Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘМАНӘТ

Кеше горур яңгырый, дигән остазыбыз М. Горький. Бу сүзләрне бик күп телләрәдә миллионнар кабатлый. Кеше планетага жан. ямь, мәхәббәт, жиңү, жыр алып килгән. Кеше — мәңгелек. Бабайлар гомерен әтиләр, әтиләр гомерен без дәвам итәбез. Безнең гомер әманәт булып яңа буыннарга күчә. Даһи юлбашчыларыбыз белән бергә сәхифәләргә теркәлгән Аристотель. Суворов. Җәлил, Ландау һәм тагын бик күпләр бар Шулар янәшәсендә үк исемнәре мәгълүм булмаган миллионнар яңгыраганнар. Алар газиз икмәк иккәннәр. Алар азатлык яулаганнар. Мәскәүне, Нева ярындагы гүзәл каланы, Помпейны, Болгарны, Парижны алар салганнар. Кеше галәмгә юл ачты. Кеше айга аяк басты. Чаллыда, әкияттәй, күз ачып йомганчы пәйда булган биек йортларны, таш пулатларны Кеше корды, кеше койды. Бишьеллыкны» беек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә.. Такташыбыз калдырган әманәт хат һаман укыла, һаман үтәлә: инде без тугызынчы бишьеллыкның сонгы тупсасында... Үзенә дөньяның алты кыйтгасын җәлеп иткән атаклы автогиганты да Кеше сала, кеше күтәрә. лайда Кеше — анда кояш, кайда көрәш, анда корылыш. Кайда Кеше — анда бәхет, анда жиңү, анда мәхәббәт, анда туй, анда бишек. «Батыр» якорь салган Чаллының бүген әнә шундый җанлы, әнә шундый шаулы чагы. Әле кайчан гына авыл сукмаклары белән тоташкан бу райүзәк хәзер өч каладан тора: Камгэс шәһәре. Яна кала. Кызыл Чаллы. Сиреньнәр хуш ис тараткан май киче. Җәлил проспекты буйлап дәртле яшьлек атлый. «Каенлык» кафесында «Туй жыры»н такмаклыйлар. Яшь наратлар буйлый салынган ак бинага таба маңгаена «Кызыл Хаж» тамгасы кунган машина чаба. Аны зәңгәр ишекләрен киереп ачып ак халатлылар каршылый. КамАЗ кайнап торган данлы елларның артериясе, тормышыбызның яшәү пульсы ул. Географик карта каршына бас: аны чуарлаган шәһәрләрнең барысы белән дә Чаллы бәйләнештә. Шәһәрара телефон көненә илле кала белән кырык бер телдә сөйләшә. Монда илебезнең төрле почмакларыннан җыйналган ташчыны да, бульдозерчыны да. шоферны да, укытучыны да, сатучыны да, галимне дә. врачны да — барысын да бер исем берләштерә— алар автогигант төзүчеләр. Монда эшнең барысы да кызу темпта. Рекламалардагы өндәүнең, рупорларда яңгыраган чакыруның, төзүче күңелен дулкынландырган омтылышның мәгънәсе зур: тугызынчы бишьеллыкның өченче елы — хәлиткеч ел. Ил алдында рапорт бирәсең, хәзер бул! Ашык — абынма. Арсаң — сер бирмә. Чорына лаеклы Кеше бул! Утыз урынлы класста кырык биш бала укый. Өлгереш югары. Халыч артисты концерттан соң кунарга Түбән Камага китә. Кунак йортында урын юк. Аның каравы, күңеле шат аның. Илһамны КамАЗ ел саен алкышлый. Ул атаклы төзүчеләрнең җан дусты. 150 урынлы бала тудыру йортында — 200 кеше... Алар ыңгырашмый, алар тарсынмый. Алар ышанычлы кулларда. Илле врач урынына нибары 25 кенә. Шулай да алар өлгерә. Вакытлыча туган мәшәкать, минутлык ыгы-зыгы чыныккан яшьләрне какшатмый, кыюларны каушата алмый. Ә менә инде җиңел кәсеп, кызыл сәмән, шәп фатир гына өмет итеп килүче узгынчыларга КамАЗ төс түгел. Юл такыр аларга, эш сөймәгәннәр китә бирсеннәр. Бөек төзелешләр көчле рухлы кешеләрне генә таный. Кеше булган кеше генә монда үз урынын таба, тамыр җибәрә, гаилә кора, завод сала, трамвай йөртә, китап яза. * * * Тарихка «Батыр» яралган көн булып кергән 1969 елның унөченче декабрендә Илдар Мостафин туа. КамАЗ яшьтәше булган Илдар бүген озын чалбардан йөри. Беренче камазикны кабул иткән доктор Зәйтүнә ханым Кашапова автогигантка нигез салучылар сафында Коммунистлар партиясенә керде, беренче бала тудыру йортына баш врач итеп билгеләнде. Кеше шулай күтәрелә. Ангара буендагы алтмыш йортлы авылда туып үскән Себер кызы бүген фасонлы заман каласында күренекле доктор. Себер сылуларына хас зифа буе, саргылт чәче, утызны узганда сирәгәя торган сипкеле, түгәрәк үткер күзләре белән хәтердә кала Зәйтүнә. Хәбәрче теленә гел килә торган гадәти сораулар: — Сез тумыштан доктор булып тугансыз. Профессиягездән канәгатьсездер, әйеме? — Бу турыда уйларга вакыт юк. Сезне берәү шаяртыпмы, яратыпмы «КамАЗ бәбиләренең «кендек әбисе» диде әле, үпкәләмисезме? Безнең халык шундый шук инде ул, — диде докторым, елмайганда күз камаштыргыч ак тешләрен күрсәтеп.— Ә беләсегез килсә, минем дәү әнинең борынгы һөнәре булган ул. Әмма алар кулыннан күпме корбаннар узган... Алайса, мин сезгә тормышымнан бер вакыйга сөйлим. Минем әнкәйгә унике кеше әнкәй дип дәште. Тик «дәү әни диючеләрен» генә ишетү насыйп булмаган ана. Узган кичерешләрнең шәүләсе күзләргә төшә. Менә ул йомшак куллары белән яңагын учлый, саран гына сүзләр белән үткәннәрен телгә Анын әнисе мәрхүмә Марзия апа итәк тулы бала белән яшьли тол калган. «Биш бала бит немало» дип сызлана торган булган ул сагышлы чакларында. Аның әтисе мәрхүм Галим абзый да дүрт балага үзе ана, үзе ата н вазифасын үти. Иргә хатын табылыр табылуын, тик балаларга ана та- 2 былырмы?.. Таулар белән таулар гына очрашмый, язмыш ике ялгызакны очраш- о тырып кавыштыра, бәхетле итә. Ф Гөрләшеп гомер итәләр алар. Тугыз бала өстенә унынчысы, унбе- < ренчесе, ниһаять, уникенчесе дә өстәлә. Уникенчесе Зәйтүнәбез булсын, я ди, унынчысы кем дип сорагыз сез?.. Зәйтүнә сүз бу уңайга борылгач халат кесәсеннән яулык эзли. Арган “ ул бүген, шуның өстенә — әче хатирәләр... Нишлисең, доктор да кеше а бит. Аның да күңеле нечкәрә белә, аның да нервлары чылбырдан түгел- » ләр. Марзия апа шәфкать иясе була, иренең улларын үги итмәгән. Өлкә- а. нен өйләндергәч, килененә ерак әбисеннән мираска калган көмеш белә- £ зеген суза. «Туганлыгыбыз тышаулансын, гомергә берләшик» Тик теләкнең барысы да кабул булмый шул. Үлем дигәнең яшен- картын тикшереп тормый, туйларына тугыз ай тулганда килен гүр иясе була. Ә бәбие... бәбие исән кала. Сәбәбе шул, үзе бала имезүче әнием икенче имчәген оныгына каптырган. Бала тапканда вафат булганнар ул заманда гадәти бәла генә. Әнисез ятимнәр әтисез ятимнәрдән дә күбрәк булган. — Мин Могаззимә тәтәмиең Габдрахман агам кызы икәнлеген үсеп буйга җиткәч кенә ишеттем, — ди Зәйтүнә ханым —Менә ни өчен әнкәй ашны башлап ана бүлгән, аның күлмәкләрен генә чигеп, челтәрләп тегә торган булган икән. Кимсенмәсен, боегып үсмәсен, дигәндер инде. Менә ни өчен Могаззимә тәтә әнкәйгә «әнкәй», әткәйгә «бабай» дип дәшкән икән... Могаззимә тәтәнең инде хәзер бүген тотып кияүгә бирерлек кызлары, солдатка алынасы улы бар. Минем дә малайлар үсеп беттеләр, тик дәү әни дип дәшәр кешеләре генә юк. Мин моңсу уйларны таратмак булып сүзне икенчегә борам: — Себер кызының бу якларга очып төшүе үзе бер тәэсирле хикәядер, ә?! — Безнең әниебез, сөйләгәнемчә, нәфис күңелле, шигъри җанлы кеше иде. Аның гарәпчә, латинча, русча басылган Тукай китаплары. Фатих Әмирхан хикәяләре бар. Үзе бик күп җырлар, бәетләр белә. Эшләпә башлы граммофонында Габәшн. Сәйдәш «табаларын» уйната Шуңа күрәдер, без рус дуслар арасында бердәнбер татар гаиләсе саналсак та, туган беребезнең теле туган телдә ачылды, урамда, мәктәптә русча сөйләшсәк тә, өйдә татарча аңлаштык. Мине Себер башкаласы — Новосибирск институтына озатканда әнкәем өч әманәт әйтте — Тәүфыйклы йөр. Тырышып укы. Кеше булып аякка баскач туган ягыма кайт. Олыларга илтифатлы, сабыйларга мәрхәмәтле бул,— диде. Әманәткә хыянәт итмәдем. Күрәсез. . Күрәм, күрәм. Зәйтүнә, КамАЗнын бүгенге кешеләре барысы да синең кебек бәхетле, кыю, матур киләчәкле кешеләр булсын иде. — Миннән көчлерәкләре, хөрмәтлерәкләре күбрәк! Әлбәттә, барысы да бар. Әйтик, прораб Хәлнуллин сезнең күршегез икән? — Асуанны төзешкән, татарча, русча, һиндчә сөйләшә торган батырмы?! — Иптәшегез Исламның дусты бетончы Галимов... — Аның рәсеме Мактау тактасында. Шигырьләр яза ул. — «Ураган» исеме алган куәтле «МАЗ-543» машинасын йөртүче Сәлмән... — Газетада рәсемен күрдем. — Охотникова... — Акушер-гинеколог Васильевкамы? Минем хезмәттәшем ул. Тимертаудан килде. Магнитканы төзешкән, ягъни нәни Магнитка кешеләрен кабул иткән «кендек апа»лары инде. 1973 елның 7 апрелендә район газетасы «Коммунизм байрагымда белдерү бар: «Ленинабадның үзәгендә барлык уңайлыклары, балконы булган ике бүлмәле квартирамны Чаллыдагы теләсә нинди почмакка алыштырам. Адресның иясе ирле-хатынлы инженерлар икән. Автозавод салышасылары, дөньяны шаулаткан бөек корылышның шаһите буласылары килә. Шундыйрак белдерүләр белән урам рекламалары тулган. Дәүләтебезнең көч-куәтен арттырачак мондый төзелешләргә партиябез кемнәрне чакырасын яхшы белә. Дәүләт премиясе лауреаты, башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим: Ерак юлга иярлиләр Атларнын иң яхшысын. Зур эшләргә озаталар Ирләрнең иң затлысын! — ди. Шәп әйтә. * * * — Рәхим итегез, — ди доктор кар төсле халат сузып, — битегезгә маска бәйләгез. Хәзер мин әнә шул затлы нәселнең киләчәк буыннары белән таныштырам үзегезне. Таңда туган малай нәни башын ак мендәргә салып йокыга талган. Сул беләгендә белешмәсе. Хәзергә әнисе исемен йөртә: Мөгаллимә Шакирова. Буе — алтмыш сантиметр, авырлыгы — өч мең 750 грамм. Әти- әнисе Братск төзешкәннәр, хәзер Чаллыны яңарталар. Тиманова инде икенче көнен яши... Әнисе башкорт кызы. Унтугызы гына тулган. Әтисе Мәскәү' егете. Фельдшер белән шоферны КамАЗ кавыштырган. — Теләкләре зурдан иде әле аларның, — ди ак калфаклы няня, елмаеп,— игез бала өмет иттеләр. Берьюлы уллы да, кызлы да буласылары килде, янәсе. Юк, мин әйтәм. Сабыр итегез әле... Кулибякны инде «карт бәби» диләр. Бер атна яшәргә өлгергән... Кабул итү бүлмәсендә ефәк юрганын кочаклап әтисе утыра. Каршы алырга килгән. Тик биләүдә төшләнеп көлеп ятучы менә бу сабыйның гына әтисе күренми... — Шундыйрак бәхетсез аналар да очрап куя, — ди доктор, авыр сулап. Сез бая гына искә алган шагыйрь: ...Ирләр чәчәкләрне хатыннарга Төнгә каршы бүләк итәләр. Шингән чәчәк белән каршылана Шуңа күрә бик күп иртәләр...— диме?.. Шундый тыныч, ямьле заманда да әтисез үскән сабыйларны күрсәм, йөрәгем әрни минем. Яшь наратлыклар арасында калыккан бу больница шәһәрчеге әле төзелүен дәвам итә. Кеше сәламәт булса, акылы сәламәт анын. Дөнья £ акыллылар, кешелеклеләр алдында баш ия. Шуна күрә ремонт-инстру- 5 менталь заводы белән яна больницага нигез бер көнне салынган, л Мин әле һаман шушы тирәдә йөрим, бала табу йорты каршында басып торам. Өченче каттагы тәрәзәләрдән бөркелгән яктылык күзне чагылдыра. Анда операция... кеше гомере өчен җан-фәрманга көрәш бара. ш о ш • ге * * ш Ф <” Төзелеш гөрелтесе арасындагы ак теплоходтай мәһабәт йорт алар® ныкы. Тәрәзәләрдә төрле нурлар. Ал. зәңгәр, яшел шторалар төрле төс- £ ләр биргән. Шулай ... һәркемнең үз төсе, үз нуры, үз моны, үз көе бар. 4 Ә менә бу кырый тәрәзәләрдәге утны Кашаповлар кабызган. Ачык ба.т- s коннан «Айлы соната» агыла. Ринат музыка мәктәбенә йөри бит... Ата4 лы-уллы икәү (Ислам белән Рөстәм) зәңгәр экранга төбәлгәннәр. Ә кухня өстәлендә бер сәгать элек җәелгән табын аны көтә. Мин икенче көнне сак кына кичәге операциянең нәтиҗәсен сорыйм. Зәйтүнә бер мәлгә ачылып китә. Димәк, җиңгәннәр! Әмма, бер сәгатьтән икенче операция... — Медицина өлкәсендә гинекологиянең иң җаваплы тармак икәнен беләсезме? — диде ул соңгы тапкыр очрашканда. — Чамалыйм. — Чамалау — эшне нечкәлегенә кадәр аңламау, дигән сүз. Гинеколог бит берьюлы ике кеше өчен көрәшә. Аның кулында һәр вакытта дз ике кеше язмышы. Ана һәм бала язмышы! Мин. бүгенге бишек кошы, әмма иртәгә бабалары-әтиләре салган Кама автогигантыида машина ясаячак бу кешеләр турында сөйләгәндә, аларның доктор апалары Зәйтүнә турында очраклы гына сүз катмадым. Хәзерге чынбарлыкта да очравы мөмкин булган авырлыкларны җиңүче, миһербанлы ата-ана тәрбиясен алган. Ватаныбыз тудырган уңай шартлардан файдалана белгән, максатына ирешкән һәм үзен бәхетле иткән ил алдында мәңге тугрылыклы бу Кеше бүгенге Чаллыда яшәүче меңнәрнең бер вәкиле Тагын бер көн узды. Кичәге сүлпән, болытлы көнгә алмашка кояшлы иртә туды. Яшь калада яңа калыккан ак бина каршында тормыш өзлексез дәвам итә. Ишек төбендә умырзая кочаклаган ерык авызлы әтиләр йөри. Маңгаена «Кызыл Хаҗ» калфагы кадаклаган машиналар выжлап туктый. Шакмак билле таксилар бәби кочаклаган пассажирларын көтә. Төкле аягың белән, яна каланың яңа кешесе! Бу аяз иртә, бу чәчәкләр, бу елмаю, бу күңелле дөнья — барысы да Синеке. Үтәр бер ел, син аякка басарсың. Үтәр унҗиде ел — мәктәп ишеген ябарсың. Алда мавыктыргыч юллар көтәр. Кайсын гына сайласаң да: тузан заводыңа атлыйсыңмы, институтка имтихан тотасыңмы, яисә сине илебезнең башка почмагында кабынган яңа утлар, яңа гөрелтеләр тартамы, анкета тутырганда беренче җөмләң КамАЗ дип башланыр. Шунда син бүгенге көннәрнең авырлыгын, шатлыгын, данын үз җилкәләрендә татыган әти-әниләреңне уйларсың. Бәлки бәби туең син дөньяга килгән көнне генә өлгергән яңа йортта гөрләгәндер. Бәлки сине больницадан тарсынмый үз фатирларына сыендырган киң күңелле кешеләр каршылагандыр. Бәлки... вакытлыча бер-ике атна электр елыт- кычлы тәгәрмәчсез вагонда яшәгәнсеңдер. Лифтлы, заллы, балконлы, кояшлы квартирага шуннан күчкәнсеңдер. Бу хакта сиңа шушы көннәрдә генә язылып ята торган романнар, поэмалар сөйләр. Андагы геройларны аналарыңаталарың, агаларың-апаларың итеп танырсың. Ә менә хәзер бүгенге бәби кеше, киләчәкнең олы кешесе, колагыңа үрелеп шуны әйтәбез: — Ватаның, атаң-анаң әманәтен тот! Мөбарәк хәреф белән языла торган Кеше бул. Ил иминлеген сакла. Дәрәҗәңне акла. Җиргә үз сукмагыңны сал. Кулларың могҗиза корсын. Диңгездә йөзәр җилкәнен, галәмгә алып менәр канатың булсын. Кыскасы, күкләргә ашучы гигантлар күтәргән каладашларыңа лаеклы алмаш бул!