ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ҖИТДИ СӨЙЛӘШҮ Татарстан язучыларынын узган елгы 28 сентябрьдә үткәрелгән партия жыелышы язучыларның җәмәгать активлыгы хакында сөйләшүгә багышланды Гариф Ахунов докладыннан сон Хәй Вахит. Нәби Дәүлн. Туфан Миинуллин. Ләбибә Ихсанова, Рафаэль Мостафин, Афзал Шамов иптәшләр чыгыш ясап, актив иҗтимагый тормыш белән яшәүнең иҗатка унай йогынты ясавын язучылар коллективы тормышындагы мисаллар белән дәлилләп сөйләделәр. Җыелышка партия оешмасы секретаре Габдрахман Минский йомгак ясады. да гражданнар сугышы елларында «Снваш» дивизиясе составында дошманга каршы сугышкан һәм соңыннан атаклы «Снваш» повестен язган өлкән әдибебез Гомәр Бәши- ров тә бар иде «Снваш» ветераннарыннан утызлап кешене. шул исәптән Гомәр Ёәшировне дә. КПССнын Курск өлкә комитеты һәм КПСС- ның Понырн район комитеты һәм район башкарма комитеты үзләренең Почет грамоталары белән бүләкләделәр. Үзенең әдәби иҗаты белән «Снваш» дивизиясенең данын үстерүгә булышлык иткәне өчен. Гомәр Бәширов сугыш ветераннары иың бөтен Союз комитеты тарафыннан рәхмәт грамотасы белән дә бүләкләнде АЗИЯ ҺӘМ АФРИКА ИЛЛӘРЕ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫН, V КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 1973 елның сентябрь аенда Алма-Ата шәһәрендә Азия һәм Африка илләре язучыларынын бишенче конференциясе булды Ике зур континентның прогрессив язучылары һәм безнең илнең утызга якын язучысы катнашында үткәрелгән ул конференциядә сүз тынычлыкны ныгыту өчен көрәш, кешеләрне гуманизм рухында һәм колониалнзмга каршы тәрбияләү хакында барды Азия һәм Африка илләре язучыларынын бишенче конференциясендә Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе шагыйрь Зәки Нури да делегат булып катнашты. ЛЕГЕНДАР ДИВИЗИЯ ВЕТЕРАНЫ Үткән елның июль аенда <Сиваш» диви знясенең төзелүенә 55 ел һәм аның Курск дугасындагы сугышларда катнашуына 30 ел тулды. Шул уңай белән КПССнын Курск өлкә комитеты чакыруы буенча, әлеге диви зня ветераннары заманында үзләре дошман га каршы кискен сугышлар алып барган җиргә — Курск өлкәсенең Понырн районына җыйналдылар. Алар Курск дугасында «Сиваш» дивизиясе сугышып үткән эз буйлап йөрделәр, Понырн районы хезмәт ияләре алдында чыгышлар ясадылар, сугыш музейларын карадылар Шул ветераннар арасын ТУКАЙ ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ Әдәбнят һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен 1973 елда бер төркем культура эшлеклеләрөнә Г Тукай исемендәге республика премияләре бирү турында КПСС өлкә комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Министрлар Советы карарын журнал укучыларына хәбәр иткән идек инде Үткән елның 17 сентябрендә ТАССР Министрлар Советының конференц-залында шул премияләрне тапшыру тантанасы булды Тантанада республика нжат оешмалары союзлары җитәкчеләре, язучылар, композиторлар. художниклар, театр сәнгате вәкилләре. партия, совет работниклары, журналистлар катнашты Тантананы ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары. Г Тукай исемендәге республика премияләр комитеты председателе М. Хәсәнов ачты КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә, диде М. Хәсәнов. ижат өлкәсендә зур уңышларга ирешкән әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре- нә ел саен бөек шагыйрь исемендәге премияләр бирелә. Быел андый премияләр әдәбият өлкәсендә «Хәзинә». «Чикләвек төше» әсәрләре өчен РСФСРның атказанган культура эшлеклесе. язучы Гариф Ахуновка, музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә «Су анасы» балеты өчен ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. композитор Әнвәр Бакиров- ка. балетның либретто авторы И. Смирновка. дирижер Хәсби Фазлуллинга. спектакльдә Алмай ролен башкаручы Ревдар Садый- ковка. художник Б. Кноблокка бирелде. . Аннары М. Хәсәнов яна лауреатларны КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы исеменнән зур бүләк алулары белән каннар котлады, күп милләтле совет әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдә янадан-яна уңышлар теләде. Лауреатларга лауреат значоклары һәм дипломнары тапшырылды. Лауреатлар исеменнән И. Смирнов. Г. Ахунов сөйләделәр. Алар әдәбият һәм сәнгать кешеләренең хезмәтенә партия һәм хөкүмә тебезнен югары бәя бирүе, тирәнтен кайгыртуы өчен рәхмәт белдерделәр, киләчәктә чорга лаек замандашларыбыз образларын ижат итү өчен тагын да тырышыбрак эшләячәкләрен әйттеләр. ләлетдннов. шагыйрь Гөлшат Зәйнашева һәм баянчы Ирек Галимов тугандаш башкорт халкының башкаласы Уфа шәһәренә барып, унлап концерт биреп кайттылар. Татар һәм башкорт халкының күптәннән килә торган какшамас дуслыгына багышлап, Уфа шәһәренең театрларында һәм культура сарайларында үткәрелгән ул концертларны тамашачылар бик яратып карадылар. Республикабыз сәнгать осталары Уфадагы матбугат йортында Башкортстан журналистлары һәм нәшрият хезмәткәрләре белән дә очрашып, аларга үзләренең нжатлары турында сөйләделәр, яраткан әсәрләрен уйнап һәм жырлап күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. ЯҢА СИМФОНИЯ Татарстан дәүләт симфоник оркестрының концерт сезонын яна әсәр белән башлап җибәрә торган гадәте бар иде. Оркестр шул әйбәт гадәтенә бу юлы да тугрыклы булып калды. 1973—1974 елгы концерт сезонын СССРның халык артисты композитор Нәжип Жиһановның яна әсәре — Дүртенче симфониясе белән ачты. Дүрт кисәктән торган һәм республикабыз башкаласы Казанның борынгы тарихы һәм бәхетле бүгенгесе хакында лирик уйлануларга нигезләнгән аңлаешлы тел. жылы хисләр белән сугарылган бу әсәр тыңлаучыларда әйбәт тәэсир калдыра. КАЗАНДА КИНО БӘЙРӘМЕ Үткән елның сентябрь аенда республикабызның Чаллы. Түбән Кама. Зәй районнарында һәм Казан шәһәрендә халык кинофестивале булды. Фестиваль көннәрендә Мәскәү артистлары — Маргарита Володина. Владимир Этуш. Людмила Шагалова. Джемма Фирсова кино сөючеләр алдында чыгышлар ясап, аларга үзләре кинода уйнаган рольләрне ничек ижат итүләре турында сөйләделәр. Фестиваль көннәрендә кинотеатрларда «Азатлык—татлы сүз». «Иван Васильевич профессиясен алыштыра». «Привалов миллионнары». «Сезнең яратканыгыз бармы?» исемле картиналар күрсәтелде Тамашачылар белән очрашулардан тыш, Мәскәү артистлары Казанның югары уку йортлары һәм предприятиеләре белән дә таныштылар. * * * Казанның Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачылар театры Уфа шәһәрендә гастрольдә булып кайтты. Театр коллективы Башкортстан тамашачыларына М. Анчаров һәм Б. Равеискихның «Драматик жыр». В. Катаев повесте буенча эшләнгән «Полк улы». Т. Янның «Кыз һәм апрель». Ю Яковлевның «Ә Воробьев тәрәзә ватмады». А. Кузнецовның «Ни булса—шул булыр», А. Линдгренның «Пеппи —озын колак». Е. Шварцның «Золушка» исемле әсәрләрен күрсәтте. Яшь тамашачылар театры куйган барлык спектакльләрне дә уфалылар кызыксынып карадылар. РСФСРнын атказанган һәм ТАССРнын халык артисткасы П Неменко-Баковская, ТАССРнын атказанган артистлары В. Глушков. А. Пешкова, Б. Роскин. В. Козлова уйнаган рольләр тамашачыларда аеруча зур тәэсир калдырды. ЧАЛЛЫДА ҺӘМ КАЗАНДА Рус халык жырларын яратып, тыңлаучыларны дулкынландырырлык итеп башкаручы жырчы. Ленин премиясе лауреаты Людмила Зыкина, безнең якларга гастрольгә килгәч, иң элек Чаллыга барып. Кама автомобиль заводын төзүчеләргә концертлар бирде. Аннары Казанга кайтып, жырын Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театрында дәвам итте Аның берничә көн рәттән бирелгән концертларын Казан тамашачылары яратып тыңладылар. ЯКТАШЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ УФА ТАМАШАЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе, Ту кай премиясе лауреаты композитор Заһид Хәбибуллин, РСФСРнын һәм ТАССРнын халык артисткасы Венера Шәрипова, ТАССРнын халык артисткасы Әлфия Афзалова. ТАССРнын атказанган артисты Эмиль ЖәСССРның халык артисты, «Иван Сусанин» спектаклендә Сусанин ролен оста башкарганы өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты исемен алуга лаек булган Михаил Дормидонтович Михайловны заманында безнең илдә генә түгел, чит ил сәнгать сөючеләре дә яхшы белә иде. Аның көчле һәм зур тәэсирле тавышы ССР Союзының Зур театры залында кырык ел дәвамында яңгырап торды. Михаил Дормидонтович — безнен якташыбыз, иҗат юлын Казанда башлаган артист иде. Әгәр исән булса, хәзер ана 80 яшь тулар иде. Менә шул унай белән бу атаклы жырчыга багышлап. В. И. Ленин исемендәге дәүләт китапханәсендә «Көчле тавыш» дигән күргәзмә булды. Зур театр үзенең быелгы сезонын якташыбыз Михаил Дормидонтович яраткан «Иван Сусанин» спектакле белән башлап җибәрде. ЗУР БҮЛӘК Совет әдәбиятында уңышлы эшләгәне өчен һәм 60 яшь тулу уңае белән язучы Тихон Кононович Журавлев «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. ИҖАТ БӘЙРӘМЕ Татар балалар язучысы, республикабызның атказанган культура работнигы Ләбибә Ихсановага илле яшь тулган көннәрдә әдибәнен туган җире —Түбән һәм Урта Шөн авылларының (Киров өлкәсенең Вятские Поляны районы) культура сарайларында, аннары Казан шәһәрендәге Пионерлар сараенда юбилей кичәләре үткәрелде. Л. Ихсанонаның каләмдәшләре һәм артистлар белән берлектә үткәрелгән ул кичәләрдә юбиляр адресына килгән күп санлы котлау телеграммалары, котлау адреслары һәм бүләкләр тапшырылды. Шул көннәрдә Ләбибә Ихсанова өчен тагын бер куаныч булды. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 50 яшь тулу уиае белән Ләбибә Фәиз кызы Ихсанова КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. РӘССАМ СЕРГЕЙ ЛЫВИНГА 50 ЯШЬ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның күренекле рәссамы Сергей Осипович Лывинга 50 яшь тулды. Лирик пейзаж остасы Сергей Лывнн ярты гасырлык юбилеен зур иҗат күтәренкелеге белән каршылады. 50 яшьлегенә багышланган һәм Казанның сынлы сәнгать музеенда уздырылган шәхси күргәзмәсендә аның йөздән артык әсәре күрсәтелде. Күргәзмәгә рәссамның төрле теманы чагылдырган һәм төрле буяулар белән эшләнгән әсәрләре куелды Аларның барысын да берләштерә торган уртак сыйфат — туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Шуңа күрә юбилярның күргәзмәгә куелган картиналары тамашачылар күңеленә дә хуш килде Рәссамның «Казан. Лобачевский урамы». «Сөембикә манарасы», «Февраль азагы», «Камада», «Кышкы юл», «Буровой янында», «Баулы кырлары», «Татарстан юллары», «Татарстан киңлекләрендә» исемле картиналары аларда аеруча зур тәэсир калдырды. СУГЫШЧАН ДУСЛЫК БҮЛӘГЕ Атаклы Арктика очучысы М. Н. Каминский лаеклы ялга чыкканнан сон китаплар язу белән шөгыльләнә. 1973 елда «Молодая гвардия» нәшрияты аның «Чукотка күгендә» дигән китабын бастырып чыгарды. Яшьлегендә очучы һәм язучы Салих Баттал да М. Каминский җитәкчелегендә авиациядә хезмәт иткән. Автор үзенең бу китабында сугышчан дустының кешелек сыйфатларын, очу осталыгын, тырышлыгын, характерын, төсбитен бик яратып сурәтли. «Батталов яхшы иптәш иде. Якшәмбе көннәрендә семьясы булган очучы дуслары урынына дежур торырга бик теләп бара иде. һәр мәсьәлә һәм һәрбер кеше турында аның үз фикере булды, ләкин ул аны беркемгә дә көчләп тагарга маташмады». — дип яза автор. М. Н. Каминский «Чукотка күгендә» дигән китабын Салих Батталга бүләк итеп жибәрә һәм анар: «Техник прогрессның «Эшче бал корты»на—дустыма. хезмәттәшемә, очучы Салих Батталга авиациядә үткәргән яшьлегебез истәлеге» дип автограф яза. КЫЗЫКСЫНЫП КАРАДЫЛАР М. Горький исемендәге культура һәм ял паркындагы күргәзмә залында Казан рәссамы А. Хуторовның шәхсн күргәзмәсе булды. Казанлылар рәссамның иллегә якын экспонаттан торган һәм төрле темаларга багышланган картиналарын кызыксынып карадылар. «Балерина». «Яльчик». «Казанка- да». «Камышлыкта* дип аталган картиналар аларга аеруча нык ошады. РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТЕАТРЛАРЫНДА Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры «Чикләвек төше» исемле яңа спектакль күрсәтте Баш геройлардан коммунист Халикъ Саматовны артист Илшат Иомагулов. Рокыяны артистка Нәжнбә Ихсанова зур осталык белән башкардылар. «Чикләвек төше» спектаклен сәхнәгә яшь режиссер Ришат Хажиәхмәтов куйды, рәссамы— Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнәс Тумашев. Казан курчак театры Нурихан Фәттахнын «Энҗеле үрдәк» пьесасын сәхнәгә куйды Бу әкият-пьеса танылган прозаик Н Фәттахнын беренче сәхнә әсәре. Спектакльнең режиссеры Р. Батуллин. рәссамы В. Губская. композиторлары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе С. Садыйкова белән Р Гобәйдуллин. спектакльдә театрга яна гына кабул ителгән артистка Тәлнга Ялалова уңышлы дебют ясады. Спектакль курчак театрында зур уңыш белән бара. Республика күчмә театры язучы Р. Батуллнннын «Туйлар узгач._» комедиясен сәхнәгә куйды. Бу пьеса Р Батуллинның өлкәннәр өчен язган беренче әсәре Спектакльнең режиссеры Р. Бикчәнтәев, рәссаме П Баландин, композиторы С. Садыйкова. Спектакльдә мәхәббәт гүзәле Ләйлә ролен әле быел гына Ленинградта укып кайткан яшь артистка Л. Шакиржанова башкара. Спектакль Татарстан авылларында күрсәтелә башлады. СОЦИАЛИСТИК ЯРЫШ АЛДЫНГЫЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МАТЕРИАЛЛАРГА КОНКУРС Татарстан журналистлар союзы идарәсе. «Социалистик Татарстан:», «Советская Татария» һәм «Татарстан коммунисты» журналы редакцияләре тугызынчы бишьеллыкның социалистик ярыш алдынгылары эш тәҗрибәләрен уңышлы чагылдырган иң яхшы очеркларга, публицистик мәкаләләргә һәм репортажларга конкурс игълан иттеләр. Конкурска адресланган очерклар һәм публицистик мәкаләләрнең күләме 8— 10 биттән, репортажларның күләме 4—6 биттән артык булмаска тиеш. Барлык материалларның да татар һәм рус телләрендә язылган һәм машинкада басылган булуы таләп ителә. Конкурска килгән материалларның яхшы дип табылганнары конкурс игълан иткән газета һәм журнал битләрендә басылып барачак. Конкурс 1974 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Конкурста иң яхшы дип табылган материалларга премияләр бирелә. Публицистик мәкаләләр һәм очерклар өчен беренче премия 150 сум. икенче ике премия 100 әр сум. өченче өч премия 75 әр сум; репортажлар өчен беренче премия 75 сум. икенче ике премия 50 шәр сум, өченче өч премия 30 ар сум күләмендә билгеләнде. Конкурска дигән кулъязмалар конкурс игълан иткән газета һәм журнал редакцияләре адресына жнбәрелергә һәм аларның конвертына «Социалистик ярыш алдынгылары» конкурсына» дип язылган булырга тиеш. ӘДИПНЕҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ Үткән елның 12 ноябрендә Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында ТАССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе. күренекле драматург Риза Ишморатның тууына 70 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды Ул кичәгә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре. партия, совет. профсоюз, комсомол хезмәткәрләре, журналистлар. Казан шәһәре хезмәт ияләре килгән иде. Кичәне Татарстан азучыларының партия оешмасы секретаре. «Казан утлары» журналының баш редакторы Гариф Ахунов ачты. ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары М X. Хә- сәнов КПСС өлкә комитеты бюросы. ТАССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән Риза Ишморатны кайнар котлады. Тууына җитмеш яшь тулу уңае белән һәм әдәбиятыбызны үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат хөкүмәтебезнең зур бүләге — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән иде. М. X. Хәсәнов СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән Рнза Ишморатка шул орденны тапшырды һәм драматургка киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Кичәдә юбилярның тормышы һәм иҗат юлы турындагы докладны филология фәннәре кандидаты Азат Әхмәдуллмн ясады. ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе. СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки Нуриның юбилярга СССР һәм ТАССР язучылары исеменнән әйтелгән котлау сүзләреннән сон. Рнза Ишморат адресына килгән күп санлы ког- лау адреслары, бүләкләр тапшырылды. Соңыннан республикабызның сәнгать осталары көче белән спектакль-концерт бирелде. КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ Татарстан АССР Министрлар Советының нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре идарәсе, полиграфия һәм нәшриятлар фәнни-техник җәмгыятенең өлкә идарәсе республикабызда узган елда чыгарылган китапларның полиграфия һәм художество оформлениөсенә конкурс үткәргәннәр иде Күптән түгел шул конкурска йомгак ясалды. Беренче урын урта мәктәпләр өчен чыгарылган «Татарстан АССР тарихы» дәреслегенә бирелде. Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр»е икенче урынга лаек булды. Бу китапларны чыгаруда катнашкан полиграфия һәм нәшрият хезмәткәрләренә акчалата бүләкләр бирелде. КОТЛ ЫИБЫЗ Башкару осталыгы һәм совет музыка сәнгатен пропагандалаганы өчен. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы Эмиль Усман улы Җәләлетдиновка Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1973 елның 13 ноябрендә игълан ителгән Указы нигезендә Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Совет сынлы сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен. СССР Художниклар союзы члены, якташыбыз Сергей Осипович Лывинга Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының уткән елның 22 ноябренда игълан ителгән Указы нигезендә Татарстан АССРның халык художнигы дигән мактаулы исем бирелде. Бу иптәшләрне без чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.