Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИШӘРЛӘР ТУРЫНДА ЯҢА ХЕЗМӘТ


әскәүнең «Наука» нәшриятында
мишәрләр турында яңа тарихи-
этнографик хезмәт басылып чыкты. Ул
«Татарлар-мишәрләр» дип атала. Авторы — Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтының өлкән гыйльми эшчесе Рәмзия
Мөхәммәдова.
Мәгълүм булганча, мишәрләр — Идел буе
татарларының зур бер этник группасы. Аларның
гомуми саны бер миллионга якын. Мишәрләрнең
күп өлеше Мордва АССРда, Горький, Рязань,
Пенза, Тамбов,
Ульяновск, Куйбышев, Саратов өлкәләрендә,
Татарстанның Буа, Чүпрәле, Чистай, Аксубай
районнарында яши. Аларны шулай ук
Чувашстанда һәм Башкортстанның кайбер
районнарында очратырга мөмкин.
Р. Мөхәммәдова хезмәтендә сүз башлыча
Идел буе мишәрләре, тагын да төгәлрәк итеп
әйткәндә. Урта Иделнең уң ягында яшәгән
мишәрләр турында гына бара. Хезмәт XIX йөзнең
икенче яртысында һәм XX йөзнең башларында
әлеге төбәктә яшәгән мишәрләрнең материаль
һәм рухи
М
культураларын өйрәнүгә багышланган.
Авторның тап игътибары мишәрләрнең Казан
татарлары белән булган культура һәм этник
бәйләнешләрен ейрәнүгә юнәлтел- гән.
Рухи культураларындагы һәм тормыш-
көнкүрешләрендәге аерымлыкларыннан чыгып,
галим мишәрләрне 8 төркемгә бүлә (Сергач,
Карсун, Ләмбер, Инсар, Темников, Керенск,
Кузнецк һәм Буа мишәрләре). Алга таба һәр
төркемнең гореф-гадәтләренә һәм йолаларына,
йорт-җирләренә, кием-салымнарына һәм аш-
суларына туктала, мишәрләрнең материаль һәм
рухи культураларына хас күп кенә үзенчәлекле
якларны аңлата. Китап җыйнак кына керештән,
төрлесе төрле зурлыктагы дүрт бүлектән тора.
Керештә мишәрләр хакындагы хезмәтләргә
төпле күзәтү ясала. Автор моңарчы язылган
хезмәтләрнең көчле һәм көчсез якларын
билгеләп үтә, аларда очраган тенденциоз
карашларны фаш итә. Шунда ук ул мишөрләрнен
этногенезына бәйле мәсьәләләргә туктала.
Билгеле булганча, фәндә мишәрләрнең килеп
чыгышы хакында капма-каршы карашлар яшәп
килә. Берәүләр мишәрләрнең килеп чыгышын
фин халыкларына китереп бәйли, икенче бер
галимнәр мадьярларга, өченчеләре бортас-
ларга бәйләп аңлата. Соңгы елларда тупланган
тел материалларына, антропология,
этнография, археология материалларына
таянып, Р. Мехәммәдова әлеге карашларның
нигезсез булуын дәлилли.
«Соңгы елларда,— дип яза ул.— галимнәр
тарафыннан мишәрләрнең теле, антропологиясе
буенча шактый материал тупланды, шулай ук
яңа археологик материаллар табылды, болар
һәммәсе аларның этногенезы турындагы
мәсьәләне яңача куярга мөмкинлек бирә. Әлеге
тикшеренүләр мишәрләрнең телләре,
антропологик типлары буенча да, шулай ук
материаль һәм рухи культуралары буенча да
барыннан да бигрәк Казан татарларына якын
торганлыкларын күрсәтәләр» (13—14 битләр).
Ләкин мәсьәләнең икенче ягын да онытмаска
кирәк, ди автор. Мишәрләр элек-электән Урта
Иделдәге башка халык» лар белән дә якыннан
аралашып яшәгән» нөр. Бу нәрсә аларның
тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә
булсын, үз эзен салмый калмаган, билгеле.
Хезмәтнең беренче бүлегендә без XIX йөзнең
беренче яртысында һәм XX йөзнең башларында
мишәрләрдәге игенчелек эше белән танышабыз.
Ләкин чынлыкта бүлекнең хронологик чикләре
XIX йөзнең икенче яртысы, XX йөзнең башлары
белән генә чикләнми. Мишәрләрдәге крестьян
хуҗалыклары турында сөйләгәндә, автор әле
ерак үткәннәргә экскурс кый, әле бүгенге
көннәргә күз сала. Шундый ук киңлек китапның
калган бүлекләре өчен дө хас.
Алга таба мишәрләрнең материаль
культуралары тикшерелә. Мишәр авыллары һәм
аларның йорт-җирләре, мишәрләрнең кием-
салымнары һем биэөнү әйберләре, аш-сулары
һәм йорт-җир җиһазлары — хезмәттә аларның
һәркайсына тулы һәм төпле характеристика
бирелә. Автор, мишәрләрнең материаль
культуралары хакында язганда, Казан
татарларының материаль культураларына да
туктала, мишәрләр һем Казан татарлары,
мишәрләр һәм руслар белен мордвалар
арасындагы уртак якларны. шулай ух
аерымлыкларны күрсәтеп бара. Хезмәтнең
мишәрләрдәге гаилә тормышына, алардагы туй
йолаларына багышланган бүлеге де
кызыксынып һем мавыгып укыла.
Дүртенче бүлек мишәрләрнең рухи
культурасын тикшерүгә багышланган Сүз анда
мишәрләрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары,
халык иҗаты һем аның терлерө турында бара.
Хезмәт күргәзме материалларга гаять бай булуы
белен аерылып тора, һәр бүлектә диярлек
карталар, диаграммалар, төрле схемалар,
рәсемнәр һем таблицалар бирелгән. Иң ахырдан,
кушымта төсендә, мишәр авылларының зур
исемлеге тәкъдим ителә Күргәзмә материал-
ларның күплеген хезмәтнең тагын бер уңай ягы
дип билгеләп үтәсе кило