Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фәрит Яруллин

Талантлы татар композиторы Фәрит Заһидулла улы Яруллинның тууына шушы елның январеңда 60 ел тулды. Фәрит Яруллин Казанда халык музыканты Заһидулла Яруллин семьясында туып, кече яшьтән үк музыканы аңлап, яратып үсә. Өч ел эчендә ул әтисеннән фортепьяно уйнарга ейрәнә. 1930 елда Ф. Яруллин Казан музыка техникумына укырга керә, виолончель һәм фортепьяно классларына йери. 1933 елны музыкага һәвәс егетне Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка җибәрәләр. Ә тагын бер елдан ул татар опера студиясендә укый башлый. Бу вакытта ук инде Фәрит Яруллин виолончель белән фортепьяно эчен соната, симфония яза, «Зөлхәбирә» операсының беренче кисәген иҗат итә. Аның «Комсомолка- партизанка», «Егерменче елларда», «Колхоз кызына» шикелле лирик җырлары һәм романслары тиз арада халык арасына таралып, халык мәхәббәтен яулап өлгерә. Студиядә укыган чагында яшь композитор Г. Тукай иҗаты белән якыннан кызыксына. Аңа бигрәк тә «Шүрәле» әкияте тынгылык бирми. Бу әсәрнең халыкчанлыгы, тирән драматизмы, яктылыкка өндәве, пейзаж элементларының җанлылыгы Ф. Ярул- линны балет язарга рухландыра. «Шүрәле» балетының аерым эпизодлары 1939 елда языла. Ләкин рәхимсез сугыш композиторга бу зур полотнолы әсәрен билгеләнгән вакытка тәмамларга мөмкинлек бирми. 1941 елны Ф. Яруллин Ульяновскидагы хәрби училищеда укый, яңа әсәрләр иҗат итә. Училищены тәмамлагач, кулына корал алып, фронтка китә. 1943 елны укчы взвод командиры, композитор Фәрит Яруллинның гомере өзелә. Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты 1945 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр куелды. Тамашачылар аны хуплап каршы алдылар. Бу балет илебезнең Мәскәү, Ленинград, Одесса, Киев, Львов, Рига, Таллин кебек зур шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрнең театрларында да зур уңыш казанды. Журналыбызның бу санында татар совет музыка сәнгатен үстерүгә һәм баетуга күп көч куйган кыска гомерле композитор Фәрит Яруллинның фронттан гаиләсенә язган берничә хатын урнаштырабыз. 7 сентябрь, 1941 е.е. Хәерле көн, кадерлем! Әле генә синең открыткаңны алдым һәм җавап язарга ашыгам. Бүген ял кеме, шуңа күрә әакыт та иркенрәк. «Шүрәле» чынлап та егермесендә куеламы? Нигәдер Т ышанасы килми, тик өметне өзмим. Үз күзләрем белән күрәсе иде дә бит, ләкин... Кайчагында куркып та куям: спектакль уңыш казаныр микән? Чөнки аны кыскартканнар да бугай, аннары вакыты да ул түгел, халык йөрер микән театрга?.. Әгәр «Шүрәле» турында берәр мәка- лә-фәлән чыкса, җибәрә күр инде берүк. Бәлки Якобсон игъланын бирер. (Спектакльне күрмәсәм, игъланын тотып карасам да күңел булыр иде сыман.) Бәләкәч турында ни уйлыйсың? Кабатлап әйтәм, үзеңнең сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, бернинди имтомнарга юл куйма. Сәламәтлегең болай да әйбәт түгел. Әгәр дә миңа тагын бер шатлык бүләк итәргә телисең икән, нинди генә кыенлыкларга да карамастан, бәләкәчне сакла. Менә нинди күңелсез хатлар язам мин сиңа, акыллым. Сине үбеп Фәрит. Сөеклем Галина! Синнән хәбәр ала алмадым. Хәзер мин хат язган җирләремнән бик еракта. Хәер, белмим, ул хат сиңа барып иреште микән. Мин инде фронтта. Алдагысын күз күрер. Бу минутта теләгем бер генә — сөйгән һөнәремнән, хатынымнан, туганнарымнан аерылырга мәҗбүр иткән әшәке немец илбасарларын мөмкин кадәр күбрәк кыру. Фәритең. 15 октябрь, 1941. Әтигә хат яз. 19 июнь, 1942 ел. Кадерлеләрем минем!II Исән-имин булуыгызга шатланам. Баланы саклагыз. Кара аны, кызыбыз өчен беренче чиратта син җаваплы. Кыен заманда тудыргансың икән, сакларга да тырыш. Ә мин хәл кадәренчә ярдәм итәрмен. 5—6 мең акча алсам, бер тиененә чаклы сезгә җибәрер идем. II Хатнык бер читевә сугыш рәсеве ясалган, Рәсев астында язу: <Янгын манзарасын күра- сең, ләкин «Шүрәле»дән түгел». Әнкәйгә һәм күршеләргә сәлам әйт. Якобсонны котлыйм. Үз дигәнен иткән бит тәки! Барысы да мин уйлаганча килеп чыкса, тагын да шәбрәк әсәрләр язарга исәп. Кичә сездән 4 хат алдым. Барысы өчен дә рәхмәт. Элемтә хәлләре белән таныш булмаганга күрә, шушы көннәрдә генә сиңа да, әтигә дә үпкәләп хатлар язган идем. Ярый, барысы да әйбәт икән. Үпкәм язылды, ачуым басылды. Нәҗипкә һәм Симага игътибарлары өчен рәхмәт. Хәлимә Терегулова белән танышуыңа шатланам. Фәрештә җанлы хеше ул. Иль- схая белән дә сәйләшеп утырасы килә. Мин бит аны чын күңелдән хөрмәт итәм. Аларның икесенә, аннары А. Измайловага миннән кайнар фронт сәламнәре тапшыр. Адресларын белсәм, үзем язар идем, һич булмаса, үзләре язып салсыннар инде. Нәҗипкә, Симага, Светланага ялкынлы сәламнәр! Бүкәй Шүрәле. ф Үзем исән-сау. Сезне кочып һәм үбеп әти кеше... = ч ч Кадерлеләрем. газизләрем! с( Синнән хат-хәбәр ала алмавым өчен бик борчылам. Хатың Селижскига килеп н җиткәндә, мин моннан еракларда булырмын инде. Бүгенге вакыйгаларның иң кызу Г урынындадыр бәлки. Хәлләр шулайрак тора. Ватанны саклаудан да изгерәк максат юк о бит хәзер. Фронтка горурлык хисе белән китәм. Тормышыбыз кояшын капларга җыеw нучы кара болытларны тарату өчен бездән коточкыч күл көч, зур киеренкелек сора- ♦ ла. Безнең җиңүебезгә шикләнмә. Нәрсә эшләргә мөмкинлегең бар— бөтенесен эшлә, күбрәк эшлә. Китәр алдыннан мин сиңа әнә шуларны әйтергә теләгән идем, һәр вакыт һәм һәр җирдә синең Фәритең. Кадерле хатыным һәм кызым! Әле открыткаларыгыз еш килгәли иде, соңга таба сездән нишләптер бер генә хәбәр дә алганым юк. Семья хәлләреннән тыш, мине Нәҗип, Ключарев, Хәбибуллин шикелле дусларымның нинди эшләр майтарып ятулары кызыксындыра. Нәҗипкә мин бер хат кисәге язган идем, тик үзеннән җавап алганым юк әле. Мин хәзер, әлбәттә, музыка белән шөгыльләнә алмыйм, әмма музыка һәр вакыт минем йөрәгемдә, һәр вакыт минем белән. Беркайчан да мин музыкасыз яши алмам, ахрысы. Миңа бигрәк тә соңгы вакытта симфоник оркестр белән идарә итү теләге тынгылык бирми. Үз әсәремне, һичшиксез, үз әсәремне! Шүрәлемне өзелеп сагындым. Сөембикә лейтмотивлары яңача яңгыраш алды. Ул минем язылачак симфониямнең урта елешен тәшкил итәчәк. Хыялларымның әле хәзер үк тормышка ашмавы гына кызганыч... Ярый, тәмамлыйм. Барыгызны да кысып-кысып кочасым килә. Бигрәк тә сине һәм кызымны. Адресым бераз үзгәрде. 1681 кыр почтасы, 237 часть. Ә инде калганы сиңа мәгълүм. 24 декабрь. 1942 ел. Бүген, мөгаен, минем иң шатлыклы көнемдер: берьюлы 10 хат алдым. Синнән өчне, Нәҗиптән берне, берне Заһидтан, икене Мәскәүдән, икене Генрик Ильич ЛитинскийданIII һәм әтидән. Барысы да шулай көтмәгәндә булды, хәтта бераз аптырап калдым. Хатлар иске адреска язылганнар иде. Аларның барысын бергә җыеп, яңа адрес белән җибәргәннәр. Мине бигрәк тә синең хатлар, әти хатлары һәм Генрих Ильич хатлары куандырды. Ул бөтен җаны-тәне белән, чын күңелдән безнең бәләкәчкә ярдәм итәргә тели. Сезнең адресны сорап язган. Җибәрдем. Миңа иң читен чакларымда ярдәм кулын сузган, аякка басарга булышкан бердәнбер кеше бит ул. Мин аңа барысы ечен дә, бар кешегә караганда да күбрәк бурычлы. Тиздән ул сезгә бәләкәчебез язмышы белән кызыксынып хат язар. Дусларымның ташламаулары һәм һеркайсының ничек булса да ярдәм итәргә тырышуы мине бик сөендерә. Монысы әйбәт. Ләкин мине синең авыруың борчый. Аз гына булса да хәлеңне җиңеләйтә алсам икән! Сөекле кызыбызның бәхетле киләчәге өчен үзеңне сакла. Барлык дус-ишләргә кайнар сәлам. III Композитор, профессор. Ф, Яруллииным укытучысы, Сөеклеләрем минем! 8—15 июльдә язылган хатны алдым-. Әгәр дә ул-бу була калса, мин теге деньядан да үзем турында хәбәр итәрмен. Бөтен җиһан асты-өскә килгән заманда госпитальдә тыныч кына ята аламмы соң инде! Сводкалар белән танышып барсаң, минем урыным кайда икәнлеген аңларсың дип уйлыйм. Без беразга сугыштан чыгыл торсак та, калган егетләр төньяктан да, көнчыгыштан да, көньяктан да тегеләрнең тетмәләрен тетәләр. Безнең «Катюша»лар авыр туплар белән бер ансамбль тәшкил ител, шундый көчле симфония башкаралар ки, гитлерчылар хәтта керер тишек таба алмыйлар. Мондый симфонияне минем әле дөньяның бер генә музыка әдәбиятында да очратканым юк. Шуңа шатланам, мин дә шул симфониянең бер молекуласы, бер кисәкчәсе... Ярый, бу сүзләрем яңа түгел. Соңгы җиңүгә кадәр, кадерлеләрем! Сугышта төрле хәлләр була... Ләкин безнең рухыбыз көннән-көн үсә, ныгый. Италиядәге вакыйгаларга гына күз сал һәм безгә каршы торучыларга карата нәтиҗә чыгар. Әлегә барлык дусларга да хат язарга мөмкинлек булмаганлыктан, Нәҗипкә, Симага, Салихка, Ильскаяга, Измайловага, Сарымсаковка, Терегуловага, Биккенинга, Җ. Фәйзигә, Хәбибуллинга, Мозаффаровка дусларча кайнар сәлам тапшыруыңны үтенәм. Күрәсең, дусларым никадәр минем. Ә кайтсам, тагын да күбрәк булачак. Кәгазем бетә, адрес язам. Кыр почтасы 25562 Г. Күңелем һәр вакыт сезнең белән.