Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Игенче егеткә Кайлардадыр Бомба яуган, Кырлар янган Чак булса да: Газеталар Үзәк өзеп Хәтәр хәбәр Кычкырса да — Яшәү дигән Бөек куәт Югарыга Үрли әле: Узган гомер, Исән җырлар, Исән кырлар Моңа дәлил. Шунда яшәп, Шунда эшнең Иң асылын Сайлагансың. Чынында бер Атом-бомба Бер бодайга Торамы соң?! Кешеләр Өлгергән чакта. Юк, төшмәс Үлем уракка — Бу кешелек Матур итеп Китәр әле Бик еракка. Синең кырың Бодай иле — Җиргә һаман Шулай сарыр: Сары булыр, Эре Уңган бодай! булыр, Авыр булыр Башаклары. Уракка да Төшәр вакыт Җитте бугай. Син бирегә Бүген, егет, Ник киләсе Иттең болай? Синең басу — Бодай иле! Нинди иркен, Нинди сары! Үзгәртте шул, Эре итте Заман аның Башакларын. Авыр итте Кургаш кебек. Тотып кара Син кулыңа! Ярый әле, Башакларда Кургаш түгел, Бодай гына. Уңган бодай. Уракка да Төшәр вакыт Җитте бугай. Ә син бүген Бу басуга Ник киләсе Иттең болай? Уйланырга, Уйларыңны Араларга, Тасларгамы? Матур кырда Син борчулы Уйлар белән Йөрмә тагы?! Сез кай яктан? Сез карагыз әле безнең җәйне, Нинди җайлы, нинди килешеп тора. Тау өстендә туган яшел дулкын Бакчаларга хәтле төшеп тора. Койма асларыннан сукмакларга Кыяр сабаклары шуып чыга. Яшел исен җәйнең һәр йорт белә, һәр тавыгы тоя, һәр чыпчыгы. Сез кай яктан? Әй, карагыз әле! Безнең якның сере бар шул аның. Охшамыйдыр бер дә безнең җәйгә һичкайдагы җәе бу дөньяның. Җәйдән куркып кыш юк була диләр, Ә безнең кыш җәен юкка чыкмый: Сез белмәгән бер өй кыегында Ул ак мәче булып кызынып йоклый. Өй артында ак сакаллы бабай Яшел-бөдрә җәйне карап тора. Кеше телен аңлый бездә үлән, Таш өстендә чишмә сайрап тора. Фанер япкан өстәл Ана хатыннан Саумы, әнкәй, дигәнсең, Шикәрең-чәең бармы? Апа белән энекәш, Дигәнсең, язалармы? Хатыгызны еш алам. Шикәрем бар, балым бар, Тик балымның тәме юк. Янымда юк балалар. Сез кайтарган өстәлнең Өсте гел көзге кебек — Куркып калам шуңарда Йөземне ялгыз күреп. Җайсыз булды бу өстәл, Ашъяулык шуа анда, Кайтып чык әле, балам, Бер вакытың булганда. Шул өстәлне чоланга Чыгарып куйыйк әле. Кертим әткәң ясаган Фанер япкан өстәлне. Кечкенә генә кыз бала Бер гаилә хәленнән Чатнагач Тормыш — Ярылыр, Ярылыр төсле тоелды, Гел шулай гына тоелды — ярылыр кебек бер?! Ак белән бәйләп карадык, Ал белән бәйләп карадык, Тасмалар сайлап карадык — таралыр кебек бер?! Балдаклап, Саклап Карадык, Кечкенә генә кыз бала Аны кочаклап карады, Булмады, ярылды тормыш, ярылды барыбер. ...Инде менә шактый вакыт Ул кечкенә кыз баланы Күргәнем юк, Ә күзләрем Тулы минем Бала эзе белән! Башымда да бала эзе, Йөрәктә дә бала эзе. Өйдә үзем генә. Өйдән чыксам, Урамда да эзләр генә. Барысы да Бала эзе генә. ...Ничек матур батып барган Кар өстеннән бала эзе — аның эзе кебек?! ...Җәйгә керсәм, ком өстендә Тезелеп калган бала эзе — аның эзе кебек?! Юл буеның туфрагыннан Озак барган, Бала барган, Биш бармагы кала барган, Ялан аяк кая барган? Аның эзе микән? Аны куып җитәрменме? Шушы эздән китсәм? һәм нишләрмен, ни әйтермен Әгәр куып җитсәм?! Иртә Төн эчендә бу җирләрдә, Бу тормышта ни булмас?! Офыктан баш сузып карый Дөньяга кызыл кояш. ...Идел буе талларыннан Суга яфрак коела... Ярга килеп сары көймә Яфрак кебек сыена... Комлы җирләр — кичәгедәй, Камчы кебек шәп юллар; Таулар исән, шәһәрләр сау, Төркем-төркем авыллар. Гүя төнлә бу дөньяда Бер читен хәл булмаган. Ялгыш кына кулдан төшеп Көзге дә ватылмаган. Юрга килә, куе-кызыл — Кояштан туган микән?! Гашыйкларның төнге сере — Түбәндә томан микән?! Бу бакчага иртүк торып Теге кызый ник чыккан? Күрше йорты — койма аша, Койма буе — кычыткан. Койма аша карагандай Күрше малай — гашыйк баш, Офыктан баш сузып карый Дөньяга кызыл кояш.