Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

КАЗАГЫСТАНДА СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ Күп милләтле совет әдәбиятының гигант колачын һәм бердәмлек көчен, илебезнең иҗтимагый тормышында аның ролен берьюлы күз алдына бастырырлык вакыйгалар була. 20—27 июньдә Каза- гыстанда үткән «Совет әдәбияты көннәре» халыклар дуслыгы һәм әдәбиятлар туганлыгының әнә шундый олы бәйрәменә әверелде. Ул Совет Казагыстанының 50 еллыгына, чирәм җирләрне үзләштерүнең 20 еллыгына багышланган иде. Казагыстан ССРның башкаласы АлмаАтага барлык союздаш республикалар әдипләренең делегацияләре килде. Язучылар бригадалары республиканың 12 өлкәсенә юнәлделәр. Алар завод-фабрика эш- >челәре, игенчеләр, мамык, дөге үстерүчеләр, терлекчеләр белән очраштылар, совет әдәбиятының бүгенге казанышлары, үз иҗатлары турында сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар. Хуҗалар исә кунакларны бишьеллыкның дүртенче елында ирешкән хезмәт уңышлары белән таныштырдылар. Культура сарайларында, клубларда, предприятиеләрдә. ачык мәйданнарда барысы 700 әнә шундый очрашу — әдәби кичәләр үтте. Әдәбият бәйрәме үзенең орбитасына бер миллион чамасы кешене алды. Татарстан язучыларыннан әдәбият атналыгында СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки Нури катнашты Ул Кызыл Орда өлкәсендә дөге игүчеләр һәм терлекчеләр белән очрашулар үткәрүче язучылар бригадасын җитәкләде. . Бу олы бәйрәмне Алма-Атаның Ленин 'исемендәге Сараенда үткән зур әдәби кичә йомгаклады. Язучылар шулай ук Җамбул Җабаев- ның авылына барып, атаклы акынның музей-йортын карадылар КОМСОМОЛНЫҢ М. ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге республика премияләре комитеты карары буенча, әдәбият өлкәсендә 1972—74 еллар премиясе «Нигез ташлары» һәм «Үзебез сайлаган язмыш» дигән сәхнә әсәрләре өчен драматург Туфан Миңнуллинга бирелде. Концерт-башкару өлкәсендәге осталыгы һәм уңышлы эшчәнлеге өчен М. Җәлил премиясе лауреаты дәрәҗәсенә шулай ук Татарстанның X еллыгы исемендәге культура сараеның <Яшьлек» халык хореографик ансамбле лаек булды. Комсомол премиясе лауреаты дипломнары һәм значоклары 12 июльдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында ВЛКСМның Татарстан өлкә һәм шәһәр комитетларының Бөтенсоюз Коммунистик Яшьләр Союзына Ленин исеме бирелүгә 50 ел тулуга багышланып уздырылган тантаналы пленумында ияләренә тапшырылды. КИТАП СӨЮЧЕЛӘРНЕҢ ИРЕКЛЕ ҖӘМГЫЯТЕ Татарстанда дүрт китап магазины, унлап киоск, йөздән артык мәктәп кооперативы җәмәгать тәртибендә эшли. Ирекле китап таратучылар өч йөздән арта. Бу саннар китап пропагандасы эшендә җәмәгатьчелекнең роле һәм мөмкинлекләре никадәр зур булуын күрсәтә. Шуңа күрә республикабызда китап сөючеләрнең Ирекле җәмгыятен оештыру мәдәни тормышта күренекле вакыйга булып тора. Июнь аенда Казанда җәмгыятьнең оештыру конференциясе булып үтте. Конференция җәмгыятьнең идарәсен сайлады. Идарә председателе итеп Татарс тан культура министры урынбасары М. Т. Низамиев сайланды. ДРАМАТУРГЛАР КИҢӘШӘ Июнь аенда Уфада татар һәм башкорт драматургларының семинары булып үтте. Аның эшендә Татарстаннан драматурглар Риза Ишморат, Аяз Гыйләжев, Хәй Вахит, Илдар Юзеев, Туфан Миннуллин, театр белгече Азат Әхмәдуллин. республика дәүләт күчмә театры баш режиссеры Р. Тумашев. Минзәлә дәүләт драма театры баш режиссеры М. Мостафии катнашты. Татар драматургларының иҗаты хакында филология фәннәре кандидаты А. Әхмәдуллин. башкорт драматургиясенең бүгенге хәле турында филология фәннәре докторы- Г. Рамазанов семинарда доклад белән чыктылар. Семинар барышында шагыйрь һәм драматург И. Юзеевнең «Сандугачлар килгән безгә» дигән яна сәхнә әсәре, драматург Т. Миңнуллинның «Үзебез сай- лагая язмыш» пьесасы, башкорт авторларыннан Р. Сафинның <Исәр». Н Әсәнбаев- нын «Тормышнык кезе». 11. Абдуллннны.ч «Айсылуның айлы төннәре». Ә. Атнабаев- нын «Ут» дигән пьесалары укып тикшерелде. Семинар ике тугандаш халык әдипләренең ижат эшендә ирешкән уңышлары белән ихлас күңелдән уртаклашу, әдәби осталыкны арттыру, чынбарлык материалын әдәби үзләштерү юнәлешендәге тәжри- бәне бергәләп өйрәнүнең, ижади ярдәмләшүнең матур бер мисалы булды. МУСА ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАП Әстерхан өлкәсендә март, апрель, май айларында «Шагыйрь, патриот-художник Муса Җәлил» дигән темага Әстерхан дәүләт филармониясе оештырган концертлекторийлар үтте. Ул герой шагыйребезнең үлеменә 30 ел тулуга багышланган иде. Концертларда катнашучылар шәһәр һәм район эшчеләре, балыкчылар, колхозчылар, студентлар һәм укучылар алдында йөздән артык чыгыш ясадылар. Программада Җәлил сүзләренә язылган жырлар. аның ялкынлы шигырьләре, рус, татар, казакъ халык көйләре, патриотик жырлар. герой шагыйрьнең яраткан композиторларыннан Григ. Шопен. Чайковский әсәрләре яңгырады. Анда катнашу өчен шагыйрьнең Оренбургта яшәүче туганы Хәдичә Җәлилова килде. Муса Җәлил үзе дә 1932 елда Әстерханда булган һәм аның белән очрашкан, аны күргән кешеләр бу көннәрне әле дә хәтерләрендә саклыйлар. Кониерт-лекторинлар Әстерхан шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче татарлар, казакълар һәм руслар арасында зур уңыш казанды. «МӘКТӘП ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ ҖАНЛЫ СӘХИФӘЛӘРЕ» Дистә еллар буе әсәрләре мәктәп дәреслекләрендә өйрәнелә торган күренекле өлкән буын шагыйрь һәм язучыларның Татарстан мәктәпләреннән. Идел буе автономияле республикаларыннан һәм күрше өлкәләрдән килгән укытучылар белән очрашу кичәләре хаклы рәвештә шундый исем алды. Ул очрашулар 17 июнь һәм 4 июль көннәрендә Казанның Г. Тукай исемендәге язучылар клубында узды. Кичәләрдә өлкән әдипләребездән Гомәр Бәши- ров. Снбгат Хәким Фатих Хөсни. Шәйхи Маннур, Гариф Гобәй. Мөхәммәт Садри. 'рта һәм яшь буын язучылары X. Сарьян. Р. Мостафин. Р Фәйзуллин, Р. Мингали- мов. Г. Рәхим. М. Хәбнбуллин катнашты. Алар залдагыларга бүгенге әдәби хәрәкәт, ижат мәсьәләләре хакында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга жавап бирделәр Очрашулар һәр ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы булды. ӘДИПЛӘР УКУЧЫЛАР АЛДЫНДА Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең бер төркеме июльдә Зеленодольск районы авылларында булып кайтты. Драматург Риза Ишморат, шагыйрь Мөдәррис Әгълә- мов. прозаик Рәисә Ишморатова. үзешчән композитор Зиннур Гыйбадуллин. Татарстанның атказанган артисткасы Җәүәһирә Сәләхова, жырчы Генрих Шаймарданов. Татарстан язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы директоры Мөнип Шәймөхәммәтов колхоз һәм совхоз кырларында, болын, жәйләүләрдә игенчеләр. печәнчеләр, сыер савучылар белән очраштылар, аларга бүгенге әдәбиятыбыз. Татарстан язучыларының VIII съезды йомгаклары турында сөйләделәр, авыл эшчәннәренең хужалыкны үстерүдәге көндәлек хезмәтләрен күздән кичерделәр, яна әсәрләрен укыдылар, жырлар башкардылар. Мари АССРның язучылар союзы чакыруы буенча, шагыйрь Гәрәй Рәхим июнь аенда Мари АССРның башкаласы Йошкар-Олага традицион чәчәк бәйрәменә барды. Яшел аланда һәм шәһәр паркында мари, чуваш һәм Мәскәүдән килгән рус шагыйрьләре белән бергә үзенең шигырьләрен укыды, әдәби ижат мәсьәләләренә багышланган сөйләшүләрдә катнашты. Әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин 7 июльдә Казанның М. Горький исемендәге үзәк паркында Муса Җәлил турындагы «Геройшагыйрь эзләре буйлап» дигән китабы буенча уздырылган укучылар конференциясендә чыгыш ясады. Комсомолга Ленин исеме бирелүгә 50 ел тулу уңае белән Муса Җәлил исемендәге | премия лауреатлары шагыйрь Илдар Юзеев һәм драматург Туфан Миңнуллин Казан шәһәренең укучы комсомоллары слетында катнаштылар Яшь шагыйрь Рәшит Әхмәтжанов һәм яшь композитор Луиза Хәйретдинова Буа, Апае районнарында яшь игенчеләр, механизаторлар белән очраштылар, аларны үзләренең әсәрләре белән --------------------------- Өлкән 22 июньдә . .. _________ г„_. ___ техник училищесында «Намус» романы буенча үткәрелгән укучылар конференциясендә катнашты. таныштырдылар. язучыбыз Гомәр Бәширов 15 иче номерлы производство” романы САБАН ТУЙЛАРЫНДА ЯЗУЧЫЛАР Шагыйрьләрдән Гәрәй Рәхим, Мәхмүт Хөсәен, язучы Роберт Батуллин Мәскәү- нең Измайловский паркында үткән сабан туенда катнашып, үз әсәрләре белән чыгыш ясадылар. 23 июнь көнне Әлмәт сабан туенда Гамил Афзал һәм Сажндә Сөләйманова үзләренең шигырьләрен укыдылар. Июнь аенда язучыларыбыздан Гариф Ахунов һәм Геннадий Паушкин Васильево санаториесендә ял итүчеләр белән «Эшче — совет әдәбиятының төп герое» дигән темага кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘР Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры жәйге гастрольләрнең күпчелек өлешен Татарстан шәһәр һәм районнарында үткәрде. Бер бригада Фәнис Яруллинның «Әнә килә автомобиль» комедиясен (сәхнәгә куючы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Сәлимжанов) Түбән Кама, Чаллы һәм нефть районнары тамашачыларына күрсәтте, икенче бригада «Галиябану» спектакле белән республикабызның көнбатыш районнарын әйләнде. Туфан Мнннуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен дә Татарстан һәм Башкортстанның күп район һәм авылларында карадылар. Артис тларның зур төркеме Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә кыска вакытлы гастрольдә булып кайтты. Гастроль репертуарында бүгенге чор татар драматургиясе әсәрләре — Шәриф Хөсәеновның «Әни килде», Роберт Батуллинның «Өчәү юлга чыктык», Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» һәм Гариф Ахуновның «Чикләвек төше» повестьлары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр бар иде. Гастрольләр барышында культура сарайларында һәм клубларда бер йөз кырыктан артык спектакль уйналды. Июнь аенда Татар дәүләт филармониясе Мәскәү, Донецк шәһәрләренең кино һәм эстрада артистлары белән берлектә республикабыз шәһәр һәм районнары буйлап фестиваль концертлары үткәрде. 'Иделдә очрашу» дигән бу фестивальдә РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Шәрипова, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалова, эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы дипломанты Зиннур Нурмөхәммәтов, жырчы Флера Сөләйманова, Татарстан жыр һәм бию ансамбленең биючеләр группасы, кино артистлары К. Столяров, Н. Максимова, А. Вертоградов. Н. Гаврилова, эстрада артистлары: УССРның атказанган артис ткасы Т. Миан- сарова, АГАССРның атказанган артисты Э. Радов һ. б. сәнгать осталары катнашты. Бөгелмә һәм Әлмәттә, Алабуга һәм Мамадышта, Чистай һәм Буада, калган күп шәһәр һәм поселокларда' бу концертларны 80 меңләп кеше карады. ТУЛАЛЫЛАР КАЗАНДА Республикабыз башкаласы Казанның В. И. Качалов исемендәге зур театры бинасында август буена М. Горький исемендәге Тула дәүләт драма театрының жәйге гастроль спектакльләре барды. Туланың сәхнә осталары казанлыларг» унлап әсәр, шул исәптән М. Горькийның «Варварлар» пьесасын, В Константинов һәм Б. Рацерның «Тула сере» һәм «Үткәрүче балл» дигән икешәр пәрдәлек комедияләрен, Р. Ибраһимбековның «Арысланга охшап» дигән өч пәрдәлек мәхәббәт рапсодиясен, шулай ук инглиз драматургы Б. Шоуның «Цезарь һәм Клеопатра» пьесасын күрсәттеләр. Татарстан дәүләт жыр һәм бию ансамбле яна концерт программасы белән июльдәАлабуга, Минзәлә, Актаныш районнарында чыгышлар ясады. Татарстан дәүләт филармониясе артистлары республикада көнгә уртача 25 концерт бирделәр. Татар дәүләт күчмә театрының нке бригадасы быел жәйге гастрольләргә яна спектакльләр алып чыкты. Аларнын берсен гарәп драматургы Сәхиб Җамалның «Хөрмәне бушлай бирмиләр» әсәре буенча сәхнәгә Г. Тукай премиясе лауреаты Рифкать Бикчәнтәев, икенчесен Аяз Гыйләжевиең «Сары чәчәк ата көнбагыш» драмасы буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Тумашев куйган. Бригадалар бу яна спектакльләр белән Арча, Саба, Кук.мара, Балтач, Чистай, Алексеевск, Әлки районнарында булдылар. Татарстан Культура минис трлыгы июнь, аенда республикабызның яшь вокалистлары смотр-конкурсыи оештырды. Жюри каршында (председателе Татарстан Культура минис тры урынбасары Ренат Харисов. членнары РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хисмә- туллина. музыка училищесы директорыМ. Б. Гумеров, жырчы Әлфия Заһидул- лнна) егермеләп районның үзешчән яшь жырчылары чыгыш ясады. Смотр нәтижә- «ИДЕЛДӘ ОЧРАШУЛАР» •сендә ин сәләтле дип табылган жырчылар махсус музыка уку йортларына тәкъдим ителде. ТАТАР ЦИРКЫНА ДҮРТ ЕЛ Автономияле республикалар арасында беренче булган татар циркы оештырылуга дүрт ел тулды Бу вакыт эчендә ул үзенен маршрутларын Татарстаннан тыш Тула, Омск, Түбән Тагил, Кривой Рог, Курган. Ижевск кебек дистәләгән шәһәрләргә сузып өлгерде, профессиональ осталык һәм тәжрибә туплады. Җәй айларында цирк коллективы Севастополь, Череповец, Мурманск шәһәрләрендә чыгышлар ясады. ЯҢА КИТАПЛАР Татарстан китап нәшриятында күренекле хәрби начальник, отставкадагы генераллейтенант Якуб Чанышевның «Үткән юллар хатирәсе» («Вспоминая былые походы») дигән китабы басылып чыкты Автор анда илебез дошманнарына каршы көрәштә үтелгән гомер юлын хәтердән «ичерә. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт БҮЛЕГЕНДӘ КПССнын Әлмәт шәһәр комитетында Әлмәт бүлеге язучылары Г. Афзал, Ә. Маликов. Р Төхфәтуллин С Сөләй- манова, С. Кальметов, Ю Әминов. Ш Бикчурин, Э Мөэминова шәһәрнең партия һәм совет органнары хезмәткәрләре белән очраштылар Бүлекнең жаваплы секретаре Ә Маликов язучыларның ижат эшчәнлекләре хакында сөйләде. Партиянең Әлмәт шәһәр комитеты секретаре Сания Хәкнмова үзенең чыгышын КПССнын XXIV съезды карарлары яктылыгында әдәбиятның бурычлары темасына багышлады Хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты председателе Вәжи Гыйрфанов язучыларны кызыксындырган күп төрле сорауларга жавап бирде. Очрашуда партиянең Әлмәт шәһәр комитеты секретаре Ринат Галиев, бүлек мөдирләре, партия комитеты инструкторлары катнашты. Бүлек жигәкчесе Әдип Маликов шәһәр комитеты китапханәсенә нефть ягында яшәүче язучы һәм шагыйрьләрнең соңгы елларда басылып чыккан китапларын бүләк итте. Июль аенда, мул иген уңышын жыю башланган көннәрдә, Әлмәт районы колхозларында һәм совхозларында татар әдәбияты көннәре үткәрелде. Аны Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге, КПССнын Әлмәт шәһәр комитеты һәм I зйон культура бүлеге оештырды. Очрашуларда шагыйрьләрдән Г Афзал, Ә. Малнков. С. Сөләйманова, К. Булатова һәм драматург С. Кальметов катнашты. Язучылар колхоз-совхоз эшчәннәренең тормышлары, хужалыкта ирешкән уңышлары белән таныштылар, клубларда һәм культура сарайларында уздырылган әдәби кичәләрдә чыгыш ясадылар Алар хезмәт кешесенә, аның күркәм өшләренә багышланган шигырь-хикәяләрен, шулай ук юмор-сатира әсәрләрен укыдылар. Язучыларның чыгышлары һәркайда зур кызыксыну уятты Урыннарда китап сәүдәсе оештырылды, автограф төшкән дүрт йөзләп китап — шигырь, хикәя җыентыклары әдәбият сөючеләр кулына күчте.