Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сагындыра
Бала чакта әни тәрәзәдән
Дәшә иде:
— Бәбкәм, кайт инде.
Уен кызык,
Юк, кайтасы килми,
Дәшсә дә ул ничә кат мине.
Инде хәзер үз вакытында кайтам, Сагындыра әни кайтмыйча.
Мине эзли чыгып киткәндер дә Йөридер күк һаман тапмыйча.
Әллә нинди генә читтә сулар: Күпме эчмә, һич басылмый сусын, һич басылмый йөрәгемнең уты, Яндыралар мине уй-кайгулар. Искә төшә, челтер-челтер агып, Туган авыл башындагы чишмә. Шуның суын тик бер йотым эчсәм, Басылыр сыман барлык сусауларым...
Үлмәм кебек, калырмын күк исән, Җан газабы белән ятканда да, Авызыма кашык су салсалар Туган авылымның чишмәсеннән.
«Улыгыз бар»,—
Дидең, сестра.
Әйттең моны бик гадәти.
Синең өчен гадәти сүз Әти итте мине, әти!..
Әйтерсең лә үтеп киткән Сабый чагым кире кайтты. Елауларым, көлүләрем, Гомерләрем — бар да артты.