ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ
обәйдән калганнары барысы да — урта буын вәкилләре. Ә менә докладлары әйбәт. Безне, өлкән буын кешеләрен, куандыра торган докладлар. Үзебезнең татар әдәбиятының зур традициясенә, тарихына таянып һәм күрше әдәбиятлар, рус әдәбияты ирешкән казанышларга таянып ясалган нигезле, нык докладлар. Бу мине бик шатландыра. Димәк, бездән соң әдәбиятка нык буын килә. Һәм татар әдәбиятының киләчәге әйбәт икән, зур икән дигән ышаныч туа. Минем белүемчә, күзәтеп баруымча, татар әдәбиятына ал ардан соң да бик күп талантлы яшьләр килә. Киләсе съездларда һәм поэзия, һәм драматургия, һәм проза, һәм тәнкыйть өлкәсендә болардан да әйбәтрәк докладчылар булачагына минем әз генә дә шигем юк. Чөнки мин шул яшьләр арасында эшлим һәм аларның потенциаль мөмкинлекләрен әйбәт беләм. Бу — минем өчен икенче шатлык. Минем шул хакта уйланып йөргәндә язган 3—4 кенә юл шигьфем дә бар: һежүмга барган солдатның тылы нык булсын икән, шагыйрьнең тылы ____________________тарихы, теле нык булсын икән, Һөҗүмгә барган солдатка тылының нык булуы кирәк булган кебек, шагыйрь өчен дә, алга һөҗүмгә барганда, артында халкы булу, культурасының. мәдәни традицияләренең нык булуы, теленең нык булуы кирәк. Шуңа күрә әдәбият турында, ике съезд арасындагы әдәби мәсьәләләр турында фикер йөрткәндә, мин әдәбиятның үткәнен бүгенгесеннән, бүгенгесен киләчәгеннән аерып куеп уйлый алмыйм. Безнең алга зур, олы итеп куелган мәсьәләләр һәм безне борчыган әйберләр дә бар. Мәсәлән, бик еш кына без инде 150 гә җиттек дибез, сүз Союз членнарының саны турында бара. Биредә РСФСР язучылар союзы идарәсенең председателе Сергей Владимирович Михалков утыра. Ул белә: безнең оешма язучыларны Союз членлыгына үзе кабул итә. Мондый республикалар өчәү генә: Татарстан, Башкортстан, Чувашия. Бу — безнең язучыларга, безнең әдәбиятка ышаныч дигән сүз. Безнең әдәбиятка зур итеп караганга күрә, бу эшне, үзегез алыгыз дип, безгә ышанып тапшырдылар. Шул ук вакытта, без кайвакытта бу ышанычтан артыграк файдаланмыйбыз микән, дигән шик тә туа. Мине шул нәрсә куркыта. Бу мәсьәлә М. Мәһдиевнең өченче көн «Социалистик Татарстан» газетасында басылган мәкаләсендә дә кузгатыла. Әдәбиятның зурлыгын шәхесләр, индивидуаль үзенчәлекләре булган зур шәхесләр билгели. Шәхес юк икән, әдәбият та юк. Шуңа күрә без Такташ К ди- без, Туфан дибез, Җәлил дибез, аннан да алга китеп, Тукай дибез, Әмирхан дибез, Галимҗан дибез. Безнең каршыда бөтен тарих ачыла, аның бөтен зурлыгы, тирәнлеге ачыла — әдәбиятның зурлыгын зур исемнәр ача. Шуңа күрә Союзга членнар алганда бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк, шагыйрь гражданин, үз чорының иң ялкынлы, иң актив гражданины булырга, шәхес булырга тиеш. Үзендә шул сыйфатларның бөтенесен җыйган индивидуаль үзенчәлекле шәхес, әдәбиятны җилкәсендә күтәрә торган һәм алып бара торган, башка милләтләр һәм башка халыклар алдында йөз кызартмый торган шәхес килергә тиеш. Шуңа күрә 150 кеше дип әйтү генә әдәбиятның зурлыгын билгеләми. Миңа узган елның август аенда, Тольяттида очрашу вакытында, рус прозаигы, «Иду на грозу»ның авторы Даниил Гранин белән сөйләшергә туры килде. — Сездә күпме язучы бар? —дип сорый бу. — 150,— дим. — 150 язучы буламыни? — ди. Әйе шул, 150 язучы булмый. Киләчәктә Союз членнарының санын үстергәндә, яңа сайланачак идарә таләпләрне киметмәсен, төшермәсен иде. Шушы ике съезд арасында мине тагын бер әйбер борчыды, аны тоеп, сизеп яшәдем. Үзебезнең идарәнең эшендә тойдым, җитәкчелектә тойдым. Әдәбиятны зур юл белән юнәлтергә мөмкин һәм таләпләрне төшерәтөйгерә примитив юл белән юнәлтергә мөмкин. Аны Галим- җаннарча, Фатыйхларча, Мусаларча зур итеп юнәлтергә мөмкин. Һәм аны әдәбиятның бик урта кул әйберләренә ориентация тотып юнәлтергә мөмкин. Мине ике съезд арасында бу нәрсә дә борчыды. Борчылмас идең, мин аның конкрет фактларын күрдем. Безнең әдәбият узганы, бүгенгесе белән мондый нәрсәләргә риза түгел. Һәм хәзер башка халыкларның, башка әдәбият - ларның язучылары зур дөньяга чыккан вакытта, шул ук кыргыз әдәбиятыннан Ч. Айтматовлар француз, испан телләрендә басылып килгән вакытта, бу әдәбиятлар инде бөтен дөнья әдәбиятына керерлек кешеләрен биргән вакытта безгә дә шушы югарылыктан төшмәскә кирәк, игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк. Шуңа күрә мин бүген сайлана торган идарәгә шуны аңлый торган, шуңа борчыла торган кешеләр керсен иде дим, шуны телим. Шагыйрь Сибгат Хәким һәм әдәбият белгече Шәрәф Әхмәдуллин икесе дә Казан педагогия институты шәкертләре. Иң кыены — үзең иҗат итү, үзең тудыру. Мин җәмәгать эшен, ничектер, иҗаттан аерып карый һәм күз алдына китерә алмыйм. Бүгенге тормышның бөтен катлаулылыгына. аның эченә керү — язучы өчен иң авыры, иң кыены шул. Блокның язмаларында шундый сүзләр бар: «Шагыйрь, уйларында, хисләрендә тауның иң биек ноктасына менеп, дөньяга шуннан карарга тиеш. Шуңа ирешә икән, ул инде бу дөнья минеке дип әйтә ала. Ул вакытта аның бөтен хисләре уйный башлый. Һәм ул бернәрсәдән дә курыкмыйм,— ди». Блок шуңа лаек әйберсен—«Унике» поэмасын язган. Аннан соң бит инде 50—60 ел узды, бөтенләй икенче кешеләр килде, икенче дәвер килде, бөтен катлаулылыгы белән килде. Һәм яңа дөньяның эченә керү, аны бөтен кат - лаулылыгында сурәтләү тагын да кыенрак эш. Блок әйткән югарылыкка күтәрелергә кирәк һәм шагыйрь әле тагын да күбрәк әйберләрне үзенә сеңдерергә тиештер. Күп еллар буена физиклармы, лириклармы кирәк, дип бәхәсләштеләр. Халык әйтте: мондый проблема юк, безгә чын поэзия кирәк, диде Һәм хисме, фикерме, дип бәхәсләштеләр Халык әйтте: хис тә кирәк, фикер дә кирәк, диде. Һәм хәзер безнең тормышка фәнни-техник прогресс, фәнни-техник революция килеп керде, тормышны бик катлауландырды. Шигырьнең урыны — барыбер кеше йөрәгендә. Әгәр шул хисләргә керә алмый икән, җыя алмый икән, барыбер шагыйрь юк, сәнгать кешесе юк, әдип юк. Бөтенесе дә, бөтен яңалыклары да, барысы да — заман сулышында бергә. Һәм шагыйрь аны бер сулыш итеп кабул итә, бер процесс, бер рух. заманның бер рухы итеп кабул итәргә тиеш, шуңа ирешергә тиеш. Иң кыены менә шушы. КамАЗда йөргәндә мине интернациональ клубка чакырдылар. Анда 270 яшь кеше йөри — һәр милләтнең кызлары һәм егетләре. Яшьләрнең торагын күрсәтеп. мине бүлмә саен алып йөрделәр. Һәр бүлмәгә керәм, маляр кызлар стенага үз куллары белән ясаган Есенин портретын элгәннәр. Кайвакытта уйлыйсың: бу инде КамАЗ булгач, Толь - ятти булгач, монда бик кычкырып йөри торган, зур тавышлы шагыйрьләр беренче чиратта килеп керергә тиештер, дисең. Юк шул. Есениннар килеп керә, Такташлар килеп керә, батырлыклары белән Мусалар килеп керә, стеналарда аларның портреты. Заман үзгәргән, КамАЗ төзергә бөтенләй икенче чор кешеләре килгән. Ә хис кирәк, җылы кирәк, кеше хисе кирәк. Уйлана башласаң, менә шушындый бик нечкә, бик кызык яклары бар сәнгатьнең. КамАЗда йөри-йөри мин бер поэма да яздым. Ул «Литературная Россия»дә басылып чыкты. Зур әйбер түгел, шул әсәрне язу өчен өч-дүрт ел буе КамАЗ- га йөрергә туры килде. Һәм шушы 3—4 йөз юл әйбергә материал җыю өчен, миңа татар халкының тарихы да, шушы Кама. Идел елгалары да, хәтта Мәлә- кәс, Шилнә елгаларының язмышы да кирәк булды. Алар турында да уйландым мин, һәм Болгар да килеп керде аңа. Һәм киләчәге, һәм үткәне. Шушы буыннарның аталары, егерменче еллар, утызынчы еллар. Ватан сугышы, бүгенге эшчеләр. КамАЗ — ул үткән буыннарга бүгенге буыннарның җавабы. Мин аны шулай аңладым.