Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХЫБЫЗНЫҢ ПОЭТИК СӘХИФӘСЕ

Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур»1 романы безнең бүгенге әдәбиятта шактый үзенчәлекле урын алды. Әсәрнең төп яңалыгы—тормыш материалында, моңарчы язучылар кулы тимәгән, укучыларга аз таныш булган өлкәне — ерак үткәнебезне сәнгать чаралары белән сурәтләп бирүендә. Тарихи романнар моңа хәтле дә языла килде. Сугыштан соңгы татар совет прозасы аеруча тарихи-революцион тематиканы яктыртуда зур казанышларга иреште. Бу темага язылган аерым әсәрләр илебезнең, Татарстан республикасының югары бүләкләренә лаеклы дип табылды. Ләкин язучы- ларыбызның күз карашы, кайбер либретто- драмаларны исәпкә алмаганда, егерменче, күп булса унтугызынчы гасырдан да еракка- рак үтеп керә алмый иде әле. Нурихан Фәттах бу җәһәттән зур сикереш ясады. Халкыбызның ерак тарихын, моннан мең еллар элек булып үткән хәлләрне, борынгы бабаларыбыэның тормыш-көнкүрешен, шегылькәсепләрен, сәнгать-культурасын, горефгадәтләрен, кыскасы. Болгар дәүләте дәверен, үтә киеренке көрәш вакыйгаларын сәнгатьчә тасвирлап бирде. Бу җитди әсәр турында, анда хикәяләнгән катлаулы дәвернең ни дәрәҗәдә тарихи дөрес бирелүе хакында тарихчыларыбыз да үз фикерләрен әйтер дип уйлыйм. Автор бит художник буларак кына түгел, галим буларак та зур эш башкарган. Мин исә биредә романның башлыча идея-художество эшләнешенә игътибар итмәкче булам. Муса Җәлилнең «Алтынчәч», Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Мохтар ' Нурихан Соттах Әтнл суы ака торур. Тарихи роман Казан, Татарстан MIT.HI нәшрият. 1972 ал. 424 бит. Ауэзовның «Абай» әсәрләрендәге кебек үк, монда да таркау ырулар көрәше, алар арасында барган ызгыш-талашлар хәтсез урын ала. Шуңа күрә әсәрдә. коллар-«ка- ралар», игенчеләр, көтүчеләр, балыкчылар. сугышчылар, сәүдәгәрләр, табиплар, чәчәннәр һәм башка социаль катлам вәкилләре белән беррәттәи, шушы ыруларның башлыклары—биләр, ханнар образы да шактый җентекле сурәтләнә. Моннан мең ел элек булып узган тормыш, билгеле, безнең бүгенге яшәешебездән нык аерыла. Яшәү рәвешендәге үзгәлек шул чор кешеләренең фикер сөрешендә. хискичерешләрендә дә чагыла. Иң әүвәл автор әлеге даими талаш шартларында яшәгән геройларның борчылуны уй- хисләрен сурәтләүгә киң урын бирә. Бу борчулардан ханнар, биләр дә имин түгел. Ырулар ызгышы, сарай интригалары, табигатькә бәйлелек, хаста-сырхау күренешләре геройлар күңеленә хәвефле уйлар сала. Власть ияләренең рухи доньясыи сурәтләгәндә автор аеруча дәүләт, политика, сугыш, сәүдә, байлык, йола мәсьәләләренә, ыру һәм туганлык мөнәсәбәтләренә нык игътибар итә. Ныклы экономик база булдыру, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруда автор кабиләләр арасындагы сәүдә бәйләнешләренең бәрәкәтле, уңай роленә басым ясый. Сәүдә мөнәсәбәтләре мәгълүм дәрәҗәдә талау сугышларына каршы куела. Бу хактагы фикерләр бигрәк тә романдагы Алмыш хан образы аша бирелә. Монархларга хас деспотлык, миһербан- сыэлыккансызлык сыйфатлары Алмыш ханда да җитәрлек. Ул — ыруларны туздыручы. аларны үзенә буйсындыручы һәм талаучы, туры сүзле чәчәннең телен кистерүче Әмма шул ук вакытта ул, автор сурәтләвенчә, басып алу юлы белән ыру Н ларны берләштереп булмаслыгын төшенерлек зирәк дәүләт эшлеклесе дә. Аныңча, төрле ырулар арасында барган ызгыш-та- лашлар дәүләтнең хәлен авырайта гына Алмыш хан Болгар дәүләтен идеологии корал — мөселман дине ярдәмендә берләштерү идеясен күтәреп чыга һәм шуны тормышка ашыра. Аңлашыла ки, мөселман динен ул үзенең эгоистик, тар социаль мәнфәгатьләренә, властьны ныгыту, баеп калу максатларына буйсындыра. «—Үзем мин бөтен өем белән чумак "йоласына күчтем,— ди ул.— Йола-дин алыштырудан да бигрәк, миңа бүген акча кирәк, акча!» (144 бит.) Ата-бабалар йоласыннан тирән эчке газаплар белән баш тартып, геройлар курка- өркә яңасын — чумак йоласын — мөселман динен кабул итәләр. Йола кануннары аеруча баш герой Тотышның рухи дөньясына әрнеткеч йогынты ясый, аның шат- лык-куанычын тартыл ала. Тотыш — кайнар йөрәкле, тиз кабынып китүчән, алдын-артын уйламыйча эш итүчән егет. Аның шатлыгы да, кайгысы да тиз кабынып китүчән, кызу канлы булуыннан, ярсулы йөрәгеннән килә. Ул йола кануннарының эзлексез булуын, бер очракта бар нәрсәдән көчле саналып та, икенче мәлдә алтын-байлыкка буйсынганын күреп-сизеп яши, яңа кабул ителгән мөселман диненең кешенең табигый хисләрен кимсетүенә, колларны хайваннар хәленә төшереп түбәнсетүенә аптырап карый. Ялкынлы мәхәббәте хакына ул ике дә уйламыйча борынгы бабалар йоласыннан баш тарта, әмма хәтәр ситуациядә, авыр минутларда аның күңелен шомлану, үкенү хисләре биләп ала. Дөресен әйткәндә, мин үзем әсәрне беренче кат кулга алган чакта аңа артык зур өметләр багламаган идем. Ни дисәң дә, без күрмәгән, белмәгән, таныш булмаган дәвер... Ләкин, укый башлагач, «Этил суы_.» үзенә бик тиз бетереп алып кереп китте. Бүгенге кешеләргә дә бик якын һәм аңлаешлы булган хисләр, мөнәсәбәтләр әсәрне укучыга якын итә. Роман мәйданының иң үзәгендә хәрәкәт итүче баш герой Тотыш «Кыйссаи Йосыф» сюжетына тиң үтә киеренке вакыйгалар, көрәш-бәрелешләр эчендә тасвирлана. Романда без Тотышны бик хәтәр, куркынычлы хәлләрдә күрәбез. Күл кенә очракта аның язмышы кыл өстендә кала. Әгәр менә шушы ягы белән дә, ягъни сюжетының киеренкелеге, герой язмышының кискен борылышлары белән дә кайбер роман- наодан аерылып тора. Сер түгел, кирәкле генә темага язылган кайбер бүгенге романнарны укыйсың да, аларның умыртка сөяген таба алмый аптырыйсың. Алардагы вакыйгаларны чиксез дәвам иттерергә дә була, уртадан өзеп калдырсаң да артык зыян килми. Каян килә соң мондый таркаулык? Минемчә, вакыйгаларның кеше I Фатих Хөсни. Сайланма әсәрләр. II том. Казан. J967 ел. 357 бит. язмышына бәйләнешсез рәвештә генә тезелүеннән. «Тик кешеләр язмышы турында язылган китаплар гына кешеләргә якын булып җитә ала!» I Ф. Хөснинең бу сүзләрендә күпләрне уйландырырлык зур дәреслек бар. Киеренке, мавыктыргыч язмышны сурәтләү ягыннан «Этил суы ака торур» классик әдәбиятның иң яхшы традицияләрен дәвам иттерә. Шул ук еакытта автор, Тотыш тормышындагы иң кискен, җитез агышлы тышкы вакыйгаларны рәсемләгәндә дә, аның психологик кичерешләрен, эчке дөньясын истән чыгармый. Ул яшь героеның, мәсәлән, дошманның өч батырына каршы көрәшкә чыккан вакыттагы хисләрен, алыш барышында, дәһшәтле минутта сөйгәне Тәңкәне искә төшерүен, аңына килгәндәге, терелеп аякка баскандагы тәүге сөенечле тойгы-кичерешләрен тасвирлый, сугыш вакытында каршылыклы карарларының яшен тизлегендә алмашынып торуын күрсәтә. Каршылыклы уйлар аның каршылыклы хәленнән килеп чыга. Капка төбенә дошман гаскәрләре килеп баскач, я мал, я сугыш! — дигән таләп куелгач, Тотыш ике дә уйланмыйча яуга ташлана, туган ыруын, Акбүреләр йортын саклап көрәшү кирәклеге хакында анда ике төрле фикер юк. Ә менә алдарак искә алып киткән Алмыш ханга мөнәсәбәте шактый катлаулы, каршылыклы. Алмыш хан — Тотышның ыруын талаучы, аның үзен пленга алучы. Шуңа күрә Тотыш пленнан ычкыну белән Казаяклар ыруы, Ямгырчы би ягыннан торып Алмыш ханга каршы яуга ташлана. Әмма шул ук вакытта ул әлеге Алмыш ханның кызы Аппакны ярата. Шуңа күрә, Аппя тирмәсе янына килеп җиткәч, коралын дусларына каршы борып, Аппакны саклау чарасына керешә һәм Казаякларны куыл китә. Бу борылыш иң әүвәл герой психикасында башкарыла. Шул ук вакытта мондый күчешләр, әле бер яктан, әле икенче яктан торып сугышу күренешләре ыру талашларының бик үк принципиаль булмаганлыгын күрсәтү өчен дә китерелгән. Нурихан Фәттахның Тотышы, Ф. Хөснинең «Йөзек кашыондагы Айдары һәм башча күп кенә геройлары кебек, нинди дә булса эш кылыр алдыннан артык күп уйланып тормый. Тотышның сөйгәне, Алмыш ханның кызы Аппакны Каган егерме алтынчы хатынлыкка тартып алганнан соң. Алмыш хан Тотыш алыпны башка юл белән ризалатмакчы була. Аппакның сеңлесе Айтулдыны тәкъдим итә, тарханлык титулы бирә, ягъни бөтен ыруын ясак түләүдән, солдат, коллар бирүдән, басыл алулардан коткара. Әмма Тотыш: «— Мин синең ярлыгыңа өйләнергә килмәдем, хан!» — дип, ярлыкны йомарлап идәнгә ыргыта, өстәвенә, үзенең билек дәрәҗәсеннән дә баш тарта. Бу юлларны укыгач, Виктор Погоның «Көлә торган ке- шеп романындагы Гуинплен образы искә төшә. (Гомумән, Н. Фәттах ул язучыга зур ихтирам белән карый.) Кайнар, саф мәхәббәтне, яшь йөрәктәге бөек хисне бернинди титул да. дөрәҗә-мәртәбә дә алыштыра алмый, дип раслый Н. Фәттах. Югыйсә, бу урында сюжетны башкачарак. логик эзлекле итеп тә төзеп булыр иде бит. Китапны укып чыккан кешеләр хәтерли булыр, моннан соң Тотыш сөйгәнен Каган тырнагыннан коткарыр өчен ерак сәфәргә юл тота. Аңлашыла ки, власть-дарәҗә дә, шул властька бәйле гаскәр дә Аппакны йолып алуга комачаулык китермәс иде, киресенчә, ярдәм генә итәр иде. Ләкин болай булганда, образның бөтенлегенә кимчелек килер иде. Тотышның кешелек сыйфатлары төссезләнеп, югалып калыр иде, ул үз кәефе-рәхәте өчен яшәүче монархлардан бер ягы белән дә аерылып тормас иде. Сюжетның башкача, логик эз- леклелектә төзелмәве әнә шуның белән аңлатыла. Кыскасы, Тотыш табигать баласы булып калырга тели. Ул бары тик үзенең ялкынлы, төмпераментлы-дәртле мәхәббәтен генә белә. Әмма иҗтимагый төзелеш, ырулар көрәше, сарай интригалары аңа табигать баласы булып калырга ирек бирми. Ул тигезсез көрәшләргә, яуларга катнаша, ахырда интригалар корбаны була. Әсәрнең азагы трагик рәвештә тәмамлана. Роман сюжетының финалга таба тарая төшүе, көрәшнең ырулар арасындагы өлкәдән мәхәббәт сферасына күчүе хакында матбугатта кайбер фикерләр әйтелде инде. Өстәл тагын нәрсә дияргә?.. Гомумән алганда, финалга таба сюжет гадәттә киңәюгә бармый, күп булса, элекке рамкалар кысасында кала яки тагы дэ тарая, жыела төшә. Безнең романнарда, хәтта аларның һичшиксез талантлы язылганна- рында да әле тараю янына тагын сюжет сүлпәнлеге килеп кушыла. «Этил суы...онда без соңгы ноктага кадәр андый сүлпәнлекне тоймыйбыз. Киресенчә, герой язмышын ахырга кадәр киеренке кызыксыну белән күзәтеп барабыз. Әмма шулай да сюжет җепләренең башлыча мәхәббәт өчен көрәш тирәсенә җыела төшүен танымыйча мөмкин түгел. Ләкин моның да үзенең эчке бер мәгънәсе бар. Беренче карашка, мәхәббәт хакына һәлак булу акылсызлык, башсызлык кебек. Трагик финал укучыда гомумән кызгану, ризасызлык тойгылары уята. Ләкин, фәлсәфи планда караганда, мәхәббәт — үлемнең үзеннән дә көчлерәк күренеш ул. Сугыш нәтиҗәләре кешелеккә зур афәтләр, үлемнәр китерә. Мәхәббәт исә сугыш тудырган бушлыкны тавыштынсыз гына тутыра тора. Мәхәббәт— тормышка кайсы да булса бер ноктада сүнеп калырга ирек бирмәүче, яшәүне дәвам иттерүче, үлемне җиңүче коч ул. Шуңа күрә әдәбият тарихының буеннаибуена мәхәббәт хакына батырлык-гәвәккәллекләргә, хәтта һәлакәткә бару күркәм сыйфат дип бәяләНЬп килгән. «Этил суы...* да сүнәрсүнмәс пыскучы хисләрне түгел, бәлки кайнар йөрәкле яшьләрнең романтик олы мәхәббәтен сурәтли. Болгар дәүләтенең үз чорында иҗат ителгән әсәрләрдән «Йосыф вә Зөләйха* кыйссасында хатын-кыз типларыннан Зөләйха ялкынлы мәхәббәтенә ирешүдә эур активлык күрсәтүче натура итеп бирелә. Аның активлыгы башлыча шул елкә белен чикләнә. Аннан соңгы әсәрләрдә исә бик күп гасырлар буена татар хатынкызларының мәхәббәт өлкәсендәге активлыгы да тиешенчә чагылмый килде. Тик совет чорында гына Муса Җәлил Тугзак ананы иҗтимагый актив натура итеп, басып алучыларга каршы көрәшне оештыручы патриот итеп, ыру башлыгы итеп бирә. «Этил суы...ондагы Тотышның әнисе Койтым бикә образы белән Нурихан Фәттах мәгълүм дәрәҗәдә Муса Җәлил традицияләрен дәвам иттерә. Койтым бикә башыннан да үте катлаулы хәлләр кичә. Сугыш вакытында ул ирләр белән бер сафта кулына кылыч алып көрәшә, коллык-кырнак ачысын да җитәрлек татый, ыру башлыгы булып та тора. •Алтынны юлга ташласаң да—-алтын, шүрлеккә куйсаң дә. утка тотсаң да — алтынI* (136 бит) — диләр аның хакында. Автор Койтым бикәнең ыру-дәүләт эшләре белән идарә итүдәге зирәклегенә, үткен һәм җитез акыллы, төптән уйлап эш итүче, сылу, чибәр, горур, бала җанлы булуына аеруча басым ясый. Кыскасы, башлыча ике нәрсә — үзенчәлекле ачык характерлар, киеренке сюжет әсәрне мавыктыргыч итә. Романның стиле аның специфик сурәтләү материалына ярашып тора. Әсәр бүгенге матур әдәби образлы тел белән язылган. Шуның белән бергә әсәрдә архаизмнар да беркадәр урын ала. Беренче кат очраганда алар әле сәеррәк тоелалар. Андый стиль үрнәкләре бездә күренгәне юк бит- Ләкин тора-бара күнегеп китәсең. Икенче тапкыр укыганда инде гадәти нәрсә рәвешендә кабул итәсең. Моннан мең ел элек яшәгән кешеләрне бүгенгечә уйлатсаң, бүгенгечә сейләтсәң, бу үзе сәеррәк булыр иде кебек. Архаизмнарның функциясе тик бер генә төрле бит: чорның колоритын төгәл бирү, төсләрен, төсмерләрен укучыга сиздерү. Китапның ахырында аларның сүзлекчәсе, географик атамаларның, ил, халык, кеше исемнәренең аңлатмалары бирелгән, килеп чыгышы, тамыры, этимологиясе аңлатылган. Кайбер халык иҗаты әсәрләре, мәкальәйтемнәре дә шул чорга, шартларга яраклаштырып кулланылганнар. Ил картлары, мәсәлән, ясак таләп итеп килгән Алмыш ханга мөнәсәбәтләрен белдереп, «Эт күңеле— бер сөяк» (95 бит). — диләр. Икенче урында «Ханга ышанма, Әтилгә таянма!» (163 бит)—дигән мәкаль кулланалар. Хан гаскәрләренә мөнәсәбәт антитеза юлы белән белдерелә: «Җиңүчеләрне елмаеп каршы алдылар, йодрык күрсәтеп озатып калдылар» (156 бит). Архаизмнарның үзенчәлекле бер тере чынбарлыкны фәнни дөреслегеннән читләшкән, борынгы халыклар аңлаган формада, дөньяны аңлау дәрәҗәсенә яраклы рәвештә тасвирлау. Яралы Тоть1шны дәвалау турында түбәндәгечә хикәя ителә: «...Барлык им-том шуның белән төкәнде. Кояш җир астына төшеп, яңадан күк читеннән килеп чыкканчы аңына килә икән, куйган азыкны ашал, суны эчә икән — димәк, тереләчәк...» (145 бит). Еш кына автор вакыйга-күренешләрне герой күңеле аркылы үткәреп сурәтли. Әсәрдә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итү зур гына урын ала. Романда алар без бүгенге көндә аңлый торган художестволы сынландыру булып кына килмиләр, борынгы кешеләрнең аң дәрәҗәләрен дә, ягъни табигатьне олылауларын, курку-шомлануларын, бар табигатьне җанлы дип тануларын аңлатаШулай итеп, «Этил суы ака торур» романы белән Нурихан Фәттах безгә халкыбызның озын тарихының бер битен ачып күрсәтте, аңа сәнгать нуры төшерде