ТАТАРСТАНДАГЫ АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ
Гомәр Саттаров укучыларга туган ягыбызның топонимнарын өйрәнүче галим буларак таныш. »Ни өчен шулай аталган?» дигән китабында, төрле җыентыкларда һәм газета-журнал- ларда басылган күп санлы мәкаләләрендә ул республикабыздагы шәһәр, район исемнәренең килеп чыгышына караган кызыклы мәсьәләләрне күтәргән иде. Узган ел Казан дәүләт университеты нәшрияты галимнең топонимика мәсьәләләренә караган тагын бер хезмәтен дөньяга чыгарды. «Татарстан АССРның антропотопонимнары» дигән ул хезмәт бездәге авыл исемнәренә. аларның килеп чыгышын өйрәнүгә багышланган. Хезмәтнең беренче өлешендә кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм төрле кушаматларга нисбәтле авыл атамалары (фәндә аларны антропотопонимнар Д“п йөртәләр) хакында сүз бара. Авыл атамаларының күбесе — бик борынгы исемнәр. Ә борынгы тел ядкарьләре, билгеле булганча, язма рәвештә бик аз сакланып калган. Бу хәл автордан күп көч куюны, фәннең төрле тармаклары буенча хәзерлекле галим булуны сораган. Шикләнми әйтергә мөмкин, Г. Саттаров үз алдында торган Г кыенлыкларны шактый уңышлы ерып чыга алган. Шул ук беренче кисәктә автор фигыль нигезле исемнәргә туктала, безне терки, шулай ук угрофин телләренә нисбәтле ясалган атамалар, аларның терле катламга караган төркемнәре белән таныштыра. Китапның икенче кисәге моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән өлкәгә — болгар чорыннан калган авыл исемнәренә багышланган. Бу бик катлаулы һәм җаваплы бурычны да автор нигездә уңышлы башкарган диясе килә. Без борынгы болгар телен бик аз беләбез. Язма истәлекләр сакланмаган диярлек. Сакланганнары да тел галимнәре тарафыннан җитәрлек өйрәнелмәгән. Шәрыкны өйрәнүче галимнәр хәзерге телләрдән борынгы болгар теленә иң якын торганы чуваш теле дип исәплиләр. Танылган тарихчы һәм тел галиме А. П. Ковалевский, мәсәлән, болай дип яза: «Чувашларның бабалары Идел буеның җирле халкы булганнар, аларның Болгар дәүләте составында яшәгәннәре дә, аннан читтә яшәгәннәре дә үз телләрен онытканнар һәм яулап алучы болгарларның телләрен кабул иткәннәр; моның нәтиҗәсендә алар үзләре болгар булып китмәгәннәр, әмма болгар телендә сөйләшә башлаганнар». Бу — шактый кызыклы һәм игътибарга лаек фикер. Кайбер кешеләрнең ни өчен соң болгар теле чувашлар арасында сакланып калган да, болгарларның төп варислары саналган татарлар арасында сакланмаган, дип гаҗәпләнүләре мөмкин. Моның төрле сәбәпләре булган. Чувашларга язма культураның тәэсире азрак булган, алар ислам динен кабул итмәгәннәр, башка төрки халыклар белән азрак аралашканнар. Ислам диненә күчү, башка төрки халыклар белән интенсив аралашу нәтиҗәсендә татар теле күп үзгәрешләр кичергән. Менә шуңа күрә дә Гомер Саттаров күп кенә авыл атамаларын хезерге чуваш теленең лексик байлыгына таянып аңлата. Бер уңайдан ул татар халкының этногенезын ачыкларга ярдәм итәрдәй кызыклы фикерләр әйтә. Китап аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Кайбер фикерләр ышандырып җиткерми, кайсыбер атамаларның җитәрлек дәлилләнмәгән булуы күзгә ташлана. Әле күп кенә татар авылларының исемнәре өйрәнелмәгән, һәрхәлдә, Кама аръягы районнарындагы авыллар китапта аз күренә. Китабын язганда автор төрле халык галимнәренең шушы өлкәгә караган бик күп хезмәтләрен укыган. Моның өчен аны гаепләп булмый, билгеле. Күп кенә зур галимнәр күрше халыкларның тел тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткәннәр. Ә татар теле, аның тарихи үсеш этаплары аз өйрәнелгән. Шунлыктан автор әнә шул төрле халыкларның әдәбиятын киң файдаланырга тырышкан. Без, әлбәттә, моңа каршы килмибез. Ләкин махсус әдәбият та тикшеренүче галимгә артык басым ясамаска тиеш. Мәсәлән, аерым башкорт ыругларының атамалары Апае районындагы Ябалак авылының яки Казан арты авылларының исеменә туры килгәнлектән генә Апае һәм Арча районнарында борын заманда башкортлар яшәгән дип нәтиҗә чыгару (166—168 битләр) аз дигәндә сәер бер тәэсир калдыра. Китапта барлык антропотопонимнар Һәм аларның килеп чыгу вакытлары әле аныкланмаган. Ләкин бу зур хезмәт (антропотопонимнар исемлеге) киләчәктәге эш. Авылларның килеп чыгуын, яшәвен һәм атамаларын археологик, этнографик, лингвистик, тарихи материаллар нигезендә барлап, аңлатып биргән җыентык төзү күп вакытны, күп кешеләрнең бергәләп эшләсен сорый. Халыкны аерата кызыксындыра торган атамалар катламын ейрәнү лингвистларга, тарихчыларга һ. 6. фән тармакларында эшләүчеләргә, шулай ук студентларга, укытучыларга яхшы ярдәмче булуы белән дә китап зур әһәмияткә ия булып тора. Ул шулай ук үз чиратында тугандаш күрше халыкларның фәнни әдәбиятын үстерүгә дә файда китерер. Топонимия буенча күп санлы хезмәтләр авторы Г. Саттаров татар тел фәненең яңа бер өлкәсе ономастиканы тагын бер хезмәт белән баетты.