Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ТЕМАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮ ЮЛЫНДА

Днепрогэс, Магнитка, Комсомольск на Амуре диюгә — хәтердә әти- ләребезнең героик хезмәт сәхифәләре җанлана. Җир өйләр һәм палаткалар, кәйлә һәм көрәк кебек иң гади эш кораллары... Хәтердә шул чор уэе җанлана. Волга — Дон, Братск, Волга автомобиль заводы дидеңме — шунда ук күз алдына бөтенләй башка чор килеп баса. һәм менә хәзер безнең республикада яңа бер гигант төзелеш бара — КамАЗ туып килә. Партиябез һәм хөкүмәтебез Кама буендагы автогигантны тугызынчы бишьеллыкның иң зур төзелеше дип игълан иттеләр. Капитал салымнарның күләме буенча КамАЗ ул — Тольяттидагы хәтле ике автомобиль заводы дигән сүз. КамАЗ- да биш миллион дүрт йөз мең кубометр күләмендә бетон эшләре башкарылачак. Бу — тагын бер Братск ГЭСы дигән сүз. Тезелеш мәйданнарында башкарылачак жир эшләренең күләме ягыннан аны Волга—Дон каналы белән генә тиңләп була. КамАЗның тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге бар. Ул моңарчы беркайда күрелмәгән темплар белән төзелә. Мин Чаллыда беренче тапкыр 1970 елның башларында булган идем. Ул чагында әле КамАЗ хакында сөйли генә башлаган һәм Чаллыга эшчеләрнең беренче отрядлары гына килеп төшкән көннәр иде. Кабат КамАЗ- да 1972 елның маенда булырга туры килде. Бу чакта инде яңа шәһәрнең һәм заводлар комплексының контурлары ачык булып беленә башлаган иде. Булыр-булмас ике ел эчендә бу якта булган үзгәрешләрне күрел шаккаттым. Озакламый КамАЗ беренче автомобиль эшләп чыгарачак... РСФСР язучылар союзы секретариатының Казанда уздырылган утырышында чыгыш ясап, Д. Кугельтдииов шундый бер мәзәк вакыйга сөйләгән иде. Башкала клубларының берсендә танылган әдипнең бәйрәм кичәсе бара икән. Чираттагы кеше булып, сәхнәгә чал чәчле генерал күтәрелә. Юбиляр аның яшьлек дусты була. Бөтен кеше алдында генерал дустын кочыпүбеп ала. Шул чак сәхнәдә юбиляр тирәсендә йөгереп йөргән фотограф кызганыч тавыш белән: — Тагын бер генә үбешегез инде, төшерергә өлгерми калдым,— дип өзгәләнә. — Без, язучылар, тормышта еш кына әнә шул хәсрәт фотограф хәлендә калмыйбызмы икән.— дип сүзен дәвам иткән иде Д. Кугельтдиноә.— Без бүгеиге тормыштагы иң мөһим, иң дулкынландыргыч вакыйгаларны онытыл калдырмыйбызмы икән? Тормыш бит юбилей кичәсе түгел. Аны безнең өчен генә тагын бер кат үбешергә мәҗбүр итеп булмый— Бәхеткә каршы, безнең татар язучылары республикабыздагы гигант тезелеш алдында бурычлы булып калмадылар. КамАЗиы тезүчеләр турында роман, пьеса, поэма, берничә повесть, күп санлы шигырьләр язылды, йөзләрчә метр кинохроника эшләнде (шулар арасыннан Казан студиясенең иЮгары нота» исемле дохуД менталь киноочеркын аеруча билгеләп үтәсе килә); язучылар тарафыннан язылган дистәләрчә очерк басылып чыкты. Ул очеркларның күбесе Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Камадагы батыр» исемле җыентыкка тупланган. Бу мәкаләдә минем, барыннан да бигрәк, публицистика жанрында язылган әсәрләргә киңрәк тукталасым килә. Мәгълүм булганча, публицистика ул — әдәбияттагы иң сугышчан, иң оператив жанрларның берсе. Публицистика ул язучының турыдан-туры тормышка үтеп керүе, аның гражданлык активлыгының чагылышы диШулай бер вакыт партиянең Чаллы шәһәр комитеты секретаре Р. Беляев белән очрашып сөйләшергә туры килгән иде. Мин аннан КамАЗга багышланган әсәрләр турындагы тәэсирләрен сораштым. Гаҗәпкә каршы, ул газет а-журналларда басылган күпчелек материаллар турында шактый югары фикердә булып чыкты. Югыйсә, алардагы кимчелекләрне, җитешсез яклармы ул теләсә кайсыбызга караганда да күбрәк белә бит инде. — Язучыларның һәм журналистларның игътибарына без ифрат мохтаҗ,— диде Рәис Кыямоөич.— Безнең алда торган гаять зур һәм мөһим эшләрне уңышлы хәл итү өчен, КамАЗдагы һәр төзүченең, ул кайсы гына төбәктә эшләмәсен, әхлак һәм идея ягыннан тотнаклы булуы бик мөһим нәрсә. Безгә һәр көнне йөзләрчә кеше килә. Хезмәт биографияләре, квалификацияләре һәм характерлары ягыннан гаять төрле-төрле булган шул кешеләрдән бердәм коллектив туплау өчен зур тырышлык сорала. Иң элек алар ни өчен, нәрсә хакына эшләүләрен аңларга, гомуми эш өчен яна белергә тиешләр. Нәкъ менә шушы мәсьәләдә безгә язучы сүзе, аларның ярдәме кирәк тә... Бик урынлы һәм тирәнтен уйлап әйтелгән сүзләр! Әгәр бүген КамАЗ төзелешендә югары хезмәт күтәренкелеге хөкем сөрә икән, әгәр төзелештә эшләүче һәр кеше үзенең эше белән чын-чыннан горурлана, үзен бишьеллыкның зур эшләренә катнашы бар кеше итеп саный икән — монда, һичшиксез, язучыларның да өлеше бар. Мисал төсендә шундый бер факт китерергә мөмкин. Г. Паушкинның ■Чаллы җирендә» дип исемләнгән очерклар китабы Казан кибетләрендә күз ачып йомганчы сатылып бетте, ә Чаллының үзендә ул сирәк очрый торган китап санала. Күптән түгел Бауман урамында Чаллыдан килгән бер танышымны очраттым. Култык астында зур гына төргәк китаплар — «Камадагы батыр» дигән очерклар җыентыгы. Нигә шул кадәр күп алдың, дип кызыксындым. — Котылу өчен!—дип шаяртты ул.— Делегация арты делегация килә, мәктәп балалары, пионерлар килә, язучылар һәм фотографлар турында әйткән дә юк инде... һәркайсына күрсәт, аңлат, сөйлә... Беләсеңме, моңа күпме вакыт үтә? Ә менә монда бөтенесе язылган.— Аннан җитди тонда дәвам итте.— Китапны гомуми торакларның кызыл почмакларында җыелып тикшерәчәкбез. Пропагандистлар һәм агитаторлар өчен менә дигән материал булачак. Алмасам курыктым, ул бит безгә килеп тә җитмәячәк. Нибары алты мең данә. Мин төзүчеләрдән В. Росляков, Г. Бакланов, М. Ганина, Р. Кутуй, Д. Вәлиев, А. Злобин, Я. Винецкий, М. Зарипов кебек авторларның әлеге төзелешкә багышланган әсәрләре турында сораштым. Билгеле, төрле кешенең фикере төрлечәрәк булып чыкты. Аерым әсәрләр белән килешмәү- челәр дә бар иде. әмма ул әсәрләр эзсез югалып калмаган. Шулай да бу өле безгә тынычланырга хокук бирми. Язучыларыбызның КамАЗ турындагы әсәрләрен бер-бер артлы рәттән укырга тотындыңмы, борчылырлык, уйланырга мәҗбүр итәрлек нәрсәләр дә күзгә ташлана. Кабатлауларның, шаблонга әйләнгән алымнарның шактый күп булуы күңелне борчый. Әйтик, КамАЗ турында очерк язган авторларның бик азы гына төзелешнең тышкы панорамасын, аның масштабын сурәтләүдән котыла алган. «Әлмәт тракты буйлап далага — автозавод тезелеше мәйданына агылган машиналар ташкыны бераз кими төшкәнче, юл аша аркылы чыга алмый көтеп тордым. Төзелештә моторлар улавы колакларны тондыра, тәгәрмәчләр әйләнүеннән күз аллары чуарлана, әмма офтанудан файда юк: һәр җирдә хәрәкәт, тавыш, шау-шу. Күтәрү краннарының уклары йөреп тора, экскаваторларның тимер тешләре җир кимерә, шунда ук үрдәк борынлы бульдозерлар казына. Көзге тәбәнәк кук астында галәмәт зур цех гүли, далага таш, металл һәм кешеләр ташучы автомашиналар галәмәт озын транспортерны хәтерләтә». Бу өзек Г. Паушкинның «Чаллы җирендә» исемле очерклар китабыннан алын- ды. Шундый характердагы тышкы бизәкләрне (бәлки алар ачыграк, тәэсирлерәк тә язылганнардыр) Р. Кутуйның «Үзгәртелгән җир» очеркында да, А. Злобинның «Көндәлек дәфтәреннән» дип исемләнгән язмаларында да, Я. Винецкий, М. Зарипов, М. Глухое, Р. Максудов, И. Якименко кебек журналистларның һәм язучыларның репортажларында да очратырга мөмкин. Дөрес, мондый язмалар да кирәктер, алар үзе Чаллыда булмаган кешегә күпмедер дәрәҗәдә төзелешнең колачын күзалларга, газета, радио аша ишеткән коры саннарны реаль эчтәлек белән тулыландырырга, бишьеллыкның әлеге төзелеше белән якыннанрак танышырга булышалар. Әмма ул очеркларны рәттән укырга тотындыңмы, күңелдә узеннән-үзе бер шик туа: безнең очернистлар берберләренең әсәрләрен укыйлармы икән? Төрле вариацияләрдә уннарча мәртәбә кабатлана торгач, әлеге бизәкләр шактый туйдыра башлый, аннан да бигрәк, алар- иың естөн-естән генә эшләнгән булулары эчне пошыра. «Фундамент салу өчен казылган чокырлар, бер читкә өеп куелган кара туфрак таулары, кызыл төстәге балчык валлары, колонналар өчен фундаментлар, кайбер урыннарда булачак корылмаларның метал скелетлары... МАЗлар, КрАЗлар. үзбушаткыч машиналар үкерә, бульдозерлар, скреперлар казына» '. «Төннәрен пресс-рам заводы эчтән прожекторлар белән яктыртыла — ул челтәрле тимердән ясалган, төтенләп, бөтерелеп торган яктылык белән тулы галәмәт зур ал читлекне хәтерләтә. Шундый матур...» Кама ярларын сурәтләү дә (әгәр очеркист пароходта яки «Метеорпда йөзеп килә икән), актарылып ташланган җирнең өстән, югарыдан ничек күренүен тасвирлау да (бусы самолетта очып килгәндә) ялыктырып, туйдырып бетерде. Очраклы юлчылар: кулларына гитара тоткан, аркаларына рюкзаклар аскан озын чәчле егетләр белән әңгәмә куерту алымы да шаблонга әйләнеп бара. КамАЗга багышланган шигъри әсәрләрдә дә (ә алар хәзер шактый) тезелешнең колачы, масштаблары белән соклану өстенлек ите. Дәрес, арада әйбәтрәкләре дә юк 1 В Росляков Первое знакомство Рус телендә «Новый мир» журналы 1972 ел I сан, 1№ бит. 1 М, Ганина Дождливой осенью Рус телендә «Новый мир> журналы. 1972 ел .< сан 159 бит түгел. Мисалга Р. Мингалимовның «Күз карасы» исемле поэмасын, С. Хәким. Р. Харисов һәм башка шагыйрьләрнең шигырь циклларын китерергә булыэ иде. Поэзия әсәрләренең үз законнары һәм үз алымнары бар, шуңа күрә мин аларга тукталып тормыйм, алар махсус сөйләшүне сорый. Күрәсең, баштагы чорларда тышкы бизәкләр белән мавыгудан, шаблон һәм кабатлаулардан җиңел генә котылып та булмыйдыр. Тик шул урында тукталып калмаска, тирәнгәрәк керергә, бүгенге көн кешеләрен, төзелештә барган тормыш процессларын ныграк өйрәнергә кирәк. Ахыр чиктә хикмәт бит әлеге тышкы детальләрдә түгел, аларны аңлый белүдә, алар артында торган ниндидер закончалыкларны ача белүдә. Беренче мәртәбә Чаллы читендә-е вагончыклар шәһәренә килеп чыккач (КамАЗда бу урынны энтузиастлар поселогы дип йөртәләр), күңелдә туган каршылыклы уйлардан бүген дә арынып бете алмыйм. Шунда яшәүчеләрнең берсе әйткәнчә. гадәттә очеркистлар бу «кәрван сарайины читләтеп узарга тырышалар, чөнки ул вакытлы күренеш, мәҗбүрият аркасында, торак җитмәү аркасында туган күренеш. Чыннан да, читтән караганда бертөсле, тар вагоннар рәте күңелсез хисләр уята. Менә 20—30 елларның калдыгы, дисең. Әмма якынрак килүгә күрәсең: һәр вагонга электр һәм пар кертелгән (буржуйка миче ягып азапланасы түгеп), һәр вагон түбәсендә диярлек телевизор антеннасы. Вагоннарда чыннан да таррак, аның каравы. чиста (хатын-кыз кулы сизелә — биредә гаиләле кешеләр яши), һәркемдә яңа мебель, күбесе полироакалы. Вагон араларындагы буш урыннарда берничә «Жигули» машинасы күренә. Юк, бу инде 30 нчы еллар түгел! Төзелешнең кайнап торган көндәлек ыгызыгысында бүгенге кен өчен генә хас ниндидер яңа якларны тотып алу җиңеп эш түгел. Нәтиҗәдә КамАЗ турындагы беренче очеркларның авторлары ихтыярсыз тестә саннар белән артык мавыга башлыйлар. Саннар я үзләре генә китерелә, я баш инженер, ул бупмәса. тезелештәге башка берәр начальник белен әңгәмә рәвешендә бирелә Саннар гаять зурлар, билгеле, әмма хәтердә кал- мыйлар. Күрәсең, бу да шулай ук яңа теманы үзләштергәндә котылгысыз төстә очрый торган «балалык авыруыдыр». Укучыга эмоциональ тәэсир ясауның образлы чараларыннан файдалану, ихтимал, киләчәк эшедер. Минемчә, чын әдәби очерк образлар иҗат итүдән башлана. Автор замандаш- ларыбызның эчке дөньясына керә алганмы, аларны тормыштагыча җанлы итеп күрсәтә алганмы — очеркистның уңышын әнә шул хәл итә. «һәм менә мин уйлыйм: кемнәр алар, нәрсә хакында уйлыйлар, үзләрен ничек аңлыйлар, үзүзләренә, башкарган эшләренә, безгә, өлкәннәргә, ничек карыйлар, кешелек җәмгыятенә, мәхәббәткә, гаделлеккә, азмыни шундый нәрсәләр?.. Әйтик, менә бусы — чәчләре җилкәсенә кадәр төшеп торганы, ике кәкре кылычка охшаган бакенбардлысы?» «Беренче танышу» исемле очеркында В. Росляков шулай уйлана. Кызганычка каршы, автор әлеге сорауларга канәгатьләнерлек җавап кына бирә алмаган. Автор КамАЗда бик аз вакыт булган, тәэсоратлары шактый очраклы һәм җиңелче, хикмәт бәлки шундадыр. Шулай да бер урында пәрдә бераз ачылып киткәндәй була. Мин әдәби берләшмә утырышын сурәтләгән битләрне күздә тотам. Түгәрәк членнарының ахыргача эшләнеп җитмәгән, әмма чын күңелдән язылган шигырьләрен автор зур игътибар белән тыңлый, ул шигырьләрдән озын- озын өзекләр китерә һәм сиздерми генә безне КамАЗ төзүчеләрнең эчке дөньясына алып керә, һәм шул чак бетончы Руслан Галимов — «муенына әллә галстук, әллә шарф, әллә косынка бәйләгән», «кара бакенбардлы, озын кара чәчле, кара-кучкыл йөзле таза чибәр егет», язучыга башта күренгәнчә, «кара лорд Байрон» булып түгел, ә йомшак табигатьле, киң күңелле, саф һәм мөлаем егет булып чыга. КамАЗның башка геройлары да безнең алда бөтенләй башка яклары белән ачылып китәләр. Василий Росляков — тәҗрибәле язучы. Ул, күрәсең, теманың иксез-чиксез булуын да, яңа материалның җиңел бирелмәячәген дә яхшы аңлаган. Шуңа күрә дә очеркын «Беренче танышу» дип кенә атаган. Кызганычка каршы, калган күп кенә очеркларда кешеләр белән әнә шундый беренче танышу да булмый кала. Геройның фамилиясе, исеме, һөнәре, планны ничә процентка үтәп баруы хәбәр ителә һәм эзлекле төстә биографиясе сөйләп чыгыла — тыштан караганда портретлыкка дәгъва кылган очеркларда шуннан башка әйбер табып та булмый. Язучы А. Злобин да үзенең «Көндәлек битләреннән» дигән язмаларында яңа теманы үзләштерүнең авырлыгы хакында уйлана. «...Хәзергә микъдари материал туплау процессы бара, бу һәр эштә кирәк... Башта мин кубометрларга һәм тонналарга күмелдем, хәзер менә конструкцияләргә һәм технологиягә кереп баттым...» Әмма ни генә булмасын, тормышны җентекләп өйрәнү, тырышлык бушка китми. Г. Паушкинның «Чаллы җирендә» дигән очерклар китабы шул турыда сөйли. Китап тормышны тирәнтен өйрәнеп, җаваплылык хисен нык аңлап язылган. Ул материалга байлыгы белән генә түгел, ә барыннан да бигрәк, дөньяны үзенчә индивидуаль төстә күрә белүе белән игътибарны җәлеп итә. Китапта дистәләрчә кызыклы кешеләр белән очрашасың, әмма шулар арасыннан иң кызыклысы — автор үзе. автор образы. Юк, автор үз шәхесен популярлаштыру белән мавыкмый, шул ук вакытта үз-үзеннән качарга да тырышмый. Менә ул Чаллы җирендә урнашкан «Гигант» колхозының председателе Зыя Закиров белән очраша. Автор өчен ул гади очерк герое гына түгел, аның фронтташ дусты, полкташы. Зыя белән бергә алар башта ил чигеннән алып Кавказ тауларына кадәр чигенү ачысын татыганнар, аннары бергәләп дошманны зәңгәр Дунай ярларына кадәр кире куганнар. Аларның сөйләшерлек, искә төшерерлек уртак әйберләре күп. Фронтташ дусты алдында да ачылмаса, Зыя Закиров тагын кем алдында ачылыр, үзенең иң яшерен серләрен һәм уйларын тагын кем белән уртаклашыр иде икәнП. Әлеге дулкынландыргыч очрашуга багышланган битләр— Г. Пэушкин китабының иң яхшы урыннары. Үзенә бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән очрашканда да автор аларга сугыш утларында чыныккан кеше күзе белән карый, чагыштыра, уртак якларны, аермаларны эзли. ■Бу егетләрне беренче күрүем, әмма алар белән кайдадыр очрашканмын кебек тоела, ләкин кайда? — һич хәтергә төшерә алмыйм. Күңелдән узган елларны барлыйм, вакыйга, фактлар, очраклы хәлләр аша эчкә, тирәнгә узам... һәм кинәт хәтергә Доу кичүе килә. Кырык икенче ел. Филимонов — старшина Аникин икон ләбаса! Шундый ук озын буйлы, ак йөзле, ике бит уртасында чокырчыклар. Кичүнең иң биек ноктасына баскан да боерыклар биреп тора: «Әйдә-әйдә, оялма!» — ди». Автор фикеренең менә шундый эзләнүчәнлеге, дөньяга карашның сугыш уты белән үткенәйтелгән үзенә бер төрле ныклыгы укучыны да битараф калдырмый. Әгәр Г. Паушкин безнең яшь замандашларыбызның уйларына һәм күңелләренә ачкычны үзенең сугышчан үткәне һәм зур тормыш тәҗрибәсе аша эзләсә, яшь язучы Равил Вәлиев башка юл белән, авыр юл белән, әмма тапталмаган юл белән бара. Казан университетының тарих- филология факультетын тәмамлаганнан соң, ул Вазыйх Мәүлиховның комсомол- яшьләр бригадасында гади ташчы булып эшли башлый. Ике ел буена бригада членнары белән бергә бөтен кыенлыкларны бүлешә. Аның «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар сериясе («Казан утлары» журналы. 1972 ел. 2—4 саннар) әнә шулай языла. Автор төзелештәге бөтен нәрсәне колачларга тырышмый, бер генә сан да китерми, төзелештәге кыенлыкларны һәм җитешсезлекләрне яшерми. Ул нибары бер бригада, үз бригадасындагы кешеләр турында гына сөйли, ә шулай да аның очерклары белән танышканда, без бетен төзелеш сулышын тоеп торабыз. Р. Вәлиев очерклары бик хаклы рәвештә узган елгы очерклар арасында иң яхшылары дип табылды һәм «Казан утлары» журналының махсус бүләгенә лаек булды. Гомумән, КамАЗга багышланган очерклар белән танышканда шундый нәтиҗәгә киләсең: әгәр язучы төзелешнең рухына керә алмаса, аның кешеләрен ныклап өйрәнеп һәм яратып өлгермәгән булса, аны бай тәҗрибә дә, зур исем дә коткара алмый. Ф. Видрашкуның «Вахта» исемле очеркы («Новый мир» журналы. 1973 ел. 3 сан.) шул турыда сөйли. Әсәрдә йөрәк җылысы сизелми, шуңа күрә ул коры протокол язмаларын хәтерләтә. Мондый материаллар фонында Р. Вәлиев очеркларының кыйммәте тагын да ачыграк куренә. КамАЗда илледән артык милләтнең уллары һәм кызлары эшли. Монда, фокустагы кебек, төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгы һәм бердәмлеге, аларның Ватанга булган чиксез мәхәббәте, гомуми эш өчен яну-көюләре чагыла. Хәер, бөтен зур төзелешләрдә Дә нәкъ шулай булган. Магнитка төзелеше тарихына, мәсәлән, иң яхшы бетончылардан Галиуллин һәм Сәгъдиев бригадаларының ярышы дулкынландыргыч сәхифә булып кереп калган. X. Галиуллинның Татарстанның Апае районы егетләреннән төзелгән комсомол- яшьләр бригадасы бетон кою буенча дөнья рекорды куя. Сменага норма буенча 200 кубометр урынына 1196 кубометр бетон сала. Бригаданың бу көне В. Катаевның «Вакыт, алга!» исемле романында сурәтләнгән. «Мак-ки» фирмасының механикалаштыру һәм бетон эшләре буенча баш инженеры Дэвис, 1931 елның җәендә Советлар Союзында булып кайткач, аңа аңлашылмый торган хезмәт күтәренкелеге турында сөйләргә мәҗбүр булган, ниндидер татарлар дөнья рекордларын яңартканга, америкалыларны артта калдырганга аптыраган. Хәзер менә бишьеллыкның иң зур төзелеше безнең республика территориясендә бара. Шуңа күрә очеркистлариың. бигрәк тә читтән килгәннәренең, ничек тә булса мондагы милли үзенчәлекне күрсәтергә тырышулары аңлашыла торган хәл. Әгәр 20—30 елларда татарлар тышкы кыяфәтләре, гореф-гадәтләре һәм тел үзенчәлекләре белән дә башка милләтләрдән шактый аерылып торсалар, хәзер мәсьәлә күп мәртәбә катлауланды. Тышкы аерымлыклар бетте диярлек, һәрхәлдә, алар элекке кебек күзгә ташланып тормый. Бүгенге зур төзелешнең милли үзенчәлеге нидән гыйбарәт һәм гомумән бармы ул? «Беренче танышу» исемле очеркында В. Росляков КамАЗ сүзен төрлечә төрләндереп карый һәм ул сүз аның өчен күпмедер дәрәҗәдә татарча яңгырый башлаган кебек тоела: КамАЗ, кыз, кымыз, чулпан, батыр. М. Ганина милли үзенчәлекне зур төзелеш җиле әлегә килеп җитмәгән ерактагы бер авылдан эзли («Яңгырлы төндә»). Ул олы яшьтәге татар хатыннарының өс киемнәре, яулыклары турында тәфсилләп яза: «...Не наискось углом платок сложен, а просто два параллельных конца завязаны под подбородком, белый же четырехугольник распущен по спине — называется платок-джаулык или шаль-джаулык. если это шелковая богатая шаль с кистями. Ну и платья иные — широкие, собранные на кокетке, из яркой однотонной материи — кульмяк называется такое платье». Ул сырган юрганны да — «джургак» (дерес яза гына белмәгән), берсе өстенә берсе өелеп, түшәмгә хәтле җиткән мендәрләрне дә — «джастык» һәм урын өстендә гыйбадәт кылып утыручы картны да күреп ала. квартир хуҗасы хатынының акцент белән сөйләшүенә шунда ук игътибар итә. («Алла-алла, господи помилуй! Чай пить давай. Картошка вона есть горячий, суп есть... Кушать хочется, дорога, устала, да?») Ләкин беренче очракта да. икенчесендә дә милли үзенчәлекнең өстә яткан тышкы детальләренә генә игътибар ителгән. Ә бит КамАЗ төзелешендә меңнәрчә татарлар — төзүчеләр, шоферлар, бульдозеристлар, прораблар, инженерлар, проектчылар, галимнәр эшли. Аларның күбесе русча дөрес, акцентсыз сөйләшә. Шулай ук берәү дә кәләпүшләр, камзуллар киеп йөрми. Әгәр кемдер милли үзенчәлекне бирергә тели икән, аның өчен кешенең күңеленә үтеп керүдән, аның фикерләү үзенчәлеген, психологиясен, характерын ачып бирүдән башка юл юк. Ю. Любимовның «Прораб Халиуллин» исемле зур булмаган очеркында без эшче кешенең портретын нәкъ шулай сурәтләргә омтылуның матур бер мисалын күрәбез. Автор татар халкының күпләгән улларының берсе, илнең барлык зур төзелешләрендә диярлек булган, Мисырда Асуан плотинасын төзешкән, хәзер Татарстан җиренә КамАЗ төзешергә кайткан Халиуллин турында гади һәм ышандырырлык итеп яза. Аның гадилегендә һәм тыйнаклыгында, үз-үзен тотышында, хәтта өлкән кешеләргә һәм үзеннән кечеләргә булган мөнәсәбәтендә үк ачыктан-ачык милли характеры сизелеп тора. КамАЗга багышланган дистәләрчә очерклар арасында иң зур урынны я тасвирый очерклар, я портрет очерклар алып тора. Е. Лопатинаның КамАЗ тирәсендәге яшел зона турындагы очеркын («Новый мир» журналы. 1973 ел. 1 сан.) исәпләмәгәндә, КамАЗга багышланган бер генә проблемалы очерк та чыкканы юк шикелле. Очраклы хәлме бу? В Росляков, проблема күтәрергә ярата торган язучылардан ачыктаначык көлеп, болай яза: «Ул чагында төзелеш өч көн буена тик торды. Котлованнарны су басты, ә бит басмаска тиеш булган, җитәкче кешеләр нидер карап җиткермәгәннәр. Проблема күтәрергә ярата торган язучыга менә кайда мәйдан! Биредәге озакка сузылган яңгырлар вакытында бөтен кимчелекләр, бөтен җитешсезлекләр өскә калкып чыкты, тагын да ачыграк булып күренә башлады. Менә шушында тотып китерергә иде ул язучыны, дип уйлыйм. Проблема таба алмаса, ул бит кибә, ябыга, кайгыра башлый, әмма ахырдан барыбер берәр проблема уйлап чыгара һәм шауларга, дөреслекне күзгә бәреп әйтергә тотына, дәүләтне һәртөрле әрәм-шәрәм итүләрдән йолып калу өчен чаба башлый... Проблема күтәрүчеләрне кайчандыр мин үзем дә ярата идем. Хәзер туйдырдылар. Укучыны кайда һәм ничек ител кадак сугарга өйрәтүләрен тыңлап торасым килми» *. Мин аның бу ирониясен уртаклаша алмыйм. Үэеннән-үзе аңлашылса кирәк, укучыны кадак кагарга өйрәтүнең әллә ни мәгънәсе дә, кирәге дә юк. Язучының производстводагы технология мәсьәләләренә тыгылуыннан файда зур булмас. Ләкин төзелештә моннан башка мөһим проблемалар азмыни? Әйтик, нәрсә төзергә— бараклар һәм вакытлы өйләрме, әллә капиталь йортлармы? Яшьләр өчен гомуми тораклармы, әллә аерым квартиралармы? Тирә-юньдәге табигатьне, туфракның уңдырышлы катламын ничек сакларга? Гүзәл Каманы ничек пычранудан сакларга? Р. Вәлиевнең телгә алынган очеркларында исерек бригадирның «наряд юу өчен» бригада членнарыннан ничек итеп берәр сум акча җыеп йөрүе языла, Традиция, янәсе, шундый. Бирмисең икән, нарядны шундый итеп яба — кулыңа берни ала алмыйсың. Бу соң проблема түгелмени? Әмма мондый проблемаларны эләктереп алыр өчен, төзелеш белән якыннан таныш булырга кирәк. Мондый мәсьәләләрне күтәрү өчен төзелештә берничә көн булып китү генә җитми. КамАЗ турындагы күпчелек материалларга чын мәгънәсендәге проблемалылык җитми. Проблемалылыкны теге яки бу кимчелекләрне, җитешсезлекләрне ачу белән генә бәйләп карау мәҗбүри түгеп. Тормышта яңа башлангычларның урын алуы, хезмәт коллективында яңа, коммунистик мөнәсәбәтләрнең туып килүе — 1 «Новый икр» журналы. 1972 ел 1 саҗ 20? Сит болар соң язучыларны дулкынландырырлык проблема түгелмени?! Кызганычка каршы, без тормыштагы матур башлангычларга тиешле дәрәҗәдә игътибарлы түгел. Бүген безне иллюстратив очерклар, биографик очерклар гына канәгатьләндерә алмый. Укучы әдәби очерклардан тирән аналитик фикер, тикшеренү пафосы көтә. Шул чагында гына әдиплөребезнең чыгышы зур иҗтимагый яңгыраш алачак. Тагын бер мәсьәлә. Кайчагында хәтта танылган язучыларның очеркларын укыганда да аптырап каласың, бездә әле һаман очерк жанры турында җиңелчәрәк караш яшәп килә. Янәсе, килдең, күрдең, яздың. Ә бит очерк жанрының үз кануннары, үз таләпләре бар. Очерк язганда, материалны җентекләп белүдән тыш, бөтен сурәтләү чараларын төп, хәлиткеч публицистик фикергә буйсындыра белү осталыгы сорала. Башкача әйткәндә, очеркист, барыннан да бигрәк, үзе ышанган нәрсәгә укучыны да ышандыра белергә тиеш. Әгәр шул булмаса, менә дигән стиль дә, матур итеп язылган табигать күренешләре дә авторны уңышсызлыктан коткара алмый. Бу бер очеркларга гына карамый, теге яки бу дәрәҗәдә прозаның зур форматлы жанрларына да кагыла. 1972 елда «Казан утлары» журналында КамАЗ тезелешенә багышланган ике повесть басылды. Аларның берсе — Б. Камаловның «Урамнар киңәя» исемле повесте, икенчесе— М. Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да» исемле повесте. Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта бу повестьларның икесе дә бик үк уңышлы булмаган әсәрләр рәтеннән саналды. Бу бәя белән килешергә туры килә. КамАЗ төзелешенә багышланган проза әсәрләре арасында хәзергә уңышлырак саналганы — Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романы. Ул әсәр турында махсус рецензия чыкканга күрә («Казан утлары». 1973 ел. 10 сан.), биредә аңа тукталып тормыйбыз. КамАЗга багышланган әсәрләр арасында хәзергә иң уңышлысы Д. Вәлиевнең «Девам» 1 пьесасы (Мәскәүнең Ермолова театрында ул «Дарю тебе жизнь» дигән исем белен, ә ВТО театрында «Погода на завтра» дигән исем белән бара) булды шикелле. Аны хәзер илебезнең егермеләп театры куя. Асылда ул — бөтен Союз аренасына чыккан беренче татар пьесасы. Д. Вәлиев пьесасы буенча куелган спектакльләр матбугатта төрле фикерләр уятты. Әсәрнең сәхнәгә куелышын бер читкә куеп торып, минем драматургии материалның үзе турында сөйлисем килә. Драматургның уңышы нәрсәдә соң? Бу пьеса киң сулышлы булуы, чынбарлык күренешләрен сәнгатьчә тирән чагылдыруы белән игътибарны үзенә тарта. Зур эш җитди проблемалар да, олы характерлар да тудыра. Автор төзелешнең башлангыч чорында очрый торган кыенлыкларны һәм каршылыкларны яшерми. Ул аларны шундый итеп күрсәтә ки, аларның тиздән бетереләчәгенә без шикләнмибез. Менә пьесадан бер кечкенә эпизод: «ВИКТОР. Өченче көн гравий ташыдым. Ярты көн каңгырап йөрдем, клиентларны тапмадым. Юлларда бернинди күрсәткеч язулар юк. Кемгәдер бушаттым шунда. Кичә бетон. Ката башлады. Кайда да булса тукта да кузовтан лом белән чокып азаплан. Ярый әле. юл салып яткан ниндидер хатыннар очрады. Аңладыңмы? САТТАРОВ. Аңладым. ВИКТОР. Бүген тагын бетон, ә алар аны юл читенә. Бетонга заявка биргәннәр, ә үзләренә кирәкми. Хәзерләнмәгәннәр! Аудар чокырга! Икенче тапкыр алып килдем — анысын да шунда. Аңладыңмы?» Гади эшче егетнең бу кайнар сүзләре шул яктан әһәмиятле, анда аптырап калу, зарлануның эзе дә юк. Виктор боларны кем очрады шуңа түгел, ә горком секретареның үзенә әйтә, һәм аның сөйләшү тонына карап күреп торабыз: аның өчен бетонны кайда бушату барыбер түгел (югыйсә, эш хакы барыбер килә бит). Юк, Виктор эштәге кимчелекләр белән килешеп яшәүчеләрдән түгел. Чөнки ул үзен төзелешнең тулы хокуклы гражданины итеп саный, гомумән эшнең шәбрәк баруы өчен кайгырта. Шунысы кызык, шундыйрак хәл М. Ганинаның «Яңгырлы кеэдә» исемле очеркында да языла. Участок бетонга заявка бирә, ләкин яңгыр юлларны эштән чыгара, МАЗлар күчәрләренә кадәр сазга бата, аларны хәтта бульдозерлар да сейрөп чыгара алмый, һәр кенне диярлек шул хәл кабатлана. Шул чак измө-бетон узелының начальнигы (ул күптән инде кон- тораны бетон белән күмәргә янап йөргән була) үзе махсус участокка килә һәм бөтен бетонны контораның ишек төбенә бушаттыра. М. Ганина шул төштә нокта куя. Д. Вәлиев исә шул ноктадан башлый гына һәм төзелешнең беренче буталчык айларында ничек итеп идарә итүнең яңа стиле туа килүен, төзелешнең яңа этабына җавап бирерлек, фәнни-техник революция дәверенә лаек булырлык идарә итү алымнары тууын күрсәтә. Д. Вәлиев пьесасының буеннан-буена кызыл җеп булып кешенең социаль активлыгы, аның хезмәтенең иҗтимагый роле, тормышта үз урыныңны сайлау турындагы уйланулар сузыла. — Кеше һәм аның эше дигән нәрсә турында синең беркайчан да уйланганың юкмы? — дип сорый горком секретаре Саттаров төзелеш начальнигы Байков- тан.— Эш кешедән зуррак булганда кеше нинди хәлдә кала, бу хакта уйланганың ■юкмы? һәм кеше эштән ваграк булганда эш нишли? Төзелешнең күренмәгән колачы Д. Вәлиев пьесасында кешенең зурлыгын, ныклыгын сынау чарасына әйләнә. Менә ‘беренче карашка эпизодик бер персонаж— проект институтының вәкиле Гоголев. Болай акыллы гына, белемле, шәһәрчә киенә белә торган кеше. Кайчандыр "Сатынский аны үзенең иң талантлы шәкертләреннән санаган. Хәзер исә ул Сатынскийның субайлы фундаментлар турындагы идеясенең иң төп дошманы. Бәлки. Гоголев әлеге идеянең яңалыгын аңламыйдыр? һич алай түгел. Ул аның әһәмиятен бик шәп аңлый, үзара сөйләшкәндә Сатынский идеясенең оригиналь булуын һәм ифрат зур экономия бирәчәген әйтә. Бәлки, ул вак һәм көнче кешедер? Алай да түгел. Ул бары мундир аклыгын, үз ведомствосын, ахыр чиктә, үз иминлеген, үз карьерасын саклый. Сатынский идеясе турындагы тискәре фикерен дә Мәскәүдә үк. дәүләт сынауларына кадәр үк әзерләп куйган була. Гоголевның яшеренү өчен уңайлы фәлсәфәсе бар. «Без бәләкәй кешеләр» — аның бөтен асылы менә шушы сүзләрдә чагыла. «...Минем шеф шулай ук бик бәләкәй кеше. Безнең рангтагы кешеләр каршында ул зур кеше, ә гомумән алганда — шулай ук бәләкәй, һәм минем шефның шефы да бәләкәй... һәм безнең һәммәбезнең бәләкәй балаларыбыз бар. һәм әлеге бәләкәй балаларны без бик яратабыз, һәм үзебезнең биләгән урыныбызны яратабыз...» Сизелеп тора, Гого- левның үз-үзе белән беренче генә каршылыкка керүе түгел. Ләкин кешене, биләгән положениесенә дә карамастан, нәрсә бәләкәй итә соң — Гоголев шуны әйтеп бетерми. Кешене — сөйләргә тиешле урында дәшми утыру, намусына каршы барып булса да. һәр кушканны үтәргә әзер тору вагайта. Дәүләт комиссиясенең икенче бер вәкиле Качаева баштарак шулай ук бәләкәй кеше булып күренә. Ахырдан ачыклана, ул Сатынский идеясенең әһәмиятен аңлап җиткермәгән булган икән. Гоголевның оятсызларча үз-үзен фаш итүе аның күзләрен ача. Ул үзендә баштагы карашларыннан ваз кичәрлек көч таба, үзе эшләгән институтның проектына каршы чыга. Нәкъ әнә шул моменттан башлап ул бәләкәй кеше булудан туктый һәм укучы каршында кинәт үсеп китә. Шул ук проблема, дөрес, бераз башкарак яссылыкта, төзелеш начальнигы Байков образы мисалында да күтәрелә. Байков — зур, үзенә күрә ун каль шәхес. Ул тырыш, ихтыярлы, үз эшенә бирелгән кеше. Ләкин Камадагы төзелешнең колачы шул хәтле зур ки, әлеге төзелеш фонында хәтта Байков та ничектер югалып, вагаеп кала. Ул фронттагыча эш итәргә гадәтләнгән кеше. Артиллерия ярдәменнән башка гына, пулемет уты астында чәнечкеле тимер чыбык киртәләрен үтәргә кирәкме?!. Кирәк икән, ул үтә һәм ротасын атакага күтәрә. Теләсә нинди юл белән план үтәргә кирәкме, ул үти, бу эш хәтта артык кыйммәткә төшсә дә. Баш инженер Дунаев белән алар арасындагы конфликт та шуннан башлана. Запаслы ат армас дигән принцип белән яшәргә өйрәнгән Байков дәүләттән яңа миллионнар, йөзләрчә яңа бульдозерлар, яңа техника сорый. Дунаев, кирәккә- кирәкмәскә дәүләт кесәсенә кермик, булган кадәр техникадан рациональ файдаланыйк, ди. «БАЙКОВ. Үз төзелешеңне яратмыйсыңмыни? Биредә син чит кешеме әллә? Әгәр шулай икән, минем беркайчан да үз янымда төзелешнең патриоты булмаган кешеләрне көчләп тотканым юк. ДУНАЕВ. Төзелешнеңме, әллә синеңме? Юк. Мин җиңел генә китмим. Үз теләгем белән эштән җибәрегез дип гариза язмаячакмын! Минем андый теләгем юк. Син миңа икенче нәрсәне әйт' кайчанга хәтле без төзелешнең мөһим леге белән спекуляция ясарга һәм дәүләтне таларга җыенабыз?.. Сатынский идеясен тормышка ашырырга кирәк, ә без техника да акча даулыйбыз». Күрәсез, монда ике төрле характер гына бәрелешеп калмый, эшкә ике төрле мөнәсәбәт, тезелешне оештыруга һәм аның белән идарә итүгә ике төрле караш бәрелешә. Әгәр эш кай ягы беләндер кешедән зуррак икән, моннан, беренче чиратта, эшкә зыян килә. Ләкин бит хикмәт шунда, һәр эш кеше өчен, аның киләчәге өчен башкарыла. Шуңа күрә, Д. Вәлиев әсәрендәгечә, эшне кешегә артык кискен төстә каршы кую урынсызрак. Алар бер- берсеннән аерылгысыз. Кешенең эчке дөньясы, ышанулары һәм ул башкара торган эш арасындагы шундый органик бердәмлекне без Саттаров, Сатынский, Алсу образлары мисалында күрәбез. Горком секретаре Саттаров образын яшь драматургның җитди уңышы дип бәяләргә кирәк. Ул актив, эшлекле кеше, вакыйгалар арасыннан иң мөһимен тотып алырга, үз артыннан башкаларны ияртергә сәләтле кеше. Миңа калса, әсәр ахырында аны үтерү мәҗбүри түгел иде. Әйе, Саттеров үэ-үзен жәлләми, кешедән үзенең авыру икәнен дә яшерә. Семьясы белән дә аерылган кешене үтереп тә куйгач, әллә ничегрәк килеп чыга. Пьесада башка төрле кимчелекләр дә бар. Ул ничектер таркаурак чыккан, хро- никальрепортажга тартым. Гомумән алганда, кызыклы тотылган, әмма икенче дәрәҗәдәге персонажлар күп, алар бер күренеп алалар да аннан бөтенләй югалалар. Авторга бөтен вакыйгаларны бер төенгә туплау осталыгы җитенкерәми. Ләкин драматург иң зурын уңышлы хәл итә алган: зур төзелешнең сулышын, заман рухын, эамандашларыбызның характерларын, аларның омтылышларын, уй- хисләрен бирә алган. Шуның өчен дә әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта «Дәвам» пьесасы узган елның иң уңышлы әсәрләре рәтеннән саналды. Ә. Баянов һәм Д. Вәлиевләр ясаган башлангыч бездә яңа теманы чын мәгънәсендә сәнгатьчә, зур социаль һәм психологик тирәнлек белән чагылдырырга сәләтле көчләр булуы турында сөйли. Әлегә әдәби яшьләр үз сүзләрен әйтмәде. Аларга мин зур өметләр баглыйм. КамАЗда, кою заводы төзелешендә бетончы булып ике әдәби җыентык авторы, шагыйрь Мәхмүт Газизов эшли. Авторның КамАЗ турындагы шигырьләре аерым бер ышандыру көченә ия булулары белен аерылып торалар. Аның бу зур тезелеш турында күләмлерәк әсәрләр иҗат итәргә дә көче җитәр дип уйлыйм. Алабугадан Чаллыга прозаик Э. Касыймоә күчеп килде. Дөрес, хәзергә аның КамАЗ хакында язылган әсәрләре күренгәне юк. Киләчәктә булыр дип уйлыйк. Чаллыда яшь һем башлап язучыларның әдәби берләшмәсе оешты, ул берләшмәгә бетон-измә заводының мотористкасы шагыйрә Сәлимә Шәрипова, прозаик Рәүф Гатауллин, яшь шагыйрь Шәүкәт Сибгатуллин кебек язучылар йөри. Алар үзләренә булган ышанычны акларлар дип уйлыйк. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: КамАЗ темасын үзләштерү нигездә уңышлы бара. Бүгенге очерклар һәм репортажлар, төзүчеләр турындагы мәкаләләр иртәгә тарих байлыгына әйләнер. Бу зур тема бәлки безнең әдәбиятка күп кенә күләмле әсәрләр бирер. Шуңа күрә КамАЗ турында язылганнарны инде бүген үк күздән кичерергә кирәк. Бу эш элекке хаталарны кабатламау, тапталган юллардан гына йөрмәү өчен, шул ук вакытта ире- шелгөн казанышлардан, тупланган тәҗрибәдән иҗади файдалану өчен кирәк.