Поэзия
Салават батыр Хәлләреңне шималь яктан килгән Үзәк өзгеч җилләр сөйләсен. Биек тауда, Акбүз атка менгән Илче булып төшкә керәсең... Шәфәкъ яна, Офык кан төсендә. Козгын оча мәет сагалап.) Текә ярда, Ярсу ат өстендә Кулын изәп тора Салават. — Әйдәгез, — ди, — данлы юллар ярып, Йөзгә бәреп, җилләр, исегез! Язмыш язганына каршы барып, Ир-егетләр, Идел кичегез! Мәрмәр сарайларда ришвәт көтеп, Зина кылган исерек түрәләр Халыкларны хаксыз коллар итеп, Батырларга элмәк үрәләр. Үлгәннәргә генә дөнья тыныч, Үзе хуҗа соңгы йортына. Кыюларга бирәм алмаз кылыч, Куркакларның — камчы сыртына! Елан кебек шуышып килә дошман, Төрле яктан аны өйләгез! Пугач патша безгә шулай кушкан: Түрәләрне тотып бәйләгез! Әйдәгез! Ай карап йөргән алан бу, Җил тарап йөргән алан. Гөлчәчәкләрен таптатып, Михельсон килгән заман. Башкортлар атка менгәннәр, Дөньяны ялкын алган, Яланны иңләп килгәннәр, Салават килгән алдан. Үләннәр иелеп калганнар, Чыклары түгелеп калган. Исәннәр алга барганнар, Үлгәннәр үлеп калган. Тояклар дөп-дөп килгәндә, Йөрәкләр дөп-дөп типкән. Утлытөтенле җилләрдә Алышлар авыр икән. Ярсып йөрәкләр янганнар, Тимер беләкләр талган. Батырлар җиргә ауганнар, Каннары илгә тамган. Аланнар уелып калганнар, Сөңгеләр сыгылып калган. Козгыннар җыелып калганнар, Кызарып шәфәкъ янган. Ай карап йөргән алан бу, Җил тарап йөргән алан. Кылычтан алган ярадан Егылып калган балаң... Азаматлар яу кырында үлгән, Башын түбән игән исәннәр. Ил намусын, ир намусын белгән Чәчәннәрнең телен кискәннәр. Урал тугайлары үзән-үзән, Үзәннәрдән ага Юризән. Киң сулышлар чыга ялкын булып Янып кына көеп йөрүдән. Урал кыялары киртләч-киртләч, Карлыгачлар кайта яз җиткәч, Киткән кошлар кайта язлар җиткәч, Каторжаннар кайтмый бер киткәч. Утлы кылыч кебек нәҗәгайлар Басу түрләрендә йөргәндә. Ятим картлар кебек карагайлар Шомлы гөжли кара төннәрдә. Тол киленнәр кебек ак каеннар Яшел чуклы яулык болгыйлар. Караучысыз калган чал аналар Чал чәчләрен йолкып елыйлар. Таулар түбәсенә ай төшә, Салаватның кылычы кебек. Яшел сахраларда җил исә, Салаватның сулышы кебек. Җәяләр тарттың да ук аттың, Сызгырып очты угың. Бахырым-баламны югалттым, Кайда син, кадерле улым? Шаулама син үкереп, кара урман, Көзге төннең салкын җиленә; Салаватлар сугышып узган юлдан Моңлы җырлар кайта иленә. Шаулама син үкереп, кара урман, Кәккүкләр кычкырган таңнарда; Башкортларның яклаучысы булган Арслан егетләр кайларда? Шаулама син үкереп, кара урман, Шом таратып Урал киченә; Үзәннәрдә йөзгән күксел томан Гаскәр булып керә төшемә... Карт имәннәр утыра колач-колач, Карт тирәкләр белән янәшә. Башын игән халык өнсез булгач, Урман белән урман сөйләшә. Шаула инде үкереп, кара урман, Син шаула, ичмаса! Килмешәккә тәслим булып торган Йөрәкне моң баса. Балтик дулкыннары кургаш-кургаш, Ишкәкләре авыр беләккә. Аяк-кулда тимер богау булгач, Кургаш кебек уйлар йөрәктә. Алыслардан ачык күрә икән Каравыллар безнең көймәне. Алтын сараенда сөенә микән Ак патшаның кара йөрәге! Өзәңгегә басып, кылыч алдым, Каршы гына бардым яуларга. Үзәннәрдә үкереп сөрән салдым, Тавышым ла китте тауларга: — А-а-а, а-а-а, а-а-а!.. Урал түбәсендә, әллә кайда, Күк күкрәгән шомлы төннәрдә, Дөлдөл атлар оча таудан-тауга Ялларын ла чөеп җилләргә, — Ә-ә-ә, ә-ә-ә, ә-ә-ә... Карурманнар тын торуны белми, Елгаларның очы күренми; Батырларның каны җиргә сеңми, Кыюларның рухы сүрелми. Гүя көчен кушып ил көченә, Заман җилен бора Салават. Текә ярда, чуен ат өстендә Горур карап тора Салават. Бер кен Колхоз рәисе Әхәт Батталоака 1 Ай сүрелә, таң тарала, көн ярала, ил яктыра. Ил төзүче, гөл сибүче бәхетлеләр таңнан тора. Әле кояш чыга гына, күңелле һәм тантаналы, Халык битен юа гына, берни дә борчымый аны. Әле күңел иләс-миләс, әле керми үзгәрешләр, һәр кешенең тел төбендә таң алдыннан күргән төшләр. Бар күңелләр ап-ак әле, теләк изге бу чакларда, Әле берни эшләнмәгән: саваплар да, гөнаһлар да. Чәчәкләрдә кыз сафлыгы, бәллүр кебек чыклы иртә, Мөлдерәтеп яфракларын тал-тирәкләр рәхмәт көтә. Әле мәкер-ачу кушмый саф йөрәктән көләләсез. Әле көннең сабый чагы, әле күңел күләгәсез. Әле бер кыл өзелмәгән, әле бер кыл ялганмаган, Әле сулар болганмаган, әле бер җан алданмаган. 2 Менә үтә, менә китә хуш күңелле ваемсызлык, План тотып килеп җитә аяусыз дөньяви чынлык. Көләч күзләр кырыслана, кырыс күзләр очкын чәчә, Иркәләнү истә дә юк, коры сүзләр кискенләшә. Ансы кирәк, монсы кирәк, телефоннан тона колак, Бик ягымлы Гамилов та каш җыера тирән сулап. Йөкләмәләр үтәлмәгән, анда доклад, монда доклад, Өлгер әйдә, элдер әйдә, анда лап-лап, монда лап-лап! Кыш уртасы салам бетсә, күршеләргә бурычка бар, Пыр тузынып партком куа: китап укы, курыска бар! Печән чери, яңгыр коя—бөтен юлны харап иткән, Чукынгыры Шәрәфетдин эш өстендә шәраб эчкән. Арыш җитә, бодай җитә — барысын да карап йөр син, Берәү килә, берәү китә — барысына җавап бир син. Ансы сорый, монсы сорый, аны тыңла, моны тыңла, Штрафы, прокуроры — бары да исәптә монда. Кичен кайтып егыласың, кыл өзәрлек хәлең калмый, Безне гүпчем оныттың дип, халат кигән хатын шаулый. 3 Урамнарны уйландырып төшә эңгер, йөзә эңгер. Шул минутта елый елый туа кемдер, үлә кемдер. Чәй янында уйланасың үз эчеңә бикләнеп бер: Үз турыңда, эш турында ышанып бер, шикләнеп бер. Рәхәт вакыт, серле вакыт — җәйге кичләр, айлы кичләр, Песи булып эчне тырный пошыну һәм үкенечләр. Печән җитми, сенаж җитми, мал азыгы сорасы бар, Яңгыр коя, яңгыр коя, арыш җиткән, урасы бар! Шул вакытта тышка карап, махра төреп бергә-бергә, Булсын иде алла бабай өстәл сугып сөйләшергә! Төшеңә дә бәхет булып салам керә, көлтә керә, Балкып торган медаль түгел, шелтә керә, шелтә керә... Давыллар кичеп, дәверләр буйлап Үтелгән юллар чамасыз. Әй, еллар, еллар, ялларны болгап, Чабасыз алга, чабасыз... Көйде бәгырьләр, янды офыклар Корычлар сынган дәвердә. Ә без сынмадык, көләч оныклар, Чәчәк салыгыз кабергә! Дөнья шаулый, дөнья матур гөрли, Каян килә микән ямьсезлек; Җитәкләшеп ике тинтәк йөри: Әдәпсезлек белән Гамьсезлек. Бу дөньяга мин дә елап тудым, Яшь аралаш көлдем үземнән, Сатирик та үтә гомер юлын, Йөреп үтә пычак йөзеннән. Бу дөньяга мин дә елап тудым... Исләр, төсләр шәен шәйләп үтәм, Заманнарга нинди төс керми! Кояш нуры гына уңмый икән, Кояш нуры гына искерми.