РУС ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАТЫ
Татарстанда яшәүче рус әдипләре елына уртача ике-өч китап чыгарып киләләр. Соңгы елларда дөнья күргән китаплар арасыннан барыннан да элек Геннадий Паушкинның «Чаллы җирендә» («На земле Челнинской») һәм «Кайтыгыз, ләкләкләр» («Вернитесь, аисты») дигән ике китабын, Рөстәм Кутуй- ның «Уч төбендәге кояш» һәм «Кышкы алмалар» исемле җыентыкларын, Михаил Скороходовның «Щельянда сәяхәт» һәм «Текә таулар» исемле әсәрләрен, София Радзиевскаяның «Сайланма әсәрләрпен, Юрий Белостоцкийның «Күк йөзе дә, гомер дә бер» («И жизнь одна, и небо одно») дигән яңа повестен күрсәтергә була. Рус язучыларының әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеге турындагы сүзне иң өлкән язучыбыз София Борисовна Радзиевская иҗатыннан башларга теләр идем. Ул укучыларына табигать һәм хайваннар дөньясы турында дистәләрчә мавыктыргыч хикәяләр, Ватаныбызның ерактагы үткәне хакында берничә кызыклы повесть бүләк итте. Аларның иң яхшыларын, мәсәлән, «Батырлык утравы», «Рау белән Гау», «Джумбо», «Сазлык робинзоннары» кебекләрен, Татарстан китап нәшрияты бер томлыкка туплап йөз мең тираж белән дөньяга чыгарды. Актив иҗат эшчәнлегеннән тыш, язучының җәмәгать эшендәге тыйгысызлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Олы яшьтә булуына карамастан, София Борисовна Язучылар союзы уздыра торган культура-масса эшләрендә күп катнаша: лекцияләр укый, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый, башлап язучы авторларга практик ярдәм күрсәтергә дә өлгерә, предприятиеләргә, колхозларга укучылар белән очрашуларга йөри. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, безгә халык белән даими аралашырга, тормышны яхшы белергә кирәк, шуннан башка язучы әдәбиятта нинди дә булса җитди әйбер тудыра алмый. Бу җәһәттән үзенең КамАЗ төзүчеләргә багышланган «Чаллы җирендә» дигән китабы белән язучы Геннадий Пауш- кин үрнәк бирде. Төзелеш башланган чорда ул озак вакыт бер бригадада яшәде. Эшчеләрнең хезмәт энтузиазмы аны китап язарга рухландырды. Аның комсомол Үзәк Комитеты дипломы белән бүләкләнгән очерклар сериясе әнә шулай туды. Монда, авторның теләген хуп күреп, кыска вакытта китапны дөньяга чыгарган Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренең дә хезмәте зур. Җыентыкның кайбер урыннары, бигрәк тә ахыргы өлеше ашыгып эшләнү сәбәпле камиллек дәрәҗәсенә ирешеп җитмәсә дә, рус телендә шушы темага язылган беренче китап буларак, аның әһәмияте шиксез. Г. Паушкинның хәрби темага язылган «Кайтыгыз, ләкләкләр» повесте да авторның иҗади уңышы булып саналырга хаклы. Бу кечерәк кенә повестьның язылу тарихы гыйбрәтле. Яшь солдат Г. Паушкин сугышны чик буенда каршылый. Унике ел үткәч, аңарда бу көннәр хакында яшь буынга сөйләү теләге туа. «Ерак заставада» дигән беренче повесте шулай барлыкка килә. Китап уңыш казана, ләкин автор әсәреннән канәгать булмый. Тагын ун елдан соң «Очты кошлар» («Птицы улетели») дигән яңа исем астында повестен ул яңадан эшли. Ләкин бераздан соң китабын бу юлы да тиешле дәрәҗәдә түгел дип таба — һа Т ман да әле анда күп нәрсә әйтелмичә калган дип саный ул. Дошманның беренче ударларын каршылаган чик сакчыларының батырлыгын хәтердән җуелмаслык итеп сурәтләү эчен автор үзе әдәби батырлык эшләргә тиеш булып чыга, һәм Паушкин андый батырлыкка сәләтле булуын исбат итте. Шуның белән ул көрәштәшләре алдындагы изге бурычын үтәде. Утыз елдан артыкка сузылган эзләнүләр, уйланулар теләгән нәтиҗәгә—әсәрнең тиешле яңгырашын табуга, ә әдәбиятта исә язучының үз тавышын табуга китерде. Чын илһам сулышы бәрел торган, проза белән язылган поэма шикелле яңгыраучы «Кайтыгыз, ләкләкләр» повесте, шиксез, соңгы елларда сугыш турында чыккан иң яхшы китапларның берсе. Геннадий Александрович КамАЗ турындагы китабының геройлары янына йөрүендә дәвам итә Өлгереп җиткән бу язучыдан без хезмәт героизмы турында да чик сакчыларының батырлыкларын сурәтләгән кебек тирән итеп, чын, җылы хисләр белән язылган яңа әсәр көтәбез. Соңгы елларда иҗади яктан сизелерлек үскән икенче бер язучыбыз—Рөстәм Кутуй. Аның камиллектән шактый ерак торган беренче хикәяләре үз вакытында төрле бәхәсләр тудырды. Менә үткән ел Мәскәүнең ■Современник» нәшрияты, аның соңгы елларда язган иң яхшы әсәрләрен туплап, «Уч төбендәге кояш» («Солнце на ладони») исемле җыентыгын дөньяга чыгарды, һәм беркемдә дә әдәбиятка үз каләме булган яхшы художник килүенә шик калмады. Аның төгәл эшләнгән акварель рәсемнәрен хәтерләтүче лирик новеллаларыннан кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендәге эчке яктылык сирпелеп тора. Рөстәм Кутуй үзенә генә хас тасвирлау ысулын тудыра һәм, шул рәвешчә, чынбарлыгыбызны ачыграк, тулырак гәүдәләндерүгә ирешә. Ул геройларның тышкы кыяфәтләрен сурәтләү белән мавыкмый, алар- «ың кылган гамәлләрен читтән аңлатып торуны өстенә алмый, геройның җанлы сөйләм теле аша үз асылын ачып бирүенә ирешә. Хикәяләрендә аның ниндидер шаккатыргыч хәлләр дә, сирәк очрый торган искитәрлек шәхесләр дә юк. Әсәрләренең геройлары бары да гади кешеләр. Әйтик, өнә ташчы Митрич, яки колхозның ат караучысы Карпей дәдә, солдатка Луша, Ни- халь карт— барысы да гап-гадиләр, әмма һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган сизгер йөрәкле яхшы кешеләр. Хәсән Туфанның бөтен игътибары докладчыда. Р. Кутуй әсәрләрендә яшүсмерләр образлары аерым урын алып тора. Зур тормышка кереп килүче ул яшьләр барысы да гүзәллеккә омтылалар, һәр яхшылыкка үтә сизгерләр, тискәре күренешләр исә аларда бик тиз күңел ярасы калдыра. Балалар турындагы бу хикәяләрдә гайдарча җылылык, геройларның язмышын уртаклашу хисе дулкынландыра. Аларда язучының сүз белән әйтелмәгән кисәтүен тоясың: әнә, күрәсезме, кеше формалашып килә, ди ул, без аның өчен җаваплыбыз, аның кем булып үсүе безгә барыбер түгел. Җыентыкка кергән әсәрләрнең барлык әдәби кыйммәтләрен санап тормыйча, шуны гына өстисе килә: яктылык чәчеп торган бу китапны кулга алганда кояшны уч төбеңә салган кебек хис итәсең. Хәзерге вакытта Рөстәм Кутуй әхлакый тәрбия, гаиләдә һәм коллективта кешенең үз-үзен тотышы темасына «Суд алдында» дигән повесть өстендә эшли. Повестьның без канышкан беренче бүлекләре язучының алга табан үсә баруы турында сөйли. Язучы Михаил Скороходовның китаплары да шундый ук хуплау сүзләренә лаек. Иҗат мәсьәләләрендә ул үзенә һәм иптәшләренә карата да бик таләпчән. Скороходовның, Архангельск поморы Буторин белән бергә, ал җилкәнле баркаста леген- дар Мангазеяга ясаган гаҗәеп сәяхәте безнең хәтердә әле. Биш ел үткәч, 1972 елда, «Советская Россия» нәшрияты аның «Щелья»да сәяхәт» исемле әсәрен бастырып чыгарды. Әдәби тәнкыйть аңа югары бәя бирде. Автор хәзер китапның икенче, тулыландырылган басмасы өстендә эшли. Яшьләргә адресланган бу әсәр, һичшиксез, романтик сәяхәтләр турында хыялланучыларның китап шкафында мактаулы урын алыр. Инде менә китап кибетләрендә язучының «Текә таулар» исемле яңа романын күрдек. Ул Чистай шәһәре эшчеләренә һәм Диксон атавы полярникларына багышланган. Әсәрнең «Өстенлек иткән көч» («Превосходящие силы») дип исемләнгән беренче бүлеге кайчандыр язучы үзе көйләүче- слесарь булып эшләгән предприятие эшчеләре турында сөйли. «Ак җир хуҗалары» («Белоземельцы») дигән икенче бүлектә автор ерак төньякта эшләүче полярникларның хезмәт батырлыгын күрсәтә. Язучы берничә ел анда «Полярная звезда» газетасының редакторы булган. Якташлары алдында Скороходовның үзенә бер иҗат отчеты дип саналырга хаклы бу әсәрне алар зур кызыксыну белән каршы алырлар дип уйлыйм. Ниһаять, Юрий Белостоцкийның яңа гына Казанда чыккан соңгы китабы—«Күк йөзе дә, гомер дә бер» дигән әсәре турында берничә сүз. «Күктә югалган сер» («Небо хранит тайну») исемле баштагы әсәре белән чагыштырганда без аны язучы иҗатында алга зур гына адым дип саныйбыз. Ике ел элек зур тираж белән Татарстан китап нәшриятында чыккан беренче повестенда бик сирәк һәм очраклы, шуңа күрә бөтен авиация өчен характерлы булмаган бер фаҗигале вакыйга хикәя ителгән иде. Шул сәбәпле ул художестволы әдәбиятта түгел, ә гадәттән тыш хәлләр хроникасында гына урын алырга мөмкин иде. Ю. Белостоцкий, күрәсең, әсәрендәге кимчелекләрне үзе дә аңлаган. Хәзер ул укучыларына яңа повесть тәкъдим итә. Фаҗига монысында да кечкенә түгел, әмма әсәр төзегрәк чыккан, иң мөһиме, аның зур хөрмәткә лаек булырлык герое бар. Секция бюросы миңа шулай ук Ян Ви- нецкийның «Тамырлар» («Истоки») дигән соңгы китабы турындагы фикеребезне җиткерүне йөкләде. Бу җыентыкта Испаниядә булып үткән һәм автор үзе катнашкан гражданнар сугышы темасына ике яхшы гына хикәя бар. Батыр хатын-кызларыбыздан очучы Мәгубә Сыртланова турында «Зори девичьи» исемле яхшы документаль повесть бар. Ләкин җыентыктагы калган хикәяләрнең әйтерлек әдәби кыйммәтләре юк. Аларда уйлап чыгарылган һәм очраклы нәрсәләр күзгә ташланып тора. Мәсәлән, хикәяләрнең берсендә бер лейтенантның үзе яраткан солдат дустын юк кына гаебе өчен атып үтерүе бәян ителә. Шәфкатьсе з һәм ышандырмый торган хикәя бу. Икенче әсәрдә гражданнар сугышының бер героена апалысеңелле ике кызның шаккаткыч мәхәббәте сурәтләнә. Соңыннан бу кеше Италиядәге каршылык хәрәкәтенең каһарманы булып таныла һәм, аз да түгел, күп тә түгел, Неаполь шәһәрен азат итә. Чама хисе югалган мондый хикәяләрне укыганда гаҗәпләнеп иңбашны җыерып куясың. Җыентыкта бигрәк тә Ленинга, Горькийга, Пушкинга, Есенинга, грек композиторы Теодоракиска багышланган тарихи новеллалар ризасызлык тойгысы уяталар. Авторның һәркемгә мәгълүм булган тарихи фактлар белән артык ирекле мөгамәлә итүе котылгысыз рәвештә тарихи дөреслекне бозуга китерә. «Тамырлар» дигән беренче новеллада автор студент Владимир Ульяновның пешекче Алексей Пешков белән очрашуы хакында сөйли, шунда ук аларның үзара әңгәмәсе дә китерелә. Мондый уйдырма нәшриятны уңайсыз хәлдә калдырган, андый очрашу тарихи яктан исбат ителмәгән, автор бары тик аның булуы мөмкин дип саный, дигән искәрмә биреп, ул китап укучылар алдында акланырга мәҗбүр булган. Икенче бер новеллада Пушкин Пугачев турында уйлана һәм авыз эченнән Степан Разин хакындагы җырны көйли. Хәлбуки, җыр Пушкинның үлеменнән соң ярты гасыр үткәч, Сембер шагыйре Садовников тарафыннан чыгарылган. Кызганычка каршы, китапта шундый гөман итүләр һәм фараз кылулар җитәрлек. Билгеле, алар укучының авторга булган ышанычын ныгытмыйлар. Бөтен бәла шунда ки, таланттан мәхрүм әдип булмаса да, Ян Винецкий әсәрләрен ашык-пошык яза, каләмдәш дуслары фикереннән башка гына дөньяга чыгара. Татарстанда яшәүче башка рус әдипләренең иҗаты хакында кыскача гына әйтеп үтәм. Марсель Зарипов «Чужой медовый месяц» исемле беренче җыентыгын чыгарды, аннары Гариф Ахунов белән берлектә республикабыз турындагы «Без Казаннан, Иделдән» дигән очерклар китабын язды. «Советская Россия» нәшриятында Шагыйрь Ренат Харисов һәм әзербәйҗан язучысы Ибраһим Ароз. басылган ул китап «Россиялеләр, туганнар гаиләсендә» дигән китаплар сериясеннән иң яхшысы дип табылды. Әле яңа гына авторның бишьеллык геройларына багышланган «Тугызынчы биеклек» дип исемләнгән тагын бер очерклар китабы басылып чыкты. Өлкән каләмдәшебез Александр Булгаков «Теньяк җиле» дигән җыентыкта Заполярье төзүчеләре турындагы хикәяләрен бастырды. Соңгы елларда дөнья күргән шигъри җыентыклар арасыннан Николай Беляевның «Чатта» («Перекресток»), Рөстәм Ку- туйның «Яшь ай» («Новолуние»), Леонид Топчийның «Үзем өчен яшәмим» («Живу не для себя») дигән китаплары игътибарга лаек. Яшь язучыларның иҗат уңышлары да сөенеч хисе уята. Гани Бикушевның яшьләр тормышыннан алып язылган «Өйгә кайтыйк» («Пойдем домой») һәм «Бәхетле чүмеч» («Самый счастливый ковшик») повестьларын җәмәгатьчелек җылы каршылады. Нонна Орешина «Беренче адым» исемле яңа китабын дөньяга чыгарды, «Правда» газетасында һәм «Крылья Родины» альманахында ике кызыклы очерк бастырды. Хәзер ул хәрби авиация очучылары турында повесть төгәлләп килә. Соңгы алты ел эчендә тәнкыйтьчеләре- бездән Лев Юдкевич «Есенинның лирик герое» һәм Вячеслав Воздвиженский «Муса Җәлилнең Моабит дәфтәре» дигән китаплар бастырдылар. Рус язучылары секциясенең айга бер мәртәбә үткәрелә торган җыелышларына без Равил Бухараев, Неля Земляниченко, Геннадий Капранов кебек сәләтле яшь шагыйрьләрне һәм Павел Смольников, Дмитрий Сычев, Вахит Монасыйпов кебек инде берничәшәр җыентык чыгарып өлгергән прозаикларны да чакырабыз. Без үзебезне татар язучылары белән бердәм иҗади семьяда итеп хис итәбез һәм барлык җитди мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Күптән түгел рус һәм татар язучылары секцияләренең берләштерелгән җыелышында Абдулла Йосыповның «Акчу- риннар» («Господа Акчурины») исемле ро- ман-хроникасының кулъязмасын тикшердек. Бирелгән киңәшләрне истә тотып, автор кулъязманы төзәтеп чыкты һәм нәшрият аны басарга кабул итеп алды. Безнең республикада рус телендә язучы ике йөзләп авторны берләштерә торган җиде әдәби берләшмә бар. Казанның Горь. кий музее каршындагы берләшмә — шулерның иң өлкәне. Яшь авторлар һәр җомга көнне монда җыелып, шагыйрь Марк Зарецкий җитәкчелегендә яңа әсәрләр тикшерәләр. Рус телендә язучы барлык Казан язучылары диярлек — Г. Паушкин, Р. Кутуй, Н. Орешина, Г. Бикушев, драматург ДВалиев, Н. Беляев — шушыннан чыккан кешеләр. Кырыктан артык яшь каләм иясен җыйган икенче зур берләшмә Чаллы шәһәрендә эшли. Аларның иң уңышлы иҗат үрнәкләрен туплаган беренче күмәк җыентык матбугатка әзерләнә. Чаллыда семинар вакытында прораб В. Леонтьев безне автозавод төзүчеләре турындагы кызыклы романы белән таныштырды. Шулай да әсәр җитди тәнкыйтькә очрады. Эш шунда ки, КамАЗга килүче язучылар вакытлы матбугатта кайчак сай язылган бер үк типтагы очерклар бастыралар. Турист язмаларын хәтерләтүче андый очерклар укучыны ялыктыра башлагач, әдипләр гадәти булмаган биографияле кешеләрне эзләү белән мавыга башладылар. Менә мондыйрак схема да барлыкка килде: фәлән фәләневнең тормышы, янәсе, чуалып киткән һәм эшләрен җайга салу, яңа тормыш башлау өчен ул автозавод төзелешенә килгән. Безнең хөрмәтле каләмдәшебез Геннадий Паушкин да «Камадан искән җил» дигән бер хикәясендә шушы шаукымга бирелеп ала. Хикәянең герое болай дип белдерә: «Без һәммәбез монда качып килгән кешеләр. Кем хатыны яныннан, кем хатынының өнисеннән, ә кайсы- берәүләр ата-аналарыннан качкан». Әдәби иҗат эшендә тәҗрибәсе булмаган Леонтьевны менә шушындый «үрнәкләр» адаштырган да инде. Төзелешкә биографияләрен төзәтү өчен килгән кешеләр романда күбәеп китә. «Сезнең участокта андый кешеләр бик күпмени соң?»— дип сорадык без автордан. Ул гаҗәпкә калды: «Безнең объектыбыз бик җитди бит,— ди,— андый- ларны тотмыйбыз без». «Ә ник аларны романыгызда бергә җыйдыгыз?» «Мин моны эшчеләр коллективында аларның яңадан тәрбияләнүләрен ачыграк күрсәтү өчен эшләдем»,— дип аңлата Леонтьев. Без аның ялгыш юнәлештән киткәнлеген озаклап аңлаттык һәм ул романын яңадан эшләргә булды. Эшчеләр сыйныфы турында аның яхшы әсәр бирәчәгенә без ышанабыз. Яңа талантның күренүе безнең өчен үзе бер бәйрәм. Союзга килгән кулъязмага карата сак, кайгыртучан мөнәсәбәт һәм югары таләпчәнлек булганда гына ышанычлы әдәби алмаш тәрбияләргә мөмкин. Әлмәттә яшәүче Владимир Мальцев повестеның кулъязмасын алгач, секция членнары аны ике тапкыр үзләренең җыелышларына чакырдылар, һәм автор фронт темасына язылган әсәрен кабат эшләгәннән соң, нәшриятка тәкъдим иттеләр. Әдәби алмаш тәрбияләү бурычы безне һәрчак борчырга тиеш. Бездә кайчак шулай да була: яшь автор табигый сәләте аркасында укуын тәмамлауга ук профессиональ язучы булып китә, җиң сызганып кешеләрне акылга өйрәтә башлый. Талантлы булу гына язучы өчен аз—аның артында тормыш тәҗрибәсе торырга тиеш, хезмәт кешеләре белән даими аралашып, тормышны ул дөрес аңлый белергә тиеш. Партия җитәкчелегендә тарихи батырлыклар күрсәткән халкыбыз алдында без бурычлы әле. Безнең иҗат уңышларыбыз, күп милләтле совет әдәбиятының иҗади казанышлары шул бөек җиңешләргә лаек булсын