АКБҮЗ AT
Хәзер Әсгать әтисеннән нәкъ ун яшькә олы. Колхоз- нын баш механигы ул, авылда хөрмәтле кеше, ике малай белән бер кыз үстерә. Әтисе сугышка китеп, икемеөчме ай үткәч туды Әсгать. Ә олы улы яшендә... юк, уртанчы кызы яшьләрендәдер, Галимҗанның кара матәм кәгазен алганнар. Бу хәбәр мина хат аша сугышта чакта ук, Пруссия җирендә килеп .ЛЙКА J җитте. Озакламый без, җәһәннәм утларыннан исән чыгучылар, әйләнеп кайттык. Хәер, бу «озакламый» дигәнем алай бик тиз генә булмады. Без яшь солдатларны сугыш бетүгә үк кайтарып җибәрмәделәр. Үзебез сугышып үткән ил-җирләрдә ике елдан артык туп-ядрә шартлатмыйча гына да хезмәт итәргә туры килде. Мин авылга кайтканда, Әсгать, әнә, үзенең олы малае яшьләрендә иде. Бик хәтердә ул көннәр. Менә хәзер уйласам оялып та куям, кайткан көнне үк алар янына кереп чыга да алмадым. Дус-иш егетләр, туган-тумача белән солдат тузаннарын кагып-юып йөри-йөри, икеме, өчме көн үтеп тә киткән. _ ...Әкълимә белән күрешкәндә мин каушап калдым. Янып торган алсу йөзле, көлә башласа көлеп туймый торган кыз, аннары шундый ук шук- чая. гаҗәп җиңел-җитез яшь килен — хәтеремә шулай сеңеп калган иде ул. һәм менә каршымда... бик өлкән бер хатын басып тора. Авыз кырыйларыннан ияккә таба тирән генә җыерчыклар салынып төшкән, маңгаен да җыерчыклар сырлаган һәм нигәдер тагын шул бик күзгә ташланды: борыны калынаеп, зураеп киткән... Мин кайткач ук керә алмавыма гафу сорап мыгырдандым. — Бушый алмаганыңны күреп йөрдем. Ничәмә еллар утлар-сулар кичеп кайт та алай гына бер типтереп тә алма! —диде Әкълимә һәм тын гына гөрләп көлеп куйды. Ә көлүе... бигрәк тә, әнә, тезелеп киткән ап-ак тешләре шул ук икән. Әйе, нәкъ элеккечә. Бу энҗе тешләрдән бөтен йөзенә якты-шук нурлар сибелә кебек, әнә, бу нурлар аның бар йөз җыерчыкларын күмеп таш- лады, әнә, җыерчыклар бөтенләй юкка чыкты, һәм менә, бу нурлар яктысы минем йөзгә дә килеп кунды түгелме? — Утыз көн уразаның бер бәйрәме дә була диләр бит. . — Шулай булмый ни. Сез түгел, менә без дә... Дөньясын онытып бер бәйрәм итәсе килә кайчак. Кинәт буыла-буыла йөткергән тавыш ишетелде. Түрдәге агач ♦ караватта йодрык кадәр генә башын тезләренә бәрә-бәрә тетрәп-чайка- ь лып утырган карчыкны шунда гына күреп алдым. Иа алла, Галимҗан- * нын әнисе ич бу. Заманында, сугышка чаклы ук әле, ирләрдән уздырып 2 печәнен чапкан, кибәнен куйган авылда бер хатын... < — Исәнме-саумы, Майҗамал апа! Әллә авырып киттеңме? — дип, . анын белән килеп күрештем. * Карчык, шиңгән күк җиләктәй күзләрен карават башына текәгән = килеш, нидер мыгырданды. = Мин, авыруны куандырмакчы булып, үземнең күчтәнәчләремне — ул ч елларда шактый тансык булган бер такта чәй, конфет-мазарны аның £ алдына куйдым. Майҗамал апа аларга үрелде, әмма күзләрен карават ° башыннан алмады. — Әнкәй, Харис бу. Галимҗанның дусты. Солдаттан кайтты, — диде ® Әкълимә. — Сугышта Галимҗан белән бергә булганнар. — Шулаймы?.. Әйбәт, әйбәт...— дигән сүзләрне бу юлы аера 5 алдым. < — Какшабрак китте шул әнкәй соңгы вакытта, — диде Әкълимә.— е Җир селкетеп йөргән җиреннән бигрәк кинәт сыгылды да төште. Врач * дарулары да нигәдер килешеп кенә китми... Тәмам аптырагач, өшкертеп тә карадым... Майҗамал апа юрганын башына ук тартып, стенага таба борылып ятты. — Кая соң, нишләп торам әле мин. Самавар да куеп җибәрмичә..— дип сөйләнә-сөйләпә, Әкълимә, ике якны бер итеп, идәннәрне зыр селкетеп йөри башлады. ИТ 1 чак Әсгать тә кайтып керде. Атылып килеп керүгә, мине күрептер, туктап калды, һич оныта алмыйм, зур ачылган күзләре ташырга торган шатлыктан балкый иде анын, шул ук вакытта ниндидер шүрләүме, әллә шөбһәме чагыла иде карашында. Юк, күзләре генә түгел, бөтен торыш-килбәте шулай иде: шатлыклы да, шөбһәле дә. Әйтерсең малайга күзгә күренмәс канатлар үскән дә, ул, чиксез шатланып, менә- менә очып китәргә тора, әмма бу очудан бераз шүрли дә Аннары шул: малай һич тә «суйган да каплаган әтисе» түгел, юк, бөтенләй охшамаган ул әтисенә. Җирән үк булмаса да, чәче-кашы куе саргылт иде Галимҗанның, борын-иреннәр шактый мулдан иде Әсгать исә әнисенә тартым кара малай, хәтта әнисеннән дә карарак бугай — йөзләре үк сөйкемле кара тутлы. — Улым, күреш Харис абыең белән.— диде Әкълимә. Әсгатьнең башы түбән иелде. Шулай башын түбән игән килеш кенә мина кулын сузды Мин. мондый вакытларда әйтелә торган: «Я, үсеп буламы, егет? Исемең ничек әле?» кебек сораулар тездем. Әсгать ләм- мим җавап бирмәде. — Слуши, син шахмат уйный беләсеңме? Белмәсән. әйдә, өйрәтәм Кил безгә,— дип, үземчә әлеге тапталган сораулардан уздырмак та булдым. Малайның теле ачылмады. Килеп кергәндәге очынулы-утлы карашлары кая китте соң әле аның? * Икенче яктан, бу аңлашылмас үҗәтлеге белән әтисен хәтерләтә иде Әсгать. Галимҗанның да бар иде шундынрак сәер гадәте. Бу турыда мин Әкълимәгә дә әйттем. 49 — Үзем дә шулай дим,— диде Әкълимә, энҗе тешләрен балкытып. Эчке бер куаныч, горурлык белән әйтте ул бу сүзләрне. Алтындай ялтырап торган җиз самавар өстәлдә иде инде. Табын янында сүз үзеннән-үзе Галимҗан турында куерды. Галимҗан класстан-класска гел иң арткы партада утырыр иде. Гадәттәге «Камчатка малайлары» кебек, алдагыларга чәйнәлгән кәгазь пулялар атып, чышын-пышын кыбырсып утыручылардан түгел иде ул үзе. Киресенчә, класста иң тәртипле, юаш малайлардан иде. Хәер, «юаш» сүзе Галимҗанга бик батмый да. Класста чыпчыклар арасындагы карга сыман йөрүче Сәетгәрәй бар иде — әллә берәр ел укымый үткәргән, әллә кайсыдыр партада икешәр ел ыштан төбе шомарткан, ачык кына хәтерләмим дә. Әнә шул сугыш чукмарын искә алмаганда, Галимҗанга бармак белән дә чиертүче булмады. Юк, алай дисәм тагын бик үк дөрес булмас. Кызлардан бик эләгә иде үзенә. Тәнәфесләрдә коридор почмагында бу кызлар нигә шулай өелешеп чыр-чу киләләр дисәң, Галимҗанны тукмыйлар икән. Бишмәт төймәләре ни арада коелып беткән моның дисәң, кызлар уздырыштан чүпләгән. «Борының, битең нигә шәмәхә, Галимҗан?» «Кызлар шулай бизәде...» Ә үзе бу чая халыкка кул күтәрү түгел, кычкырыбрак та сүз әйтмәс иде, бахыр. Галимҗан болай начар укымый иде, әмма... Менә укытучы аңа сорау бирә. Галимҗан солдатларча төп-төз торып баса, ә башы кинәт күкрәгенә үк салынып төшә. Зур колак яфраклары күзгә күренеп кызара бара. Шушы кызыллыктан җирәнгә тартым чәчләренә дә дөрләп ут кабына кебек. «Я, я, Гатауллин?» ди укытучы. Галимҗан дәшми. Укытучы сорауны үтемлерәк, аңлаешлырак итеп кабатлый, менә ярты җавапны инде үзе әйтеп бетерә язды... Юк, Галимҗан авызыннан эһ иткән аваз чыкмый. Ник сәгать буе басып тормый — шул ук хәл. Гомумән, Галимҗанның мәктәптә укытучыларга авыз ачып бер кәлимә сүз әйткәне булды микән? Галимҗан дәресләрдә балык кебек телсез булса да, класстан класска әйбәт кенә күчеп барды. Ник дигәндә, язма эшләрдән шәп алдыра иде ул. Язуын гына күрсәң иде син аның! Гәрәбә күк хәрефләре тип- тигез тәгәрәшеп торыр, дәфтәр битләрендә ник бер тап-кер әсәре булсын! Уку елы ахырына таба Галимҗанның дәресләрдә дә теле ачыла башлаган иде башлавын. Ләкин аңа алтынчыдан ары укырга туры килмәде. Әтисе үлеп китте дә, Галимҗан өч сеңлесе белән бер әнисе кулында калды. Карт иде инде аның әтисе, бабай иде. Олылардан ишетә торган идек: ул карт үз гомерендә әллә биш, әллә алты мәртәбә өйләнгән булган, ләкин, ни хикмәттер, хатыннары аның белән озак тормаганнар. Ә соңгы яшь хатыны белән, ягъни Галимҗанның әнисе белән бик әйбәт яшәп киткәннәр алар, күзгәкүз карашып кына гомер иткәннәр. Тиздән Галимҗан авылыбызның хат ташучысы булып китте. Почта бүлекчәсе бездән дүрт чакрымдагы Ташкичү авылында иде ул чакта. Галимҗан һәр бирмеш көнне, зур кара сумкасын асып, шуннан хат ташый, газета-журнал ташый, җилкәсенә посылкалар да аса. Посылкаларны бүлекчәдән алып кайту аның вазифасына керми дә иде бугай — кәгазен алып кайтып бирсә, шул җитә — ләкин Галимҗан күчтәнәч хуҗаларын тизрәк үзе шатландырмакчы. Мәктәптә бергә укыганда без Галимҗан белән алай якын дуслар түгел идек. Урамдашлар, сабакташлар — шуннан артмый иде. Безнең дуслык Галимҗан хат ташып йөри башлагач ныгып китте. Галимҗан- нын әнә шул зур кара сумкасы дуслаштырды безне. Ул серле сумканы без гел икәүләшеп актара торган булдык. Менә җан тиргә баткан Галимҗан күтәренеп кайтып килә. Вакытын чамалап, еш кына ярты юлга кадәр мин дә аның каршына барам. Кайтып җитүгә, әтисе кайчандыр тәрәзә рамнары ясап яткан верстаклы лапас почмагы үзенә күрә бер уку залына әверелә. Майжамал апа, кырдан кайтышлый көлтәләп ташый-ташый, бер якка хуш исле печән чүмәләсе өеп куйган. Шунда сузылып ятабыз да, китә авылда әле берәү дә кулына алмаган өр-яна газета, журналлар уку, китапханәгә килә торган китап, брошюралар, плакатлар актару... һай, шул чаклар! Күкрәк тулы чәчәкле печән исе, верстакка тәмам сенгән нарат сагызы исе. Тирәбездә тавыклар җырлап йөри, чырыйк- чырыйк килеп кара карлыгач лапас түбәсендәге оясына гел нидер ташый, печән эчендә тын гына әллә ниләр кыштырдый. Боларны да ишетәбез, сизәбез, ә үзебез әллә кайларда... Мадрид баррикадаларында сугышабыз, Берлин диварларына шыпырт кына листовкалар ябыштырып йөрибез, япон чигендә шпионнар тотабыз... Шулай хыялланабыз-хыялланабыз да, бермәл күңелле генә көлешә башлыйбыз. — Акбүз атка атланып, име? Икебез дә бик ярата идек без ул Акбүз ат турындагы әкиятне. Галимҗанга бу әкиятне күптән, авырып яткан чагында, карт әтисе сөйләгән булган. — Шул әкиятне тыңлап кына терелдем дә мин,:—дияр иде Галимҗан. Галимҗанның бик укырга яратканын, никадәр күп әкиятләр белгәнен мәктәптә чакта мин абайламый да идем. Аннары, Галимҗанның «сөйләшми» дигән даны киткән иде бит. Ә хәзер без сөйләшә-серләшә башласак, көннәр, төннәр, атналар буе да иге-чигенә чыгарлык түгел. ...Күпмедер вакыттан соң, Галимҗанга икенче бер эш йөкләделәр. МТСтан килгән өй чаклы зур сугу машинасының мотористы итеп билгеләделәр аны. Мәктәптә укыганда ук Галимҗанны «мехайнек» дип йөртәләр иде. Кемнең сәгате йөрми, кемнең тегү машинасы көйсезләнә — Галимҗанны чакыралар. Мыш-мыш килеп көнозын маташса маташа Галимҗан, әмма эшен эш итми туктамый. Инде менә нигәдер бик еш ватылып тора торган сугу машинасы движогын да ана ышанып тапшырдылар. Электән дә гел шул тирәдә юкка чуалмаган икән, көйсез движокның да телен-җаен тиз тапты ул — әвен ягыннан тигез гөрелдәү көн-төн бер туктамый ишетелеп тора хәзер. Ә хат ташу вазифасын Галимҗан, чиратлаштырып, өч сенлесенә йөкләде. Ләкин шундый шарт: Ташкичүдән кайткан серле кара сумка ин башта Галимҗан кулына тапшырылырга тиеш. Шулай итеп, безнең «уку залы»ның урыны үзгәрде. Әвендә, салам эскерте төбендә хәзер. Без туйганчы актаргач, укып туйгач кына, кара сумка сенелкәшләрнең берсенең иңенә менә. Айлар, ничәдер еллар шулай дәвам итте. Әмма һәрнәрсәнең чиге бар бит... Бервакыт кинодан кайтып киләм. Ундүртенче көне бугай айнын — клуб өстендә көмеш табак кебек балкый. Җирдән энә эзләп табарлык якты Язгы салкынча һаваны сулаулары тәмле каймак эчкәннән ким түгел. Урамнар тын. Тик арырак берәү җырлый. Егетләр тавышы, шактый моңлы яңгырый. Каршыга килә бугай, инде җырның сүзләрен дә аермачык ншетәм. Сикереп мендем, бил бирмәде. Егылып твштем Акбүздәй. Җан бирсәң дә. яр бирмәгез — Васыять булсын бу бездән. Шактый өлкән ир-егеттер инде бу, яр бирмәү турында васыятьләр әйтеп моңлана бит. Ә акбүз дигәне безнең әлеге әкияттәге аргамактыр әле! Әкияте булгач, нигә җыры да булмасын? Җырчы якынлашты. Әбәү! Галимҗан ич бу. Көлеп җибәрдем. — Син нәрсә, Галимҗан? Әллә нинди сәер җырлар җырлыйсың... — Бер дә сәер түгел. Бик мәгънәле җыру бу, малай.— Галимҗан кесәсеннән папирос алып капты, әллә ничә шырпы бетереп, кабызды. Үзе тарта, үзе буыла-буыла йөткерә. — Карале, Харис, синең кызлар кочаклаганың бармы? — диде кинәт кенә. Мин битләремә кызыллык йөгергәнен сиздем. Чыннан да, бигрәк сәер иде бүген Галимҗан. Җыры да, соравы да сәер. Папирос кабызуы да килешсез. Тәмәкече малай түтел иде бит ул моңарчы. — Әй, мала-ай!.. Дөньяның оҗмахы кызлар куенында икән ул. Белерсең әле менәтерә! Галимҗан авырттырып ук иңбашыма сугып куйды. — Бу дөньяда егылып төшмәскә кирәк ул Акбүздән. Әнә, әкияттәге малай егылып төшми бит. Ялына ябышып булса да, сөйрәлеп бара, әмма егылмый. Шуңа күрә ахырдан ниләр генә кылмый! Галимҗан акрын гына мөгрәп җырының ахырын кабатлады. — Ә бу җырдагы егет, әнә, егылган Акбүздән, бичара. Шуңа васыять әйтеп калдырган. Я, ярар, хәзергә! Тагы бер кат иңбашыма җилле генә берне чәпәде дә Галимҗаным китеп тә барды. Тагын җыр сузды, тик сүзләрен аерып булмый — әкрен генә көйли иде. Ул кичне бик озак йоклый алмый яттым. Күземне йомдым исә, алдыма елмаеп торган кызлар килә дә баса. Таныш кызлар да түгел үзе, әмма бигрәк чибәрләр, шаяннар. «Белерсең әлемеиә...»Ә Галимҗан үзе белә инде, күрәсең... Ул арада ак ефәктәй ялларын тузгытып акбүз ат күз алдымнан юыртып үтә, бераздан тагын алып-биреп чабып килеп чыга, ә өстенә бер дә әкияттәге малай түгел, Галимҗан менеп атланган. Акбүз арт аякларына үрә басып та, артын сикертеп тә Галимҗанны өстеннән алып ыргытмак- чы итә... Шушы кичтән соң Галимҗан гел сагышлы гына, моңсу гына көйләпмөгрәп йөри торган булып китте. Әмма шунысы бик истә. Тавышы моңсу, җыры сагышлы булса да, күзләре әйтеп бетергесез эчке бер нур белән балкый иде аның бу көннәрдә. Шулай бер аймы, ике аймы вакыт үткәч, бер иртәне өр-яңа хәбәр ишеттек: Галимҗан өйләнгән. Кемгә диген? Бар классташ малайлар һәм... яшерен-батырын түгел, мин үзем дә эчтән генә гашыйк булып йөргән кыйгач каш Әкълимәне алган. Яшьтән өйләнешкәнгәме, бу пар турында авылда ул көннәрдә сүз күп булды. Кибет алдында Сәетгәрәйнең дә сөйләнеп торганын хәтерлим. — Галимҗанның кичке биләмгә чыгарга чалбар төбе тишек иде анын. Ә чыгасы килә мескеннең... И шуңа тоткан да өйләнгән. Ничек авыз ачып, кызга: «Миңа кияүгә чык»,—дия алды икән ул балык? Ха-ха... Өйләнде дә... үзгәрде Галимҗаным. Кара сумканы минем белән түгел, шунда, әвендә үк, эшләүче Әкълимә белән актара ул хәзер, үзләре пышынпышын сөйләшәләр, тын гына көлешәләр, чәп иттереп бер-берсе- нә суккалап алган булалар. Бер кырыйда нәүмизләнеп кенә журнал битенә төртелгән сыбызгы борын, — ягъни мин, — әллә бар алар өчен бу дөньяда, әллә юк. һәм минем әвен ягына эзләрем акрынлап суынды. Ә аннары... 1941 елның дәһшәтле таңы. Сугыш башлануга ук китмәсә дә, көзгә Галимҗанга да чират җитте. Сәетгәрәй белән бер үк арбага утырып киттеләр алар Әкълимә Майжамал апага мине «Галимҗан белән сугышта бергә булганнар» дип, болай гына әйтүе булгандыр, без алардан соң тагын елга якын үткәч кенә киттек әле. Хәер, сугыш җирендә Галимҗан бе- ♦ лән бер очраштык. ' н Бу очрашу турында мин Әкълимәгә дә сөйләдем. м Күңелем түрендә Галимҗан турында тагын бер бик кадерле-газап- 5 лы сугыш хатирәсе саклана да... < Анысын мин Әкълимәгә сөйләмәдем. Сөйли алмадым... ф х Мин инде, саубуллашып, чыгып китәргә дә кузгалган идем. Шунда ч ук һич көтелмәгән бер хәл булып алды. * — Галимҗанга рәхмәтләремне ирештерә күр, улым, — диде Май- н җамал апа кинәт бөтенләй ачык, көр тавыш белән. Ул арада торып ™ утырды, менә караватыннан төшеп аягүрә басты... башта сак кына, ан- х нары нык-нык атлап китте... Безгә таба килә, кулына күчтәнәч такта ® чәйне тоткан. — Белә шул ул балакаем минем чәй яратканны... Әнә, үзегез дә сөй- ? ләшеп утырдыгыз ич... Пуштыда эшләп алган беренче акчасына да шу- < шылай такта чәй алып кайткан иде балакаем. Ирештерә күр рәхмәт- * ләремне. а. Әкълимә дә, Әсгать тә аңа карап катып калдылар. Икесенең дә йөзләрендә чиксез гаҗәпләнү, гадәттән тыш могҗиза алдында калган- дагыдай шаккату чагыла иде. — һай, әнкәй җаным!.. Сихәткә генә була күрсен. Тазарасың, тереләсең, болай булгач, әнкәй бәгырем, — диде Әкълимә, бераздан гына телгә килеп. Миңа карап өстәде — Инде өченче елын урыныннан да кузгалганы юк иде бит аның, һай, хәерлегә генә була күрсен!,. Өч көннән соң Майҗамал әбине җирләдек. Зират каеннары гел шулай шомлы-моңсу шаулашып калдылар. Әкълимә янәшәмдә, тыелып кына сулкылдый-сулкылдый, яулык чите белән күзләрен сөрткәләп бара. Алдарак, ачы җилдән ышыкланган тату күгәрченнәрдәй, бер-беренә сыенышып кына өч кыз атлый Өчесе дә гәүдәгә бер чамалар, өчесе дә бик зифалар. Мәрхүмәнең кызлары, Галимҗанның сеңелләре. Мыштым гына борын тарткан тавышка икебез дә артыбызга борылып карадык. Әсгать икән. — һай, балам җаным, син нигә монда әле? — дип, Әкълимә улын күтәреп алды. — Мин... әбине җиргә күмгәннәрен карадым. —- И бала.„ —диде дә Әкълимә, улын күкрәгенә кысып, дымлы керфекләрен чытырдатып йомды.— Кем алып килде соң сине монда? — Берәү дә алып килмәде. Мин үзем. Агачка менеп карап тордым. — һай сине!..—Әкълимә тагын улын кочагында назлый башлаган иде. Әсгать тыпырчынып җиргә төште. — Әни!.. Әби анда... җир астында, әти белән очрашалармыни? Рәмие шулай ди. Бабайсы әйткән аңа. — Белмим шул, улым... Мин белмим. Бәлки очрашырлардыр Кая, улым, изүеңне төймәлик. Салкынча бит. — Мин үзем. — Үзең инде син. Гел үзең. — Әнә, Рәмие вилсәпиден алып чыккан. Әтисе сугыштан алып кайткан вилсәпид ул.— Әсгать чатыр чабып китеп тә барды. — И бала!.. Мин аны, сабый күңеле киселмәсен, хәтерендә ямьсез калмасын дип, әнкәй өзелгәч үк күршеләргә кертеп куйдым. Ә ул, әнә... Сизми диген син аларны. — Әкълимә тагын яулык читен чылатып алды. Әбисе генә аякка бастырды шул аны. Сүзсез генә атлыйбыз. Капка башларындагы оялары тирәсендә сыерчыклар очыналар, карлыкканрак тавыш белән өзек-өзек сайрашып алалар. Бик кызу чаклары шул аларнын — кошчыккайларына тизрәк канат кактырасылары бар. — Рәхмәт инде сина, Харис, әнкәйнең соңгы көннәрен ямьләндердең, — диде Әкълимә, тавышы инде шактый тыныч яңгырый иде. — Дөньядан көр күңел, якты йөз белән дигәндәй китте бичара. — Аңлап ук бетерә алмыйм. — Син кереп чыкканнан бирле көннәр буе аяк өстендә булды әнкәй. Өйне җыештыргандай итә, көнгә ике-өч тапкыр өс-башын алмаша. «Кайта, болай булгач, Галимҗан улым кайта. Күчтәнәче артыннан үзе дә озакламас», ди... Әйтәм ич, өченче елын урын өстеннән торган кеше түгел иде ул. Сугышның иң авыр елларында да нинди нык йөрде үзе. Галимҗанның кара кәгазе килгәч тә бирешмәде. Гел мине юатты, мине көйләде ул көннәрдә. Аннары бигрәк кинәт кенә ауды да төште... — Гаҗәп!.. — Шундый бер гаҗәп кеше иде инде ул мәрхүмә. Дөресен генә әйткәндә, без шул әнкәй аркасында бөтен сугыш буе әллә ни ачлык та күрмәдек. Ә бит өйдә кашыклар саны җитәрлек иде, әнә, өч кызының да мәктәпкә йөргән чаклары. Эшләтә дә белде ул аларны, бер көн сабактан да калдырмады. Шыгырдый башласалар, өстәлгә шык-шык бармак кына сугып куяр иде, тегеләр шунда ук каз бәбкәләредәй тезелешеп чыгып китәләр... Җәй буе кызлары белән печән хәзерләп, сыер белән сарыкларны бетермәде. Язларын бәрәңге бакчасын берүзе казып утыртыр иде. Мәктәптә язгы имтиханнар чагы булганга, «сабагыгызны карагыз» дип, кызларына көрәк тоттырмады ул көннәрдә. Әкълимә мәктәп рәшәткәсе буйлап үтешли, үрелеп кенә бер тәлгәш канәфер чәчәге өзеп алды. — Әнкәй әллә нинди үләннәрдән шундый тәмле ашлар пешерер иде. Кешенең алабута-кычыткан ашын авызга алгысыз була, ә әнкәй әллә кайлардан әллә нинди тәмле үләннәр таба, ашларын, әйтәм ич, ашап туйгысыз була иде. Авыр туфрагы җиңел булсын бәгырькәемнең, йортны да тота белде, Әсгатькә дә җил-яңгыр тидермәде, кызларын да кеше итте, ичмасам. Әнә, Әлфия белән Гөлфиясе укытучылар хәзер, кечесе Фәния район больнисында медсестра... Әкълимә, тавышын акрынайта төшеп, кызу-кызу әйтеп куйды: — Инде менә бу сугыш аларга дигән кияүләрне генә харап итеп куймагандырмы... Алдагы өч кыз, әллә инде үзләре турында сүз чыгуын сизенеп, берәмберәм ялт кына безнең якка карашып алдылар. — Минем дә рәхмәттән бүтән бер сүзем юк мәрхүмәгә. Андый кайнананың килене булу, белмим, сирәк бәхеттер ул. Әйтәм ич, бөтен йорт эше башы-аягы белән аның кулында булды, ә мин, нәрсә, көне-төне колхоз эшендә. «Бар, килен, бар, кеше арасында бул, ил белән бергә бул», — дип кенә торыр иде. Алар капкасы төбенә кайтып та җиткәнбез икән. Әкълимә, кулындагы канәфер чәчәгенә текәлеп, сүздән калды. Аннары кинәт башын күтәрде. Әгәр оҗмах дигәннәре чыннан да булса, урыны шунда гына була күрсен әнкәйнең. Әсгать әитмешли, Галимҗан белән дә очрашсыннар Шунда мин әллә нишләп киттем. Юк, оҗмах турындагы сүзләрдән түгел. Минем алдымда, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, бөтенләй яшь Әкълимә басып тора иде. Теге көнне озак күрми торганга күрә генә йөзе шулай картаеп киткәндәй күренде микәнни?... Көче-дәрте ташып торган, чын ныгып җиткән күркәмлек белән чибәр хатын икән ич ул! Шул елларда, дөресрәге, ике ел чамасы вакыт үткәч, Әсгать белән < тагын бер очрашу бик хәтердә. Ф Минем авыл хуҗалыгы мәктәбендә укып йөргән еллар бу. Ялга кайт- _ кан идем. Урамнан үтеп барышлый, каршыма әллә кайдан гына Әсгать Z тәгәрәп килеп чыкты. ч ■.— Абый!.. — диде дә аяк очларына текәлеп катты. Үтә күренмәле £ сыман колак яфраклары яран гөледәй алсуланды. Мин: «Кара, нинди * дәү егет булуансың... Мәктәптә укыйсыңдыр инде?» — дигәләп, үземчә тизрәк малайның тел ачкычын табарга маташа башлаган идем, Әсгать 2 кинәт башын күтәрде дә, кыю гына чат-чат әйтеп салды: — Абый, теге әкиятне сөйләче! Акбүз ат турында — Ах, менә нәрсә!.. Сөйлибез аны, энем. Әйдәле, әнә шунда утырыйк. Юк, иң дөресе, әнә, бакчага кереп утырабыз. Клуб артындагы тын бакчада карт өрәңге төбенә җайлашып утырдык. < Акбүз ат әкияте... Галимҗан белән икебезнең уртак бала чак әкияте- * без. Сөйләп бирә алырмынмы мин аны? Барысы, барысы бик истә дә кебек... сихри йомгак очы инде шактый чуалган да бугай. Чуалтмыйсы иде ул йомгакны! Уртак әкиятебез дисәм дә, ул, иң беренче, Галимҗанныкы. Галимҗанны, ихтимал, авыр сырхаудан йолып алган, сәламәтләндергән әкият. Башта, әлбәттә, әтисеннән ишеткән бу әкиятне Галимҗан сөйләде. Аннары без аны икәүләшеп бер-беребезгә сөйли торган булдык. «Әүвәл- әүвәл заманда, кәҗә команда»ларны бик озын итеп тезеп, әкиятне Галимҗан башлап җибәрә дә, иң кызык урынга җиткәч, «Әйдә, Харис, калганын инде син сөйлә» дип, печәнгә сузылып ята. Күзләрен йома, кулларын җайлап кына баш астына куя, йөзендә әйтеп бетергесез бер илһамлы-рәхәт елмаю... Аның бу кадәр дә рәхәт кичереп әкият тыңлавына мин көнләшә үк башлыйм һәм «калганын син сөйлә» дип, янына барып ятам. Менә Галимҗанның үзенә генә хас моңлы-мөгрәүле тавышы салмак кына агыла. Тавыклар җырлашуы, печән эчендә ниләрдер кыштырдавы, карлыгачлар чыркылдавы бу моңны тагы да көчәйтә. Ә лапас өрлегенә оя корган ул карлыгачлар, ифрат тынгысыз шул карлыгачлар, хыялларыбызны кыйгач канатларына элеп, әллә кайларга алып китә... Әйе, әйе... Тавыклар җыры, бөҗәкләр кыштырдавы, тынгысыз карлыгачлар... Әнә хәзер дә койма артында бер тавык җырлап җибәрде. Яшел үлән эчендә ниләрдер кыштырдый, һәм менә... Колак төбемдә Галимҗанның көйле тавышы тигез генә агыла башлады сыман. «Борын- борын заманда...» — Булды бу, Әсгать. Хәтеремә төште. Онытырга ярамый ул әкиятне. Их, печән өстенә сузылып ятып сөйләсәң икән аны! Без шулай итә идек. — Әле печән чаба башламадылар бит. — Башламасалар да... Зыян юк. Әсгать, аның каравы, әнә, тавыклар җырлый. Ишетәсеңме? Әсгать сәерсенеп кенә «эһе» дип баш селкеп куйды ь-> Әнә, үлән эчендә тәти коңгызлар нидер пышылдый, бал кортлары беэ-безз көйли. Аларын да ишетәсеңме?.. Ишетсәң, менә шуларга ку- шып, әкиятне дә тыңла. Син, әйдә, рәхәтләнеп сузылып ятып тыңла. Әкиятне шулай тыңласаң әйбәт була ул. — Кызык син, абый. — Ярый, башладык... Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәтник, песнәк писер, бака плотник булып йөргән заманнар булган ди... моңлы-зарлы, язылмас билле, сөялле куллы, айдай йөзле, кыйгач кашлы бер тол хатын. Аның булган ди өч улы. һава белән капланган, җилләр белән мүкләнгән, ай-йолдызлар белән бизәлгән, җиде катлы, туксан тугыз бүлмәле пулатта яшәгәннәр ди болар, иңе җиде чабата, буе тугыз чабата җирдә иген игеп көн күргәннәр. Менә бер заман шул басуларында куйган кибәннәре бер-бер артлы югала башлый боларның. Иртән киләләр — бер кибән юк. Икенче көнне киләләр, тагын бер кибәннән җилләр искән. «Болай булмый, оланнар, кибәннәрне сакларга кирәк», ди әниләре. Башта басуга олы малайны җибәргән. Малай барган да, аны-моны уйлап тормастан. бер кибән төбенә яткан да йоклаган. Таң аткач торып бакса, тагын бер кибән ычкынган. Чират хәзер уртанчы малайга. Монысы да, йокы симертеп ятып, бер кибәннән колак кагып кайткан. Өченче көнне кече малай китә. Теләсә ни кыланып, теленә ни килсә шуны сөйләшеп йөргәнгә. Тиле дип кенә йөртәләр икән бу малайны. Тиле басуга барган да кибәннең очына ук менеп утырган. Күз кабаклары никадәр салынса да, йокламаган Тиле, түзгән. Шулай да таң алдыннан йокыга куерган. Менә бер заман ят тавышка сискәнеп уянган. Караса, галәмәт зур бер акбүз ат кибәнне астан кырт-кырт кимереп-күшәп тора ди. Бер кабуда бер көлтәне йотып кына бара ди бу. Үзе гәүдәгә чамадан тыш дәү булса да, карап туйгысыз матур икән. Яңа яуган кар кебек ап-ак ди, көмештәй елык-елык ялтырый ди, ял-койрыклары алтынсу ефәктәй дулкын-дулкын җилдерди икән. Башта Тиленең эченә шөр йөгергән — ай-һай. зур хайван бит. бигрәк гайрәтледер. Аннары, күп уйлап тормастан, тота да кибән башыннан атның өстенә сикерә Тиле. Биленә менеп атлана алмаса да, атның ялыннан эләктереп ала бу. Шуннан соң Акбүз и китә чабып, и китә. Дөньяны тузан болыты каплый, җир дер селкенә, тояк асларыннан яшеннәр яшьнәп кала. Шулай бер җиргә орып, бер тауга бәреп, бер болытларда айкап. Тилене ялыннан селкеп төшермәкче була Акбүз, әмма булдыра алмый, малай бик нык ябышкан. Ахырда ат, телгә килеп, әйтә: — Җитәр, инде батыр егет икәнеңне белдем. Мин хәзер синеке, теләсәң кая илт, — ди... Мин ашыкмый гына тәмәке төреп кабыздым. Әкиятнең хәтердә яңаруы белән рухланып, тәмләп кенә суырам. Әсгать, түземсезләнеп, терсәгемә кулын тидереп алды. — Хәзер, Әсгать. Бер генә суырам да... Ләкин беләсеңме нәрсә? — Нәрсә? — Бәйрәм ашы кара-каршы диләр бит. — Ничек? — Мин сөйләп бетергәч, син дә сөйләрсеңме соң? Әкиятләр беләсеңдер ич? — Беләм дә... Мин сөйли белмим шул. — Сөйли белмим дип... Тел сөйләп ачыла ул. Без әтиең белән гел берберебезгә сөйли идек. Инде синең белән дә шулай итик. Килештекме? Әсгать ризалашып ияк какты. Мин әкиятемне дәвам иттердем. Акбүз белән Тиле бик тә дуслашып китәләр, бу акыллы ат бик күп изгелекяхшылыклар эшли егеткә. Акбүз ярдәмендә Тиле бихисап батырлыклар күрсәтә. Әкиятнең дәвамы Тиленең әнә шул искиткеч батырлыклары, гаҗәеп маҗаралары турында. Ургып-ургып ут чәчеп торган тауларны кичә Тиле, җиде диңгезне йөзеп чыга, жиде кат җир астына төшеп җитә. Унике башлы диюне җинә. Дию сараендагы йөз дә бер кол кызны азат итә, патшаның дөньяда бер гүзәл кызын кырык үлемнән йолып кала. Энеләренең жиңү-уңышларыннан үлә язып көнләшкән ике агасы Тилегә әллә нинди астыртын явызлыклар эшлиләр. Берсеннән-берсе кызык-мавыктыргыч бу маҗаралар, гүзәл челтәр, ♦ оста нәкыш кебек бик нечкә үрелгән-чигелгән алар. Ләкин... Ни генә әйтмә, бу ифрат шигъриятле энҗеләр челтәренең шактый гына матур * бизәкләрен хәтер дигәнең югалтып та өлгергән, күрәсең. Галимҗанның £ әтисе бу әкиятне өч-дүрт кич буе авыру улы изрәп йокыга киткәнче сөй- < ли торган булган. Галимҗан белән без икәүләп сөйли башласак... Кояш офыкка авышкач башлыйбыз, лапас түбәсе тишекләреннән йолдызлар _ күз кысыша башлагач кына очына чыгабыз. Ә хәзер минем Әсгатькә д сөйли башлавыма ярты сәгатьләп вакыт үттеме-юкмы, йомгагым сүте- ч леп бетеп тә килә... Батыр энекәшләренә карата гел мәкерявызлык ч юлында йөргән ике аганы, ниһаять. Акбүз ат гадел хөкемгә тарта. Менә £ дөньяларны шаулатып, җирне-күкне балкытып, туй тантанасы башла- « на — патшаның гүзәл кызы Тилегә кияүгә чыга. «Ул туйда мин дә бул- £ дым, бал-ширбәт эчтек, сыра чүмердек, мыек чыланды, телгә йокмады»... ® — Бетте дәмени, абый? н — Хәзергә бетте шул. Тиленең кызык-кызык маҗаралары тагын бик күп иде дә... Онытылыбрак киткән бит. шайтан алгыры... < — Син, абый, күзеңне йом. Шулай итсәң, хәзер хәтерлисен. е Тын гына ятабыз. Чуалыбрак киткән җеп очларын хәтер берәм-берәм * ялгый да башлады шикелле... Юк, кайсыдыр очын һич кенә дә табып булмый. Шул чак бик кинәт кенә Галимҗанның җыры колак төбемдә генә яңгырап киткәндәй булды. Сикереп мендем, бил бирмәде. Егылып төштем Акбүздән... Әйе, җыры да бар бит әле ул әкиятнең. Анысы да Галимҗанныкы. «Егылып төшмәскә кирәк ул Акбүздән» дигән иде бит дустым. «Бик мәгънәле җыру бу» дигән иде. Бәлки Әсгатькә хәзер нәкъ менә шушы турыда сөйләп бирергә кирәктер? Ул арада Әсгать яткан җиреннән җәһәт кенә сикереп торды. — Беләсеңме, абый, кичә мин дә сугыштым. Рәмкә миннән үзе зуррак та... Булса да, кирәген бирдем. — Нәрсәдән чыкты соң ул сугыш? — һе! Мактанмасын! — Нәрсә дип мактана инде ул... Рәмкә дисеңме әле? — Ну, Рәмие. Без аны Рәмкә дип йөртәбез. .Минем әти герой, әллә ничә ордены, медале бар, ди. Ә бүтәннәрнең әтисе, аныңча, әйбәт сугышмаган. — Шуннан? Син нәрсә дидең? — Минем әти геройларча үлгән, килгән язуында да шулай әйтелгән дидем. — Ә Рәмие ни дигән була? — Фи, бөтен кешегә шулай язалар, ди. Геройларча үлсә, өегезгә ордены кайтыр иде, әнә, Фәрит әтисенең ордены кайтты ич, ди. Зиһеннәрем үк чуалып китте. «Мәгънәле җыру» турында башларга җыенган әңгәмәм бик тә катлаулана бит әле, болай булгач Сугыш җирендә кыска гына очрашуда мин Галимҗанның күкрәгендә ике сары тасма — ике тапкыр каты яралану билгесе күрдем. Ә сугыш мәхшәре арасында яраланып ерак госпитальгә китүчеләр еш кына онытыла, ор- Ден-медальләр, андыйларга караганда, ут эченнән исән-имин чыгучылар күкрәгенә күбрәк кадала. Гомумән, солдат батырлыгын медальләр саны белән генә бәяләү шактый шартлы бәрабәр бит ул... Ә Галимҗан турында бу аеруча... Дустымның нинди солдат булганлыгын бик яхшы беләм мин. Алай, Акбүздән егылып төшүче егет түгел иде ул. Юк! Бәлки Әкълимәдән дә яшереп күңелем түрендә саклаган 1 алимҗан турындагы изге-газаплы сугыш хатирәсен Әсгатькә сөйләп бирергәдер? Ир заты бит, бәлки аңлаша алырбыз? . Ләкин бик нечкә осталык, үтә сизгер саклык кирәк аны сөйләр өчен. Юктыр, бүген генә булдыра алмамдыр мин моны. ь— Беләсеңме, Әсгать, әйдә, иртәгә тагын шушында очрашабыз. Синең Рәмие белән бәхәсең турында да иркенләп сөйләшербез. Әкиятнең дә онытылган җирләре хәтеремә төшәр. Бүген, ни... вакытым юк. Ләкин син шуны бел, Әсгать, медале булмаса да, бик батыр солдат иде синең әтиең. Ләкин иртәгесен мин бу очрашуга килә алмадым. _ Нигә килмәдем икән? Сәбәбен хәзер инде хәтерләмим дә. Әй, дөнья! Алай хәтердә калырлык булмагач, һич тә кичектергесез сәбәп булмагандыр инде ул... III Әсгать белән без тагын биш-алты ел үткәч кенә очраштык. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, мине эшкә башка районга җибәрделәр. Ялга кайткалаганда, Әкълимә белән урамда, я колхоз идарәсендә очрашып, озак-озак сөйләшеп торабыз, ә Әсгатьне күрергә туры килмәде. Үзен күрмәсәм дә, кайткан саен аның турында сүзләр ишетә торган идем. Бик әйбәт сүзләр түгел иде бу. Мәктәптә шуклык катнаш тәртипсезлеге, урамда күп малайларга йодрыклап «сабак укытырга» яратуы белән телгә кергән иде Әсгать. — Әтисез үскәч, нихәл итәсең... Әниләрне тыңлыймыни ул ир малайлар, — дия иде Әкълимә, авыр көрсенеп. — Аннары менә, Фәния апасы да бик узындырамы дим баланы. Әлфия белән Гөлфия, үз тормышлары булгач, алай бик исләре китеп тормый. Ә Фәния бит... һаман ялгыз. Шуңадыр, чат ябышты энесенә. Ничәмә велосипед кына алып бирде инде... Ә бер кайтуымда көтелмәгән хәл: Әсгать югалган. Бөтен авыл белән тирәюньне бетереп эзләгәннәр, Ашыт елгасын да айкап-сөзеп чыкканнар — малай юк. һичничек ярдәм итеп булмастай бәла-кайгыга тарган кеше белән оч- рашусөйләшүдән дә авыр нәрсә юктыр. Хәер, андыйларны тәмле-матур теле белән юата белүчеләр дә була. Миндә андый сәләтнең әсәре дә юк. Шунлыктан. Әкълимә белән очрашудан котым чыгып йөрде. Шул ук вакытта очрашасым, күрешәсем дә бик килә иде... Сагынып кайткан идем үзен. Бер көнне урам башында зәңгәр-кызыл бизәкле таныш яулыкны күргәч, тез буыннарым ук йомшарып китте. Ул! Каршыма килә. — Кайтканыңны ишеткән идем, күзгә-башка гына күренмисең — диде Әкълимә, кул биреп күрешкәч. Күз кабаклары ялкынсынып китсә дә, энҗе тешләре нәкъ элеккечә балкып алды. •— Әә... шулай инде. Ниме... Әсгатьнең берәр хәбәре юкмы? — Бар, хәбәре, бар. Станцадан хат язып салган балакаем. — Ә? Исән-саумы ул? —■ Исән-аман, балакаем. Беләсеңме, кая сәфәр чыгып киткән малай? — Кая? — Әтисенең каберенә зиярәт кылырга киткән, балакай... һай, үзем гаепле. «Әйдә, әтием каберенә барып кайтыйк» дип, кайчаннан бирле и 58 сорады, и сорады. Гел-гел суза килдем. Эш тә эш дигән булып... Бетәсе бармы ул дөнья мәшәкатенең. — Шулай инде... Бергәләп барып кайтырга иде. Ә үземнең эчтә чәнчеп алды. Акыл саткан буласын... Үзеңнең барып кайтканың бармы соң дустың каберенә?! ф — Ничекләр барып җитәр инде балакай. Бигрәк ерак юл бит, Бе лоруссия чигендә үк. Җитмәсә, бер тиен акчасыз чыгып киткән. Апала- < рыннан, күрше-күләннән дә сорашып бетердем, берәүдән дә акча-мазар « сорамаган. g — Бәлки әнисеннән яшереп кенә акча җыйгандыр. Була ул шулай, < үземнән беләм. ♦ — Шулай итсә генә инде. И балакай... Карачы, нигә урам урта- а сында басып торабыз әле без? Бусаганы бурсык яламаган безнең, ничә- = ме-ничә еллар инде бер кереп тә чыкканың юк. Әйдәче, сөйләшеп бер чәй эчәр идек. >, Без алар өеннән ерак түгел генә басып тора идек. Борылып китсәм, £ килешмәс шикелле тоелды. ө Өйләре яктырып, киңәеп киткән кебек. Ялтыравыклы никель кара- * ват, зур көзге-трюмо, тәрәзәләрдә ак челтәр пәрдәләр... Теге керүдә бо- ® ларның берсе дә юк иде һәм хәзер әнә шулар яктырта иде бугай өйне. _ Әкълимә ап-ак алъяпкычын ябып алып, ни арада өстәл тутырып те- = гесенмонысын тезде, җыйнак кына ялтыр ак самавар да өстәлгә тиз * килеп басты. (Теге вакыттагы күпне күргән җиз самавар отставкага X чыккан, күрәсең.) ь — Аңлыйм мин Әсгатьне... Әйтәм ич, анын бол ай чыгып китүенә күбрәк үзем гаепле... — Әкълимә кара бизәкле ак эскәтерне җайлап кына сыпыра-сыпыра тынып калды. — Син Сәетгәрәйне хәтерлисеңдер бит? — дип сорап куйды кинәт кенә. — Әйе-йе. Кабан Сәлти. — Кабан дип... Ул ямьсез теше урынына алтын теш җылык-жылык ялтырый хәзер Сәетгәрәеңнең. — Кайда соң ул хәзер? — Читтә йөри. Сахалинга, дөнья читенә үк китеп барган... Кая, тагын бер чынаяк ясыйм әле. Безнең ул уймак белән биш-алтыны эчмичә авыз да чыланмый. Ашамадың да шунда. Яратсаң, менә, чәкчәге... Әкълимә шулай мине кыстый-кыстый, тагын өстәл башын сыйпаштырырга тотынды. — Нишләпләр генә йөридер инде балакай. Исән-аман әйләнеп кайтырга гына язсын иде — Кайты-ыр! Алай югалып кала торганнардан түгел малай. — Борчыла шул ана күңеле...— Әкълимә, борчуларын селтәп атарга теләгәндәй, кискен генә башын чайкап куйды, яулыгын рәтләде. — Синең, солдаттан кайтканнан бирле, Сәетгәрәйне очратканың да юкмы әллә? — диде гадәти генә. — Элегрәк елларны очрашкалап, сөйләшкәләп йөри идек. Хәзер, әнә, дөнья читенә үк киткән дисең бит — Анда киткәненә бик күптән түгел әле аның. Китүе дә шул... Ирнең җилкәсен — нужа, башын —хатын ашый, диләр бит. Бер дә гаилә бәхете булмады ул мескеннең. Сәетгәрәй берәр җиргә килеп өч көн торса, өйләнеп тә өлгерә, дип колагыма кергән иде. — һай, кешегә авыз ерырга гына булсын. Төптән уйлаганда, бер дә мәзәк түгел ул Сәетгәрәйнең тормышы Мин чопыр-чопыр чәй чүмерергә тотындым. Самавар тиздән тагын күңелле көйләп утыра башлады, тик Әкълимә генә тагын сүзсез калды. — Сизеп торам инде... Сәетгәрәйне өнәп бетермисең син. Элекке Сәетгәрәй түгел бит ул хәзер. — Кешене, аралашмагач, кайдан беләсең? — Шул шул менә... Сугыштан бик үзгәреп кайтты Сәетгәрәй. Башкалар кебек, тишек шинель белән кайтмады ул. Өстендә яхшы пальто, аягында хром итек иде. Әлеге ямьсез теше урынына корыч теш тә куйдырып жибэргэч, бөтенләй чибәрләнеп киткән егет. «Калкыбрак торгангадыр, беренче атакага барганда ук немецлар сугып сындырдылар ул тешне», дия иде. Әллә шаярта, әллә чынын сөйли. Госпитальдән чыккач та, туры өенә кайтмаган, берәр ай заводта эшләгән, өс-башын шулай караган икән. Анысы, яфрак селкенми тормый, төрле сүзләр дә булды. Янәсе, бер бик бай хатынга йортка кереп торган. Телнең сөяге юк, ниләр сөйләмәс. Кайтканда сыңар култык таягы белән бик авыр йөри иде әле. Шул килештән дә, олыны олы, кечене кече итеп, өй борынча бөтен авыл белән исәнләшеп йөрде. Карчык-коры, бала-чагага, мулдан булмаса да, күчтәнәчләр дә өләшкән. Кеше күңелен бер түтәрәм күтәреп җибәрергә күп кирәкме... Кайтуына колхоз хисапчысы итеп утырттылар үзен. Ул чакта ирләр заты санаулы. Бераз хәл алып, җиңелрәк йөри башлавына, монын җилкәсенә тагын тау чаклы эшләр йөкләп бетерделәр. Авылда ит, сөт налогы да җыя, мәктәптә военрук булып та эшли. Барысына да өлгерер, барысына җитешер, титак-титак гел йөгерер иде, бичара. Озакламый Галимҗанның кара язуы килде, һай, ул көннәр!.. Болай да көннәрем кара төн, төннәрем утлы җәһәннәм, өстәвенә... Бер килсә, килә бит кеше башына, нәкъ шул көннәрдә өйнең әнә шул матчасы сынды да өебез җимерелде төште. Бәхеткә каршы, гомеребез булган, кем әйтмешли, ходай саклаган, беребез дә өйдә юк чак иде. «Бик беткән инде бу өй. яңасын салырбыз» дип, Галимҗан да хәстәрен күреп йөри башлаган иде инде, өлгерә генә алмады, бичара. Инде, менә, ни хәсрәтле көнебездә, күк түбә астында утырдык та калдык. Шунда иң беренче ярдәм кулын сузучы кем булды диген? Сәетгәрәй булды, рәхмәтләр яугыры. Җылы-тәмле сүзләре белән генә түгел, кайгыбызны җилкәсе белән дә күтәреште. Әллә кайлардан бүрәнәсен, тактасын юнәтеп, ярдәмгә картларны көйләп-жайлап, өч көн дигәндә өйне күтәрде дә куйды, игелекле җан. Менә бит, хәзер дә рәхәтләнеп торырлык әле бу өй... Син алай сүз белән сыйлаганга карама, капкалап утыр әле... Әкълимә җәһәт кенә почмак якка чыгып керде. — Ашым да өлгерә. Ялга кайткан кеше, әллә кая ашыгасың юктыр әле. Ашыгыр җирем юк иде, әлбәттә. Ләкин... Әкълимәнең нәкъ менә Сәетгәрәй турында сөйләвен бер дә тыңлап утырасым килми иде. Нигә аның турында башлады соң ул сүзне? Сөйләшер сүзләр беткәнме безнең? — Мин ул вакытта ук тракторда эшли идем. Галимҗан да бит сугыш алдыннан трактористлыкка укырга ниятләп йөри иде. Шуңамы, районнан килеп әйтүләре булды, авылда хатын-кыздан иң беренче үзем язылдым механизатор курсына. Укып чыккач, яшь бала булганга, эшкә үз авылыбызга кайтардылар. Әмма, МТС кешесе саналсам да, колхозда кеше җитмәгәчтен, теләсә нинди эшкә йөртәләр иде. Ә трактордан бушаган чаклар күп була иде. Искереп беткән, ничәмә еллар җүнләп ремонт күрмәгән «НАТИ» ватыла да тора. Аңа карап, кояшта арка кыздырып ятар чаклармыни, фермада сыер да савам, үгез җигеп салам ташыйм, язгы былчыракларда чана тартып симинәгә дә күп йөрдем. Сәетгәрәй гел әйтә иде. «Ташла син, Әкълимә, болай кара эштә йөрүеңне. Җиде класс белемең белән сугыш чорында болай йөрү, беләсең килсә, җинаять ул, синең урының җитәкче эштә хәзер», дияр иде. Ә минем һич кенә дә күңелем тартмый андыйга. Кеше кушып, кеше өстеннән йөргәнче, жиң сызганып үзем эшлим мин, шуны артыграк күрәм. Элегрәк елда бригадирлыкка куеп та карадылар, әнә Гатият абзый кулын өздереп сугыштан кайтуга, бригадирлыкны ана тапшырып, андый эштән бер котылган идем инде. Ә Сәетгәрәй тәки үзенекен итте. Ул вакытта председательләр кален- _ дарь бите урынына алмашып торган чаклар. Әнә шулай тагын яңа пред- < седатель сайларга дип килгән район кешесенә әйтеп, җыелышта да сөй- j ләп, тәки мине председательлеккә үк куйдыртты бит, әй. Башта котым чыкса да, тора-бара эшләп киттем тагы. Хәер, эшлә- * вем дә инде... Бары Сәетгәрәй аркасында гына. Акыллы киңәшләре бе- ♦ лән дә бик ярдәм итәр иде, аннары, ир-аттан булсын, телчәнрәк хатын- - нармы бик тавышларын күтәрә башласалар, «әнә, хисапчы белән сөй- = ләшегез» дип, җәтрәк аңа җибәрә идем үзләрен. Бер тәртә арасына җигелгәч, председатель белән хисапчы күзгә-күз * генә дә каласың. Сүз, әлбәттә, күбрәк эш турында. Әмма Сәетгәрәй бик еш әйтә башлады... Синнән яшереп маташыр хәлем юк. Харис... «Кү- * ңелемнән һич алып ташлый алмыйм мин сине, Әкълимә», ди бу. Аннары £ турыдан-туры әйтә башлады. «Әйдә, чәчләрне чәчкә бергә бәйлик», ди. н Ие, синнән яшеренбатырын түгел инде... Әле кыз чакларымда ук сүз - салгалый иде ул... Күңеле миңа тартканын сүзе белән дә. тотышы-кы- = ланышы белән дә дигәндәй, һаман сиздерә килде, сиздерә килде... Инде 2 менә, Галимҗанның кара кәгазе килүгә елы да тулгач, өзми-куймый әй- < тә башлады. Тәмам аптырадым-йөдәдем. Ашым аш, йокым йокы булмый башлады. Уйладым-уйладым да, бу турыда әнкәй белән киңәшеп карарга булдым Ул ни әйтсә, шул булыр дим. Бигрәк акыллы, бик туры сүзле иде бит ул, мәрхүмә. Әйтерсең гаделлек дигәннәре, аның кыяфәтенә кереп, арабызда йөри... Оялып-тарсынып торудан узган булганмын инде, күрәсең. Әнкәйгә берни яшерми-нитми бәйнә-бәйнә сәйләдем дә бирдем. Әнкәй беркавым дәшми генә тып-тын утырды. «Биатаңның мин ничәнче хатыны икәнне беләсеңме?» дип сорады аннары Ишеткәнем бар иде, әткәй, әнкәйгә кадәр, алтымы, әллә җидеме хатын аерган. «Юк. арттыралар, диде әнкәй, миңа кадәр дүрт хатын белән торып караган биатаң. Әмма берсе белән дә яшәп китә алмаган. Ә без, яшь аермасы шактый булса да. гомер буе кичә генә кавышкан парлар шикелле яшәдек. Кичләрен яткач бер сөйләшеп китсәк, таңнар атканчы сүзебез бетмәс иде. Берберебезне аз гына ымнан да аңлап алыр идек. Нигә шулай? Әллә миңа кадәре биатаннын күңеле бик азгын булган, шуңа дүрт хатын аерган дисеңме? Юк инде. Берәүләр үз бәхетләрен яшьтән үк табышалар, икенче берәүләр мәхәббәтләрен тапкан кебек кенә булалар да. аннары этле-мәчеле дигәндәй яшиләр. Беришеләр бер-беренә ияләшеп тә китәләр тагы. Әмма ләкин барыбер чын бәхетле булмыйлар. Биатаң исә алай яшәргә теләмәгән, дүрт хатын аерса аерган, чын уз бәхетен тапмый туктамаган. Шуннан менә үзең уйлап кара. Чын бәхетеңме ул Сәетгәрәй? Уйла, үз күңеленнән кат-кат сора. Әгәренки энә очы кадәре генә яратмаган, өнәмәгән җире, берәр гадәте бар икән, тәвәккәлли күрмә, ди Шул энә очы кадәр генә яратмау да тора-бара дөя кадәрегә әверелә Минем сиңа сүзем менә шул, фатихасы-ние бергә, ди. Син әле бик яшь. сугыш афәте килде дип, гомер буе мендәр чылатып яшәргә димәгән. Әсгатьне дә якын итә кебек ул Сәетгәрәй, аны да уйла», ди. Тәмам уйлар коесының төбенә үк салды мине әнкәй. Энә очы кадәре генә дә яратмаган төше, өнәмәгән гадәте калмасын ди бит. Уйлыйм-уй- лыйм да, Сәетгәрәйнең бар да кебек, юк та кебек андый җире. Ә үзенең әйтмәгән көне юк: бергә булыйк та бергә булыйк. Мнн һаман сузам Ахыр чиктә инде тәвәккәлләргә дә исәп тотып бетергән идем... Кая сон, анда ашым ташып утырмасын тагын... Әкълимә почмак якта шактый озак торды. Бу якка чыкканда күз кабаклары тагы да кызарып киткән иде. — һай, ул көннәр... Әнкәй: «Сәетгәрәй Әсгатьне дә якын итә шикелле» диде дә диюен... Анысы, дөрес, бик ягымлы, бик үз итеп дәшә иде балага Сәетгәрәй. Конфет-прәннеген, уенчыкларын, ул вакытта юк җирләрдән табып, күпме ташыды. Әмма һич кенә дә ияләнеп китә алмады ана Әсгать. Өч яше тулып кына узган бала бит әле үзе... Тәрәзәдән Сәетгәрәй күренсә, «әнә, тәти абый килә» дияр иде дә, үзенең коты чыгып, карават астына кереп качар иде, бәгырькәем. Туганнан бирле өйдә ир заты күреп үскән бала түгел, шуңадыр дип, үз-үземне юатып та карыйм, әмма күңелдә шом, бик ачы шом... Ә Сәетгәрәй өзми-куймый әйтә килә. «Бәхетем синдә генә минем, Әкълимә, сине дә бәхетле итәр өчен тау-ташлар актарырга риза», ди. Мин һаман кистереп кенә сүземне әйтә генә алмыйм. Шулай икеле- шайлы йөргәндә, Сәетгәрәй бер сөйләшүдә әйтеп салмасынмы! «Шул сантый баш Галимҗаныңны оныта алмыйсың син, ул иләс-миләс белән, исән-сау кайтса да, барыбер бәхетле була алмас идең син», ди бит. Үтерде, җан бәгырьләремне телгәләп актарды ул шушы сүзләре белән. «Җитте, моннан ары әйтмә дә, йөрмә дә!» дип бер генә кычкырдым. Шул чакларда күпме күз яшь түккәннәремне берүзем генә беләм. «Җырлаганда ят та ярый, җылаганда үз кирәк», дияр иде минем әни. Шунда төбенә кадәр төшенеп беттем мин бу сүзләрне. Әни дә, мескен, яшьләй тол калган безнең. Инде аралар өзелдеме дигән идем. Юк бит, бер түбә астында эшләгәч, көн саен очрашасың. Җае чыккан саен әйтә Сәетгәрәй: «Мин барыбер синсез яши алмыйм, Әкълимә, башкайларым элмәккә керсә, син генә гаепле, шуны бел», ди бит. Беркөнне шулай кичен соң гына идарәдә ялгызым утыра идем, Сәетгәрәй килеп керде. Бераз гына салмыш. «Бәхил бул инде, Әкълимә, ди, синсез дөньяның бер яме юк миңа. Хуш, яман итеп искә алма». Шулай диде дә чыгып та китте. Мин аны кызмача баштан гына шулай сөйләнәме дисәм... Иртәгесен бөтен авыл шау итә. Сәетгәрәй асылынган, диләр. Әллә үкереп җыладым, әллә тораташ күк тик катып утырдым — менә хәзер хәтерләремне җепселләп актарсам да әйтә алмыйм. Әкълимә өстәлдәге тәлинкә-савытларны җайлаштыргалап кузгата- рәтли, беразга сүздән калды. — Алай асылынгач, нигә исән соң ул?—дип сорап куйдым. Хәзер инде Әкълимәнең хикәяте миңа алай ук кызыксыз түгел иде. — Шулай, кичен берничә ир салып утырганнар. Утыра торгач, Сәетгәрәй: «Мин чыгып керәм, кермәсәм, бәхил булыгыз», дип чыгып киткән. Тегеләр көткәннәр-көткәннәр дә моны, әлеге «бәхил булыгыз» дигән сүзе дә шом салгандыр, чыгып эзли башлаганнар. Шулай итеп, лапас өрлегендә асылынып торган килеш табып алганнар, шунда ук элмәкне кискәннәр... Җыясы ризыгы бетмәгән инде бичараның, ике-өч көннән аякка да басты. Аякка басты, әмма күп тә үтмәде, авылдан юкка чыкты Сәетгәрәебез. Районга барып кайтам дип өеннән чыгып киткән дә шуннан юк. Арчада поездга утырганын гына күреп калучылар булган. Әкълимә тагын почмак якка чыгып китте. Шактый озак торып, куллары белән күзләрен угалый-угалый килеп чыкты. — Күзгә суган керде, — диде дә өстәл читенә капланды. Иңбашлары сизелер-сизелмәс дерелди иде. Нәфислек тә, көч-ныклык та бөркелеп торган бу иңнәрне назлап кына сылыйсым, аңа иң җылы берәр сүз әйтәсем килә иде минем... Юк, шыпырт кына урынымнан тордым да китап шкафы янына килеп бастым. — Син кузгалма әле, — диде Әкълимә, башын күтәреп. — Өлгергән ашны ташлап китәме кеше. Ошамаганны! — Ризыктан өстен булыр хәлем юк, Әкълимә. — Шулай булмый ни! Минем дә буш көнем бүген. Тракторым көй сезләнеп тора. Механикка әйткән идем, «югалып тор күз алдымнан, кеше карап торганда эшли алмыйм мин> дип куды да җибәрде үземне. < Әйдә, утыр, аш бүләм. н — Менә хәзер сөйләүләре генә җиңел, ==з дип, бераздан Әкълимә „ бөтенләй акрын тавыш белән башлап китте. — И ул чакта күргәннә- 5 рем!.. Хисапчылыкка махсус укыган кеше түгел бит Сәетгәрәй, әллә < исәп-хисапны бутап бетергән, әллә инде... Килеп тикшергәч, бик зур ф тулмаучылыгы чыкты моның. Үзе әллә кая китте дә югалды, бөтен авырлык минем өскә төште... Күтәрсен генә иңнәрең! НКВДга чакыралар да ® допрослыйлар, чакыралар да допрослыйлар. «Сез Гайсин белән якын £ мөнәсәбәттә булгансыз, колхоз байлыгын бергәләп үзләштергәнсез. Гай- «5 синнын кая киткәнен дә белергә тиеш син, барысын да әйтеп бир», ди- * ләр генә бит. Сүзгә генә ышанмауларыдыр инде, килеп, өйне дә тентеп о киттеләр. Каян белгәннәрдер, «Гайсин, үлсәм син генә гаепле, дип әйт- £ кән, нигә алай әйтте ул?» — дип тә таптыралар. Көн аралаш, кайчак Ф көн саен чакыралар, төн уртасында килеп алып киткәннәре дә булды... н Болай интектергәнче, утыртып куйсыннар иде, ичмасам, дип тә теләп * бетердем. Нигә, гаебем дә юк түгел ич. Мин председатель кеше, хисап- < чының эшен тикшереп торырга тиеш идем, андый буталчыклыкка юл * куярга хакым юк иде бит! * Ләкин утыртмадылар. Анысы, утырткан да булырлар иде... Соңыннан гына белдем, Гафият абзый, тагын берничә авыл коммунисты мине бик яклаганнар, рәхмәт яугырлары. Ул чакта райком секретаре Батыршин иде, комсомолдан күтәрелеп, яна эшли башлаган еллары. Ул да минем яклы булган. Аннары, шул да ярдәм иткәндер, Сәетгәрәйне әллә Актүбәдә, әллә АлмаАтада барыбер табып алганнар. Шуннан соң председательлектән очырдылар үземне. Монысына мин сөендем генә. Кулыңнан килмәстәйне нигә көчәнергә... Тик менә алдагы сезонда МТСта трактор да ышанып тапшырмадылар Монысына инде җаным бик әрнеде, бик кимсендем. МТСлар бетеп, бөтен механизация үз кулыбызга күчкәч кенә, яңадан тракторга утырдым... Кая, ашың суынып та беткәндер инде синең, кайнарын өстим әле. — Рәхмәт, Әкълимә, бигрәк тәмле ашын. — Шулай дигән бул әйдә. Сиңа, буйдак кешегә, җүнлерәк аш-су бик эләгеп тә тормыйдыр әле. Әкълимә гөрләп кенә көлеп куйды да шунда ук җитдиләнде. — Бу афәтләргә дә түзәр идем, әмма нәкъ шул көннәрдә икенчесе... Әйтәм ич... бер килсә ябырыла гына бирә кеше башына... Шул көннәрдә ифрат ямьсез сүзләр ишеттем. Янәсе, Галимҗан, иләс-миләс бер сантый, сугышта жүнләп мылтык төзи дә белмәгән. Янәсе, үлеме дә... шул иләс-миләслеге белән тиктомалга ут эченә барып кергән Тагын әллә ниләр... Ялган, чеп-чи ялган! Кеше белеп тә бетермәскә мөмкин, ә мин үземә караганда да ныграк ышанам Галимҗанга! Урынымнан сикереп торганымны сизми дә калганмын. . Мин дә ышанам Галимҗанга, Әкълимә. Аның турында аз гына да кыек сүз әйтергә берәүнең дә хакы юк! — Мин дә шулай дим.. Кайдан чыга шундый әшәке сүзләр? Әнкәй мәрхүмә әйтте әйтүен... «Сәетгәрәй таратып киткән бу сүзләрне, мәлгунь. ди. Мин уйлаганча булып чыкмады ул адәм. ди. Өй жнмереЛгәч күрсәткән игелеге, бүтән ярдәм-мазары күземне томалаган икән. Теге, булнистан чыккач, йортка кереп торуы да хактыр. Ташкнчүдә дә сөйрәлгән нәрсәсе бар дип сөйлиләр. Әмма ләкин биатаң кебек, үзенең чын бәхетен эзләп болай кылануы түгел аның. Юк. биатаң ише түгел ул адәм. Кара аны, моннан ары аң бул!» Әнкәй мәрхүмә шулай диде дә диюен... Белмим шул, белмим... Башыма сыймый... Карачы, сүзгә мавыгып, онытканмын да, керәнем дә бар иде ич минем. Кичә генә уып куйдым. Ит манып ашарга зрә шәп нәрсә бит ул. Әкълимә, керән савыты капкачын ачып, иснәп карады. «Ай-яй, зәһәр булган бу» дип, бик озак пышык-пышык күзләрен каплап утырды. — Яман сүз көзге ачы җил белән бер бит ул. Күпме генә тынып торган күк була да тагын килеп-килеп исә: Әсгатькә дә ишетелмәгән дисеңмени син андый сүзләрне? Сизеп торам: шуңа чыгып киткән дә инде ул балакай. Галимҗанның кабере Бураки дигән авыл янында. «Әни, ул авылда әтинең ничек-ничек сугышып үлгәнен күрүче-белүче юкмы икән?» дип әйткәне дә бар иде. Әнә шуны белергә дип чыгып киткән дә инде ул. җанкисәгем. Әй, дөнья! Кырык эшен кырык якка ташлап, әллә кайчан баланы ияртеп барып кына кайтасы иде кана... Үзем дә инде, бигрәк... Сүз Сәетгәрәйнең дөнья читенә китеп баруыннан чыккан иде бит безнең. Шул тулмаучылыгы белән утырып та чыкты ул. Амнистиягә эләгеп, тиз котылган тагын. Горурлык диген үзендә! Чыккач, бу юлы да туры авылга кайтмаган. Берәр ел каядыр эшләгән. Менә бер заман, өс-башын бер дигән итеп ясап, госпитальдә куйдырган теге корыч тешен алтыннан балкытып, кайтып төште бу. Анысы, илдә дус бар, дошман бар дигәндәй... Авыз чайкаучылар да булмады түгел. Имеш, бер дә эшләп тапкан малы түгел, колхозны талап киткән акчага киенгән... Кайткач, авылда күп тормады. Арчага китеп, станцада кемдер булып шунда эшли башлады. Өйләнде. Менә дигән өй салып керделәр. Тормышлары бик бөтен, бик җитешле иде инде аның, юкса. Алай-болай гаугалашып-нитеп йөргәннәре дә ишетелми иде. Менә кинәт... Тоткан да, бөтен тормышын ташлап, ике баласын калдырып, әнә, Сахалинга ук чыккан да киткән бит. Әй, бу кеше күңеле... чисти бер урман-чытырман. валлаһи... Әкълимә, беразга тагын шул өстәл башын сыйпаштыргалап утыргач, кинәт кенә урыныннан сикереп торды. — Карале. Харис, башыма бер уй төште бит әле. Әсгать киткән авылга телеграмма суксам, нишләр икән? Исән-сау килеп җиткәнеңне хәбәр ит дип. Тапшырылыр ич? — Әйе-йе... Ике телеграмма сугарга кирәк. Берсен Әсгать исеменә булса, икенчесен авыл Советына. Балага игътибар да итәрләр, ярдәм дә кирәк булырдыр. Әйдә, сүзләрен бергәләп язабыз. ...Без капкадан бергә чыктык. — Алай онытып бетермә инде син безне, Харис. Кайтсаң, шулай кергәләп утыр... Кая, телеграмма суккач, мастерскойга сугылыйм әле мин. Нишләтәләр икән анда минем Акбүз аткаемны? — Әкълимә кызарган күз кабакларын гадәттәгечә нурга күмеп, гөрләп кенә көлеп куйды.— Әсгатьтән откан сүз монысы. Шулай Акбүз ат дип кенә йөртә ул минем тракторны. Бала диген! Ир канаты ат булыр дигәндәй, дүрт аяклысы- ның почеты калмагач, корыч йөрәклесенә омтыла хәзерге малайлар... Ул көнне без ничегрәк аерылып киттек соң әле? Почтага бергә бардык бугай. Мастерской юлы буйлап та бергә атладык шикелле. Ниләр сөйләштек? Юньләп хәтеремдә калмаган. Шунысы гына истә: күбрәк мин сөйләдем, мин такылдадым. Аннары шул... Ындыр артлары, тын тыкрыклар буйлап ялгызым гына да күп тәпиләдем. Шулай тәпили торгач... Капка төпләрендә сабакташ малай мотоциклын кабызып маташа иде. Йөгереп тә килдем, рульгә чат ябыштым. шы көнгә кадәр сөйли алганым юк... Сөйли алмыйм. Ә без, Әсгать, ир кешеләр, бер-беребезне аңларбыз дип уйлыйм. Әсгать ишетелер-ишетелмәс кенә «эһе» дип баш селекте. — Инде менә, шул батырлар һәйкәленә Галимҗанның исеме «һәм башкалар»га гына кереп калган икән, бу һич тә дөрес түгел. Бу хаксызлык! Кулымдагы стаканнан муеныма су чәчрәп китте дә, бераз суынгандай булдым. . ,, — Бер уйлаганда, моңа кемнедер гаепләп тә булмый шикелле. Каты һөҗүм сугышлары бара... Кемнең кем икәнлеген, ничек сугышканлы гын, ничек һәлак булганлыгын тикшереп торырга һич вакыт юк. Вакыт лыча дип, агачтан гына ясалган йолдызлы һәйкәлгә берничә генә фамилия язалар да. калганнары, янәсе, соңыннан ачыкланыр, язылыр. Ә вакыт дигән нәрсә бик рәхимсез ул Калган эшкә кар ява башлый — Яуган шул инде менә... VI Хәзер инде Әсгать әтисеннән нәкъ ун яшькә олы. И гомерләр... Үтә диләр яшь гомерне, үткәнен күрсәң иде, үткән чакта тотып алып... Әй, юк! Бер дә егылып төшәр исәпләр юк әле синнән. Акбүз! Ә уйлап баксаң... «Менә кайтам... Бу отпускыда һичнигә карамый кайтам» дип йөри-йөри, туган туфракка аяк басмаган еллар саны дистәләп үк үтеп киткән. Элегрәк туган нигез жылысы ничек тә тартып кайтара иде. Сугыштан соң озакламый әти үлеп китте. Өч революция давылы кичергән, ничәмә еллар мәдрәсә сасысы иснәп, унҗиде яшеннән күпме мәктәп тузаны эчкән өлкән укытучының сәламәтлеге болан да чамалы иде. Күзлек киеп, тын кысуларын яшьләргә сиздермәскә тырышып йөгерә- чаба, бу сугыштан әти бөтенләй какшап кайтты. Әтине җирләгәч, апа белән ике энекәш арасында кызу гына бәхәс булып алды. Без, ир малайлар, әлбәттә, әнине үз яныбызга алдыруны даулыйбыз. Апа безнең күзебезне дә ачырмый. — Нинди феодаллар сез? Әниләр уллары янында гына яшәр заманнар үтте инде ул! Гомер буе иңкәеп су ташый-ташый, кочаклап чи усак ягып, исеннән исереп, таң тишегеннән көтүгә кәҗә куып яшәде әни. Инде сез аны тагын үзегезнең сала тормышыгызда интектермәкчеме? Юк инде, картлык көнендә шәһәрдә дә яшәп карасын әле! Сез, феодаллар, малай чакта ук икегез бер яклы булып, өйдә бердәнбер кыз баланы гел кыерсыта идегез. Инде тагын шуны кумакчы икәнсез... Бу дәлилләрен апа әлеге «кыерсытылып яшәгән» заманнарда түгелеп бетми калган кайнар күз яшьләре белән дә юешләп ныгыткач, без җиңелдек. Әни авылдагы бер якка кыйшая башлаган өеп. өй янындагы шау алма бакчасын калдырып, киявенең ванналы-газлы Казан квартирына күчеп китте. Тормыш елгасы безне, үзенең тирәнрәк-сайрак чоңгылларында бөтергәли-чайкый. туктаусыз агыза бирде. Туган җирнең жылысы суынганнан-суына барды. Казанга эш-йомыш төшми тормый. Килгән саен әни авылның яңа- дан-яңа хәл-әхвәлләрен сөйли — алардан бик хәбәрдар яши ул. Тынлап утырасың да, күңел кузгала. Туктачы, бер уңайдан нигә авылга да сугылмаска? Ул арада, сыртың сынардай итеп төяп килгән эш-йомышларың артыннан куа торгач, командировкаңның срогы үтеп тә киткән, җилкәңә кайтуга һич кичекми эшләнергә тиешле тагы дөнья чаклы вазифа өстәлгән. Арча поезды синсез генә китеп бара, ә син, маңгаеңнан шабыр тир агыза-агыза, Бөгелмә самолетына йөгерәсең. Казан еш кына якташлар белән дә очраштыра. Бик хәтердә, бер вакыт Әкълимә белән дә очраштык. Әкълимәнең әлеге, шул, нәкъ Әкълимәчә генә итеп тын гына гөрләп көлүе очраштырды безне. Аэровокзал, гадәттәгечә, колхоз базарыдай гүләп, кайнап тора, радиодан, гадәттәгечә, «фәлән самолетның очуы фәлән вакытка кичектерелә» дип хәбәр салып торалар иде. Мин, гадәттәгечә, бер телмә чәчне юеш маңгайга ябыштырып, күтәренеп килеп кердем дә, очар рейсыма әле талон да өләшенмәгәнен белгәч, лачма кулъяулыгым белән җилләнеп торам. Зал тулы шау-гү эченнән бик тә таныш гөрләп көлү яңгырап китте. Күзләрем белән эзләнәм, сагынылган аваз хуҗасы үзе күренми. Әкълимәчә итеп көлү тагын яңгырап алды. Чемоданнар, иңбашлары, кайнар сулышлар арасыннан ерып, эзләнеп йөри башладым, һәм таптым! Ниләр сөйләшүебез сүзгә-сүз диярлек хәтердә. — Бер дә картая белмисең син, Әкълимә. Яшәргәннән-яшәрә генә барасың. Тьфү-тьфү, минем телем түгел, Әйшә-батман теле. — Шулай дигән бул. Без дә яшәрмәгәч тагы! Ләкин минем һич тә «дигән булуым» гына түгел иде бу. Армиядән кайткач, аның белән беренче очрашуны күз алдыма китерәм дә гажәп- ләнгәннәнгаҗәпләнә барам. Ул очрашуда хәтеремдәге япь-яшь Әкъли- ♦ мәнең ничәмә генә еллар аша өп-өлкән хатын булып килеп басуы мине н сискәндереп җибәргән иде. Шуннан бирле Әкълимә яшәргәннән-яшәрә * генә бара кебек. Юк, мина гына шулай тоелуы түгелдер... Табигать. Ь гүя тормыш дәрте ташып торган бу хатынны ашыгыбрак өлкәнәйтүенә үкенгәндәй, инде ялгышын төзәтә шикелле. — һаман да трактордамы? * — Якалап кына сөйрәп ыргытмасалар. төшә алмамдыр, ахры, мин = аннан. - — Акбүз ияреннәнме? — Акбүз дигәннән, Әсгатькә дә бик иртә кагылды ул машина җене. £ — Әйе-йе... Ни хәлләре бар ул малайның? о — Шулай Акбүз атым дип. бик кечкенәдән гел машина тирәсендә в чуалып үскәнгәдер, унны бетергәч, тагы укырга ниятләп-нитеп тә тор- * мады, үз янымда эшли башлады. Күпме генә үткәндер, өр-яңа «Бела- ! - русь»ны ышанып тапшырдылар үзенә. ч — Алай җаны тарткач, начар эшләмидер? — Начар эшләмәде. Тик председателебез Батыршин... Син аны хә- е терлисеңдер, райком секретаре иде... Шул Батыршин абый һич тыныч- < лык бирмәде үзенә. Гел укырга китәргә кыстады. Ахырдан, идарә уты- - рышына куеп, тәки күндерделәр малайны. Инде әнә, уч тулы колхоз стипендиясе каерып, сельхозинститутта укып йөри. — Алай... Кайсы факультетта? — Шул, механизация буенча... Үзеңнең ни хәлләрең бар? Өйләнгәнеңне ишеткән идек. — Әйе, керде муен камытка... Ничек соң, Әсгать әйбәт укыймы? — Начар бармый. Менә, озатырга төшә алмавына бик эчен уып калды. Экзамен бирәсе көне икән . Син Әлмәт ягында бит хәзер, ниме Сәетгәрәйне очратканың юкмы? Ул да бит шул якта. — һе! Әллә нефтьче булып киттеме? — Нефть чыгаруда ук түгел бугай. Нефтьчеләргә тегесен-монысын кайтарту эшендә йөри диделәр. Очратканың юк. алайса? — Мин Әлмәттә сирәк булам шул. Карале. Әкълимә, мин бит Әсгатькә... сезгә хат язып белешергә, тагын әллә кайларга язарга җыенып йөри-нөри... Төннәрен исемә төшсә, әллә нишләп китәм... Бу укып йөрүләр дә аяк-кулны бик бәйли. Мәскәүгә, Тимирязев академиясенә барып кергән идем. Заочно. Ничек сон?.. Син беләсеңдер инде, Галимҗанның һәйкәленә исемен язу турында... Хәл ителде микән ул мәсьәлә? — Хәл ителер төсле. Әсгатьнең ул турыда язган хатлары-жаваплары белән бер чемодан тула инде. Быел менә икәүләшеп Буракига барып кайтабыз. Җитте. Сузсаң, сары май да сузыла. — Сузыла шул менә... Синең болай нинди сәфәр соң әле? Барышмы, кайтышмы? . — Мәскәүләргә үк очарга тора бит апан. Күргәзмәгә барабыз. Районнан җиде кешене Хәбибуллин, безнең яңа секретарь, үзе җыеп алып бара. Әнә шулай кулыңнан сөйрәп торгызгач, кузгаласың икән ул. Нәкъ шул чакта радио Мәскәү самолетына утырту башлануын хәбәр итте. , ,, — һай. бигрәк вакытын чамалап әйтә белүен генә күр' Иртәдән бирле заринтизар көттерде дә. . Карале, Харис, әйтеп калыйм Сәетгәрәй дип шуңа сүз чыгаруым иде Әсгать башлы-күзле булырга йөри бит әле безнең. — Изге теләкләрем ирешсен. — Ирештерермен. Кемне ала дип сора син менә. Язмыш дигәнең Сәетгәрәй кызы белән кавыштырырга тора бит улымны. Теге, Сәетгәрәйнең Арчадагы аерган хатыны кызы. Зөлфия исемле. — Чыннан да... Кызыграк язмыш. __ _ Зөлфия дә Казанда, пединститутта укый икән. Шунда танышканнар... Әнә, безнекеләр кузгалды. Артларыннан калмыйсы иде. — Әйе-йе. Киттек. Озатып куйыйм. м — Шуны әйтеп калыйм дим, Әсгать үзләренең туйларына, Харис, сине дә чакырырга бик исәпләп тора. Анысы, чакыру хатын үзе язар әле. Минем әйтүем шушы булсын. Килерсең бит? — Килергә тырышырмын. Туйларын кайда, авылдамы, Казандамы үткәрәләр? „ — Авылда булмыйни!.. Ярар, Харис, тагы да иминлектә-шатлыкта очрашырга язсын. — Хәерле юллар, Әкълимә! VII Ләкин мин Әсгатьнең туена кайта алмадым. Сәбәпләрен уйлый- саный башласаң, бар инде алар. Шактый җитди, хәтта кичектергесез дә кебек сәбәпләр... Узган көз, ниһаять, кузгалып-кубып чыгып киттем. Якты түбәләр өстендә кораб мачталарыдай калыккан телевизор антенналары, шәһәрдәгедәи һич ким булмаган клуб, мәктәп, идарә биналары, читтәрәк берәр завод-фабриканы хәтерләткән озын-төзек ферма каралтылары... Бүгенге авылның мондый күренеше берәүгә дә шаккатардай нәрсә түгел, юкса. Миңа бигрәк тә. Эшләгән якларымда да күзгә сеңеп беткәннәр алар. Әмма мин, автобустан төшүгә, туган авылымның бу яңа күренеше алдында каккан казыктай басып калдым. Яшерен-батырын түгел, керфек төпләрем кызыша ук башлады. Көзге кояш алтынсу-кызыл агачларга жайлап кына төренеп утырган клуб артына тәгәрәп төшеп бара, шул якта (кирәк бит!) бигрәк татарча итеп «Истә, һаман да истә»не сыздыралар, янымнан гына, моңсу бәэлдәп, бөдрә бәти йөгереп узды.. Шулай рәхәт исереп басып калуыма болары да, әлбәттә, тәэсир итми калмагандыр... ...Бала чагыннан соң озаграк күрми торып, инде үсеп-ныгып җиткән ирегетне очраткач, гадәттә, «урамда кыйнап китсә дә, танымассың», диләр. Әсгатьне мин кайдадыр очраклы гына очратсам, алай төсмерли алмый тормас идемдер. Шул ук кара тутлы йөз. тик алай чуендай ук түгел хәзер, яктыра төшкән. Карашлары җитди чакта шулай ук усал-кырыс, инде бераз юкара төшкән иреннәрен җәеп җибәрсә, һаман да сабыйларча саф. Ә менә буйга мин аны озынрак итеп күз алдыма китерә идем. Буйга алай сузылмаган бу, бөтен көчкуәтне җилкә-күкрәккә җыйганы әллә кайдан сизелеп тора. Аннары, менә, чәчләре... Малай чагында кырып-алдырып йөргәч, каян беләсең, чәч тә бар икән үзендә. Кара бөдрәләре дулкын- дулкын күпереп тора, бу алкалар болан чуалып төшсә дә, тегеләй чуалып китсә дә, йөзенә яңа күркәмлек кенә өсти. Әсгать өйдә ялгызы иде. Күрешү, хәл-әхвәл сорашу шау-шуыннан соң. егетем мин килеп кергәч тә салып аткан чуар алъяпкычын һич тар- тынмыйнитми яңадан бәйләп алды да, сөйләнә-сөйләнә, баллонлы газ плитәсе өстендәге кастрюль, табаларны шакы-шокы китерә башлады. — Кем алдан кайта, шул повар безнең өйдә. Син, Харис абый, үз өеңдәге кебек бул инде. Әнә, теге якка чыгып, газета-китап караштыра- сынмы шунда. Юлдан соң ятып алсан да бик шәп булыр. Әллә ваннада, я душта юынып чыгасынмы? Алары, шәһәрдәге кебек, өйдә үк түгел түгелен, мунчада. Ләкин ике атлап бер генә сикерәсе. Иске өн агачларыннан үзем әмәлләгән идем. Заманча итеп. Ваннасы, душы, ял-хәл бүлмәсе — һәммәсе бар. Әйдә, булмаса, Харис абый, берәм-берәм кайт- калый башлаганчы, кереп чыгасынмы әллә? ♦ Мин инде, «заманча мунча»ны бер күреп чыгарга булса да кызыгып, *- урынымнан кузгалган идем, ишекне бик олы ачып килеп кергән малайны күреп тукталып калдым. Тукталып калдым һәм нидер әйтергә ачылган авызым да шул ки < леш калды бугай. Ф Минем алда нәни Галимҗан басып тора иде. _ йа хода! Охшаса да охшар икән... Шул ук җирәнгә тартым чәч-каш. = шактый эредән уелган йөз чалымнары. Нәрсәгәдер үпкәләгән сыман 2 турсаеп кына карап торулары ук Галимҗанныкы. > Менә син, табигать, Галимҗан дустымның бар төс-кыяфәтен кайчан- £ га саклагансың икән! ө Нәни Галимҗан минем белән бик кыю исәнләште, учларны шапыл- £ датып сугып кул кысыштык. Исеме Сәлимҗан икән, беренче класста н укый, инде җиде «бишле»се бар, тик менә язудан гына «өчле» дә эләк- ң кәли, монысына каләм гаепле икән, нигәдер чүп иярә дә чүп иярә, чурт. = Шуларны сөйләшеп торганда тагын ишек ачылды е Ишек ачылды да тиз генә ябылмады. Иң алдан бик олы сары порт- / фель күренде, аның артыннан җете кара күзле малай пәйда булды “ Шунда ук, бу олы портфельне һәм җете күзне бик җитез генә әйләнеп узып, зәп-зәңгәр күзле, бөдрә сары чәчле кыз бала алга чәчрәп чыкты. «Тьфү. тьфү. күз тимәсен, мондый миләүшәдәй зәңгәр күз. бөдрә сары чәч авылыбызда булганы да юк иде бугай әле». Шулай «өшкеренгәләп>. югарырак карасам, бусага бушаганын көлемсерәп сабыр гына көтеп торган тагы да зәңгәррәк күзлесе белән очраштым. — Сезмени инде ул... Харис абый? — диде Зөлфия, йомшак җылы кулын учыма тидереп кенә алып. Зөлфиянең мәктәптән кайтышлый бакчадагы нәниләрен дә ияртеп алып кайтуы икән. Әсгать чуар алъяпкычны салып, ана тоттырды — Тантаналы төстә кабул итеп ал, әнисе. Миссиягә кызыллык төшмәде шикелле. Әйдә, Харис абый, кухня исен мин иснәттем, инде ашын королева үзе китерсен Түр якка уздык. Шактый иркен, биек. Яхшы мебель. Иң күзгә ташланганы — китаплар. Төрлечәрәк биеклектәге китап шкафлары бер як стенаны тоташтан тутырып тезелеп киткән. Әсгать сәгатенә карап алды. — Әни озаклады әле безнең нигәдер. — Кырда түгелдер инде? Мастерской тирәсендәме? — Кырда шул менә. — Нишли бу вакытта? — Туңга сөрә. — диде Әсгать, турсаеп кына — Озаклагансыз... Без инде амбар юлларына кадәр әллә кайчан сөреп ыргыттык. — дип, мин мактанып алдым. Әсгать минем алга чип-чиста көл савыты китереп куйды. — Син. Харис абын, тартырга чыгып йөгерми тор әле. Гадәтең истә. Хәзер әйтеп бирәм бездә туңга сөрүнең нигә сузылганын. Сезнең ха лык... Ягъни безнең баш агроном Халитов гаепле монда — Кызык! Агроном суза тунга сөрүне, бер дә механизаторлар түгел?.. — Кызык шул менә. Рәмие Шәехович шулай үзе атланган ботакка үзе балта чабарга да ярата безнең... Бала чактан бергә үстек, институтта да бер чордарак укыдык без аның белән. Бик дус чаклар да булды, чәкәләшеп тә алгалый идек. Менә хәзер дә... Сак кына атлап, бүлмәгә Зөлфия килеп керде. — Сүзегезне бүлдем, ахры, — дип, серванттан нидер алуга шунда ук чыгып та китте. Чыгышлый, ир белән хатын бер-берсенә карашып алдылар. Ниндидер үпкәме, шелтәме чагыла иде кебек Зөлфиянең карашында. Әсгать уңайсызланып кына елмаеп куйды. — Менә хәзер дә кайчак, бала чактагы кебек, Рәмкә дип җибәрәсе килә үзенә. Тик менә...— Әсгать күзе белән генә кухня якка ымлады,— кайберәүләр бер дә алай әйткәнне күтәрә алмый. — Ә мин хәтерлим бугай ул егетне. — Хәтерегез яхшы, алайса. Малай чакта бер чәкәләшүне сөйләгән идем шул. Алай начар агроном чыкмады аннан. Уңыш алу буенча районда алдынгылардан йөрибез. Тик менә, әйтәм ич, үзе утырган ботакка үзе балта чабып та куйгалый... Сез салам турагычлы комбайннар белән урдыгызмы? — Көйләдек ул нәрсәне. — Без дә көйләгән идек тә... Яна нәрсә бит, комбайнчылар тиз генә күнегеп китә алмады аңа. Я пычаклары тыгыла, ул арада бушаткыч арбалары каядыр тоткарлана. Рәмие кашларын җимереп карап йөри моңа. Шуннан бервакыт мин РТСка киткән идем, комбайнчыларны пыр туздырган бу. «Алып ташлагыз бу нәмәрсәләрегезне, яңалык дигән булып, уракны кара көзгә кадәр сузарга йөрмәгез»,— ди икән. — Әйбәт яңалык бит ул. Басулар берьюлы саламнан арына бара, күпме әзер терлек азыгы була. — Соң инде! Хәзер Рәмие үзе дә терсәген тешләрдәй булып йөри. Бер комбайнда салам турагычны чынлап торып көйләп тә күрсәттем үзенә. Юк, һаман да үз туксанын тукыды ул чакта. Аңа, понимаешь, уракны районда беренче булып төгәлләү кирәк булган. Беренче булма- са, икенче булып төгәлләр идек уракны, аның каравы, шушы көнгә кадәр туңга сөреп йөрми идек. Басудан салам ташып гомер уза хәзер. Юкса, үзенең үк әйткәне бар Рәмиенең: «Зәбең шәп — күңелең шат, амбарыңа тагын бер йөк — шалт!» дип, үзенчә мәкаль чыгарган. — Дөрес сүзләр. — Дөрес сүзне шулай авыз чайкар өчен генә тотабыз кайчак. Тагын бервакыт шулай... Ләкин тагын бервакыт ни булганын ишетергә туры килмәде. Зыңгылдап пыяла ишек ачылды да, бүлмәгә язгы ташкындай гөр-гөр көлү, бала-чага чыр-чуы ыргылып килеп керде. Әкълимәнең бер оныгы җилкәсенә асылынган, икенчесе кулына, ә кечесе муенына ук менеп атланган иде. Әкълимә үзе исә һич тә эштән кайткан кешегә охшамаган, өстендә аның эре бизәкле әйбәт киңчә күлмәк, бөтен йөзе, күлмәгенең һәр чәчәге, дымлы толымнары, энҗе тешләре — табигать шулай мәңге ак һәм какшамас итеп биргән тешләре — барысы көлә, нурланып, балкып көлә иде. һаман да шулай яшь үзе, тик... еллар үзенекен дә итми калмаган, кара толымнары инде көлсуланган, гәүдәгә калыная төшкән... — Кая соң, ыланнар... Абый белән күрешик инде. Сагындык дигәч тә сез... Ничек килә белдең, Харис, ничек килә белдең... Исәнлек-саулык, тынычлык-иминлекме? һай, бик рәхмәт инде... Шушы мәлдән башлап, бүлмәне тутырган бу күңелле шау-шу, гөрләү, чыр-чу. аз гына да туктап тормады. Китте олысы-кечесе бергәләп өстәлгә сый-нигъмәтләр ташу, олы сабый белән кече сабый көлешә- көлешә куышып алу, кызык-мәзәк сүзләр әйтешү, аннары тәлинкә- кашык шалтыраулары, кыстаулар, уймак кадәр генә рюмкаларның кынгыраудай зыңлап алулары... Бу нәни сабан туе күпме дәвам иткәндер, анысы сизелмәде дә һәм шулай сизелмәстән генә бүлмә эче тып-тын булып калды. Балалар көйсезләнми-әйттерми генә кайсы кая тәгәрәште, Әсгать, «мин озакламам» дип, кичке нарядка чыгып китте, Зөлфия кухня якта ♦ китапдәфтәрләр кыштырдатып, дәрескә хәзерләнеп утыра. ' =- — Менә шулай яшәп ятабыз инде... Иртә-кич бер ду кубышып ала- * быз да көндезләрен бер-беребезне күргән дә юк. — Бик матур яшисез, Әкълимә. Күңелле яшисез. — Зарланыр җиребез юк, шөкер,— диде Әкълимә һәм, әллә мина гына шулай тоелдымы, тыелып кына тирән бер көрсенеп куйды. Үзе * җайлап кына өстәл башын сыпыра иде — һаман да шул гадәте икән. = Күпмегәдер тынлык. Була бит шундый минутлар... Ике әңгәмәдәш Z беразга сүздән кала, ләкин сүзсез утыруларын алар үзләре дә сизмиләр, - күңелләре моңсу гына сызыла... кинәт искә төшкән әллә кайчангы хати- * рәләр, уй-хисләр дулкынында тын гына чайкалып утыра бирәсең. — Кая соң... Тәмам оеп утырам, — диде Әкълимә һәм җәһәт сикереп ’ торып, өстәл өстен тәртипкә кертеп алды —Ашамадың да инде син. Без- ® нең Әсгать кунак сыйлый беләмени ул. Кая соң... — Әкълимә өстәлдәге н бармак иңле дә кимемәгән коньяк шешәшен кулына алды.— Булмаса. ч менә үзем сыйлыйм әле. Зөлфия, әйдә, син дә кил. Хуҗа югында рәхәт- ” ләнеп бер чәкештерәчәкештерә салабыз, әйдә. — Әйе шул, иртәгә дәрескә җырлый-җырлый барып керим әле,— * диде Зөлфия, бит очларында тагын шулай бер генә мизгел ялкын кабы- " зып алды, уймак рюмкага иренен тидереп куйды һәм «әнкәй, иртәгә минем теге алты дәресле көнем. Гафу итегез, Харис абый» дип, кухня якка чыгып китте. — Әсгать бу нәрсә белән алай дус түгел, ахры? — дидем мин шешәгә ымлап. — Шөкер, чуалмый аның белән, бик шөкер... Син, алай дигән белән дә, тарсынып утырма тагын. Үзен хуҗа бул моңа. Чит кеше түгелсең, әйдә. — Рәхмәт. Барысы да алда. — Дөресен генә әйткәндә, Әсгатьнең бер гөнаһысы булды ул яктан. — Яшьлек тилелегедер. — Нәрсә дияргә дә белмәдем. Бер уйлаганда, аңлашыла да кебек... Шулай, җиңүнең егерме еллыгына сугышта үлгәннәргә авылда һәйкәл ачтылар. Килгәндә күргәнсеңдер бәлки, клуб каршында. Галимҗанның да исеме бар анда. — Әйе-йе. Озак басып тордым — Аннан элек кенә Буракида булып кайткан идек. Теге, Әсгать әйтмешли, «и др.»лар беткән андагы һәйкәлдә хәзер. Галимҗанның исемен дә алтын белән язып куйганнар. Әсгать бит ул турыда әллә канларга язып бетерде, шуның да файдасы тими калмагандыр. Бик хөрмәтләп, олы кунак күк каршыладылар үзебезне, күңелле итеп озатып калдылар. Кайтып, күпме генә вакыт узгандыр, үзебездә әлеге һәйкәл ачылды. Менә шул көнне күрсәтте инде Әсгать татар тамашасын һәйкәл ачылган кичне әтиләре сугышта үлгән егетләр җыелып, әйбәт кенә салганнар болар. Ярар, монысына бер сүзем булмады. Ир заты булсам, үзем дә бер төшерми түзә алмас идем кебек ул көнне. Әмма ләкин иртәгесен малай тагын исерек. «Улым, мин әйтәм, укуына зыян килә күрмәсен, бер генә көнгә сорап кайткан кеше бит син», дим Кул гына селти. Баксаң, монысы әле тамашаның кечесе генә булган, мичтә калган икән олысы... Өченче көнне, Батыршин абый кабинетына чакырып алып сөйләп биргәч, чәчләрем үрә торды. Шулай, салган баш белән председатель бүлмәсенә килеп кергән дә олы тавыш кубарган малай... Кая соң, ишек- не дә яба белмәгәнмен, минем лыбыр-лыбырны ишетеп үтыру эш кешесенә бик күнелле түгелдер. Әкълимә кухня ишеген тавышсыз гына ябып килде. — Син безнең иске идарә йортын беләсен инде. Хәзер аны агролаборатория иттеләр. Шул өйгә бәйләнә икән Әсгать. «Алыгыз андагы бөтен әйберләрегезне, мин ул өйне ут төртеп яндырам!» ди икән. Ни ачуы булгандыр инде ул өйдә? Әллә инде минем анда председатель булып утырып, әлеге күңелсез хәлләргә таруыма җене котырганмы?.. — Кем белә, бәлки... — И бала... Тавыш кубарып кына калса, тагын бер хәл. Шул төнне килеп, ул өйнең бөтен тәрәзәләрен ватып бетергән, кулына шырпы тоткан килеш, дружин егетләре бәйләп салганнар үзен. — Менә син, ә! _ _ — Әйтәм ич, чәчләрем үрә торды. Ичмасам, җылый да алмыйм. Ә Батыршин мәсьәләне бик каты куя. «Судка бирми булмый бу эшне, без ана ышанып колхоз стипендиясе түләп ятабыз, ул яшьләргә әнә нинди үрнәк күрсәтә», — ди. Нишлисең, дөрес сүзгә җавап юк. «Куегыз судка, алсын тиешле җәзасын», — дидем дә чыгып киттем. — Да-а... — Өйгә ничек кайтып ауганмындыр, хәтерләмим дә. Тәмам миңгерәүләндем. Көтә.м, Әсгать кайтмый. Төне буе да кайтмады. Ярар, мин әйтәм, утыртып та куйганнар икән малайны. Чисти акылдан шашаммы дип торам ул төнне. Өйдә япа-ялгызым бер үкереп җылыйм, ул арада, каршымда Әсгать басып торгандай, эт итеп орыша-сүгә башлыйм үзен. Ә бит малай тәмам акылга утырды дип шатланып бетә алмый йөргән көннәр... Элегрәк, мәктәптә укыганда, күрсәткәләгәне булды. Югары классларга киткәч, үзен кулга алган иде. Колхозда ни әйбәт эшләде. Институтта да алдынгы булып бара иде. Юк икән, мин әйтәм, үзәге нык булмаган икән малайның... Иртәгесен кайтып керде бу. Бер тамчы капмаган. Өсте-башы чип-чиста. Эчтә янар таулар актарылса да, сер бирмәдем. «Әле син төрмәдә түгелмени?» — дим. «Күпме бирсәләр, шул кадәр утырырмын, кулым эшләгәнне җилкәм белән күтәрә дә белермен. Патша төрмәсе дә. фашист төрмәсе дә түгел, бер дә кайгырма, әни»,— ди бу, исе дә китми. «Ни дип кылануларың соң инде бу? Ичмасам, сәбәбен генә белеп калыйм»,— дим. Дәшмичә генә турсаеп утырды-утыр- ды да ярсый-ярсый җылап җибәрмәсенме, балакаем. Малай чакта да бер тамчы күз яше күрсәтмәгәнне... «Әни, — ди, — нигә элегрәк салмадылар бу һәйкәлне? Нигә әтинең исемен каберенә ничәмә еллар үткәч кенә яздылар? Нигә?» — дип өзгәләнә җанашым. «Менә безнең, сугыш ятимнәренең, үсеп беткәннәрен көттеләр микәнни? Нигә алай итәләр, әни? Без малай чакта бигрәк тә кирәк иде ул һәйкәлләр. Бик тә кирәк иде...» — дип ачыргалана. Нәрсә дим? Никадәр нык торырга маташсам да булдыра алмадым. Балакаемны кочакладым да үзем дә үкси башладым. Аналы-уллы икәүләшеп җылашабыз... — Аңлыйм, Әкълимә. Бик аңлыйм. — Кичкә таба, инде бераз тынычлангач, тагын сорадым: «Шулай да, улым, ул иске идарә йортында ни үчең бар иде соң? Нигә алай кыланасың?»— дим. Күпме төпченсәм дә, анысына җавап ала алмадым. — Сәеррәк шул... Ә болай, ничек, хөкем итмәделәрме үзен? — Судка ук китмәде эше. һаман да шул Батыршинның изгелеге инде, рәхмәтләр яугыры. Бигрәк кеше өчен генә туган адәм инде ул Батыршин абый. Инде менә пенсиягә чыкканына да ничәмә еллар, һаман да шул кемнәр турындадыр кайгыртып чабып йөргән көне. Теге вакытта ул эшне зурдан кубарса, малайны да утыртмый калмаслар иде. Алай итмәде. Әмма малай бөтенләй үк җәзасыз да калмады. Иң әүвәл, авылда ук, колхоз комсомол җыелышында бик әйбәтләп пешергәннәр. Институтта да шәп эләккән бугай үзенә. Аннары килеп, бер ел буена колхоз стипендия түләмәде. Батыршин мина да бик каты кисәтеп куйды. «Кара аны, бер тиен акча җибәрәсе булма улына, бераз Лаеш шулпасы чүмерсен», — ди. Алай дигән белән дә, ана күңеле түзәмени! Ай үтте микән, күпмедер акча салдым. Өч-дүрт көннән акчам кире әйләнеп тә кайтты. Тагын җибәрәм, тагын кире кайта. Аптырагач, район үзәгенә барып, шуннан җибәреп бактым. Янәсе, моннан салганына Батыршин- ♦ ның кулы уйнамый микән? Юк, барыбер кире кайтты. ь Ә Фәния апасы, бичаракай, түзмәгән, малай янына үзе киткән. «Ал- * ма апам, кадерлем, сабый чакта изгелекләреңне күп күрдем, инде дә g сакаллы сабыйга санамасаң икән энеңне», дип, сумкасына дөнья күчтә- < нәчләр төяп, озатып җибәргән апасын. Соңыннан гына белдек, ял саен пристаньда йөк бушатуда эшләп, ел буе үз көнен үзе күреп укыган. Студент кенәгәсен дә күрсәтте, укуы = да бик әйбәт барган . Менә шуннан бирле, әйтмәгәнем булсын, авызына да алганы юк бу нәрсәне. Кунак-төшем килсә дә, форма өчен рюмкага ч авызын тидереп кенә куя. Үзең күрдең ич. £ Әкълимә кухня як ишеккә күз төшереп алды. — Аннары, әйтмәгәнем булсын, килен дә бик акыллы, ул да бик нык * тота бугай үзен. Шул җәһәттән сорыйм әле... Ничек сон, синең һаман ® да Сәетгәрәйне очратканың юкмы? — Бер дә очраганы юк шул... һәм мин гомеремдә беренче мәртәбә Әкълимәгә ялган сүз әйттем. < Бар иде минем Сәетгәрәйне очратканым. Әлмәткә ниндидер эш белән килгәч, «Нефтяник» ресторанына ашарга кердем. Сәетгәрәй белән шунда очраштык. Бик яктырып килеп күреште. Яныма күчеп утырды. Таза, чибәр. Өс-баш бик затлыдан. Гадәттәгечә, хәл-әхвәл сорашу китте, сабакташларны искә алдык Әкълимә турында сүз чыккач, Сәетгәрәйнең алтын тешләре ялтырамый башлады. — Карале, сабакташ, алыйк әле берәр йөз грамм. Гомер эчендә бер очрашып та... Хак тәгалә үзе үк гафу итмәс моны,— дип, Сәетгәрәй урыныннан кузгалды. Мин керәсе җирләрем барын әйттем. Сәетгәрәй чәнечке сабы белән өстәлгә тиз-тиз сызгалагандай итте. — Алайса, сабакташ, болай итәбез. Бүген кич безгә кайтабыз. Кунып китәрсең. Гел-гел генә эш артыннан куарга димәгән, эшнең аның үзе сине куганы да бик җиткән. Иркенләп бер сөйләшеп утырырбыз — Рәхмәт. Теләсәм-теләмәсәм дә керми булмас әле. Гостиницада урын юк. диделәр. — Шәп, алайса! Болай сөйләштек. Нәкъ сәгать алтыга нәкъ шушы ишек төбендә сине машина көтәр. На всякий пожарный случай, адресны да язып ал. Сәетгәрәйнең чәнечкесе тагын өстәлгә бор.малар-сырмалар сызгалый башлады. — Их, сабакташ... Сөенечләренә караганда, көенечләре күбрәк минем тормышнын. Туйганчы бер эчләремне бушатасым килә Ләкин кемгә? Юк минем андый җан дустым-сердәшем. Дөресен әйтергә кирәк, юк! Аңласаң, менә син ничек тә аңлар идең мине Сәетгәрәй үзе сөйли, ә куллары, инде чәнечкене ташлап, өстәлдәге салфетка кәгазьләреннән ни арада әле нәни көймә, әле матур гына чәчәк. әле очар кошчык ясап куя башлады. — Тегендә өйрәнгән һөнәрләр болар,— диде ул, бер як авыз чите белән генә елмаеп һәм кисәк үзенең бөтен «һөнәрләрен» берьюлы зур учына йомарлап алып, көл савытына ташлады. — Әй, малай!.. Җырда да бар бит, «җан бирсәң дә, яр бирмәгез» диелгән. Шуның шикелле Булмады инде миннән. Кинәт эчемдә әллә нинди җеннәрем котыра башлады. Ни хакы бар аның Галимҗан җырына кагылырга?!. Бармы хакы? Җырның бит аның актан пакь үз җаны бар... үз иясе бар. — Юк, Сәетгәрәй килә алмыйм мин бүген сиңа. Онытканмын, ашыгыч эшләрем бар, кайтам, — дидем дә урынымнан кузгалдым. — Шуннан әйтүем аны...—диде Әкълимә, тагын ишеккә таба карап алды.— Килен бик акыллы, бик уңган, сүз дә юк. Тик менә... әтисенә бигрәк рәхим-шәфкатьсез инде. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. Шулай кайвакыт Сәетгәрәйдән хат килгәли. Ә кызы укыса укый әтисе хатын, укымаса юк, ерта да мичкә ата. Аннары менә... Кешегә әйтеп, кеше ышанмас. Туйларына да чакырмадылар Сәетгәрәйне. Анысы килер иде- ме-юкмы. күңел өчен генә булса да хәбәр итсәләр, ни була соң... Нихәл итәсең, бигрәк сыны-бәгыре каткандыр инде әтисенә. Юкса, кызы институт бетергәнче алиментын җибәреп торган Сәетгәрәй. Зөлфия үзе үк әйтеп тора. Яхшымы-яманмы, әти кешегә болай ук таш бәгырьле булмаслар. һай, бу тормыш... Кая соң, нигәдер озаклады бу Әсгать? Без инде, сөйләшә-сөйләшә, икенче самаварны сыгабыз. Әсгать һаман кайтмый. — Берәр утырыш-мазарлары чыкты микәнни соң боларның? — дип, Әкълимә еш-еш тагын ишеккә карангалый башлады. Ишектә, зәңгәр плащын кыштырдатып, Зөлфия күренде. — Әнкәй, мин бер әйләним әле. Мин дә, җилләнеп керәм дип, ишегалдына чыгып киттем. Мин әйләнеп кергәндә, Әкълимә диванда башын нарасыйларча кырын салып, мыш-мыш йоклап утыра иде. — Кайттылар мәллә?—дип, урыныннан сикереп торды. Шунда капка тавышы ишетелде, менә ишектә Әсгать белән Зөлфия күренде. Икесенең дә йөзләре, яна кавышкан пардай, балкып тора, Зөлфия ипле генә итеп иренен беләгеннән эләктереп алган, Әсгать кулына кәгазь төргәк тоткан иде. — Инде йоклап туйганнардыр болар дисәм... Сөйләшеп кенә сүзләре бетәсе түгел, ахры, бу сабакташларның,— диде Әсгать, кулындагы төргәген ниндидер эчке бер тантана белән өстәлгә куйды, актарып ташлады. Өстәлдә металлдан коеп ясалган зифа ат сыны пәйда булды. Озын-спай аякларының ашкынулы бөгелешләренә, ял-койрыгынын җилдә җилфердәгәндәй дугайдугай күпереп торуларына караганда, аргамак менә-менә өстәл буйлап, бүлмә буйлап очып кына чабып китәр төсле иде. — Акбүз ат бу, әни. Харис абыйга истәлегем, — диде Әсгать, илһамлы елмаеп. — Күптән койган идем дә, игәләп-шомарткалап «җан кертергә» һаман кул тими ятты. Калган эшкә кар яуды. Бүген инде бетерми кайтмыйм дип тотындым. Моннан ары бер генә эшебезгә дә кар яумасын, Харис абый. Юкса... юкса, Акбүздән егылып төшүебез дә бик ихтимал! — И, кара инде! Бигрәк чын ич бу, — дип, Акбүз сынын беренче Әкълимә кулына алды.— Әйтәм аны, шул Акбүз әкиятен сөйли башласаң. өчдүрт кич буе балаларны авызыңа каратасың... Рәхмәт инде, олыларны олы итә белүеңә бик рәхмәт. Зөлфия дә кайнанасы кулындагы Акбүз сынын тере нәрсәдәй назлап кына сыйпап куйды. Алар өчесе дә елмаялар иде. Мин дә елмаерга тырышам, ләкин... Бер дә егылыр исәпләр юк та бит Акбүздән... Күп эшләремә кар ява шул, кар ява...