояш, җил ашап каралткан, тиргә баткан йөзләрен, көтелмәгән сөенечтән, мәхәббәт һәм өмет чаткысы белән нурланып киткән күз карашларын күрде. Ул хатыннарның үзенә эндәшүләрен аңлады. Алар: «Әй, солдат, безнең янга кил! Кая барасың? Аннан кайтуыңа күптәнме инде? Бәлкем безнекеләрне дә •күргәнсеңдер? Безнен янга килеп, бераз сөйләшеп утыр!» — дип кычкыралар иде. Бер хатын Киньягуловка таба килә дә башлаган иде инде, аны күреп, Киньягулов борылды да тиз-тиз атларга тырышып уз юлы белән китеп барды... Бу солдат хатыннарын яратып, кызганып, ул эчтән генә әрнеп елады, шулай да яннарына туктап, ирләрегезне күрмәдем шул, дип әйтә алмады: бушка вакыт әрәм итәсе килмәде, чөнки аның үзен дә солдат хатыны көтеп тора бит... Ярты чакрымлап ара киткәч, Киньягулов борылып карады: хатыннар әле һаман да баскан урыннарында аңа таба карап торалар иде. Аннары төн җитте. Кырлар, урманнар, калкулыклар, үзән һәм елгалар караңгыда тоташ бер яссы кара җиргә әйләнеп калды, тик бу җирнең иң читендә, еракта гына, урыны-урыны белән сынык тешкә охшап, тигезлетигезсез Урал таулары күренә иде. Тынып калган соры күк йөзендә болытлар туктап йокыга талганнар. Елга үзәннәреннән, калкулык битләрендәге урманнардан хуш исле, дымлы сулыш бөркелә. Төнге тынлыкта шылт иткән аваз да ишетелми. Киньягулов һаман бара да бара Ул берәр җиргә туктап төн куна алмый, йоклап вакытын әрәм итә алмый, чөнки ул, йокласа, иртән торуга туган йортыннан ун чакрымга, хәтта егерме чакрымга ераграк торып калган булачак — аннары инде бу хәлсез аяклары белән ул кадәр араны уза алмаячак. Вакыт-вакыт ул, солдат гадәтенчә, аяк өсли генә йоклап та китә һәм һаман бер ук төш күрә. Ул йөнтәс, сары одеял ябынып яткан, имеш, ш\ 1 одеял очсызкырыйсыз ялан дала булып аның аякларына таба сузылып киткән дә еракта ниндидер күңелсез, ялангач калкулыкларга әйләнгән, имеш... Шуннан сон Киньягулов сискәнеп уянып китә һәм алга таба юлын дәвам иттерә. Таң атып яктырган чакта инде ул тәмам хәле бетүен тойды. Адымнары аның кыскарды, итекләре таш шикелле авырайды, күз аллары караңгылана башлады, аяк астындагы жир чайкалып китә дә стенадай үрә торып каршысына баса сыман иде Туктап бераз хәл җыярга кирәк иде. Ләкин ял иткәндә аякларының ♦ алга таба атламавы һәм гәүдәсенең бер урында гына торуы белән күңеле килешмәде. Ичмасам, бара-бара ял итеп булса икән... Шуннан соң ул кинәт бер тавык фермасы күрде — читәннән үреп салынган салам түбәле озын гына ферма, шуның янында бер якка янтайган тәбәнәк кенә өй дә бар, өйнең морҗасыннан ефәк тасма төсле сузылып ап-ак төтен күтәрелә. Ферма янындагы тавык тизәкләре чуарлап бетергән киртәсез ачык урында ап-ак көтү булып тавыклар кайнаша. Алар ферма тирәсеннән шактый ерак китеп, үлән арасында да агарып күренәләр, урман эчендә дә тырманып йөриләр, ашыга-ашыга нидер чүпләнгән булып юлга йөгерешеп чыгалар. Яшь әтәчләр яңгыравык, әче тавыш белән түшләрен киереп кычкыралар да сугышырга тотыналар, урактай кәкре койрыклы, без шикелле очлы тырнаклы, кызыл мәрҗән төсле купшы кикрикләрен кырын салган карт әтәчләр вәкарь белән генә тавыклары янында бөтерелеп алалар. Шул тавык көтүенә карап, таныш тизәк исен исни торгач, Киньягу- ловның менә берничә көн инде авызына бер тәгам ризык капмаганлыгы һәм шул хакта уйламаганлыгы да исенә төште. Ашыйсы хил- мәсә дә, бераз тамак ялгап алырга кирәк дип уйлады, югыйсә, бөтенләй хәлең бетеп, юлда үлеп калуың мөмкин. Аның тавык тотарлык хәле юк, тотса да, пешерә алмас иде, тәмәке тартмагач, кесәсендә шырпысы да, «катюша»сы да юк. Ләкин фермада күкәй булмый калмас. Күкәйне чи килеш тә ашап була бит. Әгәр дә берничә күкәй алып тамак ялгасаң? Колхоз аннан гына бөлмәс әле. Малай чагында ул кеше йортына кереп күкәй урларга, амбар асларыннан, печәнлектән, читән буйларыннан һәм башка шундый яшерен-аулак урыннардан күкәй эзләп табарга ярата торган иде. Аларны ул ашар өчен урламый, бары тик кызык өчен генә урлый, үз өеннән алуга караганда, кешенекен эзләп табуы кызыграк була иде. Кибеттә, күкәйгә алмаштырып, кармак бирәләр иде... Билгеле, ике-өч кенә күкәйне тавык караучылардан сорап яки сатып алырга да була, ләкин аның кешеләр белән очрашасы килмәде, аларның нидер көткән, нидер өмет иткән моңсу чырайларын күрергә теләмәде... Тавык фермасының ишеге ачык иде. Киньягулов, теге кечкенә йортка таба каракларча карана-карана, тавыкларны куркытып, капкадан керде дә ярым караңгы кетәклек эченә үтте. Тишек-тошык салам түбә астында, җеп шикелле сузылган кояш яктысында чыпчыклар очкалап йөри иде. Читән стена буендагы ояларда Киньягулов ясмыктай түгәрәк күзләрен селкетмичә карап утырган кызыл кикрикле берничә тавык башы күрде. Бер тавыкның астына кулын тыгуга, тавык хырылдап җибәрде дә, Киньягуловка канатлары белән җылы һава җилпеп, оядан очып төште. Киньягуловның кулы кайнар күкәйләргә тиде. Куллары аның дер-дер калтырый, йөрәге малай чагындагы шикелле дөрселдәп тибә иде. Ул ике күкәйне алып кесәсенә тыкты, икене кулына тотты да тышка чыкты һәм, ап-ак тавык күлен аралый-аралый, фермадан китеп барды. Бераз ерагайгач, ничектер үзенә арттан карап калдылар кебек тоелды — борылып карады. Ферманың теге тәбәнәк өе янында ак күлмәкле, такыр башлы бер карт белән бер карчык басып тора иде. Беренче карауга Киньягулов, бу карт миңа йодрык селкер, я булмаса, таягын күтәреп артымнан килә башлар, дип уйлаган иде. Тик карт белән карчык урыннарыннан кузгалмадылар. Карт кулларын асылындырып тик кенә басып тора, карчык исә кулларын алъяпкычы астына тыккан иде. Солдат ар ТАЛ ХА ГЫПНИЯТУЛ ЛИ II ф СОЛДАТ ҮЛЕМЕ тыннан алар сәерсенгән, берни аңламаган кыяфәттә бик озак карап тордылар. Алар тирәсендә мәш килеп ак тавыклар йөри, тәбәнәк әйдәп тасмадай булып ак төтен күтәрелә, жилдә агачлар чайкала, үләннәр селкенә, күктә ак болытлар агыла, тик карт белән карчык кына бер хәрәкәтсез басып калганнар. Киньягулов шактый ерак киткәч тагы әйләнеп карады: карт белән карчык әле һаман шунда басып торалар иде... Ул урман кырыена кереп,— юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр,— каен төбенә утырды, кулындагы ике күкәйне үләнгә куйды, чалбар кесәсеннән тагы ике күкәй чыгарды, берсен агачка бәреп ватты да кабыгын ачып карагач, күкәй эчендә йон чыгып җитмәгән алсу тәнле тере чеби күрде. Күкәйне читкә ташлап, икенчесен ватып карады — анысы да чебиле булып чыкты, өченче һәм дүртенче күкәйләрдә дә чеби бар иде. Киньягулов гарьләнеп, үз-үзен кызганып елап җибәрде, башын каен кәүсәсенә терәде дә күзен йомды... Шуннан соң ул янында әле генә кеше барлыгын тоеп уянып китте. Ләкин беркем дә юк иде, тик аның янында, үләндә, көлгә һәм күмергә буялган көлчә кисәкләре, ике күкәй һәм гәзит кәгазенә салынган бер чеметем тоз ята иде... Тамак ялгап вакыт әрәм итмәс өчен,— агач төбендә ул болай да ярты сәгатьләп утырды инде,— күкәйләрне кесәсенә тыкты, тозны көлчәгә сипте дә ашый-ашый китеп барды. Үр өстенә менгәч, артка, ерактагы тавык фермасына әйләнеп карады: карт белән карчык әле һаман, шул урыннарында баскан килеш, аңа карап торалар иде. Таулар өстенә кибән-кибән болытлар калкып чыкты һәм. куера- карала килеп, Киньягулов өстенә ябырылдылар. Ул шомланып-борчы- лып дәһшәтле болытларга каранды, берәр авыл, ферма яки, һич югы, берәр салам чүмәләсе күренмиме дип еракка текәлде. Билгеле, ул яңгырга да карамас иде. бара бирер иде, тик яңгыр аның башына ябышып каткан пилоткасын чылатып җебетүе һәм ярасы өстендәге касмакны куптарып, миенең бөтен канын юып төшерүе мөмкин... Гадәттәгечә, башкорт авылы аның каршына, җир астыннан калыккандай, көтмәгәндә генә килеп чыкты. Таулардагы башкорт авыллары кебек, бу авыл да аулак бер тау аралыгына утырган, төньякның салкын җилләреннән аны биек тау ышыклап тора, янында, ташлар арасыннан чылтырый-чылтырый. күз яшедәй елтырап торган саф сулы кечкенә генә чишмәсе дә агып ята. Киньягулов юл буйлап бара бирде, тау араларыннан югарыга менде, тирә-ягында бары тик таш. үлән, агачлар һәм баш өстендә кара-кучкыл күк йөзен генә күрде, тагын бер адым атлауга — каршысында бөтен авыл пәйда булды... Каты яңгыр аны авыл башында куып җитте. Киньягулов. башын куллары белән каплап, бакча артларыннан гына йөгерде, берәүләрнең мунчасын күреп, читән аша төште дә бәрәңге буразнасы буеннан барып, мунча чоланына керде. Мунча эче караңгы, җылы иде, кичә генә яккан булганнар, күрәсен. Күңелгә якын, таныш ис — пешекләгән каен себеркесе исе, көл, төтен исе һәм ниндидер мунча череге исе килә иде. Киньягулов итекләрен салып, ләүкәгә менде, баш астына кипкән иске себерке салды да ипләп-җайлап кына сузылып ятты, аякларын җылы мич кирпеченә терәде. Караңгыга күзе ияләшкәч, кечкенә тәрәзәдән төшкән сыек яктылыкта мунча эчен карады. Буралары — кызудан һәм төтеннән ысланып каралган, тәрәзә төбендә мунчала, сабын кисәге һәм куыксыз лампа бар. Идәндә — ләгән, почмакта — салкын су мичкәсе, шуның янында идәндә чүмеч ята,— әлбәттә, яньчелеп-тишелеп беткән иске чүмеч инде ул... Киньягулов үз авылларына кайткан да үз мунчасында ята кебек хис итте, мунчадан чыгып, ишегалдына керә торган ян капканы ачса, малайлары, хатыны һәм әнисенең тавышларын ишетер кебек тойды. Аулак мунча эчендәге тынычлыкка, рәхәтлеккә бирелеп, татлы истәлекләренә чумды. Өйләнеп туй иткәннән соң беренче тапкыр хатыны белән мунча керүләре, икәүдән-икәү генә ялангач калгач, бер-берсеннән оялулары, бер-берсенә карамаска тыры- ’ шулары исенә төште... Аннары инде икәү мунчага керү тән сорап торган рәхәт бер гадәткә әйләнде. Башта хатыны балаларны юындыра, ә ул аларны юрганга төреп өйгә илтә дә шуннан соң үзе керә. Җылы мунчага кереп, ялангач хатынын күрүгә, бөтен тамырларында дәрт уяна иде. Баш астына себерке салып, ләүкәгә яталар, берберсен иркә- * ләп яратышалар. Аннары эссе салып чабыналар, чабынганнан сон. ашыкмыйча гына, тегене-моны сөйләшкәләп, я бөтенләй сөйләшми генә юыналар, аннары тагын тәннәре кып-кызыл булганчы чабыналар, идәнгә ятып хәл алалар... Мунчадан чыккач, ул салкын әйрән яки кымыз эчә иде. сәкегә йомшак мендәр салып, сузылып ята торган иде... >Чын булды микән ул хәлләр? Моннан сон да күреп булыр микән шуны?!. Каты итеп төрткәнгә Киньягулов уянып китте. Башта ул үзенең кайда икәнлеген, ярым караңгыдан үзенә ачулы-шикле күзләрен төбәгән кешеләрне аңгышмый торды. Аннары авыл башына җиткәч, каты яңгырга эләгүен, яңгырдан качып кемнәрнеңдер мунчасына керүен исенә төшерде. Исенә төшерү белән дерт итеп сискәнеп китте: мунча ләүкәсендә йоклап ятып, ул күпме вакытын әрәм иткән, ничә чакрым юлын кайтмый калган бит!.. Киньягулов тиз генә ләүкәдән торды, итекләрен киеп алды да. мунчага кереп тулган кешеләрне этә-төртә. ишеккә омтылды. Ләкин кешеләр аны тотып калдылар. Базардагы каракны тоткан шикелле, каты итеп эләктереп алдылар. Киньягулов аларны танып калырга тырышты: берсе — кара постау китель кигән, ун күзенә ак төшкән, таза куллы яшь кенә ир, икенчесе—башына иске тула эшләпә кигән, битен сакал баскан, олы яшьтәге ир. ике малай һәм бер хатын да бар иде. Бу кешеләр ашыга-ашыга нидер сөйләнәләр иде. тик Киньягулов аларнын тавышларын ишетмәде. Барысыннан да бигрәк, Киньягуловка ачулы күзләре белән кадала-кадала. әлеге хатын кычкырына иде. Киньягулов аларга карышмады. Аны мунчадан алып чыгып, ишегалдыннан уздырдылар да урам буйлап каядыр алып киттеләр. Күзенә ак төшкән таза куллы ир белән эшләпәле карт ике яктан аны беләкләреннән кысып тотканнар. Хатын белән малайлар арттан килә иде. Капка төпләреннән картлар, карчыклар, хатыннар һәм бала-чага Киньягуловка әллә ничек ятсынып карап калдылар... Чит авылга барып, гомерендә бер тапкыр да кеше мунчасында качып ятканы һәм үзен ристан урынына урам буйлап алып барганнары бул- маса да, Киньягуловка бу хәл дә гаҗәеп таныш кебек, аны ул кайчандыр кичергәне бар кебек тоелды. Кинәт шунда хатынының бер хатында язганы исенә төште: күрше Афзалларның мунчасына хезмәт армиясеннән качкан бер кеше кереп кунган, шул кеше таулар аша үтеп. Урта Азия ягына китмәкче булган, дип язган иде. Күрше Афзалның хатыны Салиха, иртән мунчаларына кергәч, әлеге кешене күреп коты алынган, кычкырып кешеләр чакырган, ди; бу кешене тотып авыл Советына илткәннәр, аннары районга алып киткәннәр... Киньягуловны ниндидер конторга алып килделәр.— авыл Советына түгел, бу кечкенә генә бер авыл иде. авыл Советы күрше авылда иде. Бәлки бу контор — колхоз идарәседер: Киньягулов ишек башындагы язуга карамады. Ләкин бу контор да аңа бик таныш кебек, таныш кына да түгел, нәкъ үз колхозларының идарәсе шикелле булып тоелды: Себергә сөрелгән кулак яки мулладан калган алты почмаклы, калай түбәле таза гына йорт, бер почмагында калай белән тышлаган түгәрәк мич; тынчып беткән әче тәмәке исе, кәнсәләргә хас кәгазь, келәй. тузан исе; стеналарына портретлар элгәннәр, иске стена сәгате, шкафлар, өстәл өсләрендә кәгазь, счет, мәрмәрдән ясалган кара савыты һәм пресс-папьелар. Эшләпәле карт белән «төймә күзле» яшь ир өстәл артына кереп утырдылар да бүлмә уртасында басып торган ТАЛХА ГЫИНИЯТУЛЛИН ф СОЛДАТ ҮЛЕМЕ Кнньягуловка түрәләрчә бер кыяфәт белән карадылар. Төймә күзнең гайрәтле какча йөзе белән кара постау кителе дә Кнньягуловка бик таныш сыман тоелды. Шунысы гажәп: ул хәтта сугыш алдыннан бу кешенең уң күзе чык суында юылып елтырап торган карлыган төсле чем-кара булганлыгын, дөньяга комсызланып, кешеләргә — майландырып һәм оятсыз итеп каравын да белә, алай гына да түгел, бу кешенең солдат өчен иң кирәкле уң күзенә тырнак очы белән кырып ак төшергәнен һәм хәзер, бер күзе күрмәү сәбәпле, сугыштан котылып калгач, хатыннар, картлар һәм бала-чагага баш булып ятуын да белә иде. Киньягулов бу кешегә нәфрәтен яшермичә батыр карады. Немец «тигр»ларыннан да курыкмаган, әле яңа гына кан исе, янган кеше ите исе аңкып торган сугыш мәхшәре эченнән чыккан Кнньягуловка фронтовиклардан уттай курыккандай куркучы, хатын-кызларга баш булып ятучы бу тыл түрәсе бик көлке һәм беткән бер кеше булып тоелды. Ул, әшәкелеген, астыртынлыгын уң күзендәге ак тап астына яшергән хәлдә, түрәләрчә туры, батырып карый торган сул күзен Кнньягуловка төбәде, апа нәрсәдер әйтте, нәрсәдер кычкырып сорады шикелле, тик Киныягулов берни ишетмәде. Аның ни сораганлыгы бо- лай да аңлашыла: кайдан киләсең, кая барасын, нигә мунчада качып яттың, янәсе? Киныягулов, аңа жавап бирмәкче булып сүзен әйтә башлауга, үзенең сөйләшә алмавын белде, сүз әйтергә кирәкле теле һәм башка әгъзаларының үзенә буйсынмавын тоеп, йөрәгенә курку йөгерде. Ул үз тавышын үзе ишетмәсә дә, теге төймә күз белән картның сәерсенүләрен күреп, үзенең кеше төшенерлек бер сүз дә әйтә алма- ганлыгын аңлады. Төймә күз боеручап бер төс белән кулын сузып документлар сорады. Киньягулов гимнастерка кесәсеннән бумажнигын чыгарып тегеңә бирде. Төймә күз бумажниктагы төрле кәгазьләрне, иске хатларны актарып карады, күн эченә төреп теккән өч почмаклы бөтине күргәч, авыз кырые белән генә көлеп куйды, бер дә исе китмәгән кебек акчага күз төшерде, аннары кызылармеец кенәгәсен табып алды. Бик игътибар белән тикшерел чыкты, шулай-шулай дигән сыман баш каккалады һәм канәгатьсез бер төс белән Кнньягуловка сыңар күзен төбәде дә, сөякчел яңакларын, ирен һәм телләрен тиз-тиз хәрәкәтләндереп, нидер әйтергә кереште. Киньягуловның аңлавынча, ул командир имзасы куелган, печать сугылган тагы ниндидер кәгазь сорый иде, ахры. Киньягулов бүтән бернинди кәгазем юк дип башын селкеде. Төймә күз аңа тагын нәрсәдер кычкырып әйтте, моңа каршы Киньягулов, ишетмим дигән мәгънәне аңлатып, кулын колагы янына куеп селкеде, башын чайкады... Киньягуловның башта үз-үзен сабыр- тыныч һәм горур тотышы әкренләп аптырау, өметсезлек белән алмашынды, моңарчы төймә күзле кешегә ул нәфрәтләнеп, жирәнеп караган булса, хәзер түрә кеше каршында ялагайланган, анардан шүрләгән сыман иде. Таулар арасындагы бу авылда бер күзенә ак төшкән әлеге кеше Киньягулов өчен министр да, маршал да иде — кодрәтле власть дигән нәрсәнең бердәнбер вәкиле иде. Менә Киньягулов ана хөрмәт- ихтирам белән карый башлады, әлеге түрә кеше аны теләсә ни эшләтә алачагын аңлагач, Киньягулов үзен көчсез, чарасыз бер кеше итеп, хәтта ниндидер гаебе дә бар кебек тойды, һәм гарьлегеннән тавышсыз гына үксеп-әрнеп елап жибәрде. Төймә күз, Кнньягуловка кызга- нып-җирәнеп карана-карана, эшләпәле карт белән нәрсәдер киңәшеп алды, аннары бумажнигын кире кайтарды да, бар кит! — дигән шикелле, ишеккә таба кулын изәде. Киньягулов, бәладән котылуына ышанып та бетмәстән, ишеккә таба борылды, беренче адымын атлауга ук күңелендә «.котылдым!» дигән шатлыклы уй чагылып китте, һәм шул ук вакытта йөрәген хурлык тойгысы көйдереп алды — шушы адәм алдында горурлыгын саклап кала алмады, үзен-үзе кимсетте бит! _____________________________________________________________ тагын бер адым атлады һәм идәнгә дык итеп нидер килеп төшкәйне тойды, ялт кына әйләнеп карады: идәндә, анык аягы янында алсу кәгазьле пресспапье ята, ә төймә күз Киньягуловка мыскыллы гына елмаеп харап тора, теге карт та чыраен сыткан; тышкы яктан тәрәзәгә малайлар килеп өелешкән — алар да кызыксынып карап торалар иде. Киньягулов берничә секунд аптырап пресспапьега карап торды, аннары карашын өстәл янында утыручыларга күчерде, һәм шунда гына * анын анына барып җитте: төймә күз аны алай ансат кына чыгарып җибәрергә уйламый икән! Киньягулов ишеккә таба киткәч, ул юри идәнгә пресспапье ыргыткан—янәсе, ишетерме-юкмы, ишетсә, әйләнеп i караса — димәк, симулянт бу кеше. Киньягулов пресс-папьеның идәнгә бәрелүен аягы белән, табаны белән тойды бит... Шул чагында Киньягуловнын күңеленә кылт итеп: пилоткамны салып, бу адәмнәргә ярамны күрсәтим дигән уй килде. Пилоткасын тотып тартып карады — салынмады, катырак тартуга — ярасы авыртып китте: пилоткасы ярага бик нык ябышып каткан, аны ярасын каплаган кан касмагы белән бергә генә куптарып алырга мөмкин иде. Киньягулов, ни булса — шул! дип, пилоткасын башыннан йолкып алды һәм үзәккә үткән әрнүдән күз аллары томаланып китте. Күз алдын каплаган аллы-гөлле томан таралуга, төймә күз белән картның көлдәй агарынган йөзләрендә һәм шардай ачылган күзләрендә... үзенең чәрдәкләнгән башын, ярасыннан чыгып сулкылдап торган коточкыч канлы миен күрде... Ул арада каяндыр бер хатын, йөгереп килеп. Киньятуловны урындыкка утыртты, башына бинт урады һәм шуның өстеннән пилоткасын кигезеп куйды. Аннары аны ипләп кенә урамга алып чыктылар. Баскыч төбендә таза-көр алмачуар айгыр җиккән арба тора иде. Киньягуловны арбага утырттылар, берни җәймәгән каты арбага бик җайсыз утырды ул. Төймә күзле кеше каяндыр бер иске сырма белән чалгы алып килде, сырманы Киньягулов астына тыкты да чалгыны арба артына куйды, аны киндер җәймә очы белән каплады, үзе дә шул җәймәгә утырды, һәм алар кузгалып киттеләр. Авылны чыккан чакта Киньягулов капка төбендәге карчыклар һәм бала-чаганың үзенә кызганып карап калуларын күргәч, йөрәге әрне- шеп-әрнешеп сулкылдады. Авылны чыгып, тыныч һәм битараф табигать эченә кергәч кенә хәле җиңеләя башлаган кебек булды. Ул үзен ат белән алып китүләренә каршы килә алмады. Балаларымны да, әнине дә, хатынымны да күрмичә, госпиталь топчанында үләрмен инде дип эченнән генә кайгырып уйланды. Күңел түрендә каядыр еракка китеп онытыла башлаган газиз кешеләренең йөз-сын- иарын күз алдына китерергә тырышып, хәтер истәлекләренә чумып бара бирде... Төймә күз чыбыркысын уйнаткалап айгырга селтәштереп ала. Аның чыраенда баягы түрәләрчә кырыслыкның әсәре дә юк. Гадәттәге хәйләкәррәк кыяфәтле, хатын-кыз белән аракы ярата торган гади бер авыл егете булып калган иде ул. Киньягуловка ул риясыз, хәтта дустанә елмаеп карап ала: менә бит без нинди, янәсе, күрдеңме: кирәк булса, фронтовик солдатка ярдәм итәргә һәр вакыт әзер, кечкенә бер аңлашылмаучылык кына килеп чыкты, янәсе, син инде, солдат, ачуланма, имеш. Киньягуловка тагын бу төймә күзне кайдадыр күргәне бар шикелле, хәтта аны белә, аны яратмаган-өнәмәгән иде кебек тоелды, ләкин кайда күргәнлеген, исеме ничек икәнлеген хәтерли алмады. Юл. зур бер чокырны уратып, уңга, район үзәгенә таба борылды. Олы юл буйлап район үзәгенә чаклы—ун чакрым, шуннан соң Кинь- ягуловлар авылына хәтле егерме биш чакрым ара кала. Шушы тирәдә олы юлдан бик күптәнге кечерәк бер юл аерылып, тау сырты аша турыга китә. Ул юл белән китсәң, Киньягуловлар авылына унбиш ТАЛ ХА ГЫПНИЯТУЛ.Л И Н ф СОЛДАТ ҮЛЕМГ чакрымнан артык түгел. Юк шул инде, Киньягулов ул юлдан бүтән кайта алмас... Борылышта төймә күз атын юлдан читкә чыгарып туктатты, аркалыкны чиште, айгыр сутлы яшь үттән ашарга кереште; төймә күз үзе арбадан чалгысын алды да юлдан эчкәрәк, урман кырыена — үлән биегрәк һәм куерак булып үскән төшкә китеп, үлән чабарга кереште. Кәкре ботларын ерып баскан килеш, чалгысын киң-киң селтәп, әйбәт чаба иде ул. Аның үлән чабуы—бик яхшы, утырып барырга йомшаграк булыр, ятып ял итәргә дә әйбәт булыр, дип уйлады Киньягулов. Төймә күз үлән чапкан арада, Киньягулов арбадан төшеп, тышка чыгып алырга булды. Арбадан төшкәч, тирә-юньгә караштырып басып торды. Таныды ул бу тирәләрне: әнә чак кына тегендәрәк алар авылына кайта торган юл. Үләннәр үсеп беткән иске бер юл ул. Кинь- ягуловның йөрәге ашкынып-каушап тибәргә тотынды. Төймә күзгә карады: төймә күз, ана таба аркасы белән баскан килеш, һаман үлән чаба иде әле. Тагын берничә тапкыр селтәнгәннән сон ул чабуыннан туктап, үләнне арбага ташый башлаячак. Шул вакыт Киньягулов гомерендә булмаганча алдашырга, хәйлә корырга уйлады. Ул, чалбар каешын ычкындыра-ычкындыра, ашыгып кына юл аркылы урман ягына чыкты. Ниндидер коточкыч бер упкын яныннан китеп барган кеше кебек тойды ул үзен: менә тагын бер адым атласа, тагын бер адым, ипләп-ипләп! Чак кына ялгыштымы — кире, упкынга, мәңге кайтып булмаслык җиргә китәчәк. Шул рәвешчә ул юлны аркылы чыгып, урманга керде, әйләнеп карады: төймә күз үлән чабуыннан туктаган, иелеп, кочагына үлән җыя иде. Йөгерергә, качарга кирәк!., һәм Киньягулов ялт кына атылып агач арасына йөгерде. Бар булган көчен туплап йөгерде. Аның тыны бетте, шабыр тиргә батты, башы әйләнгәнгә аягында көчкә басып калды. Артында, якында гына төпсез упкын барлыгын, үзен куа килгән атның тоягы дөпелдәгәнен, җилкәсенә кайнар сулышы бөркелгәнлеген тоеп йөгерде. Юлдан эчкәрәк, эчкәрәк китәргә, төймә күздән ераграк качарга кирәк!.. Киньягулов нарат урманы аша йөгереп узып, иркен бер ачыклыкка — урман кисентесенә килеп чыкты, аннары каен урманы эченнән йөгерә торгач, теге иске юлны тапты, ләкин юлга чыкмады, аннан ерак китмәскә тырышып, урман эчләп кенә йөгерде. Ахырда, тәмам хәлдән таеп, агачка килеп капланды, артына әйләнеп карады: аны куа килүче юк икән... Әйләнә- тирәсендә тоташ таулар калкып тора, тау битләрендә каты җилдә яшел дулкын сыман булып урманнар чайкала, урман өстендә салмак кына канат кагып ялгыз козгын оча, иске юлның як-ягында юеш үлән һәм чәчкәләр өстендә, аллы-гөлле нурлар уйнатып, яңгыр тамчылары җемелдәшә, ләкин юлның үзендә, төймә күз калган төшкә — олы юлга хәтле бер җан әсәре дә күренми иде. Киньягулов бераз хәл җыеп басып торды да әкрен генә китеп барды. Шушылай ансат кына котыла алуына бик сөенде ул, йөрәгенә яңадан өмет җылысы кайтты. Тау итәгендә бер чишмә очратты. Су эчим дип, кечкенә генә чокыр эчендәге чишмә өстенә иелде һәм шунда үзенең шәүләсен күрде. Тик үз-үзен бөтенләй танымады ул: аның битләре җир төсле кап-кара булган, кутырлап-касмакланып каткан, ямьсез булып сакал-мыек баскан. Ачлык, хәлсезлек, ярасы сызлавы аның битендәге бөтен итен суырган, һәм юка гына тире астыннан баш сөяге бик котсыз, килбәтсез булып беленеп тора. Тик Киньягуловның эчкә баткан хәлсез күзләрендә генә, кайгы-хәсрәт һәм газап-михнәт пәрдәсе белән өртелеп, сүнәр- сүнмәс бер чаткы елтырый иде. Чишмә янында туктап хәл алганнан соң, Киньягулов тагы китте. Хәзер инде ул тауга менә башлады, шуңа күрә аның адымы кыскара төште, гәүдәсе дә туган авылы ягына таба әкренрәк бара иде хәзер. Киньягулов куркып-пошынып урманлы тау түбәсенә күз салгалады: анда караңгы кыялар арасында кара болытлар тулгана, шыксыз тау җилләре сызгыра иде. Төн җиткәнче тау түбәсен үтә алса, аннары тауга түбән атлавы да җиңелрәк һәм күңеллерәк булыр иде... Шуннан соң ул бүтән берни уйламады, кайгырмады да, үкенмәде дә. Ул фәкать йөрәге тибүен, башындагы ярасы сулкылдавын, гәүдәсе авырлыгын, аяклары арыганлыгын һәм эчәсе килеп бик сусавын гына ♦ тойды. Бөтен көчен, бөтен игътибарын ул гәүдәсен туры тотып, алга таба аягын атлауга гына юнәлтте. Вакытвакыт ул аяк өсли оеп йоклап киткән яки һушын җуйган шикелле дә була иде... Аннары ул болытлар эченнән атлады. Астан алар тоташ булып, тыгыз булып күренгәннәр иде. Ә якыннан күргәч, эчләренә кергәч, бу болытлар гади бер томан гына икән, шундый куе томан — ун адымнан бернинди агач күренми, энә очыдай вак кына су тамчылары Кинь- ягуловның киеменә утырды. Ана юлының буеннан-буена диярлек томан эченнән барырга кирәк, чөнки юл тауга каршы борыла-сырыла сөзәк итәкләр буйлап менә, кыя ташларны, упкын җирләрне, әрәмәлекләрне әйләнеп уза, аннары, тураеп хәл алган шикелле, тау сыртының түбәсеннән үк үтә дә ашыкмый гына үзәнлеккә төшеп китә иде. Хәзер инде Киньягулов таулар аша туры гына китүенә үкенә дә башлады. Тау түбәсенә менеп җиткәндә генә төн килде—соры томан пәрдәсен үзенең дөм-караңгы япмасы белән каплап алды, әйләнә-тирәдәге бушлык корым төсле кап-кара, яссы-тәбәнәк һәм хәтта тыгыз бер нәрсәгә әйләнде. Киньягулов, агачка бәрелмәгәем, берәр ботакка төртелмәгәем дип, кулын алга сузып, юлны аяклары белән капшый-капшый, сакланып кына атлады... Шуннан соң аның аяклары такыр юлны тоймый башлады, тоташтан йомшак үләнле җир китте. Үлән ерып шактый озак барды ул, менә-менә хәзер юлны табам дип өметләнде, ләкин юл күренмәде. Шунда гына ул үзенең юлдан язганлыгын аңлады. Башта ул, юлдан сулга чыкканмын дип, уңга таба китте. Анда да бөтен җирдә бил тиңентен юеш үлән икән. Шуннан соң ялгышканмын, юлдан уңга чыгылган булган, тагы да ераграк киткәнмен дип уйлады һәм кирегә китте, ләкин үзенең кире якка, кирәкле якка баруына ышанып җитмәде. Биек үлән арасыннан йөз адым чамасы үткәч тә, бернинди юл тапмады, аякларына очы-кырые күренмәгән биек, юеш үлән генә уралды. Киньягуловның йөрәгенә курку төште. Караңгы бер тыгызлыкта ул арлы-бирле сугылды, агачларга, очлы ботакларга барып төртелде, куллары белән үлән арасын капшап карады, аннары искәрмәстән абынып китте дә күкрәге белән йомшак, калку бер нәрсә өс- тенә егылды: кырмыска оясына егылган икән, Урал урманнарындагы әчкелтем ис, җылы бөркеп торган гади бер кырмыска оясы. Шушы йомшак, тере түмгәккә яткач, Киньягулов тынычланып китте: сугышның нинди генә тамашаларын күрмәдем, нинди мәхшәрләрендә булмадым — анда да куркып калмадым, ә монда, туган авылымнан ун гына чакрымдагы таныш урманда, малай-шалай шикелле, караңгыдан, юлсыз адашуымнан шүрләп калдым, дип фикер йөртте. Тау бите буйлап аока таба төш тә төш, берәр юлга яки ачык кырга чыкмый калмассың. Шулай дип җирдән торды да аска таба төшеп китте, бик сакланып, кармалана-кармалана гына атлады: кыя кырыена килеп чыгып, упкынга төшеп китүеннән курыкты. Ауган-сынган агачлар, куе чытырманлыклар аша үтте, зур-зур ташларга, агачларга килеп төртелде, юеш үлән арасыннан мүкәйләп тә, яны белән ятып та шуышты, тау түбән арты белән шуып төште, упкын кырыенда үләннәргә, куакларга тотынып калды, яңадан югарыга үрмәләп, текә ярлы урыннарны әйләнеп узды. Вакыт-вакыт хәле бетеп җиргә ятты да хәрәкәтсез торып вакытын әрәм итмәс өчен әкрен-әкрен аска таба тәгәрәде... Ниһаять, бик озак вакыттан соң ул дөм-караңгы бушлыкның аз гына соргылтлана һәм киңәя башлавын, өстәге кара-кучкыл агач ТАЛХА ГЫЙНИЯТУЛЛИН ф СОЛДАТ ҮЛЕМЕ ябалдашларының аермачык күренүен шәйләде: әллә инде яктыра башлады, әллә Киньягулов болытлар эченнән чыкты. Шуннан соң ул кинәт ачыклыкка килеп юлыкты: монысы урман кисентесе икән. Киньягулов күз алдында үзенең туган ягын — Урал аръягындагы җирләрне: тәбәнәк кенә яшел тауларны, күңелгә ямь биреп торган ап-ак каенлыкларны, еракларга китә-китә Азия далаларына әйләнә торган кмң- иркен иген кырларын күрде; хәзергә әле каршыда таныш басулар, таныш таулар күренмәсә дә. ул туган җиренең дымлы сулышын бите белән тойды, күкрәген тутырып аның татлы исләрен иснәде. Ерактагы кара-кучкыл офыкка текәлеп карый торгач, кинәт җирдә энә очы кадәр генә якты нур күрде. Бу нур караңгыда елт итеп кабынды да сүнде. Бәлки бу — авылдан, берәр кеше тәрәзәсеннән күренгән ут булгандыр. Киньягулов утны шәйләгән вакытта әлеге кеше лампасын өреп сүндергәндер, я булмаса, ерактагы юлдан машина узгандыр да урман яки тау артыннан фара яктысы чагылып киткәндер, бәлки төнлә эшләүче трактор калкулык артына борылып киткәндер... Ләкин әлеге якты нурның күренүе чын иде... Ут булган җирдә кешеләр бар, тормыш-тереклек бар. Хәзер инде Киньягулов адашмаячак, туп-туры утка таба китәчәк, һәм ул, тормыш-тереклек чаткысы күренгән юнәлештән язмаска тырышып, урман кисентесе буйлап аска төшеп китте. Кисентене узгач, тагын урман эченнән атлады. Кайдадыр шушы тирәдә генә юл булырга тиеш. Киньягулов аның якын булуын сизә, тик агачлар һәм үлән арасыннан аны таба гына алмый. Хәзер инде ул әйләнә-тирәсендәге агачларны аермачык күрә, каенны усактан аерып була. Наратлык эчендә караңгы иде, каенлык эче яктырак икән: каен агачларыннан көмеш нур сирпелеп торган шикелле. Бая дөм-караң- гыда күренмәгән үлән дә куе яшел булып шәйләнә башлады. Җәйге кыска төн бетеп бара. Озакламый сары таң яктысы бу ямьсез төн караңгысын куып алып китәр дә ерактагы томан эченнән таныш калкулар, басулардагы таныш юллар килеп чыгар. Тау түбәсенә менгәндә тәмам арган, хәлдән тайган Киньягулов әнә шул өмет белән генә аягында басып тора, ул инде үзенең исән калу-калмавы турында уйлый алмастан, ярым түнгән хәлдә, алпантилпән атлый иде. Биек, юан агачлы урман әкренләп вак каеннарга күчте. Аяк асты юешләнде, Киньягуловнын ялан аяклары җылы саз суында чупырдый башлады. Аннары аяклар мамык шикелле йомшак, :ыгылмалы-тирбән- чек мүкне тойды. Аяк басуга, мүк йомшак кына булып батып китә, аның астыннан саркылып су чыга иде. Каеннар шактый сирәгәйде, алар хәзер түмгәкләр өстендә генә үсеп утыра, түмгәкләр арасында кара-кучкыл су. Шуннан соң каеннар бөтенләй бетте — түмгәкләр генә калды. Бу түмгәкләр биек-биек, өсләренә чәч шикелле булып күрән үскән. Түмгәкләр арасында — аяк баскан саен шупырдап бата торган сыек торф баткаклыгы. Киньягулов үзенең кеше аяк басмаган кыргый бер сазламыкка кереп барганлыгын күңеленең бер почмагы белән сизенсә дә, кире артка борыла алмады, ул турыда уйламады да. Атлаган саен өйгә якынаям дип, ул гел алга баруын гына белде. Озакламый сазлык бетеп, каты жир башланачагына ул ышана иде. Менә аның аягы болын юлына чыгып басар да шул юл белән ул туп- туры туган авылына кайтып керер... Су инде аның биленә җитте, Киньягулов түмгәкләргә килеп төртелде, пычак кебек үткен кырлы күрәннәргә тотынды. Бу үлем сазлыгын тизрәк ерып чыгыйм дип, гел алга, һаман алга омтылды . Шуннан соң су күкрәк тиңентен булды, һәм Киньягулов «Бу бит Торна баткаклыгы!» — дип сөенеп уйлап куйды. Ана урман кисентесеннән унга китәргә. Шарлавыклы елга аша чыгарга кирәк булган икән. Шуннан авылга бер генә чакрым кала: таныш болын юлы белән китеп ферма яныннан узасы... Киньягулов аякларын арлы-бирле китереп басар-таяныр җир эзләде, ләкин аяк- лары төпсез, салкын баткаклыктан башка нәрсә тоймады. . Су аның муенына җитте... Киньягулов кара сазламык авызында җан ачысы белән тыпырчынып кулларын селтәнде, аяклары белән тибенде, торф боламыгын, мүк һәм түмгәк кисәкләрен кулы белән ишеп-эткәләп җибәрде. Шушы талпыну-тыпырчынуга ул иң соңгы тамчы көчен бирде. Тончыкмас өчен башын артка каерды һәм тәнендәге тереклеккә колак салып тынып калды. Күкрәк читлегендә дөп-дөп итеп, буылыпкысы- лып йөрәге тибә, бөтен тәнен күңел болгаткыч бер хәлсезлек баскан й!де... Ул үзенең инде моннан котыла алмаячагын, үләчәген сизә иде, гомеренең соңгы мизгелендә күз алдына балаларын, хатынын, әнисен китерергә, күңеле белән аларның газиз йөз-сыннарын күрергә теләде, әмма аларны күңел түрендә бик еракта, әллә нинди таныш булмаган бер яктылык эчендә, ниндидер киртә аръягында, чит-ят сыман итеп, томан эченнән генә күрде... Шуннан соң кинәт анын колагы тавыш ишетә башлаган кебек булды, туган авылында таң әтәчләре кычкыра сыман тоелды... һәм аның сүнеп барган аңыннан, сонгы тапкыр, нур шикелле булып: «Барыбер кайтып җиттем, барыбер туган җиргә кайтып җиттем, өем янына...» дигән уй сызылып үтте... 65 нче гвардия полкының дүртенче ротасы, беренче взвод рядовое, Башкортстанда туып үскән Киньягулов Гайса, башы каты яраланып, ■операциядән соң анына килә алмыйча, әнә шулай кыр госпиталендә вафат булды... ЯХЬЯ ХАЛИТОВ тәржемәсе