Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНУТЛАРНЫҢ БӨЕК ЧАГЫ


Әдәбиятка килгән көнемнән бирле генә дә ярты гасыр вакыт үткән булуы, шул гомер агышында, әдәбияттан аерылган елларда да, шигырьдән аерылмау, поэзиядәге вакыйгалар, проблемалар турында уйланмаган көнең булмау — сыналган, аксиома хәленә килгән карашлар, фикерләр тудырды инде: һәр шигырь, кемнеке генә булса да, ул, беренче очрашуда ук. үзенең авторы турында, аның сәләтенең, талантының күләме турында ачык итеп әйтә ала, хәбәр бирә ала һәм бу беренче хәбәр авторның алдагы иҗади эшендә тулысынча раслана
Бүген менә хәтер Мостай шигыре белә • беренче тапкыр очрашуымны һәм шуңа аналогия рәвешендә, аңа кадәрге иҗатлар белән тәү тапкыр танышуларны да искә төшерә
Тукай Ул мине,—ә мин яшь идем яшол идем, күрәсең,—кинәт түгел, акрынлап биләде Тукай абый да. Н Думаги сбый да, М. Гафури абый да бертигез ойбәт кебек иделәр әле Тукай вафат булгач, «Җан азыклары* җыентыгына очрагач кына, сискәнеп. уянып киткәндәй булдым. Ул һаман үсә. беекләнә барды һәм әле дә ачыла, яктыра барл ул минем күңелдә.
Ш Бабич. Аның шигырьпгре мине кинәт, өермә күк бөтереп алды, тылсымлы шигырьләр шагыйре инәне Ә инандырды.
Аннан соң (1921 елда) үзенең - Воина и мир*е, «Облака в штанах»ы балән давылланып. хисләрне аягүрә бастырып Маяковский килеп керде йөрәккә.
ТУФАН ф МИНУТЛАРНЫҢ БӨЕК ЧАГЫ ф
Йөз тапкырга артык янып Кичердем мин сезне тагы...
(«Кремльгә кергәндә»' )
Әгәр дә шигъри хисләр, шигъри фикерләр эчке дулкынлануның, мәхәббәт һәм нәфрәтнең, җанның-канның кайнап торган металл сыман югары температурада чагында әйтелгән-язылган икән, аның теле дә, сүзләренең табылышы һәм аларның ни рааештә ’өзелеше дә шул югары дәрәҗәдә күтәрелгән халәткә, «минутларның бәен магына» лаек булып туа.
Бу урында Җәлилне дә искә алмый үтеп булмый. Әгәр дә шагыйрь үлем камерасы тәрәзәсеннән Германия яшьләре мәйданнарына:
— Арагызда кем бар Цеткин улы! —
Тельман егетләре кайсыгыз!!
_ Капкаларны безнең ачыгыз! —
диг аваз салган икән, бу очракта инде бу әйтелештәге сүзләрнең, инверсияләрнең кагыйдәләргә буйсындырылмый әйтелүләре дөресме соң, болай ярыймы соң дип бәхәсләшү — «ын шигырьнең тышкы ягында -капка кагып» йөрү генә булыр иде. Югары әдәби телнең табышларын, ачышларын чын шагыйрьләр, әдипләр тудыралар аны.
Салкын җан белән генә, «язар» өчен генә язылган, ритм-рифмасы белән ген» шигырьгә охшатылган "шигырь»ләр биреп ятуны исә гафу итә алмый аны поэзия.
Мостай Кәримнең эстетик кимерешләре коммунизм төзү чорларының алдынгы сафында баручылар этикасы белән сугарылган Аның йөрәге аша үткән кичерешләр шәхси лирика гына түгел:
..Йөрәгемдә — мең ел тоткынлыкны
Үтеп чыккан өмет җырлары.
(«Россиянмыч» )
Зур шагыйрь, узаман шагыйрь йөрәге үзенең Башкортстаны юксылларының ун гасырлык коллыктан Октябрь революциясе мәйданнарына, социаль азатлыкка чыгуларына, күп милләтле җирдәшләренең яңа язмышка ирешүләренә битараф булып кала алмый, билгеле. Дөньяга лирик аваз сала ул:
Биш гомерең миңа кирәк түгел.
Бер язмышым шуңа торырлык.
Шагыйрь — гомер буе янып яшәүче, тынгысыз фидакарь йөрәк ул:
«Яшисе бар. сакла үзеңне»,—дисең, Теләкләрең, әйе, хак сымак.
Ләкин мин бит бетен гомерем буе
Бәйгеләрдә чалкан ат сымак.
Донья бездән генә калмаган ул. Бер чак килер үлем —ат кунам. Аусам иде шул чак,
бәйгеләрдә
Йөрәге ярылып үлггн ат сымак.
(«Яшиее бар...»)
Шигырь — тиоәннән дулкынлануның, әйтми калырга мөмкин булмаган хисләр- фикерләрнен сурәтләнеп әйтелеше ул. Дулкынлану, әйтми калу мөмкин булмау халәте — илһамлануга. иҗади кичерешкә әверелә һәм бу хәл хисләр-фикерләрне шигъри телгә, сурәтле, нәфис, соклангыч телгә күчерә. Чын шигырь, җанлы шигырь шулай, тирәнтен дулкынланудан башлана.
Мостай Кәримнең тирәнтен дулкынлануларының, рухи нурлануларының асыл чыганагы, чишмәсе кайдан соң? «Шул туфракта туып-үсү — үзе бер бәхет инде» дигән
М. Кәр, • Еллар авазы, Шшырьләр һәм поэмалар. Уфа. 1973 Өзекләр агла таба за шушы басмадан китерелә (автор).
миенең туган җире-иле кайдан соң? Без аны шигырьләре аша. гүя яп-якыннан. in-ачык и үре алабыз: «Бетенесе ямьле онда, җанлы анда»
Ө меештә үткән яуда Җиңеп кайткан кылыч тора.
Бер ул гына кыны эчендә .
Тыныч тора.
(< Бөтенесе дз ямьле монда» ) ь
Бу — аның туган Башкортстаиы, бу — аның шигъри чыганагы. э*
Мостайның суротләүләре гади тан» булып тоелган хисләргә да әйтерсең канат- х лар куя:
Һавалар зәп-эәңгәр монда, һавалар шундый биек! Шул күк астында олатай Яшәгән башын исп.
Ә бит башың нелмәсә, Һавалар шундый биек- (еТуфрагым. һавам суларым» )
Әйтелеше гап-гади кебек, ә таэсир ита алуы гатңап тирон Һем киң: агар д» ♦ кеше, әйтик, аның олы атае, түшәме тәл-тәбәиәк әйдә яшәмәгән булса, егәр дә - башны идергән социаль сәбәпләр, михнәтләр булмаса. карасана, һавалар нинди биек. < нинди иркен бит!
hop чын шагыйрь — тылсымлы шәхес ул. Гади бер таш кисәген алтынга мерел- м дергән сыман, гадәти суэләрне шигырьгә, шигьри күренешләргә әверелдереп укучыга = бүләк биргәндәй, аның хисләрен учына китереп сала ул. Менә Мостай су дигән тешен- ф чәне, гүя Җирнең миллиард еллык тарихын уч тәбене куеп күрсәтә;
Сулар тонык, твтлы монда, н
Сулар тау ярып чыг«, Мәңгегә сүнгән ташларның Салкынын алып чыга.
(еТуфра.-ым. һавам, сулавым» )
Мостай Коримнең шигъри тел чаралары гаять бай, аның поэтик телен ейрәнүче- ләр бик тә моһим ачышлар һәм табышларга очрарлар.
Кондез кояшка, ә төннорен йолдызларга к«рап юл бара шагыйрь Ләкин иеннәр бозык, йончулы заманнарда кояшны болыт каплап Кито, тенге томаннарда йолдызлар да томалана бит. Андый чакта нишләргә? Моны чын шагыйрьләрчә итеп Мостай гына әйтә алды:
Аязда да, йончу кеннәрдә дә Гомер юлы дигән араны Узган чакта, Йолдызлардан күреп.
Мин күзләргә карап барамын. Кешеләрнең шат, ометла. моңсу Күзләренә карап барамын,— Юлларымда адашмас очен. Җырларымда алдашмас очен.
(еЛ якларым юлда, күңелем чырда» )
Мостай Кәрим терки телләр поэзиясендә генә түгел. Советлар иле поэзиясенең Александр Твардовский, Ярослав Смеляков. Леонид Мартыновлар сафымдагы иң «ү- ренекле шагыйрьләребеэнең берсе ул Аның -жаты асылда боз яшогәм заманның, безнең чорларның шигъри елъязмасы булып тора.
Без, аның олы һәм яшь замандашлары, Башкортстанда булган чакларыбызда күрдек һәм күрәбез: Башкортстан үзенең сөекле шагыйрен, туган иленең шат, өметле, моңлы-аһәңле авазын башка халыкларга ишеттерә алган Мостаен өзелеп ярата, аның барлыгына чын күңелдән сөенә Аның туган республикасы йөзендә: «Минеке бу, минем үз улым бу!» дигән елмаю нуры балкый. Шуңа күрә ул аны олылап •Бвшкортстанның халык шагыйре» дигән зур исем бирде, аның кая гына барса да йөрәге туган җиренә турылыклы икәнен белеп бирде:
Җилләр монда ят көйләрне Уйнаса да төн кылында, Туган еннәр җитә миңа Барыбер үз дулкынымда. Мин аларны чүпләп алам Меңәр аваз арасыннан. Бер карашны аерамын Йөзәр мең күз карашыннан. Әнкәм теле — иман телем, Әгәр сине сагынмасам, Көн дэ сиңа табынмасам, Телләремнән язар идем.
(«Сагыну».)
Моетай Кәрим гомере буе язганнарын анага һәм туган җиргә мактау җыры дип етады. Аның бу җырын туган җире Башкортстан гына Tvren, башка халыкларның да ишетүен теләде. Аның җырын ишеттеләр. Аның җыры башка халыклар өчен дә тере тамчы да, сүнмәс чаткы да булганга күрә, үз республикасы олылап биргән Салават премиясеннән тыш, аңа РСФСРның һәм СССРның дәүләт премияләре бирелде.
Без, Татарстан шагыйрьләре һәм әдипләре, Моетай Кәримне хөкүмәтебезнең югары бүләкләре белән котлап, аның һәр вакыт авангардта булачагына ышанып калабыз. Аның шигырь белән әйткән сүзе бар, әйткән сүзеннән беркайчан да чигенми торган егетлеге бар:
Җирдә тетен, җирдә ялкын Чакларда,
Мылтык алып без тезелдек Сафларга.
— Рядовой Кәрим, еч адым Алга чык, Авангардта барачаксың Юл ачып.
Шулай диде миңа ул кок Командир.
Шулай диде партия һәм Туган җир.
.„И партиям, синең тере Тамчың мин, Җил-давылда сунми торган Чаткың мин.
Йөрәгемдә чакыруың: «Алга чык!
Бар һәр вакыт авангардта Юл ачып».
(«Партиянең рядовпр» )