АРДУАН БАТЫР
Укытучым Гази ага Кашшафка багышлыйм. ерезники каласында һәйкәл бар. Дәү такыр башлы, мыеклы бер кеше биек постаменттан уйчан гына карап тора, һәйкәлне карарга килүчеләр мәрмәргә чокып язылган сүзләрне укыйлар: Мирсәет Ардуанов 1886—1959 Укыйлар да уйга калып торалар. Пушкинга һәйкәл бар — шагыйрь. Чайковскийга һәйкәл бар — композитор. Чапайга һәйкәл бар — сугыш герое. Кем ул Ардуанов? Ник ана һәйкәл куйганнар? 2 Ардуан Мирсәетен замана давыллары кайларга гына илтеп ташламады. Ун яшеннән байларда көтү көтте. Һашим байның йортын яндырышкан өчен бер ел төрмәдә утыртып чыгардылар. Аннары — Казан пекәрниләрендә утын кисте, ипи пешерде, атлы эштә йөрде. Өйләнеп гаилә рәхәтен татырга өлгермәде — герман сугышы чыкты. Патша армиясендә ипилек-тозлык урысча өйрәнде, грамота алды. Ике дөнья бугазга-бугаз килгән дәвердә, кызыллар ягында торып, гаделлек өчен сугышты, егерме беренче елны гына өенә әйләнеп кайтты. Кайтса — дөнья үзгәргән, дөнья — ярлыныкы. Совет җир бирде. Сукала, тырмала, чәчүеңне чәч. Кемдер әйтте: «Тукта, энем, ашыкма!» — диде. Еллар буе ярлы-ябагайның җелеген суырган Һашим байлар тик ятар дисеңме? Ятмый торсын! Адмирал Колмакны жир читенә тәгәрәтеп, Япон диңгезенә төшергәнгә күп тә узмады, купты сәнәкчеләр фетнәсе. Минзәләдән башланды, Актаныш төбәген айкап, Карабашка таба китте. Һашим бай куштаннары кызыл сугышчы Мирсәетнең дә эзенә төштеләр. Аны күрше авылда тотып, жиргә егып салдылар, өстенә менеп, сикерәсикерә таптадылар. Бәлки ♦ ул, әле беркайчан да рәхәт күрмәгән бу фани дөнья белән бәхилләшеп, § аяк та сузган булыр иде, табигать әллә ничә кешелек итеп биргән £ куәте, мәйдан тоткан батырлыгы ярдәм итте — исән калды. Өенә,- Мәүгыйзәсе янына кайтканда, бите бәлеш чаклы булып шешкән, күз = урыннары сызык кына булып калган иде. Аның күгелжем-зәңгәрләнеп, * тимгел-тимгел булып күгәргән битенә карап Мирсәет икәнен тану кыен £ иде. Хатыны таныды. Башны ташка орып булмый, хәсрәтне эчкә йоттылар да совет биргән жирне чәчәргә чыктылар. Игеннәр уңып китсә ни дияр идең кана! Син дигәнчә генәмени?! Яз башыннан бер бөртек яңгыр төшмәде, жир кипте, яргаланды, таш булып катты. Егерме беренче елны иген-таруны, мал-туарны кырып килгән ачлык афәте Ардуан Мирсәетенә дә кара кайгы китерде. Хәзер ул ялгыз башы түгел иде инде, ике бала, хатыны, үзе — барысы дүрт кашык. Бүрек белән киңәшеп, башны кашып торгач, туган ягы Актаныш авылларыннан: Иске Кормаштан, Зияштән, Каентүбәдән грузчиклар әртиле оештырды, шулар белән бергә Идел — Кама буйларын айкарга чыгып китте. Бер чыккач, Чистае да, Казаны да, Сарапулы да калмады. Еллар газаплы булып, арка-жилкәне ачы тир белән юып. маңгайга сырлар сызып уза торды, Ардуан Мирсәетен, аның әртилен бер нәрсә куа торды — акча, йорт житкезергә, атлы-тунлы булырга, адәм рәтле яши башларга кирәк иде. Җилкәдә йөргән күмер кабы, тоз капчыгы, утын пүләне, күлме генә чиләнсәң дә, йорт житкезерлек рәт бирмәде. Менә шунда килер көнеңне уйлар чак житте. Уйланырга мәжбүр итәрдәй кешесе дә табылды. Ардуановның унбиш кешелек әртиле Пермь пристанена килеп туктаган сВолгарь» баржасыннан тоз бушата иде. Өч сәгать чамасы эшләгәч, әртил ялга туктады. Әле генә баржадан күтәреп чыккан унике потлы тоз ящигының берсен яр буена куеп, шуның өстенә тезелешеп утырдылар да пристань буендагы бер йортта пешертеп алган бер сарыкны, ике казан бәрәңгене, өч бөтен ипине тураптаратып, әвен сугарга тотындылар. Чирекле шешәдән берәр кружка аракы да әйләндергәч, күңелләре почмакланып, шаулап сөйләшергә керешкәннәр иде. болар янына күн курткалы, картузлы, күрер күзгә утыз яшьләр тирәсендәге бер кеше килеп туктады. — Ардуанов әртиле шушы буламы? — Булса ни диярсең?! — Эшкә ялланырга килдем,—диде күн курткалы, батыр гына. — Бик мәслихәт,— дип, Ардуанов ике метрлы гәүдәсе белән салмак кына кузгалып, тегенең янына килде. Эш сораучы аның култык астыннан гына иде. — Эш авыр бит безнең, туган,— диде Ардуанов, аның хәленә кереп. — Эшнең беркайда да жиңеле юк аның, абзый.— диде күн курткалы. Бу хәл әртилчеләрне кузгатып ук жибәрде. — Сынап кара, Мирсәет абзый, сынап кара! Ардуанов егетләренә ящик өстеннән төшәргә кушып ым какты. — Менә, туган, шушыны күтәреп, баржага кертеп куйсаң, алабыз. Күн курткалы ящикка тотынырга уйламады да. ГАРИФ АХУНОВ ф — Син бит аны үзең дә күтәрә алмыйсын,— диде, ирен чите белән елмаеп. Егетләр ду килделәр: — Бу ниткән нахаллык! — Бер йолкыштан мыскыллатып торабыз! — Анасының иманын! Ардуанов, ике кулын берьюлы күтәреп, егетләрен тынычландырды да, күн итекле аяклары белән жиргә каты-каты басып, ящик янына килде, иелеп, бер сулышта ящикны җирдән кубарды һәм, күкрәк турысына күтәргән көйгә, баржага таба китте. Күн курткалы аның аяк астында басманың сыгылып-сыгылып килүен исе китеп сокланып карап торды. Ардуанов әртилендә мондый хәлләр әледән-әле кабатланып торганга күрә, күн курткалы да онытылган иде инде, ләкин өч-дүрт көннән соң ул тагын грузчиклар барагына килеп чыкты. Зур һәм шыксыз баракның аргы башында карта суккан грузчиклар, таныш куртканы күргәч, дәррәү аның янына җыелып, яңа бер мәзәк күрергә әзерләнделәр. Күн куртканың йөзе бу юлы бик җитди иде. — Пристаньнарда болганып йөрүегез җитәр мәллә, якташлар? — дип, бик кинәт башлады ул сүзен.— Чын эшкә тотынырга вакыт түгел микән? — Ә син кем? Сиңа бездән ни кирәк? — диде Бәхтияр-грузчик. — Фамилиям минем Нурисламов, исемем Нәриман,— диде килүче дусларча.— Мин үзем Казан татары. Дәгъвалашырга килгән дип уйласагыз, ялгышасыз. Миңа сездән ни кирәк дип сорыйсыз икән, әйтәм. Сезнең миңа үзегез кирәк. Әртилчеләр аны тыгызрак уратып алдылар. Муеннар сузыла төште. Нурисламов башыннан картузын салды, чәче сирәкләнә башлаган маңгай түбәсен кулъяулыгы белән ашыкмый гына сөртеп торды,— әйтерсең шуннан да мөһимрәк бер генә эше дә юк иде,— кинәт йөзе алсуланды, коңгырт күзләре чаткыланып кабынды. — Специальность кирәк сезгә, якташлар,— диде.— Профессия, белдегезме? Илдә бик зур эшләр башланырга тора бит. Әйе, әйе. Яна заводлар, электр станцалары салырга торабыз. Партия әйтә, Совет власте ач мужигы, кырык ямаулы басулары белән әллә кая китә алмас, ди. Тракторлар кирәк, ашлама кирәк, бик күп итеп иген үстерергә кирәк, ди. — Син якташ булсаң, якташ бул, Нурисламов, бик озаклап әгит- ләмә Озын-озак сөйләшергә чама да юк, вакыты да ул түгел дигәндәй, турысын гына әйтеп бир: кая барырга кушасың безгә? И кемгә мөрәҗәгать итәргә? — диде Мирсәет абзый. Нурисламов, тешләрен күрсәтми генә, калын иреннәре белән балаларча елмаеп куйды. Якташының крестьянча нык, практик акылы аны елмаерга мәҗбүр итте. — Березнәктә химкомбинат салабыз. Партиянең карары бар. Кил син безгә, Ардуанов. — Үзем генәме? — Әртилеңне дә ал. Ничә кеше сез? — Унбиш. — Бик шәп. Безгә унбиш мең эшче кирәк. Моңарчы тыенкы гына тыңлап торган әртилчеләр кинәт шаулаша башладылар: — Ә без анда барып хур булсак? — Син бүген монда, иртәгә әллә кайда! — Ала канатлар бетмәс монда. Пашшул! Ардуанов күз карашы белән егетләрне тынычландыргач, Нурисла- мовка өстән аска карап әйтте: — Ярый, иптәш. Алай да булсын. Бардык, ди. Без соң анда нәрсә отабыз? — Сез бүген, Ардуанов, унике пот күтәрә аласыз. Әйе, әйе, ә биш елдан? Биш елдан сез күпме күтәрә алырсыз?—диде ул, тынып калган егетләрне күздән үткәреп.— Березнәктә сез һөнәр аласыз, кадровой эшче буласыз. Мин сезне көчләмим. Мин сезгә яхшылык теләп әйтәм. — Подъемный бирәләрме? — Бирәбез. — Туктале, торып тор. Бирәбез дә бирәбез дисең? Син үзең соң кайдан? И кем буласың? — Кадрлар бүлегеннән мин. Стройкага эшче җыям. — Күптән шулай диләр аны! — Бел аны, эш уңмаса, шәфкать көтмә, якташ! Әртилчеләрне күндереп, пристаньнар белән исәп-хисапны өзгәнче, «Березникхимстрой» дигән хикмәтле сүз халык теленә бик ныклап кереп урнашты. Ардуанов әртиле пароходка төялеп Нурисламов әйткән урынга килеп төшкәндә, борынгы тоз заводларының иске генә бер амбарын өр-яңадан җиһазлап, ишек түбәсенә «Березникхимстрой конторасы» дигән такта элеп куйганнар иде инде. Амбар тирәсенә котомкалы, фанер чемоданлы кешеләр, атлы олаулар килеп тулган. Шау-шу, ыгы-зыгы. Базар да базар, амбар яны да базар. Ардуанов якташлары юкмы дип белеште, һәм исе китте. Әле химкомбинатка кадәрле үк монда биш мең татар эшләгән, шулармын бер мен җиде йөзе Казан якларыннан икән. Арчадан, Кукмарадан, Апастан киләләр, иң күп килүчеләр Актаныштан иде. Килүчеләрнең кигәне — киндер күлмәк, алача ыштан, тула оек белән чабата. Алар төркем-төркем җыелып сөйләшеп торалар, яки контордан чыккан берәрсен уратып алып хәлләрне сорашалар. Эш шартларының нинди икәнен, акчаның күпмерәк төшәсен белгәч, шуны күңелләрендә йөрткән уйлары белән чагыштырып, чаманы чамага китереп карыйлар да: өметле күренә, бәлкем оттырмабыз дип, үз юлларына китеп баралар. Ара-тирә күн итекле, сатин күлмәкле, пин- жәкле, чиртсәң кан тамардай кызыл чырайлы тук кешеләр дә очраш- тыргалый, аларын нинди нужа куган — хода белсен... Зырянка белән Талыч елгасы буена кешеләр землянка казый. Атна-ун көн уздымы-юкмы, землянкалардан зур бер кала төзелде. Аш пешерергә дип учаклар ягып җибәргәндә, иртә-кичен елга буйлары аксыл төтен баганалары белән тула иле Озак селкенергә ирек бирмәделәр. Килүчеләр баш-күз алуга, грамоталырак кешеләрдән башлыклар сайлап, әртилләр оештырдылар. Ардуановның ул яктан эш җайлырак булып чыкты. Пермьнән үк оештырып алып килгән унбиш кеше янына татар-башкортлардан тагын бер йөздән артык кеше кушылып, алар әртиле бер йөз дә унҗиде кешегә җыелды. Сайланып-кыршылып торырлык затлы һөнәрләре юк иде, беренче көннәрне кая җибәрсәләр, шунда эшләделәр. Урман кистеләр, төп кубардылар, ботак-сатакны, чүп-чарны җыеп яндырдылар Әртил гомер буе кара эш эшләп, кул көче белән тамак туйдыручылардан җыелган иде — норманы үгәп бардылар. Ай тулганда кулга «получ- кы» дигәннәре дә, урнашу өчен бирелгән «подъемный» да эләккәч, әртилнең күңеле күтәрелеп, анда-санда вак төркемнәр мәҗлес сыман нәрсә дә коргаладылар. Мирсәет Ардуанов үзе эштән дә, мәҗлес уйнаулардан да канәгать түгел иде. Ник дисәң — якташлары Нурисламов аларны чын эшкә, специальность алырга дип чакырды Аннан ары килеп, получка алган саен мәҗлес кора башласаң, кая китә ул' Юк, ярамый болай, эшләгән эшең дә, тәртибең дә аермачык булсын Бер-ике ай узуга халык арасында сүз таралды 1АРПФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР — Урман эше беткәч, халыкны торф сазлыгына куып кертәчәкләр. — Акча дип кенә инде риматиз алыр хәл юк! — Дайош резин итек! — Спецовка бирсеннәр! Сазламыкка басма салсыннар! — дип ду килде Курган мужиклары. Бер атна дуладылар да тындылар. Берәү дә сазламыкка куып кертмәде Эшкуар Строгановларның борынгы солеварняларыннан бушаган амбарларда ашханә ачтылар. Каралып беткән нарат бүрәнәләрдә кырылмый калган тоз бөртекләре елык-елык итә, әртилләр көндез чиратлашып ашый, кичен шунда ук жыелышка җыела иде. Дисциплина турында, булачак зур эшләр турында сөйлиләр. «Профсоюз» дигән, «комсомол» дигән сүзләр сөйләнә. Төзелешкә килгәннәр басынкы гына тыңлыйлар, каршы сүз әйтүче юк. һәркем күңелендә, алданмагаем, кирәк түгелне әйтеп хур булмагаем, дигән уй саклый, эченнән тынуны кулайрак күрә. Ардуанов үз әртилен жыелышка төп-төгәл алып килә, төп-төгәл алып китә. Профсоюзга да күмәкләп язылдылар: гыйбрәтле сүзләр тыңлыйлар, взнос түлиләр, кырмыска оясыдай кайнап торган зур коллектив белән элемтәләре хәзергә шуннан артмый. Сентябрь башларында Ардуановны төзелеш башлыгы Крутановка чакырдылар. Әртил хәвефкә калды. Нигә микән? Юньлегә булырмы? һәркем хәлле хәленчә Мирсәет абзыйга киңәшен бирергә тырыша. Әртилдә күбесе яшьләр, башлыкларын олылап «абзый» дип дәшәләр. — Син анда нит... түрәләр алдында бик жебеп төшмә, яме. Мирсәет абзый.— ди Яна Кормаш егете Нурләхмәт Фазлыев.— Аяк терәп сөйләш, без рабучий сыйныф диген, рабучий сыйныф влачны алды, и шулай булгачыннан безгә барлык кәнкрнт шартлар тудырылырга, эш закун буенча йөртелергә тиеш, диген. Ничу монда алдатырга! Аны Бәхтияр абзый куәтләп җибәрә: — Сине, кордаш, өйрәтеп торасы юк. Үз акылың үзең белән. Гомер буе тоз ташыган кеше син. Тозлы суга кереп китмәссең дип ышанабыз. Иллә дә мәгәр шунысын да хәтереңнән чыгарма, жаен-җайга китереп кенә, түрәләрнең хәтерен калдырмаслык итеп кенә сөйләш. Дуамаллык белән бу дөньяда пычагым да кырган кеше юк әле. — Ә сазламыкка керергә дисәләр?! — дип чәчрәп каршы төшә Нурләхмәт. Бәхтияр абзый башны чайкап куя: — Менә анысына риза булма, кордаш, дәгъвалашма да, күтәрелеп бәрелмә дә, үз туксаныңны туглап: «Ниту, ниту»,— дип тик утыр. Ардуанов грузчик заманнарда тозланып беткән иске фуражкасын кулында йомарлап, әртилчеләренең сүзен тыныч кына тыңлый, тыңлаган берен үз бизмәненә сала, мыегына урый; барысы сөйләп, бирәсе киңәшен биреп бетергәч кенә әйтеп куя: — Шулаен ул шулай да. туганкайлар, ә бүтән эш бирмәсәләр, нишләрбез? — Ие шул,— дип килешә аның белән Бәхтияр абзый. Төзелешкә ул хатыны, бала-чагасы белән килгән, йортын, мал-туарын сатып килгән, кире борылыр җае юк аның.— Пока без әйбәт чутта торабыз. Без белгән кирелекне генә белә торгандыр нәчәльстуа. Әллә, мәйтәм, аллага тапшырып, җир казуда эшләп карыйбызмы? — Беләсезме, егетләр, хитри булырга кирәк.— дип сүзгә кушыла НәфүшСайрар кош, ул арада иң яше, туктаусыз сөйләп тә армый торганы.— Тәмле тел белән алдырырга, тәмле тел белән. Син, Мирсәет абзыкаем, песием генә кереп бас түрәләр янына, җайлап-майлап кына болай диген: күбәләгемтүгәрәгем, диген, нәчәльнигем-түрәкәем, диген, сайрар кошым-сандугачым, диген, минем әртилгә җүнлерәк бер эш тапсана, сазлыкларда йөртмәсәнә, диген. Әртилчеләр дәррәү көлеп жибәрделәр. Ардуанов дагалы күн итеген, сатин күлмәген, кешелеккә кия торган пинжәген киеп, конторга китеп барды. Әртилчеләр өмет белән аны озатып калдылар. 3 Әле иртәнге сәгатьләр булса да, гөрселдәп агач ауган, Курган мужикларының ачы сүгенеп ат куалаган тавышлары ишетелә; чуар киемле, чабаталы, кайберсе чикмән, беришеләре хәтта кайры тун кигән ирләр, сарафанлы, озын күлмәкле хатын-кыз төркем-төркем булып Строгановлар амбарына — иртәнге ашка баралар, аларның чыр-чу килеп сөйләшкәне, көлешкәне ишетелеп тора. Урманнар өстенә күтәрелергә өлгергән кояш актарылып ташланган чокырларны, ауган наратларның әле кибәргә өлгермәгән яшел ылысларын, саргайган каен ябалдашларын яктырта. Иске Кормашта да көздер инде. Өй түрендәге каен саргайгандыр. Ягарга утын әзерли алдылар микән? Получкасыннан үзенә вак-төяккә генә унбиш тәңкәсен калдырып, калганын хатыны Мәүгыйзәгә салган иде. Ат алырга кушты. Атсыз йорт йортмыни ул. Әзрәк жүнәтсә, бозау алып жибәрерләр. Карыйсың — ике елдан сыер. Олы улы Мирзануры мәктәпкә йөри. Авылда мәктәп ачканнар! Кәшифәсе дә быел мәктәпкә керә болай булгач. Мирзанур дүрт елын чит авылга йөреп укыды. Быел үзләрендә укыр. Балалары белемле булып үсәр, өс-башларын жүнә- тәсе, кеше арасында әдәм рәтле йөртәсе бар... Мирсәет абзый, үзәге өзелеп, ундүрт яшьлек Мирзанурын, тугыз яшьлек Кәшифәсен, алар белән булашып йөргән чая телле Мәүгыйзәсен күз алдына китерде. Контор янына жыелган яңа килүчеләрне карый-карый эчкә узды. Коридорга кергәч, стена буйларына чүмәшкән кешеләрнең кәржин- чемоданнары аша атлый-атлый, кадрлар бүлеге яныннан үтеп китте. Монда да халык, монда да яңа килүчеләр. Документ көтәләр, сакал- мыегы кырылмаган, яшьме-картмы икәнен дә белерлекләре калмаган кешеләр, артык кычкырмый гына, бер-берсеннән хәл белешәләр — Пашпорт бирмәделәрме? — Кире кайтасы булсаң ни хәл итәрсең! — Әй, го.толобый, куда лезешь? — Яп авызыңны, корчаңгы! Салып торып җибәрермен! — Пашул вон! Микулай заманы түгел бу сиңа! — Тише! Мирсәет абзый коридор тулы халыкны ырып-ерып узды да, төзелеш башлыгы кабинетына житкәч, бик хәтәр дулкынлана башлады. Башыннан фуражкасын салды, коры булса да, итекләрен каккалап, ишек төбендә таптанып алды, шуннан соң гына тәвәккәлләп, ишекне ачты. — Рөхсәт микән? Җавап бирүче булмады, чөнки аның тавышы янә шау-шу эчендә күмелде. Бактың исә монда да халык тулган. — Мөмкин булырмы? — диде ул, ишек төбендә туктап. Ишетүче булмагач, тамак кырып, катырак итеп дәште. Халык уратып алган фанер өстәл яныннан бер баш күтәрелде. Куе кара чәчләрен ике толым итеп үреп салган, әнис алмадай аппак-алсу йөзле, унтугыз яшьләрендәге бер кыз халык арасыннан килеп чыкты — Иптәш Ардуанов түгелме? — диде ул саф татарча. Мирсәет абзыйның эченә жылы йөгерде. 2, «к. У.» м I. ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР ф 17 — Мин идем шул, үскәнем. Кемдер чакырган, имеш, диделәр. Чын булса? ' — Әйе. Сезне сәгать сигезгә чакырдык. Әле унбиш минут вакыт бар. Чак кына сабыр итеп торыгыз. Мин Никифор Степановичка хәбәр итим. Менә минем урындыкка утырып торыгыз.— Урындык китереп бирде дә, идәнгә шык-шык басып, түр бүлмәгә кереп китте. Ардуанов бары тик шунда гына үзе кергән бүлмәнең әле башлык бүлмәсе түгел, алгы бүлмә икәнен шәйләп алды. «Шундый тупас халык арасына каян килеп эләккән бу оҗмах кошы?» — дип үзалдына елмаеп куйды, яшьлеге, кыз урлаган вакытлары исенә төшеп, күңеле рәхәтләнеп китте. Кыз куйган урындыкка утырам дигән иде, егыла язып калды, аны алып киткәннәр иде инде. Күрәсең, эшләрен бүлдергәнгә ачулары килгәндер. Әнә бит бер дистә күз әле дә аңар төбәлеп, өнәми генә карап тора. — Рәхим итегез, иптәш Ардуанов,— дип, әлеге чибәр кыз аны усал күз карашларыннан коткарды. Башлык кабинетында аны коңгырт чәчләрен ян-якка тарап куйган, костюмлы, галстуклы кеше каршылады. Буйга ул Ардуановтан аз гына калыша, әмма гәүдәгә шактый ук чандыр иде. Ардуанов бүлмәгә күз йөртеп алырга өлгерде. Монда да, алгы бүлмәдәге кебек, фанер шкафтан, зур имән өстәлдән һәм ике-өч урындыктан башка берни дә юк иде. Башлык үзен «Крутанов Никифор Степанович» дип таныштырды, кунагын урындыкка утыртып, үзе дә аның янына урындыгын тартып утырды да, Мирсәет абзыйга күптәнге танышы кебек карап, гади генә сүз башлады: — Килеп яхшы иткәнсез, иптәш Ардуанов.— Пинжәгенең түш кесәсеннән чынаяк зурлыгындагы чуен сәгать чыгарып, күз төшереп алды.— Килмәсәгез үзем барырга тора идем.— Пауза ясады.— Укый-яза беләсезме? — Беләм,— диде Ардуанов. — Бик яхшы, алайса. Менә шушы газетаны карый торыгыз әле. Ул сезнеңчә язылган. Минем ашыгыч язу җибәрәсем бар иде.— Сөйләгән уңайга газетаны дүрткә бөкләп, уч төбе белән кирәкле урынын каплап күрсәтте. Газета Мирсәет абзыйга таныш, Свердловскида чыга торган «Социализм юлы» газетасы иде. Ул аны грузчик булып эшләгән чагында ук ил хәбәрләрен, кайда эшче кирәклеген белү өчен караштыр- галый иде. Крутанов күрсәткән урынны имән бармагын йөртеп укырга кереште: «ВКП(б) Үзәк Комитеты карары. Березники химия комбинатын төзү турында...» Бармак йөрткән уңайга аның иреннәре дә кыймылдый иде. Кинәт ул Крутановның кәгазь язмавын, аны бик зур игътибар белән күзәтеп торуын сизеп алды, башын газета битеннән күтәргәч, Никифор Степановичның җилдә яргаланган юка иреннәре елмаерга итенүен күрде. Әнә шул елмая башлаган юка иреннәр Крутановның какча йөзендәге җитдилекне алып ташлаган, җете зәңгәр күзләре җылы бөркеп карыйлар иде. Үз гомерендә бик күп күзләр күргәне булды Ардуановнын: башлыкларның күбесе үз кул астындагылар белән күзгә карамыйча, кәгазьгә карап сөйләшәләр. Бу күзгә карый, елмаеп карый. Эшнең хәтәрен кушарга җыена булса кирәк. Нык бул, Мирсәет, бирешмә. Крутанов өстәл яныннан чыгып, янә Мирсәет абзый янына килеп утырды. — Шушы көннәрдә «Уралсевтяжстрой» тресты Березникида химкомбинат салырга керешә. Хикмәт шунда, иптәш Ардуанов, беренче эшне торф сазлыгыннан башларга туры киләчәк. — Ни өчен сазлыктан? — Станцадан төзелеш мәйданына дамба сузарга кирәк. Төзелешкә кирәкле барлык җиһаз шуннан киләчәк. Соңыннан тимер юл тармагы сузарбыз. — Ә минем монда ни катнашым бар? — Хикмәт шунда, иптәш Ардуанов, без, төзелеш җитәкчеләре, дамба салуны синең артельгә тапшырырга булдык. Дөресрәге, синең артельдән кулайрак артель булмас дип таптык. — Ничек була инде бу? —диде Ардуанов. Чәчсез такыр башын сыпыргалап дәшми торды.— Без бит грузчик. Без бит торф чыгарып өйрәнмәгән. Крутанов аның колач җитмәс киң җилкәсенә, зур мыегына, йөнтәс кара кашларына, кара-кучкыл түгәрәк битенә карап, беравык дәшми торды. Аннары татарларның эшкә батыр булуын, бер тотынса көн үтсеигә түгел, булсынга эшләвен ихлас күңелдән сөйләп китте. Пермьдә дә, Мәскәүдә дә татарлар белән бергә эшләргә туры килүен әйтеп, сөйләгән сүзенең хак икәнен раслап кунды. — Ни өчен имынны без? — диде Мирсәет абзый, әртилчеләрнең үзен озатып калуларын искә төшереп. Крутанов аның зур коңгырт күзләре хәйләсез каравын, сүзнең чынысын көтеп торганын аңлады. Шунлыктан әйтер сүзен ерактан уратмыйча, авызында әвәләмичә әйтеп бирүне кирәк тапты. — Без, әлбәттә, башкаларны да куша алган булыр идек. Сине, иптәш Ардуанов, миңа партиядәш иптәшем тәкъдим итә. — Кем ул? — Нурисламов. — Нәриманмы? — Нәкъ үзе. — Ә сез аны каян беләсез? — Без аның белән Пермьдә заводта бергә эшләгән идек. Инде менә төзелешкә дә бергә килдек. — һмм... Менә бит ул... знакум,— диде Ардуанов, танышын очраткандай шатланып, ләкин артык жәелеп китүеннән янә уңайсызланып, сүзсез калды. Крутановка форсатны ычкындырмаска кирәк иде — Менә шулай, иптәш Ардуанов. Минем партиядәш иптәшемә ышанмаска хакым юк. Аннары тагын шул ягы бар синдә пролетар закалкасы. — Ә сез каян беләсез? — Анкетаңны карап чыктым. Патша төрмәсе дә таныш сиңа. Сугыш мәктәбен дә узгансың. Аннары мин бит үз күзем белән күреп торам: көн саен сине сорап киләләр, кстати, безгә килгәндә ничә кеше иде артелеңдә? Унбишме? Ә хәзер ничә? — Бер йөз дә унҗиде. — Менә бит! — дип яратып баш какты Крутанов һәм, җавап көтеп, Ард^ановка төбәлде. Мирсәет абзый уч төбенә йөткеренгәләп алды да аяк өсте басты. — Булыр, иптәш Крутанов,— диде нык итеп. Крутанов кинәт дулкынланып урыныннан күтәрелде. — Мәсьәләне аңлаганың өчен рәхмәт, иптәш Ардуанов Мин шулай булыр дип ышанган да идем. Тик менә нәрсә, хәзергә спецовка юк. Итек тә бирә алмыйбыз. — Чабата булырмы? — Чабата кайтарттык. Өченче участоктан, складтан алырсыз. Бүген үк әйтермен. — Инструмент? — Хәзергә: көрәк, кәйлә, лом, тачка, носилка. ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР — Кайчан эш башлыйбыз? — Иртәгә иртүк. — Яхшы,— диде Ардуанов, баш селкеп. Саубуллашкан чакта Крутанов каты итеп аның кулын кысты: — Эш авыр булачак, иптәш Ардуанов. Ике артель бу эштән баш тартты, егетләргә туп-туры әйтегез, төзелеш темпы эшне ничек башлауга, ягъни сезгә бәйләнгән. — Аңлыйм,— диде Мирсәет абзый, ышанычлырак булсын өчен: «Дело будет!» — дип өстәүне кирәк тапты. Ул, килгәндәге кебек үк, гөрселдәп агач ауган, һай-һулап ат куалаган тайга юлыннан кайтты. Чокыр-чакырлар, ауган төпләр аркылы тиз-тиз кайтты. Актарылып ташланган җир дә, ауган агачлар да. гөрселдәү тавышлары да хәзер аңа ничектер үз иде, якын иде, аның ул эшкә мөнәсәбәте бар иде инде. Эш башлауны тапшырганга аның күңеле кузгалган, яңа бер үзгәреш сизеп дәртләнгән иде. Менә син, хикмәти хода, бармаска, торф сазлыгында эшләмәскә дип күңеленә беркетеп килде, ә үзе каршы торып бер авыз сүз әйтмәде. Әртил алдында вәгъдәсез булды түгелме соң ул? Бигрәк кешечә сөйләште шул. Таш булып таш эрегән булыр иде... 4 Урал тайгасын сискәндереп мылтык атылды. Кулына ике көпшәле ау мылтыгы тоткан Никифор Крутанов көлтәсе белән чәчелгән утка, болыттай бөдрәләнеп, һавада эленеп калган аксыл төтенгә беравык карап торды да әмер көтеп тын калган эшчеләр әртиленә дәште: — Башладык, иптәш Ардуанов! Мирсәет абзый саллы зур көрәген ашыкмый гына җиргә батырды, каерып торып алган бер кантар балчыкны җилкә турысына ук күтәреп, сабан туенда сөлгедәшен селтәп аткан гайрәт белән уң тарафка ыргытып җибәрде. Бу минутта аның бөтен уе әртилчеләрендә иде, ул аларга ошарга, үрнәк булырга тели иде. Әртил башлыгыннан биш адымнар читтәрәк басып торган Бәхтияр Гайнуллин — әртилдә Ардуановтан кала икенче өлкән кеше — уч төбенә төкереп һәм авыз эченнән нидер сөйләнеп, көрәгенә тотынды. Өченче бер урында Нәфүш-Сайрар кош уены-чыны белән: «Лә илаһы-иллал- лаһы, ходаем, үзең мәдәт бир, Ардуан батырга сихәт бир, бар тапканымны, ашаган вә капканымны өйләнмәгән хатыным Зөлхәбирәгә. Гөлхәбирәгә, Миңлениса, Җимлениса, Бибисара җаныкайларыма багышладым»,— дип, торф сазлыгын дуамал бер көч белән актарырга тотынды. Ун минут та узмагандыр, җир өсте көрәкләр ялтыравыннан, бер иелеп, бер тураеп торган җир казучылардан гыйбарәт иде инде. Носилка белән балчык ташучылар әрле-бирле узып йөри башлады, зур бер полоса итеп агачы киселгән тайга төрле тавышлар белән тулды. Прораб Борис Зуев юл башындагы кешеләргә татарча сүз кушып, эш тәртибен аңлатты. Ул күбесе киндер күлмәк-ыштанлы, чабаталы әртилчеләрдән аерылып тора, аның өстендә — каеш белән буган яшькелт гимнастерка, аягында — күн итек. Борис — Алабуга ягында үскән егет — русча да, татарча да бик әйбәт белә, шунлыктан аны татарлар белән башкортлардан җыелган өченче участокка куйганнар иде. Мирсәет абзый, сулыш алырга дип туктаган арада, әртиленең басу киңлеге араны иңләп, баш күтәрми эшләвен күрде. Күңеле тынычлана төште. Тик әле җанында һаман бер борчу да сакланып тора иде: ахыргача шулай түзәрләрме? Дамбаның торфлы балчыгын алып бетереп, суын агызу өчен ике ай вакыт кирәк, диделәр. Хәзер сентябрь, көннәр әле җылы тора, ләкин гел шулай тормас бит! Октябрь башларында суытачак, салкын сулы сазламыкта чабатадан, киндер күлмәк-ыштаннан ничек эшләрләр? Дымлы балчык хәзер үк инде чабаталарга ябышып хәлне ала, чолгаудан дым тартып, аякны әчеттерә. Мирсәет абзый эшкә күн итектән дә чыга алган булыр иде, ләкин аның башкалардан аерылып торасы килмәде, кат-кат ыштыр урап чабата киде. Менә алар янына төзелеш башлыгы Крутанов белән прораб Зуев килеп життеләр, алар инде өченче участокны әйләнеп чыкканнар иде. — Эшләр барамы, иптәш Ардуанов? — дип, ягымлы итеп, шул ук вакытта бигүк төчеләнеп тә китмичә дәште Крутанов.— Синеңчә ничек, жир казучыларга оешкан рәвештә ял бирә барырга кирәк булмасмы? Мирсәет абзый көрәген җиргә кадап — Ял бирү мәслихәт, Никифор Степанович. Егетләрнең беренче көнне үк гайрәтен чигерү ярап бетмәс,— диде. — Ничегрәк ял иттерәбез? — Учаклар ягып җибәрергә кирәк. Алмаш-тилмәш аяк-чуны киптерербез. — Дөрес идея. Тагын? Мирсәет абзый бу юлы төзелеш башлыгына түгел, шыпырт кына, татарчалап Зуевка әйтте: — Прораб иптәш... безнең халык бит, үзең беләсең, чәйгә бик әвәс, әнә шул ял иткән чакта берәр кружка кайнар чәй эчертә алмабызмы? Крутанов муенын сузып прорабка таба борылды. — Әртил башлыгы нәрсә ди? Зуев аңа Мирсәет абзыйның гозерен аңлатып бирде. Крутановның аксылсаргылт кашлары язылып, күзләре яктырып китте. — Ә нигә, учак ягуны берәү дә тыймый,— диде төзелеш башлыгы. — Учак ягу озак түгел анысы... — Соң, шулай булгач? — Чәй каян алырга? Крутанов, прорабка карап, өзеп кенә әйтте: — Чәй белән шикәрне ашханәдән китерт. Бер җылы сүз кыш буе жылыта, диләр. Сүзе аяк астында калмаганга, Ардуановның җаны җылынып китте. Прораб белән башлык китеп ярты сәгатьләр чамасы узды микән, алар янына җигүле ат арбасында бак китерделәр. Арбада олаучыдан тыш Зуев үзе дә бар иде. Ул арбадан җиңел генә сикереп төште дә баганага тимер чыбык белән элеп куйган рельс тимерен даң-доң кага башлады. Җир казучылар, көрәкләрен дымлы җиргә батырып, ялга туктадылар. Ардуанов, ярдәмчесе Исәнгол Юлдыбаевны чакырып, учак ягарга кушты. Башкортлар — далада ут ягып өйрәнгән халык — урманнан коры-сары җыеп алып чыгып, әллә ни арада өч-дүрт урында учак дөрләтеп җибәрделәр. Әртилчеләр, калай кружкалардан алмашлап кайнар чәй эчә-эчә, прорабны мактадылар, аяк-чуларын киптереп алдылар. Бәхтияр абзый, ялдан һәм кайнар чәйдән күңеле күтәрелеп — Кул җилешенә әйбәт иттең, Мирсәет туган. Әллә, мәйтәм, икенче мәртәбә ялга туктаганда берәр чүлли дә килешеп куясыңмы?—диде. Аның сүзен ишеткән башкорт егетләре дә авызларын ерып килеп життеләр. — Кымыз һорарга кәрәк. Ә нәмә, һинеи Һүдең закун, әртилсе! Урыссаны ла һәйбәтрәк һукалайһын!— диештеләр. ГАРИФ АХУНОВ ф ЛРДУАН ВАТЫР — Анысы булмас,— диде Ардуанов.— Чүллиләр, кымызлар өмет итә торган булсагыз, башка әртил эзләгез. Кузгалдык, җәмәгать, без эшлисе эшне озын койрык сарбай килеп эшләмәс. Рельсыңны сук, бул- маса, Борис. Чаң суккач, дәррәү кузгалдылар. — Әртил башлыгының талканы коры булырга ошай,— диде артта- рак калып килгән Кинъябулат. Ул моны ачуланып түгел, елмаеп әйтте. Тагын берничә минуттан көрәкләрдән авыр дымлы балчык оча, носилкалы егетләр йөгереп йөри, юл өчен калдырылган аралыкның ике ягына тау өелә башлады. 5 Ардуанов әртиле эшләгән урыннан өч чакрымнар читтә, Зырянка елгасының бөдрә таллар үскән тугаенда, өч кеше балык тотып утыра иде. Кыршылган күн кепкалы, чаларган каты мыеклы, күңелгә шом сала торган каты тавышлы Сагайкин, юл кәҗәнен астына җәеп салып, җимле кармагын су өстенә ыргыткач, трубкасына тәмәке төеп ут кабызды: — Татарва кузгалды, сиздегезме? — Тайганы белмиләр әле алар...— диде гамьсез яшь чырайлы Шалага, җилкә аша төкереп.— Бер көн эшләрләр, ике көн, аннары — әллүр два креста! — Яшь син, Петруся! Синең өчен дөнья — самогон да финка, чечетка да красотка! Татар — чыдам халык. Илле градуслы салкынга да, баш пешәрлек челләгә дә түзә! Башкалар спецовка таләп итеп эшкә чыкмады, алар чыкты. — Нәтиҗә нинди? — Син бит яшь кеше. Үзең нәтиҗә яса. Аңладыңмы? — Аңламаслык нәрсәсе бар аның! Син, господин Сагайкин... Сагайкин күз агын әйләндереп Шалагага карады: — Ташла боргалануыңны! Ниткән господин булыйм мин сиңа? Постройком секретаре иптәш Сагайкин! Аңладыңмы? Шалага яшьлеккә хас пошмас гамьсезлек белән үчекләп елмайды: — Миңа барыбер: иптәш ни, господин ни! Икесе дә начальство. Тик мин, Ксенофонт Иванович, акылга сыйдыра алмыйм: нишләп син, иптәш постройком секретаре, ике сүзнең берендә, аңладыңмы, аңладыңмы, дип сорыйсың? — Ә нәрсә дип сорарга боерасың? — Аңлата алдыммы? — дип сорарга кирәк. — Нинди аермасы бар? — Аңладыңмы дигәндә син үзеңне акыллы, мине дурак дип саныйсың. Аңлата алдыммы дигәндә, киресенчә, син дурак, мин акыллы булып чыгам. Сагайкин, трубкасын суырып, уйланып торгач, мыегын дерелдәтеп көлеп җибәрде. — Беләсеңме, Шалага, теге заманда булса, начальство сине күп лыкылдатып тормас иде. Камчы белән бер генә орыр иде. Кемнең акыллы, кемнең дурак икәнен белер идең син! Аңлата алдыммы? — Аһа,— диде Шалага, аңардан да сабыррак тавыш белән.— Заманасы ул түгел, Ксенофонт Иванович. — Я, ярый, теш ыржайттык, җитәр...— диде Сагайкин.— Шаян сүзне килер көннәргә саклыйк.— Үзләреннән берәр адым читтә, әңгәмәгә кушылмый балык калкавычына карап утырган киез эшләпәле, кәжән- ле, тонык йөзле кешегә дәште —Ә син ник дәшмисен, Шакир? Эшләпәле селкенеп куйды, кармагын судан алып, яна селәүчән кидертеп, яңадан салгач, ашыкмый гына әйтте: — Сабыр итәм әле мин, Ксенофонт. Чуртан эләккәнне көтәм. 6 « Төшке ашка кайтканда, бригаданы берьюлы ике яңалык көтә иде. с Беренчесе—Строгановлар амбарына вакытлыча корган ашханәгә % плакат элгәннәр: «Бөек төзелешне беренче булып башлаган ардуанов- ф чыларга сәлам!» Плакатның ике телдә: русча һәм татарча булуы егетләрне сөен- “ дерде. Алар шаулашып сөйләшергә, тойгыларын уртаклашырга тотын- = дылар. Балчык эшендә эт булып арысалар да, үзләренә булган шундый * игътибар күңелләрен күтәреп җибәрде. < Яңалыкның икенчесе — Әдәми тауда Павел Громов әртиле барак- е лар салырга керешәчәк. Җир казуда кем дә кем кубикларны күбрәк = бирә — шулар беренче булып землянкадан баракларга күченә. Бу хәбәрне постройком секретаре Ксенофонт Иванович Сагайкин u әйтте. Ардуаповлар бригадасын ашханәдә ул үзе каршы алды, эшне коры тотып, өстәлләр янына урнаштырды, тәлинкәләргә аш бүлгәнне көткән арада кыска гына сүз сөйләде: — Без Идел грузчигы Ардуановка исәп тотып ялгышмадык. Ардуанов артеле бөтен төзелешкә үрнәк күрсәтте. Юкны таптырып, саботажлык итәргә теләүчеләр авызларын күтәреп калдылар. Котлыйм, иптәшләр, уңыш телим. Кем дә кем ялкаулана, кем дә кем прогул ясый һәм шул сәбәпле социализм төзүгә аяк чала, аңар безнең арада урын булмаячак. Сагайкин өстәл янында сабыр гына утырган Мирсәет абзыйның кулын кысты. Ардуанов постройком секретареның кулы каты икәнен тоеп: «Моңардан уңарбыз, шаять»,— дип, күңеле булып уйлады. Табынга җәелгән ак эскәтер, стенадагы Ворошилов портреты, көндәлек кысыр солы өйрәсе урынына бирелгән итле токмач әртилчеләрнең кәефләрен янә бер мәртәбә күтәреп җибәрде Бик җәелеп китмичә генә тамак туйдырып алгач, туп-туры эш урынына юнәлделәр. Төштән соң да темпны киметәселәре килмәде. Шулай да тук карынга эш әкренрәк барды, көрәкләр төшкә кадәрге тизлек белән җилләнеп очына алмады. Киндер бияләе булмаганнарнын уч төбе кабарып чыкты. Яшьрәкләрнең биленә төште Бирешергә ярамый иде: тешне кысып, билне нык буып эшләделәр. Көрәкләрне иңбашына салып өйгә кайтырга чыкканда, кояш Усолье урманнары артына баеп бара иде инде. Кичке ашны ашагач, сазга баткан аяк-чу, тирләгән тән белән землянкаларга кайтасылары килмәде, әртилләре белән җыелып. Зырянка елгасына су керергә киттеләр Көннәр кояшлы торганлыктан, сентябрь башы булса да. су суык түгел иде әле. Шапыр-шопыр йөзделәр, чолгауларын, ыштырларын юып. үзләре сабынлап юынып алганчы, җир өстенә эңгер иңде. Мирсәет абзый борчыла башлады, иртәгә иртүк эшкә чыгасы барын әйтте. Ләкин Исәнгол Юлдыбаев егетләре — Агыйделдә, Димдә су кереп үскән башкорт узаманнары — ашыгырга теләмәделәр Беренче көннән үк егетләрнең иреген тыю уңайсыз иде, шуңа күрә Мирсәет абзый сабыр гына аларны көтте. Башкортлар судан чыккалаганчы, әртилнең бүтән егетләрен төркем-төркем итеп озата торды. Үзе башкорт егетләре белән бергә кайтты. Су кергәннән соң җиңеләеп калган эшчеләр, үзара гөрләшеп, аулак урман юлыннан кайталар, эшләр әйбәт башланды бит әле, болай барса, бигүк оттырмабыз, палучкыдан өс-баш рәтли алырбыз, дип хыялланалар иде. Урманның ин куе урыныннан чыкканда, кош сайравына гаҗәпсенеп туктап калдылар. Сентябрьдә ниткән саташкан кош булыр бу, ә? Әллә берәрсе кошларны үчекләп йөриме? — Калай матур һайрай, үзәктәремде өзеп ала,— дип, Кинъябулат һәммәсе өчен берьюлы хисен белдерде.— Дим буенда сагында алай апарук һайрамай ине бит ул. Әллә, булмаһа, бертиклем тыңлап алабызмы? Нәмә ашыгабыз әле без?.. Туктап, бер урынга өелделәр. Нәкъ шул мизгелдә егетләрнең баш өстеннән зур бер таш очып, нарат кәүсәсенә килеп бәрелде. Аннары кинәт барлык яктан таш, кирпеч, балчык кантарлары оча башлады. Кемдер башын тотып, ачыргаланып кычкырып җибәрде. — Ятыгыз! — дип кычкырды Ардуанов. Дәррәү яттылар. Кошчык әле һаман өздереп сайрый иде. Кай тарафтадыр байгышның уфылдап куйганы ишетелде. «Безнең беренче булып эш башлавыбыз кемнеңдер эчен пошырган,— дип уйлады Ардуанов яткан җиреннән.— Әртилне бүлгәләп йөртмәскә, саграк булырга кирәк». 7 Төнлә булган хәлгә күңеленнән борчылса да, Мирсәет абзый аны төзелеш җитәкчеләренә җиткермәде. «Гадәти хәл, спецовка белән уңайлы эш шартлары таләп итеп тә ниятләре барып чыкмаган буза- терлар бездән үч ала,— дип фикер йөртте.— Көнчелек нишләтмәс. Таш атып нәрсә кыралар, бер атарлар, ике атарлар да арыгач туктарлар». Ялгыша иде Мирсәет абзый. Бер ай эшләгән арада төзелештә Ардуановларның дошманы күзгә күренеп артты. Кассага акча алырга килгәч, башка әртилләр аларга өнәмичә, дошман күз белән карыйлар, чөнки Ардуановлар получканы бер ярым мәртәбә артык ала, алар әртилендә прогул ясаучы, эш нормасын үтәми калучы юк иде. Җыелышка килгәч тә, алар адресына төртмәле сүзләр ишетелеп тора. Чөнки хезмәт дисциплинасы ягыннан аларны һәр вакыт үрнәк итеп сөйлиләр. Каш астыннан карауларга, төртмәле сүзләргә дә түзәргә булыр иде, тагын бер атнадан Нәфүш-Сайрар кош белән Кинъябулатны Зырян- кага балык тотарга барган җирләреннән авыз-борыннарын канатып кыйнап кайтардылар. Мирсәет абзый көне буе күңелсез йөрде. Йөзе борчулы, кашлары җимерелгән, күңелендә төзелеш башлыкларына карата үпкә дә бар иде. Нәрсә карап йөриләр, ник тәртип урнаштырмыйлар? Әртил белән әртилнең сугышканын көтәләрме? Алайга китсә бит — Ардуанныкылар- ны җиңәрлек әртил юк әле төзелештә. Болай ярамый, чарасын күрергә кирәк. Өч чакрым гына ары Веретья поселогы, поселокта патша заманыннан ук калган төрмә бар, стеналарын дегеткә буяп, нарат бүрәнәдән салганнар. Милиция постлары оештырырга, азу теше ярган хулиганнарны җыеп ябарга кирәк. Бер дә, ике дә җәзасыз калгач, узынырлар алар... Берьюлы ике егетнең кара канга батырып кыйналуы әртилнең дә кәефен алган иде, ул көнне сүлпәнрәк эшләделәр. Көндезге аш вакытында Ардуанов әртилне Юлдыбаевка тапшырды да туп-туры конторга китте. Исәбе мәсьәләне «кабыргасы белән» кую иде. Ләкин ул анда Ниндидер Ардуанов безгә закон түгел, адым саен норма арттыруга е без категорически каршы, дигәннәр. х Әртил кинәт икегә бүленгән, бер як Громовны яклый, бер як— < бузатерларны, әлеге ике җәнҗалчы утка керосин сибеп тора. Дәгъва- •" лаша торгач, сугышып киткәннәр. Йодрык белән, утын пүләне белән, кулга ни эләкте шуның белән. Канга баткан ике кешене больницага алып киткәннәр. Балта осталары икенче көнне көне буе эшләмәде. Бу инде төзелешнең бер участогын туктату, димәк, шуңа бәйле рәвештә, җир казучы Ардуанов әртиленә дә йогынты ясау иде. Ник дисәң, суыклар инде башланырга тора, землянкаларда юеш, суык тиеп йөткереп йөрүчеләр күренә башлады. Кирәк бит, өченче көнне, землянка янында учак яккан Исәнголга читтән килеп чыккан берәү, тәмәке сораган сылтау белән, бәйләнеп киткән. Юлдыбаевның кан бик кызу: оча-куна, бәйләнүче өстенә килә бу. Тавышка башкорт егетләре йөгереп чыга. Горур халык, кимсетергә юл куймый торган халык. Каннары кайнап, ярсынып, рәнҗетүчене җир йөзеннән себереп ташларга итенәләр. Ардуанов, егетләрне үгетләп- ялынып, сугышны көч-хәл белән туктатып калды. Туктатуын туктатты, ләкин күңеле тынычланмады. Көн дә, көн дә үгетләп кенә котылып булмас бит, сугыш оештыручы, эшче халыкның күңелен бимазалаучы хулиганнарны авызлыкларга кирәк. Ардуанов үтенече белән шул ук көнне кичкырын Крутанов җыелыш җыйды. Көндез ашханә, кичен клуб итеп җайлаштырылган тоз амбарына эшче халык килеп тулды. Төзелеш җитәкчеләре барысы да килгән, өстәвенә, ышанычлы булсын дип, Веретьядән ике милиционер да чакырганнар иде. Җитәкчеләр үзләре халыкка күренердәй урында, идәннән ярты гына метр биегрәк итеп эшләнгән сәхнә сыман урында утыралар, милиционерлар стена буена басканнар. Күгелҗем төстәге шинель, якага таккан кубиклар һәм бил каешын тартып торган авыр наганнар кайнар канлы егетләрнең эченә шом салырлык иде. Җыелышны җитди башлап җибәрделәр. Никифор Степанович Урал үзәгендә салыначак химия комбинатының әһәмияте, икмәккә туенмаган авылларга кирәкле ашлама турында сөйләде. Аннары ул төзелешкә комачау итүче хулиган-бузатерларга каршы махсус комиссия төзелүен, аның җитәкчесе итеп постройком секретаре Сагайкин иптәш билгеләнүен әйтте. Озакка сузып тормастан, сүзне ана бирде. төзелеш башлыгы Крутановны да, партком секретаре Хангильдянны да, постройкой председателе Мицкалевичны да очрата алмады. Төзелеш гаять зур мәйданда бара: Селин сазлыгын арчып, узкоколейка салырга җыеналар; станцага цемент, чуерташ, металл конструкцияләр төялгән эшелоннар килеп туктаган — аларны кабул итеп, комбинат булачак урынга китерергә кирәк. Үзәк дамбаның өлгереп җитмәве кулны тота. Шуңа күрә җитәкчеләр, кырыкка ярылырдай булып, участоктан участокка чабалар иде. Мирсәет абзый инде җитәкчеләрне очрата алудан өмет өзеп, кайтырга чыккан иде, юлда аңа Сагайкин очрады. Ксенофонт Иванович аны постройкомга алып керде. Янак сеңерләрен биетеп, тешен кысып тыңлады, кулларын артка куеп, ишекле-түрле йөреп тыңлады. Озаткан чакта әйтте: — Борчылмагыз, иптәш Ардуанов, тәртип булыр! Социализм төзелешенә аяк чалучы бузатерларнын тамырына балта чабарбыз. Бер көн узды, ике көн узды, тәртип урнашмады. Ул арада бараклар салучы Громов әртилендә сугыш чыкты. Эш нормасыннан риза булмаган ике бузатер әртил башлыгы белән сүзгә килгәннәр. ХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР Ялт итеп чистартылган биек кунычлы сары хром итектән, яхшы галифе чалбардан, пинжәк һәм галстуктан чабаталы-чикмәнле халык алдына, өстәл кырыена чыгып баскан Сагайкинны халык сагаебрак каршы алды. Аерма бик зур иде. — Ил, күзен төбәп, безгә карый,— диде Сагайкин.— Азот-тук заводы— илнең беренче химия флагманы. Азот—капитализм белән кушылганда— җимерү, кыру, сугыш һәм үлем. Азот — социализм белән ку шылганда — югары уңыш, хезмәт кешесенең тормышын бөтәйтү, ахыр килеп, азот — безнең шартларда культура. Шулай булгач, әйдәгез, киләчәк көнебезне матур итеп корыйк. Социализм иленең индуст- риясен нык итеп салыйк. Амбарда дымсу, суык иде, йөзләгән халык сулавыннан ул җылынып китте. Сагайкин сүзләреннән соң халык кузгалышып, гөжләп алды. — Ә хулиганнар? Нишләтәбез аларны?! — дип кычкырды карлыккан тавыш. Аны шундук икенчесе эләктереп алды: — Вәйт имынны! Җитәкче булсаң, син безгә шунысын әйт! Ксенофонт Иванович пөхтә итеп таккан галстугын рәтләп, тавыш басылганны көтеп торды. — Мин бу сорауны көткән идем, иптәшләр. Безнең төзелеш көн саен сәләтле төзүчеләрне алгы планга чыгарып тора. Пермь грузчигы Ардуанов җитәкләгән артель ай буена эш нормасын бер йөз дә кырык процентка үтәп килде. Балта осталары артелен Павел Громов шулай ук беренче рәткә алып чыкты. Коммунист Николай Вотинов слесарьлары якын көннәрдә су кудыру станцасы монтажларга керешә. Алар башкарган эш меңнәргә үрнәк. — Ә хулиганнарны нишләтәбез? — дип, баягы карлыккан тавыш тагын кычкырып җибәрде. — Дөрес! Громов әртилен эштән туктаттылар. — Бараклар җитешмәячәк. — Землянкада кыш чыгабызмыни? Халык бердәм шаулый, амбарның төрле-төрле почмагыннан ачы итеп әйткән усал сүзләр яңгырап-яңгырап китә иде. Крутанов халыкны кыңгырау шалтыратып тынычландырган арада уйлап алды: «Җыелышны ардыра. Халыкны үчекли... Эшчеләр бит матур сүз тыңларга түгел, конкрет фикер ишетергә килгән. Эх, комиссия председателе итеп Мицкалевичны куярга иде. Ул Мәскәүдә шул, ике айсыз кайтмый...» — Я, ярый, сузмагыз,— диде ул Сагайкинга коры гына. Сагайкин аңа карап баш иде дә тураеп басты. — Төзүче иптәшләр, тынычланыйк. Аңсыз элементлар белән көрәш кискен куелачак. Безнең бурыч — иң әүвәл, төзүчеләргә уңайлы эш шартлары һәм культуралы ял оештыру Икенчесе — социализм төзелешенә аяк чалучыларның тамырына балта чабу. Мирсәет Ардуанов үзалдына җыерылып куйды. Сагайкинның соңгы сүзләре аңа үтә дә таныш иде. Ул бит аны теге чакта да шулай юатып чыгарды, ә үзе тәртип урнаштыру өчен кыл да кыймылдатмады. Аның уйларын хуплагандай, халык тагын шаулаша, ризасызлык белдерә башлады. — Нишләптер балтаң бик үтмәс күренә. — Син балта кайраганчы әнә ничә эшчене имгәтеп ташладылар! — Сүз боткасын туктатыгыз! — Долой тел бистәләрен!! Кемдер ишек төбендә ачы итеп сызгырып җибәрде. Милиционерлар шунда ташландылар, ләкин алар ду килгән халыкны ырып-ерып анда барып җиткәнче, сызгыручы чыгып тайган иде инде... Җыелыштан соң төзелеш җитәкчеләре үзләре киңәшкә җыелдылар. Партком секретаре Хангильдян җыелышта бер сүз дә дәшми тыңлап кына утырган иде, ул Сагайкинга төбәлеп — Син, Ксенофонт Иванович, ботка ясадың. Халыкны котырттың,— диде. — Нигә, мин кирәкмәгән сүз сөйләдемме әллә? — һәр сүзнең урыны бар. Монда әле анлы эшчеләр түгел, сезон- никлар икәнен онытып җибәрдең. Бер елга соңрак сөйлисе сүзләрне сөйләдең. Бүген конкрет сорауга җавап бирергә кирәк иде. Әгәр алга таба да шулай кылансаң, постройкомнан китәргә туры килер сиңа. — Гаебемне таныйм, иптәш партком секретаре. — Тану аз, конкрет эш эшләргә кирәк. Милиция постларын көчәйтү, анлы эшчеләр, бигрәк тә Гражданнар сугышы, Кызыл Армия мәктәбен узган партиецлар исәбенә тәртип сагына яңа кадрлар әзерләү синең өстә. Бүгенге гаебеңне син бары тик шуның белән генә аклый аласын—Аннары ул Крутановка карап:—Җыелышны алдан әзерләмәвебез начар, иптәш Крутанов, беренче коймак төерле булды,— диде.— Мицкалевичның өйдә булмавы үзен нык сиздерә. 8 Октябрь ахырларында кар явып, Урал урманнарын актан киендерде. Сулыш алу иркен, дөнья ямьлерәк булып китте. Ләкин бер атна да узмады, кар эреп бетте. Җир кара, карагайлар кара, каен кәүсәләре генә ак. Күк йөзе тәбәнәк, соры, анда җил йөри бугай, болытлар ашыгып ага. Ул да түгел, көзге бәйләнчек яңгырлар башланды. Әйләнә-тирә гел юеш, гел яңгыр, әртилчеләр бил тиңентен сазга батып кайталар, чабаталарга олавы белән балчык иярә, аякка су үтеп алҗыткач, чабата астына күн тегеп, сүс үреп киделәр. Алар гына да коткара алмый, хәзер инде җир казучылар түземсезлек белән Әдәми тауда баракларның өлгереп җитүен көтәләр иде. Әдәми тауның легендасы бар: абыйлы-сеңелле ике туган бер-бер- сенә гашыйк булганнар. Әтиләре аларны йорттан кугач, әлеге тауга килеп, куыш казыганнар, гомер буе шул куышта япа-ялгыз яшәп үлгәннәр, имеш. Шуннан тауның исеме Әдәми тау булып киткән, ди. Ниһаять, бер көнне, иң беренче итеп, Ардуанов әртилен Әдәми таудагы баракка күчерделәр. Баракта, солдат казармаларындагы кебек, икешәр катлы нар-сәндерәләр ясалган, эченә коры салам тутырылган мендәр, матраслар куелган иде. Әртилчеләр аның тәрәзәләре биек һәм якты булуына, ягарга мичләре булуына сөенделәр. Дымлы юеш землян калардан соң мондагы корылык, яктылык аларга бик зур рәхәтлек булып, җәннәт булып тоелды. Урал тайгасына килгән гигант төзелешләр белән чагыштырганда, агач нар белән салам матрас — гел дә фәкыйрьлек бит инде. Әмма Урал урманнарында көне-төне ухылдаган, җир тетрәткән авазларны колаклары белән генә түгел, җаннары белән дә ишетеп, куәтле яңа дөнья килүен сизеп йөргән әртилчеләр артыгына дәгъва кылмыйлар иде. Көзге бәйләнчек яңгырлар да, ноябрь суыклары да аларны куркытмады, башланган эшне бер генә минутка да туктатмадылар. Пар коперлары, чыгыр-лебедкалар. пошкырып-ухылдап. Кама буеның туң җиренә тимер-бетон субай суктылар; электр җитәрдәй җиргә чыбыклар сузып, электр җитмәстәй җирдә учаклар ягып, кәйлә һәм көрәк, лом һәм кувалда белән коралланган меңнәрчә кешеләр, Әдәми тауны актарып, химкомбинат мәйданына Строганов солеварняларының ГАРИФ АХУНОВ ф АР ДУ АН БАТЫР тозлы суы сеңә-сеңә кайракка, тимергә әйләнгән каты балчык ташыдылар. Социализм иленең индустрия гиганты корылачак урында, юл өстендә комачаулап торган борынгы тоз амбарларының көлен күккә очырып, динамит шартлый; жимерелгән-тетелгән кирпечтән һавага соры- кызгылт төстәге тузан өермәләре күтәрелә; тузан таралган чакларда Әдәми тау белән Жданово кыры арасында ком һәм чуерташ ташучы Курган мужикларының атлы олаулары, кәрван-кәрван тезелеп, берәр чакрымга сузыла иде. Боларны көн дә саен күреп йөргән Мирсәет абзыйның күңелендә әле моңарчы татып карамаган яңа бер тойгы уянды: затлы нәсел Строгановлар өч гасыр буена Уралда хакимлек иткәннәр. Аларның явызлыгы халык бавырына тозлы таш булып утырган. Яна заман әнә шул хатирәне җир өстеннән гүя бөтенләе белән себереп ташларга тели. Ардуанов әртиле әле һаман да дамба төзелешендә эшли. Дамбаның соңгы эшләре борын төбенә килеп терәлде. Урамда утыз биш градуслы декабрь салкыны. Әртил туннель казырга тотынды. Төзелеш мәйданына килеп җиткән урында дамба гади дамба булып кына кала алмый, аның өстеннән әле поездлар жиһаз йөртсен өчен чуен юлы да узарга тиеш иде. Мирсәет абзый борчуга калды, әртил гадәттәгечә эшләсә, туннельне бер айдан бетерә алмый, җир тимер кебек каты, лом белән ваткан чакта туң жирдән очкыннар чәчри. Контордан Ардуанов әртиленә өстәп тагын утыз кеше бирергә вәгъдә иттеләр. Ләкин әртилчеләр моның белән килешергә теләмәде. Туннельдән киләсе акчаны алар инде чама белән исәпләп куйганнар иде. Мирсәет абзыйның солдат хезмәтендә, Гражданнар сугышында һәм Идел — Кама пристаньнарында җыйган тәҗрибәсе әйтеп тора: төзелешкә акча эшләп алырга җыелган сезонниклар түгел, аңлы эшчеләр кирәк. Шулай булмаганда, көне-төне лом белән, кәйлә һәм кувалд? белән туң җирне вату, носилка һәм тачка белән балчык ташу, өстәвенә, гаиләңнән читтә ялгыз-ярым яшәү аларны бик тиз туйдырачак. Баштарак әле хулиганнар бәйләнү, тәртип бозулардан зарланалар иде, инде ул хәлләр дә ишетелми, ләкин кешеләр күңеленә шатлыкның да өстәлгәне юк бит. Әртилчеләр бер дә бер көнне һәммә нәрсәкәйдән туеп, арып, төрлесе төрле якка таралып китәчәкләр. Берәр төрле әмәлен табасы, шул хакта партком секретаре Хангильдян белән, яки аларны эшкә өндәгән Нәриман Нурисламов белән сөйләшеп карыйсы булыр. Хәзергә егетләрне кулда тотуның бердәнбер чарасы — як-якка карандырмый, аны-моны уйларга ирек бирми, дамбаны төзеп бетерү... Мамык сырма өстеннән брезент кәҗән кигән, җылы бәрән бүрегенең колакчыннарын югары күтәреп бәйләгән Ардуанов, туң балчык төягән авыр тачканы ялгыш түнтәрмәс өчен, беләгендәге барлык җегәрен биреп, киң сайгак басма буйлап, карны каты шыгырдатып этеп килде дә балчыгын бушатып җибәрде. Кайтышлый янәшә юлдан юыртып узды, балчык төяүчеләр янына тачкасын җай гына куеп, үзе дә көрәккә тотынды: — Ягез әле, балакайлар, тизрәк кыймылдыйк, бүген ике норма бирә алмабызмы? — Мирсәет абзый, битең өшегән бит,— диде аңа Нурләхмәт. Ардуанов зур тире бияләенең аркасы белән битен ипләп кенә ышкып торды; бите җылынып кызыша башлагач, бияләен салып, мыек чылгыена каткан бозны җебетеп алды, аннары терсәкләрен киереп тоткан хәлдә, авыр тачканы сайгак-юлдан төшермәскә тырышып янә китеп барды, аның артыннан башка тачкачылар иярде. Туннельдә алар белән янәшә бетончылар әртиле эшли. Әртил илле кешелек. Эшне алып баручы осталар икәү: берсе — битен урман кебек куе кара сакал баскан, мәһабәт гәүдәле, озын кайры тунлы, киез итекле Трапезников — төп оста; икенчесе—башына күн түбәле бүрек, өсте- нә кыска сары тун, аягына чүчинкә кигәне —Шакир Сираев; анысы көянтә-чиләк белән су ташучы кызларга командалык итә, ул — төп останың ярдәмчесе. Трапезников эшне җае белән генә алып бара. Ыгы-зыгы тудырмас, ♦ шауламас, кулында көрәк булыр, чиләк булыр, бер минутын бушка үткәрмәс. Сираев исә, кулны артка куеп, әрле-бирле йөренә, көянтә- чиләк күтәргән хатын-кызларны, көтүче сарыкларын барлаган кебек, санап-барлап тора, шелтә сүзен, әрләүне даими кирәк дип саный. Шәл бөркәнгән бер хатын, түмгәккә абынып, ялгыш кына суын түккән иде, ул аңа карчыга кебек очып кунды. Тезелешеп су ташучы хатын- кызлар бөялеп калдылар, чиләктәге суга боз элпәсе утырудан куркып, Сираевны да, алдына карап йөрмәгән хатынны да тиргәргә керештеләр. Трапезников килеп тиргәшүне туктатмаса, эшләре харап иде. Бетончылар Ардуанов әртиле казыган туннельнең идәнен бетон белән катырып, стеналарын кирпеч белән тышлап, жир казучыларның үкчәсенә бастырып киләләр, шунлыктан теләсәң-теләмәсәң дә темпны арттырырга туры килә, ә бу хәл Ардуанов әртилен бер урында таптан- дырмый, гел ашыктыра, гел алга куалый иде. Мирсәет абзыйны шатландырганы ул түгел иде әле. Туннельне бетонлау эше үзе бик кызыклы булып чыкты. Су ташыла, ком ташыла, кирпеч тезелә, цемент капчыклары килә; гүәрдин-гүәрдин егетләр, көймә ишкәге төсле зур озын калаклар белән сыекчаны өзлексез болгатып торалар; суыкта аларның бите-башы кызарып чыккан, осталары Трапезниковның бетон парыннан, киңәшен-мазарын биргән чакта авызыннан бөркелгән будан сакал-мыегын ап-ак бәс сарган, һәм ул гел чыршы бәйрәмнәрендәге Кыш бабайга охшап калган иде. Мирсәет абзый сизеп алды, аның әртиле Сакалбайга сокланып карый, ара тирә бетон болгатучыларга, кирпеч тезүчеләргә күз төшерә, йөгерәйөгерә су ташучы хатын-кызлар аларны дулкынландыра. Бу хәл Мирсәет абзыйның күңелендә тонык кына өмет чаткысы кабызды: тукта, чү, сезонникларның һөнәргә омтылуы түгелме бу? Бетончы һөнәрен өйрәнеп алсалар, гомер буе эшле булдың дигән сүз. Монда бит әле төзелешнең очы-кырые күренми. Ул хакта инде менә партком секретаре белән түгел, Никифор Степанович Крутановның үзе белән сөйләшәсе булыр. Ипле кеше, ярты сүздән ни әйтеренне аңлый белә, сүзне аяк астына салып таптамас, кирәк чакта Ардуанов та аны тыңлады бит. Ул көнне Мирсәет абзый, әллә нинди бер шатлыгы бар сыман, кичкә кадәр дулкынланып йөрде. Смена бетәр алдыннан әртилчеләр янына Борис Зуев килде. Эшләгән эшне исәпләп карагач: — Молодцы, ардуановцы, норманы 197 процентка үтәгәнсез! — диде. — Их, тагын бераз гына тырышсак, ике йөз буласы икән,— диде Бәхтияр Гайнуллин.— Әллә ике йөз итеп язасыңмы, энем? — Ысынлап та, өс проценттан бер нәмә лә булмай бит,— диде Юлдыбаев. Башка егетләр дә Исәнголның сүзен күтәреп алдылар Мирсәет абзый аларның шаулашканын сабыр гына тыңлап торды да: — Дөресен яз, Борис. Күз буяу Ардуановлар эше түгел,—диде — Нәфеснең карыны зур, аны тутырып бетереп булмас. ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә»,— дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр, күрәсең. Авыз адәм рәтле аш-суга тиенүгә егетләрнең буш вакытларын бушка үткәрәселәре килми башлады. Алар еракта, Агыйдел һәм Сөн буйларында калган гаиләләрен, гаиләсе булмаганнары сөйгән ярларын сагына башладылар. Барып күңел ачарга клуб әле өлгереп җитмәгән, күбесенең газета укырлык белемнәре дә юк, шунлыктан мәзәк сүзгә оста егетләр атаманлык итә башлады. Ял сәгатьләрендә барактагы халык Нәфүш-Сайрар кош янына җыела. Нәфүш учын-учка шап иттереп китереп бәрер дә, баш бармагын мөгез кебек тырпайтып, кысык күзләрен ярык кына калдырып, сөйләп китәр. — Пример өчен әйтәм, Шамук бүген чирле. Ягъни килеп, эштә түгел. Аның борыны шешкән.— Халык нар-сәндерәдә ыңгырашкалап яткан Шәмсетдин ягына борылып карый.— Ярый, хуш, борыны шешкән. Ә бит ул борын Шамукның үзенә генә кирәкле борын түгел. Ул борын, ныклабрак уйлап карасаң, безнең бөтен әртилгә кирәкле борын. Ә ул сантый-мантый Шәмсетдин шуны аңларга теләми и шулай ук әйткән сүзгә колак салмый. — Нинди сүзгә, синең тиле сүзеңәме? — ди Шәмсетдин, нар-сәндерәдән башын сузып. — Торып тор, торып тор, абзыкаем! Мин сиңа әйтмәдемме борыныңны тозлы су белән ю дип әйтеп? — Тыңлаучылар дәррәү көлеп җибәрделәр.— Ә нәмә көләсез? Аның нәмәсе көлке? Шулай Сарапулда Мирсәет абзый белән грузчик булып йөргән заманнарда борынга суык тидердем. Әдәм ише генә борынмы, бөтен битне баскан. Башта шеште бу, аннары килеп, Хөббенисаттәйнең иске читек балтыры кебек ләш- перәеп калды. Шаштырт итеп тартып җибәрәм тегене, мин сиңа әйтим, тайга бүреләре куркып качарлык. Бер атна шулай йөрим, ике атна — бетми генә бит. Хәзер моның зәхмәте башка да суга башлады. Чигәдәге кан артиллериясе сулык-сулык итеп тора, аңа да түзәр иең, кузла белән аркага тоз капчыгы күтәреп алдыңмы, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, каршыда әкәмәт боҗралар, аллыгөлле тәңкәләр очып йөри башлый. Парахут басмасыннан очып төшеп китүеңне көт тә тор. — Соң, шуннан, шуннан? — Шуннан, нәрсәсе шуннан? Кеше-кара, грузчик агай-эне әйтә, син аны, Нәфүш-Сайрар кош, җылыга тотып кара, җылыга, ди. Бер көнне, алар сүзен тыңлап, борынны җылы мичкә терәп яткан ием, төннә мичне ягып җибәргәннәр дә, борын пешкән, болай да олы борын, мин сиңа әйтим, икенче көнне тукмак чаклы булып кызарып чыкты. И көлә халык — түзсәң түз, түзмәсәң — юк. Авылга кайтып китәр ием, өй тулы ач халык, ни хәл итим, ярман сугышы янвалиты кебек, борынны сөлге белән бәйләп куйдым да киттем тагын тоз капчыгы ташырга. Бәхетем бар икән алай да, әллә каян гына килеп чыга Мирсәет Ардуа- нов: теге дә бу, китә сорашу, борын Шәрифләренә җитәбез; бар булган хәсрәтемне түкми-чәчми сөйләп бирәм тегеңәргә; менә шулай-шулай, мин әйтәм, Мирсәет абзыкаем, хур итте мине бу борын, хет кисеп ташла, хет умырып ат — үзәк бәгырькәйләремә үтте бит, мин әйтәм, син безнең арада бердәнбер акыллы кеше — берәр төрле әмәлен белмисеңме шуның, мин әйтәм. Әйттемме, Мирсәет абзый? Ардуанов тыныч кына елмая: — Әйткән иең шул. — Мина шуннан соң әйтә бу, син аны, ди, Нәбиулла туган, ди, тозлы су белән юып кара, ди. Көләме бу, мин әйтәм, чынлап әйтәме? — Шуннан, шуннан? — дип сабырсызландылар тыңлаучылар. Ләкин Нәфүш-Сайрар кошка көлкесен сөйләп бетерергә туры килмәде, барак яныннан малайлар кычкырышып уздылар — Нурлый хатынын үтерә! Нурлый хатынын үтерә! — Каһәр генә суккан икән,— диде Мирсәет абзый, үзалдына сукранып.— Ниткән бетмәгән сугышу бу? — Ул ашыкмый гына урыныннан торды, кулына йомарлаган фуражкасын язып, такыр башына тартып киде, өстәл тирәсендәге халыкка: — Ярар, тынычландырып килим инде,— диде. — Бар, Мирсәет абзыкаем, тынычландырып кил, син бит начальник кеше, жавабын сипа бирәсе,— дип мутланып калды Нәфүш- Сайрар кош. Ул моны көлдерергә исәп тотып әйткән иде, тик көлүче булмады. Нурләхмәтнен, әз генә «котырган сыер сөте» каптымы, хатынына бәйләнүен беләләр, һәм бу әртилне инде туйдырган, сызлап торган чуан кебек, үзәкләренә үткән иде. «Менә дигән эшче. Кулына көрәк тотса, жир жимертеп эшли. Хәтирәсенең килмәгән бер генә жире дә юк, ни житми адәм баласына?»— дип, юл уңаенда күңелсез генә уйлап алды Ардуанов. Ул шактый ук ямьсез күренешкә юлыкты. Ул кергәндә. Нурлый хатынын идәнгә егып салган да өстенә менеп атланган, ике кулын идәнгә жәеп, аңардан нидер таптыра иде. Нурлый чибәр хатынын построй- комдагы кара егеттән көнли диләр, бәлки шуны таптыруыдыр. Хәтирәсе, ишектән кемдер керүен сизеп һәм сыдырылган күлмәгеннән уңайсызланып, тыпырчына-тартына башлады, ләкин Нурлый төп кебек берегеп утырган, алты потлы гәүдәсе белән ул хатынын идәнгә кузгала алмаслык итеп беркеткән иде. Хәтирә, мескен, Мирсәет абзый алдында шулай жәелеп ятуыннан гарьләнеп, күз яше белән елап җибәрде. Ардуановның бәгырен күз яше өтеп алды. Үгет-нәсихәтнең файдасы тимәслеген шундук аңлап, Мирсәет абзый Нурлыйны култык астыннан кочаклап, хатыны өстеннән суырып алды. — Ах. җир бит, җир бит.— дип кычкырмый гына сөйләнде әртилче,— Я инде, шушы да булдымы егетлек?! Нурлый тыпырчынмакчы булып киерелгән иде. Ардуанов кулына эләгүен абайлап, юашланып калды. Мирсәет абзый аны агач тапчанга утыртып куйды. Чөйдән үрелеп сөлге алды һәм «ә» дигәнче «батыр Галинең» кул-аягын бәйләп, тапчанга сузып салды. Аңа хәзер чыгып китсә дә була иде. ләкин кул-аяклары бәйле хәлендә Нурләхмәтнен үзен генә калдырасы килмәде, тапчанның бер кырыена чүмәште дә күңелсез уйларына бирелде. Үзсүзле, тешләк кеше иде Нурләхмәт Тавыш-тынсыз бер сәгать ятты Ардуанов та. ләм-мим сүз дәшмичә, бер сәгать утырды Сабырлыкка көч сынашалар иде. Ахырда Нурләхмәтнен сабыры төкәнде. — Җибәр инде, таз, алҗыдым бит инде — диде — Хатын-кызга кул күтәргән ир ирмени ул! — диде Мирсәет абзый юаш кына. Тагын ярты сәгатьләр яткач, Нурләхмәт гырлап йоклап китте Ардуанов башта аның кулын, аннары аякларын чиште, сөлге буудан кызарган беләген җинелчә ышкып торды да авыр гына көрсенеп чыгып китте. 10 Әртил башлыгы булганга күрә, егетләренең өс-башын кайгырту, акчаларын саклап тоту, гарьлекләренә тимичә генә, әкренләп үгет-нәсихәт бирү — һәммәсе Ардуановка йөкләнгән иде Егетләре дә моны аңлый, кирәксә-кирәкмәсә, юктанбардан тәртип бозмыйлар, ләкин ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР дөнья булгач төрлесе була, авызны авызга куеп, чөкердәшеп кенә торып булмый, бар яраштыра, юк талаштыра дигәндәй, әйбәт кенә йөргән жирдән тавыш чыгарып, ямьсезләнеп тә киткәлиләр. Балтач егете Шамук — үксез бозау булып кагылып-сугылып йөргәнгәме — шаяртканны аңламый, ялгыш кына шул авырткан сөяленә бассалар, үлгәненкалганын белми сугыша. Ардуанов аны бер көнне бик озак үгетләде. «Шәмсетдин, нишләвең бу, улым, стройкадан кусалар, үзеңә кыен була бит. Сиңа бит әртил белән саубуллашырга туры киләчәк»,— диде. Шамук әртил башлыгына ант итте: — Бүтән беркайчан да тавыш чыгармыйм, Мирсәет абзый, кеше сөйләшкәнне күрсәм, бер чакрымнан әйләнеп узармын,— диде. Шуннан соң тыныч кына ике көн эшләгән иде, өченче көнне НәфүшСайрар кош белән сугышкан да киткән. Юктан гына бит, бөтенләй юктан. Өйләнү, башлы-күзле булу турында хыялланганнар, һәркем күңелендә йөрткәнен әйткән. Химкомбинатны салып бетерсәк, янәсе, бишьеллык ударниклары итеп «усубый» премия бирәселәр. Акчалата гына түгел, акчаны болай да ярыйсы гына эшлиләр, авылларына да почтадан салгалап торалар. Өсбаш киеме кирәк. Кияү егете, мин сиңа әйтим, кәләше янына алача ыштаннан кайтмас бит. Күн итек алып җибәрергә кирәк,— дегет белән майлый торганын, дагалысын; сатин күлмәк — изүдән билгә тикле ак сәдәф тезгәнне, кыек якалыны; аннан ары килеп, кәчтүн. Ниприминны постауны, караны, күз явыңны алыр- дайны. Хәлле хәленчә һәркем хыялланган була, Шамук әле сүзгә кушылмый. — Син нигә дәшми торасың, әллә сиңа әйләндергеч такмаганнар- мы? — дип әйтеп салмасынмы Нәфүш-Сайрар кош. Шул җитә кала ятим Шамукка. — Нишләп син мине мыскыл итәсең? Нишләп син миннән көләсең?! — дип, җан ачуы белән кабынып, кабарынып килә дә, Нәфүшне якасыннан урап алып, күлмәген умырып та төшерә, ике күзенә ике фонарь утыртып та куя. Сөйләшеп-үгетләп тору артык. Аннары әртилче сүзе бер һәм берәгәйле булырга тиеш. Байтак кына икеләнгәннән соң Ардуанов участок милиционеры белән сөйләште, үз әртилендәге яшь эшче Шәмсетдин Сәләхиевне ике генә көнгә ябып, кайнарлыгын киметеп чыгаруларын үтенде. «Алып киткән чакта бөтен әртил алдында алып китәрсез, бүтәннәргә дә сабак булыр»,— диде. Этлеккә бисмилла кирәкми дигәндәй, закон сакчыларының талканы Ардуанов көткәннән дә корырак булып чыкты, әртил эштән кайтып, бик әйбәт кәеф белән кичке ашка утырырга гына тора иде, бер рус, бер татар милиционеры баракка килеп керделәр дә: — Ардуанов әртиле биредәме? — дип, гадәттәгедән катырак кычкырып сорадылар. Мирсәет абзый алар янына килеп басты. Егетләр дә, сагаерып, берәм-берәм аларга кырын күз салдылар. Ни булган? Ни галәмәт? Әллә Шамукның сугышканын сизеп калганнармы? — Шәмсетдин Сәләхиев! Җыеныгыз! Төсе качкан Шамук, ярдәм эзләгәндәй, Мирсәет абзый янына елышты. Мирсәет абзый милиционерлардан ни өчен икәнне сорады, сугышкан өчен икәнен белгәч, бер юлга калдырып торуларын үтенде. — Ниткән безобразие бу? Әртил башлыгы дисциплина бозучыларны безгә үзе тотып бирәсе урында, яклашып тора,— дип ябырылды татар милиционеры Ардуановка. Ике төрле сөйләшергә урын калдырмадылар. Сәләхиевнең аркасына наган терәп, кичке ашын да ашатмаган килеш, алып та киттеләр. Әртил тынып, нәүмизләнен калды. Аннары барысы берьюлы Нәфүш- кә ябырылдылар: син башладың, янәсе. Син телеңә баш булмадың. Үчекләсәң белеп үчеклә. Тигез ата-ана белән үскәннән бер түгел, ун тапкыр көл, мыек очын да селкетмәс. Ятим малайның күңеле эскрипкә кылы кебек бит аның: әз генә кагылдыңмы, шундук шыңгырдап китәргә тора. Шамукны кайтармасалар, нишлибез? Каргышы сиңа, Фәхриев. Нәфүш-Сайрар кош, Мирсәет абзыйдан рөхсәт алып, шыпырт кына Шамук янына «передача» илтә барды. Кайтуга Нәфүшне әртилчеләр сырып алды. — Ничек анда? — Күрдеңме Шамукны? — Бик җылыймы? — И-и-и, абзыкаем, күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнне тизрәк кот- * карсын. Анда бер эләккәч, тиз генә котылырмын димә икән Анда, в жаным, түгәрәгем-күбәләгем, сайрар кошым, сандугачым дип тормый- о лар, шартлатып тимер богау белән бикләп куялар икән. Ике кеше ® биеклеге агач койма, койма өстендә ике рәт чәнечкеле тимер чыбык, х Койма буена килеп, ярыкка күземне куюым булды, әллә каян, койма * башыннан мылтыклы солдат: ә — Стой, стрелять буду! — дип кычкырып җибәрде. алдыма-артыма s карамый бер чакрым чаптым... < — И мескен, Шамукның кайтмаска китүе микәнни? *- — Менә, малай, бер нермыңа баш булмасаң! — Нәфүш гаепле, ул котыртты! — Үзе дә фонарь алды бит. — Фонарь ул бер кабыныр, бер сүнәр дигәндәй, менә Шамук нишләр? Себер җибәрмәсәләр ярый. Ике көннән Шәмсетдинне кайтардылар Исән-имин кайтып кергән Шамукны күреп, әртил тере тиен тоткан күк сөенде. Йөздән артык кеше барысы да берьюлы аның хәлен белеште. Аңардан кат-кат сөйләттеләр, тел шартлаттылар, баш селкеп тордылар, кызгандылар. Иң соңгы кеше булып хәл белешергә Ардуанов керде. Шәмсетдинне үзен генә урманга алып чыгып китеп озаклап сорашты. Азактан — Котларым калмады менә, улым, гомергә ябып куйдылар дип торам,— диде.— Икенче керергә язмасын инде — Син әйтәсеңме аны, абзый, үзем әйтимме? Исән-сау котылып чыксам, бер генә кешегә дә кул күтәрмәс идем, дип ант итеп чыктым — Чынмы? — Җир упсын әгәр. Шушы кояшның чыраен күрмим. 11 — Малайлар, беренче дәресне башлыйбыз. Баракта озын өстәл янына җыелып утырган әртилчеләр — егермеләп агай— шаркылдап көлеп җибәрде. «Малайлар» дигәннән көлделәр. Бу сакаллы сабыйларга ияреп укытучы үзе дә көлде. Аңа унтугыз яшь. Кара бөдрә чәчләрен ике толым итеп үреп салган. Иркенләп, таралып үскән шомырт кара кашлар астыннан зур конгырт күзләр карый, дөньяга туймаслык булып, тутырып карый бу күзләр. Килешле матур борын, янып торган алсу иреннәр, сөйләшкән чакта мәзәк булып күренеп калган ике теш арасы аны күңелгә якын, сөйкемле итә. Мирсәет абзый аны шундук таныды; теге көнне конторда каршы алган кыз бит бу. Укытучы кыз инде ннчәмә айлар туган-үскән якларыннан, хатыннарыннан аерым яшәп, дөңкәеп беткән каты бәгырьле кешеләрнең күңеленә берьюлы ут салды. 3, «к. У.» Ml. АРДУАН БАТЫР 33 Нәфүш-Сайрар кошны, Шамук белән Кинъябулатны әйткән дә юк инде, Мирсәет абзый үзе дә кызны беренче мәртәбә күргәндәге кебек дулкынлана башлады. Иске Кормашта калган Мәүгыйзәсе, балалары күз алдына килеп басты. Алып киләсе иде бит аларны, бергә-бергә яшисе иде... Ыңгыраштырып җибәрер дәрәҗәдә рәхәт булып, өйгә килен төшергән чаклары күңелендә яңарды. Герман сугышы чыгар алдыннан иде. Шәйхелислам кызына — талдай зифа буйлы, зәңгәр күзле Мәүгыйзәгә күзе төште. Ул урамга гармун менми, ник дисәң, анда мәчет, анда хәзрәт яши, шунлыктан Мәүгыйзәнең чишмәгә суга чыкканын, яки Шәбез инеше буена кер бәләкләргә төшкәнен сагалап, ат эчерергә бара. Таза чагы Мирсәетнең, «дастуйн» чагы. Дуслары күп, егермешәр чакрымга сабан туена чакыралар. Бара, көрәшә, мәйдан тота, андый кешегә кайсы кызның күңеле алгысамас. Ләкин бер китек җире бар егетнең: Ардуанныкылар бай түгел. Шәйхелисламнар бай. Мәүгыйзәнең атасы Ардуан малаеннан яучылар кабул итмәс шул. Шуңа күрә Мирсәет эшне сеңелесе Гандәлиф аркылы йөртә... Гандәлиф хат илтә, хат алып кайта. Мирсәеттән Мәүгыйзәгә, Мәүгыйзәдән... — Малайлар, менә бу—кара такта,— диде укытучы, Ардуановны сискәндереп.— Минем исемем — Зөлхәбирә. Кара тактага без акбур белән, сезнең күңелгә ак нур белән язарбыз. — Син әле кияүгә чыктыңмы? — диде Нәфүш. — Юк әле, чыкмадым,— диде укытучы.— Ә нигә? — Тәк кенә. Беләсе килгән иде. — Беләсе килү гаеп түгел. — Тукта, торып тор, без сиңа ничек дип дәшик? — Фамилиям минем Кадермәтова. — Ә-ә-ә, Кадермәтова! Сиңа бер сүз әйтергә ярыймы, Кадермәтова? — Тозсыз булса, әйтмә. — Юк, бу тозлы. Әйтимме? — Әйтеп кара. — Безнең авылда бер җыру бар. «Күбәләгем-түгәрәгем»... дип башлана— Әртилчеләр тынды, көлеп җибәрмәс өчен авызларын учлары белән капладылар. Нәфүш бик җитди чырай белән сүзен дәвам иттерде—Сайрар кошым, сандугачым, Зөлхәбирә җан кисәгем, иптәш Кадермәтова, әйтсәңче, миннән нинди писер чыксын, ди, менә бу куллар бит хәрендәш тотар өчен түгел, көрәк белән кәйлә тотар өчен генә яратылган. Жир казы, капчык күтәр дисәң—анысы минем эш. Бу бармакларга хәрендәш чыдыймыни? Зөлхәбирә аңа якын ук килеп, аның бирчәйгән бармаклы зур кулын әйләндереп-әйләндереп карады да, сирәк тешләрен күрсәтеп, туйганчы бер көлде: карандашның сынуын күз алдына китерде бугай. Суйды бу «Сайрар кошны», өнсез калдырды. Егетләр укытучының үткенлегенә сокланып, хәтта тел шартлатып куйдылар. Вакытны ычкындырмаска кирәк иде. Зөлхәбирә Кадермәтова, дәфтәрләрне икегә бүлеп, булачак укучыларына өләшеп чыкты. Аннары ике кешегә бер карандаш бирде, урталай бүләргә кушты, пәке белән очлатты һәм кәгазь битенә сызыклар сыздыра башлады. Әнә шул көннән башлап ул сакаллы сабыйларга үз ихтыярын такты Беренче атналарны аның үзенә дә, «сакаллы сабыйларына» да кыен булды. Егетләр унар сәгать җир казыганнан соң эт булып арыйлар, бирчәйгән бармаклар карандаш тота алмый аптырый, олырак яшьтәгеләре кәгазь өстенә иелгән җирдән йоклап та киткәлиләр иде. Адәм баласы нәрсәгә генә күнекми,— бер-ике айдан алар да күнектеләр, уку көннәрен, атнага бер мәртәбә түгел, ике мәртәбә үткәрүне сорадылар. — А... ты — ат; А... ры... бы... а-арба,— дип, күз алдында биешкән кара хәрефләрдән көйләп сүз чыгара башлагач, алар сабый бала кебек куанышалар иде. Яшьрәкләр тиз төшенә, ә менә өлкәннәрнең эше мөшкел. Үз гомерендә кулына китап тотып карамаган Бәхтияр Гайнуллин, зур кара бармагын хәрефләр янында йөртеп; — Кы... а... ры... гы... а...— дип тезеп китә. — Нәрсә булды? — дип сорый укытучы Зөлхәбирә. — Белмим,— ди Бәхтияр абзый. — Карга булды,— дип әйтеп җибәрә Нәфүш. — Ә син үзең карга, авызыңны ачып кычкырып утырасың,— ди хәтере калган Бәхтияр абзый. — Малайлар, үртәшү әйбәт эш түгел,— ди укытучы Зөлхәбирә.— Үртәшә торган булсагыз, мин сезне укытудан баш тартам. Надан көе яши бирегез. Ул, алданрак өлгергәннәргә язу язарга кушып, берәр хәрефне акбур белән кара тактага язып күрсәтә, аннары Бәхтияр абзыйны бер читкәрәк утыртып, аңа гаять зур түземлек белән «каргаэның нинди хәрефләрдән җыелуын аңлата башлый. Ниһаять, арый Бәхтияр абзый. Маңгаена бәреп чыккан тирне күлмәк җиңе белән сөртеп; — Я, ярар, кызым, бүгенгә җитеп торыр. Югыйсә, синең миннән гомер буена гайрәтең чигүе бар,— дип уфтанып куя. Егетләр әле таралырга теләмиләр, Бәхтияр абзый белән Мирсәет абзый кебек өлкәннәр һава сулап йөрүне сәбәп итеп, урамга чыгып киткәч, кичке уеннарын башлыйлар. Әхмәдишаның гармуны бар, ул йозак белән бикләп йөрткән фанер чемоданын ачып тальянканы ала, Нәфүшкә мутланып күз кыса һәм... өздереп уйнап җибәрә. Агыйделләр киң булса да. Парлап йөрми парахут,— дип башлый Каентүбә егете җырчы Сибай. Көй, айкап-айкап килгән бормалары белән, йөрәк төбенә хәтле төшеп җитә ала торган кодрәте белән сагыну-җирсү тойгыларын берьюлы кузгатып, татарын-башкортын берьюлы телгә китерә. йөзләрем тыныч булса да. Эчләремдә яна ут,— дип, ярсулы, көчле тавышлар бергәләп очлыйлар җырны. Икенче җырны Нәфүш башлый, аның тавыш Сибайныкыннан кайтышрак, әмма Иске Кормашлар Каентүбәләр алдында хур булып калырга теләми, иң моңлы җырчылары Зарифны алга чыгарып, аның тамагы белән җырга кодрәт өсти. Нәфүш-Сайрар кош алар арасында үзен инде ярыйсы ук булдыклы җырчы итеп сизә, ул җырга бөтен күңелен салып, башын артка ташлабрак, рәхәтлектән күзләрен йомып җырлый. һәм менә Урал төпкелендә җыр агыла. Аны күрше бараклар тыңлый. Көне буе эшләп арыганнар әллә кая китә, бирчәйгән күңелләр нечкәрә, күрше баракта кемдер балалайка чиртә башлый, кемдер тыпырдатып бии; иң аргы баракта Себер сукбае турындагы җырны дәррәү җырлап алып китәләр. Ардуанныкылар инде кичәнең дәртлерәк өлешенә күчә. Башта «Кул сугыш» уйныйлар. Зөлхәбирә — шәһәр кызы, Сверд- ловскида туып үскән, аулак өй, кич утыру кебек нәрсәләрне белми. Егетләр уены ифрат кызык ана. ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР Зөлхәбирә учына Нәфүшнең башын куйдыралар. Шау-гөр килеп Нәфүшне сырып алган егетләрнең берсе, Шамук, аның аркасына куйган кулына суга, берсе суга, унысы бармак тырпайтып тора. Нәфүш — ялт! — сикереп тора.’ Шамукның түгел, Сибайның бармагын тотып ала. Өйне күтәреп китәрлек итеп көләләр. Зөлхәбирәгә кызык, ул кулларын чәбәкли-чәбәкли көлә: — Белмәде, әлләл-лә! Белмәде, әлләл-лә! Нәфүш тагын Зөлхәбирәнең учларына йөзен яшерә, тагын сикереп тора, сукканны түгел, сукмаганны күрсәтә, тагын ята, тагын тора. Бишме-алтымы тапкыр шулай эшләгәч, егетләр аның хәйләсенә төшенеп алалар. «Сайрар кош» юрамалый ялгыша, аңа Зөлхәбирә учына башын куеп тору рәхәт икән ләбаса! Нәфүшне Зөлхәбирә учыннан суырып алалар да «Кул сугыш»ны туктатып, «Тәңкә салыш», «Утын кисеш» уеннарын уйныйлар. Зөлхәбирә шуларның барысыннан кызык табып, егетләрне күзәтеп утыра, яшьлек җилкенүләре һәм ирешкән белеме югарылыгыннан ул эш кешесенең күңел матурлыгын тоя башлагандай була... Кышкы төннәр караңгы, барак тәрәзәсе артында юлларга көрт өеп, җилләр йөри. Була шундый көннәр, Ардуанныкылар бер уен да уйнамый, бер җыру да җырламый, җил тавышына колак салып, тын гына утыра. Агыйдел һәм Сөн буйларында калган яшьлекләре искә төшә. Шунда берсе югары очка гармун уйнап менүләрен сөйләп ала, икенчесе, Каентүбәдән килгән атлы егетләр кыз урларга кергәч, камыт бавын кисеп куюларын сагынып искә төшерә, өченче берсе йөрәк башына җыелган хәсрәтен уенычыны белән әйтеп бирә: — Минем карлыгач канатым көтмәс инде Кәбирен, китәр инде киртә башы Котдүсларга. — И-и, исең киткән! Хәзергесе заманда кызлар беткән диме. — Бетүен бетмәгән дә...— ди «карлыгач канатын» сагынучы һәм үзе, сиздермәстән генә, күз кырые белән генә Зөлхәбирә ягына карап куя. Зөлхәбирәгә күз төшерүче күп. Ләкин Зөлхәбирә үзе, башкорт егетләре әйтмешли, берсенә дә «егылып бармай». Укытуын укыта, шаян сүзен әйтүен әйтә, әмма ләкин егетләрне үзеннән ерак тота. Кичке укудан таралган чакта Зөлхәбирәне дәррәү җыйналып, әртилләре белән озатып куялар. Бу бәхеттән берәүнең дә мәхрүм каласы килми. Ләкин әртил соңгы вакытларда сизенеп йөри: Зөлхәбирә дәррәү озатуларын теләми, ул укытуын бетерүгә тиз-тиз генә җыена да, саубуллашып, китеп тә бара. Ул китүгә, сылтау табып. Нәфүш кузгала. Әртилчеләр сагаеп кала: әллә, ходаем, тел бистәсе асыл кошның күңелен кузгата алганмы? Ул да түгел, Зөлхәбирә көпә-көндез, ниндидер йомыш табып, Ардуановлар эшләгән туннельгә килеп чыга: Мирсәет абзый янында сөйләшеп тора, егетләргә баш өстендә кул болгап, сәлам бирә, НәфүшСайрар кошка әйләнеп тә карамый, түмгәктән-түмгәккә тәкәрлектәй сикереп йөри-йөри дә китеп югала. Менә син, хикмәти хода, ул килеп киткәннән соң, Нәфүш телсез кала, авыр тачкаларны йомычка кебек кенә селтәп йөртә, һәм егетләр моның тикмәгә түгеллеген төшенеп алалар. Кичен, кайдадыр югалып йөреп кайткач, Нәфүш Мирсәет абзый янына килә, бер аягын алга куеп, башын кыңгыр салып, уены-чыны белән такмаклый: — Күбәләгем, түгәрәгем, сайрар кошым, сандугачым, Мирсәет абзый, җан кисәгем, акча биреп торчәле. Егетләр дәррәү көлеп җибәрсәләр дә, бирмә, Мирсәет абзый, бирмә, дип ирештереп торсалар да, Ардуанов акча бирә Нәфүшкә, егетнең рәхмәт хисе белән тулы бәхетле күзләренә карый: егетнең күңеле кузгалган, тикмәгә түгелдер... Бер атна узгач, кичен, укытучы Кадермәтова дәрескә керер сәгатьтә генә әртилчеләр Нәфүш өстендә кара «кәчтүн», кара чалбар, кыек ' якалы ак сатин күлмәк күреп алалар. Китә сорашу, китә тел шартлату! — Каян алдың? — Ничек алдың? — Ну, малай, болай булгач... Нәфүш-Сайрар кошка боларны тыңлавы рәхәт-рәхәт, авыз аның — колак артында. Ләкин әле ул дәшми, эре кылана. Иң соңгы кеше булып Мирсәет абзый белән Бәхтияр абзый киләләр. Бәхтияр абзый «кәчтүннең» материясен тотып-тотып карый. Мирсәет абзый Нәфүшне «зыр круглый» әйләндерә, шуннан соң гына үз итеп әйтә: — Җылы тәнеңдә тузсын, Нәбиулла энем. Килер җирен киң итсен. Каян алдың бу хәтле затлы әйберне? — И Мирсәет абзыкаем, син сорама, мин әйтмәем дигәндәй, бар булган акчамны, бар булган урысчамны бирдем! йа, дөньялар! Нәфүш Зөлхәбирә дәресенә кара «кәчтүн» киеп йөри. Теленә салышмый. Комсомолка Зөлхәбирә «Сайрар кошны» телсез калдырды. Кемнең кемне телсез калдыруы — ул әле бәхәсле. Зөлхәбирә Нәбиулла Фәхриев дигән җир казучы егетне белемгә өйрәтергә, аның тупаслыгын әзрәк кенә булса да юнып төшерергә, аның ташып торган энергиясен әзрәк кенә булса да кирәкле юлга юнәлтергә дип кенә тотынган иде. Шәһәр кызы ирешә алганны авыл егетенә дә бирергә иде нияте. Әмма дә ләкин... тәрбия бирүче белән тәрбия алучы арасында педагоглык белән шәкертлек тойгысыннан тыш бүтән тойгы уянмас дип кем кистереп әйтә ала? Йомшак кына итеп әйткән тәрбия сүзләренең ярату сүзләре булып ишетелүе мөмкин түгелмени? Укучының укытучысын олылавы аның үзен, яшьлеген, матурлыгын олылауга әйләнеп китсә, ни диярсең?.. Зөлхәбирә әле һаман усал телле, кара костюм киеп алган, чәчләрен бер якка тарап куйган Нәфүшнең ул үзенә озаклап карап торуын, вакыт-вакыт көрсенеп куюларын көлкегә әйләндерә, беләгеннән тотарга дип сузган зур кытыршы кулын читкә кагып җибәрә, бер сүз белән әйткәндә, ул аны һаман укучы, үзен һаман укытучы итеп тотарга тели) әмма киң күңеле, шаян табигате, камил итеп яратылган матурлыгы белән Нәфүш-Сайрар кошны бу фани дөньяга кабат тудыруын, тирәндә, күңел түрендә яткан иң зур, иң изге тойгыларын уятып җибәрүен башына да китерми иде... 12 Тагын ярты елдан төзелештә әртилләр бетә, аңлы эшчеләрдән бригадалар оеша башлады. Акча артыннан куу көннән-көн кими, лнкбездә Зөлхәбирә Кадермәтовада укып хәреф танырга өйрәнгән эшчеләр «Социализм юлы» газетасына язылдылар. Моннан тыш алар үз баракларының бер почмагына аерым бүлмә итеп ясалган кызыл почмакка кереп китаплар да укыйлар иде. Февраль урталарында Ардуанов бригадасын Урал төзүчеләренең Почет кенәгәсенә керттеләр. Мирсәет Ардуановка Мәскәүнең үзеннән кызыл тышлы, ап-ак көмеш язулы «Ударник» кенәгәсе кайтып төште. Баштарак ул моны бригадасына күрсәтми торырга булган нде. ГАРИФ А X У Н О Вф АРДУАН БАТЫР Кенәгә алганга өч көн уздымы-юкмы, Нәфүш-Саирар кош очыныпҗилкенеп Мирсәет абзый янына килеп керде: кулында газета, янында иптәшләре шаулашалар, берсен-берсе бүлдереп кычкыралар, ни әйтергә теләгәннәрен дә белерлек түгел. — Балакайларым, кычкырмагыз шул чаклы. Колагымны тондырып бетердегез бит инде. Берәм-берәм генә сөйләгез,— диде бригадир. — Мирсәет абзыкаем,— дип, шатлыгына төелеп, Нәфүш сөйли башлаган иде, аны Шамук бүлдерде, Сайрар кошны җилкәсе белән каплап, үзе алга килеп чыкты. — Гәзиткә язганнар. Валлаһи-билләһи, абзый, ышанмасаң менә укып кара,— дип, Нәфүш кулыннан газетаны йолкып ук алды. Нәфүш аның сөенечне шулай кинәт бер сүз белән әйтеп ташлавына риза булмыйча: — Үзем сөйләем, Мирсәет абзыкаем. Башта мин күрдем. Мин сөйләем. Егетләргә үзем әйттем. — Яле, нәрсәне әйттең икән? — Ардуанов газетаны үз кулына алды. Егетләр берьюлы тындылар. Ардуанов газетаны ашыкмый гына ачты, тез өстенә бөтен бите белән җәеп салды. — Кайда? Әһә, менә икән... Укый башлады. Әкрен, сөенечсез итеп укыды. Егетләр тагын ду килделәр. Шулай укырга ярыймыни? Кадере китә бит. Ликбездә сабагын иң тырышып укыган, Зөлхәбирәгә гашыйк булу сәбәпле, бер ай эчендә гәзитне «су кебек эчәргә» өйрәнгән Нәфүш- Сайрар кош теле-телгә йокмый укый башлады: «...Бригаданың акча өчен генә эшләве бетте, акча интересы арткы планга күчте...» — Сиздегезме, арткы планга күчте, дигән. — Укы син, укы,— диде Мирсәет абзый, мыек астыннан елмаеп. «...Борынгы тоз заводлары агызган рассол еллар буе җиргә сеңеп, йомшак балчыкны чуер ташка әйләндергән. Ломнар кәкрәйде, кәйлә үтмәсләнде, тимер көрәкләрнең йөзе кайтарылды, Ардуановлар таш катылыгына беләкләр ныклыгын, аммоналның шартлау көчен, җиңүгә булган ихтыярларын китереп куйдылар һәм таш җиңелде. Фундаментлар салынды... Аларның батырлык үрнәге бүтәннәрне күтәрде, хәтта эштән борын чөйгән дезертирларны да каһарманлыкка әйдәде». — Вәйт әйткән! Менә, ичмасам, әйтеп караган! Шулай бит, абзыкаем? — Арттырганнар,— диде Мирсәет абзый, көлемсерәп.— Лом кәкрәер көннәр алда әле... Егетләрнең сөенече берьюлы юкка чыкты, нәүмизләнеп калдылар. Ал арны артык үсендерергә ярамаганын аңлый иде Ардуанов, ләкин нәүмиз хәлендә кайтарып җибәрү дә егетлек түгел. — Шәмсетдин улым, чәй әзерлә әле,— диде. Барысы бергә, өстәл янына түгәрәкләнеп утырып, чәй эчтеләр. — Сез миңа рәнҗемәгез, егетләр. Сөенечкә сөенергә кирәк, анысы дөрес,— Ардуанов кайнар чәйдән тирләп киткән такыр башын тастымал белән озаклап сөртте. Аннары гына сүзен дәвам иттерде:— Безгә җир казучы гына булып калырга ярамый, балакайлар... — Нигә, әллә начар эшлибезме? — Сүзем юк, начар эшләмибез. Шулай да җир казучы булып кына калу мәртәбә түгел Башлыклар әйтә, иптәш Ардуанов, ди, бригадаң маладис, карусыз эшли, прогул ясамый, сугышмый, ди,— Бригадир Шамук ягына карап күз кысты, тегесе әллә кайчан булган гөнаһысы өчен кызарып башын иде.— Вәйт, шулай булгачыннан, нишләргә кирәк? Алдагысы көнне уйлап эшләргә кирәк, и янә дә килеп һөнәр алырга кирәк. — Нинди һөнәр? — Башлыклар әйтә, бетончы һөнәренә өйрәнергә кирәк, ди — Нәрсә, без гомер буе монда каласымыни? — Сабыр ит, улым, олылар сүзен бүлдермә. Калу-калмау синен үз * ихтыярында, берәү дә сине көчләми, ә менә өстәмә бер һөнәр алу эчне | тишмәс, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, ди бит халык. < Егетләр карашып алдылар: нишлибез, янәсе. Алар бригадирларын- “ нан сер яшермиләр иде. = — И Мирсәет абзый, монда калып та ни бар? Ялгыз каз кебек, моңаеп кына йөрисең...— диде Шамук. * — Әйтеп бетер, Шәмсетдин,— диде Мирсәет абзый, анын нәрсә ' әйтергә теләвен сизенеп. * — Гомер узып бара бит, абзый... Авылда... йөргән кызым көтә ° мине... Камиләм көтә...— Беткән баш беткән дип, кызу-кызу сөйләп г китте.— Мин бит туйлык акча эшлим дип кенә килдем. Ә ул мине * көтә... Дүрт күз белән көтә! < — Шулай укмыни? — Ардуанов, башын кырын салып. Шамукның е йөзенә карап торды: егетнең пешеп житкән чагы, эче тулы ут чагы, х Кара ничек көйри күзләр, кашлар ничек тетрәнә.— Бик хуп. бик £ мәслихәт,— ә без Камилә сеңлебезне монда чакыртсак? u — Килмәс лә ул...—диде Шамук, икеләнеп. — Менәтерәк! Нишләп килмәсен ди. Мин кыз булсаммы’ Синең ише арыслан егет артыннан жир читенә китәргә риза булыр идем Менә нәрсә, балакайлар... Башлыклар әйтә, буйдак булып йөрүегез житәр, ди. Хатыннарыгыз булса, хатыннарыгызны, кызларыгыз булса, кызларыгызны чакырыгыз, ди. йортлар житкезәбез, һөнәр өйрәтәбез, ди. — Булыр микән, абзый? — Теләк булсамы? һи, жүләр, теләк булса, булмаган бер генә нәрсәкәй дә юк. Менә тиздән Нәбиулланы башлы-күзле итәбез. — Кемгә?! — диде Нәфүш, онытылып. Мирсәет абзый кеткелдәп кенә көлеп куйды. — Зөлхәбирә мөгаллимәгә. — Әй, мине яратмый бит сон ул. — Нишләп яратмасын. «Мәскәүгә барып, курсларда гына укып кайтыйм, Нәфүш-Сайрар кошка ябышып чыгам»,— ди. — И көлмә инде. Мирсәет абзыкаем. Мине мыскыллаудан бүтәнне белми бит суң ул: юнылмаган утын бүкәне, ди. Телең булмаса, әллә кайчан карга күтәреп китәр иде, ди. Дөньяда булган барлык көлке сүз белән мыскыллый — Димәк, ярата. Яратмаган кешенә андый сүз әйтеп булмый.— диде Мирсәет абзый.— Башлыклар әйтә. Нәбиулла Фәхриев бетон һөнәренә өйрәнсә, ди, киләсе язга мөгаллимә Зөлхәбирә белән кызыл туйларын үткәрәбез, ди. Нәфүш-Сайрар кош. сүзнең жимен чамалап алып, көлеп куйды — И дә хәйләкәр әдәм син, Мирсәет абзыкаем. башлыклар дигән була. Болариын барысын син үзең уйлап чыгардың бит Ардуанов урындык аркасына кайшалып, рәхәтләнеп бер көлде Күзеннән яшьләр атылып чыкты. — Сездән бер генә нәрсәне дә яшереп булмый шул И балакайлар, балакайлар... Ярый, кузгалышыйк, кадер төне түгел. Иртүк эшкә Җитдиләнеп әйтте:— Бетончы һөнәре мин унлап чыгарган нәрсәкәй түгел. Нурисламов, кадрлар бүлеге башлыгы әйтте, кнләм әле барагыгызга. рәхәтләнеп бер сөйләшәм әле, диде Ярата ул безне — Ә нишләп килми сон?! — Безне чакырып китерде дә хәлне дә белгәне юк! — дип ду килде егетләр. Мирсәет абзый сүзен тыныч кына дәвам иттерде: — Хатыннарны китертү дә мин уйлап тапкан нәрсә түгел. Крутанов иптәш, Никифор Степановичны әйтәм, мине үзенә чакырды. Акча эшлим дә качам дип йөрергә түгел, стройканың патриоты булырга вакыт. Сез ударниклар, Ардуанов. Унбиш мең кешенең күзе сезгә төбәлгән, ди. Мин инде Мәүгыйзә апагызга хат яздым, Мирзанур белән Кәшифәне алып, бер көн кичекми килеп жит, дидем. Ул әле хат язмаган иде. Егетләр саубуллашып чыгып киткәч, сүзе ялган булмасын өчен, хат язарга утырды. Озак язды хатны. Сүзен таба алмый аптырады. Күңелдә җыелганны Мәүгыйзәсенә җылы итеп әйтәсе килде. Ләкин Мирсәет абзыйның кулы җанындагы җылыны язып өлгерерлек җитез түгел иде. Шуңа күрә күңелдәгесе күңелдә калды, хатка гадәттәге, өйрәнелгән сүзләр язылды. «Хат башы — яз каршы. Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү булып тор- гучы хәләл җефетем Мәүгыйзәгә безки Биризнәктә җир казучы ирең Мирсәеттән күптин-күп сәламнәр. Дәхи дә килеп баш балам Мирзанур белән төпчегем Кәшифәгә сагынычлы сәләмнәр күндерәм. Туган-тумачага. күрше-күләнгә, мине сораганнарга үзең белеп сәлам әйтерсең. Сәләм шуның белән тәмам, бераз сүзләргә күчәм. Бу хатны язуымның сәбәбе шулдыр, син инде, Мәүгыйзә, бозауны сат, кырыкмышны берәрсенә асрамага биреп калдыр. Ник дип әйтсәң, мин быел кышка кайта алмам инде. Монда эшләр бик зурайды. Балаларны ал да төянеп үзең кил. Күршеләргә дә әйт, киләселәре килсә килсеннәр, ким-хур булабыз дип курыкмасыннар, эш хакы әйбәт төшә, рабучий кешенең пачуты артты, эштән курыкмаган кешегә эш муеннан. Бу хатны яздым фибралның унтугызынчы числасында. Хат көтеп калучы ирең Мирсәет дип белерсең». 13 Бетон эшенә өйрәнү дүрт ай вакытны алды. Айлап түгел, көнләп, сәгатьләп күтәрелгән гигант төзелеш өчен бу аз вакыт түгел иде; аның каравы, яңа һөнәр Ардуанов бригадасын төзелешнең урта бер җиренә китереп куйды һәм унбиш меңлек төзүчеләр армиясе белән турыдан- туры бәйләнешкә кертте. Элек, жнр казучы булган чагында, алар әле беркем дә аяк басмаган яңа җиргә киләләр, жан-фәрманга тырышып канау казыйлар, котлован казыйлар, туннель тишәләр, балчыгын тачка белән, носилка белән йөгерә-чаптыра читкә чыгарып аударалар да, төзелешнең иң кызыклы эше — каркаслар кую, монтажлау, цементлау башлангач, китәләр дә баралар иде. Чынлыкта алар башка бригадалардан аерылган хәлдә, үз уйлары белән япаялгыз яшиләр, төзелешнең бердәм механизмы аларны чыбыркылап тормый, үз казанында кайнатмый, һаман да читтәрәк йөртә иде. Бетончы булу аларны слесарь-монтажниклар, балта осталары, электриклар белән бергә китереп тоташтырды, рус, украин, белорус егетләреннән җыелган бригадалар белән аралаштырды, бригаданың аңы үсү, җитлегү, нәрсәнең нәрсәгә яраганын яки ярамаганын аңлауны тизләтте. Бетончы булуның әйтеп бетергесез күп яңа мәшәкатьләре килеп чыкты. Бетончы һөнәре иң әүвәл бригадирдан тәүлегенә күпме измә ясауны гына түгел, ничек итеп ясауны, сызымнар белән эш итә белүне, Мирсәет абзый үз гомерендә дә ишетмәгән «опалобка» «заливка», «трамбовка» «конфигурация» дигән төшенчәләрне аңлауны таләп итте. Ягъни гомуми белемнән тыш техник яктан да грамоталы булу кирәк иде. Ардуанов хәзер үз егетләре белән бергә Зөлхәбирә Кадермәтова- дан укымый, прораб^ Борис Зуевтан укый. Бер ел эчендә тоташ грамоталы булырга дип йөкләмә алган Кызыл байраклы беренче баракта, кичләрен бригада җыелгач, баракның аргы башына ике кат фанер белән бүлеп ясалган Ардуанов фатирында да дәрес башлана. Борис Зуев— аксыл чырайлы, зәңгәр күзле Алабуга егете — килгән саен, ишек шакып, тартынып кына керә, озын буйлы, мәзәк сүзле, татарларда сирәк очрый торган җете зәңгәр күзле Мәүгыйзә түтигә (күчеп килүләренә әле ике атна да юк) бүрек салып баш кага, үсмер егет Мирзанур белән, тиң күреп, кул биреп күрешә, һәм алар Мирсәет абзый белән шундук эшкә керешәләр. Өстәл янына утырулары була, ишектән шаулап-кычкырып Катя-Кәшифә — ун яшьлек кыз бала кайтып керә. Ул урысча яңа сүз откан, шуны әтисе, кунак абыйсы белән уртаклашырга тели: ләкин тегеләр моның сүзен юньле-рәтле тыңламыйлар, тизрәк әнисе ягына чыгарып җибәрү ягын карыйлар. Әтисе укыган чакта Мирзанур да колак салып утыра — аңа әйбер әйтмиләр, тавышланмаска, сорау биреп алҗытмаска гына кушалар. Өстәлдә карта-сызым җәелеп ята. Борис аяк өсте баскан көйгә, иелә төшеп, карта буйлап бармагын йөртә-йөртә, җайлап кына сөйли, өлгеләрне кая куярга, фундаментны ничә ячейкага бүләргә, эшләгән эшнең күләмен ничек исәпләп чыгарырга икәнен аңлата. Туры почмаклы мәйданны тиз аңлый Ардуанов, аның үтә тере коңгырт күзләре, Борис әйткәнгә күнеп, елмайгандай итеп торалар. Ә менә гөмбәзле бинаны, өч почмаклы кыекның күләмен ничек итеп дөрес исәпләргә? Андый чакта Ардуанов моңаеп кала: күперенке дәү мыегы сәленеп төшә, күзләре уйчанлана. Ипле егет Борис, иренми, каударланмый, өряңадан аңлатырга тотына. Эшләнә торган эшнең һәр звеносын, аерым-аерым, берәм-берәм алып төшендерә, бу юлы да аңлата алмаса, һич нервылаимастан, өченче кат тотына; сабыр җанлы, һич кенә дә түземен җуймас бу рус егетенең аңлатуы барак ягында уен-көлке, гармун-җыр тавышлары ишетелә башлаганчы дәвам итә. Уен-көлке башландымы, Борис аңлату сәләтен җуя. Аның ачуын кузгаткан нәрсә — гармун тавышы. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Өч ел буе яратып, әйләнәм дип йөргән кызы, аны ташлап, поп малаена кияүгә чыккан, туйда исерекләр төне буе гармун үкерткәннәр. Шуннан бирле Борис гармун уйнаганны күрәлми... ...Зур бер шүредән сүтелгән җеп төсле, ашыгып-ашыгып көннәр үтә; Кама ярында, Чуртан поселогында, Березникидә берсеннән-берсе зуррак корылмалар үсеп чыга; төзелеш колачы арта барган саен синнән күбрәк нәрсә таләп итә, син төзелеш белән бергә үсәргә, бергә чыныгырга тиеш, юкса, ул сине кирәксез бер чүп итеп читкә ыргытып ташлаячак. Әле күптән түгел, моннан бер ел элек кенә, синең егетләрең торф сазлыгын актарып салган дамба юлдан көне-төне, көне-төне олаулар агыла — химкомбинат төзелешенә җиһаз ташыйлар; дамбаның ике ягында дүртәр-бишәр катлы өч йорт үсеп чыкты,— берсендә мәктәп, берсендә балалар бакчасы, берсендә клуб ачып җибәрделәр; алар тирәсенә конторкалар, времянкалар, такта бараклар килеп сыенды; урамга, булачак химия шәһәренең беренче урамына «Пятилетка» дип исем куштылар. Халык телендә һаман бер сүз: пятилетка, бишьеллык! Язын, әйләнә-тирә кардан арчылып, жир кипшергәч, төзелешкә ике машина кайтты. Искергән, буяулары уңган «Пирс» машиналарын шау-гөр килеп каршы алдылар. Машиналар бишәр тонналы, тоташ резин тәгәрмәчле. Пермь шоферлары китерде аларны. Китерделәр дә китеп тә бардылар. ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР Инде менә унбиш мен эшче арасыннан машина йөртә белүче эзлиләр. һай, заманалар диген! Крутанов бу эшкә үзе тотынды, биш якка биш ярдәмчесен чыгарып жнбәрде, комсомолны эшкә кушты. Кадрлар бүлегендә Нурисламов, унбиш мең эшченең антекасын актарып, каустика цехы төзелешендә эшләүче Буранов фамилияле берәүне тапты. Аны төзелеш башлыгы кабинетына китерделәр. — Утырыгыз, Роман Яковлевич,— диде Крутанов, слесарьга өмет белән карап.— Сез безгә бик тә кирәк кеше. Кадрлар бүлегендә сезнен Ленинградта автомәктәп бетергәнегезне белделәр. Дөресме шул хәл? — Дөрес...— диде Буранов, теләр-теләмәс кенә. — Димәк, сез машина ремонтлый аласыз. — Алам... — Мин сездә энтузиазм күрмим, иптәш Буранов. Слесарь ирен чите белән генә елмайды. — Мин бит, иптәш начальник, аларны япа-ялгызым ремонтлый алмыйм. Кимендә ике ярдәмче кирәк. — Шул да булдымы сүз? Хет унны алыгыз, хет егермене! — Миңа бит автоэшне белүче кирәк. — Анысы булмый, Роман Яковлевич. Үзегезгә, әйе, әйе, үзегезгә әзерләргә кала. — Булмастыр. — Ничек булмас? Ничек инде ул булмас?! — Крутанов кинәт кызып китте.— Без дөньяда тиңе булмаган революция ясадык — булды. Ачялангач илдә химия гиганты салырга тотындык — була. Америка буржуйларыннан калган йолкыш бер утилиты төзәтергә кеше булмасын, имеш. Куегыз, әдәм көлдермәгез! Мин сезгә, Роман Яковлевич, адрес бирәм. Балта остасы Громовка, слесарь Вотиновка, бетончы Ардуанов- ка барыгыз. Удар бригадаларга, һәркайсыннан берәр кеше бүлеп бирсеннәр. һәм, мин ышанам, сез алардан бер атна эчендә менә дигән машина йөртүче әзерләрсез. Утырып, кызу-кызу, эре-эре хәрефләр белән, селтәнеп торып кәгазь язды, кул куйды, Бурановның кулына тоттырды да кире кага алмаслык итеп әйтте: — Барыгыз, бүген үк эшкә тотыныгыз. Иртәгә иртүк, сәгать сигездә мина, шакымый-нитми кереп, хәбәр итәрсез. Уныш телим! Ардуанов бригадасыннан автомобиль эшенә Нәбиулла Фәхриевне бирделәр; «Сайрар кош» үзе теләп, ашкынып, йөрәксенеп тотынды, һәм бу аның Зөлхәбирә белән булган күңел җепләре ныгуга да бик зур сәбәп булды. Көннең-көн буе, кайчагында уникешәр сәгать рәттән ватык машина янында кайнашканнан соң (аның түземлелегенә хәтта Бурановның да исе-акылы китте!) жен кебек каралып, машина маена батып кайтып керә дә, бил тиңентен чишенеп ташлап, шапыр-шопыр юына, «бар булган урысчасын биреп алган» костюмын киеп, Буранов биргән урысча китапны куенына кыстырып, Зөлхәбирә янына, кызлар барагына ашыга. Бергәләп өстәл янына утыралар. Зөлхәбирә Нәфүш аңламаган урысча сүзләрне татарчалатып әйтә, Нәфүш аңа машинаның йөрү системасын, кайда нинди механизмнары барлыгын сөйли, һәвәсләнеп, кабынып сөйли. Зөлхәбирә аңа зур кара күзләрен тутырып карап тора, Нәфүш кызарынып, күзләрен читкә алгач кына, егетне оялтуын аңлап, китап өстенә иелә; вакыт-вакыт, китап өстенә иелгән чакта, Зөлхәбирәнең чәч бөдрәләре Нәфүшнең муенына кагылып, рәхәт кытыклый, егет зыңлап торган тәненә кайнар ут йөгерүен тоя, башына шаулап кан йөгерә, битләре уттай кызыша һәм Зөлхәбирәнең яңгыравыклы тигез тавышы үз янында түгел, кайдадыр еракта, тайга урманнары эчендә ишетелә башлый... Ахыры бар