Логотип Казан Утлары
Парчалар

ДУСЛАРЫМ -ИПТӘШЛӘРЕМ

ПАРЧАЛАР Сөенче езнең әти күп сөйләшми. Ә менә бүген төшке ашны ашаганда: — Кыр башындагы бодайны суктырдык. Без төшке ашка кайтканда Габделбәр сарыкларны Бурсык елгасына төшергән иде инде...— диде. Габделбәр безнең авылның көтүчесе ул. Әллә ничә ел көтә инде ул сарык көтүен. Аның шундый озын чыбыркысы бар. Бер башы авылның бер башында булса, икенче башы икенче башында кала. Әйтәм бит бик озын дип. Ул аны көн дә озынайта әле. Көтүдән кайта да тотына чыбыр кысын озынайтырга! Карале, мин бит әти әйткән сүзне сөйли башлаган идем. Каян килеп керде әле бу чыбыркы?! Менәтерә шул, Габделбәр абый әтигә, Әминә җиңгинең сарыгы бәрәнләде, килеп алсыннар әле, дип әйтергә кушкан. Өйдән чыгып та йөгердек, арттан капка ябылып беткәнче, без инде ярты юлны үткән идек. Аннары инде җитәкләшеп йөгердек. Әминә җиңгиләр турына җитәрәк ял иттек тә капкаларына атладык. Аларның этләре дә юк, әле безнең ишелергә дип капка келәләренә бау да асып куйганнар. Баудан тартасың да капканы этәсең. Арттан капка әкрен генә үзе ябылып кала. Ә чыкканда барыбер ачып чыгаручы кирәк шул. — Әнисе, кызларның берсе әйтеп кайтсын,— диде әти. Берсе тагы, Әлфия бара аламы соң анда. Билгеле, мин барам инде. Әти шулай дип торганда минме соң карулаша торган кеше. Чәемне дә эчеп тормадым, шикәрне авызга каптым да — ялт өстәл артыннан! Әлфия тагы миңа иярә инде. Каламы соң ул миннән. Кычыткан беленме? Тиеп кара син аңа, бөтен авылыңны җыяр. Без кергәндә Әминә җиңги өйалды күләгәсендә май язырга дип чүлмәктә каймак туглап утыра иде. — Исәнме, Әминә җиңги? Әти әйткән иде, барып алсыннар дип. Әти әйткән иде алып кайтсыннар дип. — Нәрсәне алып кайтсыннар дип әйткәнне әтиең? — Сарыгыгыз бәрәнләгән. Габделбәр абый көтүче әйткән, безнең әтигә әйткән... Әминә җиңги эшен ташлап безне тыңлады да, әй, кара син аны, кысыр дип йөргән идем, менә син рәхмәт яугыры, дип сөйләнә- сөйләнә, чоланга кереп китте. Эшне беткәнгә санап, чыгып китәбез дип Әлфиянең кулыннан тотуга, ул чүлмәк ягына ымлады. Анда сары күзле кап-кара мәче, безне искә дә алмыйча, Әминә җиңгине юкка санап, чүлмәктәге каймакны ялый иде. Шул минутта чоланнан Әминә җиңги килеп чыкты. Мәчесенең тәртибен яхшы белгәнгәдер инде, аның күзе иң беренче безгә‘түгел, каймак чүлмәгенә төште. — Кара син гадәтсезне, просс! Мәче китәргә уйлап та карамады. Муенын гына җыерды да, чүлмәкнең икенче ягына чыгып, үз эшенә кереште. Җиңги безнең икебезгә дә берәр күкәй тоттырды да, елмаеп: — Мәгез, балакайларым, сөенчесе сезгә. Рәхмәт төшсен, кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын...— диде. Без рәхмәт әйтеп, күкәйләрне алдык та капкага таба йөгердек. Җиңги безнең арттан, вата күрмәгез, пешмәгән алар, дип кычкырып калды. — Үскәнем, ялгыш төшереп ватарсың, китер үзем генә тотып кайтам. Алырсың Әлфиядән әйбер. Саран да соң инде. Барыбер вата ул аны, менә күреп торыр әле, дип уйлап бетерүем булды, кулыма тоткан күкәй җиргә төште дә китте. Сеңелем алдында миңа оят булды. Күкәйнең кабыгы икегә бүленеп ике якта ятса да, ышанмадым, кап-кара җирдә яткан күкәй сарысын кулыма алырга тырыштым. Юк шул, бер ватылгач, җыярсың күкәйне, бар. Әлфиягә ачуым килде. Әниләргә кайтып сөйләсә, миннән көләләр дә көләләр инде. Ләкин сеңелем әкрен генә минем янга килде дә: — Елама инде, беркемгә дә әйтмәбез, минекен дә ватарбыз,— диде. Яңалык Безнең авылда көн дә бер яңалык булып тора. Бүген тагы бер яңалык булды. Диларәләргә читтән кунак кызы кайтты. Бездә әле аннан шәбрәк яңалыклар да бар ул. Әле кичә генә әти җигеп йөри торган ат колынлады. Аның матурлыкларын күрсәгез инде менә! Диләрә әйтә, бөтен яңа хәбәр дә яңалык була ул, ди. Нишләп алай булсын инде ул? Яңа хәбәрләрнең бит сөенечлесе дә, көенеч* лесе дә була. Кайгылы хәбәр яңалыкка кермәсен. Кайгы алып килә торган булгач, нинди яңалык була инде ул аннары. Кирмән очында ике ел буенча яңа күпер салып бетерә алмыйлар. Салынып беткәч тә яңалык була алмый инде ул. Бар кеше дә белеп бетергәч, шул да булдымы яңалык! Әле бүген авылда иң шәп яңалык булды. Илсурның чик буенда хезмәт итүче абыйсы кунакка кайтты. Менә, ичмасам, яңалык! Бер кеше дә көтмәгәндә кайтты да килде. Илсурның абыйсы кайткан дигәч, бөтен кеше дә, кара син аны, яңалык: Мөхәммәтша малае кунакка кайткан, диләр. Рәхәт тә соң авылда яңалык булгач. _ Иң шәп яңалыкларны кибет, клуб яныннан ишетәсең. Кибеткә әйбер кайтканын иң беренче кем ишетә? Без, билгеле! Яңалыкны ♦ кем тарата? Тагы без инде — вак кызлар. Авылда безне шулай дип ? йөртәләр. Менә кибеткә кеше килә башлый, кеше килә башлый... Кибетче ? генә җитешеп өлгерсен. Хәер, анысы кибетчегә сүз әйтеп булмый. = Шалт-шолт гер сала, ялт-йолт башкасын. Кулы кулга йокмый, ничек Е чутлап өлгерә диген син аны. Безнең авылда иң башлы кешедер ул. = Әле үзе барысын да сөендерә, барысының да күңелен күрә. Инде Е озак та үтми, алып кайткан әйберләр дә бетә, кибет тә бушый. Тик ? соңга калган апалар гына ашыга-ашыга кибеткә керәләр дә: — Су чиләкләрең булган икән, Садретдин, калдырмадыңмы? — ч дип сорыйлар. — Әй, түти,— ди Садретдин абый, әле һаман китмичә, нидер көт- < кән апайларга күз кысып,— чыгам да карыйм, чыгам да карыйм, а Ник килмиләр болар, мин әйтәм: яңалык бит, кибеткә су чиләкләре 2 кайтты. - — Әй шушы Садрины! һаман шаяртуы булыр. Кара аны, кабат ~ алып кайтсаң калдыр,— дип көлми генә чыгып китәләр. * Менә шундый яңалыклар безнең авылда. Әле мин үзем дә яңа- « лык булырга торам бит. Быел беренче класска укырга керәм. Башка 2 урам кешеләре генә түгел, безнең урамнар да шаккатар әле, сумка * күтәреп мәктәпкә барганны күргәч. — И бу вакытның үтүләре! Сиңа да җиде яшь тулдымыни, үскәнем? Менә сиңа яңалык! — диярләр. Беренче кар Минем апам бик зур шәһәрдә яши. Әни әйтә, анда өйләр шундый зур, кемнәр яшәгәнен дә белеп бетереп булмый, ди. Кызык та соң, әйе бит. Ничек инде ул, үзең яшәгән өйдә кем торганын белмисең! Әгәр моны Диләрәгә сөйләсәң, ышанмый инде ул. әйеме? Тагы ялганчы булып калам инде. Каян белсен инде Диләрә, аның апасы да бик бәләкәй шул әле. Чынлап та, менә безнең өйдә, кыр куянын, песине чутламаганда, өни, әти, абый, мин, сеңелем Әлфия. Әле мин безнең өйдәге кешене генә түгел, безнең урамның барлык-барлык кешесен беләм. Зурларны да беләм, кечкенәләрне дә. Исемнәрен дә беләм, кушаматларын да. Безнең авылда бит Наилләр генә җидәү. Каян белеп бетерерсең, кушаматын белмәсәң. Кемдер кереп килә, ахрысы, капка тавышы ишетелүгә урынымнан торып тәрәзәгә карасам... Урам тулган кар белән. — Әни, әни, кар ява икән бит, нишләп әйтмичә торасың? — дип, чөйдә эленеп торган бишмәтем янына атылдым. Беренче кар! Беренче кар! Ур-ра! Әллә кайчаннан бирле мине көтеп яткан чанамны эләктердем дә Диләрәләргә йөгердем. — Диләрә, чык, кар ява! Диләрә, чык, кар ява! Диләрә чыкты. — Нәрсә шул хәтле кычкырасың? — Кар яуганны күрми каласың бит. — Нәрсә дисең? — һи шушының бер! Мактанчык! — дидем мин, аның янына ук килеп.— Харап икән, яңа чаналы булган икән. Ишетмәгән булып кылана! Бик беләсең килсә, былтыр минем чанам да яңа иде, шуа- шуа искерде. — Ә минеке өр-яңа!.. — Булсаный! — Ә минем буявы да уңмаган! — диде Диләрә. чанасын бавыннан күтәреп. — Ярар, алайса, карап тор шул яңа чанаңа! — дидем дә иске чанамны тартып тау ягына йөгердем. — Тукта инде, мин дә барам бит,— дип мышный-мышный, Диләрә дә минем арттан йөгерде. Без килүгә абыйлар зур итеп кыш бабай ясаганнар, борынына кызыл кишер, күзләренә кара күмер куйганнар иде. — Әйдә, без дә үзебезнең кыш бабайны ясыйбыз! Кулның туңуларын да онытып, зур кыш бабай янына кечкенә кыш бабайлар ясап куйдык. Алар шул хәтле кечкенә булып чыктылар, без аларга кыш малайлар дип исем куштык. Ә абыйлар һаман тәгәрәтәләр дә тәгәрәтәләр карны. Артларыннан җир чыгып кала, карлары да кап-кара булып беткән инде. Күп яуса да, беренче кар шул әле бүген. — Малайлар, әйдәгез, безнең коега кар тутырабыз. Ну, яңгырап та төшә инде ул кое төбенә,— диде Мансур. Алар тагы кар тәгәрәтергә тотындылар. Безгә кызык. Карның кое төбенә яңгырап төшкәнен карыйсы килә. Алар безне коега якын да җибәрмиләр. Аларның коелары бик тирән, тирән булса да, бер тамчы да суы юк. Буш кое ул. Җәй көне олы кешеләр күмәргә дигән иде, тагы калды шул көе. Өч малай карны зур итеп тәгәрәтеп килделәр дә кое авызына китереп капладылар. Кар кысылды да калды. Төшми дә төшми. — Менә яңгырады сиңа,— диде Рифгат.— Әйттем мин сезгә зур итмәгез дип. — Һәй, куркаклар! — диде дә Мансур кое авызындагы кар өсте- нә менеп тә басты.— Күрдегезме абзагызны! — дип, кое кырыендагы баганага тотынып тыпырдап та алды. — Баганага тотынма син, тотынгач кем дә сикерә аны! — диде Илсур. — Әйе, әйе, тотынмыйча сикер бик батыр булсаң,— диештеләр малайлар. — Тотынмыйчамы? һи! Әллә сикермәс дип беләсезме? Бер, ике, өч... Өч дигән тавыш инде кое эченнән килде. Кары-ние белән Мансур кое төбенә очты. Күзләребезгә ышанырга белмичә, бермәл карашып торганнан соң, без бөтен көчебезгә акырышып өйгә йөгердек. Малайлар кое авызына капланып калдылар. Мансурның әнисе бау алып килде. — Кар коймагыз,— диде Мансур кое эченнән тонык кына тавыш белән. — Әй, яшьти,— диде Рифгат,— нәрсәләр бар анда, кое төбендә? — Монда әйбер күп. Нурсамат абыйның югалган мотоциклы да монда икән, малайлар! Мансурның коега төшү хәбәре бик тиз таралып өлгерде, күрәсең, кое янына халык җыелып та өлгерде. Ул арада Мансурны бау белән тартып та чыгардылар. Менә, бәхете булгач, бер генә җире дә сыдырылмаган, ичмасам! Шул көннән башлап Мансурга «Кое Мансур» дигән кушамат ~ тагылды да куйды. Үзе гаепле. Мактанмасын иде. ы Җәнлекләр кайта = — Кайталар, кайталар! Иң беренче мин күрдем,— диде Диләрә Z ашыгаашыга,— куян баласы булса, миңа! — Әйе, сиңа ди, көтеп тор менә. Син бит башта төлке баласы < кирәк дигән идең. Әле бүген, үскәнем, Илсур чираты,— дидем мин. 5 Менә ничә көн инде урман эшендә эшләүчеләрне көтеп алабыз. =* Ни өчен дисезме? Барыбызның да өйдә нинди дә булса җәнлек бул- ф дырасы килә. Ә урманда эшләүчеләргә гел очрап тора бит ул. Тотасы < да алып кайтасы. а Беркөнне мин, Диләрә, Сәвия, Фәния, тагы берничә малай, безнең 2 очлар инде, җыелышып, урманда эшләүче Газизҗан абыйларга = керергә булдык. £ Шакыраеп каткан киез итекләребезне шакылдатмаска тырышып, * кердек тә ишек төбендә җыелып калдык. — Барыгыз да кереп беттеме, я, ишекне ябыгыз инде,— дигән * тавыш ишетелде.— Я, ни йомыш, балалар? Урамда бик батыраеп сөйләшсәк тә, өйгә кергәч, син әйт инде, 2 мин әйт дип, бер-беребезне кыстый башладык. Көн дә саен урманга эшкә киткәндә, безгә куян баласы алып кайтыгыз әле, дип кычкырып калганга, безнең ни өчен кергәнне Газизҗан абый бик тиз аңлап алды. — Ә-ә, җәнлекләр кирәк инде сезгә, алайса,— диде ул сузып.— Кемгә нәрсә алып кайтыйм соң, ө? Барыбыз да шаулаша башлагач, ул безне туктатты да берәм- берәм сорый башлады: — Борһан кызы, мин сиңа нәрсә алып кайтыйм? — Миңа куян баласы. — Ә сиңа, Галимулла кызы? — Миңа төлке булса да ярый,— диде Диләрә. — Төлке булса да ярыймы? Бик әйбәт. Гел очрап кына тора ул безгә. Кара, язып куй Хисаметдин,— диде ул, пырхылдап көлеп җибәргән малаена карап. Ә минем күптәнге хыялым кечкенә генә тиен баласы булдыру иде. Әкиятләрдә дә бик матур итеп язалар бит ул тиен турында. — Яз әле, улым, тиен баласы дип. Язды ди шул Хисам. Гомердә дә язмый ул аны. — Ярар,— диде Газизҗан абый,— язмаса аңа ялынып тормабыз. болай да истә калыр әле. Шушы көннән башлап, көн кичке якка авыштымы, без Тазнарат тавыннан төшеп килүчеләрне көтә башлыйбыз. Менә бүген дә «кайталар* дип кычкыруга, юлны бар дип тә белмичә, кар ерып, мәтәлә- кадала, алар каршысына йөгердек. Безне күргәч, арган йөзләре ачылып китте боларның. Газизҗан абый белән бергә кайтучы Равил абый белән Мәүләви абый да туктап калдылар. — Бүген кем чираты иде әле? — диде Газизҗан абый, барыбызны да күзе белән барлап чыкканнан соң. Ә без, тыннарыбыз кысылып, барыбыз да аның сумкасына текәлдек. — Тотканнармы? — Алып кайтканнармы? — Минем чират,— дип кычкыра-кычкыра, артта калган Илсур да килеп җитте. Ә инде иң артта калган Мансур, бер нәрсә дә күр- мәсә дә, ишетмәсә дә: — Куян, куян баласы тотканнар? Әй, бүре бугай! — дип кычкырып җибәрде. — Минем чират,— диде тыны кысылган Илсур.— Миңа төлке баласы кирәк иде. — Ә менә бит әле нәрсә,— диде Газизҗан абый, бүреген артка жибәреп, сакал үскән битен сыпырып алганнан соң,— бүген төлке булмады шул. Бүре оясын күрдек. Әнә, миңа ышанмасагыз, абый- ларыгыздан сорагыз дип, читтән генә көлеп безгә карап торган Равил абый белән Мәүләви абыйга күрсәтте. — Аннары, сезнең чират бит, егетләр, чират... Аны бозып булмый инде... — Әй,— диделәр малайлар, үпкәләргә җыенып. — Юк, егетләр,— диде Газизҗан абый, сез үпкәләмәгез әле. Иртәгә кем чираты? Менә Сәвиягә куян алып кайтырбыз. Барысы да берьюлы булмый бит ул. Көн артыннан көн үтте, кыш та үтеп китте, ләкин Газизҗан абый әле беребезгә дә җәнлек алып кайтканы юк. Булмаса булмас инде, аның каравы, ул безгә көн дә ничек куян артыннан йөгергәнен, баласын алам дигәндә генә ана бүренең ничек алар артыннан куганын сөйләп, көлдереп бетерә. Хәзер инде без аны шушы хикәяләре өчен көтеп алабыз.