Логотип Казан Утлары
Публицистика

РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИНГА 50 ЯШЬ

Кадерле дустыбыз Рафаил! Сине, күренекле каләм иясен, алтын юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Туган туфракта шытып, шунда тамыр җибәргән, яшьтән үк тормыш җиленә йөзен куйган тынгысыз талантларның берсе син. Трактор руленә утырып, иген кырларын гөрләткәнсең, күмер шахталарына төшеп, илгә якты, җылы табышкансың. Ә хәвефле, дәһшәтле көннәр башлангач, кулыңа мылтык алып, Ватан иркен якларга киткәнсең, халкыңа тугрылыклы икәнлегеңне кан белән раслагансың. Туплар авазы тынуга, мылтыгыңны син каләмгә алыштырдың, «Таныш гөрелте»ң белән киң әдәбият мәйданына килеп кердең. Кабатланмас гаҗәеп бу авазларга меңләгән укучыларың сокланып колак салды. Син бәхетле йолдыз астында туган, авыр иҗат юлында үз йолдызыңны табу бәхетенә ирешкән нәфис сүз осталарының берсе. «Авылдашым Нәби>>, «Йолдызым», «Тамчылар ни сөйли», «Агымсу» шикелле гүзәл повестьларыңны, шигъри хикәяләреңне, нефть ягы кешеләрен данлаган сугышчан очеркларыңны татар һәм рус укучылары бердәй яратып кабул иттеләр. Алар республикабызда гына түгел, Мәскәү нәшриятларында, үзәк журналларда һәм газеталарда әледәнәле басылып киләләр. Синең исемең күп милләтле Совет халкына яхшы таныш. Геройларың тормыш эченнән күтәрелгән һәм әсәрләреңдә дә тормыш сулышының кайнарлыгы бөркелеп тора. Яшьлегең синең пионер быргылары астында, комсомол сафларында шаулап узган, канлы ут эчендә чыныккан. Алга табан да иҗатында яшьлек дәрте бөркелеп торсын. Сиңа, Рафаил дустыбыз, корычтай сәламәтлек, озын гомер һәм иҗатта яңа биеклекләр телибез. Туар көннәрең һәр вакыт аяз, саф һәм ашкынулы булсын!

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ ОЕШМАСЫ. «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ.