КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Камадагы автогигант төзелеше турында илебез матбугаты ЯНВАРЬ, 1973 ел. «hop буынның үз Магниткасы бар. Бүгенге көн яшьләре өчен КамАЗ — Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше — хезмәт энтузиазмы символы булып әверелде. Камадагы автомобиль гигантын һәм яңа Чаллы шәһәрен комсомол җибәргән егетләр-кызлар — илебездәге барлык республикаларның вәкилләре — сала. Алар вакыттан узып эшлиләр. 1973 ел — бишьеллыкның хәлиткеч елы — вакыттан элек тәмамлансын өчен барысын да эшләргә омтылалар». «Молодая гвардия», Мәскәү. «Өч ел дәвамындагы төзелеш эшләренә йомгак ясап, һәркемгә мәгълүм хакыйкатьне кабатлыйсы килә: гомуми максатка омтылган, фидакарь хезмәт белән рухланган кешеләр тиз вакыт эчендә бердәм коллектив булып әвереләләр... Төзелешкә катнашучы эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр, КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежневның СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышланган тантаналы утырышта ясаган докладында үз хезмәтләренә биргән югары бәя белән рухланып, тугызынчы бишьеллыкның өченче, хәлиткеч елы планнарын вакытыннан элек үтәү өчен көчләрен кызганмыйлар». СССР энергетика һәм электрификация министры урынбасары. «КамГЭС энергострой» идарәсе начальнигы, Социалистик Хезмәт Герое Н. Иванцов мәкаләсеннән. «Социалистик индустрия» газетасы, Мәскәү. «Труд» газетасында камАЗчылар турында кыска очерклар басылып чыккан. Төзүчеләр үзләре һәм эшләре турында менә нәрсә сөйлиләр. «Башта Магнитогорск шәһәрендә домна миче, аннан «2500» номерлы уникаль проект станын салуга катнаштым. Иргә чыктым. Ирем Владимир да төзүче-меха- низатор, тиктормас кеше. Аннан Оренбург өлкәсенә күчеп киттек. Зур металлургия комбинаты төзедек. КамАЗга Башкортстаннан килдек, анда, Салават шәһәрендә, нефтехимия комбинаты төзегән идек...» Кранчы Александра Иванованың хезмәт биографиясе әнә шундый. Ул КамАЗ- да эре блокларны җыю конвейеры өчен махсус эшләнгән, заводтан беренче номерлы булып чыккан зур күтәрү кранында эшли Ә Виктор Козин — РИЗда комсомол-яшьләр бригадасын җитәкли. — Мии Амур буендагы Комсомольск шәһәрендә үстем.— ди ул.— Мөгаен, шуңа күрәдер, бирегә килдем. Безнең шәһәр беренче бишьеллыклар комсомолларының батырлыгы хатирәсен изге итеп саклый. Алар Комсомольск шәһәрен һәм Магнитканы төзеделәр. Без бу эстафетаны дәвам итәбез — КамАЗ төзибез... Икенче ел инде бик дус коллективта эшлибез. Владимир Кумичев: — Без эстакада блокларын җыябыз. Ә Казанцев һәм аның егетләре аларны монтажлый. Мин үз гомеремдә инде икенче төзелешкә катнашам. Түбән Тагил шәһәреннән килдем. Анда химзавод монтажлаган идек. Төзелеп беткәч, автозавод та эшләргә калырга уйлыйм. Шәһәр миңа ошый. Ә эстакаданы вакытында тапшырырбыз дип уйлыйм. Әгәр Казанцев егетләре тоткарламаса. Иван Казанцев: — Ә безнең кайчан тоткарлаганыбыз бар? Тик безгә блокларны үз вакытында әзерләп бирсеннәр. Бездән эш калмас. Эстакада үз вакытында һичшиксез тапшыры лыр. «Автозаводны ходка җибәрергә ике ел вакыт калды. Әмма бүген үк инде кадрлар әзерләү мәсьәләсе — иң мөһим бурычларның берсе. Безнең шәһәр ерак Татарстан вәкилләрен якты чырай белән каршы ала. Алар өчен барлык уңайлыклары булдырылган ике тулай торак әзерләнде. Андагы уңай 8, «К У » N. I. 113 квартираларда кичләрен төрле телләрдә сөйләшкәнне ишетергә мөмкин. Татарлар, чувашлар, казакълар, үзбәкләр, мордвалылар — уннарча милләт вәкилләре бердәм дус семья булып яшиләр, үзләре сайлаган һөнәрләргә тырышып өйрәнәләр». «Вечерний Минск». «Бүген сигез йөзгә якын комсомол-яшьләр коллективларының бригадирлары һәм комсорглары штабның төп көче, төп терәге булып тора... Кыен участокларда без бригадирлар советлары җыябыз. Коллектив фикер производстводагы кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Мәсәлән, шул совет утырышларының берсендә туган эреләндерелгән комплекслы бригадалар оештыру фикере монолит нигезләрне бетонлау эшен тизләтергә мөмкинлек бирде.» Кама автомобиль заводы һәм шәһәр Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше штабы начальнигы Ю. Петрушин мәкаләсеннән. «Комсомольская правда», Мәскәү. «Яңа ел алдыннан Кама автомобиль заводының беренче участогы җиһазлар монтажлау өчен әзерләнеп бетте. Производство управляющие Г. М. Чернов, автозавод промУКСы начальнигы урынбасары С. Е. Воеводин, «Автозаводстрой» идарәсенең СМУ-5 начальнигы А. А. Кича 3700 квадрат метр мәйданда ремонт-пнструмен- таль завод цехының беренче участогының әзерлеге турындагы актка кул куйдылар. Инженер 3. Гайфуллин җитәкчелегендәге РИЗ коллективы биредә төрле станоклар урнаштырырга кереште. Чуен кою корпусы стеналары панельләрен монтажлау башланды. Бу эшне «Металлургстрой» идарәсенең яңа төзелгән монтаж участогы башкара. ...Кама автомобиль комплексының кою заводында эшләүче Социалистик Хезмәт Герое Алексей Новоладский бригадасы 1972 елда социалистик ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Бригада Алексей Стаханов. Мария Виноградова һәм беренче бишьеллыкларның башка геройларына җавап итеп күтәренке йөкләмәләр алган иде. Йөкләмәләр үтәлеп кенә калмады, бетон эшләрендә бригада хезмәт җитештерү- чәнлеге буенча рекорд куйды. Алексей Новоладский һәм аның иптәшләре 1972 елда һәр айда 2120 кубометр бетон койдылар. Арматура монтажлау заданнесе дә ике мәртәбәгә артык башкарылды. Бригада җыелышында иң яхшы эшчеләрдән егерме кеше «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исемгә тәкъдим ителде. Алар арасында Резеда Мөбә- рәкшина. Юрий Бондаренко. Василий Дмитращук, Михаил Новиков, Иван Шихов һ. 6. лар бар. Кама төзелешенең почетлы шефы Алексей Стаханов исеменә бригада хезмәт рапорты әзерләде. Яшьләр тулай торагында (30/08 йорт) «Эврика» клубы ачылды... Клубның беренче утырышында юристлар хезмәт законнары, гаиләдәге мөнәсәбәтләр буенча сорауларга җавап бирделәр». «Социалистическая индустрия» на строительстве КамАЗа» газетасы. «Бары тик алга, бары тик җиңүгә! — олимпиячеләр өчен бу теп закон, һәм совет спорты гвардиячеләре бертавыштан шундый карарга килделәр: төзүчеләр белән бергә удар производство вахтасына басарга, гомуми хезмәт янчыгына үз өлешләрен кертергә!.. Анатолий Рощин бетон җәя. Эмма Гапченко бригадир белән бергә арматура монтажлый. Аның җитез кулларына җәядән төз атылган ук кына түгел, каты металл да буйсына икән. Кою заводында монтажчы Д. Загребальный бригадасында олимпия чемпионнары Л. Турищева һәм 3. Ворониналар да ударникларча эшлиләр. Олимпиячеләр тормышында бу көй истәлекле булды. Саппоро һәм Мюнхен геройлары илебезнең удар төзелешендә хезмәт вахтасында булдылар.» «Советский спорт», Мәскәү. «...Чаллыда узган елның башында махсус «Соцкультбытстрой» тресты булдырылган иде. Ул составында 56 төзү бригадасы булган зур подряд оешмасы... Төзүчеләр җәмәгатьчелек биналарының экстерьерларын һәм интерьерларын зәвыклы итеп бизиләр. Мәктәп, кинотеатр, кибет, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен бизәгәндә витражларны һәм мозаиканы киң кулланганнар». «Архитектура» журналы, Мәскәү. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода» газетасы. КамАЗ белән чит ил. беренче чиратта, Франция автомобиль фирмаларының бәйләнеше турында яза. Парнждан автобус белән кырык минутлык юлда «Оффис» фирмасы бар. Анда «Автоимпорт» һәм «КамАЗ» вәкилләре эшли. Бу шәхси фирма тарафыннан күптән түгел генә салынган унбиш катлы бинаның алтынчы каты Советлар Союзыннан килгән белгечләр карамагында. Совет белгечләренең эше сөйләшүләр алып бару. Франциядәге техниканы өйрәнү. андагы яңалыклар белән танышудан гыйбарәт. Бүлмәләрдә иртәдән кичкә кадәр Франция һәм башка ил вәкилләре белән сөйләшүләр бара. КамАЗның тимерчелек производствосы управляющие урынбасары Валентин Михайлович Мельниченко әйтүенчә, безнең белгечләрнең андагы эше җиңел түгел. Алардан белем һәм тәҗрибәдән тыш, сәүдә, коммерция законнарын да белү таләп ителә. Һәм Советлар Союзыннан килгән вәкилләр чын-чынлап техник яңалык булган әйберләрне танырга өйрәнделәр. Франциягә барыр алдыннан алар техника буенча әдәбиятны җентекләп өйрәнделәр, төрле фирмаларның продукцияләрен бер-берләре белән чагыштырдылар. Хәзер инде алар практика, тормыш сынавын үткән, прогрессив җиһазларны гына сайлыйлар. Белгечләрнең күбесе чит ил фирмалары белән бәйләнешкә керү буенча шактый тәҗрибә тупладылар инде. Шул ук Валентин Михайлович Мельниченко соңгы елларда гына төрле илләрдә үз профиле буенча егермеләп заводта булды. Ул производствода кулланыла торган фәнни-техник яңалыкларның иң яхшыларын үз күзләре белән күрде. Франциядәге безнең белгечләр барысы да аның кебек үк төрле илләргә командировкаларда булдылар. Сатып алу группасында нигездә — цех, производство җитәкчеләре һәм Кама автогигантын проектлау, төзү эшләренә катнашучы белгечләр. КамАЗда фәнни-техник прогресс үрнәген, биредә илебез һәм дөнья практикасында сыналган иң яхшы сыйфатларны туплау — совет белгечләренең омтылышы шул. Авыр кул эшләренә юл калдырмый торган җиһазлар гына сайлана. Шул күзлектән карап, совет белгечләре чит ил фирмаларына күп кенә тәкъдимнәр әйтәләр. Ә алар бу тәкъдимнәрне үтиләр. Көнбатыш Германия фирмаларының берсе төп эш процесслары бары тик 20 процент кына автоматлаштырылган горизонталь-чүкү машинасы тәкъдим итте. Безнең белгечләр күп кенә тәкъдимнәрен әйттеләр, һәм фирма аларны искә алды. Агрегатта эш процесслары тулысы белән автоматлаштырылды. Пресс-рам производствосы управляющие Валерий Николаевич Соколов болай ди: «Күп кенә фирмалар КамАЗның үзләре өчен реклама булуын да аңладылар. Хәзер инде алар совет автомобиль төзүчеләренең таләпләрен тулысынча канәгатьләндерерлек җиһазлар гына тәкъдим итәләр». Сөйләшүләр инде төгәлләнү алдында тора — кайбер җиһазлар буенча контрактлар инде төзелде. Быел ук инде беренче автомат линияләр Чаллыга килеп җитәчәк. Безнең белгечләрнең чит илләрдәге эшләре турында тагы нәрсә әйтергә мөмкин. Җиһазлар сайлау һәм сатып алу вакытында Кама автогигантының башта эшләнгән проектларына төзәтмәләр дә кертелә. Һәм бу бик табигый. Чөнки проектлар булган җиһазлар күздә тотылып төзелгән иде. ә чит ил фирмалары белән сөйләшүләр һәм якыннан бәйләнеш вакытында прогрессиврак мөмкинлекләр барлыгы беленде. Хәлбуки, кайбер үзгәрешләр кертү котылгысыз һәм техник прогресста күп кенә экономик файда бирәчәкләр. Безнең белгечләрнең барлык эшчәнлеге КамАЗда барлык нәрсәне хәзерге заман техник фикерләүнең эталоны булуы өчен юнәлдерелгән. КамАЗда, ремонт-инструменталь заводында Мәскәү «Красный пролетарий» заводында ясалган автомат-технологик җиһазлар монтажлау башланды. «Труд». Мәскәү. Чаллы шәһәренең яңа районы. Кама елгасы буенча яңа кварталлар корган Мәскәү төзүчеләре хәтердә озак сакланыр. Бигрәк тә нигезгә беренче таш салучылар — «Главмосстрой»ның 190 нчы номерлы төзү идарәсеннән Николай Зрелов җитәкчелегендәге комплекслы комсомол-яшьләр бригадасы коллективы. Яңа шәһәрнең беренче йорты — 4/10 номерлы йорт — алар көче белән салынды. Шул көннән бирле бригада социалистик ярышта беренчелекне бирми. Ул инде 40 мең квадрат метрдан артык торак мәйдан җитештерде. Узган ел гына да Н. Зрелов бригадасы 29 мең квадрат метр күләмендә торак мәйдан тапшырды. Анда интернационализм темасына багышланган «Огонек» бик күңелле үтте. Ул «Ровесник» кафесында уздырылды. Кафе паннолар, фотокүргәзмәләр, плакатлар белән бизәлгән иде. Төрле союздаш республикалардан килгән вәкилләр якташларының эше һәм тормышы турында сөйләде. КамАЗ яшьләре Казан дәүләт консерваториясе студентларын һәм укытучыларын көчле кул чабулар белән каршыладылар. Булачак музыкантлар һәм алариың остазлары кызыклы концерт бирде. Болар турында «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода» газетасы сөйли «...КамАЗга килгән һәркем кайда укырга теләве, нинди һөнәр сайлавы турын да махсус анкета тутыра. Партия шоһәр комитеты, комсомол комитетлары янында, бу анкеталарны өйрәнеп, яңа килүчеләр теләгән эшкә урнаштыруда ярдәм итүче комиссияләр эшли. Бу комиссияләр тәкъдиме буенча иң яхшы производство алдынгыларын тозслеш вузларга һәм техникумнарга укырга җибәрә». • Комсомольская правда», Мәскәү.