Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ҮРЛӘРЕ


әскәүнең «Советская Россия» нәшрияты
Максим Горький исемендәге премия
лауреатлары сериясендә С. Хәкимнең
соңгы елларда язылган шигырьләре җыентыгын
басып чыгарды Китап рус телендә чыкса да, бу
юлы тәрҗемәләрнең сыйфатына тукгалып тор-
маска булдым — анысы үзенә башка бер тема.
Җыентыкның эчтәлеге бераз чикләнгән, алда
әйтелгәнчә, аңа нигездә авторның соңгы
елларда иҗат иткән әсәрләре тупланган. Шуңа
күрә шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләре турында
сүз йөрткәндә, аның бу җыентыгына кермәгән
әсәрләренә игътибар итү дә зыянлы булмастыр.
С. Хәкимнең иҗат йөзен тулырак чагылдыру
максаты куелган очракта җыентыкта, әйтик,
«Дуга» поэмасы һичшиксез булырга тиеш иде.
Сүэне нәкъ шушы «Дуга» поэмасыннан
башлыйсы килә дә.
С. Хәким — үзенең поэтик үрен тапкан, шул
үргә менеп-күтәрелеп җиткән шагыйрь; бүгенге
көнне ил мәйданында хикмәтле сүзнең тулы
көченә ат уйнатучы шагыйрь. Аның иҗатта зур
ачышлар ясар чагы, бер татар поэзиясен генә
түгел, ә бәлки совет поэзиясен яңадан-яңа каза-
нышлар белән баетачак вакыты. «Дуга»
поэмасында шагыйрь чирек гасыр элек үз
взводы белән ут сызыгында торган бер үргә
килә. Бу — аның айлар буе җир казып,
ныгытмалар корган, разведкага йөргән үре.
Шагыйрь бүген аннан, тирән дулкынлану белән,
кайчандыр үзе утка кергән җирләргә — Ерик суы
буендагы колхоз басуларына, аның
эскертләренә, кибәннәренә карый. Биредәге карт
имәннәр аңар үз взводының сирәгәеп калган
солдатлары кебек тоелып куя...
Ләкин поэмада бу үр аерым бер хәр-
* Снбгзт Хвкнм Стихи последних лет. Рус
телевдэ. «Советская Россия» нәшрияты. 1973 ел.
би частьның уңайлы сугышчан позициясе булып
кына калмый, шагыйрь аны бөек тарихи
бәрелешнең чын-чыннан югары бер биеклегенә
әверелдереп җибәрә, бу үрдән лирик геройның
күзе бик еракларга кадәр ачылып китә, шагыйрь
югары, зур шигъри гомумиләштерүләргә ирешә.
Бу үрдә шагыйрь (лирик герой) элегрәк үзе
катнашкан Ржев сугышларын күңеленнән кичерә
(тимер чыбыкка шинель ташлап, атакага
барулары, кардан носилка сөйрәүче
Сарбайлар...). Менә лирик герой элекке
сугышчан дуслары Низамнар, Киекбай, Степан
Бурмаклар белән кабат Курск дугасының
дәһшәтле көннәренә күчә, шушы ук үрдән аңар
утлы Дуганың атаклы Прохоровкасы, Белгород
яклары күренә... Дуслар яңадан ут эчендә
(Бурмак үзе шушы як кешесе: «Туып үскән
нигезе, йорты монда. Тик утлары янмый
йортының...» Үзе ул, әнә ике иптәше белән
дошман тылыннан «тел» алып чыга: «Без
көтәбез шомлы имәнлектә, без көтәбез тын да
алмыйча, кыр яңгырый, кырда кинәт шартлау:
менде берсе мина естенә... Аяк тавышы...
Якынлаша тавыш: «Бире китер, бире өстерә...»
«Ракеталар яктысында алар Тәнле кырда кулдан
ычкынган Арысланнар сыман күренделәр...»).
Дугадагы бөек бәрелешкә Сталинград
батырлары килеп кушыла... Яу- бәрелеш
күренешләре дә поэмада шушы ук үрдән торып
сурәтләнә.
Шушы ук үрдән шагыйрь күзенә илнең,
халыкның ерак чорлардагы узганнары, халык
язмышының кырыс борылышлары да ачылып
китә... Аксак Тимер көлгә әйләндергән Болгар,
озын толымлы болгар кызы шагыйрьнең күз
алдына килә. Шагыйрь күрү белән генә чикләнә
алмый, үткәндәге фаҗигаләрне дә бар йөрәге
белән кичерә (Болгарның «яңа уты яна
күкрәгемдә...») һәм үзенең лирик герое белән,
сугышчан дуслары белән бергә «Болгар өчен,
М
Клан, Орел ечеи» утка кере. Яу кырына Болгар
чоры шагыйре «мәһабәт, горур сынлы» Кол Гали
уза килеп чыга («Безнең тарих—сезнең кулда,—
ди...»)™ Менә шушындый югары үрләре бар
шагыйрьнең. Ватан ул — халкыңның, илеңнең
үткәннәре, бүгенгесе, киләчәге дә, халкыңның иң
кадерле рухи байлыклары: аның революцион
традицияләре һәм синең үзеңнең шушы Ватаның
өчен, аның якты киләчәге ә«ен керәшең,
хезмәтең, иҗатың да икән— Барсы бер икән.
Минемчә, Сибгат Хәкимнең барлык иҗатын менә
шушы югары шигъриятле, тирән хикмәтле олы
бер инану берләштерә дә.
Шуңа күрәдер, шагыйрь ни турында язмасын
— камыл кыштырдавымы, үз чытырманындагы
чыпчык турындамы, Тукай турындамы, Европага
«Дуслык» юлы сузучы Халидәләр турындамы
Бах музыкасы. Җәлил шәһәре, бүгенге Казан,
бүгенге республикабыз турындамы — барсы да
дулкынландыргыч һәм актуаль яңгырый, барсы
да туган җир. Ватан һәм ватандашлар хакында,
илләр, халыклар, киләчәк хакында, барсы да
олы кайнар бер күңел белән җылытылган булып
чыга.
«Васыятьләродә түшәктәге ана янына Казан
артының атаклы әкиятчесе мәрхүм
Әхмәтҗанның шәүләсе килә — базар халкын,
болын халкын авызына каратып тотар бер ярлы
(«Туган тел — аның бар байлыгы...»). Колакчын
бүректән, шинельдән коммунист Шәйдулла
шәүләсе килеп чыга — беренче колхоз
оештыручылардан, сугышта ятып калган ир.
Оныгын җитәкләп, бүгенге колхозның
тракторларын, атларын саный килә, күп
Шәйдуллаларның берсе...
Хозыр Ильястан Әхмәтҗаннары булган туган
тел дә, халыкның Шәйдуллалары җитәкләгән
беек эшләре дә, ана кешенең изге теләкләре
белән бергә, безгә васыять итеп тапшырылган.
Бу васыятьләр егерме икенче елларда, Ленинга
тәүлегенә унар гына минут эшләргә рехсәт
бирелгән декабрь кеннәрендә, юлбашчының
илгә васыять итеп язылган соңгы хезмәтләрен-
нән аерылгысыз!
. Ча пыхти тт васыять халнявея Үтеннән,
йврәге түреннән Васыятьтә ял. дәүләт,
киләчәк Васыятькә барлыгы — ун
минут. У*лыйм да кабынам шягьрем»
Менә бит кайтзрдаә үрли ут- Квпенә үп
минут Уи минут Ләньяны ул ничек
кянәйткәя; Калыкты алыплар шикелле
Гүбәннән — хяр. азат милләтләр.
Васычт>тв язмышы. .
Шул изге весыять хакына гомереңне
кызганма, кыл барын,—ди шагыйрь. «Ва-
сыятьләр» поэмасы —үзе бер югары поэтик үр.
С. Хәкимнең Ленин темасына язганнары,
тукта әле, бу темада да каләм сынап карыйм әле,
дигән кебек, очраклы рәвештә генә язылган
әсәрләр түгел Киресенчә, аның иҗатында Ленин
— татар халкының язмышын, башка милләтләр
язмышын, бөек ил язмышын, денья язмышын
революцион яңартып җибәрүче югары поэтик
образ. Ленин темасы аның иҗатына нәкъ халык
язмышы турында уйланулардан килеп кергән дә.
Иң олы, иң кадерле, иң югары тема булып килеп
кергән. С. Хәким иҗа« тында Ленин темасы — ул
үрләр үре. Бу үрләр булмаса, аның бүтән шигъри
үрле* ре дә бу кадәр үк биек һем мәгънәле булып
җитә алмаслар иде кебек. Шагыйрь нәкъ менә
шуңа күрә Баһави, Хисам и солдатлар керәшенең
олы мәгънәсен, Җәлилләр, Фучиклар,
Вапцаровлар батырлыгының чорга лаек
беечлегем. бүгенге эшлә- ребезнең олылыгын
шулай үткен күрә, шулай дулкынландыргыч ачык
ител сурәтли ала. Нәкь шушы үрләр үреннән
торып фикер йәрткәиге күре аның ерак үткән-
нәргә карашы тарихи һәм поэтик дәрес
концепциягә ятыша да.
Ялган пафосның мәңгелек дошманы булган
С. Хәким Ленин темасы ечен үзенә башка
интонация, аерым бер тантаналылык,
күтәренкелек, үзенчә бер терло пафос уйлап
чыгаруны кирәксенми. Шул уч тыенкы, тирән һәм
нечкә хис, шул ук әкрен, ләкин эчкерсез әйтелә
торган сүз. С. Хәкимнең безгә гомер буе таныш үз
интонациясе, тирән уйлы, хак сүзле, гади,
ышандыргыч шигыре. Шул ук тормышчан, гади
сурәтләр, Сибгат Хәким нәкъ үзе.
Биредә дә ул тормыш чынлыгына таена.
чын тормышта булганны ип язмышы белән, беек
революцион керәш белен берлектә алып, югары
поэзия дәрәҗәсенә күтәрә. «Баһавн мсңы»нда
автор моны алдан ук әйтеп куя: «Бу җырны мин
уйлап чыгармадым, шул кевнчә алдым та-
рихтан»,— ди. Хисами да чын Казан арты татары:
*рыс диген авылы бер. урман буе комлыкта
үскән вак арышлары бәр™ Ибраһим Йосфи
дисәң. ул — легендага күчкән татар улы™ һәр
әсәренең нигезе тормышның үзендә, тарнхтә.
Хикмәт тиң бер генә: шагыйрь яза бу әсәрләрне,
ип йеэеиә күрсәтерлек итеп вэа. Нык уйланып.
барсын да күңеленнән нык кичереп
ям.
С. Хәким иҗат иткән Пении образының
кабатланмас бер үзенчәлеге бар — ул мын татар
шагыйре иҗат иткен образ. Ильич күңелендә
гомере буе бала чагы яши: Кокушкиносы, «ачык
йезле» Апакае, түбәтәйле, чыбыркылы, ялан аяк
Баһавилары белән... Себердә, Шушенскоеда
Ленин янына татарча тыйнаклыгы белән «әкрен
генә, кыяр-кыймыйча» Баһавиның моңы килеп
керә. («Сары, сары, сап-сары. ») Төрмәләрдән
төрмәләргә, илдән илгә күчә-күчә, авыр кәрәш
алып барганда, Ленин күңелендә. Марсельезалар
белән бергә, татар моңы да яңгырый. Ил
мәйданында барган беек революцион көрәштә
Арсен Амирян, Степан Шаумяннар. Азизбеков,
Гинцбург- лар арасында татарның Ибраһим
Йосфи- лары, Мулланурлары, Баһавилары,
Хисами солдатлары да була... Ленин татар
хезмәт ияләрен дә революциягә күтәргән, хөрри-
яткә, яктылыкка чыгарган, ул Казанлы, Тукайлы
республиканың да киләчәген кайгырткан. Шуның
өстәвенә яшь Ульяновның хезмәт халкы
турында уйланган беренче тавы — безнең
Казанда; Ленинның Кокуш- кинодагы музей-
йортында татар кызы эшли... Ленинның мондый
образын чыннан дә тик татар шагыйре иҗат итә
алыр иде.
Кызык, нәкъ Ибраһим Йосфилар, Хиса-
миларның Ленин фәрманы белән Совет власте
өчен утка ташланганын сурәтләгәндә генә
шагыйрь иҗатында моңарчы булмаган бер
героик интонация яңгырап туа. Ат өстендә
атакага барганда кылыч чабып бару ритмы
ишетелә... Уйлап карасаң, бу бит —«Сак-Сок
бәете» үлчәве ләбаса! Менә шигырьнең чын
рухы үлчәүләрне нишләтә...
С. Хәким иҗатының интернациональ рухы
да аның шушы үзәк темасыннан килә. Мари
карты Филипп белән татарның Хәйрулласы
бергә сал куган, бергә баткан, бер- берсен
үлемнән коткарган; фашист явына каршы
татарның Низамие рус Степан Бур- маклар,
кыргыз Киекбайлар белән бергә сугыша; Бах
музыкасының ике Германия чикләрен таратуын
шагыйрь үткен сизә, Бахнын зур рухына гашыйк
икәнлеген яшерми, Веймарда, Гете йортында,
үзебезнең Тукайны очытмый... Шагыйрьнең бү-
генге киеренке дөнья турында уйлангандагы
борчылуы татарлар хакында гына түгел...
Сибгат Хәкимнең поэтик стиле турында
иркенләп, җәелеп бер сөйләшергә булыр иде.
Тел чаралары, тасвирлау, сурәтләү
үзенчәлекләре турында. Биредә шуны гына
әйтеп узасы килә: шагыйрьнең барлык иҗаты —
рухы белән дә, стиле белен дә — чын халыкчан,
тормышчан. Киң, ачык карашлы партияле иҗат.
Экстрамодный шигырьчеләрнең мең газап
белән уйлап чыгарып, тартып китергән ярым-
йорты охшаштырулары, ятышыр-ятыш- мас
чагыштырулары С. Хәкимдә юк, исе-әсө- ре дә
юк. Мода куучыларга тормыш чынлыгы,
тормышчан идеяләр кадерле түгел—җилбәзәк
бер-ике күңелне бер тапкыр шаккатырса, аларга
гомер буе мактанырга шул җиткән! Сибгат
Хәкимгә тормыш үзе кадерле. Бар көенчә, чын
көенче. Изге көрәшләре, олы эшләре белән.
Аның образлары, сурәтләре, буяулары менә
шуннан килә. Тормышның үзеннән алар, колакны
ертмыйча, күзгә төртелмичә генә киләләр.
Шагыйрь җиде бабасы якларына искелек
дип кул селти торганнардан түгел. Ул —крестьян
баласы. Нәсел очы — межа- чы Мәмкә. Мәмкә
елгасы да бар — җир бүлгәндә — чылбыр өстенә
ятып елаган җире. Шагыйрьнең җыры да — шул
буын- буыннардан сузыла килгән авыр
чылбыр... Туган туфрак кадерле. Берәү, аты
үлгәч, кыр өстенә ятып елаган да. аты белән бер-
гә, йөгәне, камыты белән бергә, йөрәген дә
күмгән... Мин шул йөрәктән өзелеп төшкәнмен, ди
шагыйрь («Крестьян йөрәге».) Аның сугыштан
тол калган Миңлебикәсе сабан туйларында
арттан килгән атка нәзер әйтеп сөлге бәйли.
Үзенең Назиры соңлап булса да кайтсынга
юрап... («Нәзер аты».)
Үткәзеп әйтү — халыкчанлык сыйфаты.
Моның мисаллары С. Хәкимдә —әсәр саен.
Мондый образларга ышанмый мөмкин түгел,
болай язылган әсәрләрне күңелгә алмый мөмкин
түгел.
Бармы соң С. Хәким әсәрләренең ким-
челекле яклары? Минемчә, бар. Әйтик, миңа
аның кайбер юлларындагы сүз әйләнмәләре
авыр кебек тоела. Җөмләдә аерым сүзләрнең
урынын алмаштырып куюы укуны, аңлауны
авырайта шикелле. Ләкин бу — зәвыкка караган
ваклык, мисаллары да бик сирәк.
С. Хәким әсәрләренең ип мәйданына чыгуы
татар поэзиясе йөзенә кызыллык китерәсе түгел.
Шагыйрьнең, никадәр күбрәк иҗат итсә,
поэзиябезме шул кадәр баетасы, күтәрәсе
дәвере.