РУХИ КҮПЕР
Кибет киштәләрендә татарчадан рус теленә тәрҗемә ителгән китаплар көннән-көн күбрәк күренә башлады. Соңгы биш-алты ел вакыт эчендә генә дә аларның саны 130 дан арткан. Хәзер татар шагыйрьләре һәм прозаикларының китапларын бик күп милләтләрнең укучылары укый ала. Бу, әлбәттә, куанычлы хәл. Әйтик, моннан 10—15 К ел элек кенә бу турыда тик хыялланырга гына мамкин иде Шулай да моны табигый бер күренеш дип санарга кирәк. Чөнки без моның шулай буласын алдан ук белә, ышана идек. Илебездәге тугандаш халыклар арасында үзара бәйләнешләр нык көчәйгән, Г. Тукай әйтмешли, «тел вә лөгать алмашып» яшәгән чорда әдәби әсәрләрнең бер телдән икенче телгә, бигрәк тә рус теленә тәрҗемә ителүе көтелмәгән эш түгел иде. Без моны заманның реаль күренеше итеп саныйбыз. Без моны ленинизмның, Коммунистлар партиясенең милли политикасының тантанасы һәм казанышы дип карыйбыз. Яхшы әсәр, ул нинди генә телдә чыкса да, бик тиз рус теленә тәрҗемә ителеп, миллионлаган укучылар кулына килеп керә һәм бөтен халык хәзинәсенә әйләнә. Әмма тәрҗемә ителгән китапларның сыйфаты турында уйлана башласаң, күңелгә борчу төшә. Дөресрәге, тәрҗемәләрнең сыйфаты да һәм күп очракта тәрҗемә өчен сайланган китапларның үзләре дә укучыларда канәгатьсезлек хисе уята. Билгеле, бу мәсьәлә аерым сөйләшүгә, ныклап тикшерүгә мохтаҗ. Һәрхәлдә, киләчәктә безнең тәнкыйтьчеләр дә, тел галимнәребез дә бу хакта үз сүзләрен әйтерләр дип ышанасы килә. Мин бу урында тәрҗемәнең телен, стилен, гомумән, формасын, шулай ук оригиналдагы фикерләрнең дөрес бирелүен күз алдында тотам. Тәрҗемәдә авторның үзенчәлеген саклау мәсьәләсе дә, билгеле, игътибардан төшеп калмаска тиеш. Минемчә, тәрҗемә эшендә иң мөһиме әнә шул. Бу мәкаләдә мин рус теленә тәрҗемә итү өчен әсәр сайлап алуның кайбер принципларына тукталып китәргә уйлыйм. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул? Әдәби әсәрне бер телдән икенче телгә, бигрәк тә рус теленә тәрҗемә итү — ул дәүләт күләмендәге җаваплы эш. Рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр төрле халыкларны үзара якынлаштыра торган рухи күпер ролен үти. Шул күпер аша илебез халыклары бер-берсе- нең хәлләрен белешәләр, бер-берләренең культурасы, тарихы, традицияләре белән танышалар. 12. «к У » М ю, 177 Мирсәй Әмир белән Гариф Гобәй. Рус теле кебек үк, безнең үз телебез дә үсә, байый бара. Рус телендә чыккан китаплар аша без бөтен дөнья культурасын, сәнгатен, фәнен, техникасын үзләштерү дәрәҗәсенә күтәреләбез. Моны без үз тәҗрибәбездән дә ачык күрәбез. Башка милләтләрнең рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан китаплары барлык совет халыкларының уртак байлыгына, уртак хәзинәсенә әйләнә. Шулай ук рус теле үзе дә безнең яхшы әсәрләребезне, тирән күңел җылылыгы белән, үз культурасының михрабына куя бара. Димәк, рус теле аша азчылык милләт авторларының да китаплары бөтен дөнья культурасының бер өлешенә барып тоташа. Күрәсез, әдәби тәрҗемә әнә нинди җаваплы эш икән. Югарыда әйткәнемчә, татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү өлкәсендә безнең у ңьппл арыбыз шактый. Бу кадәресе барыбызга да билгеле. Шулай да тагын бер сорау куясы килә: ә нинди әсәрләр тәрҗемә ителергә тиеш соң? Сүз дә юк, халык тарафыннан яратылып укыла торган, халык игътибарын һәм ихтирамын казанган иң яхшы китаплар гына тәрҗемә итүгә лаек. Тәрҗемә өчен әсәр сайлаганда, бу — төп принцип булырга тиеш. Шулай эшләгәндә генә хата адымнар булмас һәм төрле юкбар сүзләргә урын калмас, дип уйлыйм. Әлегә кадәр тәрҗемә өлкәсендә башбаштаклык хөкем сөрде дип үк әйтеп булмаса да, әмма монда тиешле тәртипнең булганы юк дип курыкмый әйтергә мөмкин. Монысын без бик ачык беләбез. Кызганычка каршы, шул хәл белән риза булып яши бирәбез. Шушы гамьсезлек аркасында безнең китап киштәләренә кулга алмаслык начар китаплар менеп утыра. Моңа күпме акча тотыла, күпме кәгазь исраф ителә, нәшрият хезмәткәрләренең күпме вакыты әрәм була! Әмма моннан да начаррагы — укучыларның ышанычы белән шаяру түгелме соң бу? Әйе, безнең укучыларыбыз бик күп, алар чиксез зур океан сыман. Әмма шуны истән чыгармаска кирәк, океан күпме генә зур булмасын, корабтан ташланган кечкенә генә чүп-чарны да дулкыннар барыбер ярга китереп ыргыталар. Начар китапны да, хәтта бик яхшы тәрҗемә ителсә дә, шундый ук язмыш көтә. Көн тәртибенә кемне, ягъни кайсы авторны тәрҗемә итү мәсьәләсе түгел, бәлки нинди әсәрне тәрҗемә итәргә, дигән мәсьәлә куелырга тиеш. Без күп очракта менә шул принциптан читкә тайпылабыз. Дөресен генә әйткәндә, халкыбыз күңелендә якты истәлек калдырган күп кенә әдипләребез- нең, шагыйрьләребезнең әсәрләре әле һаман күп милләтле укучыларга билгесез булып кала. Туган ил өчен сугышта башын салган солдат шагыйрь Ф. Кәрим иң беренче булып тәрҗемә ителергә тиеш иде ләбаса. Аның иҗаты сокланырлык. Муса Җәлил кебек үк, ул татар совет поэзиясенең горурлыгы. Саный китсәң, рус теленә тәрҗемә ителергә тиешле һәм моңа үз әсәрләре белән лаеклы, хаклы булган әдипләр бездә әле шактый. Соңгы елларда Һ. Такташ бөтенләй күздән төшеп калды дияргә була. Әнвәр Давыдовның да рус телендә тулы бер җыентыгын чыгарырга күптән вакыт инде. Бу исемлеккә әле байтак шагыйрьләрне, прозаикларны өстәргә мөмкин. Аның каравы, бездә ни өчендер әле үз ана телендә язарга өйрәнеп җитмәгән кайбер яшь шагыйрьләрне рус теленә тәрҗемә итәргә ашыгалар. Ьәм кемнәрнеңдер «тырышлыгы» белән аларның китаплары дөнья күрә. Бәла шунда, ул «әсәрләр» китап киштәләрендә саргаеп бетә, ә беркөнне аларның арткы битләренә «бәясе төшерелгән» дип штамп басып куялар. Хәзергә кадәр тәрҗемә итү эше шәхси «инициативалы», үз мәнфәгате өчен кайгырта белгән авторлар кулында булды диярлек. Бу яхшыга алып бармый, моңардан иң элек рус әдәбияты үзе оттыра, моңардан, укучы буларак, мин дә оттырам. Чөнки рус әдәбияты— ул хәзер минем дә әдәбиятым. Русчага тәрҗемә ителгән начар китаплар минем мәнфәгатьләремә дә кагыла. Мин дөнья каршында ул начар китап өчен йөз кызартырга теләмим. Ә халык моны телиме? Сүз бөтен бер халыкның культурасы турында бара ич. Тәрҗемә ителгән китап әнә шул җаваплылыкны чагылдырамы? Бу мәсьәләдә җиңел караш гафу ителергә тиеш түгел. М. Җәлил, Р. Гамзатов, К. Кулиев, Д. Кугельтди- нов һәм М. Кәрим әсәрләре, рус теле- нэ тәрҗемә ителеп, бөтен ил ихтирамын казандылар. Рус теле аша алар дөнья күләменә дә чыктылар. Ни өчен? Чөнки бу авторлар үз халыкларының сәнгатен, хезмәтен, җирен-суын, гореф- гадәтен, бөтен рухын ачып бирделәр. Ул әсәрләрнең көче шунда. Теге яки бу язучыны тәрҗемә итәргә керешкәндә әнә шундый югарылыктан торып уй йөртергә кирәк. Тәрҗемә өчен сайланган татар китапларына да шундый ук таләп куела. Авторның дәрәҗәсе, исеме, хезмәт урыны да моңа хокук бирми әле. Сүз уңаеннан тәрҗемәчеләр турында да берничә сүз әйтеп китәсе килә. Әйе, тәрҗемә — авыр хезмәт. Шигырь тәрҗемә итүчеләр, бу эш оригиналь шигырь язудан мең кабат авыррак, диләр Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Үз эшләрен чын күңелдән, ихлас белән башкарган тәрҗемәчеләр рәхмәт сүзенә лаек. Аларны кадерләргә кирәк. Чыннан да, алар халык алдында зур эш башкаралар. Әгәр заманында С. Маршак Шекспир сонетларын шулай чын ихлас белән, дөрес итеп тәрҗемә итмәгән булса, без әле дә бәлки дөнья күләмендә дан тоткан ул әсәрләрнең кыйммәтен белми яшәр идек. Тәрҗемәчеләр безгә Шил- лерның, Беранженың, Гейненың, Бай- ронның һәм тагы йөзләгән бөек шагыйрьләрнең, прозаикларның әсәрләрен алып килделәр. Әгәр Симонов, Тихонов, Гребнев, Липкин, Козловский, Моран- нар һәм башка бик күп тәрҗемәчеләр булмаса, без әле дә заманыбызның атаклы әдипләрен күрми калыр идек. Алар тәрҗемә иткән әсәрләр аша без күпме халыкның тарихын, тормышын, кайгысыншатлыгын белдек. Тәрҗемәчеләр — халыкларның үзара якынлашуында безнең иң зур булышчыларыбыз. Билгеле, яхшы тәрҗемәчеләр күп түгел. Ә менә тәрҗемә өлкәсендә «һөнәрчеләр» буа буарлык. Алар теләсә нинди телдән тәрҗемә итәргә алыналар. Сүзгә-сүз тәрҗемә генә булсын. Юк, мин сүзгә-сүз тәрҗемәгә каршы түгел, аңардан башка эшли дә алмас идек. Хәтта тәрҗемәче тәрҗемә телен беркадәр белгән хәлдә дә, сүзгә-сүэ тәрҗемә кирәк булачак. Әмма тәрҗемәче сүзгә-сүз тәрҗемә аша авторның алымын, әсәрнең милли формасын бик яхшы чамаларга тиеш. Сүзгә-сүз тәрҗемә ул — морзе әлифбасындагы билгеләр генә әле. Аңа төшенәсе бар. Таралып яткан ул салкын юлларга җан бирәсе бар да яңадан рус телендә шигъри юлларга тезеп чыгасы бар. Билгеле, сәнгатьчә итеп, оста итеп. Гадәттә, «һөнәрчеләр» моның белән санашып тормыйлар. Алар, һич югында, автор өчен үзләре яңа «шигырь» язалар. Ягъни автор өчен тирләп-пе- шеп «эшлиләр». Әсәрне тагын да яхшырту теләгеннән чыгып шигырьгә яңа «буяулар» кушалар, яңа «формалар» табалар, хәтта кайвакытта яңа «сюжетлар» да уйлап чыгаралар. Янәсе, рус телендә «башкача мөмкин түгел». Янәсе, шигырь А. Пушкин шигырьләре кебек яңгырап, ялтырап торсын. Мондый тәрҗемәләрне укып хәйран каласың. Болай карап торырга шигырь начар да түгел кебек, әмма син аны кайдадыр укыган кебек буласың. Хикмәт шунда, «һөнәрчеләр» үзләренең «тырышлыклары» белән авторны башка авторларга охшатып калдырганнар икән, ягъни алар, тәрҗемәчеләр, инде ишетелгән, инде укылган әсәрләрдән файдаланганнар. Авторның үзенчәлеге кайда да, формасы кайда? Тәрҗемәче автор өчен «эшләргә» тиеш түгел. Ул, тәрҗемә сәнгатенә таянып, авторның ачышларын, образларын, фәлсәфәсен китереп җиткерергә, аның иҗади йөзен чагылдырырга тиеш. Равил Файзуллин, М. Җәлил премиясе лауреаты ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕ ПОЭЗИЯ ӨЧЕН ъезд — бөтен буын язучылар өчен дә уртак зур вакыйга. Безнең буынга — әдәбиятның чагыштырмача яшьрәк буыны вәкилләренә — съездларда күп катнашырга туры килмәсә дә, бөтен союз һәм республикабыз масштабында үткән соңгы ике-өч съезд һәм аларда булган сөйләшүләр ачык хәтердә. Ул съездларда ил күләмендәге әдәби процесска һәм шулай ук милли әдәбиятлар үсешенә турыдан-туры бәйле байтак актуаль проблемалар күтәрелгән иде. Әйтик, үзебезнең республика съездларында яшьләр ечен махсус әдәби журнал яисә квартал саен чыга торган альманах булдыру, «Казан утлары» журналын РСФСР язучылар союзы органы итеп үзгәртү, безнең язучыларны чит илләргә чыга торган делегацияләр составына даимирак кертү, Язучылар союзы идарәсенең штатларын арттыру, әдәби музей ачу, Язучылар йорты салу кебек практик мәсьәләләр күтәрелгән иде. Аларның кайберләре уңай хәл ителде, ә икенчеләре исә көн тәртибендә кала бирә. Татар язучыларының бу съездында, әдәби хәрәкәт башында М. Горький, А. Фадеевлар торган чорларда ук әдәби мәйданга килеп, замананың күп съездларын һәм тормышның зур вакыйгаларын үз башларыннан кичергән өлкән буын язучыларыбыз да утыра. Янәшә куеп, чагыштырып карарга һәм әдәбиятыбызның бүгенге торышын төплерәк һәм төгәлрәк анализлауга ярдәм итәрлек мәгълүмат алар хәтерендә һичшиксез күбрәктер. Кереш сүздә конкрет мәсьәләләргә тукталуның мәгънәсе шунда: бу съездда да һәм иҗат мәсьәләләренә, һәм оештыру эшчәнлегебезгә караган файдалы һәм кирәкле фикерләр шактый әйтелде. Ләкин аларның байтагы үткән съездларда күтәрелгән мәсьәләләргә бәйләп, аларның үстерелеше юнәлешендә яңгырамады. Алдагы съездларда чыгыш ясаячак ораторлар,