КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Илебез матбугаты Кама автомобиль заводын тезу турында ОКТЯБРЬ, 1973 ЕЛ «Новый мир» журналы КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Табеевның зур мәкаләсен бастырып чыгарды. Автор үзенең бу мәкаләсендә тугызынчы бишьеллыкның удар төзелеше булган Кама автомобиль комплексын салу эшләре барышын киң итеп анализлый. «Кама буенда бөтен союз күләмендә әһәмияте булган индустриаль комплекс кору безнең республика тормышында зур роль уйный,— дип яза ул.— Промышленностьның төп фондлары артачак, җитештерү күләме үсәчәк. Комплекс сафка басканнан соң, Татарстан фәнни-техник прогресс юлыннан алга атлаячак...» •Новым мир». Мәскәү. Одесса шәһәрендәге Ленин исемендәге завод «2 М 55» модельле унике станокны Чаллыга вакытыннан элек озатты. Бу станоклар автомобиль детальләрен ике микронга кадәр төгәллек белән эшкәртәчәк. КамАЗ заказларын үтәүче өч станок төзү предприятиесе коллективлары үзләрен удар төзелешкә катнашучылар итеп саныйлар. Киров исемендәге фрезер станоклары заводы КамАЗ өчен инде еллык планны үтәде. Одесса пресс заводы да КамАЗ заказларын үтәүнең еллык планын графиктан өч айга элек үтәде. ТАСС, Одесса. Сидоровка воселогыннан төзелеш мәйданына беренче трамвай йөри башлады. Шуннан элек кенә Чаллыда трамвайны иң яхшы йөртүчеләргә конкурс булып узган иде. Беренче трамвайны йөртү хокукын А. Сафонова яулап алды. Ул КамАЗга Горький шәһәреннән килгән. Әлегә трамвай юлы биш-алты километр гына. Озакламый төзүчеләр тагын унбиш километр юлны әзерләп бетерәләр. «Советская Россия», Мәскәү. Озакламый Чаллыда, «Гренада» кинотеатры янында гына беренче спорт залы ачыла. Аның оригиналь, җиңел һәм уңай корпусы Германия Демократик Республикасында ясалган. Хәзердән үк инде тренировкалар бара. Җәмәгатьчелек тәртибендәге тренер, СССР спорт мастерлыгына кандидат. «Стальмонтаж» тресты слесарьмонтажнигы Николай Шейнин җитәкчелегендә ирекле көрәш осталары чыгыш ясарга әзерләнәләр. Спортзал янында ГТО нормаларын тапшыру мәйданы да ачылачак. •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Сосновоборскида илебездә иң зур автомобиль һәм трактор прицеплары заводларының корпуслары көннән-көн югарырак күтәрелә. Шушы көннәрдә генә төзүчеләр төзелешнең беренче объектын — стандарт булмаган җиһазлар цехын эксплуатациягә тапшырдылар. Бу яңа предприятие КамАЗның үзенә күрә финалы булачак. Анда барлык эшләр тәмамланганнан соң, Чаллыга автопоездларны комплектлау өчен ел саен 100 мең прицеп җибәреләчәк. «Сельская жизнь», Мәскәү. Бигеш аэропортында һава бәйләнеше расписаниесендә 1 Октябрьдан яңа авиатрасса барлыкка килде. «АН-24» самолеты Бигеш — Пенза — Ростов маршруты буенча очып китте. Рейслар атнага биш тапкыр булачак. Хәзер Бигеш аэропорты илебезнең 15 шәһәре белән бәйләнгән. Октябрь ахырында Чаллыда Аэрофлотның яңа агентствосы ачылачак. Ә киләсе елда автомобиль төзүчеләр заводында үзәк аэровокзал бинасын салу планлашты- рыла. Аннан пассажирлар автобуслар белән туп-туры самолетларга озатылачак. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода*. Сафка басканнан соң КамАЗ конвейерының озынлыгы нәкъ Дюссельдорфтан Мангейм шәһәренә кадәр булган 300 километр араны тәшкил итәчәк. Шундый проектның ничек реальләштерелүен, без, сигез илдән килгән чит ил хәбәрчеләре, анда үз күзебез белән күрдек. «КамАЗны бөтен ил төзи!» — Чаллыга баргач, мондый лозунгларны без һәр җирдә күрдек. Илнең 5 мең фабрикасы һәм заводы КамАЗ өчен эшли, Кама буендагы бу шәһәргә чит ил предприятиеләреннән дә продукция килеп тора. Бары тик Германия Федератив Республикасыннан гына да,— дип яза Дюссельдорф шәһәрендәге «Унзере Цайт» газетасы хәбәрчесе,— станоклар әзерләүгә кырыктан артык промышленность фирмалары катнаша. Федератив республиканың металлургия промышленностенда эшләүчеләргә бу озак вакытка эш гарантияли. «За рубежом», Мәскәү. Днепропетровск механика заводы металлистлары КамАЗ төзүчеләренә 30 тонна йөк күтәрешле кран конструкцияләрен җибәрүгә керештеләр. Аны предприятиенең М. Лысенко җитәкчелегендәге иң яхшы слесарь-җыючылар бригадасы әзерләде. Бригада эш графигы нормативын 8 көнгә кыскартуга иреште. Бу кранны әзерләп бетергәч, Запорожье металлистлары Кама автогиганты төзүчеләре заказларын үтәүнең еллык планын башкарып чыктылар... ТАСС, Запорожье. Чаллы культура йорты каршындагы халык театры Хәй Вахитның «Рәхим ите - гез» исемле комедиясен сәхнәдә куюга әзерли башлады. Рольләрне башкаралар: СМУ-3 экскаваторчысы Ясыйр Шакиров, «Соцкультбытстрой»ның СМУ-13 маляры Гөлзара Гыйльманова, • Спецпромстрой» машинисты Әнәс Ихсанов, КамАЗ СМУсе маляр-штукатуры Земфира Гәрәева, ЗЯБ фактурщп цасы Рәшидә Кубиевалар. • Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Камадагы автомобиль төзүчеләр шәһәре үскәннән-үсә, матурая. Шәһәр өстендә октябрь алды вахтасы хезмәт батырлары хөрмәтенә күтәрелгән байрак җилферди. Бүген ул А. Зотов һәм аның иптәшләре хөрмәтенә күтәрелгән, ә иртәгә... Ярышта намуслы хезмәте белән кем генә җиңеп чыкмасын, гомуми эшкә файда, Кама автогиганты тизрәк сафка басар... «Советская Россия», Мәскәү. Ярославль шәһәрендә тугызынчы бишьеллыкның мөһим объектын — дизель аппаратлары заводын тозү эшләре инде ел ярымнан артык бара. Бу завод КамАЗ эшләп чыгарачак йөк машиналарын ягулык насослары белән тәэмин итәчәк. «Северный рабочий», Ярославль. Совет кешеләренең хезмәт энтузиазмы, КПССның XXIV съезды куйган бурыч ларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән иҗади омтылышы КамАЗ төзелешендә ачык чагыла. Тормыш Чаллыда заманыбызның типик үзенчәлекләрен бер үзәккә туплады. Мөгаен, киләсе буыннар җитмешенче елларның беренче яртысында илебез кешеләре тормышына КамАЗ тарихы буенча бәя бирер. Менә шуңа күрә дә Кама автогиганты төзү күренешләрен сәнгатьчә сурәтләүгә бәйлә һәр нәрсә безнең өчен гаять мөһим. Менә шуңа күрә экраннан без төзелеш барышы хроникасын гына түгел, шушы төзелеш күренешләре аша фильмнарда безнең көннәр характерына, аның философиясенә, һәм, ниһаять, хәзерге заманга хас әхлак югарылыгына кинематографистларның ничек үтеп керүен дә күрергә телибез. „ «Искусство кнно», Мәскәү.