Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕ ШИГЫРЬЛӘР


Чыңгыз Айтматовка
Гомерем минем сәер уен булды, Серле бер жирәбә — тотыштан. Алмаш-тилмәш килде так белән җөп, Отылулар белән отышлар.
Югалтулар аңдып торды һәрчак Урау юллардагы табышны.
Мәхәббәт тә ялгыз йөрмәс булды, Гөл ияртеп алды сагышны.
Инсафланып беттем дигеч кенә.
Янә килеп шайтан котыртты.
Мактау кургән саен, гамем артып, Отры мине хурлык куркытты.
Минем йөрәк аша үтә, ахры, Көннәр белән төннәр ызаны Шатлыгым еш бәхет чигенә җитте, Тик ул чикне әле узмады.
Гомерем минем хәтәр уен булды, Серле бер жирәбә — тотыштан Алмаш-тилмәш килде так белән җоп, Отылулар белән отышлар
...Уңышларым егет итте мине, Басынкы ир итте табышлар, Әмма мине шагыйрь ясадылар Югалтулар белән сагышлар.
Бу юлы син диңгез буйлап килдең, Комлы буш яр иде алдыңда. Шул ярга син аяк баскан саен Ком әйләнә барды алтынга.
Акчарлаклар күксел канатларын Алтын томаннарга мандылар. Син учыңа кабырчыклар алдың, Алар энҗе булып яндылар.
Син иелеп сөйдең бик сак кына Дулкыннарның тузгак ялларын. Кагылуың булды, бар дәрьяны Офыккача алтын ялмады.
Хәтта кояш ул көн күктә түгел, Алтын бизәк иде — түшеңдә. Дөньяны мин шундый күрдем бер кат Әллә өндә, әллә төшемдә.
Киткәндә син урман аша киттең, Алтын сукмак — синең эз иде. Агачларда алтын моңсулыгы — Әйе, монысы инде көз иде.
Язгы гөрләвекләр гөрләп аккан
Иләс бер чак иде,
Җиһан аяз, яшь гомерем минем Әле бик саф иде.
Сиңа килдем әйтермен дип зур сүз — Сихри сөю сүзен.
Авыз ачкач эндәшәлми калдым — Ничек кенә түздем?
«Гөрләвекләр гөрли»,— дигән булдым, Имеш, салдым хәбәр.
Кычкырып бер сәер көлдең дә син, Кинәт тындым мәгәр...
Җимеш пешкән иде, ботакларын Җиргә иеп-иеп.
Дөнья күргән, җөй-яралар йөрткән
Инде мин ир-егет
Сиңа килдем әйтермен дип зур сүз — Яңа язмыш сүзен.
Әйтми калдым шул чак, янә түздем.
Нигә генә түздем!..
«Кызарып җимеш пеште,— дидем бары,— Яфрак арасында».
Өмет катыш җиңел сагыш иде
Синең карашыңда,..
Көзге кырау җәйне өтеп алды.
Яфрак ява бурап.
Шушы мизгел минем гомерне дә Үтмәгәндер урап.
Сиңа килдем әйтермен дип бер сүз —
Үкенечем сүзен.
Ярый аны тешем белән кыстым, Ярый әле түздем.
Пышылдадым бары: «Агачларда
Ап-ак бәсләр, әнә».
Баксам, синең ике битең буйлап
Ап-ак яшьләр ага...
Кичтән давыл купты. Ярга сугылып, Төне буе диңгез үкседе.
Бөек дәрья! Әллә синең дә, дим, Гамьсез, шат көннәрең үттеме?
Өзгәләнмә, диңгез, гомерең чиксез.
Син бит, юләр, шундый яшь әле, Ә мин исә мәңгелекнең бары Бер дулкыны булып яшимен.
Шулай да мин тыныч Борчылырга Бәлки юктыр инде сәбәп тә.. Ни гаҗәп бу? Кинәт җан тетрәтеп, Гарасатлы, шомлы сәгатьтә Илаһи моң килде... Курай моңы Давыл түбәләрен артылды. Нур сөңгесе булып төнне тиште, Ефәк тасма булып тартылды.
Курай үкси, курай мактау җырлый: «О, Уралым минем, Уралым!..» Шушы минутта мин ярсу атта Ун гасырга кайтып урадым.
Тамырларым буйлап моңнар акты, Моңнар ташты, моңнар яндылар. . .Җиргә сеңеп, берчак мин тынармын, Диңгез шаулар. Моңнар яңгырар.
Әй, сөеклем!
Шул чак баш очыма
Кара мәрмәр куйма. Сорвем:
Яз җиткәч тә яп-яшь курай утырт, Көмеш чуклы Урал кураен.
Көзгә кадәр үсәр, моңнар җыяр.
Бер таң аны шундый уйнатыр: Каберемнән сикереп чыгармын да Мин китәрмен галәм буйлатып. Миллиард йолдызларның арасыннан Син кабызган утны танырмын, Ишегеңне килеп кагырмын...
...Диңгез үкси. Өзгәләнмә, дәрья! Синең белән без бит яшь әле. Дулкынланып гомер раслыйсың син, Ә мин исә монда яшимен.
Ялтырап тормыймын. Дөнья Таушалтты, шомартмады.
Шәүләм озыная. Әмма Рухымда шом артмады.
Элеккечә балкый гүя Хыялымчың таңнары (Тик ешрак кабатлана Хәтерләү акшамнары...)
— Хәерле юл!—димөн җилгә, һаман да беркатлымын.
Тауга менсәм — канатлымын, Сыбай күрсәм — атлымын.
Күктә бер кошчык сайраса, Бар җиһан хәйран димен, Җирдә бер кеше елмайса, Җир йөзе бәйрәм димен.
...Хәвеф юкта хәвефләнәм, Чик юк җирдә — Ч/1КЛӘНӘМ.
Күз яшьләренә ышанам, Ә антлардан шикләнәм.
— Кордаш!— димен кояшка мин;
Бигрәк тә беркатлымын, һаман сакаллы сабыймын, һаман шул бер затлымын.
Моннан соң да, исән булсам, Утырмас инде акыл, һич вакытта белә аямам Әйберләрнең «үз хакын».
Салаватның Ануга әйткәне
Очраштык без нигә синең белән, Нигә үтә соң?
И син, гомер, нигә бергә түгел, Арабыздан гына үтәсең?
Аерылышканбыздыр бәлки иртә, Бәлки үтә иртә...
Орлык койган мәлдә кайчак гөлгә Җил кагылып үтә.
Парлап төшкән ике орлыкның берсен Алып китә алыс *.
Җил —узгынчы. Нәрсә аңа сөю, Нәрсә аңа сагыш.
Ярый әле, сине ташламаган
Үтә еракка.
Чал башымны иөп, рәхмәт әйтәм Җилгә, туфракка.
Чигү чигә кызлар
Кич утырып кызлар «игү чигә, Чиккәннәре, беләм, бирнәлек — Апаемны былтыр сораттылар, «Әле яшьрәк шул», дип бирмәдек.
Чана юлы төшкәч (вәт күр дә тор), Янә килер әрсез яучылар, Телләреннән баллар тамар,— Имеш;
«Сездә аккош, бездә аучы бар...»
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Бизәкләргә ялгап бизәкне, Бизәкләре ефәк җырдай агыла, Тик җырлары өзә үзәкне
«Күпер асты күк томан,
Күпсенмәгез, күп тормам Айлар торсам, еллар тормам, Сагынырсыз, мин булмам »
Мин бәләкәч, бик бәләкәч әле, Тар сәндерә — барлык җиһаным. Шул җиһанда бу кич япа-ялгыз Йомма яшем түгеп еладым.
1 Алыс — ерак.
ЛЛич еладым:
Менә килерләр дә Кыңгыраулар таккан атларда Берәм-берәм алып элдерерләр Җиде кызны җиде якларга.
Мин еладым:
Бу кич кабатланмас, Кире кайтмас инде бу моңнар...
Кызлар җырлый. Күбәләкнең нигә Яшь түккәнен белми былбыллар.
Кичләр кабатланмый. Моңнар кайта, Урап кайта икән бер талай
Күпме үрләр үткәч, шул җыр тагы Йөрәгемне телде урталай:
«Купер асты күк томан, Күпсенмәгез, куп тормам. Күп торсам да, мәңге тормам, Сагынырсыз, мин булмам...»
Мин хәзер зур. Хәзер бик зур инде. Бэтен дөнья — минем биләмем.
Бер кичәнең түгел, бер гомернең Ике килмәүләрен беләмен.
Шуңа күрә үксеп кенә түгел, Үкереп еласаң да җирлек бар.
Еламыймын. Чөнки сабырлык бар, Сабырлыкка тиңдәш ирлек бар.
Еламыймын. Фани дөнья аяз. Чыклар яна яшел үләндә. Таң нурына кунып, яз тургае Тәүге җырын җырлый түбәмдә.
Ф
Җиңүләрем, уңышларым булды, Бүләк алдым, хөрмәт татыдым: Менмәсәм дә, сыйпаганым булды Алтын ялын шөһрәт атының.
Тик тырыштым эреп төшмәскә мин Килеп китәр шатлык каршында. Чөнки бәхет була тик иртәгә, Тылсымлы ил — диңгез арты да.
Ләкин булды бер чак бәхетемнән Түбәләрем күккә тигәне.
Ул көн миңа: «Иң бәхетле кеше Җирдә мин ул!»— диде сөйгәнем.
'Бер талай — бер мизгел.
Онык — яшь арыслан. Бар куәте Тимер тырнагында.
Атасы — йөк аты. Бар мөлкәте Алтын тоягында.
Карт атасы — керпе. Аның инде
Хәле аянычлы:
Тырпаерга торган энәләре — Барлык таянычы.
Акыллыга серем чиштем — Үзе теләп Улы итте;
Бео ахмакка серем чяштөм — Теләмәстән
Колы итте.
Табигатьтә шундый мизгел бар: Җил тынгач та, яфрак тирбәлә, Кояш бата таулар артына, Нуры бүленеп кала түбәдә.
Табигатьнең шундый мизгелен Күрсә иде минем елларым: Мин киткәндә, берәр гасырга Бүленеп калса иде ерларым.
Мин киткәндә: «Ятим калдырмө!»— дип, Шигырьләрем арттан иярер Балаларым! Сезнең тугрылыкка Хәзәрдән үк башым иямен
...Сабый чагым. Атын җигеп, өти Чыгар гына хәл юк курадан *, Йөк артыннан тыр-тыр иярәм дә: «Мине ал1»—дип дөнья кубарам.
Бераз баргач, атын туктата да
Мине утырта өси алдыма,
Әмма басу капкасына җиткәч, Арбасыннан төшерел калдыра.
Кура —ихата.
TJ
Шигырьләрем,
Сезне алырмын «имән көймәмә» мин, Соңгы җилләр өргәч җилкәнгә.
Тик барыбер төшереп калдырырмын Зират капкасына җиткәндә.
Сез гөнаһсыз. Мин бит беләм сезне.
Сез төштегез миңа күкләрдән;
Бар языкны үз өстемә алам, Бар җәзасын үзем күтәрәм.
Бүләкләр
Ундүрт яшьтә башкорт кызы Качып кына яулык чигә; — Тәү бүләк бу һәр кич саен Бик зарыгып көтүчегә.
Унсигездә әсирләнеп
Мәхәббәтнең гамәленә, Бар булмышын, рәхәтләнеп, Бүләк итә хәләленә.
Шуннан алып күкрәгендә Йөретә ул илнең котын, Бүләк итә туфрагына Яңа кеше, яңа токым...
Ә алтмышка җиткәч инде Җыя башлый үлемтеген, Ләкин аны борчылдырган һич кенә дә үлем түгөл.
(Ни юк аның сандыгында?!— Яулыклары, сөлгеләре, Хушбуйлары, сабыннары, Хәтта вак-вак көзгеләре...)
«Өлешсезләр калмасын»,— ди, Шушы аның бар хәстәре.
Төн йокламый барлап чыга Кордашларын, кардәшләрен.
Ул соң изге бурычларын Бетмәгәнме инде түләп? Юк, барыбер калганнарга Биреп китә соңгы бүләк, Калганнарга соңгы бүләк...
— Талпынасың, ашкынасың, Күзләреңдә нур гына;
Әй, яшь егет, йөрәгеңнән Нинди шатлык ургыла?
— Янып-шашып, янып-шашып Булдым гашыйк! .
— Чал чигәле узаман 1 ир, Нигә авыр канатың, Нинди хәсрәт төште сиңа, Нинди моңсу карашың?
— Янып-шашып. янып-шашып Булдым гашыйк...
Сагыну
Ак томанлы Акманайны, Ак каенлы Чагылымны Бу юлысы бигрәк тә, Бигрәк тә сагынылды.
...Җилләр монда ят көйләрне Уйнаса да төн кылында, Туган өннәр җитә миңа Барыбер үз дулкынымда.
Мин аларны чүпләп алам Меңәр аваз арасыннан Бер карашны аерамын Йөзәр мең күз карашыннан.
Акманаем, сине онытмам, Килер тәмуг җәзалары — Минем өчен корып калыр Дөньяның бар дәрьялары.
Чагыл тавы, әгәр сине Төшермәсәм исләремә, Җир шарының бар таулары Ишелерләр өсләремә.
Инәм теле — иман телем, Әгәр сине сагынмасам, Көн дә сиңа табынмасам, Телләремнән язар идем.
Таллин. 1970.
* Узаман — мармэт казанган кеше.
79
Кошлар очырам
Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам, Бар эшемнең чыктым очына. Шуңа күрә бүген таңнан алып Күкрәгемнән кошлар очырам.
Аклык, пакьлек өчен көрәшчеләр!
Тәү бүләгем сезгә, карагыз: Канатларын горур кага-кага, Күтәрелде күккә каракош.
Юлдагылар! Сезгә җибәрәмен Җил-давыллар үтәр торнаны. Чирлеләрем, кәккүк очырам сезгә — Озак-озак чакыра торганын.
Чыгып очты ярсу бер сандугач, Гашыйкларым, сезнең өлешкә. Көткәннәргә — ак күгәрчен килер, Яңа өмет өстәп өметкә.
Хыялыйлар, чая һәм юашлар! һәммәгезгә тияр кошым бар, Гамьсезләргә генә һич нәрсә юк — Әйдә, алар кошсыз торсыннар.
Ыгы-зыгы, вак мәшәкать тәмам, Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә һәр көн таңнан алып Күкрәгемнән кошлар очырам.