Логотип Казан Утлары
Пьеса

ЮКСЫНУ


ПЬЕСА ӨЧ КҮРЕНЕШТӘ
КАТНАШАЛАР:
Кәримә— т
На'симэ — I солдат хатыннары
Нәфисә— ' К ы ч бала Ну preлн —яралы солдат Флюра — Рәшидәнең кызы, укытучы Ринат — Рәшидәнең улы. бораулаучы ярдәмчесе Айрат — оператор егет.
Әхмәтшнн — Рәшидәнең ире белән бергә сугышта булган кеше. Сәрсенбай— )
Саша — / яралы кызылармеецлар.
Т а н я — медсестра.
Хәсән — 1
Броня— > Литва мәктәбе укучылары.
Вероника— J
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Рәшидәләр ое Гади, ләкин похтә итеп җыештырылган бүлмә. Бер як стенада радио* Йшродуктор Икенче стенада Садри белән Рәшндмем бергә т->ткэи фоторәг-м* рләре фронтта булган хатыннар кич утырырга кыелганнар. Кайберсе бияләй, кайберләре оекбаш бәйли Пәрдә ачылыр алдыннан моңлы гына, сузып кына музыка •Юксыну»1 коен уйный, ана хнгыннар кушыла Жырны Нәфисә бзш.чап җибәрә.
Күз карашым нинди уйчанланды *.
Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый. Сине китәм. иркәм, кич иртән.
Пәрдә ачыла. Жыр тагын бер тапкыр кабатлана.
Пауза.
Кәримә. Белсәң иде. ул исән микән, исән булса, бетне исенә төшерә микән? Юктыр. Исән булса, бер елга якын хат язмый тора алмас иде1
Нәсимә. Исәндер. Син юкка өметсезләнмә, күрше. Өметсез шайтан. ди.
Рәшидә. Гитлер мөртәтнең башына житсәләр, әйләнеп тә кайтырлар әле. Исән булсыннар!
» CuOicr Хәким сүзләре, Шакир ЛЬжмгов музыкасы.
Нәфисә. Тиздән ул гыйфритмен башына җитәләр ди инде.
Кәримә. Шулай гына була күрсен.
Рәшидә. Бу арада каты сугышлар булды, дип яза безнеке.
Нәфисә (көрсенеп) Булыр инде, сугыш булгач...
Нәсимә. Нәфисә, Илдарыңнан хат-фәлән бармы?
Нәфисә. Медсанбатта ятам дип, бер хат килгән иде.
Кәримә. Алай булгач, кайтып җитүе дә бар икән.
Нәсимә. Безнеке тупчы иде бит. Туп кебек бер тәгәрәп кайтып керсә, ә’
Рәшидә. Безнең Садри разведкада бит. Бик хәтәр, ди, анда.
Нәфисә. Безнең Илдар мәргән мылтыгы белән 30 дан артык килмешәкне дөмектергән анда Шуның өчен үзенә «Слава» ордены биргәннәр, ди.
Нәсимә. Мәргән мылтыгы’ Анысы нинди мылтык тагы?
Рәшидә. Көзгеле мылтык. Ерактагы дошманны якынайтып, солдатның күз алдына китереп күрсәтә, ди.
Радиоалгычтан Левитанның мәһабәт тавышы ншетелә. Барысы да тыңлыйлар, репродукторга таба борылалар.
Левита н. Дала фронты гаскәрләре, һөжүмне уңышлы җәелдереп. Ворскла елгасын кичтеләр һәм өч көн дәвам иткән каты сугышлардан соң, бүген. 23 сентябрьдә, немецларның сул ярдагы Украинада куәтле оборона узелы булган — Украина өлкә үзәген—Полтава шәһәрен алдылар.
Нәфисә. Әйбәт эшләгәннәр! Полтава шәһәрен алдык дигәнме?
Рәшидә. Җир дип килгәннәр иде, җир астыннан урын алганнар, кабахәтләр!
Кәримә. Сугышларда корбан булган батырларга дан! Ә безнеке нишләп йөри икән? Исән микән, юк микән?
Нәсимә. Без монда жылыда. Атыш та юк. Анда ранен булып, бер йотым суга тилмереп ятучылар да бардыр инде.
Кәримә. И, әйтмә дә инде, күрше. Я, Нәфисә, башла инде!
Рәшидә Минем Нәфисәнеке күк тавышым булса...
Нәфисә жыр башлый, башкалар кушылалар.
Яратам мин, әйтмим генә аны. Син йерәкне күреп белмисен Кошлар кайта безгә, син һаман :ок. Син һаман юк, никтер килмисең.
Нәфисә (Кәримәнең бияләен алып карый). Әй. матур да итеп бәйлисен инде!
Кәримә. Минем бияләйне кигән сугышчының кулы тунарлык булмасын! Ионым да бетә инде. Военкоматтан барып аласым бар.
Рәшидә. Мин башта фронтовикларга бәйлим. Югыйсә, минем Ри- натка да оекбаш бик кирәк.
Нәсимә. Фронттагыларга булсын дибез шул... (Авызын ачып исни, йокымсырый.)
Рәшидә. Безнең Садри үзенең бер хатында, башына капчык кигезеп, бер фашист часовоен алып кайттык, дип язган иде.
Кәримә Гитлер дигән мәлгуньнең башына кайчан капчык кигерерләр икән?
Нәсимә, оекбаш һәм энәләрен тоткан килеш, йоклап китә.
Рәшидә. Карагыз инде бу мескенне! Утырган җиреннән йоклап киткән бит.
II ә ф и с ә Йокларсың да. Безгә дә авырга туры килә шул. Әле кичә генә Сәфәргали утыннан кайтып килә иде. Зу-ур киез итек сөйрәгән, көчкә атлап бара, мескен!
Кәримә (акрын гына Нәсимәнең җиңеннән тарта) Нәсимә күрше, кайтып йокла булмаса. Аргансыңдыр.
Нәсимә (күзләрен уып). Әй, күзләрем эленеп киткән икән. Кичә фермадан бик соң кайттык шул...
Ишектән бер кыз атылып-бэрелеп килеп керә. Ул ашыгып, кычкырып свйләшә *
Кыз. Кәримә апа, Кәримә апа дим, сөенче, әле генә кайтты. *
Кәримә (урыныннан сикереп тора). Кем кайтты, кем?
Кыз. Ни инде, Нургали абый кайтты. Баскыч башында утыра, i Мин башта танымый да торам. ЯхШылап карасам, Нургали абый 2 икән! Култык таякларын янына сөяп куйган. Үзем күрдем менә. Ул 4 әйтә: «Безнең каралтылар кая китте?* —ди. Ә мин әйтәм «Фашистлар яндырдылар»,— дим Шулай дидем S
Нәсимә. Синнән булыр. s
Барысы да китәргә жыеналар.
Кәримә. И жаныкаем, көтелмәгәндә генә нинди зур шатлык! Өем дә бикле ие, кайтыйм, кайтыйм (Кызны кочаклый, кат-кат үбә.) «Сөенчегәме, сөенчеме? (Муенсасын тотып карый, бармагындагы йөзе- ч ген кармалый. Шуннан тиз генә муенсасын салып, кызга суза.) Менә i сиңа, туем бүләге ие. (Кыз алырга да, алмаска да белми. Кәримә аты- =з лып-бәрелеп чыгып барганда. Нургалигә очрый Нургали култык та- < якларына таянып, чак кына атлап килеп керә. Сакал-мыек баскан, ябыккан. Кәримә бик аз гына карап тора да татлыгыннан кычкырып җибәрә). Бәй, Нургали бит бу!
Нургали. Мин бу, Кәримә жаиыем!
Кәримә Нургалигә ташлана, кочаклашалар Нургалинең култык таяклары идәнгә төшеп китә. Аларны шундук алып бирәләр. Барысы да Нургалине әАләидереп алалар, утырталар.
Кәримә. Ходаем, сине дә күрәселәрем бар икән!
Нургали. Исәнмесез, күршеләр! (Каранып, елмаеп.) Фронттагы- ларга бияләй бәйлисезме?
Рәшидә. Без исәннәр әле, Нургали Үзеңнең хәлләр ничек?
Нургали (таякларына күрсәтеп). Менә, исәнлек шул инде безнең.
Нәфисә Ярый инде үзең исән-сау кайткач.
Р ә ш и д ә. Нургали, син бит безнең Садри белән бергә киткән идең.
Нургали. Әйе, бергә киткән идек...
Кәримә. Я. ярый, ярый, иртәгә сөйләшербез. Бүген кайтыйк, кярткаем!
Нәсимә. Әйе, бүген үзләре сөйләшеп туйсыннар әле,
Кәримә Нургалине алып чыга башлый.
Нургали. Ярый, күршеләр, без кайтыйк әле, иртәгә сөйләшербез...
Кәримә белән Нургали чыгып китәләр. Хатын-кызлар карап калалар.
Нәсимә. Менә син. әэ Юньләп сөйләшергә лә ирек бирмәде.
Нәфисә. Па бәхетле дә инде бу Кәримә! Әле генә, бер ел буе хат килгәне юк, дип кайгырып утыра иде биз
Чыгып китәргә торганда, радиоалгычтан мәһабәт тавыш Ишетег». Левитан г*Али башлый Барысы ла радиоалгычка тпб.з борылалар
Левитан. Верховный башкомандуюшнй приказы-
Ут сүиә.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Хәрби госпиталь палатасы Өч-дурт койка Анда яра.ти солдатлар ята. Сашаның башы бәйләнгән, күзләрге генә күренеп тора. Сәрсенбайныц сул кулы бәйләнгән. Әхмәтшнннын аягы яралы Култык таяклары койкасына сөялеп куелган. Тәрәзә төпләрендә гөлләр. Тумбочка өсләрендә «телләрен» салындырып дару шешәләре һәм китаплар тора. Палатага язгы кояш нурлары төшкән. Пәрдә ачылганда Әхмәтшнн тәрәзәгә карап ята. Саша китап укый. Сәрсенбай түшәмгә карап уйланып ята.
Әхмәтшнн (үз-үзенә сөйләнә). Яз! Гөрләвекләр ага. Их, хәзер | өйдә булса идеи! Булса идең дә бер читтән генә карап торса идең. Кар- ; чык ни эшләп йөри икән? Ул инде, мескенкәем, хәзер балаларга ашар- | га әзерләп йөри торгандыр Аш дип пнде. (Тирән сулап куя.) Үзе | ябыккандыр. (Тумбочкадан бер рәсем ага.) Я. исәнлекме, карчыгым! j Бер үзеңә дүрт-биш вак-төяк бит. Алай да акыллылар шул алар Зурысы бик булыша дип язган иде анасы. Ә кечкенәсе үзе ясаган көймәсен агызып уйный торгандыр. Их, җанкисәкләрем! (Көйләп куя.)
-Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән...
Сәрсенбай (сөйләнә). Согыс бетә дип сөйлиләр. Беткәч, кайту менән мәктәпкә балаларым җанына барам. Минем кырык балам бар иде, гой. Аннары өйләнеп җибәрәм. Ой, айналаем! (Күзләрен йомып куя.)
Әхмәтшнн Син әле күзле-башлы түгелмени?
Сәрсенбай. Басым да жок, күзем дә жок. Колагын тесләгәп аялым бар иде барын!
Әхмәтшнн. Булгач соң.
Сәрсенбай (тирән сулап). Баска адәмгә кияүгә чыгып куймаган булса. Хат алганым жок.
Әхмәтшнн Сәрсенбай жолдас, Саша энекәш, сезгә күрсәтәм дип йөргән бер нәрсәм бар минем.
Сәрсенбай. Нимәнә бар?
Саша. Мин тыңлыйм. (Китабын куя.)
Әхмәтшнн. Сезгә, дуслар, хәзер бер хикмәт күрсәтәм. (Тумбочкадан ала башлый.)
Сәрсенбай. Уйбай, нимәнә, күрсәтсәч.
Әхмәтшнн. Сезгә мин бер танк күрсәтәм, та-нк.
Саша. О, танк!
Күрше бүлмәдән ике кулы, бер күзе бәйләнгән олы яшьтәге яралы солдат чыга да ишеккә сөялеп тыңлый башлый.
Әхмәтшнн. Менә ул! (Бәләкәй танкны өскә күтәреп күрсәтә.) Белсәгез иде бу танкны, ул бик күп фашист мәлгуньнәрне таптагандыр, изгән-сыткандыр. Кабыргасына нәрсә дип язган бит әле.
Сәрсенбай. Мәган бирсәч, үзем укыйм. (Сәрсенбай ала. укый.) Немец илбасарларына үлем! Мынау, барып торган танк, гой!
Ә х м ә т ш и н. Олы малаем Рифгат ясаган аны. Эшләмәгән эше юк аның. Оста куллы малай ул! Нәрсәгә генә тотынса да, кулы ябышып тора. Үземә охшаган!
Сәрсенбай. Алма агашыниаи жырак тесмәйде, диде, гой, халык.
Саша Сәрсенбайдан танкны ала, башын селкеп куя.
Саша. Молодец!
Әхмәтшнн. Менә монысын са-мо-лет диләр. Аны кечесе эшләп җибәргән. «Әти. фашистларны шушы самолет белән куып җит, барысын да атып ек», дип тә язып куйганнар үзләре. (Самолетны очырган
кебек итә.) Врр. . вррр күчтәнәчләрне яудыра инде 6v! Дөп-дөп. (Самолетны Сәрсенбайга бирә.)
Сәрсенбай. Уйбай, *ЯК» дип язып та куйган, гой. Канатларында жондыз жанып торат! (Самолетны Сашага бирә)
Әхмәтшин. Мец бәла белән саклап калдым бит мин аларны. ф Хәзер инде алып кайтып, мәктәп музеена бирәм.
Саша Мәктәп музеена?
Әхмәтшин. Андый .музей хәзергә юк әле. Мин кайткач, оешты 3 рабыз аны. Ватан сугышы музее. Бу сугышны берәүмен дә онытырга хакы юк. Менә, минем бәләкәйләрнең хатлары да бар.
Саша. Хат?
Сәрсенбай Уйбай, укысач, гвардия өлкән сержант.
Әхмәтшин (укый) «Сөекле әтием! Мин сина бүләк итеп танк жибәрәм. Ул советский танк, яшелгә буялган Әти, безгә синен яныңнан бер сержант килде. Энем сина самолет эшләде. Ул кызылга буялган. Әти, күчтәнәчләреңне алдык. Рәхмәт, бик тәмле булды. Шикәрне әни бүлеп бирде. Мина дүрт ярым шакмак тиде».
Сәрсенбай. Уйбай, кант җибәргән идеңме?
Әхмәтшин. Әйе, бер көнлек шикәр иде ул. Безнең якка кайтучы кеше булгач, блиндаждагы иптәшләр чәйне бер көн шикәрсез эчәргә булдылар. Ә шикәрләрен минем балаларга күчтәнәч итеп җибәрделәр.
Саша, һәркемнән утыз бишәр грамм... солдат шикәре! Шәп күчтәнәч!
Әхмәтшин (укый). «Синнән килгән күчтәнәчтә бик кызыклы боткалар бар иде. Кәгазен җыеп куйдым, кайткач карарсың әле. Энемнең самолеты бомба ыргыта торган. Әти, сиңа әни пәрәмәч җибәрде Минем танк «КВ» дигәне. Язуын да үзем яздым Пәрәмәчләрне әни безгә дә бирде. Энемнең самолеты пикировать итә торган Әти. мин өченче класска күчәм инде. Әти, безнен Әлфия хәзер рәсемнәр ясый белә. Сиңа да җибәрде. Әти, безнең песи алты бәби гапты. Барысы да сукырлар, бер нәрсә дә күрмиләр. Әти, безгә хат яз. Әти, без хәзер тагын бер самолет ясыйбыз. Анысы дүрт моторлы була Әти, миңа карандаш җибәр. Әти, бик аз гына кәгазь дә җибәрсәң, әйбәт булыр иде.
Улың Рифгат».
Барысы да жанлонып куялар Ишек янында сөялеп торган сугышчы, бәйләгән куды белән күзен свргә-сертә, бүлмәсенә кереп китә.
Сәрсенбай. Айналаен, кәгазь җибәр, дигән, гой.
Әхмәтшин. Гитлер башкисәрләре безнең балаларыбыэяын балалыкларын алдылар. Шуның үчен алмый калмаслар.
Сәрсенбай. Уйбай, үчне алып жатамыз, гой, инде.
Кулына градусниклар, дарулар тоткан медсестра «ер*
Та ия. Я. иптәшләр, хәлләрегез ничек? (Градусникларны авыруларга бара.)
Саша. Якадан фронтка китәрлек, Танечка
Сәрсенбай. Минем кулым автоматны тотарлык, гой
Та п я. Ашыкмагыз, иптәшләр' (Әхмәтшинга кашыкка салып дару бипә ) Я-ie. гвардеец, даручы эчеп җибәр
Әхмәтшин Рәхмәт. Танечка. Сезнең кебек матур кызлар кулыннан эчкәч, шифасы тими калмас.
Т а и я (градусникларны ала. карый, язып куя. Әхмәииинга карап ) Сезнең 38° гә төшкән Операцияне әйбәт уздырдыгыз. Ярый, аягым җиңел булсын.
Ныгып кмта.
АБДУЛЛА ӘХМӘТ
Саша. Рәхмәт, Танечка, рәхмәт. ,
Әхмәт шин. Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен. Тиздән Гитлерга капут була икән дип ишеттем.
Сәрсенбай. Шулай булсын.
Литва пионерлары белән Т а н я керә.
Хәсән. Исәнмесез, лабос ритос, солдат абыйлар!
Т а н я. Иптәшләр, менә Шәүләй мәктәбе укучылары сезнең хәлегезне белергә килгәннәр.
Сәрсенбай. Хуш киләсез, балалар!
Саша. Әйдәгез, узыгыз.
Таня бүлмәнең ишеген ачып куя. Аннан баягы солдат күренә.
Әхмәтшин. Мин, балалар, бераз сезнеңчә — литвача сөйләшә дә беләм. Атью, атью.
Броня (бик матур чәчәкләр букеты һәм оекбашларны Әхмәтшин- га бирә). Мәгез, абын, сезгә бу!
Әхмәтшин. Атью, рәхмәт, мин башка сүзләрне не супранто, белмим. Чәчәкләр! Бусы — оекбашлары. (Берсен тотып.) Ә монысы... Минем бер генә аягым...
Башка балалар Сәрсенбайга, Сашага, сүзсез солдатка чәчәк букетлары, оекбашлар, яулыклар, кисетлар бирәләр.
Сәрсенбай. Рәкъмәт. (Кисетны карый.) Уйбай, челем салырга нәгыз үзе, гон.
Саша. Спасибо. (Яулыктагы язуны укып.) Оһо, «Гитлер — капут», дип язылган икән.
Әхмәтшин янына Хәсән килә.
Хәсән (тартынып кына). Абый, сезнең аягыгыз яралымы? Бик авыртамы?
Әхмәтшин. Әйе, берсе авырткалый, ә бер аякны калдырдым, бик үк зарарлы түгел, улым. Сез мәктәп балаларымы?
Хәсән. Без, абый, Шәүләй мәктәбеннән. Минем әнием генә бар. Разия исемле.
Сәрсенбай. Әкәң кайда, карагым?
Хәсән (күңелсезләнеп). Немецлар алып китте. Өебезне яндырдылар. Әтиемнең кайда икәнен дә белмибез. Фамилиябез Юныс Пол- таржитскнй.
Әхмәтшин. Сез Литва татарларымы?
Хәсән. Юк, без, абый, мөселманнар. Бездә иске китаплар бар. Тик мин укый белмим аларны.
Әхмәтшин. Син безнеңчә, мөселманча, сөйләшә беләсең ич.
Хәсән. Аз гына беләм. Әни күп белә.
Әхмәтшин. Без, Хәсән, тиздән фашистларның оясына керәбез. Әтиеңне дә коткарырбыз.
Хәсән (башын иеп куя). Атью. атью, рәхмәт.
Таня. Иптәшләр, хәзер Шәүләй мәктәбе балалары кечкенә генә концерт бирәчәкләр.
Яралы солдатлар кул чабалар.
Хәзер алтынчы класс укучысы Хәсән Полтаржитский шигырь сөйли.
Хәсән, кулларын бутый-бутый, ашыкмыйча гына Г. Тукайның «Туган гел» шигырен сөйли. Барысы да кул чабалар.
Әхмәт шин. Молодец, егет! Тукай шигырен каян беләсен син. ә’
Хәсән. Әнием өйрәтте. Бездә Тукайның китабы бар.
Т а н я. Пионерка Броня скрипкада уйный. Көйне \зе чыгарган. Сугышта үлгән әтисе турында.
Броня уйный Көчле кул чабулар.
Саша. Инде бу кыэнын чираты. х
Ә х м ә т ш и н. Исемең ничек синең?
Вероника. Вероника. Мин ни эшлим икән сон5 Мин не супранто, « белмим бит.
Таня. Я инде, солдат абыйларың янына килгәч... .
Хәсән. Бии беләсең ич, Вероника.
Броня скрипкада бию кее уйнап куя Вероника бик матур итеп бии Барысы яз кул ° чабалар s
Әхмәтшии. Танечка, сез гармун тапмакчы идегез. Бәләкәй ку- ® наклар безнең һөнәрне дә күреп китсеннәр һөнәрле үлмәс, һөнәрсез < көн күрмәс, ди торган иде безнең әти мәрхүм £
Т • н я күрше бүлмәдән гармуч алып керә. Әхыәтшннга бирә. Ул гармунны берничә ** тапкыр кычкыртып куя.
Әхмәтшин. Күптән кулга алганым юк иде. (^Землянкада»1 киен * уйнап җибәрә. Бер тапкыр уйнагач, барлык яралылар, балалар да кушылалар.)
Кысан мичтә дәртле ялкын лнрлн.
Яшькә охшый сагызы угынным Землянкада мина гармун жырлый. Яктылыгын күзен утынын
Жырля, гармун, бәхет чакыр янга һәм үч итеп жырла буранга Мин яшемәм салкын землянкада — Мәхәббәтен кайнар булганга.
Сәрсенбяй. Уйбай, жахсы уйныйсың, гой! Жанга рәхәт булып китте...
Т а н я. Ярый, рәхмәт, иптәшләр. Абыйларыгыз да арганнардыр.
Вероника. Рәхмәт, абыйлар Без сезгә отряд советыннан билгеләндек. Килербез әле
Броня. Судево, судево, хушыгыз! (Башын иеп куя.)
Хәсән тартынып кына Әхмәтшин янына килә
Хәсән. Абый, хушыгыз, атыо. атью. Тизрәк терелегез!
Әхмәтшин. Рәхмәт сезгә, пионер иптәшләр!
Сәрсенбай (кулын болгап) Килеңдәр. балалар, кнлендәр
Балалар һәм Таня чыгып китәләр Ишеккә сяялган суп. <ы. бәйләнгән »..ш < nt шир кү к-н ............................. рт». бүлмәгә кереп китә Әх» •
яралылар кул болгап, балаларны огатып яа
Ml iKHii.ih.il<1 сялыягяи яралыйм .1. • • ■ ■ -
бүлмәгә алып кереп китәләр. Солдатлар аларны сүк< снә i.a. in > s-.лр >«м«тшин акрын гына урыныннан тора Култык таякларын ала дз ярзлм J -ы? ■ • бүлмә
гә таба бара башлый, туктый
Әхмәтшин. Кемне алып килделәр? Безнең частьтан түгелме икән?
Саша Да, авыр яралы күренә.
Серсенбай. Уйбай кодай сакласын!
** А. Сурков шигыре. 3. Нури тәржемәсе.
Таня керә Яраланы алып кергән бүлмәгә үтә башлый.
Әхмәтшин. Танечка, белешегез әле, зинһар, кайсы частьтан икән ул?
Т а н я. Неман елгасы ярыннан, ди. Аңын югалткан. Каты яралы.
Самолет белән Москвага озатабыз үзен.
Әхмәтшин. Танечка, фамилиясен белмәдегезме’
Т а н я. Белмәдем шул. (Кереп китә.)
Әхмәтшин. Неман елгасыннан? Елганы кичкәндә яраланган инде! Ай-Һай, каты бара иде шул анда сугышлар!
Бик аз гына тора да, ашыгып, яралыны алып кергән бүлмәгә кереп китә.
Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Беренче пәрдәдәге бүлмә Авылча җыйнак. пөхтә итеп җыештырылган. Бер якта радиоалгыч, тегү машинасы. Түрдә Садри белән Рәшидәнең бергә төшкән зур фоторәсеме. Алар яшьләр, матурлар Стенада борынгы сәгать. Китап шкафы. Бер якта Садри Әхмеровка багышланган фотокүргәзмә. Өстәл өстендә, чәйниген кырын салыя, ак самавар утыра Өстәлгә шакмаклы кызыл ашъяулык җәелгән. Аның өстенә ак май. сап-сары бал. шикәр, май күмәчләре, пәрәмәчләр куелган.
Пауза.
Рәшидә өстәлгә башын куеп йокымсырап утыра. Бераздан башын күтәрә, карана, чәчләрен төзәтә.
Рәшидә, һаман да кайтмаган Нишләп кайтмый икән инде. Бик озак көттем бит. (Күзләрен уып.) Ай, һаман да йокымнан, татлы төшләремнән аерыла алмыйм икән. Нишләп ул алай? Ни өчен мин аны һаман оныта алмыйм икән? Менә аның үлеме турында кайгы хәбәре килгәнгә дә әллә ни гомер үтте инде! Ә мин аны һаман да исемнән чыгара алмыйм. Исән булса, бүген ана илле яшь тулган булыр иде. (Чәйникне алып, самоварны өрә. ул җанланып китә. Торып күргәзмә янына бара, карый.) Әй, гомер дигәнең су кебек агып кына тора. Чәчләремә дә кырау төшә башлады! Менә безнең яңа гына танышкан чаклар. Рәшидә туташ белән Садри әфәнде! Ә хәзер... балаларымның балалары бар1 Рәшидә әби! Дәү әни диләр миңа хәзер, дәү әни!.. (Яңадан өстәл янына килеп утыра. Башын ике кулы өстенә куя. күзләрен йома. Пауза.)
Иртәгә иртүк торасым, сөтбикәләрем янына барасым бар бит әле минем... (Йокымсырый.)
Пауза.
Акрын гына тәрәзә чиртәләр. Бераздан тагын чиртәләр Рәшидә башын күтәрә, карана. төзәтенә.
Төшемдәме, өнемдәме ишетелде! Ул да шулай, тәрәзәне акрын гына чиртә торган иде. Бу да Садриның чиртүе! (Тәрәзә янына бара.) Кем бар анда? Әллә инде... ул кайтты? Кем бар анда?
Пауза.
Әхмәтшин. Мин бу. Әхмәтшин. Ачыгыз әле.
Рәшидә. Хәзер, хәзер... Әхмәт-шин!..
Чыга. Бераздан Әхмәтшин белән керәләр. Әхмәтшин толып кигән. Бер кулына кечкенә чемодан тоткан, таякка таянган.
^Ә_хмәтшин. Мин дөрес керам дер бит? Бу Садри Әхмеровлар
Рәшидә. Әйе, әйдәгез, түрдән узыгыз. Сез аны каян... беләсез? Әллә?.. Я, чишенегез әле.
Әхмәтшин чишенә. Толыбын, бүреген сала. Рәшидә аларны элеп куя.
Әхмәт шин. Садри — минем фронт иптәшем. Без аның белән су- >• гыш юлларын бергә үттек. |
Рәшидә (күзен сөртеп) Бергә!..
Әхмәтшин Әйе. бергә. (Күргәзмәгә якын бара.) Садри Әхмеров 2 турында күргәзмә. (Халыкка карап.) Димәк, ул исән!
Рәшидә (күргәзмәгә күрсәтеп). Менә, Садри Әхмеровка бүген илле яшь тулган булыр иде.
Әхмәтшин. Тулган булыр иде? Ә ул?..
Рәшидә. Ә ул... әйләнеп кайтмады!.. (Яшьләрен сөртеп.) Аның туган көнен без үзе булмаса да үткәрергә булдык. Әйдәгез, утырыгыз әле.
Әхмәтшин (утыра). Рәхмәт. Алай. Үзе булмаса да... (Халыкка карап.) Димәк, минем Әхмеровны актык күрүем медсанбатта булган икән! Ә бу күргәзмә?
Рәшидә. Улларым, кызларым оештырганнар. Үзем дә эштән кайткач кына күрдем әле.
Әхмәтшин (күргәзмәне карый). Монсы әйбәт булган. Миндә дә бер рәсем бар. Бер уңышлы операциядән соң, фронт газетасыннан килеп төшергәннәр иде. (Чемоданыннан газета алып килә.) Менә, «Алга, дошман өстенә» дигән газета. Беренче Балтик буе фронты газетасы.
Рәшидә (газетаны ала). Ай, безнең Садриебыз турында язганнармы?!
Әхмәтшин. Таныгансыздыр. Бу уртадагысы — безнең разведка командиры Садри Әхмеров.
Рәшидә (яшенә тыгыла). Кара, кара, минем командирымны! Мыек үстереп жибәргән. Монысы сез икән.
Әхмәтшин. Бу газетаны да күргәзмәгә куйыйк. (Газетаны күргәзмәгә куя.) Газета да Әхмеров турында сөйли бит!
Р ә ш и д ә. Рәхмәт инде. Ә үзегезгә?
Әхмәтшин. Үземдә бар ул газета. Балаларыгыз эштәме’
Рәшидә. Улым эштә иде. хәзер кайтыр. Ул буровойда эшли. Флюра дигән кызым шушы авыл мәктәбендә укыта. Әтисе мәктәп директоры иде. хәзер кызым укытучы. Шуларны көтеп утыра идем Берсе Әлмәттә эшли. Сез тәрәзәне нәкъ Садри кебек итеп кактыгыз. Мин әллә нишләп... киттем.
Әхмәтшин. Мин аны-моны уйлап тормадым шул.
Рәшидә. Садри мәктәптән соң гына кайта торган иде. Акрын гына... шыгырдап кына капка ачыла, шуннан соң... акрын гына тәрәзә чиртә торган иде. Ә мин аның аяк атлауларыннан таный илем. Шушылай самаварым жырлап утыра, ә мин, көтеп-көтел, йокыга гала торган идем. Сез килгәндә дә тәрәзә чиртүгә уянып киттем. Бик арылган иде шул. Әйдәгез, өстәл янына рәхим итегез әле.
Өстәл янына килеп утыралар.
Карагыз әле, Садри белән сонгы тапкыр очрашуыгыз кайчанрак бул- ЛЫӘх'метшип Яз капе иде .Чин Литвада. Шәүләй диган шәһәрдә яраланып санбатта ят., иде.. Шунда калдыр., .м м.ш бер а«иы1 Шу лай бервакыт санитарлар бер авыр яралыны яшерделәр. Неман елга
АБДУЛЛА ОХМОТ
сы буеннан дигәч, минем йөрәгем жуу итеп китте. Ни өчендер, Әхме- ров исемә килеп төште. Аның белән Неман елгасы буендагы сугышта бергә булган идек.
Рәшидә. Кеше күңеле сизә инде ул. (Яшьләрен сөртеп куя.)
Әхмәтшин. Мин яралыны алып кергән бүлмәгә шундук кергән идем дә... ләкин...
Рәшидә. Нәрсә, ләкин?..
Әхмәтшин. Ләкин аның күзләре йомык, аңын югалткан иде. Мине бик тиз чыгардылар. Мин аның белән бергә сугыштым, мин анын якташы, мин анын якын иптәше, дип тә карадым... Шуннан соң мин күрә алмадым дустымны. Аны самолет белән Мәскәүгә җибәргәннәр. Катлаулы операция кирәк булган.
Рәшидә. Безгә дә шул... үлем хәбәре. Мәскәүдән килде... (Күз яшьләрен сөртә.)
Ишектән Ринат кайтып керә. Ул буровой эшчеләре киеменнән
Ринат. Исәнмесез, абый!
Әхмәтшин. Бик исән әле.
Ринат кул биреп күрешә.
Рәшидә. Менә. Садринын олы малае Ринат була инде бу. Бурильщик ярдәмчесе.
Әхмәтшин. Оһо, нефтьче* (Тора, Ринат янына бара.) Кара, кара, атасы хәтле ике бар бит! Нәкъ Садри инде, койган да куйган.
Рәшидә. Хәзерге яшьләр шул.
Ринат. Мин, абый, киемнәремне алмаштырып чыгыйм әле. (Икенче бүлмәгә чыгып китә.)
Әхмәтшин. Бу хәтле атасына охшар икән! Акыллы зәңгәр күзләр!
Рәшидә. Алма агачыннан ерак төшми инде анысы. Ягез, ашап эчегез әле.
Әхмәтшин. Карагыз әле. Монда бер нәрсә җитми бит әле.
Рәшидә. Ә! Нәрсә җитми? (Карана.)
Әхмәтшин. Солдатча әйтсәк, мин Садри белән бер котелоктан ашап йөргән кеше. Шулай булгач, гвардия лейтенанты Садри Әхме- ровның да монда урыны булырга тиеш. (Тора да янындагы буш урындыкны рәтләп куя.) Менә биредә лейтенант Әхмеров утыра дип уйлыйк. Безнең Уралда шундый бер йола бар. Мәрхүмне искә алганда, ана да урын калдыралар, ана да ашарга, эчәргә куялар.
Рәшидә. Ул утыра, ул... һәйбәт гадәт!1
Ринат бәйрәмчә киенеп чыга.
Әхмәтшин. Менә, егет тә чыкты! Исемең ничек әле синең?
Ринат. Ринат.
Әхмәтшин. Менә шулай, Ринат энем, Әтиеңә дигән урынга чәй ясап куй әле. Куе итеп яса. Хәтерегездәме, Садри мәрхүм чәйне бик куе итеп эчә торган иде.
Ринат. Анысына хәтле беләсезмени?
Әхмәтшин. Без кайвакыт өйдәге хәлләр турында да сөйләшә торган идек.
Рәшидә (чәй ясый, чынаякны Садри утырырга тиешле булган урынга куя Янына ике-өч пәрәмәч тә куя). Мескенем минем, пәрәмәчләрне бик ярата торган иде.
Әхмәтшин. Әйе, әйе, без окопта сезнен пәрәмәчләрне бик тәмләп ашадык.
Рәшидә. Сез?
Әхмәтшин. Әйе. Сез җибәргән пәрәмәчләрне.
Рәшидә. И минем Садрием, Садрием!
Ринат икенче бүлмәдән бер шешә кызыл аракы алып чыга Рюмкаларга сала.
Башлан әтисенә дигән урынга куя Әхмэтшин (тора, рюмкасың күтәрә) Ерак съгыш елларында ятып калган иптәшләребезне искә алыйк.
Эчәләр.
Ринат. Абый...
Әхмэтшин. Абый? Юк. бабай инде мин.
Ринат. Абый, сезнең исемегез ничек әле? Аннары званиегезне дә § беләсе килә. Балаларыгыз да бардыр инде.
Әхмэтшин. О, балаларым ярты дюжина. Ә званием, Садри дус әйтмешли, өлкәнейши сержант идем Гатаулла Әхмэтшин булам .мин. ♦
Ринат. Сез, I атаулла абый, әти белән булган берәр сугыш вакыйгасы турында сөйләсәгез, ә?
Әхмэтшин. Була ул. Мәрхүм Садри Әхмеров шушы авыл мәктә» 2 бендә директор булган бит. Хәзерге буын без үткән авыр елларны, * илебезне фашизм афәтеннән саклап калган батырлар юлын белергә, с онытмаска тиеш. Әйе, безгә бик күп корбан бирергә туры килде Ржев п дигән шәһәр тирәсендә зур сугышлар булды. Фашистлар анда жир “ астына миномет заводы салганнар. Ржев тирәсе сазлык, машиналар иөри алмый. Безгә патроннарны жилкәбездә гашырга туры килде » анда. *
Рәшидә шкаф тартмасыннан Әхмероенын орденнарын, медальләрен алып гила. Әхмәтшинга бирә.
Рәшидә. Үзе үлгәч, мәрхүмнең орденнары кайтты, үзе генә кайта алмады.
Ринат. Сәгате дә (кулындагы сәгатен күрсәтә) Тарагына хәтле кайтты инде! Әтинең төсе итеп тотам мин аларны.
Әхмэтшин. О, монысы «Ватан сугышы* ордены! Аны бер кат» ’лаулы операция әчеп биргәннәр иде. Шул турыда сөйлимме әллә?
Рәшидә. Армаган булсагыз, сөйләгез әле. зинһар!
Ринат. Без төне буе тыңларга да риза. (Блокнотын ала) Әхмэтшин. Алай булгач, мин сезгә дошман «телен* — фашист алып кайту турында сөйлим әле.
Рәшидә. Безнең әтиебез дә анда катнаштымы?
Әхмэтшин. Әйе, Садри Әхмеров безнең командир иде. Нинди генә командир иде әле! Бер әйттеме — бетте. Яхшы ата кебек.
Р и н а т. Шулай, без дошманның «телен* тотарга киттек, ди.
Әхмэтшин. Сез түгел, без киттек, ди. (Көлеп куя. Кулларын бу- тый-бутый, мимика белән сөйли.) Ржев тирәсендә булды бу. Без елы юл буенда ятабыз. Тынлык. Ара тирә кәкүк кычкырып куя. Бер куян, сикерә-снкерә, юлны аркылы узып китте. Без тын да алмыйча ятабыз Ә фашист мәлгунь күренми дә күренми. Бервакыт ерактан машина вышы ишетелде Без сагайдык Ул арада бер танкеткамын килгәне
, күренде. Якынлаша бу. Якынлашкан саен, андагы кешеләр дә ачьи күренә башлады Танкетка өстендә ан-ак калфак кигән, ап-ак халатлы чүмәләдәй бер фриц кукраеп угыра. Үзе кып-кызыл, ярсан ике фашист чыгарлык. Повар икән бу Җилкәсендә момың автоматы да бар Мәл гуньнең күзләре мелт-мелт итә Йокымсырап утыра икән фашист! Шул вакыг Садри минем җиңемнән тартты Bv йокысы килгән фрицны йок латырсың инде дигән мәгънәне аңлатып. ишарә «сады мин танкетка өстендә утырган поварны сөйрәп төшерер! ә »чр 11 "сп т-'рам Ганкетка килеп җитте. Без аны аз гына алга жнбәрдек. •Аннан кинәт кенә бердәм ыргылдык.
Ринат. Шунда автоматы белән атып н .эрсә
Әхмэтшин. Андый чама разведчик х; ......................... •• • ■ тизлегендә хәрә
кәт итә. Мин теге мәлгуньне тартып төшердем. Төшердем дә автомат
түтәсе белән бик яхшылап берне кундырдым Бик каты сугарга да ярамын.
Ринат. Нигә ярамый? Мин булсам...
Ә х м ә т ш и н. Каты суккач, җаны җәһәннәмгә китә ич аның. Ә безгә бит «тел» кирәк. Фриц теле! Поварның теле күп нәрсә сөйли торган тел бит ул! Аннары мин Садрннын хәлен белергә дип барсам... ни курим. Теге Сергеев дигән егетнең беләгеннән кан ага. Каһәр суккан танкист аңа атып өлгергән булган. Танкистны шундук теге дөньяга... Аның кирәге юк иде безгә. Шуннан соң танкетканы ачып җибәрсәк... борынга ис килеп бәрелде — фу!..
Ринат. Нәрсә, әллә газмы?
Әхмәтшин (елмаеп). Юк, зур-зур термослар. Борщ алып баралар икән болар. Алгы кырыйга, үз фрицларына. Без фашист солдатларына дигән борщны түгәбез дә...
Ринат. Их, әрәм иткәнсез икән!
Әхмәтшин. Шуннан поварым исемә төшеп, аның янына барсам, ни күрим. Ул мәлгунь аңына килеп, торган да урманга тая башлаган. Бу ачык авызлыгым өчен Әхмеровтан эләкте миңа Мин тегене куып җиттем дә тагын да бер (йодрыгын күрсәтә) порция бирдем, аннары капчыкка салдым Түгелмәсен-чәчелмәсен дип, капчыкның авызын һәй- бәтләп бәйләп тә куйдым.
Ринат. Әтиләр, әтиләр нишлиләр иде?
Әхмәтшин. Атар танкистның коралын, документларын алганнар. Шуннан соң — тиз генә кайту юлына, урманга.
Ринат. Аш пешерүчене күтәрепме, сәйрәпме?
Әхмәтшин. Садридан, әфисәрдән, күтәртеп булмый ич инде Шуннан соң ни эшләп күтәреп йөрим әле мин моны дип, капчыктан селкетеп төшердем дә: «.Форвартс марш, үз аягың белән тәпи-тәпи атла» дидем (бармаклары белән йөргәнне күрсәтә). Авызына юлдан табылган бер иске чүпрәк тутырдым да, әйдәме-әйдә... Фриц мәлгунь юл буенча иске чүпрәкне рәхәтләнеп суырып кайтты. (Көләләр.)
Ринат. Бик үк рәхәт булмагандыр әле.
Әхмәтшин. Алып кайтып штабка тапшырдык үзен.
Ринат. Сөйләттеләрме соң үзен?
Әхмәтшин. Штабта андыйларны сайрата торган кешеләр бар бездә. Барысын да әйткән.
Рәшидә. Әйткән икән тагы.
Әхмәтшин. Сезгә килеп чыгуның да сәбәбе шул иде: кайсыбыз исән калса, шул — семьяның хәлен белергә килә. Әхмеров белән шул турыда сүз куешкан идек. Ә мин... сөекле командирымны, бәлки, күрермен дә дип...
Рәшидә. Ярый инде, сүзегезне үтәгәнсез. Рәхмәт сезгә.
Ринат. Гатаулла абый, әти белән булган берәр операция турында мәктәп балаларына да сөйләсәгез, әйбәт булыр иде. Булачак солдатлар үсә бит анда.
Әхмәтшин. Була ул. Разведчикларның батырлыгы санап бетергесез ул. Аннары башка бер уй килде: сезнең мәктәпкә Әхмеров мәктәбе дигән исем бирергә кирәк.
Рәшидә. Анысы бик тә яхшы булыр. Ерак юлны якын итеп, Урал хәтле Уралдан килүегезгә зур рәхмәт инде.
Әхмәтшин. Әйткән сүз —аткан ук, ди торган иде безнең әти мәрхүм. (Комод өстендәге гармунны күреп.) Оһо, егет, синең гармуның да бар икән. Әтиең мәрхүм гармун уйнаганны бик ярата торган иде. Гармун тавышы минем авылымны искә төшерә, авылым исемә төшсә, өем исемә төшә, ди торган иде дустым. (Торып гармунны ала, Ринатка бирә.)
Ринат. Мин шул, абый, яна гына өйрәнә башладым Бәлки үзегез уйнарсыз
Рәшидә. Сезнен күзегез юкка гына гармунга төшмәгәндер әле.
Әхмәтшин (гармунны ала. кычкырткалый). Музыканы яратам. Музыка — җырның канаты, диләр бит. Безнең землянкада бер сугышчының гармуны бар иде. Разведкадан кайткач, без шулай уйнап ала идек. Билгеле, «Моя любимаяжны да сыздыра торган идек. (Җырлап куя.)
В кармане маленьком моем
Есть карточка твоя.
Так, значит, мы всегда вдвоем.
Моя любимая.
Аннары гармунны миңа бирәләр, ә мин... «Юксынуэны уйнамый калмый идем. Җырсыз дөнья тар, жырла. жыр белән сугышка кер. ди бит халык.
Рәшидә. Радиодан информбюро хәбәрләрен тапшыра башласалар, без нинди генә хәбәрләр бирерләр икән дип, репродуктор янына жыела торган идек. «Юксынужны жырлап юана идек.
Ринат. Бигрәк тә өмәдә, фронтка бияләй бәйләгәндә
Рәшидә. Күрәсен күрми гүргә кереп булмый, дигәннәр борынгылар! Күрдек инде!..
Ринат. Я, абый, уйнагыз әле шул «Юксынужны.
Әхмәтшин бик бирелеп, онытылып, «Юксыну »иы уйный Башта бер кат үзе текә уйнап чыга. Аннары Рәшидә кушылып мырлый.
Күз карашым нннди уйчанланды. Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый. Сине көтәм, иркәм, кнч-нртән.
Рәшидә (тирән сулап). Әйе, мин дә сине, син кайтасы юлдан күзем алмый, көткән идем, көткән идем, иркәм...
Пауза.
Флюра белән Айрат кайтып керәләр. Кулларында букетлар. Икесе дә шатлар, кычкырып сөйләшәләр.
Ф л ю р а. Әни, без кайттык.
Айрат. Исәнмесез, Рәшидә апа!
Рәшидә. Исәнбез әле. Менә әтненнэр белән бергә фронтта булган Гатаулла Әхмәтшин абыегыз. (Флюрага күрсәтеп.) Садрн Әхме- ровның кызы —Флюра, аның булачак кияве — оператор.» Айрат Сафин.
Айрат. Рәшидә апа, без инде. (Флюрага карый да оялып башын түбән ия.)
Флюра. Әйе, без инде, язылышып кайттык, әни Сөйләшкән идек бит. (Килеп әнисен үбә, Айрат аптырый.)
Рәшидә. Ярый, хәер-фатиха сезгә, балалар!
Әхмәтшин. Оһо, әти мәрхүм әйтмешли, күзле-башлы булгансыз икән.
Флюра белән Айрат елмаешып, башларын иеп куялар Әхмәтшин кудыаа гармун ала, «Юксыну »ны уйнап жнбәрә. барысы да кушылалар.
Бакчаларда шомырт чәчәкләре Җәй буена енне көттеләр Син кайтмадын. инде х«эге жнлләр Яфракларын жиргә сиптеләр.»