КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ
Тормыш тәҗрибәсе алаларга беркөн керпе алып кайттым. Шатлануларының чиге булмады. Нәрсә генә кыландырмадылар аны! Песи дә, курчаклары да, башка уенчыклары да — барсы да онытылды. Керпе белән генә уйнадылар. Керпесе дә бит «аңлы» булып чыкты: янына өлкәннәр килү белән туп кебек йомарлана, ә балалар белән генә калса, бернигә исе китми йөри бирә. Гөлнара бәләкәй әле, тәпи йөрсә дә, сөйләшә белми. Керпене ул да ошатты, ләкин беренче көнне янына килергә шикләнде. Икенче көнне, карап торам, ул да батырайды: акрын гына килде дә керпенең янына ук чүгәләп утырды. Кулын бер суза, бер ала — мәчене сыпырган кебек керпенең аркасын сыпырырга уйлый. Менә ул керпене сыртыннан сыпырып та җибәрде, чәнечкеле энәләр баланың кулын чәнчеп тә алдылар. Гөлнара кулын тартып алды да сикереп торды һәм керпегә тибеп тә жи- бәрде. Янәсе, мә, кирәгеңне ал кулны чәнечкән өчен! Керпенең чәнечкеләре бу юлы аяк бармакларына кадалып ук керделәр. Шул хәлдән сои тавыш та, яшь тә күп булды. Әмма тормыш белән танышу тәҗрибәсе аннан зуррак иде. «Мин—әтием кызы» Гүзәлне туган көненнән үк «әтисе кызы» дип сөябез. Мин үзем дә * бала янына килгәндә: — Әтисенең кызы ни хәлдә? — дип киләм. Әнисе дә, әбисе дә сүзләрен: — Әтисенең кызы ни эшли анда?—дип башлыйлар иде. Кызымның теле дә «әти» белән ачылды. Сөйләшә башлагач Гүзәлдән: — Син кем кызы?=-тдип сорасалар, — мин — әти кызы,—дип жа- вап бирә башлады. Көннәрнең берендә безгә Хәерниса апа килде. Гүзәл йөгереп барып апасын каршы алды Уйный башладылар. Хәерниса апа әллә ничек сүз арасында: — Син — әниең кызы бит! — дип куйды. Гүзәлгә бу ошамады, үпкәләп, Хәерниса апасы яныннан китеп үк барды: . — Ник мин әни кызы булыйм, мин — әти кызы ич! — диде дә елый да башлады. Б сДөньяда иң кирәк нәрсә»... еркөн шулай балаларны каршы алырга бакчага бардым. Көн эссе булды, кичкырын булса да, шактый бөркү. Гадәтләре буенча чәңгелдәшеп, күргәнбелгәннәрен, бакчада булган бүгенге яңалыкларны сөйләп кайталар. Гөлнарасы кинәт сүзне икенчегә бора башлады: — Мин беләм: дөньяда иң кирәк кеше — әти! Болай башланган сүз, гадәттә, ни булса да сатып алуны сорап бетә: тик белмим әле шоколадмы, әллә мороженое алуны сорармы. — Әтидән сон дөньяда иң кирәк нәрсә — мороженое! Мәсьәлә ачыкланып бетте: урамны аркылы чыгабыз, чөнки мороженоены урамның теге ягында гына саталар. — Әниең дөньяда иң кирәк кеше түгелмени? — дим Гөлнарага. Ул үзен бераз гаепле сыман сизеп: — Безне каршы алырга бакчага бүген әни килмәде, син килдең бит! — ди. Алма биргәч ни дияргә? Т/ызларымны ияртеп Хәйрулла абзыйларга кунакка килдек. Алма 1 хөлгергән чак иде. Хуҗа безне бакчада каршы алды: — Килегез әле, бакчага керегез, быел алма менә ничек уңды,— дип, безгә, ботакларын көчкә күтәреп торган алмагачларын күрсәтә башлады. Үзе кып-кызыл ике зур алма өзеп кызларым янына килде: — Ашагыз, кызлар, — диде ул, икесенә дә берәр алма сузып. Кызлар ялындырып тормадылар, алманы алдылар да, рәхмәт тә әйтмичә, ашый да башладылар. Әниләре кызларының әдәпсезлеген күрсәтәсе килмәде, ахры: =1 Алма биргәч нәрсә дип әйтергә кирәк? — диде. Балалар оялып, бераз дәшми тордылар. Бераздан соң Гөлнара: — «Нигә берне генә бирдең?» дияргә кирәк, — диде. «Әти, мин монда бит!» "А штән кайтып керүемә кызым каршыма килде: — Әти, әйдә уйныйбыз,— диде ул. Мин риза булдым. Ләкин өсне дә салып өлгермәдем, ул инде: — Әти, хәзер качышлы уйныйбыз. Мин качам, син мине эзлә!—дип, күрше бүлмәгә йөгереп кереп тә китте. Эзләп, артыннан күрше бүлмәгә уздым. Ул шкаф артына качкан. Башы шкаф артында булса да, ярты гәүдәсе күренеп тора. — Кая икән минем кызым? Әллә әбиләренә китте инде? — дип сөйләнеп, мин аны эзләгән булып йөри башладым. Бала түзмәде: — Әти, .мин монда бит! — дип, елмаеп, шкаф артыннан килеп чыкты. Бераз уйнаганнан соң ул юрган астына качты, аннан чыкмады. Б Бу юлы инде мин эзләп тапканчы ятты. — Менә икән минем кызым, — дип, барып юрган аша аны тотуым булды, ул өстен ачып җибәрде дә: — Әти, син мине ничек күрдең, юрган астында бик караңгы иде бит, — диде. ♦ ы «Әти, без дә үсәбезме?» әйнең эссе көннәре. Күптән яңгыр яуганы юк инде. Бакчага су г сибәргә килдек. Җылынгач кичкә каршы сибәрбез дип, әнисе з белән мичкәләргә су ташыйбыз. Балалар да булыша. — Янгыр яусын иде, яшелчәләр күкрәп үсеп китәрләр иде, — диде әнисе. * Чыннан да бераздан соң яңгыр явып китте һәм артыннан ук елмаеп ® кояш чыкты, һава шундый саф, көн шундый матур. Карлыган, чия куак- а. лары чистарып, матураеп киткәннәр, яфрак очларында, карлыган тәл- £ гәшләрендә, чия сабакларында җемелдәп яңгыр тамчылары асылынып н тора. Йөгерешеп яныма кызларым килде: икесе дә манма су булганнар, * чәч очларыннан тамчы тамып тора. Йөзләре шат, үзләре көлешәләр £ — Нигә шулай чыландыгыз?—дип, бераз шелтәләргә теләгән идем « үзләрен. — Без яңгыр астында тордык. Безнең дә үсәсебез килә,— диделәр алар. Ни эшлисең: дөрес сүзгә җавап юк. «Әйдә тизрәк авылга барыйк!» ашинага утырып авылга барабыз. Әмма балалар табигатьнең сокланып туймаслык матурлыгын, кырларның киңлеген тыныч кына карамыйлар, бертуктаусыз сорау биреп баралар. — Әти, авыл еракмы? — Ерак, кызым, ерак әле,—димен, аларның йөз дә беренче соравына җавап итеп. Ләкин алар шунда ук йөз дә икенчесен әзерләп куялар: — Ераклыкны каян беләләр соң аны? — Километр баганасыннан — Нәрсә ул километр баганасы? Моны сөйләп аңлатуга караганда, күрсәтүе җиңелрәк иде. Километр баганасы очрауга машинаны туктаттым — Менә ул — километр баганасы, — дим кызларга. Гүзәле шунда ук кычкырып җибәрде: — Мондый багана әбиләрнең дә өе каршында бар бит, ди — Әйе, кызым, әбиләрнең өе каршында да бар ул километр баганасы. — Ә баганага нәрсә язган? — ди Гөлнара. — Әбиләрең өе янындагы баганадан монда кадәр ничә багана икәнен язган. Бара торган юлда ничә километр баганасы булса, юлның озынлыгы шул кадәр километр була, —дим Бик яхшы аңлаган кыяфәт керде кызыма. Бу турыда сорашулары шуның белән туктады. Җ М 5v хәлдән сон берничә көн узгач, әбиләренә төштек. Балалар тышта уйный, без өйдә утырабыз. Бервакыт дәррәү икесе дә йөгерешеп өйгә керделәр: — Әти, әйдә тизрәк авылга барыйк! — ди Гүзәле. — Ник сина кинәттән авылга бару кирәк булды әле?—дим мин ана. , — Якын чакта барып калыйк, әбиләр каршындагы километр баганасын аудардылар,— ди Гүзәл. «Шушы буламыни инде культурасыз абзый?» алаларны әдәпкә өйрәтәбез: исәнләшергә, саубуллашырга, тышта йөргән аяк киеме белән эчке бүлмәгә кереп китмәскә, өйдә баш киеме киеп утырмаска һәм башка шундый гадәтләргә. Аларнын күбесенә кызлар тиз төшенде, әмма өйдә баш киеме салуның кирәклеген тиз генә аңларга теләмәделәр. — Өй эчендә баш киеме белән утырган кешеләр культурасыз булалар,— дидем бер көнне бик аптырагач, — Ә культурасыз кеше нинди була ул? — диләр кызларым. Бу сорауга: — Культурасыз кешеләр өй эчендә баш киеме белән утыралар,— дип, төпченүләрен туктатмакчы булдым. Әмма озак та үтмәде, мондый ашыгуым йөз кызыллыгына әйләнде. Шул ук көнне кич безгә Хәйрулла абзый килде. Ашыгыч йомышын сөйли-сөйли, ул аягыннан итеген, башыннан эшләпәсендә салмыйча түргә узып, урындыкка утырды. Без аның белән гәпләшеп утырганда арага Гөлнара килеп кысылды: — Әти дим, әти! Шушы буламыни инде культурасыз абзый? —диде. — Башыннан эшләпәсен дә, аягыннан итеген дә салмаган, ә үзе түрдә утыра! «Фил бит синнән зур!» IZ азанга килгәч, җыйнаулашып зоопаркка кердек. Шатлану, сок1Хлануга чик юк! һәр җирдә кызык, һәр хайванны туйганчы карыйсы килә, ә карар әйбер күп. Гөлнараны иң кызыксындырганы фил булды, ә Гүзәлнең маймыллар янына барасы килде. Ул безне маймыллар янына әйдәде, ә Гөлнара: — Әти, фил яныннан бер кая да китмибез әле, фил бик кызык! — диде, җиңемә асылынып. Фил, кымшанмыйча, бер урында басып тик торды: күзен йомгалал ала да койрыгын гына селкетә, колакларын каккалый. — Фил яныннан китми торабыз әле!—дидем дә, кызларымның икесен ике кулыма җитәкләп, филне карап тора башладым. Озак та үтмәде, фил бик кинәт кузгалып китте һәм борыны белән җирдән тузан алып өстенә сибә башлады. Ул да булмады, Гөлнара кулымнан ычкынып, йөгерә дә башлады. Көч-хәл белән куып җиттем аны. Яныңда әтиең кулыннан җитәкләп тора, шулай булгач, ник куркасың ул филдән? — дидем. Гөлнара һаман тынычлана алмыйча: — Куркам шул, фил синнән зур бит ул, —диде. Б «Дуңгыз баласы» Гүзәл авторучкасына үзе «ремонт ясаган», рәтләвен рәтләмәгән, әмма кулларын-битләрен, күлмәкләрен һәм өстәл өстен буяп бетергән. Карар жире калмаган, зәп-зәңгәр булган. Бу эше өчен ♦ бераз ачуланып алыйм, башка вакытта авторучканы актарырлык бул- м масын дидем үземчә: — Кара син аны, дуңгыз баласы... 5 Сүзне дәвам итә алмадым, кызым бүлдерде. Ул шатланып: i — Әйе шул, мин дуңгыз баласы!—дип кычкырып та жибәрде. х Мина шик төште, ник ачуланганга шатлана әле бу дип уйладым. s — Әти, мин синең балаң бит, әйеме? — дип көлде Гүзәл. Ачуны бераз басып: — Әйе шул, син минем балам,—дидем, сүзнең кая барганын аңла- ф мыйча. v — Шулай булгач, син дуңгыз буласың бит, ә мин — дуңгызның ба- ® ласы, —диде ул шаркылдап. ' а. «Хәзер синкалыйбыз»... * Тик тора белмәгәнгәме, әллә кызык итепме — кызларым әнилә- * 1 ренә булышырга яраталар, ул нәрсә эшләсә шуңа барып * тыгылалар да комачаулыйлар. ” Бераздан әниләре кер юа башлады, алар инде хәзер кер юарга co рыйлар. — Идән юдыгыз бит инде, шул житкән. Барыгыз хәзер курчакларыгыз белән уйнагыз, — дип, әниләре аларны яныннан жибәрде. Бераз вакыт балаларның тавыш-тыннары чыкмый торды. Күңелгә шик төште. Алар тынып калса, бер .хикмәт чыгуын көт тә тор. Кухняга барсам күзләремә ышанмыйм: балалар икесе дә баштанаяк зәңгәр карага буялганнар, ә кечкенә тазда курчакларының киемнәре һәм әниләренең кофталары ята. Кызлар мине елмаеп каршыладылар. Гөлнарасы мактанып: — Без кер юдык. Хәзер синкалыйбыз! — диде. «Нинди зур кастрюльләр алар?» ефть чыга торган жирдә торганга, кызлар анын ни икәнен яхшы беләләр. Ә менә нефть жиһазлары белән танышу «акрын» бара, чөнки аларны сирәк күрәләр. Качалканы гына яхшы беләләр, аны, күренгәч тә: — Скважина, скважина!..—дип кычкырыша башлыйлар. Бер көн шулай машинада авылга барабыз. Еракта акка буялган нефть резервуарлары күренеп тора. Балалар да аларны күрделәр. Гүзәле бармагы белән төртеп күрсәтте дә: — Әти, нинди зур кастрюльләр алар? Нигә анда тезеп куйганнар? — дип сорады. «Дүрт күз»... Г*өлнара күзлек киеп йөри башлады. Күзлек киеп барган берен- • че көнне бакчадан кайтып керде дә: — Әти, сана әле, минем ничә күзем бар? —дип сорады. Аптырап киттем Н — Ник алай дисен, кызым, синең ике күзен бар. — Нигә соң алай булгач бакчада миңа «дүрт күз» дип әйттеләр?— диде Гөлнара. «Җыелыш монда да була бит!» ДА инем өйдән чыгып китүне балалар бер дә яратмыйлар. Киенә * * башлау белән: — Әти, кая барасың? — дип йөгереп киләләр дә, мең сәбәп табып, киенергә комачаулый башлыйлар. Эшкә, җыелышка һәм командировкага бару гына алар өчен җитди сәбәп була. Бервакыт Казанга барырга җыенып чемоданга тотынган идем, икесе дә йөгерешеп килеп җиттеләр: — Әти, кая барасың? — Казанга барам. — Анда ник барасың? — Җыелышка барам. Бу сүзне әйткәч кенә хата җибәргәнемне аңладым, командировкага барам дияргә иде дә бит, соң инде. Гөлнарасы: — Җыелыш монда да була бит. Шулай булгач, Казанга барма! — дип өлгерде, ә Гүзәле чемоданны күтәрде дә балалар бүлмәсенә алып кереп тә китте. «Бәлеш баласы» үзәл дә, Гөлнара да һәркемнең, һәрбер нәрсәнең баласы булырга тиеш дип уйлыйлар. Беркөнне шулай бәлеш ашап утыра идек, кызларыбыз: — Бәлешнең баласы кайда? — дип, «бәлеш баласы» таптыра башладылар. Менә шимбә көнне тагы бәлеш салганда баласы да булыр! —дип, әнисе котылу чарасын тапты. Шуның белән балалар тынычланды. Шимбә көнгә кадәр бу турыда сүз чыкмады, шулай да кызлар онытмаганнар. Иртән тору белән: — Әйдә, әни, бәлеш тә салабыз, бәлеш балалары да салабыз,— дип, әниләрен кухняга әйдәп алып киттеләр. Чыннан да ул көнне бәлеш тә, ике «бәлеш баласы» да салынган иде. «Бәлеш балаларының» мичтән чыгуын кызлар түземсезлек белән көттеләр, ә ул пешеп өлгергәч, авызларын пешерәпешерә кабаланып ашап та бетерделәр. Шушы көннән алып «вак бәлеш» дигән тәмле ашны безнең семьяда «бәлеш баласы» дип йөртә башладык. Шулай, көннәрнең берендә, вак бәлешне мичкә куеп кайнашкан чакта гына, Хәйрулла абзый килеп керде. Бераз гәпләшеп утырганнан соң ул китәргә җыенып урыныннан торды. Мин аның юлына каршы төштем: — Утырыгыз әле, Хәйрулла абзый, хатын әнә вак бәлеш салды, хәзер өлгерә, ашап-эчеп китәрсез! — дидем. Сүзгә ашыга-ашыга Гүзәл кысылды: — Әти, син белмисеңмени, мичтә «бәлеш баласы» пешә бит, — диде.