Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Саҗидә Сөләйманова

Эңгер төшеп килгән кышкы көнмен аклыгына күзләр чагыла. Сырлап-бизәп язган эзләр укып, Зәй өстеннән киләм чаңгыда. Елга аша поши-болан үткән, кош-корт аулап, төлке шуышкан Мавыктыргыч әкият батырлары — куян белән бүре куышкан. Куркаклык та, хәйлә, явызлык та — әкият түгел — чыннар, дөресләр Яфраклы җәй, яңгырлы көз булса, ачык ятмас иде бу эзләр Яңа гына җиргә яуганнар да, көн пакьлеге булып, ак карлар таң калганнар яхшы-яманына: — Күрегезче, илдә ниләр бар! Куян алай җитез чапмас иде, үкчәсенә бүре басмаса. Кош канатсыз, кыш таләпсез булса, төлке яшәр иде башкача. Ярый әле, күз кабаксыз түгел, күрмәсен дә кайсын, сизмәсен, — су буйлатып кына ике болан йөри бирсен эзгә-эз басып. Зәй буйларын урап, кайтып киләм Нур-бизәкләр. эзләр — ак карда. Бу дөньяда кара таплар күренә ак өстендә ярылып ятканга. в, «к У • нь I, 81 Себердән Күңеле илереп тә, сөрелеп тә — кыю ирләр сәфәр кылган ил. Кырлары — күз, урманнары — аваз, — юлын-телен белсәң — — туган ил. Ишетелә, очрый таныш сүзләр, даулы еллар исем биргәннәр: «Үткәрмә» дә «Урай», «Яулы-Тора», урман-елга корган кирмәннәр. Себер көен җырдан алып атсаң, тулы булмас илнең аһәңе. Аттан төшкәч атны онытуны, юк, мактамый халык мәкале. Ничә буын монда, күпме милләт үз җылысын салган, гомерен — җылытырга җирне, яшәртергә, яктыртырга сөрген Себерен. Көнбатышка инде нур сузарга «кара алтын» таба якташлар. Таныш йөзләр — җир сандыгын ачкан, Татарстан данын яклашкан. «Дуслык юлы» булып кайта бүген кайнар елга салкын Себердән. Күзгә — дала, җырга — кара урман юл ачышкан гомер-гомердән. Тиз генә онытмале Түбәдә яңгыр шыбырдый, куана җиңүенә: капладым күген Себернең, китмәле җиңел генә. Урамда зонтлар-чатырлар, — күчкәндәй Күчем явы... Әйтерсең төнге төшләрнең ишетелә пышылдавы. Чатырлар чолганышына чыгамын ялан башым. Тамчылар аяк очымда бииләр тупылдашып. Алдылар мине әсиргә, аһ, Себер болытлары! Күп серләр сеңгән бу җирдә — истәсе, онытканы... Агыла, йөзә болытлар, ачыла соры пәрдә. һәм нәни кара чатырлар юк була шушы мәлдә. Карашлар хәвеф хәтәрсез, күк төсе — зәңгәр күзләр. Төн сере — кыйгач күзләрдә. Яңгырлар юган эзләр... Гасырлар юган барын да — кем каны кем канында. Яралган җаннар — яралы бер тарих карынында. Дау белән давыл куптарып, ач җилләр күчләп искән. Яу килгән — башлар киселгән, яу тынган — урман үскән. Каннарны кушып, кайнатып, шул Себер киңлекләре үстерде үз күңленә тиң пәһлеван егетләрне — ялкынга салып сынап та, салкында чыныктырып... Богаулар кысса ирекне — Кем әүвәл алды йолып?! Чылбырлар чыңын ишеткән дәрьялар сискәндерер... Ят күрү, дусны бәһаләү — табигатеңдә, Себер. Үткәннең чоңгылларыннан калкынып, болытлары чолгады мине: китмәле, тиз генә онытмале!.. Җисми ДӨНЬЯ. . Җисми икән дөнья. Искән җилләр сәлам түгел сөйгән ярлардан. Сандугач та җәйнең уртасында туктый диләр өзелеп сайраудан Хыялыйның каурый канатында оя кора чуар мәшәкать... Ләкин — кемнәр өчен йолдыз атыла, кемне сагынып сызыла бу шәфәкъ?! Исеме табылмаган нинди көчләр туфракҗирдән йолкып, кешене алып менә хыял үрләренә? — Төреп бирә идеал серләренә яшәешнең гади җисемен. Юк, ышанмыйм! — әгәр җисми җирсү өстен булса изге хисләрдән — нигә һаман елый Ярославна? Дастан туа Таһир-Зөһрәдән! Берәү өчен берәү канын бирә. Җаны фида — сатмый иманын. Илаһилык җиңә — үтә алса яшәешнең җисми сынавын. Сыкылы-бәсле кыш иде. Чатнама салкын кич иде. Ак бәллүр тәрәзә — ак рәшә. Бик таныш ят аһәң — янәшә. Өстәлдә шәрабле тустаган, күчтәнәч якыннар-дуслардан. Йолдызлы ак кар — бар җир, ә бездә кояш, «Алжир». И кызды дуслыкка имтихан, — шигырьдә кем хаким, кем туфан... Бәхәстән иреннәр чатнады. Бу кичтә күп нәрсә хакланды: Хак сүзнең саксызы, саклысы, хаклының һәркайда пакь йөзе, Тарихта кем халык, кем тиран... Алтынга сатылмый ихтирам... Чын бәллүр чынбарлык — һәр яһәт, Янәшә бик тә үз бер аһәң, — бөдрәләр зәңгәр — төтеннән. Әллә мин гашыйк бу төндә? Сүзләрдә чакматаш очкыны. Кулымда иркә-наз уч тулы... Мин аны чәчмәдем, түкмәдем, күкрәккә кысып йокладым... Чатнады җандагы бозлавык, уятып, сызлатып, кузгалды... Сыкылы тынлык, хуш инде! Чатнама суык кыш иде... Сулар ага, күлләр күккә бага, кояш карый дөнья күзеннән. Яз килсә дә җиргә, боз яуса да — күкрәп уза кеше күңленнән. Карурманнар ава, юллар чаба, шәһәр калка таулар ташыннан. Таш ярса да заман, төш ярса да — ярчыклары — адәм башында. Йөрәгендә кайнап ал таң ата, кояш бата шул ук төбәктә, — бәндә ничек гел фәрештә булсын, оҗмах, тәмуг — бер үк йөрәктә. Бер юлыңны илдә яңгыратырга еллар буе йөрим тәкатьсез, — шигърият, мин сиңа хыянәтсез, ә кемгәдер шундый шәфкатьсез. Бер сүзеңне таңда сайратырга, читлекләрне ватып, җимереп, күңелемнең изге минутларын кош теленә салам җим итеп. Гөнаһлары төннең кунмый аңа, таң аттыра былбыл тирәктә. Ай былбылым, җаным, янып бетәм, тирәгеңә көлем кирәксә. Син әле яшь тал сыман зифа, сылу. Белмисең, ни әле ул сыну, сулу. Яшьлегең — сызылып киткән язгы яшен. Күңелең — җәйге урман — шаулы, яшел. Чәчләрең кара төтен кебек бөдрә, һәр бөдрә балдагында — тыелган дәрт, кагылырга кем кулы итәр җөрьәт? — сикереп төшәргә тора көнче кодрәт. Син әле яшь тай сыман гамьсез, чибәр, Ә тормыш шундый чуар, шундый чуар..- Дөньяга өстәлмәсен бер җилкуар, гөлләрдән дә җан-күбәләк бер туяр... Күзләрең асыл ташлы чишмәдәй саф, затлыга һәвәсләргә—ирек форсат; күбәер һәвәскәрләр, кибәр ярың, — мин сакчы булып күңелеңдә калыйм. Фәния Чанышева Бер төенчек идең... — Әни, —дисең, — нәни чакта Мин соң ничек идем? — Күкрәгемә кысып тоткан Бер төенчек идең. Кайгы-хәсрәтләрең белән Сыя идең шунда. Минем белән идең гелән: Өйдә, тышта, юлда... Үсә төшкәч, шакмаклардан Өйләр өя идең. Үткер-тапкыр сүзләр әйтеп, Кинәндерә идең. Баш очымда тоймый идем Каралыгын көннең, Көннәремне ак челтәрдәй Хыялларга төрдең. Күкрәгемә кысып тоткан Төргәк сыман идең: Кайгыхәсрәтләрең белән Шуңа сыйган идең. Гел яз иде, гел наз иде Ул чак йөрәгемдә, Авырлыгың булган икән Беләгемдә генә, беләгемдә генә...