Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКЧАН ӘДӘБИЯТ, ТОРМЫШЧАН ӘДӘБИЯТ

Иптәшләр! Татарстан язучылар союзы — Россия Федерациясенә ларның берсе. Мәскәү һәм Ленинградтан кала, ул үзенә лаеклы өченче урынны алып тора. Матур әдәбият өлкәсендә байтак еллар нәтиҗәле эшләп килгән һәм инде И берничә җыентык чыгарып керә торган республика, край һәм өлкә оешмалары арасындагы иң зур оешма елгергән яшь авторлар активын исәпләмичә дә, бүген аның сафларында 150 ләп СССР Язучылар союзы члены бар. Шуннан чыгып, республикадагы иҗади тормышның колачын күз алдына китерү артык кыен булмас дип уйлыйм. Билгеле, иҗат оешмасының эше андагы членнарның саны белән түгел, ә алар биргән продукциянең сыйфаты белән билгеләнә. Һәм шикләнми әйтергә була, зур татар совет әдәбиятының йөзен Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Һади Такташ, Муса Җәлил исемнәре, алардан соң әдәбиятка килгән язучы һәм шагыйрьләрдән Хәсән Туфан. Го- мәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Мирсәй Әмир. Ибраһим Гази, Фатих Хөсни. Габдрахман Әпсәләмов, Зәки Нури, Гариф Ахунов исемнәре һәм башка бик күп, бик күп язучыларның исемнәре билгели. Аларның иҗаты күп миллионлы совет укучыларының (һәм бер совет укучыларының гына да түгел) рухи тормышының аерылмас өлеше булып китте. Татар әдәбиятының никадәр тирән, бай борынгы тамырлары һәм традицияләре булу да яхшы мәгълүм. Татар әдәбиятының башка тугандаш республикалардагы күп кенә күренекле каләм осталарының иҗатына нинди зур тәэсир иткәнлеге һәм итеп килүе шулай ук билгеле, бу хакта төрле республикаларның язучылары үзләре сөйләп торалар. Без РСФСР язучылар союзы идарәсендә татар әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең бу мәдәни мирасны өйрәнү юлында нәрсәләр эшләвен белеп торабыз. Билгеле, бу өлкәдә һәммәсе дә тиешле югарылыкта һәм төпле фәнни дәрәҗәдә тормый әле. Кызыклы әдәбият галимнәрегездән Н. Юзиев бик дөрес әйткәнчә, «дөнья стандартларыннан» артка калу нык күзгә ташлана. Әмма ни генә булмасын, бер нәрсә ачык, бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итү өчен күпмедер вакыт кирәк, бу өлкәгә яңа кадрлар, яңа иҗат көчләре килү кирәк. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбиятсәнгать тәнкыйте турында» гы карары татар әдәбияты фронтының бу тармагында да эшлекле рухи җанлану тудырды. Татар әдәбият белемендә һәм тәнкыйтендә кызыклы сыйфат яңарышлары бара, әдәбият күренешләренә бәя бирү, аларга гомуми анализ ясау тирәнәя. Ләкин бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк, әле бу әдәбият белеме һәм тәнкыйть алдына партиябез куйган гаять зур идеология эшенең башы гына, һәм сезнең идарәнең яңа сайланачак составына ул эшне тайпылышсыз һәм эзлекле төстә гамәлгә ашырырга туры киләчәк. Һәрбер съезд — барыннан да элек, эшләнгән эшләргә, узылган гомергә йомгак ясау, дигән сүз ул. Менә шуңа күрә дә, сез ирешкән казанышларны тыңлау һәм бәяләү белән генә чикләнмичә, безнең уртак тырышуларны, уртак эшләрне — Россия Федерациясе язучылар союзы идарәсе һәм Татарстан язучылар союзы башкарган эшләрне дә янәшә куеп, анализ ясап карыйсы килә. Бу уңайдан бер кызык факт искә төшә. Россия язучыларының моннан алдагы съезды 1970 елның мартында булды, һәм шул ук елның сентябрь аенда, хәтерегездәдер, башкалабыз Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде. Бу көннәрдә Татарстан язучылар союзы вәкилләре, әгәр шулай әйтергә яраса, аяк өсте генә булса да, Россия Федерациясе язучылар союзы идарәсенең яңа составы белән таныша алды. Ул очрашу бик тә эшлекле шартларда үтте. Сезгә съездга килер алдыннан, зур кызыксыну белән, мин шул утырышның стенограммасын укып чыктым. Анда тугандаш әдәбиятлар арасындагы бәйләнешләрне көчәйтү, татар язучыларының әсәрләрен Мәскәү нәшриятларында чыгарырга ярдәм итү, тәрҗемә мәсьәләләре, РСФСР язучылар союзы идарәсендә эшлекле фикер алышулар уздыру турында бик күп теләкләр һәм тәкъдимнәр әйтелгән, хәтта сезнең классикларның, аерым алганда, Һади Такташның юбилеен үткәрү буенча да сүз булган. Сез беләсез, бу күренекле шагыйрьнең бәйрәме Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында гаять тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Мәскәүдәге очрашу вакытында КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиевнең әйткән сүзләре истә калган. Ул болай дигән иде: «Сезгә үпкәбез зур һәм киләчәктә дә булыр, чөнки безнең язучыларның китапларын аз чыгарасыз. Бездә менә дигән шагыйрьләр һәм прозаиклар күп, әмма бер очракта — тыйнаклык, икенче очракта — энергия җитмәү аларга бөтен союз аренасына чыгарга комачаулый»... Сүз дэ юк, татар язучылары — тыйнак халык. Шул ук М. Ф. Вәлиев иптәш сүзләре белән әйткәндә, алар ишекне аяк тибеп ачмыйлар. Шулай да эш бер милли характер сыйфатларына гына бәйләнмәгән иде. Мәскәүдә китап чыгару объектив сәбәпләр аркасында да катлауланды. РСФСР язучылар союзы идарәсе инициативасы белән «Современник» нәшрияты төзелгәч, хәл тамырдан үзгәреп китте. Казанда уздырылган күчмә секретариат утырышында конкрет саннар да китерелде: 1972 ел планындагы 525 китапның зур күпчелеген автономияле республикаларда яшәүче язучыларның әсәрләре тәшкил иткән, 1973 елгы эш планында аларга тагын да күбрәк урын бирелгән булган. Соңгы айларда гына да безнең нәшриятта А. Расих, А. Гыйләҗев, Р. Төхфәтул- лин, М. Әмир, М. Мәһдиев, Ш. Бикчу- риннарның яңа китаплары басылып чыкты һәм чыгарга әзерләнеп ята. Исемнәре саналган язучыларның барысы да — зур, кызыклы әсәрләрнең авторлары. Күп кенә татар язучыларының әсәрләре Мәскәүнең башка нәшриятларында басылды, төрле җыентыкларга кертелде, аерым цикллар төсендә барлык үзәк журналларда чыгып килә, башка телләргә тәрҗемә ителә. Миңа Бакуда әзербәйҗан телендә чыккан бер китап күрсәттеләр, аңа татар язучыла- рыннан 35 шагыйрьнең һәм 28 прозаикның әсәрләре кертелгән. Шушы үзе генә дә бөтен союз аренасына күпләп чыгу түгелмени! Көнбатыштагы язучылар моны күз алдына да китерә алмыйлар. Үз вакытында С. Хәким аерым язучыларның иҗатларын тикшерү, семинар-киңәшмәләр үткәрү кебек чаралар уздыруны яклап чыккан иде. РСФСР язучылар союзы идарәсе бу эшне тайпылышсыз башкарып килде. Яшь язучыларның Бөтенроссия киңәшмәсендә яшь татар драматургы Диас Вәлиев танылды. аның драматург буларак язмышын шушы киңәшмә, аның иҗаты турында А. Сафроновның киңәшмәдә төпле чыгыш ясавы хәл итте. Шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, драматурглар өчен уздырылган семинарларның барысына да яшь татар драматурглары аеруча күп тартылды. Икенче кызыклы бер драматург Туфан Миңнуллин әсәрләре дә җитди игътибарга лаек. Ләкин аксакалларыгыз, өлкән драматургларыгыз да үз әсәрләрен тәрҗемәгә оперативрак бирсеннәр иде, дигән теләк белдерәсе килә. Әйтик, сезнең драматургиянең Р. Ишморат кебек күренекле вәкилен зур тамашачы нигә бөтенләй диярлек белми? Хәер, бу мәсьәлә бер драматургларга гына да кагылмый. Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни кебек күренекле татар язучыларының да яңа басмаларын күрәсе иде. Ихтимал, бу мәсьәләдә язучыларның үзләренә дә активрак булырга, сүзгә-сүз тәрҗемәләр хакында күбрәк кайгыртырга кирәктер. РСФСР язучылар союзы идарәсе исә үз ягыннан мондый кирәкле һәм изге эшкә һәр вакыт ярдәм кулын сузачак. РСФСР язучылар союзы милли республикаларда яңа исемнәр, кызыклы яңа әсәрләр ачу эшенә һәр вакыт зур игътибар биреп килде һәм аларга төрле юллар белән ярдәм итеп торды. Әйтик, Ш. Бикчуринның «Каты токым» романы әле сүзгә-сүз тәрҗемәдә үк лаеклы бәя алды. Секретариатның Тольятти шәһәрендә уздырылган күчмә утырышында бу әсәр турында җитди сүз булды, ул «Современник» нәшриятына тәкъдим ителде. Күптән түгел РСФСР язучылар союзында ифрат талантлы татар шагыйре Илдар Юзеевның иҗаты тикшерелде. Күрәсең, безнең уртак фикеребеэ буенча, Равил Фәйзуллин, Шәүкәт Галиев, Ренат Харисов, Марс Шабаев, Әдип Маликов һәм укучыларның ихтирамын казанып өлгергән күп кенә башка исемнәр дә татар поэзиясенең өмете булып саналырга тиештер. Татарстанда балалар язучыларының зур отряды бар. Эчтәлеге һәм рухы ягыннан гаять халыкчан, үлемсез «Шүрәле» әсәре белән татар балалар әдәбиятының нигезен Г. Тукай салган иде. Балалар һәм яшьләр әдәбияты буенча уздырылган Бөтенроссия киңәшмәсе татар язучыларына да мәгълүм бер файда китергәндер, дип уйлыйм. Балалар әдәбияты турында сүз барганда, Ләбибә Ихсанова, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев, Гариф Гобәй, Сибгат Хәким һәм башка иптәшләрнең исемнәрен телгә алмый узып булмый. Билгеле булганча, сезнең республикада рус язучыларының да зур бер төркеме эшли. Ул төркемне Тихон Журавлев, Михаил Скороходов, Юрий Белостоц- кий, Геннадий Паушкин, Ян Винецкийлардан башка күз алдына китерү кыен. Һичшиксез, алар үз иҗатлары белән татар совет әдәбиятын үстерү кебек гомуми эшкә хезмәт итәләр. Казанда Секретариатның күчмә утырышын уздыру РСФСР язучылар союзы башкарган иң зур эшләрнең берсе булды. Ул, безнең уебызча, Идел буендагы алты автономияле республика әдәбиятын киң рәвештә тикшерүдән тыш, әлеге әдәбиятлар арасында дуслык элемтәләре урнаштыру һәм ныгыту юнәлешендә дә зур роль уйнады. Бу секретариатта күп кенә яңа әсәрләргә төпле бәя бирелде. Идел буе әдәбиятларына караган төрле проблемалар һәм ул әдәбиятларның үсеш тенденцияләре тикшерелде. Әдәби тәрҗемә мәсьәләләре кебек мөһим проблема да кузгатылды. Шуның дәвамы буларак, 1974 елның башларында автономияле республикалардагы проза тәрҗемәчеләренең Бөтенроссия киңәшмә-семинары үткәрелде. Бу юлы да иң зур группа Татарстаннан иде. Ике генә көн эшләсә дә, киңәшмә нәтиҗәле үтте. Безнең эш практикасында мондый семинар — «беренче карлыгач» кына әле. Күрәсең, мәсьәләләрне тагын да киңрәк иңләп һәм конкрет максатларны күздә тотып, әлеге киңәшмәне ел саен уздырырга кирәк булыр. Сүз җаеннан әйтеп китәргә кирәк, семинарның җитәкчесе, күренекле совет тәрҗемәчесе Николай Любимов татар тәрҗемәчелә- реннән А. Бадюгина, Р. Такташ, Н. Мальшаковаларның иҗатына әйбәт бәя бирде. Билгеле, тәрҗемә өлкәсендә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый, күп төрле кыенлыклар һаман яшәп килә. Ләкин, шушы семинардан башлап, РСФСР язучылар союзы идарәсе бу юнәлештә конкрет чаралар күрергә ниятләп тора. Бу еллар эчендә турыдан-туры сезнең оешмага кагылган оештыру-административ мәсьәләләр дә хәл ителде. Югарыда сөйләнгәннәрдән артык шәрехләп торуга мохтаҗ булмаган шактый ачык картина күз алдына килеп баса. РСФСР язучылар союзы идарәсе, безнең алга партия, заман, әдәби тормышыбызның нормалары куйган бурычлар яктылыгыннан чыгып, илебездәге бөтен әдәби процессның үсеш ихтыяҗларын истә тотып, өлгергән мәсьәләләрне иң киң аспектта һәм Бөтенроссия масштабында хәл итәргә тырышты һәм хәл Прозаик Габдрахман Минский белән композитор Нәҗип Җиһановның да уртак сүзләре күп булды. итеп килде. Һәм күп көч сорый торган әлеге тынгысыз эшнең хәлиткеч, төп ■мәсьәләләрдә куанычлы нәтиҗәләргә китерүен дә күрмәү мөмкин түгел. Съезд алды елында РСФСР язучылар союзы идарәсе секретариаты, үз иҗат активын җитди генә туплап, Россия киңлекләрендә яңа әдәби исемнәр ачарга ярдәм итәрлек күп мөһим эшләр башкарды. Шул исәптән, Пере- делкинода яшь тәнкыйтьчеләр һәм яшь очеркистлар семинары, аннары соңгы еллар прозасындагы яңалыкларга багышланган пленум үткәрелде. Шикләнми әйтергә була, безнең сафларга таза рухлы, талантлы яшь алмаш килә, беренче әсәрләре белән үк үзләрен күрсәтеп өлгергән яшьләр турында күбрәк кайгыртырга гына кирәк. Талант иясе булу — халык алдында җаваплы булу дигән сүз. Аны ничек файдалану — тагын да җаваплырак эш. Үсеп килүче алмаш турында хуҗаларча кайгырта, яшьләрне түземле һәм акыллы төстә тәрбияли белергә кирәк. Бер-береңне күралмау, кемнеңдер иҗатын күрмәмешкә салышу һәм икенче берәүне чамасыз мактау, мин-минлек һәм көнчелек кебек нәрсәләр яшьләрне тәрбияләү эшенә зур зыян китерә. Бу хакта кабат исегезгә төшерү һич артык булмас дип уйлыйм. Иптәшләр! Тормышта бернинди яңалык та җиңел тумый. Нык үсеш алган социализм шартларында төзелә торган яңа җәмгыять тә үз юлында һәр көнне кыенлыкларга очрый, аны артка сөйрәп һәм үсешен тоткарлап, аяк астында бутала торган нәрсәләрдән җиңел генә котыла алмый. Чынбарлыктагы кимчелекләрдән арыну, кешенең аңын үзгәртеп кору, яшь буынны коммунистик әхлак рухында тәрбияләү процессында безнең җәмгыять әдәбиятның сатира кебек сыналган жанрына мөрәҗәгать итми кала алмый. «Правда» газетасы бер дә юкка гына миңа үз битләрендә сатира һәм юмор мәсьәләләре, аның безнең тормыштагы урыны һәм роле турында мәкалә белән чыгарга мөмкинлек бирмәгәндер. дип уйлыйм. Игътибар итәрлек факт, күптән түгел Болгариядә сатира һәм юмор мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе булды, анда Тодор Живков үзе зур речь белән чыкты. Зәки Нуриның кызыклы докладында сатира жанры һәм аның бүгенге татар әдәбиятындагы урыны хакында дөрес һәм вакытлы әйтелде, дип уйлыйм. Докладчы әдәбияттагы бу жанрны сәгать теле белән чагыштырды, ә мин аны минерга тиңләр идем. Тегесе дә, бусы да үз эшенең чын остасы булырга тиеш. Әйтик, минер пехотага каршы — танк минасы, танкка каршы пехота минасы куярга ярамаганын белергә тиеш. Әгәр шуны белми һәм өстәвенә аның куллары да дерелди икән, ул, һичшиксез, кайчан да булса үз минасыннан үзе шартлаячак. Сатирик та шулай ук. Партияле позициясе һәм идея ныклыгы гына сатирик язучы әсәренең нәтиҗәлелеген билгели, үзе сайлаган дошманга төгәл һәм дөрес атарга булыша. Татар халкы үткен сүзнең кадерен һәм бәясен шәп аңлый, сокланырлык юмор хисенә ия булган халык, шуңа күрә дә аның барлык жанрларда, беренче чиратта, драматургиядә, тормышны раслый һәм кимчелекләрне камчылый торган көлке әдәбияты булырга тиеш. Чыгышымның ахырында мин Россия язучылар союзы эшчәнлегендәге төп, генераль юнәлешне исегезгә төшерергә телим. Совет язучылары үзләренең барлык уңышлары, барлык казанышлары өчен иҗатларының төп нигезе булган партиялелеккә бурычлы, дип уйлыйбыз. Партиялелек һич кенә дә. идея дошманнарыбыз расларга маташканча, безгә көчләп тагылган ясалма сыйфат, язучының фикерен, индивидуаль йөзен буып тора торган йөгән түгел. Партиялелек — безнең әдәбиятның җаны. Без ачыктан-ачык, курыкмыйча әйтәбез: совет язучылары буларак, без ленинчыл коммунистлар партиясенә, димәк ки, халыкка хезмәт итәбез. Безнең илдә партия һәм халык ихтыяҗлары тулысынча тәңгәл килә. Менә шуңа күрә дә, совет әдәбиятының партиялелеге — аның халыкчанлыгының иң югары формасы ул, дип әйтә алабыз. Совет язучылары тоткан позиция, аларның гражданлык хисе һәм партиялелеге һәр төрле «белгечләрнең» кискен һөҗүменә очрап килде. Андый һөҗүмнәрнең хәзер дә тукталганы юк, көнбатыштагы мәгълүм даирәләр әле бүген дә Советлар Союзындагы «шәхес иреге» хакындагы мәсьәләне бик рәхәтләнеп чәйни ләр Мондый шартларда РСФСР язучылар союзы идарәсе әдәбият әсәрләренең идея эчтәлегенә һәр көн даими һәм эзлекле төстә иң җитди игътибар бирелергә тиеш, дип саный. Бу мәсьәләдә компромиссларга барырга ярамый. Безнең әдәбиятка һәртөрле тенденциоз группачылык интересларын яки шикле, буталчык «теорияләр» һәм «теориячекләр» сөйрәп кертергә маташучыларга каршы иҗатлары белән партия, халык эшенә хезмәт итүче язучыларның бердәм ачык, партияле позицияләре каршы куелырга тиеш. Иптәшләр! Безнең фикеребезчә, татар совет әдәбияты бүген кызыклы, яңа мәсьәләләрне хәл итү, яңа күтәрелеш, үсешнең яңа юнәлеше алдында тора. РСФСР язучылар союзы секретариаты Татарстан язучылар союзы идарәсенең сез сайлаячак яңа составы тагын да тырышыбрак эшләр, татар әдәбияты яңа казанышларга ирешер, дип ышанып кала. Партия белән, аның ленинчыл Үзәк Комитеты белән кулга-кул тотынып эшләүче язучыларның намуслы хезмәте шуңа нигез булып тора!