Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФӘҮЗИЯ КИЯҮГӘ ЧЫГА

Минем Салават ни хәлләрдәрәк сон, Фәүзия Исламовна? Бик азынмыймы? Иптәшләре белән ызгышмыймы?— дип сорады улын алырга килгән ана. — Моны Салаватның үзеннән сорарга кирәк, — диде тәрбияче. Шомырт кара күзле, түгәрәк йөзле, бөтерчек тәй хәрәкәтчән малай сүз эзләп тә күршегә керә торганнардан түгел иде, тәтелдәргә җай чыкканга — Хәзер бер дә шаярмыйм, әйе бит, Фәүзия апа? — диде. — Иптәшләрем белән дә ызгышмыйм Әйе бит, Фәүзия апа?.. — Әйе, Салават, яхшы малай син. Рәсемнәрне матур ясыйсын Җыр күп беләсең... Сабыйның түбәсе күккә тиде. Авызы ерылды. Әнә бит, әниләр, әби ләр алдында аны тәрбияче апасы мактап тора! Бераздан балалар бакчасы тынып калды. Тәрбиячеләр дә, саубуллашып, кайтырга кузгалдылар. Гадәттә «Иртәгәгә кадәр!» дип кенә аерылышалар иде, бүген Фәүзия белән алар бөтен шартын китереп саубуллаштылар. Чөнки Фәүзия чираттагы ялына чыга — Әйбәт ял итегез инде, Фәрия Исламовна! — Берәр җиргә сәфәргә җыенасызмы? — дип сораштылар коллегалары Фәүзия, гадәтенчә елмаеп, сабыр гына җавап кайтарды. — Сәфәр дип, кая барыйм? Ял өчен безнең яклардан да кулай җирне каян табасың? Өйдә булам. Кунакка килеп чыгыгыз Кайткач, хезмәттәшләренә әйткән сүзләрен тагын бер кат фикер бизмәненә салып карады. «Безнең яклар...» диде ич Кара диңгез буен. Абхазияне әйтте, болай диюе белән район үзәге булган Гагра шәһәрен күз алдында тотуы иде. Югыйсә, монда туып үскән кеше түгел ул Фә\ зия. Казан кешесе. Язмыш аны монда китереп чыгарды. Инде менә сигезенче елын шунда яши, шунда эшли. Табигатенә килеп урнашкан тә^- ге көннән гашыйк булды. Яшел манарадан чайкалып утырган сылу кипарислар, без дөньяга җәелеп яшәргә килдек дигәндәй үсүче купшы <м сөенеп: пальмалар, күгелжем томан эчендә утырган таулар, исләре белән исертә торган чәчәкләр, көннең нинди булуына карап әллә ничә төрле төскә керә торган диңгез киңлеге аның күңелен яулап алды. Дөрес, Идел буе тугайлары, Ослан таулары, алтын комлы Казан пляжлары да хәтереннән тиз генә чыкмады аның. Монда, диңгез буенда, беренче елын яшәгәндә, төшләрендә ул гел генә Татарстанны күрә иде. Әле Аккош күле, әле Казанка буйлары. Болак буендагы үзе укыган институт керә торды аның төшләренә. Вакыт — дәва, диләр. Акрынлап кешеләренә дә күнекте Фәүзия, аралашып яши башлады. Тик монда килеп ел тулар-тулмаста ук күңеле кителде аның. Күрәсең, гомерлеккә кителүе булгандыр. Ул менә инде ни гомердән бирле китек күңел белән яши. Яратып кияүгә чыккан кешесе белән юллары аерылды аларның. «Гаеп кемдә?» — дип сорау куелса, белмим, Фәүзия кырт кисеп кенә жавап бирә алыр идеме икән? Атта да, тәртәдә дә булгандыр, күрәсең. Кияүгә аны берәү дә көчләп, димләп бирмәде. Гамил аңа байтактан таныш һәм белеш иде. Тугызынчы-унынчы класста укыган елларыннан бирле. Тел-теш тидерердәй егет түгел дип белә килде аны Фәүзия. Дөрес, менә хәзер дә, еллар үткәч тә, хәтердән китми торган кайбер гадәтләренә бераз сәерсенә иде ул аның. Тик яшьлектә анлык кына чатаклап алулар буладыр, дип тә уйлый иде кыз. Унынчыны бетерәсе елның язында, аттестатка имтихан тапшыра башларга бер ай чамасы вакыт калгач, Фәүзия әнисеннән — шәһәрнең мактаулы педагогларыннан берсе Зөләйха ханым Мөхәммәтьяровадан =» акча сораган иде. — Әнием, миңа өч сум акча кирәк,— дигән иде Фәүзия гадәтенчә гозерләнеп. — Менә, рәхим ит. Нәрсәгә кирәге чыкты соң, кызым? — Педагоглык канына сеңгән Зөләйха апа, сумнар түгел, тиеннәр бирсә дә, нигә икәнен сорамый калмый иде. — Иделдә боз киткәнен карарга барган көнне Гамил безне фотога төшергән иде. Шуның өчен түлисем бар. Фотолары бик әйбәт чыккан. Менә... — диде Фәүзия. Зөләйха апа, сурәтләрне карагач, кызының фикере белән дә килеште, тик күңелендә ризасызлык туды. — Ай, кызым, иптәшләрең, дусларың кесәсеннән суырып акча эшләргә калгач, актык эш инде ул. Бүләк итеп кенә бирсә начар булыр идемени? — диде күпне күргән педагог. — Аның бу эшендә син бернинди дә начарлык күрмисеңме? — Юк, әнием, күрмим. Әтисе инвалид, әнисенең хезмәт хакы күпме геиәдер. Мәсрура апа гади тегүче генә бит... — Менә монысын дөрес әйтмәдең, кызым. Тормышның ачысын-тө- чесен күргән гаиләдә, киресенчә, комсызлык кимрәк була. Ә Гамил мондый фокусларын бер генә ясап карамагандыр. Хәзер аның тешен акча кыздыра. Шулай булмаса, дусларын каезларга алгысып тормас иде... — Шулай да әллә ни зур гаеп ташламыйк әле, әнием, Гамил өстенә. Карточкаларны ясар өчен кәгазе дә, пленкасы, химикатлары да кирәк ич. Аларны аңа елмайган өчен бирмиләр лә... — Барыбер әйбәт итми Гамил. Нәфсенә булыша. Шушы әңгәмәдән соң, Фәүзия Гамил исемен сирәгрәк телгә алучан булып китте, һәрхәлдә, моңа кадәр булганча итеп, ул егет турында әнисенә чишелеп сөйләмәскә әйләнде. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Фәүзия классташ кызы Сөмбелә белән бергә педагогия институтына укырга керде, ә Гамил хәрби училищега китте. Медаль алмаса да, егетнең аттестатында бер генә «өчле» дә юк иде. Дәрт итсә, теләсә, аның югары уку йортына һичбер артык авыр лыксыз керәсенә берәү дә шикләнмәде. Әмма Гамил хәрбиләр юлын сайлады. «Кемдер ил сагында торырга тиештер бит», — диде ул. Училище тәмамлап, лейтенант булып чыккач, аны Грузиягә эшкә жибәрделәр. Шулай ул кечерәк бер шәһәрдә хезмәт итә башлады. Фәүзия дәүләт имтиханының сонгысын тапшырган көннәрдә лей- ф тенант егет чираттагы ялга кайтты. Сагынып, сабырсызланып, түземе текәнеп кайтканга охшый иде. Беренче очрашуында ук Фәүзиягә күне- 2 лен ачып, бөтен серен, ниятен, планнарын сөйләп ташлады. — Сине алырга, өйләнергә кайттым, — диде. 2 Турысын әйткәндә, Фәүзия өчен көтелмәгәнрәк хәбәр булмады бу. | Институт тәмам. Кулында рус теле һәм әдәбияты укытучысының дипло- * мы. Югары белемле педагог. Иртәме, сонмы, парлы тормыш корырга, £ үз ояңны үрергә кирәк. Яратуның югары ноктасы семья кору булырга £ тиеш ич инде. © Гамилнең тәкъдимен Фәүзия иртәгесен үк әнисенә әйтте. Баласы- ф ның бәхетле булуын кайсы ана теләми! Бәхетле дигәне олы эш эшләп яшәү, үзеңне кешеләргә кирәкле итеп тою, илгә-көнгә зурмы, кечкенәме файда китерү. Зөләйха апа бераз икеләнде, шулай да ризалык s бирде кызына. * Гамилнең әти-әнисе улларының Фәүзиягә өйләнүенә дүрт куллап ри- к за иделәр. Шәһәрнең бер районында, бер урамында бергә яши торган а. абруйлы укытучы кызы, яман аты-гайбәте чыккан бала түгел, күз өстен- * дә каш диярлек бит Фәүзия! Җир җимертеп булмаса да, тел-теш тидермәслек матур итеп туй уздырдылар, аннары Гамилнең хезмәт урынына китәргә җыендылар. Фәүзиянең бар шикләнгәне яңа җирдә белгечлеге буенча эш табу мәсьәләсе иде. Ләкин, Гамил әйткәндәй, диңгез җиле аңа унай исте. Эшче яшьләрнең кичке дип тә, сменалы дип тә йөртелә торган мәктәбендә рус теле укытучысы кирәк икән. Сәгатьләре күп түгел иде, әмма яшь педагогка һәм яшь киленгә шуннан артыгы кирәкми дә иде Бердән, аның тәҗрибә туплыйсы бар, икенчедән, тынгысыз хәрби хезмәттәге ирен тәрбия итәсе бар иде. Парлы тормыш үз эзенә төшеп, җай гына акканда, Гамил үзен Германия Демократик Республикасындагы Совет гаскәрләре группасына күчерүләрен әйтте. Мондый хәлнең буласын ул отпускага кайтканчы ук белгән булган, тик төрле уйларга салмас өчен, Фәүзиягә әйтмәгән икән. Тик әйтми уза торган эш түгел бит, бер көнне сүз шул хакта купты. Чәй янында шул хәбәрне ишеткәч, Фәүзиябез коелып иңде, авызына капкан ризыгын чәйнәп йота алмый торды. Зур зәңгәр күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Аны ирен кайдадыр күчерү факты үзе түгел, бәлки Гамилнең «Мин моны байтактан белә идем, ләкин син кәҗәләнә башларсың дип әйтми тордым» дип, үз хәйләсенә куанып сөйләве аптырашта калдырды. — Шулай аяусыз шаярырга ярыймы сон. Гамил?! Бу бит күршеләргә кунакка кереп чыгу түгел. Минем эшем бар. Әнкәйнең саулыгы чамалы. Бер көн исән, өч көн сырхау. Шушыларның барсы белән дә хисаплашмый булдыра алмыйм ич мин. Син мине аңларга тиеш идек Ирләрчә, офицерларча һәммәсен туп-туры. төп-төгәл һәм ап-ачык әйтергә тиеш идең,— дип, Фәүзия нык рәнҗеде. Ә Гамил иркәләп-назлап кына әйтә куйды. — Барсын берьюлы сөйләп ташласам, миңа кияүгә чыкмаска дигән карар кабул итәрсең дип шикләндем, Фәүзия. «Мин сине көтәрмен, туган илгә әйләнеп кайткач өйләнешербез» дияргә дә күп алмас идең. Сүз шунда өзелде. Иртәгесен эштән кайткач, әңгәмәне тагын Гамил яңартты. — Я инде. Фәүзия, сабый бала булма. Сөйләшик, аңлашыйк. Кияү, гә хәрби кешегә чыкканыңны белеп чыктың. Ә безнең тормыш күчеп йөрүләр белән дә, аерым торулар белән дә тулы ул. Ике-өч ел чик аръягында яшәп кайту педагог кеше өчен үзе бер яна дөнья булачак... — Аннан кайтканда минем педагоглыгымнан җилләр искән булачак инде, бик беләсең килсә.— диде Фәүзия. Еламаска тырышса да. күзләреннән тәгәрәшкән кайнар яшь тамчыларын тыя алмый иде инде ул.—Дипломым коры каты кәгазьгә әйләнеп калачак. Мин әти-әнием юлыннан китеп, гомеремне яраткан эшемә багышлармын дип хыялланган идем, ир саклап өйдә утырырмын дип башыма да китергәнем булмады... Сүнгән лампа булып яшисем килми минем. Яшьлек дуамаллыгы, тормыш кытыршылыкларының иң бәләкәен дә Алып тау итеп күрү, сүзләрне уйламыйчарак, иң катгый төсендә әйтеп ташлау шулай була торгандыр инде. Ул көннәрдә алар бер-берсен каты рәнҗеттеләр. Әчегә төче чыкмый. Сүз куера торды, аш-суның тәме, кояшлы көннәрнең яме китте. — Хәерле булсын, чәчләрнең чәчкә бәйләнүе шул чама гына булгандыр, мин Казанга кайтып китәм! — диде Фәүзия,—Әле соң түгел. Берберебезгә гомерлек йөк булганчы, икебезнең ике тарафка олагуы бәлки яхшырак та булыр... Белә идем, Гамил, үзең турында күбрәк уйлаганыңны, белә торып синең янәшәңнән атлап киттем. Фәүзия хәлне телефоннан Казанга, әнисенә хәбәр итте. Көтелмәгән бу хәбәрдән миңгерәп калган Зөләйха апа ике-өч көн эчендә болар янына килеп төште. Кызын да үгетләмәкче. кияве белән дә ипләп киңәшмәкче иде. Яшь килен белән яшь кияүләрнең кайберләре буйдаклык рәхәтен җуйган беренче көннәрендә үзгәреп, аптырап киткәнне күргәне дә бар, ишеткәне дә бар Зөләйха апаның. Егет белән кыз чакта ни! Таң сызылганда гына аерылып киткән булсаң да, кич җитүен көтеп зарыгып бетәсең. Кабат очрашкач, инде мең дә беренче мәртәбәгә сөйләнсә дә. һәр икәвеңнең дә сүзе дөрес тә, матур да. күңелгә ятышлы да була. Бер-береңнән күз алмыйсың, бер-береңә һичкемгә алыштыргысыз чибәр һәм сөйкемле күренәсең. Нигә шулай дип аптырыйсы да юк: кыз егетенә, егет кызына тәмсез сүз әйтеп гайрәт чигермәгән, хәтер калдырмаган, үпкә тудырмаган... Гомер дигәнең агымсу төсле, көннәр үтә тора, һәр тумыш иртә үзенең шөгылен, мәшәкатен, таләбен, уйланырга мәҗбүр иткән соравын кочаклап килә. Алай гына да түгел, шатлыгы янына хафасын, җан әрнүен. күз яшен төяп килә. Яши торгач, го.мер буена бер-берсен назлап кына яшәрдәй кешеләрнең дә йөзенә кырыслык куна, көлү авазлары да кими, сүзне үлчәп сөйләргә кирәклеге аңлашыла, ә беравыктан тулган ай һәм чәчкәле болын, матур җыр һәм легендар мәхәббәт фәлсәфәсенә алмашка ипи дигән, бәрәңге һәм ит-сөт дип аталган прозаик әйберләр турындагы уйлар, йорт-җир, җиһаз, кием-салым, бала тәрбияләү, ата- анага, кече туганнарга булышу, ялгызлыкта сыкрау, сагыну һәм ямансулау авырлыклары дигән нәрсәләр хакында фикерләр килә. Ни хәл итмәк кирәк, яшәү — көрәш ул. Самолет белән Адлерга очканда да, аэропорттан рейс автобусына утырып кызы һәм кияве яши торган район үзәгенә килгәндә дә Зөләйха апа шулай уйланды. Секунды-минуты белән үзгәреп, куерып, төрле төсләргә манылып барды аның уйлары. Шулай булса да, күңелсез, эчпо- шыргыч уйларны читкә куарга тырышты ул, кара буяуга манылганнарын бөтенләй якын да китермәскә теләде. Ә чынбарлык аңардан көлгәндәй булды. Зөләйха апа кызы яши торган квартира ишеген ачканда, Гамилнең бүтән өйгә, ниндидер буйдак бер белешенә китеп яши башлавына атна була иде инде. Фәүзиядән һәммәсен кат-кат, бәйнә-бәйнә сөйләткәч, ни булса да булыр дип, ана киявен күрергә дигән карарга килде. Ләкин әби белән кияү арасында дипломатик сөйләшүләр барып чыкмады. ♦ Гамилне квартирасында туры китерә алмагач, Зөләйха апа ана язу 2 язып калдырган иде. Язуында, мәгълүм инде, күрешеп сөйләшергә, ан- 2 лашырга теләвен әйткән иде. Гамил дә әбисенә ике-өч юл язу белән генә □ жавап бирде. Дөресрәге, мине янә сорап килүче булса, шушы язу кисә- £ ген тоттырырсыз дип, квартира хуҗасыннан үтенде. «Очрашып тәмсезләнүне һич кирәкле тапмыйм. Фәүзия белән минем - ара өзек. Аның сәбәпләре кояшлы көн кебек ачык. Кызыгыз аларны 5 бик яхшы белә. Мин тиз арада бүтән кешегә әйләнәм, яка урынга шул 5 кеше белән китәчәкмен. Гамил»,— дип язылган кәгазьне кулына алып 9 карагач. Зөләйха апаның күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. ♦ Кулында гүя утлы күмер иде. Ул кәгазьне төшереп җибәрде һәм күтә- = реп ала алмыйча азапланды. ч Язуны укып Фәүзия бик озак елады. Зөләйха апа аны юатмады. еласын, күңеле җиңеләер, дип уй йөртте. Ләкин кызының хәле алай о ансат кына җиңеләерлек түгел иде. Ул Гамилне бөтенләйгә югалтуын * бар тирәнлеге белән аңлады. Күпме гомер генә яшәп калды булып чык- £ ты Фәүзия ир белән?! Ире исән-сау дөньяда яшәгәне хәлендә, тол = иде инде ул. Тол хатын! Абау да шыксыз сүз! Ирсез хатынга караш ук бүтән бит. Ир-ат затының байтагы ире йөз чөергән хатыннарны, күп сөйләшеп тормастан, бер кап шырпы алгандай, кулда тотып карарга, яндырырга, аннан соң вөҗдан газабы кичерми генә, ыргытып калды рырга мөмкин дип исәплиләр — Юк!—дип, җан ачыргалануы белән кычкырган иде ул, елап арыгач. — Юк, мин берәүгә дә алай итәргә юл куймам .. Зөләйха апа берни дә аңламый аптырап торган иде шул минутта. «Акылына зыян киләме әллә бу баланың?» — дип коты алынган иде аның. Әмма Фәүзия әнисен утта көйдерергә ярамаганын, ничек кенә булмасын, аны тынычландырырга кирәген тиз абайлап алган иде Үз- үзен дә сабырлыка өндәп, күндергән иде. Кыска гына итеп әйтсәң, Фәүзия тормышындагы бәгырьгә яра салган хәл — әнә шул. Ул инде хәзер үзен тыныч хис итә. үкенүнең мәгъ нәсезлеген белә. Әнисе үлеп киткәннән сон. уз эченә тагын да ныграк бикләнде. Шулай йомык килеш яши бирә . Күңеленә беркеткән уе бап гаилә корып яшим дисә, кеше гаилә бәхетен һәр көн, һәр даим уяу сак ларга, бер-берсенә булган хисләрен һәр тумыш көнне үстерә, дөрләтә барырга тиеш Шунсыз күңелгә тормыш вак-төякләренең юшкыны уты ра, тормыш юлдашыңның җанлы сурәте тоныклана бара Ә бит кеше җиз самавар түгел, кирпеч комы белән ышкып ялтыратып, нурландырып булмый аны. Сабырлык ирләр өчен генә түгел, хатын-кызларга да бик бик тансык, үтә зарур сыйфат икән! Ирләрне кеше иткән, яңа ачышларга, хезмәт батырлыкларына, изге, олы адымнарга рухландырган кеше дә хатын-кыз. юлдан яздырган, хыялын йолкыш хәлгә төшергән, яшәүне ачы газапка әйләндергән җан иясе дә хатын-кыз. Борынгыларның «Чын хатын — җаның өчен хатын» дигәннәре рас бит ул, билләһи! Рас! ...Тәрәзәдән күреп торган икән. Фәүзияне күрше квартирада яшәүче Дуся каршылады. — Сөенчегә ни бирәсең. Фая? — Дуся кулларын артка куйган иде — Бүгеннән ялда мин, Дусенька, отпускага чыктым Юл уңаенда магазинга кагыла кайттым. «Абхазия букеты» белән сыйлыйм үзеңне, әйт, нәрсә бар? Дуся, канәгатьсезлек күрсәткәндәй кыланып, иренен турсайтты һәм бер читкә карап: — Шәрабмени ул «Абхазия букеты»? — дигән булды. — Быел сигезенчене бетереп чыккан күбәләк кызчыклар сые ич ул! Исеме матур, җисеме такыр. Сыйлыйм дигәнең сыек нәрсә буласы булач, «кристалл» белән диген, я булмаса «столичный»ны әйт! Иртәгә минем дә ял көне лә... — Аннары түзмәде, көлеп җибәрде. — Карасана бу эчкече хатынны!— дип тиргәргә җыендың бугай, Фая, әйеме? Кирәкми, җаным, бер сыең да... Сыйның менә дигәне үземдә бар, күрше кайтсын дип кенә, сине көтеп, сабыр канатларымны сындырмый тордым... Мә! Күрше хатыны, Фәүзия шикелле үк ялгызак тол хатын Дуся, башта заказной хат, аннары телеграмма сузды. — Казаннан! Сашадан! Кире адресы да бар. Салих Габбасов дигән. Ә телеграммасын келәйләп китергәннәр, ачмадым... Телеграмма дигәне Фәүзияне сискәндерә язып калды. Укыгач кына аның йөзенә елмаю чыкты. — Сашалар килә, Дусенька! Малаен алып килә, хатынының әнисен дә алып килә. Иртәгә көндезге бердә Адлерда булабыз, дигән. Төш авышуга кайтып җитәрләр... — Акыллы кеше кебек ләбаса ул Саша-Салих! Кара диңгез буена әбисен сөйрәп йөрмәсә. Малае ярый инде! — дип ычкындырды.— Хатыны үлгәнгә ике ел димәсәң, контроль карчык өстерәп йөри... — Алай димә, Дуся. Сөмбеләсенең истәлегенә бик туры ул Салих. Шуңа күрә улын да бик ярата, хатынының әнкәсен дә үз күрә.— Фәүзия моны бик җитди итеп әйтте һәм Дусяга кырыс караш ташлады. Фәүзия квартира ишеген ачты һәм конверт читен ерта-ерта бусагадан атлады. Дуся аңа ияреп керде. Каршы күршеләр мондый хәлгә күптән күнегеп беткәннәр инде, ике арадагы коридор идәненә тузан төшермиләр, берсе янына икенчесе керә-чыга йөриләр. Фәүзия хат укырга утырды. Салих хәрефләрне энҗе тезгәндәй итеп яза, укуы җиңел генә түгел, үзенә бер төрле күңелле дә була ул язганны. «Якташ Фәүзия! Идел ярыннан, Казан каласыннан күп сәлам Сезләргә! Исәнлек, бәхет, уңыш телим. Башка таш булып төшкән хәлләрдән соң, ялга бару хакында беренче тапкыр авыз ачуым. Былтыр бу мәсьәләдә уема ялгышып кына да китермәгән идем. Әгәр, теге елгы кебек, Сөмбелә исән чактагыча дигәнем, Сез безне кабул итә алсагыз, тормыш җаегыз үзгәреп китмәгән булса, мөмкинлек тапсагыз диюем, без быел да Сездә тукталыр идек. Мансур инде бишенче яше белән бара, бакчага йөри. Аңа да диңгез күрсәтим дим. Теге елны бит ул бер нәрсә дә хәтерләмәслек сабый гына иде. Шунсын да әйтим, әнине (Сөмбеләнең әнисен). Сезгә бик яхшы таныш Гөлжамал апагызны да алып барырга булдым. Бару кадәресе төгәл хәл кылынган. Шунлыктан Сездән җавап көтеп тормыйча ук кузгалабыз. Өстәмә рәвештә телеграмма бирермен. Әгәр Сездә тукталу андый-мондый сәбәп аркасында мөмкин булмый икән (дөнья хәлей белеп булмый!), икенче бер адрес та ала барабыз. һәрхәлдә, күрешербез дип уйлыйм. Сәлам һәм ихтирам белән, алдан үтенеп куючы Салих». — Хатында да шул ук хәбәр, — диде Фәүзия, үз уйларына бирелеп тын калган Дусяга —Димәк, иртәгә кунаклар каршылыйбыз, күрше- кәем. Ярый, бик әйбәт! Изге тамырым сизенгәндәй, отпускам да каян туры килде! — Изге тамыр сизүдән ни мәгънә! — диде Дуся, уенын-чынын бергә кушып. — Конвой белән килә икән бит, конвой белән... Теге елны ук колагымнан чумып гашыйк булган идем шул чибәр чукынчыкка! Хатыныннан салкын су сибеп тә аерып булмаслык иде. Инде тол килеш ♦ үзен-үзе зинданга яба, жүләр! < Фәүзия Дусяга томырылып карады, тик ачуланмады. Беркатлы 2 бәндә бит ул Дуся! Эчендәге тышында. Тамырларында каны кайный, ' яшерә алмый... — Нигә шулай кадалып карыйсың, Фая? — Болай гына. — Беләм мин болай гына түгелен, беләм. Хәйләләп маташма. Менә S бит исәр хатын, дисең син, ирләргә зарыкканын яшереп тә тормый ди- £ мәкче буласың. Синнән ник яшерим, я әйт, ник? Иремне командировка- * га озатып, икеөч көнгә генә япа-ялгызым калган кешеме мин? Ирем ♦ юк, көнләшер кешем юк. Итәгемә ябышкан балам юк. Әгәр шул Саша- = ны үземә тарта алсам, начар булыр идеме? Бөтенләйгә дип хыяллан- 5 мыйм. Анысы—тузга язмаган эш... Ял иткән чорына гына дим. Заяга s үткән айларның, жилгә очкан елларның әжере булыр иде, ичмаса... Сал о әле, ичмасам, шул «Абхаз букеты»н бераз! Тол хатынның дөрләп янган * йөрәге басылмасмы?! — Аннары Дуся дуамаллыгыннан үзе рәхәтләнеп “ көлде. х — Хәзер өстәл әзерлим, Дусенька. Сабыр ит,— диде Фәүзия. Күрешкәндә күңел хуш, диләр. Ай-Һай, гел шулай булыр микән? Улы. хатынының әнисе белән Салих килеп төшкәч тә, күңелле минутлар күп булмады. Гөлжамал апа Фәүзия белән килеп күрешүгә балавыз сыгарга кереште. Аны ничегрәк юатырга, ни әмәлләр табып тынычландырырга белмәделәр. — Сөмбеләм ял иткән жирләрне күреп китим дип килдем, Фәүзия кызым. Бер генә дә онытылмый балакаем. Шул тикле дә иртә гүр иясе булды шул! Менә бит ул йөрәк дигәнең. Берәүдән дә сорап тормый Туктый да куя икән. Мин әле дә булса йөрим, аның кара җир астына керүенә инде ике ел була... — Алай үз гомереңне үзең күпсенмә инде син, Гөлжамал апа. Кеше гомере кешегә түгел, ни хәл итмәк кирәк.. — Шуннан гайре Фәүзия юатыр сүз таба алмады. Белә ич инде ул ана йөрәгенең ни тикле өзгәләнгәнен. Шулай да Кавказ табигате, жәйге айлардагы рәхәтлек Гөлжамал апаны да үзенә суырып алды булса кирәк, беренче көнге булган сөмсер коелуын ул бүтән күрсәтмәде. Яр буендагы ярым шәрә бихисап халык арасына атлыгып йөрмәсә дә, Фәүзия белән, Дуся белән аулаграк урынга китеп, рәхәтләнеп су керүчән булып китте, диңгез суының тәнгә сихәтләре турында өзми-куймый сөйли башлады. Килүләренә атна-ун көн узгач шикелле, шәһәр экскурсия бюросы оештырган сәяхәткә чыгып. Рица күленә барып кайттылар. Тау юлларының кабатланмас матурлыгын, елгаларының шаулап агуын, тау битләренә үскән урманнарының гүзәллеген мактап туя алмады Гөлжамал апа. Кыскасы, ял аның күңеленә ята иде. Салихка килгәндә, ул Мансур арып-талып китмәслек дәрәжәдә гел генә диңгез буенда булды. Үзе дә рәхәтләнеп су коенды һәм кызынды. )лын да йөзәргә өйрәтте. Өлкәннәр Мансурдан: — Гел менә чуен китеге булдың бит син! —дип көлә башладылар Ялда гына түгел, эштә дә шулай: тормыш бер үзәннән ага башладымы, көн үткәне сизелми дә. Бу йортта да шундый бер хәл булды. Иртәнге чәйне эчкәч, Салих белән Мансур, гадәттәгечә, диңгез буена киттеләр. Коенырга-кызынырга дип кенә дә түгел, теплоходта Пицундага барып кайтырга, андагы курортларны, атаклы наратлыкны карап кайтмак булдылар. Гөлжамал апа исә диңгездә имин-аман баруына шикләнде һәм бу сәфәрдән баш тартты. Хикмәт дулкын тирбәтүеннән күңел болганыр дип шүрләүдә түгел иде, әлбәттә. Аулакта калып, диңгез җиле җиләслегендә утырганда. Гөлҗамал апа сүз башлады. — Иреңнең кайдалыгын, ни хәлләрдә икәнен беләсеңме, Фәүзия кызым?— диде ул, сак кына, тавышына җан җылысы өстәп кенә. — Ишетә беләм, Гөлҗамал апа. Майор инде ул хәзер. Әле быел гына биргәннәр майорлыкны. Уралда хезмәт итә. Ике балалары бар. Аның хатыны шушы шәһәрнеке бит, абхаз кызы. Бик әйбәт торалар дип сөйлиләр... — Гамилнең сиңа хат язганы юктыр бит? — Юк, Гөлжамал апа. юк. Мондый акылсызлыкның нигә кирәге бар, гомумән? Кискән икмәкнең кире ябышмаганын белә торган кеше ул. Ваклана торган гадәте дә юк. — Үзең ничегрәк яшәргә исәплисең, кызым? Гел ялгызың гына тормассыңдыр бит инде? Сугыш чаты түгел, үз ишең табылыр иде... — Бер дә өзеп кенә уйлаганым юк шул, Гөлҗамал апа. Бер авызың пешкәч, өреп кабасың диләр бит... Кичке мәктәптә укытканда, хатын аерган берәү сүз кузгаткан иде дә. беренче авыз ачуыннан ук кырт кистем. Уку елы беткәнче чак түздем. Җәен балалар бакчасына күчтем эшкә дә. Шуннан ул да тынып калды... — Алай, алай... — Гөлҗамал апа шактый вакыт сүзсез утырды. Аннары гына: — Сиңа бик олы бер киңәшем бар бит әле минем, Фәүзия кызым. Зур сүзем бар,— диде.— Син зинһар үпкәләмә, аптырап та калма. Үземнең кара акылым җиткәнчә, хәл-хәлеичә дигәндәй, аз уйланмадым инде мин. Кулымнан килгән микъдарда аркылыга да. буйга да үлчәп карадым. Тиктомалдан тот томыр дигән сүз түгел... — Ул туктап калды. Дулкынлана идеме, кыенсынамы, кирәк сүзе теленә килмиме. Ләкин күзгә-күз карашып, тел тешләп утырыр хәл дә юк бит инде! — Салихның, кияүне әйтәм, сиңа ул-бу сүз әйткәне булмадымы? — дип сорады ул, ниһаять. Фәүзияне яшен бәрдемени! Ул агарып китте. Тыны кысылды. Тез буыннарын калтырау алды. — Юк, Гөлҗамал апа. кешедән читтә сыңар сүз әйткәне дә юк. Әллә берәр шигегез бармы? Ачык итеп сөйләгез,— диде. Тавышына да ниндидер калтырау төшкән иде. Гөлжамал апа аны тынычландырырга ашыкты. — Аңлап бетермәдең син мине, Фәүзия кызым. Дөресрәге, мин аңлатып сөйли алмыймдыр. Начар унның башыма да килгәне юк. Салихны мин биш бармагым кебек беләм. Дөнья бәясе кеше ул. Мина карашын да күреп торасың булыр. Улына мәхәббәтен әйтмим дә... Турысын гына әйткәндә, кияүнең дә, үземнең дә бар яшәгәнебез шул сабый дип, Мансур дип... Бигрәк Сөмбелә балама охшаган бит... Менә шул баланың бәхете булсын дип, заманча тәрбиясе булсын дип, Салихның да тормышы сынар канат булып заяга узмасын дип, синең белән сөйләш- мәкче идем мин... Инде, Гөлҗамал апаның тел төбен аңлап алгач, Фә\ ? зия уңайсызлану хисенең икенче төрлесен кичерде. Кызарды, тирләп чыкты. Нидер әйтергә дип авыз ачкан иде, Гөлҗамал апа алданрак өлгерде. — Тагын аптырашта калдың, ахры.— диде ул.— Шундый-шундый карарга килерлек дәрәҗәдә уртак тел тапкан булгач, нигә бу турыда Салих үзе сүз кушмаган, дип сәерсенәсең инде син... Сәерсенмә, Фәүзия кызым, минем белән дә бәйле булгач, эндәшми йөрде ул. Мин үзем сүз катып карармын, дип ышандырдым аны... Авыз ачарга курка торган булдыксыз бәндә түгел ул. Кулыннан эш килә торган, абруйлы кеше. Бик гадел, кешелекле... Әгәр син менә күңелең бүтәннәрдән азат булып, безнең якка ризалык бирердәй булсаң, ул сине рәнҗетмәс дип беләм.. Миңа да кызым төсле кеше инде син. Бала чагыннан беләм. Без уйладык, син менә ныгытып исәпләп кара әле, Фәүзия балам. Ишек шакыдылар. Дуся икән. Коридордан ук сөйләнә-сөйләнә керде. — Кунакларың кайларда, Фая? Фәүзия аның нәкъ менә шушы минутта бәреп керүеннән үтә канәгатьсез булса да, сер сынатмаска теләп, аңа каршы чыкты. — Кунакларның иң олысы менә түрдә утыра, күрше. Уртанчысы белән кечесе кайтып җитмәгәннәр әле. Диңгезгә прогулкага киткәннәр иде, — дип җавап кайтарды — Минем бүген туган көнем бит, күршеләр. Картаеп бару юлында бер станса — егерме өч яшь тулды! Кичен миңа чәй эчәргә рәхим итегез! — диде Дуся. — Рәхмәт, күрше. Котлыйбыз. — Киләчәк көннәреңне бәхет-тәүфыйк белән яшәргә насыйп булсын,—диде Гөлҗамал апа. — Егерме өчтә картая башласаң, Дуся балам, җитмеш өчтә нишләрсең икән? Гөлҗамал апа да, Фәүзия дә күрше хатын белән җай саклап, күңел күреп кенә сөйләшәләр иде. Телләрендә Дусяга әйтәсе сүзләр, ә күңелләрендә бөтен эчке дөньяларын айкаган уйлар, фикерләр иде.