Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТРЫБЫЗНЫҢ ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ


1QAE М елларда Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләрендә оешкан берен- iUUu—v/че театр труппалары татар халкын рухи тәрбияләү, агарту буенча зур эш башлап җибәрделәр. Милли театрыбызның бу беренче карлыгачлары, күп төрле авырлыкларны җиңеп, бихисап мәхрүмлекләр кичереп булса да, халкыбыз күңелендә яз ясау, бәхет кояшын чыгару өчен фидакарьләрчә көрәштеләр.
Беренче сәхнә фидакарьләре арасында, атаклы Габдулла Кариев- лар, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән бергә, Зөләйха Богданова кебек, аларның сәхнә традициясен күтәреп алучы һәм уңышлы дәвам итүче яшьрәк артисткалар да бар иде.
Зөләйха Богданова 1886 елның 18 сентябрендә хәзер Арча районына керә торган Үрнәк авылында туа. Кызга өч яшь тулар тулмас аның әтисе үлә. Шуннан соң кечкенә Зөләйха белән әнисе Казанга киләләр. Ә шәһәрдә аларны тагын да зуррак кыенлыклар көтә. Анда алар әнисе белән икәүләп иртәдән кичкә кадәр тир түгәләр. Кер юучы да, хезмәтче дә, пешекче дә булырга туры килә аларга. Ләкин бу эшләрнең берсе дә ана белән кызның хәлен җиңеләйтми.
Бераз үсә төшкәч Зөләйха Крестовниковлар заводына эшкә керә. Бу да аларның тормышына әллә ни җиңеллек китерми. Киресенчә, анда алты ел буена авыр хезмәт башкару Зөләйханың сәламәтлегенә генә зыян итә — аның күзләре начар күрә башлый. Ул уң күзенә операция ясатырга мәҗбүр була. Күзе төзәлгәч, Зөләйха яңадан заводка кайтырга уйлый, тик анда: «урыныңда кеше эшли инде» дип кызны кабул итмиләр. Зөләйхага яңадан әнисе белән бергә кер юу кала. Бу авыр, күңелсез эштән тәмам туйган Зөләйханы вакыты-ва- кыты белән күңелсез уйлар, төшенкелек биләп ала, тормыш аңа тоташ караңгылык булып күренә башлый.
Ләкин ни генә дисәң дә тормыш кайчагында елмая да белә бит әле ул. Көннәрнең берендә «Сәйяр» труппасының спектаклен карау яшь Зөләйха өчен әнә шундыйрак вакыйга була. Беренче мәртәбә театр карау аның тормышына ямь кертеп җибәрә. Шуннан соң инде, кечкенә генә мөмкинлек чыгу белән бөтен эшен ташлап, ул театр карарга чаба башлый. Бераздан артистлар да театр карарга йөрүчеләр арасыннан булачак артистканы танып алалар. Начар гына киемнәрен дә килешле итеп киенгән бу кызның спектакльләр вакытында үзен-үзе онытып утыруы аларга бик ошый.
Ләкин Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һич тә шаяртырга җыенмый икән. «Сәйяр» труппасына хатын-кыз артистлар җитми, ди. Һәм әнә шундый вакытта «Сәйяр» труппасы җитәкчеләре яшь кызда ул әле үзе дә сизмәгән сәләт һәм сәхнәгә, сәнгатькә мәхәббәт барын күреп алалар, аны труппага чакырырга кирәк дигән фикергә киләләр.
Күңеле бу кадәр бәхетле һәм шул ук вакытта каршылыклы хисләр белән кайнаганы бар идеме икән әле Зөләйханың? Аның якты хыялын тормышка ашырасы, театр дөньясында яшәп карыйсы да килә, шул ук вакытта үз-үзенә ышанып җитмәү, зур адым ясар алдыннан була торган шикләнү дә юк түгел. Аның өстене Зөләйха әни се турында да уйлана: кызының бу юлдан китүенә ул риза булырмы соң?
Сәхипҗамал туташ белән озак кына сөйләшкәннән соң, ана кызының «Сәйяр» труппасында артистка булып эшли башлавына риза була. Шулай итеп, Зөләйха Богданованың сәхнә тормышы башланып китә. Чын артистка булу теләге белән хыялланган кызга үз максатына ирешү өчен барысына да — укый һәм яза белергә дә, матур итеп, зәвык белән киенергә дә, һәм иң әһәмиятлесе, сәхнәдә үз-үзен тоту осталыгына да өйрәнергә туры килә. Ләкин тормышның ачы-тө- чесен күп күргән Зөләйхада бу кыенлыкларны җиңә алырлык көч җи тәрлек була. Үзенә тапшырылган һәр рольне ул тамашачының исендә калырлык һәм үзе дә канәгать булырлык итеп уйнарга тырыша.
Ә 1911 елда Нижний Новгород ярминкәсенә бару бер Зөләйха өчен генә түгел, бетен труппа өчен дә истә калырлык зур вакыйгага әйләнә. Биредә «Сәйяр» труппасы, билгеле, бер үзе генә булмый. Ярминкәгә җыелган купец-сәүдәгәрләрнең һәм бик күп башка кеше ләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышып йөрүче театр труппалары да, цирк артистлары да күп була биредә. Ләкин «Сәйяр»нең ярминкәдәге уңышы башкаларныкы белән чагыштыргысыз зур була. Моның сере, әлбәттә, артистларның талантында, аларның профессиональ яктан өлгергәнлегендә иде. Билгеле, уңышка ирешүнең тагын зур гына бер сәбәбе: репертуарның бөтен якларны искә алып, нык уйланып төзелгән булуында иде.
Нижний Новгород ярминкәсенә бару Зөләйха Богданов., өчен беренче зур гастроль була. Аңа Галяәсгар Кама i пьесаларындагы хатын-кыз рольләре тапшырыла. «Бәхетсез егет»тәге Гайни, «Беренче театр»дагы Факиһә һәм «Уйнаш»тагы Мәгъднфә кебек тапларны
Һәм менә Зөләйха эчен онытылмаслык көн килеп җитә. 1910 ел. Көзнең бер салкын көне. Күшегеп беткән кулларына төргәк белән кер күтәргән Зөләйха ♦ ашыга-ашыга өенә кайтып бара. Шул вакыт аның ?-лршына һич уйламаганда артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская килеп чыга. Аның Зөләйхаларга барышы икән. Нинди йомыш белән диген әле?! Зөләйханы чын артист, профессиональ артист булырга үгетләү өчен килә икән бит. Зөләйха башта моңа ыша-нырга да, ышанмаска да белми: ул ничек инде Сәхипҗамал туташ кебек артист була алсын! Юк, мөгаен, шаяртадыр әле бу Сәхипҗамал апасы.
ПОЛДЫЗ ВӘЛНТОВА ф ТКАТРЫВЫЗНЫД ТАҢ иилдызы
Зөләйханың тормышта да күргәне була. Шул вакытта алган те сирләре аңа образларны аңларга нык ярдәм итәләр.
Менә «Бәхетсез егет»тәге Гайни. Зөләйха Богданова башкаруынд бу образ яшәп килгән тормыш тәртипләрен гаепләү акты булы яңгырый. Гайни өчен бу тормышта бер изге нәрсә дә юк. Шуңа күр аңа үзенең намусын, кешелеген сату да берни түгел. Рольне башка! ганда Гайнинең бөтен трагедиясен, һәлакәтле язмышын ачып сал өстенә, артистка Зөләйха Богданова аның шул тормыш үзе тудырга тип икәнлегенә дә басым ясап күрсәтә.
«Беренче театр «дагы Факиһә исә бөтенләй икенче типтагы обра; Ул семьясында урта гасыр гадәтләрен урнаштырган Хәмзә байны килене, аның ярым тиле малаеның хатыны. Бары тик үзенең тапкыр лыгы, акылы һәм хәйләкәрлеге аркасында гына ул бу семьяда яш ала. Зөләйха Богданова бу рольне башкарганда Факиһә характе рындагы яхшылыкны, әйбәт күңеллелекне аеруча басым ясап күр сәтә.
Шулай ук Мәгълифә карчык ролен башкару да («Уйнаш») ар тистка өчен зур сынау була. Үзенең бөтен көчен һәм сәләтен куеп барлык тормыш тәҗрибәсен эшкә җигеп, ул онытылмаслык образ - димчелекне кәсеп иткән мәкерле Мәгълифә карчыкның психологщ төгәл һәм ышандырырлык образын иҗат итә.
Шулай итеп, бу гастрольдә Зөләйха Богданова төрле-төрле роль ләр башкара. Аларның һәрберсе артистканың иҗади яктан үсә, ар тистка буларак үз йөзен таба барганлыгын күрсәтә.
Озак дәвам иткән уңышлы гастрольдән соң «Сәйяр» труппасы яңадан Казанга кайта. Бу инде 1912 ел — ерак Ленадагы ату тавышларыннан бөтен Россиядәге алдынгы фикерле кешеләрнең, реакция елларында вакытлыча тынып торган көчләрнең уяну елы була. Әлбәттә, бөтен иҗтимагый тормыштагы бу җанлану культура өлкәсендә дә сизелми калмый. 1912 елның июнь аенда Уфада икенче театр коллективы — «Нур» труппасы оеша. Труппаны Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская оештыра. Зөләйха Богданова да үзенең остазыннан калмый — ул да Уфага, яңа труппага килә.
Сәхипҗамал туташ яңа труппаны башкорт һәм татар халкын олы сәнгать белән тәрбияләү, халык күңеленә изге орлыклар салу максатын күздә тотып төзи. Труппага күбесенчә яшь талантлар алына. Алар арасында Л. Айтов, С. Әхмәдиева, Г. Казанский, 3. Баязитский, А. Зөбәиров, Ф. Саматова, Ә. Синаева, Ф. Латипов, М. Мирвәлиева, Ш. Шамильский һәм башкалар була. Шул көчләрдән торган яңа «Нур» труппасы Уфа шәһәрендә үзенең спектакльләрен күрсәтә башлый. Шәһәр тамашачылары каршында уңыш казанганнан соң, бераздан труппа шундый ук зур дәрт белән гастрольләргә чыгып китә һәм анда да артистларга тамашачының көчле алкышлары юлдаш була. 1912—15 елларда «Нур» труппасы үзенең спектакльләрен Оренбург, Чиләбе, Семипалатинск, Петропавловск, Төмән, Омск һәм башка шәһәрләрдә күрсәтә.
Шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрүләргә, шуңа бәйләнгән күп кыенлыкларга, мәхрүмлекләргә карамастан, «Нур» труппасында иҗат ялкыны әз генә дә сүрелми. Артистлар театр репертуарын яңа әсәрләр белән тулыландыру, тамашачылар белән араны ныгыту турында озак һәм еш уйланалар. Сәхнәдә кую өчен шул заманның, шул көннең рухын тотып алган, тамашачыны кызыктыра алырлык әсәрләр таоарга тырышалар.
Шундый олы максатлар белән янып яшәгән коллективның күренекле артисты булып киткән Зөләйха Богданованың тормышы бу елларда тагын да ялкынлырак һәм баерак була бара. Тынгысыз эш. гел юлда булу аңа көтелмәгән кыенлыклар китерә, ләкин бу кыенлыклар инде аның күңелен төшерә алмыйлар. Зөләйха Богданованың. 1 126
хәзер дус һәм бердәм коллективтагы якты максатлы тормышы аңа күп каршылыкларны җиңәрлек көч бирә. Яраткан эше һәм дуслары артистканың якын ярдәмчеләре булалар. Хәер, коллективта Зөләйханың авырлыкка бирешеп, кара көеп йөргән тагын да күрмиләр. «Дөньяда без кичә алмаган кыенлык бармыни?! Безгә андый кыенлык очрамады әле!» —дип җавап бирә ул еш кына иптәшләренә. « ярым шаярып.
Зөләйха Богданованың «Нур» труппасында эшләү еллары аның 2 иҗатында иң югары биеклек булып тора. Бу чорда аның артистлык 5 йөзе, индивидуальлеге бөтен байлыгына ачыла. Ул үзенең яраткан амплуасы комедия жанрында уйнавын дәвам итеп, Галнәсгәр ~ Камал пьесаларында һәм Мольердан тәрҗемә иткән «Саран» коме диясендә онытылмаслык образлар иҗат итә. Г. Богдановның «Хуҗа - һәм приказчик» драмасында кухарка ролендә күренеп кенә алып та, з* артистка зур гомумиләштерү югарылыгына күтәрелә. Шул ук ва- 3 кытта 3. Богданова башкарак характердагы рольләрдә дә үзенең 2 көчен сынап карый. Г. Камалның «Кайниш» пьесасындагы Гөлҗа- J малны ул үзенең элекке рольләренә бөтенләй капма-каршы планда; f басынкы холыклы, язмыш тарафыннан кыерсытылган, сабыр харак- 5 терлы итеп уйный.
Зөләйха Богданова шундый ук зур осталык белән йомшак күңелле, саф йөрәкле хатын-кыз образларын да иҗат итә. Фатих Әмирхан ның «Тигезсезләр» пьесасындагы Сәлимә — әнә шундый. Ул — баеп барган коммерсант кызы. Тыйнак, тотнаклы, тырыш һәм хезмәт сөючән. Сәлимәнең күңелен тирән кичерешләр теткәли. Ул мәхәббәт утында яна. Шулай ук гимназия бетерә алмаганга да бик йөрәге әрни аның. Зөләйха Богданова башкаруында бу образ тагын бер тирән мәгънә ала. Сәлимә образы аша артистка безгә: социаль тигезсезлек яшәгәндә хәтта бай семьясында үскән кешеләр дә тулы- сынча бәхетле була алмыйлар, ди. Замандашларының истәлекләре нә караганда, пьесаның авторы Фатих Әмирхан да Зөләйха Богда нованың уенын бик яраткан. Язучы белән озак еллар дус булган Кояш Вәлитова Ф. Әмирханның: «бу роль нәкъ менә Зөләйха Бог- дановага атап язылган кебек» дигән сүзләрен хәтерли.
1916 елда, «Тормыш» газетасының күп санлы чакыруларыннан соң, «Нур» труппасы Уфага кайта һәм биредә кышларга кала. Труппаның бу чордагы гормышы аның күренекле татар демократ язучы- ларының әсәрләрен куюы белән генә түгел, ә үз репертуарына рус һәм Көнбатыш Европа классикларының әсәрләрен кертүе белән дә кызыклы. Тәрҗемә әсәрләрдән А. Н. Островскийның «Яшенле нң- гыр»ында һәм Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендә Зөләйха Богданова иҗат иткән образлар аеруча игътибарга лаек. Остро веки и пьесасындагы Кабаниха ролен ул шундый зур осталык һәм тирән гомумиләштерү белән уйный, аның башкаруындагы бу образда ка-раңгылык патшалыгының бөтен әшәке сыйфатлары гәүдәләнә. Кабаниха үзенең улы Тихонны дер калтыратып тора. Кабаниханың рәхим- сезлеге Катеринаның яктыга омтылуын, матур өметләрен, шатлыкларын сүндерә. Кабаниха тормыштагы бөтен таза, матур, көчле үсентеләрне корыга. Аның өендәге кешенең үз фикере, үз хисләре булмаска тиеш. Шушы кануннарны бозып иреккә чыгарга омтылган Катеринаның язмышы трагедия беләи бетә. Кабаниха образын Зөләйха Богданова буржуаз тормышның социаль тибы итеп гөүдәлән-
йолдыз вәлитовA
АеРф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендә уйнау Зөләйха Богданова иҗатында үзе бер баскыч булып тора. Ике яшь йөрәкнең саф мәхәббәтенә дан җыр ,аган, мәхәббәтнең көче һә >төр е кануннардан өстен икәнлеген з>р ышандыру көче беләк ачып биргән бу спектальдә Зөләйха Богданова ико роль башкари. Аларның
берсе — Луизаның өнисе фрау Миллер, икенчесе — бай герцогның сөяркәсе леди Мильфорд. Фрау Миллер Зөләйха Богданова башка- руында тамашачыга чикләнгән карашлы, рухи дөньясы ярлы хатын булып килеп баса. Билгеле, ул үз кызының бәхетле булуын тели. Тик ул бу бәхетне үзләренә югары даирәләрдә урын алуда гына күрә һәм шуңа ирешү өчен кызын президент малаена кияүгә бирергә тырыша.
Чын кешелек бәхетен шулай мескенәйтеп һәм байлыкка, данга гына бәйләп аңлаучы бу хатын образын башкару артисткадан әллә ни зур кыенлык сорамый. Ә менә икенче роль аның өчен бөтенләй яңа: леди Мильфорд моңарчы артистка башкарган рольләргә караганда бик катлаулы һәм каршылыклы шәхес була. Ул яшь чагыннан ук сарай тормышының күңел кайтаргыч әшәкелеге белән танышып үсә. Биредәге кешеләрнең алдау, ялагайлык, мәкерле казынулар белән тулган күңелсез һәм кызганыч тормышы инде аны туйдыра башлаган. Аның күңеле бу тормыштан качарга кирәклеген хәзер торган саен ныграк тоя. Ниһаять, Луиза белән Фердинантның фаҗигале үлеме аңа бу адымын атларга көч бирә. Леди Мильфорд герцог сараен ташлап үзенең туган иленә — Англиягә кайтып китә.
Әйе, леди Мильфорд роле чыннан да катлаулы һәм авыр була. Ләкин ничек кенә катлаулы шәхес булса да, артистка аны сәхнәдә гәүдәләндерә алырга, тамашачыга аның характерын ачып бирә алырга тиеш. Ә менә характерга ачкычны ничек табарга, ягъни ничек итеп аңа җан өрергә соң? Леди Мильфорд образына хас төп сыйфат нинди? Артистканы репетицияләр алдыннан бертуктаусыз шундый сораулар борчый. Ул аларга җавапны озак эзли, уйлана, киңәшә. Ниһаять, эзләгәне табылгандай була — леди Мильфорд тирән психологик кичерешләр кешесе булырга тиеш. Һәм, шул юлдан китеп, артистка рольне уңышлы башкарып чыга.
«Мәкер һәм мәхәббәт» спектакле Зөләйха Богданова өчен бер яктан, яңа образ тудыруы белән истәлекле булса, икенче яктан, шушы катлаулы образны уңышлы башкару аның үзенең сәләтле һәм киң диапазонлы артистка икәнен раслый иде.
Без биредә Зөләйха Богданованың иң яхшы уйнаган рольләрен, ул зур уңышка ирешкән образларны гына искә алып киттек. Ә бит аның репертуары югарыда телгә алынган рольләр белән генә чикләнми. Озак елларга сузылган сәхнә эшчәнлеге чорында ул бик күп образлар тудыра. Аның үз эшенә, сәхнәгә, театрга мәхәббәте шул кадәр көчле була: ул үзенә тәкъдим ителгән бер генә рольдән дә баш тартмый, һәр рольне нык аңларга, аның асылына төшенергә тырыша.
Зөләйха Богданова тудырган образларга реальлек һәм типиклык белән кабатланмас индивидуальлекнең табигый бердәмлеге хас. Ул теге яки бу рольне башкарганда герой психологиясенә үтеп керә, андагы иң нечкә хисләрне һәм тойгыларны тотып ала, тамашачыга бирә белә. Ә бу исә һәрбер образга тирән тормышчанлык, табигый- лек бирә.
Югарыда күренгәнчә, Зөләйха Богданова репертуарында үзәк образлар эпизодик рольләр белән аралашып бара. Эпизодик рольләрне башкарганда Зөләйха Богданова тамашачы ул геройның эшен, эчке дөньясын белеп кенә калмасын, ә аның моңа кадәр нинди юл үткәнен, ниләр кичергәнен дә белсен өчен тырыша. Шулай итеп, үзәк образлардагы кебек үк, эпизодик образларда да артистка үзенең сәләтле 'һәм зур тәҗрибә туплаган сәхнә остасы икәнен күрсәтә.
Зөләйха Богданованың «Нур» труппасы спектакльләрендә уйнавы хакында ул елларда Уфада чыккан «Тормыш» газетасындагы күп кенә рецензияләрдә язылган. Бу рецензияләрнең күбесе 1916 елның икенче һәм 1917 елның беренче яртысына туры килә. Аларда «Нур» труппасының тамашачы каршында зур уңыш казануы әйтелү
белән бергә, һәрберсендә диярлек, Зөләйха Богданова уенына уңай бәя бирелә. Ә артистканың уңышка ирешүе исә аның залдагыларга хөрмәт белән, аларның фикерләренә колак салып, ышанып каравыннан дип аңлатыла. Бу бәя, әлбәттә, артисткага дөрес бирелгән. Ул, чыннан да, Сәхипҗамал туташ белән бергә «Нур» труппасының «җаны» була. Коллективта аны яхшы күңелле, ярдәмчел, эчкерсез һәм ягымлы кеше буларак хөрмәт итәләр. Ул артистларга сәхнәдә генә түгел, тормышларында да һәр вакыт ярдәм кулы сузарга әзер була.
Башланып киткән гражданнар сугышы «Нур» труппасы өчен гаять авыр шартлар тудыра. Уфа шәһәре аклар кулыннан кызылларга, бераздан яңадан акларга һәм тагын кызылларга күчеп, мәхшәр кебек кайный башлый. Труппаның күп артистлары бу хәлгә тузеп тора алмыйлар — «Нур» таркала. Уфада 3. Богданова, Г. Казанский һәм Ф. Латипов кына кала. Алар шәһәрдә булган һәвәскәр көчләрне җыеп, шул яңа көчләр белән спектакльләр куя башлыйлар һәм бу эшләрен революция файдасына бирү өчен үзләрен Кызыл Армиягә хезмәт күрсәтергә алуларын сорап гариза язалар. Ирекле- ләрдән төзелгән труппаның үтенече каиәгатьләндерелә. Коллектив Көнчыгыш фронттагы 5 нче армиянең 26 нчы дивизиясе политотделы карамагына беркетелә. Труппа Кызыл Армия частьларында зур культура эше алып бара башлый. Артистлар сугышчылар өчен спектакльләр, концертлар куялар, әдәби кичәләр үткәрәләр, ә фронтта эшләр катлауланып китсә, шундук кулларына корал алып, алгы позицияләргә күчәләр, хатын-кызлар исә шәфкать туташларына әй ләнәләр. Бу труппа гражданнар сугышының ахырына кадәр 5 нче армия белән бергә була. Ул көннәр истәлеге булып Зөләйха Богданова архивында 14307/3638 номерлы махсус таныклама саклана.
1920 ел. Гражданнар сугышы гарасатыннан котылган Уфа яңа дан тыныч тормышка аяк баса. Шушы көннәрдә труппа Уфага кайта һөм системалы рәвештә халыкка спектакльләр күрсәтә башлый.
Ә 1922 елда Зөләйха Богдакованы без яңадан Казанда күрәбез. Биредә ул Татар дәүләт театры сәхнәсендә уйнап, тамашачыларны үзе иҗат иткән яңа образлар белән сокландыра башлый.
1924 елда 3. Богданова Буага килә. Биредә ул, Б. Тарханов һәм Б. Болгарский белән бергә, Габдулла Карцев исемендәге татар драма театры оештыра. Ул анда 1947 елга кадәр эшли. Театрда эшләү белән бер ук вакытта Зөләйха Богданова Буа шәһәренең культура йорты каршында оешкан үзешчәннәр түгәрәген дә җитәкли. Биредә артистканың режиссерлык һәм педагоглык сәләтләре ачылып китә. Үзенең эшен кечкенә кечкенә әсәрләр куюдан башлаган драма түгәрәге соңга таба классик һәм совет драматургларының зур гына пьесаларын куюга кадәр күтәрелеп җитә. Ә 1935 елда Татарстанның 15 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән беренче олимпиадада Буа үзешчәннәре коллективы беренче урынны ала.
1950 елның 13 июнендә күренекле артистка Зөләйха Богданова ның йөрәге тибүдән туктый. Татар театры үзендә якты эз калдырган йолдызын, тынгысыз характерлы артисткасын югалта.
Зөләйха Богданова — чын мәгънәсендә татар театры таңында балкыган бер йолдыз. 1920 елда «Эш» газетасының 57 санында Сә хибгәрәй Сәидгалиев нәкъ әнә шундый артистларны күздә тотып болай дип язып чыга: «Татар дөньясын беренче мәртәбә буларак театр галәме белән таныштыручы, әллә нинди авырлыкларга да ка-рамыйча. шул милли театрның алга баруына хезмәт итүчеләр ярлы халык арасыннан килеп чыккан, шуның белән бергә әйтеп бетерә алмаслык көчле артистларыбыз булдылар».
Бу сүзләр бүген Зөләйха Богданова эшчонлегенә дә югары бәя һөм олы хормәг булып яңгырыйлар.