КИЛӘЧӘКНЕ УЙЛАП
Өлкән әдипләребез әдәби алмашка ярдәм һәм тәрбия кирәклеген һәм бу эшнең чиксез зур әһәмияткә ия булуын әледәнәле күрсәтеп киләләр. Әйтергә кирәк, яшь талантларга ярдәм итү, аларга тәрбия бирү җәһәтеннән караганда, Татарстан язучылар союзы идарәсе күп эшләр башкара. Газета редакцияләре дә бу эштән читтә тормыйлар, өлкәннәрнең яшьләр иҗатына багышланган мәкаләләрен сирәк булса да ел саен басып киләләр. Китап нәшриятының да өлеше юк түгел: шагыйрь Зәки Нури тарафыннан төзелгән «Язучылык хезмәте турында» исемле мәкаләләр җыентыгы бүгенге көндә яшьләрнең өстәл китабы булып тора. Ләкин тынычланыр өчен нигез юк. Заман таләпләре зур, чишелергә тиешле мәсьәләләр күп. Бүгенге көнгә кадәр тупланган тәҗрибә исә тагын да баетуны, яңартуны көтә. ТАЛӘПЧӘНЛЕК ТУРЫНДА Ни җитми соң ул тәҗрибәгә? Барыннан да элек шул: әдәби алмаш тәрбияләү мәсьәләсе гамәлдә җитәрлек дәрәҗәдә киң куелмый. Асылда аның эчтәлеге таләпчән- лекне арттыруга гына кайтып кала. Өлкән әдипләребездән Фатих Хөсни, мәсәлән, бо- лай яза: «Таләпчәнлек һәрберебезгә карата да, таләпчәнлек бигрәк тә әдәбиятка яңа килүче каләмнәргә карата нык, ташламасыз, принципиаль булсын». («Социалистик Татарстан» газетасы. 31 май. 1970 ел.) Хәлбуки, таләпчәнлек—тәрбия чараларының берсе, бары тик берсе. Бөтен тәрбия эшен берүзе хәл итәргә ул көчсез. Ләкин, шуңар да карамастан, гамәлдә әлеге хакыйкать игътибардан төшеп кала, һәм барлык хокуклар таләпчәнлеккә генә биреЯзучылык хезвәте турында, Казан. 1958 ел, лә. Аның көченә ышаныч шундый зур ки, хәтта тәрбияләнүчеләр алдына алар күтәрә алмаслык таләпләр куюдан да тартынып тормыйбыз. «Шигырь, — ди Нурихан Фәттах,—сине күкләргә ашырырлык дәрәҗәдә тетрәндерерлек, өр-яңа кешегә әверелдерерлек дәрәҗәдә көчле һәм дәртле булырга тиеш! Шигырь сандугачтай сайрап торырга тиеш! Шигырь, нык тартылган нечкә кыллар шикелле, чыңлап торырга тиеш!» («Татарстан яшьләре» газетасы. 1965 ел. 17 июнь.) Шигърият алдында торган гомуми таләп сыйфатында әдипнең бу сүзләрен укучы, шөбһәсез, котлап кабул итә. Ләкин мәкаләдә әлеге таләпләр редакциягә беренче шигырьләрен генә җибәргән яшь каләмнәрнең иҗат продукциясен бәяләүдә үлчәү, критерий итеп файдаланыла. Бу очракта инде язучының таләбе чиктән ашкан. Чыннан да, ничек итеп беренче адымнан ук укучыларны «күкләргә ашырырлык дәрәҗәдә тетрәтерлек» шигырь язарга? Беренче адымнан ук «күкләргә ашырырлык дәрәҗәдә тетрәтерлек» шигырьләрне хәтта иң зур әдипләр дә яза алмаган. Андый шигырьләр Муса Җәлилдә дә, Тукайда да, Гетеда да юк. Әлбәттә, әдәбият мәйданына омтылучы яшьләр хезмәтен беренче адымнан ук шундый күтәрә алмаслык таләпләрдән чыгып бәяләү аларны иҗат эшенә тартуга хезмәт итми. Киресенчә, яшьләрне читкә этәрә, башлаганны ташларга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, мондый тискәре күренешләр безнең әдәбият практикасында шактый еш очрый. Алыйк менә мондый мисалны: 1950 елдан башлап 1970 елга кадәр чорда «Татарстан яшьләре» газетасына 1236 автор шигырь җибәргән. Бу — әдәбият мәйданына керергә ел саен 61 кеше беренче омтылыш ясап караган дигән сүз. Инде Ө меиа икенче сан: шул ук 20 ел вакыт эчендә Язучылар союзына 63 кеше алынган. Бу — елга 3 кеше әдәбият мәйданына аяк баскан дигән сүз. 61 кешедән 3 кеше! Ә калган 58 е, димәк, ел саен төшеп кала барган. Ә бит әлеге 61 кеше дә төгәл сан түгел. Аның эченә «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан», «Казан утлары» һәм «Азат хатын» редакцияләренә җибәрелгән шигырьләрнең авторлары керми. Димәк, чынбарлыкта төшеп калучылар саны икеләтәөчләтә күбрәк дигән сүз. Бу — табигый күренеш, каләм тибрәтүче һәр кеше шагыйрь яки әдип булмый, диюләре мөмкин. Әйе, хак сүз. Ләкин мәсьәләнең икенче ягын да онытырга ярамый. Кеше редакция хәтле редакциягә шигырь җибәрергә җөрьәт иткән икән, димәк, авторда ниндидер талант «бөртеге» бар. Үсәр өчен шартлар тудырганда, вакытында игътибар һәм ярдәм булганда, әлеге «бөртекнең» ачылып китү, үсү ихтималы бар. Шагыйрь чыкмый икән, әдәбият өчен кирәкле башка кеше чыгар. Менә берничә мисал. К. Тәхаутдиноө 1951 нче һәм 59, 65, 66 нчы елларда «Татарстан яшьләре» газетасында 4 шигырь бастырган. Аңардан шагыйрь чыкмаган, ләкин бүгенге көндә ул журналист. Р. Гарипов 1950—58 елларда шул ук газетада 12 шигырь бастырган, ул да шагыйрь түгел, ләкин тәҗрибәле журналист. Марсель Бакиров 1952 һәм 1954 елларда «Татарстан яшьләрепндә 2 шигырь бастырган. Аңардан да шагыйрь чыкмаган, аның каравы, М. Бакиров — әдәбият галиме. Болар әдәбият өчен, аның үсеше өчен кирәкле кешеләрме! Әйтәсе дә юк. Ниһаять, яшь каләмнәрнең һәркайсыннан шагыйрь чыкмас, аның каравы, китап дусты чыгар, һәм ул шүрлекләрдә хәрәкәтсез яткан китапларны кайнар дәрт, тирән мәхәббәт белән хезмәт ияләре арасына алып килер, укырга димләр, чакырыр. Әйе, яшь каләмнәрнең һәркайсыннан шагыйрь чыкмас, аның каравы, шигырьне зурлаучы, димәк, матурлыкны зурлаучы, сәнгатьчә суз кадерен белүче нәфис сүз осталары чыгар һәм алар тавыш-тынсыз яткан әсәрләрне авыл, шәһәр эстрадаларына алып менәрләр. Шуңа күрә дә «каләм тибрәтүче һәр кеше шагыйрь була алмый» дигән фикерне гамәлдә сак кулланырга кирәк. Чөнки ул фикер астына яшеренеп, яшь талантларны бер селтәнү белән юкка чыгарырга мөмкин. Хәер, мәмкин генә түгел, еш кына шулай эшләнә до. ТӘРБИЯ ДӨРЕС ТОН, ТАКТ СОРЫЙ «Поэзиядә ритм, рифма дигән төшенчә бар бит әле. Алар — шигырьләрнең «әлифбасы». М. Бәйрашоа исә менә шул ■әлифбаны» да белми», — дип яза Марс Шабаев «Татарстан яшьләре» газетасының 1958 елгы 9 апрель санында. Әлбәттә, М. Шабаев әлеге юлларны начар ният белән язмаган. Ләкин тон дөрес алынмаган, педагогик такт бозылган. Редакциягә килгән шигырьләрне күзәтүгә багышланган башка мәкаләләрдә дә кулъязманы бер карау белән кырт итеп кисеп ташлау кебек урынсыз дуамаллык очраклары еш күзгә ташлана. «Өстәлдә шигырьләр, шигырьләр, шигырьләр, — дип яза М. Хөсәен. — Алариы төрле һөнәр кешеләре язган һәм туп-туры әйтик: әдәби әсәр булудан бик ерак тора алар». («Татарстан яшьләре». 1961 ел. 4 февраль.) Күрәсез, мәкаләсенең беренче юлларыннан ук М. Хөсәен шигырьләрне юкка чыгара. Аннары шунда ук авторларны тиргәргә керешә: «Әдәбият теориясен бөтенләй белми торып иҗат эшенә тотыну — үзе гафу ителми».— ди ул. Билгеле, мондый сүзләрдән соң яшь каләмнәрнең кайберләре әдәбиятка бөтенләй кул селти. Ульянов өлкәсеннән К. Салихов тынып кала. Ворошиловградтан — Ә. Сиб- гатуллин, Магнитогорскидан — Р. Бикташе», Карагандадан — Н. Нуретдинов, Оренбург өлкәсеннән — С. Муллабаеа, Горький өлкәсеннән— Р. Ибраһимов, Куйбышев өлкәсеннән— Ф. Тимеркәев, Свердловск өлкәсеннән—X. Шәнгәрәев. аннары Ташкент, Пенза, Мәскәү, Пермь өлкәләреннән язучылар. Әдәбиятны туендыручы җирлек тарая, элемтәләр кими... Әгәр, шушы рәаешчә, ел саен 100 дән артык яшь каләм югала торса, татар әдәбиятының киләчәгенә зур зарар килергә мөмкин. Димәк, бу хәлгә чик куярга кирәк. Ничекме! Барыннан да элек, яшь каләмнәр белән эшләү алар арасыннан шигырь сайлап алуга гына кайтып калмасын. Мондый юлдан атлау, күрел үткәнебезчә, күпчелек яшьләрне әдәбияттан биздерә генә. Шуңа күрә дә алар белән эш итү аерата кайгыр- тучанлык. җаваплылыкны сизү, таләпчәнлек рухында алып барылырга тиеш. Мондый рухта эшләү үрнәкләрен эзләп күршеләргә йөрисе юк. Үрнәкләр үзебездә дә бар. Мисал итеп беренче чиратта Татарстан яэу- чылар союзы идарәсе каршындагы консультация бюросында озак еллар Гази Кашшаф, аннары Газиз Иделле, ниһаять, Әнәс Камал һәм Гали Хуҗиевлар алып барган эшчәнлекне искә тешерик. Аларның әдәби алмаш тәрбияләүгә багышланган хезмәте бик күп яшьләргә әдәбият мәйданына юл ачты. Хәзерге көндә уңышлы иҗат итеп килүче шагыйрьләребезнең. әдипләребезнең кайсы гына бу олы җанлы кешеләрнең кайгыртучанлыгын үзендә тоймады икән. Яшь каләмнәр белән эшләүдә Г. Әп- сәләмов, X. Туфан, С. Хәким, Г. Хуҗи, Г. Бәширов, И. Гази, А. Әхмәт, Ш. Маннур, Ә. Давыдов, Н. Арсланов, Г. Мөхәм- мәтшин, Барлас Камалов керткән өлеш тә зур игътибарга лаек. Аннары килеп Зәки Нури мәкаләләрен алыйк. Аларда тәҗрибәле шагыйрь әдәби алмаш тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп кенә калмый, бу эшнең төп принципларын да билгели. «Әдәби алмаш белән эшләүнең төп принцибы, — дип күрсәтә ул, — безнеңчә, ...индивидуаль шефлык методы булырга тиеш. Индивидуаль эшләү яшьләрне таләпчән иҗатка, әдәби осталыкка өйрәтү өчен генә түгел, ә бәлки актив җәмәгать эшлеклесе булырга өйрәтү өчен дә кирәк». («Татарстан яшьләре» газетасы. 1958 ел. 10 июнь.) Күрәсең, биредә яшьләргә борын чөереп карау юк, аларны кимсетү юк. Киресенчә, сүз хуҗаларча кайгыртучанлык рухында бара. Тагын шуны да икърар итәргә кирәк: шагыйрь тарафыннан күтәрелгән индивидуаль шефлык методы яшь каләмнәр белән эшләүдә даими кулланыш тапты. Бүгенге көндә аңардан иң уңышлы файдаланучы шагыйрьләребез Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким дисәк, хата булмас шикелле. Ниһаять, менә Шәрәф Мөдәррис хезмәтләре. Аларда иң беренче булып игътибарга ташланган сыйфат — ул әдәби алмаш турында кайгыртучанлык. «Әсәр, гомумән, өлгереп җитмәгән дә булсын, теле һәм әдәби эшләнеше йомшак та булсын — ләкин бит аның ниндидер матур орлыгы булуы мөмкин. Менә шуларны сизә алырга, андый авторларга үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтә белергә кирәк»,—ди ул. («Татарстан яшьләре». 1954 ел. 10 октябрь.) Игътибар итик: биредә кулъязмаларга нинди зур саклык, кайгыртучанлык белән якын киленә. Моны бүгенге тәрбиячеләр өчен методик кулланма итеп карарга була. Әйдә, файдалан гына! Менә шул ук Шәрәф Мөдәрриснең әдәби консультантка киңәше! «Минемчә, консультант яхшы әсәрләрне сайлап альманахка бирү белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел. Ул үз кулына кергән өметле әйберләрне теге яки бу редакциягә тәкъдим итәргә, алар язмышы белән даими кызыксынырга, кирәк икән — алар өчен «тарткалашырга» да тиеш». Билгеле, бу киңәшләр, күрсәтмәләр яшь каләмнәрне тәрбияләү эшенә актив хезмәт күрсәтәләр. Алда торган бурыч шул: тупланган уңай тәҗрибә гамәлдә шулай файдаланылырга тиеш ки, яшь каләмнәрнең берәве генә дә әдәбият өчен югалмасын. Әйе, 14—20 яшьлек чорда әдәбият белән мавыккан бер генә кеше дә соңыннан әдәбиятны нигә дә санамаучы обывательгә әйләнмәсен, иң кимендә югары зәвык иясе, әдәбият дусты, аны пропагандалаучы булып калсын. Әдәбиятның үсүе өчен андый кешеләр шагыйрьләр шикелле үк кирәк. Ниһаять, бу уңайдан тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин фикерен дә истән чыгармыйсы иде: «Әдәбиятка килүче яшь көчләр ташкыны никадәрле көчлерәк булса, әдәбиятның базасы, аны туендырып торган туфрак шул кадәр баерак, яшь авторлар арасыннан яңа Тукайлар, Такташ һәм Җәлилләр чыгачагына өмет һәм ышаныч шул кадәр зуррак булачак». («Казан утлары» журналы. 1972 ел. 1 сан. 169 бит.) ТАШКЫН БАРЛЫККА КИЛСЕН ӨЧЕН... Әлбәттә, һәр ел саен уз-үзеннән әдәбиятка яшь көчләр ташкыны килер, дип көтеп яту беркатлылык булыр иде. Юк, ташкын барлыкка килсен өчен, көндәлек фидакарь хезмәт кирәк, һәм ул хезмәт балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Нәкъ менә биредә, балалар бакчасында, тумыштан килгән сәләтләрнең ачылуы өчен беренче нигез ташлары салына. Талантлы тәрбиячеләр кул астында бала музыка тыңлый, әкият ишетә, уйный, кул эшләре белән шөгыльләнә, рәсем ясый, табигать матурлыгын күрергә өйрәнә. Балада ритм хисе, матурлык хисе уяна, күзаллау үсә, хыял хәрәкәткә килә. Мәктәптә уку дәверендә исә әлеге сыйфатлар бермә-бер үсәләр, камилләшәләр. Бу чорда теләдәбият укытучысының роле әйтеп бетергесез зурая, күтәрелә. Ул, өлкән әдибебез Гомәр Бәширов сүзләре белән әйтсәк: «әдәбият укытуны... балаларда сәнгатькә мәхәббәт уятырлык итеп оешты- рырга»1 кирәк. Моның өчен дәресләр генә җитми, билгеле. Аларга башка чараларны, шул җөмләдән әдәби түгәрәкләр эшен өстәү зарури булып тора. Соңгыларын чын-чынлап файдалы итеп оештыру — хәзерге көндә проблема түгел. Татарстан язучылар оешмасы зур, әдәби түгәрәкләргә шефлык итәргә язучыларның берсе дә каршы килмәс кебек. Чакыр гына. Хәлбуки, хакыйкать ачык: әдәбият укытуны класстан тыш эшләр белән бергә кушып алып барганда гына әдәбият белән чын-чынлап мавыгу башлана, беренче шигырьләр дөньяга килә. Гадәттә беренче шигырьләр танылган әдипләр, мәшһүр шагыйрьләр иҗат иткән үрнәкләргә ияреп язылалар. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чоры өчен бу — котылгысыз күренеш. Билгеле, бу чорда язылган шигырьләр матбугатта басып чыгарырлык булмыйлар. Ләкин барыбер автор үз эшчәнлегенең нәтиҗәсен үэ күзе белән күрергә тиеш. Алай булмаганда язу белән шөгыльләнү өчен кирәкле этәреш югалырга мөмкин. Ничек итеп иҗат дәртен сүндерми тотарга соң? Андый чара бармы? Әйе, бар. һәм алар җитәрлек. Стена газеталары, кулдан язылган журнал (мәктәпләрдә), яшьләр кичәләрендә сәхнәгә чыгып шигырь сөйләү — аларның кайберләре менә шулар. Әйтелгәннәргә башлап язучыларның авыл, районара иҗат ярышларын оештыруны өстәргә кирәк. Әлбәттә, санап чыккан эшләрне оештыруда төп хезмәт әдәбият укытучылары, комсомол оешмалары һәм яшь каләмнәрнең үз җилкәләренә төшәчәк. Әйдә, төшсен. Максат көч сарыф итүне тулаем аклый. Чөнки әлеге чараларны тормышка ашыру борын төрткән сәләтләрне ачарга, үстерергә ярдәм итү белән генә чикләнми, бәлки едәбият аша барлык яшьләрнең эстетик зәвыкларын камилләштерүне дә, аларда коммунизм төзүче сыйфатларын тәрбияләүне дә үз эченә ала. Мондый кешене — коммунистик җәмгыять төзүче кешене тәрбияләү исә XXIV съезд тарафыннан кабул ителгән бөек эшләр программасында иң әһәмиятле бурычларның берсе ител куела. Ниһаять, югарыда саналган чараларның тагын бер әһәмияте бар. Аларны тормышка ашыру барышында тупланган белем һәм тәҗрибә нигезендә яшь каләмнәр, ияреп язудан туктап, мөстәкыйль иҗат итү юлына басалар, һәркемдә үз тавышы ачыла, уз кызыксынулары, ышанулары билгеләнә. ' Г Баширов Яшьлорне бергәләп үстерик. «Татарстан яшьләре», 1954 ел. 19 ноябрь. Талант үсешенең бу чорында яшь каләмнәрне стена газеталарында, кулдан язылган журналларда басылу гына канәгатьләндерә алмый. Аларга хәзер киңрәк трибуна — басма газеталар. журналлар һ. б. кирәк. Әлбәттә, андый трибуналар бар ләкин аларның эше яхшыртуга мохтаҗ шикелле. Билгеле булганча, «Идел» альманахы елга дүрт мәртәбә чыгарга тиеш иде. Чынлыкта исә аның саны елына бердән артмый. 60 нчы елларда «Беренче карлыгачлар» исемле яшьләр җыентыгы чыгып килә иде. Ул да хәзер чыкмый башлады. «Татарстан яшьләре» газетасында 50 нче елларда ел саен уртача 60— 70 яшь автор шигырь бастыра иде. 1973 елда исә бу газетада 2 айга (февраль, март айларында) барлыгы 5 автор шигырь бастырган. Әле анда да күпчелекне башлап язучылар түгел, бәлки күптән танылган шагыйрьләр алып тора. •Яшь ленинчы» газетасында мәрхүм Г. Ме- хәммэтшин җитәкчелегендә -Яшь хикәячеләр» түгәрәге эшләп килә иде. Ул да хәзер үз эшчәнлеген йомшартты шикелле. Хәлбуки, өлкәннәрнең әдәби алмаш алдында бурычы зур. Яшьләр үзләренең иҗат эшчәнлеген өзлексез дәвам итсеннәр, язсыннар, язсыннар. Төп хезмәттән тыш, иң кимендә 2—4 сәгать вакыт иҗатка багышлансын. Шуны онытмыйк: кешедә бер генә сәләт тә эшчәнлектән башка үсә алмый. Киресенчә, куллануда булмаган талант тутыга, күгәрә, бетә. Теләсә кайсы өлкәдәге уңыш — ул билгеле максатка юнәлтелгән хезмәт нәтиҗәсе. Ләкин безнең әдәби хуҗалыкта иҗат эшчәнлеген даими алып баруга комачаулый торган киртәләрне алып ташлауда яшьләргә ярдәм итү җитенкерәми шикелле. Алыйк мондый күренешне: тегә я бу автор җыентык чыгара берне чыгара, икене... Аннары төшеп кала — басылмый башлый. Шундый язмышка дучар булган авторлар татар әдәбиятында аз түгел. Менә аларның кайберләре: С. Гый- лемханов — бер җыентык авторы. Н. Зариф — ике җыентык авторы. Бу исемлеккә 20 елга якын матбугатта басылып килгән Н. Вафинны өстәргә кирәк. Аннары Р. Сат- таровны, М. Саттароаны, И. Галләм ояны, И. Моэаффаровны... Тагын... бик күпләрне: Гадәттә бу күренешне талант булубулмау белән аңлаталар. Авторның әсерлере басылмый икән, димәк, таланты беткәй. ТАЛАНТ НӘРСӘ УЛ1 Бу — әдәби алмаш әзерләү эшен үэ агымына тапшыруга илтә торган караш. Әйтик, бетен нәрсә бары тик талантка гына бәйле икән, ул чагында нигә ярдәм, нигә тәрбия? Хәлбуки, әдәбият мәйданыннан төшеп калу күп төрле сәбәпләргә бәйле. Шуларның берсе — иҗади эшчәнлеккә комачаулык итүче киртәләр. Алыйк китап чыгаруны. Безнең әдәби хуҗалыкта китапны бастырып чыгару мәшәкатьләренә сарыф ителгән вакыт еш кына әсәрне язуга тотылганнан берничә мәртәбә артып китә. Мондый хәлләр иҗат эшчәнлегенә тоткарлык китерәме? Әйе. Ләкин яшь каләмнәр үзләре дә талант-фәлән дигән булып тик ятарга тиеш түгел. Талант — табигать бүләге. Ләкин ул тәрбиягә мохтаҗ. Тәрбияче исә — беренче чиратта, каләм тибрәтүче үзе, аның көндәлек фидакарь хезмәте, үз өстендә тирләп-пешеп эшләве. Тарихта, мәсәлән, мондый гыйбрәтле сабак бар: мәгълүм булганча, Демосфен борынгы Грециядә иң көчле оратор, иң зур политик эшлекле булып саналган. Ничек ирешкән соң ул шундый югары дәрәҗәгә? ...Көннәрдән бер көн яшь Демосфен танылган оратор чыгышын тыңлап тора. Оратор шундый тәэсирле итеп сөйли ки, кешеләр аны тын алырга да базмыйча йотлыгып тыңлыйлар. Яшь Демосфенны бу күренеш сокландыра, әсир итә. Шул көннән башлап ул оратор булу хыялы белән яши башлый. Ләкин табигать аны бик нык кимсеткән була. Ул гаять чандыр, авыру кыяфәтле күренә, тавышы — зәгыйфь, сулышы — кысан, сөйләме — буталчык була. Оратор исә, шул чор таләпләре буенча, бик чибәр, сәламәт тез гәүдәле, көр тавышлы. киң сулышлы булырга тиеш. Ләкин Демосфен мондый сыйфатлар миндә юк, мин оратор була алмыйм икән дип тормый, җиң сызганып ораторлык сәнгатен өйрәнергә керешә. Иң яхшы ораторлардан дәрес ала башлый. Тик шулай да беренче нәтиҗәләр уңышсыз килеп чыгалар. Аннары уңышсызлык кабатлана, тагын, тагын... Ниһаять, яшь Демосфен карарга килә: ораторлык сәнгатенә өйрәнүнең гамәлдәге алымнары аның өчен нәтиҗә бирерлек түгел икән. Димәк, ул үзенә яраклысын үзе уйлап табарга тиеш, һәм таба да. Плутарх язуына караганда, яшь Демосфен ораторлык сәнгатенә өйрәнү өчен җир астында үзенә махсус бүлмә әзерли. Көн саен шушы бүлмәгә килеп актерлык осталыгына өйрәнә, тавышын ныгыта. Аннары килеп-китеп йөрү күп вакыт алгач, ул җир асты бүлмәсеннән бөтенләй чыкмас була, айлар буенча шунда ябылып өйрәнүне киеренке рәвештә дәвам иттерә. Бүлмәдән чыгып китү теләген бастыру өчен Демосфен башындагы чәченең бер өлешен кыркып ташлый. Чөнки мондый килеш кеше күзенә күренү оят санала. Үзендәге тумыштан килгән кимчелекләрне бетерү буенча да Демосфен бик тырышып эшли. Авазлар яңгырашының ачыклыгына, төгәллегенә ирешү максаты белән ул, мәсәлән, авызына вак чуерташлар каба һәм шул килеш яттан шигырьләр сөйли. Тавышны ныгыту, сулышны киңәйтү өчен исә берәр нәрсә турында речь сөйләгән хәлдә текә-текә үрләргә чабып менә. Айлар буена өзлексез рәвештә кабатланган шундый күнекмәләр ярдәмендә яшь Демосфен үзендәге кимчелекләрне җиңә. Нәтиҗә инде мәгълүм: Демосфен уз заманында иң көчле оратор, талантлы политик эшлекле булып таныла. Кызганычка каршы, безнең яшь каләмнәргә әнә шундый ачык максатка юнәлтел- гән фидакарь хезмәт, тырышлык җитенкерәми шикелле. Беренче авырлыклар килеп чыгу белән әдәбиятка кул селтәү фактлары, безнеңчә, шул турыда сөйли. Ниһаять, сүз ахырында әдәби әсәрләрне көндәлек агитация-пропаганда эшләрендә куллану мәсьәләсенә тукталып үтәсе килә. Беренче карашта мондый эшнең яшь каләмнәрне тәрбияләүгә катнашы юк шикелле. Ләкин чынлыкта алай түгел. Эш болай тора. Филология фәннәре докторы Ибраһим Нуруллин күрсәткәнчә, «Яшь кеше кулына каләм алсын өчен, аның ниндидер «әдәби атмосферага* эләгүе кирәк»1 . Андый атмосфераны тудыруга исә, башка чаралар белән бер рәттән, әдәби әсәрләрне көндәлек агитация-пропаганда эшләрендә файдалану да ярдәм итәр иде. Әйтик, телевидениедән, радиодан шагыйрьләр, әдипләр чыгышын атна саен оештыру, ата-ана- лар белән эшләүдә шигырьләрдән файдалану, әдәби кичәләр, шигырь ярышлары үткәрү һ. б. Югарыда әйтелгәннәрдән чыга торган төп нәтиҗә шул: яшь каләмнәр — әдәбиятыбызның киләчәге. Аларның сәләтләрен ачу. үстерү, камилләштерү өчен кирәк булган барлык чараларны күрү — әнә шул киләчәккә хезмәт итү дигән сүз. Хезмәт нинди булса, нәтиҗә шундый булачак. Бу — бәхәссез