ӘЙДӘП БАРУЧЫ
Разия җаным, нишләргә да бвгген юк бу яшьләр белем.— дип башлады сүзен Әтнә «Сельхозтехника* бүлекчесе партия оешмасы секретаре Зәкия Хәсеновв.
Парткабинет медире Разие Хәбибуллина дустын» сабыр гына күз ташлады да:
— Ә нәрсә булган хезерге яшьләргә? — дип, сорауга каршы сорау бирде.
— Рәхет тормышның кадерен белмилер. Безнең кебек, ач килеш, үгез җигеп җир эшкертерге, язгы пычракта батә- чума чәчүлек орлык ташырга туры килмәде шул ал арга»
— Аның заманы шундый иде, Зәкия дустым,—диде Разня, ааыр сулап.—Хәзер шул тормыш икенче инде...
— Алайса, яшьләребезнең җәмәгать эшләрендегв пассиялыгыи табигый хея дип саныйсыңмыни?
— Минем алай дип әйткәнем юк әле,—диде аны бүлеп Резня ______________ Ә эроизяод-
ствода ничек эшлиләр соң алар?
— Эшләүләре зарланырлык түгел. Әмма зштеи соңгы вакытларын файдалы итеп үткәрә белмиләр. «Зәңгәр еланяны дус иткәннәре дә юк түгел...
— Син бит партоешма секретаре! Буш вакытларын күңелле, файдалы итеп уздыру чарасын күр. Әйтик, армиягә китүчеләр ечеи кичәләр уздырырга буламы? Була. Әгәр анда Ватан сугышында катнашкан кешеләрне, хезмәт ветераннарын «акырсаң, аларның чыгышларын оештырсаң, соңыннан яшьләр кече белен концерт куеп җибәрсәң — буш вакытны күңелле итеп уздыруның мене сиңа бер тәре. Икенче тәре — яшьләрне җәлеп итәрлек кызыклы лекцияләр уку, аерым темаларга диспутлар, сорау һем җавап кичәләре уздыру.. Ярдем кирәк булсе, кил.
— Рәхмәт.
Якын дусты белән булган бу сейләшү Разия күңелендә яшьлек хатирәләрен уятты. Зәкия чыгып киткәч, ишеклс-түрло әйләнде дә естәл тартмасыннан бер палка чыгарды. Бу аның шәхси архивы. Вакыт узу белән инде саргая тешкен газета мәкаләләрен, аерым брошюраларны алып, аларны бер-бер артлы актара башлады. Таушалып беткән бер кәгазьгә текәлеп, ул кинәт туктап калды. Аның күз алдына балалык, яшьлек еллары килеп басты. Яшьлек елларын кеше гомеренең иң бәхетле чоры дип атыйлар. Ә бу кеше гомеренең бәхетле чоры Разия тормышында булды микән?- Тормыш ачысын-течесен бик ирте татырга туры килде шул аңа. Язмыш, үзе туганчы ук, ятимлек ярасы әзерләп куйган иде. Ул деньяга килүдән ике ай элек үк әтисе үлеп ниткән. Уноч яшеннән үк үз тамагын туйдыру турында үзе кайгыртыр, а кереште. Куенына бер телем икмәк кыстырып, иптәш кызы Зәкия белән җәяүләп Казанга чыгып китте. Кесәләрендә бер тиен акчалары юк. Кәч-хел белән калага җитеп, ниндидер ишегалдының капка артында ике тон кунганнан соң: -Инде нишләргә, кая барырга?» — дип аптырап торганда, аларге җитен комбинаты эшчесе Газиз ага
Төхфэтуллин очрады. Рәхмәт яугыры, аларны бу авыр хәлдән шул коткарды. Ач» ялангач кызларны ФЗУга илтеп, тулай торакка урнаштырды. Бик әйбәт киңәшлвр бирде. Раэия шунда укыганда, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем алды, үз группа, сында комсомол оешмасына җитәкчелек итте, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актка катнашты. Оештыручанлык сәләтен искә алып, аны Чистайдагы берьеллык парти». совет работниклары хәзерләү мәктәбенә җибәрделәр. Мәктәпне тәмамлагач, ул туп-туры үзенен туган авылы — Әтнәгө кайтып төште. Партия райкомында инструк. тор булып эшләде. Бөек Ватан сугышы башлангач, ВЛКСМның Әтнә райкомы беренче секретаре итеп сайланды. Менә шунда инде ныклыкка, җитлеккәнлеккә каты сынау үтте.
Фашист илбасарлары Ватаныбызга бәреп керү белән, комсомоллардан, фронтка җибәрүне сорап, бер-бер артлы гаризалар ява башлады. ВЛКСМ райкомына берен- челәрдән булып элемтәче Хәлим Нигъмәтуллин, Киров исемендәге колхоз ветфельдшеры Маһинур Хәкимова, Кабакса авылы укытучысы Сәлим Мәгьсүмовлар килде. Аларнын һәм башка бик күп яшьләрнең теләкләре тиздән канәгатьләндерелде, Авыр бәрелешләрдә алар үзләрен кыю һәм батыр сугышчылар итеп таныттылар. Сәлим Мәгъсүмов. мәсәлән, гади танкисттан капитан дәрәҗәсенә үсте. Тик ул үзенең туган Әтнә якларына яңадан әйләнеп кайта алмады. Канлы сугышларда батырларча һәлак булды. Жөлби авылы егете снайпер Нургали Хөсбиуллин Кызыл Армиянең 25 еллыгына бүпәк итеп, 16 фашистны «төге дөньяга» озатуы турында райкомга хәбәр итте. Үртем авылы комсомол оешмасыннан киткән Зәйтүнә Бариева шушы ук датага 76 кызылармеецны ут эченнән алып чыгып, аларның тормышларын саклап калуы турында хат язды. Әтнә комсомол оешмасыннан киткән Зәкәрия Фазылҗанова да хөкүмәтебезнен югары бүләгенә лаек булды.
Илебезнең, халкыбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен фронтта арысланнардай сугышкан, комсомол антына турылыклы булган якташлары белән Разия чиксез горурланды һәм шатланды. Берүк вакытта үзенең дә шулар янында буласы, үз кулы белән гитлерчыларны кырасы, аларны юк итәсе килде. Әмма, күпме генә сораса да, ул бер җавап ишетте:
— Син —партия солдаты. Тылда да син бик кирәкле кеше.
Әйе, дәһшәтле сугыш елларында тыл — икенче фронт иде. Монда да җиңел булмады. Авырлыкларны җиңәргә чыныккан, халык массасын партия караоларын үтәргә туплардай, аларга рухи азык бирердәй оештыручылар бик тә кирәк иде. Башында Разия Хәбибуллинв торган Әтнә комсомол комитеты, партия оешмасы җитәкчелегендә, нәкъ өнә шундый рольне үтәде дә.
Яз җиттеме, хатын-кызларның, кечкенә чаналар тартып, чәчүлек орлыгын Арчадан җәяүләп ташуларын райкомол секретаренең беркайчан да онытасы юк. Аяк асты пычрак, халык ач. Шулай булуга да карамастан, берсе дә эшкә сыкранып бармады. Бу эштә дә, беренчеләрдән булып, комсомоллар инициатива күрсәттеләр, алар башлап йөрделәр. Сыерларны җитәргә өйрәтүдә, алар белән җир сөрүдә булмасын, фронтка җылы киемнәр җыеп озатуда дисеңме — боларның барысын да комсомоллар күгәреп алды, алар башлап йөрде. Самолетлар эскадрильясы төзүгә Бөрәзә комсомол оешмасы секретаре Хәйретдинова бер мен сум, Киров исемендәге колхоздан Гатауллина, Галимовалар берәр мең сум акча керттеләр. Кыска гына вакыт эчендә өч миллион 150 мең сум акча тупланды. 670 пар киез итек, 500 данә телогрейка, 1100 бүрек, өч мең тире, бер тоннадан артык йон. 300 тун һәм башка бик күп җылы кием фронтка озатылды. Алар арасында, әлбәттә, Разияның үзе теккән, үзе бәиләгон киемнәре дә бар иде. Бар иде генә түгел, патриотлыкның шундый гүзәл үрнәкләрен башлап ул үзе күрсәтте, ялкынлы сүзләре белән халык йөрәгендә явыз дошманга ачы нәфрәт хисе уятты.
КПСС райкомы члены, райкомолның беренче секретаре буларак, аңа башкаларга караганда зуррак җаваплылык йөкләнде. Йөкнең авыррагын аңа тартырга туры килде.
Шулай «Йолдыз» колхозына урып-җыю чорында вәкил булып килгәч, аңа:
— Син, Разия, тазарып киткәнсең әле,— диделәр.
Әмма моның нинди «тазалык» булуын өч көннән соң гына аңладылар. Өч тәүлек буе ул көне-төне кырда, халык арасында булды. Авылдагы бетен кечне игеннәрне
ХЫ.П .„yr. ryn„,„„ г,н, .1ра, „р. „„„
туг..... у„. Ур.гми «. ,р«„. еужгрруи „ ы„
дыр .И.гммд. еду,. б4вмп „Ь„,^ др.,
г.ш.гд.и .ргы У. .И .рыш .РЫ„ Шу, ...... ............. ...... .УДДДДД,,
сер, Р..ИГ" диген ап», аның „имид, тум.п „мдм. а.чилне беренче нергчба пурген- дай гаҗәпләнеп, аңа карап торды.
— һай. җаным! — диде ул, кулларын җәеп,— Син бит шешәнгөнсең!- Ә мин...
Бу сүзләрдән соң, никтер, аның күңеле тулып китте. Күзенә тыгылган яшьле- 2 рен күрсәтмәскә телеп, башын читкә борды.
— Безгә килгәннән бирле ашаган ризыгың булдымы соң, Разия җаным?. — < диде олеге апа, тирән борчылу белән.
— Синдә бер чокыр сет эчкән килеш- §
— Ай, алла-а-а!.. Өч кәйгә бер чокыр сот! Ник сон миңа әйтмәденТ Берәр ә-, Е
бер табып ашатыр идем... 9
— Үз балаларың да ач бит, апа җаным! Үзең дә кочиө йерисен. Һәркемнең ♦
шулай- искесе — беткән, яңасы — өлгермәгән. Боларнын барысын да мин күрем, я белем бит... о
Аннан ул бөтен җегәрен җыеп, аягына басты.
— Ашлык сугуны, зинһар, туктата күрмәгез. Фронтка икмәк кирәк. Анда синең 3
дә ирең бар. Ә мин басуга, уракчылар янына киттем... о
Разия, арбага утырып, атның дилбегәсен тартты. Башкасын ул хәтерләми. Юлда * аңа Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Гали ага Динмө- хәммөтов белән район партия комитеты секретаре Шакиров очраган. Алар арбада И ачлыктан шешенеп, аңын югалтып яткан Разияиы күреп алганнар һем аны тиз генә больницага илтеп салганнар. ®
Сугыштан соң Хәбибуллинага Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тапшырганда, аның кулын кысып:
— Бу бүләккә лаек син! Бөтен авырлыкны үз естеңә алып тарттың! — диде аңа Динмөхоммәтов.
Хәзер инде Динмөхәммотов үзе юк. Ә аның сүзләре Разияның йәрәгенә бик тирән сеңеп калган. Күңеленә мәңге уелмаслык булып кереп урнашкан андый вакыйгалар Разия тормышында аз түгел. Аларның кайберсе, йөрәгенә ял биреп, горурлык хисе уятса, икенчеләре тоэәлмос яра булып исенә тешкәйдә әле һаман да күңеле орнү-сыкрау хисе белән тула. Алар арасында иң авыры, иң газаплыгы—- беренче мәхәббәтен, сөеклесен фронтта югалту иде
Ватан сугышының беренче көннәреннән алып Разия Хәбибуллина Әтно кызларының фронтка киткән якташлары белән тыгыз элемтәдә торуларын оештырды. Кызлар җылы киемнәр һәм башка бүләкләр җибәрү белән бергә, һәр яшь Аероккө барыл җитәрдәй бик җылы хатлар яздылар. Аларның байтагы фронт газеталарында басылды. Менә «Ватан өчен сугышка» газетасының 1943 ел, 7 октябрь санында урнаштырылган «Җиңеп кайтыгыз!» дигән мәкале:
«Күптән түгел без якташларыбыэдаи, Татарстанның Этне районы комсомолеила- рыннан, кайнар хат алдык. Менә алар безгә, фронтовикларга, нәрсә язалар:
— Кадерле сугышчыларыбыз, якын дусларыбыз!
Кызыл Армиянең көннои-кән алга баруы, яңадан-яңа шәһәрләрне явыз немец илбасарлардан азат итүе бәзнең күңелләрдә чиксез шатлык тудыра һем безне яңадан-яңа хезмәт батырлыкларына рухландыра.
Гражданнар сугышы чорында да. тыныч тезелеш елларында да. Боек Ватан сугышы кырларында да чиксез батырлык күрсәткән Ленин комсомолының тиздән 25 еллыгы була. Бу данлы юбилейны яңа җиңүләр белән каршы алыр эчен без бетем кечебезне биреп тырышабыз. Ышаныгыз, без тылда сынатмабыз. Фронт ечен «ирм булган барлык нәрсәләрне бирербез. Ә сез дошманны кыйнагыз, сытыгыз һем тизрәк җиңеп кайтыгыз!
Без сезне бик сагынабыз. Айлы тәндә ашлык сукканда я-се игеннәрне эскертләгәндә сез искә төшәсез Якты ай безгә карап үзенең нурын сибә. Уп безгә яхшырам эшләгез, бу минутта сезн.ц дусларыгыз, секгәии.реге. дошманны аяусыз кый- иыйлар, дип әйтә шикелле.
Без Этне рейсны комсомоллары иееменнен бор танк сатыл алдык. Ул танк юбилей кенне фронтта булыр. Без сезгә бүләкләр әзерлибез, кичләр утырып яу. лыклар, янныклар чигәбез, кыш өчен җылы киемнәр әзерлибез. Өмәләр оештырып, җылы оеклар, бияләйләр бәйлибез. Шунда сезне сагынып җырлыйбыз да.
Якын дуслар! Без татар егетләренең сугыш кырларында гайрәтлелек һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтүләренә, немец һәм ак фин этләрен рәхимсез рәвештә кыйнауларына ышанабыз. Шуңа күрә без сезне йөрәкләребездөге иң саф мәхәббәт белен яратабыз һәм сөябез.
комсомолларча сәлам белән, хат аша кулларыгызны кысып, районның яшьләре, комсомоллары исеменнән Әтнә райкомолы бюросы членнары: Хөбибуллина, Ени- кеева, Хөкимуллина, Әскаров, Сабирова, Мөхәммәтрәхимов, Вәлиева, Гибадуллина, Сафина».
Бу хатка каршы сержант Н. Исмөгыйлов «Дусларга җавап» шигыре яза. Ул да газетаның шул ук санында басыла.
«Сугыш тынды. Тирән траншеядә. Дзотларда, блиндаж эчендә Без укыйбыз сезнең хатыгызны, Шатлык ташып тора куңелдә.
Айлы кичләр, ындыр табаклары Күз алдына килеп басалар, Баш өстендә талгын ак болытлар Көнчыгышка таба агалар.
Алар сөйләр безнең батырлыкны. Алар сөйләр безнең сәламне, Ышаныгыз, кара тап төшерми, Ал кан тамган кызыл әләмне Ут һәм давыл аша без илтербез Җиңү сәгатьләре җиткәнче.
Ашкынабыз, тынычлык юк безгә Фашистларны тар-мар иткәнче.
Баш өстендә агыла ак болытлар, Күл өсләре аксыл томанлы; Рәхмәт җылы сәлам хатыгызга. Без үтәрбез сезнең кушканны!»
Фронттан килгән бу хатны укыганнан соң, Разия бер төркем иптәш кызларын җыеп ала да:
— Әйдәгез, без дә аларга шигъри хат язабыз! — дип кинәш итә. һәм шундук алар төн утырып хат язарга керешәләр. Бу хат та шул ук газетада, редакциянең менә мондый кереш сүзе белән басыла:
«Карелия фронтында зур батырлык һәм йөрәклелек үрнәкләре күрсәтеп, немец һәм ак фин илбасарларына каршы аяусыз көрәшүче татар егетләренә Олы Әтнә кызлары язалар бу хатны. Сугышчы иптәшләр, сез бу хатны укыгыз һәм ару-талуны белмичә фронт өчен азык хәзерләүче патриоткаларның наказын тулысынча үтәгез. Кызларга җавап хаты язу өчен үзегезнең сугышчан эшләрегезне күрсәтеп, редакциягә хәбәрләр языгыз.
һәр пуля, һәр мина, һәр снаряд һәм граната дошман йөрәген актарсын, аның оборона корылмаларын күккә очырсын. Безнең гүзәл Ватаныбыз өчен, тормышыбыз, бәхетебез һәм мәхәббәтебез өчен!»
Аннан соң Әтнә кызлары язган шигъри хат урнаштырылган:
«Ай-Һай, аккош, ай-һай, аккош. Ике әйлән дә монда теш.
Канатыңа хатлар куйдым, Дуслар кайда — шунда төш. Илебезнең данпы геройлары, Арысландай кыю егетләр!
Сезгә оча безнең яшь күңелләр, Сезда безнең бетен еметләр.
Салам яздык сезгә, аи. батырлар,
Таңда алар барып нитсеннәр.
Вәгъдә итеп дуслык һәм мәхәббәт, Таң җилләре сезне үлсеннәр Бәлки постта, балки походта сез. Без бу хатны язган чагында. Барасыздыр бәлки штурмга Ямьле майның алсу таңында.
Без уэебез монда, ә күңелләр Сезнең янда, дуслар, сиземсез. Кайда гына, кайда йерсәгез да, йерәктә сез, шуны белемсез! Борчылмагыз басу-кырлар ечен, Игеннәребез күкрап үсәләр. Бакчаларда сез кайтканны котеп Мул уңышлар кызарып пешәләр—
Кемеш аи сакаллы, кемеш чәчле.
Күз нурыдай әти-ышләр:
«Дошман бетсен,— диләр,— улым җиңсен!* һәр кон сезгә теләк телиләр,- Җиңүчеләр булып сез кайтыгыз Туган-үскән матур якларга. Каршыларбыз гәпчечекләр сибеп Сез киләсе барлык юлларга.
Сәлам белен куллерыгызны кысыл, яңа сугышчан уңышлар телеп. Олы Этне кызлары исеменнән Разия Хәбибуллина, Саимә Гибадудлина, Зәйнәп Әхметоаа, Тәзкирә Селәхетдинояа».
Бу хатларны меңнәрчә сугышчы укып, аларны үзләренә наказ итеп кабул ите. Алар арасында Разияның сейгәне —Нури Самигуллин да булгандыр, әлбәттә Тик алар кабат кааышу бәхетенә ирешмәделәр- каты сугышларның берсендә бу кыю танкист бик куп фашистларны кырып, батырларча һәлак була.
Үзенең олы кайгысын Раэия хезмәт белән басарга теләде. Күл кырлы политик Һем оештыру зшчәнлеге алып бару белән берге, ул киеренке тормышта яшеүче авыл зшчәннеренең ял вакытларын күңелле итеп уздырулары турында кайгыртты. Ул Этне культура йорты советы члены итеп сайлангач, культура учагының эше бик нык үзгәрде. Анда агротехника, әдәбият, драма һем хореография түгәрәкләре оештырылды. Авыл хуҗалыгы һәм политик темаларга укыла торган лекцияләр ешайды, аләр- ның эчтәлеге яхшырды. Культура йортында яшьләрнең тематик кичелере оледон-оле уздырыла башлады. Драмтүгәрәк эшендә до ул актие катнашты. Бик күп спектакльләрдә тол рольләрне үзе башкарды.
•Совет Татарстаны» газетасының 1950 ел, декабрь ае санында «Җыр кочләрок аңгырасын» дигән мәкалә басылган. «1945 елда үзешчән сәнгать түгәрәкләренең район смотры булды,—диелгән анда.—Аңа ВЛКСМ райкомы секретаре Раэия иптош Хе- бибуллина җитәкчелек итте һәм башлап җырлаучы булып, үзе да аның составыма керде. Шушы вакыттан алып районда яшьләрнең җыр һем бию ансамбле оештырылды.
Эшне башлап җибәрү җиңол булмады. Торло авылларда яшеүче яшь талантларны эзләп табарга, җыр техникасы, музыка белеме белән әле яхшы таныш булмаган яшьләрне тупларга, аларны күмәк җырлауга әйротерге һем сәхнәгә чыгарга кирәк иде-
Халык җырларына, халык моңнарына мәхәббәтләре иочло бүлгән, ләкин моңа кадер теге яки бу койно аерым рәвештә генә башкарып к-лгон яшьләр, күп те үтмәстән, дус һәм бәрдем иҗат коллективына берләштеләр-
ФЭЛОХ НАСЫПРОВф ӨЛД»П БАРУЧЫ
«Салкын чишмә» исемле әдәби-муэыкаль монтажны башкарып, алар уэешчэн сәнгать коллективларының 1945 елда үткәрелгән республика смотрында беренче урынны алдылар.
Коллектив членнарының осталыгы көннән-көн арта, баетыла барды. Программаның идея-политик дәрәҗәсен туктаусыз үстерүгә зур игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, «Эш иртәсе», «Туган ил», «Бәйрәм таңы» исемле яңа әдәби-музыкаль монтажлар, «Әтнә», «Уфа-Чиләбе», «Теймә», «Челтәр элдем читәнгә» һәм башка яңа көйләр барлыкка килде».
«...12 ел эчендә Әтнә ансамбле яхшы оешкан бердәм коллективка тупланды,— диелгән 1968 елда Казанда басылып чыккан «Авылда культура-агарту эше» исемле китапта.— Аның составы да зурайды, анда хәзер 50 кеше катнаша. Репертуары баеды, башкару осталыгы үсте».
Татарстан Һәм Россия Федерациясе күләмендә уздырылган үзешчән сәнгать смотрларында катнашып, аларда беренче урыннарны яуларлык ансамбль коллективы туплау өчен күпме көч һәм тырышлык куйганын Разия үзе генә белә. Ул вакытта ансамбль баянчысы булып кечкенә генә укучы бала Хатип Галиев (хәзер Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумы директоры) йөрде. Ул бик тиз арый, авырлыклар килә башлады исә:
— Раэия апа, мин арыдым,— дип, анын алдына ятып йоклый иде.
Авыр булса да, алар үз алларына куйган максатка ирештеләр. 1957 елда Мәс- кәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу, башкала сәхнәләрендә чыгышлар ясау — ансамбль членнары өчен иң зур шатлык һәм бәхет булды. Шунда, ансамбль җитәкчесе Разия Хәбибуллинага хөкүмәтебезнең тагын бер зур бүләге — «Почет билгесе» ордены тапшырылды...
1949 елда ВЛКСМның XI сьездында делегат булып катнашу да Разияның күңелендә бик тирән эз калдырды. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашу — аның күңелендә иң кадерле хәтирә булып саклана. Разияның шәхси архивында «Комсомольская правда» газетасының 1950 ел, май аенда басылган «Әйдәп баручы» дигән бер мәкалә саклана. «ВЛКСМның Әтнә райкомы секретаре Разия Хәбибуллина яшьләр арасында зур авторитет казана,— дип башланган ул.— Үзенең гомуми һәм политик белемен күтәрү өстендә берөзлексез эшли. Китап, газета-журналлар — аның иң якын дуслары. Яшьләр нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, ул аларга тулы һәм ачык итеп җавап бирә. Разия үзен бик гади, тыйнак тота. Үзенең белеме белән беркайчан да масаймый. Киресенчә, үзе белгәнне тизрәк яшьләргә җиткерергә ашыга. Менә шул сыйфатлары яшьләр күңелен үзенә тарта... Разия пэр вакыт яшьләр арасында. Хуҗалыкларда аны иң кадерле кунак итеп көтеп алалар. Килү белән ул халыкны дөнья хәлләре белән таныштыра, яшьләргә яңа көй өйрәнергә булыша, яңа уеннар күрсәтә, кызыклы китаплар укырга киңәш игә. Беренче булып жырын башлый, я биеп китә. Кырга чыкса, колхозчылар белән иңгә-иң басып, җиң сызганып эшли.
Барлык спорт ярышларында һәм үзешчән сәнгать смотрларында беренче урынны алуны райкомол секретареннан беркем дә таләп итми. Әмма комсомол җитәкчесе, яшьләр арасында эшләүче буларак, ул үзенең яше белән генә түгел, иң мөһиме, үзе артыннан яшьләрне ияртердәй, аларга үрнәк күрсәтердәй ташып торган энергияле, яшь күңелле булырга тиеш. Разия нәкъ әнә шундый сыйфатка ия».
Бу юллар язылганга инде чирек гасырга якын вакыт узуга карамастан, һаман да ул әлеге күркәм сыйфатларга ия. Дөрес, хәзер инде Хәбибуллина байтактан бирле партия эшендә, КПССның Арча райкомының Әтнәдәге парткабинет мөдире. Авыр елларда аның белән бергә эшләгән, комсомолга ул әзерләгән, тормышта беренче чыныгуны аның җитәкчелегендә алган бик күпләр хәзер шулай ук җаваплы постларда.
Заманында Ленин исемендәге колхозның комсомол оешмасына ун елга якын җитәкчелек иткән кырчылык бригадасы бригадиры Гатау Гыйззәтуллин байтактан партком секретаре булып эшли. «Үрнәк» колхозы комсоргы Габделфәрит Гыйләҗев тә, югары белем алып, партия хезмәткәре булып китте. Жданов исемендәге хуҗалыкның элеккеге комсомол оешмасы секретаре Габделхак Ахунҗанов — агроном. Ансамбльдә катнашып йөргән яшьләр арасыннан да кемнәр генә чыкмады һем хә
зер алар кайда гына эшләмиләр! Мөсәрә Миначева — Әтиә урта мәктәбендә уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары, Әдһәм Самигуллин — «Игенче" колхозы председателе, Фәрит Габдуллин — СМУ директоры... Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Алариың һәркайсы белән Разия бүгем дә тыгыз элемтәдә тора, аларга киңәшләр бирә, кирәк чакта ярдәм итә. Ялгышлыклары булганда халык алдында ачы ител тәнкыйть итүдән дә тартынып тормый. Ул алариың авыр сугыш елларындагы кебек үк партия эшенә турылыклы, кешеләргә игътибарлы булуларын, җәмәгать байлыгын күз карасыдай саклап, аны арттыру өчен көчләрен кызганмый, вакытлары белән хисаплашмый, икеләтә-өчләтә энергия белән эшләүләрен тели.
Әйтергә кирәк, Хебибуллина күп яктан аларга үзе үриәк күрсәтә. Ул җитәкчелек иткән парткабинет партия оешмалары; агитколлектив һәм пропагандистларның чын мәгънәсендә сугышчан штабына әверелгән.
Әтнә зонасына өч совхоз һәм егерме колхоз керә. Партиянең райси комитеты вәкиле буларак, Раэия әледән-әле шул хуҗалыкларда була, анардагы башлангыч партия оешмаларының эше, коммунистларның үэ белемнәрен күтәрүләре, политик мәктәпләрнең эшләре белән якыннан кызыксына. Пропагандист кадрлармы сайлап алу, аларны үстерү, аларга методик ярдәм күрсәтү — болар барысы да парткабинет мөдире естендә.
Әгәр кайда да булса партия, комсомол яки колхозчыларның гомуми җыелышы була икән, аларга да ул катнашмыйча калмый, һәр кешенең йөрәгенә барып җитәрдәй ялкынлы чыгышларында иң актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Болардан тыш, концерт, спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба ул. Шуя хезмәтләре өчәм, КПССиың Татарстан өлкә комитеты бюросы, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы, Татарстан АССР Министрлар Советы һәм профсоюзларның Татарстан елке советы президиумы карары белән, ул Ленин юбилеена багышланган республика Хезмәт даны китабына кертелде.
Разия Хебибуллина һаман да сафта, ул һаман да тормышның алгы сызыгына әйдәп баручы.