Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ДУСЛЫГЫБЫЗ НЫГЫЙ
Казан дәүләт консерваториясенең актлар залында
милли әдәбият һәм сәнгатьләрнең үзара йогынтысы
һәм бер-берсен баетуы проблемаларына
багышланган фәнни теоретик конференция
уздырылды.
Конференциягә СССР Фәннәр академиясенең
Казан филиалы Г. Ибраһимоа исемендәге тел.
әдәбият, тарих институты галимнәре һәм
Татарстанның нжат оешмаларыннан күп санлы
вәкилләр катнашты.
Конференциядә барысы илледән артык доклад
тыңланды. 23 докладчы күрше автономияле
республикадан килде.
Конференциягә Мәскәү, Ленинград, Горький.
Таллин галимнәре катнашты.
Әдәбият галиме С. Сафуанов (Уфа) СССРның
төрки халыклары әдәбиятларының үзара
бәйләнеше, театр белгече Л. Атанова (Уфа) совет
музыка культурасының башкорт композиторлары
иҗатына йогынтысы. филология фәннәре
кандидаты Ф. Ермаков (Ижевск) удмурт
әдәбиятының Идел буе төрки халыклары белән
бәйләнеше; М. Георгина (Йошкар-Ола) бүгенге
мари театрында традицияләр һәм новаторлык, Е.
Владимиров (Чабаксар) Идел буе халыклары
әдәбиятлары үсешендәге кайбер уртак сыйфатлар.
К. Ванюшкин (Чабаксар) Чуваш театрының Идел
буе халыклары сәхнә сәнгате белән ижадн
бәйләнешләре турында сөйләде.
Ленинградтан Л. Скафтымовнын «Музыкада
миллилек һәм интернациональлек» дигән темага
доклады аеруча кызыклы булды.
Казаннан философ һәм тарихчылар М. Булатов, Я
Абдуллин. К. Гыйззәтов, М. Сәйдәшева. әдәбият
галимнәре М Гайнуллин, й. Ннгьмәтуллнна,
тәнкыйтьче Р. Мостафнн. музыка белгечләре М.
Ннгъ- ыәтҗанов, Ч. Бахтиярова, 3 Сәйдәшева. театр
тәнкыйтьчеләре И. Илялова. X. Го- бэйдуллин.
татар архитектурасын өйрәнүче галим С. Айдаров,
сынлы сәнгать белгечләре А. Файнберг, М.
Саттарова һәм башкалар актуаль темаларга
чыгышлар ясадылар.
Конференция Идел һәм Урал буе автономияле
республикалары галимнәре һәм нжат вшлеклеләре
арасындагы багланышларны тагында ныгытты
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ-КамАЗ
Хор өчен язылган патриотик җырлар һәм тынлы
музыка әсәрләренә үткәрелгән бетен Союз
конкурсында КамАЗга багышланган «Яшьлек
каласы» исемле жыр өчен ТАССР- нын атказанган
сәнгать эшлеклесе. Г Тукай премиясе лауреаты
композитор Ә Бакиров һәм шагыйрә С.
Сөләйманова өченче премиягә лаек булдылар.
Июль аенда музыка белгечләре КамАЗ темасына
нжат ителгән яңа жырлар тыңладылар.
Композиторлар Ф. Әхмәтовныц «Чаллыдан хат»
(М-Газар сүзләре). М. Ла- тыповнын «КамАЗ —
туган йортыбыз» (М. Хөсәен сүзләре). Ф
Әхмәтовнын пионерлар өчен язылган җырлары. А.
Мона- сыйповнын «Адымнар» балладасы аеруча
уңышлы дип табылды.
Казан телевидениесе әдәбн-драматик тапшырулар
редакциясе тарафыннан оештырылып килгән
«Эшче даны» днгән рубрикадан чираттагы
тапшыруны күрсәтте. Бу тапшыруда язучы Б.
Камаловнын «Урамнар киңәя» повесте һәм
журналист Җ. Кәламуа- лнн белән бергәләп
язылган «Дуслык таулар кичерә» исемле очерклар
җыентыгы игътибар үзәгендә булды. Тапшыруга Б.
Ка« малов үзе дә катнашты һәм очеркларның
геройлары КамАЗда яшәүләрен, эшләүләрем әйтте.
Тамашачыларга КамАЗ төзелешеннән
кннокадрлар. Б. Камалов һәм телевидениенең
өлкән редакторы Э Гаделев арасында барган
кызыклы әңгәмә күрсәтелде.
Актерлар Йортында Казан театрлары ар-
тистларының автозавод төзүчеләр белән очрашуы
булды. Килгән көнне Чаллы төзүчеләре Г. Камал
исемендәге татар дәүләт академия театрында «Чит
кеше» (И. Дворецкий) исемле спектакль карадылар.
Аннары спектакльдә катнашкан артистлар белән
очрашу үткәрелде.
Икенче көнне иртән кунакларны В Качалов
исемендәге рус драма театры артистлары кабул
итте. Төзүчеләр В. Качаловның музей-бүлмәсе
белән таныштылар һәм артистлар белән бүгенге
театр сәнгате турымда фикер алыштылар.
Шул ук көнне Актерлар йортында Чаллы
төзүчеләренең Татарстан сәигать осталары белән
очрашуы булды М Жәлнл исемендәге татар дәүләт
опера һәм балет театры директоры М. Боголюбов.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры
баш режиссеры М. Салимжанов, В. Качалов исе
мендәге рус драма театры артисты Б. Петров
камАЗчыларга үз коллективларының нжат
планнары турында сөйләделәр. Автозавод
төзүчеләр ялкынланып яна кала салулары. гигант
завод торгызулары, төзелештә яңа кеше
тәрбияләнүе хакындагы фикерләре белән
у ртаклаштылар.
Очрашуны бөтен Россия театр җәмгыятенең
Татарстан бүлеге председателе Р. Жи- һаншина
алып барды.
Соныннан кунаклар хөрмәтенә Казан театрлары
артистлары көче белән концерт бирелде Сәнгать
осталары һәм кунаклар истәлек-бүләкләр
алыштылар.
«ЗА РОДИНУ»ГА 50 ЯШЬ
Идел буе хәрби округы газетасы «За Родину» чыга
башлауга 50 ел тулды. Шушы олы бәйрәм уңае
белән Куйбышев шәһәрендә тантаналы жыелыш
үткәрелде. Җыелышка Идел буе республикалары
һәм өлкәләрнең төрле ижат оешмаларыннан күп
санлы вәкилләр килгән иде.
Татарстан язучылары исеменнән «За Родину»
газетасы хезмәткәрләрен һәм авторларын
Татарстан язучылар союзының жавап- лы
секретаре, шагыйрь Р. Харис котлады, редакциягә
язучылар бүләк итеп жибәргән китапларны
тапшырды.
ПУШКИН БӘЙРӘМЕ
Июнь аенда илебезнең төрле урыннарында Пушкин
истәлегенә багышланган шигырь бәйрәмнәре
булып узды. Бөтен Союз тантанасы быел
Болдннога да килде Бөек шагыйрьнең анда берничә
мәртәбә булуы, дөнья әдәбияты жәүһәрләренә
кергән даһи әсәрләр нжат итүе һәркемгә мәгълүм.
Болдино районы культура сараенда үткәрелгән
әдәби кичәдә Мәскәү шагыйрьләреннән М. Алигер
Н. Старшинов, профессор В. Урнов Чувашстаннан
С. Шавлы. Мари АССРдан М. Майн һәм Горький
өлкәсе шагыйрьләре чыгыш ясадылар.
Пушкин бәйрәменә Татарстаннан шагыйрь Ә
Маликов катнашты. Кичәдә ул «Татар әдәбияты.
Тукай һәм Пушкин» дигән темага чыгыш я.ады
Пушкин шигыренең татарча тәрҗемәсен һәм рус
телендә үз шигырьләрен укыды
Михайловскийга Пушкин бәйрәменә Татарстаннан
шагыйрь һәм прозаик Ә Баянов барды. Аның бу
олы. традицион бәйрәмдә укылган шигырьләре
халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгына багышланган
иде.
КУЛЬТУРА ИНСТИТУТЫНДА
Казан культура институтының беренче
чыгарылышы булды. Яшь кадрлар төрле культура
сарайларына, авыл клубларына таралдылар. Алар
житекчелегендә һәм алар катнашында дистәләгән
спектакльләр куелды да инде.
Чыгарылыш курсынын сәнгать эшләре
житәкчесе. сәнгать фәннәре кандидаты X.
Кумысников иде.
Өченче курс татар группасы (сәнгать эшләре
житәкчесе—режиссер, Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты Ш.
Сарымсаков, режиссер- педагог—Р Батуллнн)
диплом эше итеп Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә —
адәм баласы» исемле спектаклен күрсәтте.
Спектакль Саба районында һәм Казан культура
сарайларында зур уңыш белән барды.
Режиссура бүлегенең II курс студентлары
актерлык осталыгы һәм режиссура буенча имтихан
тапшырдылар.
Тамашачыларга Италия драматургы К.
Гоццинык «Зөбәйдә» дигән әкият-пьеса- сыннан
өзек, Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр» драмасыннан
бер фрагмент. А. Чеховның «Тәкъдим» дигән бер
пәрдәлек пьесасы нигезендә эшләнгән спектакле
күрсәтелде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.
Тумашев, режиссер-педагог Р. Ба- туллин
җитәкчелегендәге бу группа студентларының
бишесе югары бәя, дүртесе яхшы бәя алды.
ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТ
Мәскәүдә, СССР Фәннәр академиясенен СССР
тарихы институтында «Казанның барлыкка килү
вакыты» дигән темага фәнни доклад белән СССР
Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институты гыйльми сотруднигы, тарих фәннәре
кандидаты Р. Фәхретдннов чыгыш ясады. Докладта
күтәрелгән мәсьәләләрдән Казанның тарихи
датасы, аның материаль культурасының болгар
культурасына нигезләнүе. Казан шәһәренең туу
чорын Иске Казаннан исәпләргә кирәклек
турындагы фикерләр галимнәр тарафыннан дөрес
дип табылды. Фикер алышуларда чыгыш ясаган
тарихчылар докладта тәкъдим ителгән Казан
датасын билгеләүнең кирәклеген һәм әһәмиятен
билгеләп үттеләр. Илебезнең зур экономик, фән
һәм культура үзәге булган Казанның борынгы
тарихын тикшерүнең, бигрәк тә кнн планда
археологик эзләнүләр алып баруның зарурлыгына
басым ясадылар. Казан һәм Татарстан тарихы
буенча чыганаклар базасын баету файдасыиа
эшлекле киңәшләр бирделәр.
ЙӨЗ КОНЦЕРТ
Татарстанның халык артисткасы Әлфия Афзалова
җитәкчелегендә эстрада бригадасы Казагыстан.
Төркмәнстан. Кыргызстан. Үзбәкстан. Тажикстан
һәм башка республикаларда йөздән артык концерт
бирде.
Татарстан артистларын һәркайда ачык
йөз, якты чырай белән каршы алдылар Бу
концертларда Ә Афзалова яиа җырлары белән
чыкты
УФА СӘХНӘСЕНДӘ
Уфа тамашачылары X. Вахнтнын Салават
дәүләт башкорт драма театры тарафыннан
әзерләнеп сәхнәгә куелган «Мәхәббәтен чын
булса» дигән драмасын карадылар
РСФСРнын атказанган артисты В Галимов
әлеге спектакльне чын сәнгать югарылыгында
эшләгән.
ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ
Горькнйда һәм I орький өлкәсенең Косто- во
шәһәрендә Идел буе республикаларының яшь
шагыйрьләре фестивале булды. Шагыйрьләр
заводларда, төзелешләрдә эшчеләр һәм төзүчеләр
белән очраштылар Аларнын чыгышлары Горький
телевидениесе аша күрсәтелде.
Татарстаннан фестивальдә шагыйрь Зөл фәт
кагнашты
ӘДӘБИ АТНАЛЫКЛАР, ОЧРАШУЛАР
Традицион әдәбият бәйрәмнәре июнь аен* да
Чирмешән һәм Буа районнарында үткәрелде.
Чнрмешән районында язучылар һәм артистлар
ике группага бүленеп йөрделәр Беренче группада
шагыйрьләр 3. Нури, Г. Афзал, прозаик X. Сәрьян,
Ш Бикчурин, М Маликова. Татарстанның
атказанган артисткасы Ж Сәлахова, баянчы Р Лог-
фуллин, ә икенче группада шагыйрьләр Г. Рәхим,
Роберт Әхмәтжанов. X Халнков, шагыйрь һәм
прозаик Ә. Баянов Татарстанмын атказанган
артисты Ф Юсупов бар иде.
Язучылар һәм артистлар колхоз клубларында,
культура йортларында, җәйләүләрдә, мәктәпләрдә
чыгышлар ясадылар. Район халкын бүгенге татар
әдәбиятындагы һәм сәнгатендәге яңалыклар белән
таныштырдылар.
Буа районында уздырылган әдәби атналыклар
чуваш язучылары белән бергәләп оештырылган
иде. Анда Чувашстаннан Н. Дедушкин. А Калган, А
Воробьев, А Галкин. В Ухли, Ф Агивер. Татарстан-
нан Г Минский, Г. Ахунов. Н. Дәүлн. Р Харис, Т.
Камалиев, филология фәннәре кандидаты,
журналист һәм язучы К. Петров. жырчы Ж.
Салахова, композитор М Макаров кагнашты
Мннзәлә районында жирле Советларга сайлаулар
унае белән уздырылган әдәби- музыкаль кичәләрдә
драматург С. Шакуров, язучы К Тнмбикоиа
Гатарстаннын атказанган артисты С. йосыиов,
артист М. Шнһа- пов, яшь жырчы Р. Гайнуллина
катнаштылар.
Г. Тукай премиясе лауреаты аагыйоь Ш.
Галиев. драматурглар һәм прозаиклар А. Гыйләжев.
Т Мнинуллии, Татарстанның атказанган артисты С.
йосыпов. яшь жыр- чылар Р Гайнуллина. К
Хәйретдиненә, баянчы И. Җаббаров Зәй районында
ижади очрашуларда катнаштылар «Ямьле Зәй й-
ларында» дип аталган программа белән алар
районный күп кенә колхозларында булдылар,
клубларда, культура йортларында игенчеләр,
терлекчеләр, авыл интеллигенциясе белән
очраштылар, һәркайда язучыларның китапларын
сату оештырылды
Язучылар М. Мәһднев белән В. Нуруллам
берничә көн Пермь шәһәрендә булып, эшчеләр
алдында чыгышлар ясап кайттылар
«Тугандаш әдәбиятлар дуслыгы» дигән девиз
белән уза торган мондый очрашулар шәһәрдә инде
күптәй традициягә кергән. Пермь шагыйрьләре-
тәржемәчеләре В Радкевич, А Домнин, Н
Домовитой һәм башкалар шигырь сөючеләрне
әледән-әле татар шагыйрьләре нжаты белән
таныштырып торалар
Үз чиратларында Пермь язучылары да
Татарстанга еш кнлә Әле куптән түгел генә
шагыйрь А. Домнин Казан хезмәт ияләре белән
очрашты
ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕ УТЫРЫШЫ
Чираттагы утырышта яшь шагыйрь Әхмәт Рәшитов
ижади тикшерелде.
Шигырь сөючеләргә Ә Рәшитов «Шә- жәрә».
«Авылдашлар» поэмалары, күп санлы патетик һәм
лирик шигырьләре. «Беренче мәхәббәт». «Зәңгәр
күлмәк» кебек популяр жыр текстлары белән яхшы
таныш.
Утырышта Ә. Рәшитов нжаты хакында доклад
белән өлкән шагыйрь Ә Исхам чыкты Ул. яшь
шагыйрьнең нжаты инде җитлеккән. ләкин Ә.
Рәшитов һаман эзләнә, якадан-яна шигъри
образлар, сүрәтләр таба, гомумән, поэзиягә чын
шагыйрьләрчә жнтдн карый, дигән фикер әйтте.
Ә. Рәшитов нжаты һәм анын «Хатирә» дигән сонгы
жыентыгы турында X Туфан, Ә. Баянов. Роберг
Әхмәтҗаиов Р Гатаулэ лнн, Т. Камзлиев, 3
Насыйбуллии һәм башкалар сөйләде
Ә Рәшнтовнын шигырьләре нигездә бүгенге поэзия
таләпләренә жавап бирерлек дип табылды, һәм
утырыш яшь шагыйрьне СССР Язучылар союзына
тәкъдим итү турында карар чыгарды
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт бүлеге язучылары җыелышында
Леимногорск әдәби берләшмәсе житәкчесе А.
Хәсәнов, Әлмәт һәм Баулы әдәбняг-нжаг
түгәрәкләре җитәкчеләре С. Сөләйманоэа.
А. Малов иптәшләр отчет докладлары белән
чыктылар.
Чыгыш ясаучылар Ә Маликов М Хә- сәнов, Р.
Төхфәтуллин, Г. Афзал, Ю. Эминов яшьләр белән
эшләу буенча сизелерлек уңышлар барлыгын
әйттеләр һәм әдәби түгәрәкләрнең эшчәнлеген
тагын да көчәйтергә кирәклеге турында
сөйләделәр.
Әлмәт район культура йорты каршындагы
агитбригада репертуарына нефть якларында
яшәүче шагыйрьләрнең күп кенә шигырьләре
жырлары кертелгән.
Драматург С Кальметов агитбригада составында
«Зәй» колхозы клубында чыгыл ясады
Колхозчыларны ул татар язучыла- рынын яна
әсәрләре белән таныштырды, үзенсь кечкенә
юморескаларын укыды.
Әлмәт шәһәрендә журналистлар университеты
яшәп килә Аның эшендә Әлмәт язучылары да актив
катнашалар. Журналистлар университетының
чираттагы занятмесен- дә шагыйрә С. СөләЯманова
чыгыш ясады.
* • •
Әлмәттәге әдәбнят-нжат түгәрәгенең чираттагы
утырышында X класс укучысы К. Кәрнмованын
«Наил» исемле поэмасы тикшерелде Чыгып
сөйләүчеләрдән түгәрәх жнтәкчесе С Сөләйманова.
яшь шагыйрь И. Әхсәнов һәм түгәрәк членнары
әсәрне яңабаштан эшләү, камилләштерү турында
файдалы киңәшләр әйттеләр.
Азнакайда үткәрелгән чираттагы утырыш язучы М.
Хәсәновнын «Саф жилләр» романының икенче
китабын тикшерде
Утырышта романнын уңышлы һәм кимчелекле
яклары әйтелде, авторга файдалы кинәшләр
бирелде,