Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕҢ КЕРСЕЗ БУЛСА

Хезмәтен яхшы башкара... — Аның исеме Мактау тактасында... — Күпләргә ул үрнәк булып тора... Нәкыя турында бары тик шундый сүзләр генә ишетергә мөмкин. һәм көтмәгәндә, уйламаганда... Бер ай эчендә «Татсельстрой» трестының 729 нчы механикалаштырылган колоннасы конторасына ике тапкыр жалоба тикшерергә килделәр, һәр икесе дә Нәкыя турында. Аны — трестның бу колоннасындагы иң яхшы эшчесен, коммунистик хезмәт ударни- ашыгыч рәвештә конторага чакыртып алдылар. Әллә нинди сораулар бирделәр, ахырдан кемнеңдер аның турында югары органнарга жалоба язганлыгы турында әйттеләр, язылганнарны укып күрсәттеләр. Нәкыя бу эшләрдә үзенең һәм аның бригадасы членнарының бернинди катнашы булмавын, гаепләүнең дөрес түгеллеген аңлатырга тырышты, чөнки язган кеше бөтенләй алар бригадасында түгел, башка участокта эшли һәм шулай булгач, аның бригадасындагы хәлләрне читтән торып язучы кеше һәммәсен дөрес итеп күрә алмаска мөмкин... Нәкыяне трестның гади эшчеләре дә, җитәкчеләре дә яхшы белә. Шуңа күрә аларның жалобага артык исләре дә китмәде. Ә Нәкыя үзе бик авыр кичерде бу хәлне. Ярый әле, бездә кешене хаксызга рәнҗетмиләр, энәсеннән җебенә кадәр төпченәләр һәм аңларга тырышалар. Ләкин... өченче тапкыр чакырдылар. Шакмаклы дәфтәрнең куш битенә ике яклап язылган жалобаны кулына тоттыргач, Нәкыя башта ни әйтергә дә белми торды һәм кыюсыз гына : «Ә укырга ярыймы соң?» — дип сорады. «Әлбәттә, ярый» дигән җавапны алгач, ул, шунда өстәл янында гына басып, язманы башыннан ахырына кадәр укып чыкты. Дәфтәр битен ике кулы белән кысып тоткан. Куллары сизелер-сизелмәс кенә калтырыйлар. Бүлмәдәге кешеләр — партком секретаре, фабком председателе, контора начальнигы, бу күренештән уңайсызланып булса кирәк, күзләрен Нәкыядән читкә борганнар: без гаепле түгел, чакырып китермәдек, өлкә матбугатыннан килеп кызыксыналар икән, сөйләшмичә булмый... Бераздан бүлмәдә икәү генә калдык. Нәкыянең күзләре һаман әле язмада. Укый булса кирәк... Икенче тапкыр инде... Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, диләр. Үзе турында шундый сүзләр язылган кәгазьне тыныч күңел белән укып чыгу түгел, кулда тотып торырга да теләмәс иде бүтән берәү булса. Жалобаның эчтәлеге миңа яхшы таныш. Кайда соң дөреслек? Минем шушы язмамны тикшерүегезне һәм чара күрүегезне үтенәм. Хәзерге вакытта мин «Татсельстрой»ның 729 нчы колоннасында эшлим. Эшлим һәм күрәм: юк бездә дөреслек. Нәкыя Гафиуллина бригадасында, мәсәлән, кайберәүләр рәхәт кенә акча алып яталар. Авылга кайтып, бригадирга каз-үрдәк алып киләләр дә, бригадйр аларга эштә булмаган көннәренә дә «булды» дип сәгатьләр куя бара. Көн бара, акча килә. Аның бу эшен бригададагы башка эшчеләр кемгә булса да әйтергә куркалар, эштән кудыра ул, диләр. Нәкыя — партия члены. Кайда соң аның дөреслеге? Нигә ул шулай эшли? Ә миңа авыруым турында белешмәм була торып та яраклы эш бирмиләр. Тормышым бик җиңелдән түгел. Балалар йортында үстем. Минем бирерлек күчтәнәчләрем юк шул. Айлык эш хакым да әллә ни зурдан түгел. Минем семьям бар. Туйдырырга кирәк. Достоевский урамында 45 квартиралы йорт төзедек. Аны төзүдә катнашкан эшчеләргә премия бирделәр, ә миңа юк. Анда минем дә өлешем керде. Дөреслек шушы буламы инде? Квартир турында да шундый ук хәл. Кем Нәкыягә тын утыргач. — Язган кешесен беләсезме? — Бер яшь кенә хатын. Төзүче. Инде әллә кайларга язып бетергән. Тикшерүләр белән күпме кешенең вакытын алдылар. Менә тагын сез... — Бәлки ул чыннан да хаклык эзлидер? __ Хаклыкны алай үзең почмакка посып калып эзләмиләр,— Нәкыянең күңелендә туган ачуы шунда ук йөзенә бәреп чыкты (эчкерсез кешеләрдә генә шулай була. Алар икейөзләнә белмиләр),— дөреслекне, хаклыкны аны, хәбәрче иптәш, кара-каршы утырып, күзгә-күз карашып, йөзгә бәреп әйтеп кенә табышалар. __ Әгәр аның андый мөмкинлеге булмаса... Төрле кеше бар бит. — Мин бит аның бианасы түгел. Ул да миңа килен булып төшмәгән. Нәрсәгә тел яшерергә... Без бит бер трестта эшлибез, бер үк төрле эш башкарабыз. Бердәй хокукка ия. Нәкыя белән бәхәскә керү мөмкин түгел иде. Чыннан да нигә соң жалоба язучы боларны коллектив алдына куймаган? Колонна җитәкчесе бар, партком, постройком бар... Курыкканмы? Ә нәрсәдән? __ Сез безне очраштырыгыз,— дип үтенде Нәкыя. — Шунсыз мөмкин түгел. ...Без көнен, сәгатен билгеләдек. Ләкин бу очрашуга «буш кул» белән генә бару ике эшче-төзүче арасында кирәкмәгән бәхәс кенә кузгатыр иде. Шуңа күрә ныклап хәзерләнергә, һәр икесе турында төгәл һәм кире кагып булмаслык мәгълүматлар алырга, моның өчен һәр икесенең эш урыннарында булырга, 6. «к. У.» N* күчтәнәч төртә, ул аны чиратта алгарак күчерә... Укыгыз һәм чара күрегез...» Тышта январь суыгы. Ул тәрәзәгә сырлап-сырлап төрле яфрак рәсемнәре төшергән. Пыяланың чатнаган урынында гына нишләптер рәсемнәр юк. Шул ачык калган урыннан Нәкыя бераз урамдагы хәрәкәткә карап торды, һәммәсе файдалы эш белән мәшгуль, ә кемдер әнә бит нинди күңел кайтаргыч сүзләр язган... Эссе булып китте Нәкыягә. Пальтосының төймәләрен ычкындырып җибәрде, башыннан мамык шәлен алып урындык артына элде һәм «басып кына җавап биримме, әллә утырырга да ярыймы?» дигән караш белән өстәл янына килеп басты. — Утырыгыз, утыр... — Кәгазь ни язсаң да түзә инде ул,— дип сүз башлады Нәкыя, бераз МИРХӘТ ХӨСНИМӘРДӘНОВ ф КҮҢЕЛЕҢ КЕРСЕЗ БУЛСА, 81 тиешле кешеләр белән сөйләшергә, кыскасы, жалоба тикшерергә килгән хәбәрче өстенә төшкән бик үк күңелле булмаган, күп вакыт ала торган вазифаларны үтәргә туры киләчәк иде. һәм шулай булып чыкты да... һәр икесенең эше турында кайбер четрекле сорауларны ачыклау өчен колонна начальнигының приказ кенәгәләрен актарырга, бухгалтериягә бригадир керткән хезмәт хакы нарядларын, премия бүлгән кәгазьләрне җентекләп тикшерергә туры килде. Эштән бушаган араларында контора бүлмәсенә Нәкыя дә кереп чык- калады. Кергән саен ул сак кына «жалоба язучыны күрмәдегезме әле?» — дип сорый иде. Ләкин минем әле хат авторын күрә алганым булмады. Үзе конторага килмәгәч, йорт адресларын алып, торган җирләренә бардым. 729 нчы колоннада һәм алар торган йорттагы күрше- күләннәре авызыннан ни генә ишетергә туры килмәде аның турында. Бераздан инде «үзе теләп бу конторадан китте» дигән хәбәр җиткерделәр. Шуңа күрә инде аның исем-фамилиясен әйтеп тә язарга кирәкмәстер, дип уйладым. Ләкин күңелемдә туган фикерне әйтмичә һич тә булдыра алмыйм: әйбәт күңелле эшче-төзүче булмаган ул. Эштә прогулчы, торган җирендә — җәнҗалчы. Тәртипсезлекләре өчен иптәшләр суды каршына да бастырганнар. Үзен генә түгел, ирен дә. Эчкән, сугышкан өчен... Чираттагы бер сөйләшү вакытында Нәкыя тормышның, үз тирә-ягын- дагы кешеләрнең һаман кара якларын гына күреп йөрүче шундыйлар турында гыйбрәтле бер чагыштыру китергән иде: мәсәлән, күмәкләшеп урманга гөмбәгә барасың... Арып-талып йөрисең, кичкә таба бик күпләрнең кәрҗиннәре ак гөмбәләр, каен, нарат гөмбәләре белән тула. Аннан кайтырга чыгасың. Төркемдәге кайсыдыр берәүнең кәрҗине төбендә берничә генә гөмбә тәгәрәшә. Кәрҗин хуҗасы «урманмыни бу, «мухомор» белән «поганка»дан башка гөмбә юк монда», дип зарланырга тотына, кемгәдер гаеп ташлый, аның өчен урман, аның матурлыгы, аның юмартлыгы бернәрсә тормый... Ул бөтенесенә кара тамга ябыштыра. Тормышта да шулай... Кайберәүләрнең күзенә тормышыбыздагы гел начар «гөмбәләр» генә күренә, андыйлар яхшылыкны абайларга күнекмәгәннәр, аларны: «Син нигә алай сөйләшәсең?» — дип әрепли дә алмыйсың... Акыллы сүзәр иде бу. Эшче күңеленнән, гади төзүче күңеленнән чыккан эчкерсез чагыштыру иде. Намуслы кешеләргә күңелендә мәкер саклаган, аларны хурлаган кеше белән сөйләшүе бик кыен, гайрәтне чигерә, дип әйтүе белән Нәкыя, әлбәттә, хаклы. Әйе, сүз әйтергә уңайсызланып, хуҗа өстәлгә куйган тәмсез ризыкны көчләп ашаган кебек буласың. ...Ләкин насыйп булган ризык теш ватып керә, диләр. Нәкыя дә минем бу очеркка әнә шулай көтмәгәндә, уйламаганда килеп керде. Очеркны язганчы, машинкада бастырганчы, аның турында өлкә газеталарында эреле-ваклы мәкаләләр чыга торды, аның эше турында, бригада ирешкән уңышлар турында яздылар, план үтәлеше турында саннар китерделәр... Ләкин Нәкыя үзе, аның күңеле, кеше буларак аның тормыштагы урыны турында ул мәкаләләрдә бер сүз дә әйтелмәгән иде. Чыннан да кем соң ул Нәкыя? ...Ул төзүче... Ватучы, җимерүче түгел, ә төзүче... Күптән түгел Нәкыяне КПСС өлкә комитетының Зур залына хөкүмәтебезнең югары бүләген — Ленин ордены тапшырырга чакырдылар. Мин бу турыда радио аша ишеттем һәм шул көнне үк Нәкыяга тәбрикләү хаты яздым. Менә ничек килеп чыккан иде ул тәбрикләү хаты: «...Хатымның беренче юлларыннан ук сезне, Нәкыя, үткән бишьеллыкта башкарган игелекле хезмәтләрегез, «Татсельстрой» тресты алдына куелган бурычларны уңышлы үтәп чыгу буенча социалистик ярышта керткән өлешегез өчен хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә — Ленин ордены алуга лаек булуыгыз белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез». Әйе, чын күңелдән куандым аның өчен. Авылда туып, шунда үскән гади бер кызның үзенә канат биргән, үстергән, мәгърифәт эстәргә юл ачкан кадерле авылы чәчәк атсын өчен үзенең чәчәк кебек кыз вакы- ф тын кызганмыйча төзелешкә китүе, кирпеч, таш, алебастр һәм битум : белән эш итәргә өйрәнүе, шушы эштә дан казануы беренче карашка * бик гади булып тоела. Әйе, кемдер авылда сыер сава, печән җыя, орлык чистарта, капчык ямый, ындыр табагы кыра. Кемдер, әлбәттә, механизатор, кемдер укытучы яки фельдшер... Ә ул төзүче булган. Мондый исемдәге эш остасы авылда әле бик сирәк. Әле аны санга да санап бетермиләр. Ләкин комплекслар, агрошәһәрләр төзи башлаган бу чорда авыл төзүчесенең абруе һаман арта бара. Нәкыя үзенең хезмәт елларын аңлы рәвештә шул эшкә багышлаган. Шунда үз юлын тапкан. Аның бу юлда югары күрсәткечләргә ирешүе, шуның өчен хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә — Ленин орденына лаек булуы безнең социалистик җәмгыятьтә хезмәт кешесенә карата булган иң олы мактаулы мөнәсәбәтнең ачык чагылышы. Әгәр үзен тагын күреп: Ни өчен бирделәр? дип сорасам да, барыбер, элекке очрашулардагы кебек, «Белмим инде, башкалар шикелле үк эшлим, хезмәтемне яратам һәм шуның белән горурланам»,— дип җавап бирер иде. Бу гади тыйнаклык күрсәтү генә дә түгел, аннан өстен бер сыйфат. Совет иленең илле алты ел яшәве дәверендә бишьеллыклар чорындагы гигантлар белән бергә миллионнарча кешеләр дә әнә шулай үз хезмәтләре белән горурлану дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Нәкыянең хезмәт уңышлары турында «Татсельстрой» трестының 729 нчы механикалаштырылган күчмә колоннасында горурланып сөйлиләр. Зур-зур җыелышларда аның урыны түрдән. Менә биш ел инде депутат буларак аңа кешеләр үз зарлары, киңәшләре белән мөрәҗәгать итәләр. Кеше зарын тыңлап утыру гына түгел, аңа булыша да белергә кирәк, шуның өчен үзеңдә көч табарга, олы җанлы булырга, мәшәкать артыннан йөрергә иренмәскә кирәк. Әнә шундый тынгысыз булганы өчен дә аны бригададагы иптәшләре дә, треста да, партия оешмасында да яраталар һәм чын күңелдән ихтирам итәләр. Хезмәт юлындагы һәм тормышындагы аерым вакыйгаларны, күңеленә куаныч китергән матур фактларны Нәкыя аерым дәфтәргә теркәп барырга ярата. Шуңа күрә яшьлек хисләренә генә бирелеп, юк-бар язмалар белән бу дәфтәрне тутырмас өчен, ул язарга тиешле вакыйганы үзенчә бәяли, күңел иләге аша уздыра һәм шуннан соң гына язып куя. Тормышта мәгънәсезгә үткән минутлар да була, беркемгә, бернәрсәгә кирәк булмаган эшләр дә эшләп ташлыйсың. Аларның нигә барысын да искә алып торырга. Әйдә, югалсыннар, онытылсыннар кирәкмәгәннәре. Хәтердә үзең өчен генә дип түгел, ә башкалар өчен дип башкарылган күркәм эшләр генә сакланып яшәсен. Алар синең яшәвеңнең чын мәгънәсен ачыклыйлар. Нәкыянең тормыш дәфтәрендә хезмәт биографиясен чагылдырган юллары бик яшьли башлана. Авыл кызлары хезмәт өчен бигрәк тә иртә өлгерәләр. 1954 елны авылдан үз теләге белән язылып төзелешкә килгәч, әле буе кечкенә дипме инде, әллә болай сабый гына күренгәнгә кызганыпмы, баштарак Нәкыягә шактый вакыт җитди эш бирми йөдәтәләр, ярдәмче эшләрдә генә йөртәләр. Кулы эшкә килеп торуын әнә шул вак-төяк эшләрдә дә күрсәтеп бирә алгач, аны катлаулырак, нәтиҗәсе белән мөһимрәк булган бүтән эшләргә дә куша башлыйлар. Акылың гына җитсен дә, кулың гына чыдасын, төзелештә һәммә һөнәргә өйрәнергә була. Нәкыя моңа башта ук төшенә. Төшенеп кенә калмый, шуңа омтыла да ул. Озак та үтми, ул мозаика эшләрен дә, асфальт җәю, плитә ябыштыру, хәтта пыяла кую кебек шактый четрекле булган эш МИРХӘТ ХӨСНИМӘРДӘНОВ ф КҮҢЕЛЕҢ КЕРСЕЗ БУЛСА, ләрне дә бөтен нечкәлекләре белән үзләштерә. Үзенең тырышлыгы белән бала вакыттан бирле хезмәткә күнегеп, аның тәмен белеп, «булдыклы кыз» дип алган исеменә төзелештә дә тап төшерәсе килмичә, ару-талуны белми эшли дә эшли Нәкыя. Кая кушсалар, шунда бара. «Татсельстрой»ның төзелеш объектлары Татарстанның бөтен почмакларында диярлек. Яңа Актанышны төзүдә дә катнашалар алар. Бервакытта да ерак дип зарланмый Нәкыя. Лаеш тирәсе авылларында, Мамадыш якларында, Арча авылларында кай чакларда өчәр ай рәттән кайтмыйча, җылы өй күрмичә һаман яңа төзелешләр корып йөриләр. Кайда гына булсалар да, аның бригадасы башкарган эшне югары бәя белән кабул итеп алалар. Шәпше авылындагы шәһәр тибындагы йортлар, культура учаклары да Нәкыя һәм аның бригадасы кешеләре катнашында салынды. Авыл төзелешләре өчен аерата кирәк булган керамзит цехын салганда, вакытыннан алда өлгертик дип, куна-төнә эшләделәр. Механикалаштырылган колонна да булгач, үзе күчеп тә йөргәч, башкаларга ничектер, әмма Нәкыяга ошый иде үзенең хезмәте. Дөрес, мондый күчмә тормыш төзелештәге кайберәүләрне бик тиз сыный, бик тиз бөгә. Алар күбрәк шәһәр тирәсендәге объектларда гына калырга тыры шалар, мәшәкатьсезрәк эшне сайлыйлар. Икенче берәүләрнең трестка эшкә урнашып, бераз эленке-салынкы йөргәч, конторага барып «үз теләге белән» исәп-хисап ясаганын сизми дә каласың. Әле башка җиргә барып эшкә кереп урнашкач, «анда фәлән иде, анда төгән иде» дип, төзелешне хурлап та сөйли торгандыр әле. Имеш, эш урыннары ерак, имеш, акча аз төшә, имеш, эш шартлары яхшыдан түгел... Ә Нәкыянең һич тә китәсе килми. Ошады. Кешеләрен дә яратты. Җитәкчеләр дә һаман яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Тырышып эшләгәч, акчасы да ярыйсы гына төшә башлады. Объектны тапшырганда вакытында башкарылган эш өчен еш кына бүләк акчасы да эләгә. Билгеле инде, яхшылыкның чиге юк. Кемгәдер һаман нидер ошамый, нәрсәдер җите шеп бетми. Әмма җиде сәгатьлек эш кайда да бер ул. Шуңа да түзәрлек булмагач, нигә дип төзелешкә килергә! Башка җайлырак урын эзләп карыйбызмы әллә, дигән коткыларның берсенә дә иярмәде Нәкыя. Җиңелрәк, төшемлерәк урын эзләп бер бригададан икенчесенә чикерткәдәй сикереп йөрүчеләрне чын күңеле белән яратмый ул. Үзе генә түгел, ике сеңелесен, энесен дә шушы трестка эшкә урнаштырды. Алар- ның хезмәтләреннән зарланучы кеше юк. Энесе түбә ябу эшендә оста булып җитеште, сеңелләре дә сынатмадылар, эшләделәр, укыдылар, һөнәр иясе булдылар. Нәкыя үзе белән аларны җәмәгать эшләренә дә тартты, һәммәсе җырчы-биючеләр. Үзе сыздырып гармунда уйный. Бәйрәм вакытларында гөр килеп концерт оештыралар. «Яши генә белергә кирәк бу дөньяда,— дип, кайвакыт бригада членнары белән әңгәмә дә корып ала Нәкыя,— тәмен белеп кенә, рәхәтен тоеп яшәү безнең үзебезнең кулда. Безнең җәмгыятьтә бөтенесе кешенең үзенә, аның хезмәткә һәм тормышка булган карашына, хезмәткә керткән өлешенә бәйле». «Шат күңелле Нәкыя» диләр аның турында һәр чак. Ләкин шат күңелле, мөлаем йөзле бу кыз эш вакытында бер дә авыз җырып, яисә һәммә нәрсә белән килешеп тормый. Киресенчә, бик таләпчән ул. Вак кына кимчелекләрне дә ул «әйдә, ярар» дип үткәреп җибәрүчеләрдән түгел, һәм моны Нәкыя Гафиуллина кул астында эшләүче төзүче кызлар яхшы беләләр. ...Казанның Зәйни Солтанов урамындагы яңа йорт төзелешендә Нәкыяләр бригадасы трубалар буяу белән мәшгуль иде. Бригадир башка участокларны тикшереп бирегә килеп җитүгә, эшнең сыйфатына игътибар итте һәм аптырап калды. Күгәргән урыннар кырмыйча буялган иде. — Ник болай эшләдегез? — дип, Нәкыя бригада членнарына сораулы караш ташлады,— кайсыгызның эше бу? Каракның бүреге яна дигәндәй, «Сиңа гына ярамый инде»,— дип ычкындырды кайсыдыр. — Ә кемгә ярый? — Әнә прорабка... Ул бер сүз дә әйтмәде. Кабул итте. Ә мин кабул итә алмыйм. Бригада башкарган эшнең сыйфаты өчен прораб түгел, без бөтенебез җавап бирәбез. Аңлыйсызмы сез шуны, юкмы? Нәкыя тирә-якта аптырашта калып басып торган төзүче иптәш кыз ларына, аларның һәрберсенә аерым-аерым сынаулы караш ташлады. Нәкыя шунда ук кемнең «гөнаһсыз» икәнен, кемнең йөзе ризасызлык белдереп җыерылганын, кемнеке уңайсызланганын шәйләп алды. — Ә Мөнирә... син икәнсең әле бу. Яңадан кырып буярга туры килер. Бушлай, түләүсез... — Булмый, яңадан кырып булмый аны,— дип каршы төште Мөнирә. — Була. Теләк кенә кирәк. ...һәм Нәкыя, нидер эзләгәндәй, тирә-ягына каранды, күзенә ташланган беренче кызга мөрәҗәгать итте: — Тимер чыбыктан эшләнгән щетка алып кил әле. Берне генә түгел, берничәне... Ничек кырырга кирәклеген Нәкыя үзе менә дигән итеп күрсәтеп бирде. Бераздан, Нәкыя башка эшләрне кабул иткән арада, трубаның чиста итеп кырылган өслегенә яңадан буяу төшерә башладылар. Әйбәт килеп чыкты. Үзләренә дә ошап китте. — Менә шулай эшләргә кирәк. Иренмичә... Нәкыя йорт эченә кереп киткәч, брак эшләгән әлеге Мөнирәне үзара әрләп ташладылар: үзең тиешенчә эшләмәгәнсең, үзең бригадирның кисәтүенә каршы сүз әйтәсең. Нәкыя ничек кирәген синнән-миннән күбрәк белә бит инде ул. Төзелештә беренче елын гына түгел, ә егерме ел эшли. Әйе, Нәкыянең авыл төзелеше трестына килгәненә ике дистә ел. Шушы елларда ул эштән бүленмичә генә бер ел буена бригадирлар курсында укыды, өч ел рәттән йөреп төзүче новаторлар мәктәбен тәмамлады. Аны уңышлы төгәлләп чыкканнан соң, Нәкыя биргән уңышлы камилләштерү тәкъдимнәре трестка шактый файда китерделәр. Хәзер инде Нәкыя төзелә торган йортның сызымын кулына тотса, беренче еллардагы кебек киреле-башлы карамый, шунда ук өйрәнергә тотына, башкаларга аңлата башлый, чатак урыннарына тап булса, сызымга төзәтмә кертүдән дә тартынып тормый. Сызымчыларның, теоретикларның фикерләрен шулай тормыш, практика төзәткәли бит. Шушы еллар эчендә Нәкыянең хезмәтләре яхшы бәя алды. Аңа «Почет билгесе» ордены бирделәр. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән алып барылган социалистик ярышта ирешкән уңышлары һәм аңа хәзерлек көннәрендә җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Нәкыя юбилей медаленә лаек булды. Трестның Коммунистик хезмәт ударниклары арасында Нәкыя һәм аның бригадасы членнарының күбесе ел саен бу мактаулы исемгә лаек була бара. Алар инде хезмәт ветераннары булып саналалар. Нәкыя Гафиуллина бригадасы ирешкән уңышларның төп сере, төп чыганагы — бригаданың һәр члены үзләре башкара торган һәр төр эш өчен, аның сыйфаты өчен шәхси җаваплылык тоюда. Бригада составындагы утызга якын кешенең һәммәсе дә бер урында түгел, ә аерым- аерым группаларда эшлиләр. Эшнең ничек башкарылуын даими күзәтеп торырга мөмкин түгел. Ләкин бер генә көн дә Нәкыя аларның ничек эшләүләре белән кызыксынмый калмый. Бригада членнары беләләр: никадәр ерак объектта эшләмәсеннәр, Нәкыя аларның ничек хезмәт иткәннәрен күреп йөри, йөрәге белән сизеп тора, башкарган эшнең кечкенә М И Р X Ә Т ХӨС Н ИМ Э Р ДЭНОВ ф КҮҢЕЛЕҢ КЕРСЕЗ БУЛСА,., генә өлеше дә югалмый, бригадирның дәфтәренә теркәлеп бара. Нәкыянең үзенә калса, ул, бригадир буларак, артык тәрбия чаралары да күрмәгән шикелле инде, бергә җыеп озын-озын әңгәмәләр дә ясап тормый. Төп тәрбия чараларының иң үтемлесе итеп ул шәхси үрнәк ысулын сайлаган һәм ялгышмаган. Бер тапкыр үзең яхшы итеп күрсәтеп бирү, «тегеләй бул, болай бул», дип корыны бушка әйдәү-үгетләүгә караганда җитәкче өчен иң кирәклесе һәм үтемлеседер бәлки. Нәкыянең хезмәт дәфтәрендәге тагын берничә битне ачыйк, тагын берничә гыйбрәтле вакыйга белән танышыйк. Арчадагы төзелешләрнең берсендә түбә ябу эшләренең сүлпән баруын ишеткән дә ПМК җитәкчесе Таһиров, машинасына утыртып, Нәкыяне Арчага үзе алып китә. Нәкыя сүзгә яшьтән үк саран. Күңеленнән генә үз-үзе белән сөйләшеп бара. Ә Таһиров исә Нәкыя сүз башлаганны көтеп, аның турында уйлана. «Нәкыя тотынса, булдырыр. Өлгерербез... Ул вакытында төгәлләмичә калмас. Коммунист... партбюро члены...» Колонна җитәкчеләре арасында еш әйтәләр мондый мактау сүзләрен. Эшчеләр дә яманламыйлар Нәкыяне. Аның бригадасына барам гына дип атлыгып торалар. «Сынап карыйк. Батыр яуда беленә...» Юл буе әнә шундый уйлар белән бара җитәкче. Нәкыя исә авыллар аша үткәндә, җимерек каралтыларны күреп, үзен әллә ничек гаепле итеп сизә. Күпме төзисе бар бит әле авылда. Авылда төзелеш акрын бара. Җитмәсә, сыйфаты да мактанырлык түгел. Төзүчеләрнең үз эшләренә булган җаваплылыкларын бик нык күтәрергә кирәк, аларга куәтле техника биреп кул хезмәтеннән бушатырга кирәк, төзелеш материалларының яхшы сыйфатлысын кайтарырга, тоткарлыксыз эшләргә кирәк. Әнә никадәр проблема, хәл ителмәгән мәсьәләләр... Бригадирларга эшнең барышына күзәтчелек итү кыен. Объектлар әллә ничә урынга таралганнар. Аралары бик ерак. Нәкыянең әнә шулар турында җитәкче кеше белән фикер уртаклашасы килә! Тиздән булачак партия җыелышында сөйләрмен әле дип, күңеленә беркетә куя. — Рапортны «эшне төгәлләдек» дип бирсәң генә кабул итәм,— дип кисәтә Таһиров, Нәкыяне калдырып киткәндә. Нәкыя бер айлап Арчада эшли. Йокысын, вакытын кызганмый ул. Тиргәргә, кайберәүләр белән хәтта ызгышырга да туры килә. Алар бригадасына колхозчылардан уннан артык кешене булышырга җибәргән булалар. Ләкин аларның үз тәртипләре бар икән: теләгән вакытта килә ләр, теләгән вакытта кайтып китәләр. Ничек дип аңларга соң моны? Нигә шундый сүлпән караш, ваемсызлык? Үз колхозлары өчен ләбаса. Санга сукмыйлармы, әллә хезмәт дисциплинасы шулай йомшакмы? Беркөнне алар бригаданы аеруча авыр хәлдә калдыралар. Көтмәгәндә машина белән кайнар асфальт килә. Аны тиз генә бушатырга да җәеп тә куярга кирәк. Югыйсә, ул сыйфатын югалта, ката башлый. Булышырга килүчеләрне Нәкыя үгетләп тә карый, ачуланып та... Юк, күндерә алмый. «Безнең төшке аш вакыты»,— диләр дә кайталар да китәләр. Нишләтәсең аларны! Ләкин Нәкыя югалып кала торганнардан түгел. Кранчы кыздан төшке ашка үзенә дә берәр нәрсә алып килүен үтенә дә эш урынында кала. Агач кисәкләре, калдык-постык такталар, корыган чүп- чар җыеп алып килә, бушатылган асфальт тирәсенә ут яга һәм башкалар төшке аштан килгәнче, асфальтны кайнар килеш тота, суынырга ирек бирми. Бусын гына урнаштырып бетерергә дә өлгермиләр, кичләтеп кенә тагын Казаннан ике машина асфальт килеп җитә. — Иртән тиз генә асфальт китереп җиткермәсләр, соңгарак калып килсәгез дә була,— дип мөрәҗәгать итә Нәкыя ярдәмгә килгән колхозчыларга,— бүген ничек тә бусын башкарып бетереп китик. Бераз соңгарак калып булса да... Тик аларның үз хәсрәтләре икән. Бер ачы теллесе яра да сала: «Нәрсәгә безгә ул кадәр көчәнергә! Акчасын барыбер сез аласыз, шәһәрнекеләр... Безгә тиеннәр генә...» Әллә сез эшләмичә генә акча алырга уйлаган идегезме? — ди аңа Нәкыя. Иртән соң чыктыгыз, иртә кайтып киттегез. Эленке-салынкы ф йөрдегез... Болай бушка вакыт үткәрүчеләргә, әлбәттә, безнең бригада- . да күп түләнми. Тиеннәр генә... Файдалы хезмәткә керткән һәр өлеше- < гез өчен минутын-сәгатен калдырмыйча алырсыз. Әйе, әйе, бер тиенегез ч дә югалмас. Мин моны бригадир буларак әйтәм. Теләмәгән кеше китсен. S |Тотмыйбыз. Калган кеше миннән рәнҗү күрмәс. Бригада членнары белән аралашып эшләгән көннәрдә Нәкыянең хол- ь кынфигылен, эшкә һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтен якыннан белә * башлаган «ярдәмчеләрдән» сигез кеше булышырга кала. Бригаданыкы- г лар дүртәү... Өлгерәләр. Асфальтка суынырга ирек куймыйлар. Икенче 5 көнне бригадир шушы сигез кешедән артык башка берәүне дә эшкә J кабул итми. Ә бер айдан соң кулларына туксаншар сум акча алган «яр- * дәмче эшчеләр», үз күзләренә үзләре ышанмыйча, акчаларны кат-кат ♦ санап, Нәкыягә чын күңелдән рәхмәт сүзләре яудыралар. ш — Миңа түгел, әнә бригада членнарына рәхмәт әйтегез,— ди Нә- ° кыя,— төп эш алар кулында. Хезмәтегезгә күрә хөрмәте... ч л> * S. , ...Караңгы бүлмәдә яңа төшерелгән фотопленкаларны химикатка ® салып эшкәртеп утырганда сине бертөрле аеруча кызыксыну хисе биләп н ала. Менә фото кәгазен — позитивны зурайткыч астына тыгасың да л> негативтан сурәт төшерәсең һәм кәгазьне химикатка салып көтә баш- * лыйсың. Анда башта ниндидер таплар хасил була. Алар тора-бара үзгә- s рәләр, төгәл сызыкларга әйләнә башлыйлар. Ниһаять, фото кәгазендә S кешенең йөзе, күзләре күренә. Бераздан син инде аның кем икәнен таный башлыйсың, төсмерлисең һәм бу кеше тормышта ничек булса, шулай синең күз алдыңа килеп баса. Нәкыя дә минем күз алдында әнә шулай акрынлап ачыла барды, һәм мин аны бүген илебез төзүчеләренең ун миллионлы армиясе сафында аермачык таныйм. Бәйрәм демонстрацияләрендә Нәкыя берен- челәрдән булып күзгә ташлана, чөнки ул алгылар рәтендә, уң флангта байрак тотып атлый. Нәкъ төзелештәге кебек. Шушы уң флангта атлаучы һәм колонналарны әйдәп баручы мактау- 'лы төзүче өстеннән язылган урынсыз жалобага карата туган фикерләремне кыскача гына итеп туплап, мин редакциягә хат җибәрәм һәм, жалобаның үзен кире кагып, редакциягә кайтарам «...Редакциягә килгән жалобаларны тикшергәндә бер генә фактның да расланмаганына очраганым юк иде әле,— дип яздым мин, ә бу жалобада исә бер сүз дә расланмады. Ул намуслы, керсез күңелле кешегә, алдынгы төзүчегә яла ягу, аның абруен төшерү максаты белән генә язылган. Жалоба иясенә ни дип җавап язаргадыр, белмим. Әмма бригадир Нәкыя Гафиуллина турында аерым очерк язарга вәгъдә бирәм». ...Менә вәгъдәмне үтәдем шикелле. Бу көннәрдә Нәкыяне тагын очраттым. Ул ялда булган. Турист булып Венгриягә барган, Будапештны һәм башка шәһәрләрне күргән, чит ил кешеләренең ничек яшәүләре, нинди төзелешләр баруы белән кызыксынган. — Шулай да аз гына читтә булу да туган илне никадәр сагындырды, _____диде ул, безнең сөйләшүләргә йомгак ясагандай.— Читне макта, үз өеңдә тор. Кадерен белеп тор. Шуңа ни җитә!.. Әйе, кадерен белеп яши, кадерен белеп эшли Нәкыя. Соңгы вакытларда мин аны ничектер күздән ычкындырган идем. Күптән түгел аның хезмәт җиңүләре турында тагын куанычлы хәбәрләр ишетергә туры килде. Тукталып калмаган, һаман алга омтыла, көрәшнең яңа сызыкларына чыга, яңа үрләр яулый. Бишьеллыкның хәлиткеч өченче елында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Нәкыя бригадасына мактаулы исем — «Коммунистик хезмәт бригадасы» дигән исем бирелде. Почет грамотасы, бүләкләр алучылар, Мактау тактасына кертелүчеләр исемлегендә аның бригадасыннан да лаеклылар күп булды. Нәкыянекеләр быел да — бишьеллыкның дүртенче, иң мөһим елында да сынатмыйлар. Коллективның быел алган социалистик йөкләмәсендә «бишьеллыкны срогыннан алда үтәргә» дигән иң әһәмиятле пункт бар. Шуңа ирешү өчен алар көнлек норманы 120 процентка үтәп барырга, хезмәт дисциплинасын нык сакларга, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, брак эшләүгә юл куймаска, хезмәтнең алдынгы алымнарын киң кулланырга омтылалар. Биектау һәм Мамадыш районы колхозларында һәм совхозларында «Татсельстрой» трестының 729 нчы ПМКсындагы бу мактаулы бригаданы гел уңай яктан гына телгә алалар. Менә хәзер дә Нәкыя Гафиуллина җитәкчелегендәге түбә ябучылар бригадасын Мамадышта салынып ята торган сыр заводын төзүче башка ПМК эшчеләренә булышырга җибәрделәр. Күршеләрнең хәле мөшкел икән, нигә бармаска да, нигә кулдан килгән кадәр булышмаска! Алар өчен кайда эшләсәләр дә барыбер түгелмени. Шәпше авылындагы шәһәрчә төзелгән йорт ларның түбәләрен алар яптылар, производство биналары салдылар. Башкарган эшеңә үзең генә түгел, башкалар сокланып караганда күңелгә тагын да рәхәтрәк булып китә бит. Тормышындагы, хезмәтендәге уңышларны язып бара торган дәфтәр хәзер дәфтәр генә түгел, ә калын китап булып һаман тулылана бара Нәкыянең. Кызыклы һәм мактаулы китап булып...