Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Җитди итеп әйтәм, һич сөйләмим көлеп: Миңа Татарстан — Җир үзәге кебек... Йөрим кайчак чыгып, Шәһәрләрем күреп. Казан — шәһәрләрнең Иң гүзәле кебек. Сорасалар әгәр, Бирә алмам бүлеп — Мәскәү — Татарстан Шәһәредер кебек. Кул сузсалар әгәр Җиде ятлар килеп, Я җиңәрмен яшәп, Я җиңәрмен үлеп. Мин дөньяны сөйдем, Дөнья торсын белеп! Ул Татарстанның Бер өлеше кебек. Ялгышасың диеп, Әйтсә кемдер көлеп - Шул кешегә мәңге Үпкәләрмен кебек. Суыкларга кердек исә... Кышкы суыкларга кердек исә, Хәтеремә төшә үткәннәр... Аякта нык хәзер, өстә калын, Онытылсын иде ул көннәр: Тәрәзләргә салкын урман чикте, Ә ягарга утын юк иде... Шәһәрләр ач иде, авыллар ач — Сугыш кына ул чак тук иде. Су буенда безнең ач әнкәйләр Су җылыта иде малларга. Башлары боз иде, өсләре боз — Боз хатыннар кебек аналар) Кулларында һаман бозлы чиләк, Юлларына калын боз сарган Елгасы боз аның, дөньясы боз — Таймас өчен ныграк басарга! Итәкләрен тарта боз чуклары, Бөкләгәндә җиңнәр сыналар. Өйгә кайтып безне җылытырга Ничек җылы тапкан соң алар? Бик өшетеп хәтеремә төшә. Йөрәгемә төшә ул көннәр. Күшегеп тора иде, бөгәрләнеп Морҗалардан чыккан төтеннәр. Күк барында... Акчам бетсә — «бәхетсезлек!» дисәм мин. Ярым китсә — «бәхетсезлек!» дисәм мин, Яшьлек үтсә — «бәхетсезлек!» дисәм мин — Оятыннан бәхетем йөзе кызарыр. Җиңел генә «Мин бәхетсез!» димәм мин, Күк барында башым түбән имәм мин. Торалмасам гына шушы сүземдә — Горур бәхетем янымнан китеп барыр. Бар да барып җитәрләр Ашыгып үтте җәяүле, Үтте атлы дөбердәп... Машиналы үтеп китте, Самолет үтте гөрләп. Максатлары бардыр алда, Бар да барып җитәрләр. Максатын югалтканнар бар, Шулар ни хәл итәрләр?! Олыгайгач Яз Иделне эретерлек итеп Күккә учак яга. «Бозлар китә, бозлар китә!» — диеп, Йөгерә бала-чага. «Бозлар китә, бозлар китә!» — диеп, Йөгерер идем мин дә — Мәңге китми торган бозлар бар шул күңелем иделендә. Ерактагы зәңгәр офыгым бул Син каршымда горур кыя булма, Булма нәни чишмә яктысы... Ерактагы зәңгәр офыгым бул, Тормыш таңым синдә яктырсын. Юлларымда көзге чәчәк булма, Булма язгы ярсу ташкын син... Ерактагы зәңгәр офыгым бул, Йөрәгем гел сиңа ашкынсын. Кәккүк булып кырда кычкырсам да, Әйтмә, җуйды бу, дип, оясын... Ерактагы зәңгәр офыгым бул, Сиңа төшсен гомер кояшым. Тыныч төн бу, җәйге төн бу авылда. Кое тора урам уты алдында. Җанга ничек тынгы килсен ди хәзер, Җанга ничек тынгы килсен ди хәзер?! Буйга җиткән ак күлмәкле кыз бала шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр су ала. Күкрәгемдә тау ватарлык көчем бар. Таңда торып юл чыгасы эшем бар. Ялгыз китү җиңел түгел бит инде. Ялгыз китү җиңел түгел бит инде?! Үсеп җиткән ак күлмәкле кыз бала шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр су ала. Тыныч төн бу, җәйге төн бу авылда. Болай соңлап ник инде су алырга... Алган суы күңел утын сүндермәс, Дәрьялар да күңел утын сүндермәс?! Ак күлмәкле, кара кашлы кыз бала шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр су ала... AVAVAWA Г осман Садә Тимерче Койдым келә, койдым йозак, Койдым богау тимердән. Кемгә хәсрәт, кемгә елау. Кемгә әрнү китергән — Койдым кайгы тимердән. Шул ук тимер... Кыздырдым да Ишеккә тотка койдым. Кешеләрдә шатлык күргәч, Үземне күктә тойдым. ...Нибары тотка койдым. Яшел үлән. Ямьле чагың, Болын, болын. Эңгер төшә. Болынлыкта Нәни колын. Чыга болыт. Кала тынып Бар тирә-юнь. Яшьни яшен. Бер мизгелгә Яктыра төн. Караңгыга төрә җирне Янә кемдер. Күктән арба уза кебек Дөбердөбер. Шул тавыштан җир^күк кинәт Дер селкенә. Курка колын. Сыена ул Әнисенә. ...Таң яктыра. Нурга чума Чыклы болын. Таң нурларын юрган итеп. Йоклый колын. Аңлау кыен таулар җанын, Алар сирәк телгә килә. Гасырга бер, онытылып, Каһкаһалап таулар көлә: А-һа-һа-а1 Үзәннәрдән уза күкрәү, Кайтавазлар кайта кабат. Таш кыяда оя корган Чал бөркетләр кага канат. Кунып бөркет канатына, Илдән-илгә күкрәү бара. Күкрәү чыккан күкрәкләрдә Җөй, җәрәхәт — күпме яра« ...Гасырларны сискәндереп, Каһкаһалап таулар көлә: Аһа-һа-а1 Аңлар өчен таулар җанын Яңа буын җиргә килә.